Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Тынычлык эзләгез һәм аңа омтылыгыз»

«Тынычлык эзләгез һәм аңа омтылыгыз»

«Тынычлык эзләгез һәм аңа омтылыгыз»

«Сезнең яктан мөмкин булганча барлык кешеләр белән дә тату булыгыз» (РИМЛЫЛАРГА 12:18, ЯД).

1, 2. Кешеләр тарафыннан урнаштырылган тынычлык ни өчен нык түгел?

НАЧАР нигезле, черек матчалы, утырган түбәле йортны күз алдыгызга китерегез. Сезнең бу йортта яшисегез килер идеме? Ай-һай килерме икән. Хәтта бу йортны яңадан буясалар да, ул аннан ныграк була алмый. Иртәме, соңмы ул барыбер җимереләчәк.

2 Кешеләр тарафыннан урнаштырылган һәркайсы тынычлыкны мондый йорт белән чагыштырып була. Бу тынычлык «коткарырга сәләте булмаган» кеше вәгъдәләреннән һәм хәйләләреннән торган нык булмаган нигезгә корылган (Мәдхия 145:3). Кешелек тарихы — ул халыклар арасында, этник төркемнәр арасында һәм кабиләләр арасында бертуктаусыз конфликтларның чиратлашуы. Дөрес, кыска гына тынычлык вакытлары да булгалаган, әмма нинди иде бу тынычлык? Әгәр дә сугыш алып барган ике халык, аларның берсе җиңелгәнгә яисә икесе дә сугышны дәвам итү мәгънәсез икәнен аңлаганга күрә генә тынычлык килешүен төзиләр икән, бу нинди тынычлык була ди? Күрәлмау, шикләнүчәнлек һәм көнләшү барыбер калачаклар. Дошманлыкны каплап торыр өчен, «буяуның яңа каты» булып, хезмәт итә торган тынычлык озакка сузылмаячак (Йәзәкил 13:10).

3. Алла халкында хөкем сөргән тынычлык кеше тарафыннан урнаштырылган тынычлыктан ни өчен аерылып тора?

3 Шуңа карамастан сугышлар белән җәфалана торган дөньяда чын тынычлык бар. Кайда? Гайсә Мәсих артыннан баручылар, чын мәсихчеләр арасында. Алар Гайсәнең сүзләрен тыңлыйлар һәм аның тормыш рәвешеннән үрнәк алырга тырышалар (1 Коринфлыларга 11:1; 1 Питер 2:21). Төрле расалы, милләтле һәм социаль дәрәҗәле чын мәсихчеләр арасында хөкем сөргән тынычлык чын, чөнки ул бу кешеләрнең Алла белән тыныч мөнәсәбәтләренә нигезләнә, ә бу мөнәсәбәтләр, үз чиратында, аларның Гайсә Мәсихнең йолым корбанына иманнарында нигезләнә. Чын мәсихчеләр арасында булган тынычлык — бу кеше казанышлары түгел, ә Алла бүләге (Римлыларга 15:33; Ефеслыларга 6:23, 24). Бу аларның Гайсә Мәсихкә, «Тынычлык Князенә» буйсыну һәм Йәһвәгә, «ярату белән тынычлык Алласына» гыйбадәт кылу нәтиҗәсе (Исай 9:6; 2 Коринфлыларга 13:11).

4. Мәсихче тынычлыкка ничек омтыла?

4 Тынычлык камилсез кешеләр арасында үзеннән-үзе барлыкка килми. Нәкъ шуңа күрә Питер һәрбер мәсихче «тынычлык эзләргә һәм аңа омтылырга» тиеш дип әйткән (1 Питер 3:11). Моны ничек эшләп була? Бу сорауга борынгы заманда язылган пәйгамбәрлек җавап бирә. Исай пәйгамбәр аша Йәһвә болай дип әйтә: «Синең барлык улларың Ходай тарафыннан өйрәтелгән булачак һәм синең улларыңда бөек тынычлык булачак» (Исай 54:13; Филиплыларга 4:9). Әйе, чын тынычлыкны Йәһвә нәсыйхәтенә колак салучылар гына табачаклар. Өстәвенә, тынычлык «ярату, шатлык... озак вакыт сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, иман, юашлык, үз-үзеңне тота белү» белән беррәттән — бу Алланың изге рух җимеше (Галатларга 5:22, 23). Яратмаган, шатланмаган, түзмәгән, игелексез, ачулы, мәкерле, мәрхәмәтсез һәм тыйнаксыз кешеләрдә ул була алмый.

«Барлык кешеләр белән дә тату булыгыз»

5, 6. а) «Татулык сөюче булу» белән «татулык урнаштыручы булу» дигән тәгъбирләр арасында нинди аерма бар? б) Мәсихчеләр кемнәргә карата тынычлыкка омтылалар?

5 «Татулык» дигән сүз «тынлык, тынычлык» дип билгеләнә. Бу билгеләүне фикер каршылыклары булмаган күп ситуцияләрдә кулланып була. Әйе, хәтта үлеләр дә шундый хәлдә. Ләкин үзең белән һәм башкалар белән тату яшәр өчен, кешегә татулык сөюче булу гына аз. Гайсә Таудагы вәгазендә: «Татулык урнаштыручылар бәхетле, чөнки алар Алла уллары дип аталырлар»,— дип әйткән (Матфей 5:9). Ул соңыннан Алланың рухи уллары була алачак һәм күктә үлемсез яшәү ала алучы кешеләргә мөрәҗәгать иткән (Яхъя 1:12; Римлыларга 8:14—17). Ахыр чиктә күк өмете булмаган Аллага тугры барлык кешеләр «Алла балаларының данлы азатлыгын» алачаклар (Римлыларга 8:21). Моңа татулык урнаштыручылар гына өметләнә алалар. Татулык сөюче булу һәм татулык урнаштыручы булу — бу бер үк нәрсә түгел. Изге Язмалар буенча татулык урнаштыручы — бу татулыкка актив рәвештә ярдәм итә һәм кайчакта тынычлыкны ул башта булмаган урында урнаштыра.

6 Моны истә тотып, әйдәгез, рәсүл Паул римлыларга биргән киңәшне карап чыгыйк. Ул болай дип әйткән: «Сезнең яктан мөмкин булганча барлык кешеләр белән дә тату булыгыз» (Римлыларга 12:18). Тынычлык саклау файдалы булса да, Паул бары тик аны гына саклагыз дип әйтмәгән, ә татулыкка омтылырга чакырган. Кем белән? «Барлык кешеләр белән дә»: гаилә әгъзалары, имандашлар, хәтта аларның карашларын кабул итмәгән кешеләр белән. Паул башка кешеләр белән «[алар] ягыннан мөмкин булганча» татулыкны сакларга дәртләндергән. Ул аларның тынычлык өчен үз карашларыннан баш тартуын һич тә теләмәгән, юк. Әмма аларга кешеләргә дошманлык мөнәсәбәткә сәбәп бирмичә, алар белән дуслык мөнәсәбәтләре эзләргә кирәк булган. Мәсихчеләргә бу киңәшне җыелышта да, аннан читтә дә тотарга кирәк булган (Галатларга 6:10). Моңа туры китереп, Паул: «Бер-берегезгә һәм барлык калганнарга да игелек эшләргә һәрчакта омтылыгыз»,— дип язган (1 Фессалоникилеләргә 5:15).

7, 8. Мәсихчеләр аларның карашларына кушылмаган кешеләр белән ничек тынычлыкка омтылалар һәм ни өчен алар моны эшлиләр?

7 Безнең карашларны кабул итми торган, ә бәлкем, аларга хәтта каршы килә торган кешеләр белән ничек тату булырга, ягъни ничек тынычлыкка омтылырга? Безгә өстенлек рухын күрсәтергә ярамый. Мәсәлән, әгәр дә без кеше турында кимсетүле тонда сөйлибез икән, без аның белән тынычлыкка омтылабыз дип әйтүнең дөреслеге бик шикле. Оешмаларга һәм кешеләрнең билгеле категорияләренә Йәһвә хөкем чыгарган, ләкин безнең кем турында булса да ул инде хөкем ителгән дип әйтергә хокукыбыз юк. Без хәтта безгә каршы килүчеләрне дә хөкем итмибез. Паул Титка Критта яшәүче мәсихчеләргә хакимият белән үзләрен ничек тотарга кирәклеге турында киңәш бирү өчен боеру биреп, ул «беркем турында да хурлап сөйләмәскә, сугышырга яратучан булмаска, бөтен кешеләргә бар булган юашлык белән мөгамәлә итеп, акыллы булырга», дип аларның исләренә төшерергә сораган (Титка 3:1, 2).

8 Безнең иманга кушылмаган кешеләр белән тынычлыкка омтылу алар өчен хакыйкатьне җәлеп итә торган итәр өчен бик яхшы мөмкинлек ача. Әлбәттә, без «файдалы гадәтләрне боза торган» кешеләр белән дуслык эзләмибез (1 Коринфлыларга 15:33). Шулай да безгә ихтирамлы булырга һәм бөтен кешеләргә дә хөрмәт һәм игелеклелек белән мөгамәлә итәргә кирәк. Питер болай дип язган: «Мәҗүсиләр сезне явыз кешеләрне кебек яманлаган өчен, сезнең игелекле эшләрегезне күргәч, килгән көндә Алланы данласыннар өчен алар арасында игелекле тормыш алып барыгыз» (1 Питер 2:12).

Аллага хезмәт итүдә тынычлыкка омтылабыз

9, 10. Аллага ышанмаган кешеләргә карата тынычлыкка омтылуда рәсүл Паул нинди яхшы үрнәк биргән?

9 Беренче гасыр мәсихчеләре үзләренең батырлыгы белән билгеле булганнар. Алар яхшы хәбәрне йомшартмаганнар һәм каршылык белән очрашканда кешеләргә түгел, ә Аллага, хаким итүчегә буйсынырга тулы тәвәккәл булганнар (Ап. эшләре 4:29; 5:29). Шуңа карамастан алар кыюлыкны тупаслык белән бутамаганнар. Паул патша Ирод Агриппа II алдында үз иманын яклаганда үзен ничек тотканын карап чыгыйк. Агриппа үзенең апасы Вереника белән җенси мөнәсәбәтләрдә булган. Ләкин Паул Агриппага үгет-нәсихәт укымаган. Ул Агриппаны яһүди законнарын белгән өчен һәм пәйгамбәрләргә ышанган өчен мактап, үз игътибарын аларны берләштергәнгә туплаган (Ап. эшләре 26:2, 3, 27).

10 Паул, бәлкем, аның котылуы Агриппа кулында булганга күрә аны икейөзлеләнеп мактагандыр? Юк. Паул үз киңәше буенча барган һәм хакыйкатьне сөйләгән. Ул Ирод Агриппага бер ялган сүз дә әйтмәгән (Ефеслыларга 4:15). Ләкин Паул татулык урнаштыручы булган һәм «һәрбер төркемнең кешеләре өчен барысы» булыр өчен нәрсә эшләргә икәнен белгән (1 Коринфлыларга 9:22). Ул Гайсә турында башкаларга сөйләргә үз хокукын якларга теләгән. Яхшы укытучы буларак, Паул Агриппа белән бергә алар нәрсәдә ризалаша алырлар иде икәненнән башлаган. Шуның белән Паул әхлаксыз патшаның мәсихчеләр турында яхшы тәэсире калсын өчен ярдәм иткән (Ап. эшләре 26:28—31).

11. Аллага хезмәт итүдә без ничек татулык урнаштыручылар була алабыз?

11 Аллага хезмәт итүдә без ничек татулык урнаштыручылар була алабыз? Без Паул кебек бәхәсләрдән кача алабыз. Әлбәттә, кайчакта үз иманыңны кыюлык белән яклап, «Алла сүзен куркусыз сөйләргә» туры килә (Филиплыларга 1:14). Ләкин еш кына вакытта без кешеләргә яхшы хәбәрне тик вәгазьлибез (Матфей 24:14). Кеше Алла ниятләре турында хакыйкатьне аңлап, бәлкем, үзенең дөрес булмаган дини карашларыннан баш тартыр һәм пычрак эшләр белән башка шөгыльләнмәскә карар итәр. Шуңа күрә мөмкин булганча безнең тыңлаучыларның игътибарын аларны җәлеп иткәнгә юнәлдерү яхшырак һәм моның өчен сөйләшүне без алар белән ризалаша алганыбыздан башларга кирәк. Әгәр дә без үзебезне әдәпле тоткан булсак, безнең хәбәргә колак сала алган кешене этәреп җибәрергә кызганыч булыр иде (2 Коринфлыларга 6:3).

Гаиләдәге татулык урнаштыручылар

12. Без гаиләдә ничек татулык урнаштыручылар була алабыз?

12 Паул никахлашкан кешеләр «тәндәге кайгыларга ия» булачак дип язган (1 Коринфлыларга 7:28). Авырлыклар төрле булырга мөмкин. Мәсәлән, кайчакта ир белән хатын арасында фикер каршылыклары барлыкка килергә мөмкин. Бу очракларда үзеңне ничек тотарга? Тынычлыкка омтылырга кирәк. Татулык урнаштыручы бәхәс башланып китүгә юл куймаячак. Ничек ул моны эшли? Ул үзенең телен тыячак. Бу кечкенә әгъза мәсхәрәле һәм әче сүзләр әйтер өчен кулланылганда чын мәгънәсендә «үлем китерә торган агу белән тулган... тотып тора алмаслык явызлыкка» әверелә ала (Якуп 3:8). Татулык урнаштыручы үзенең телен җимерер өчен түгел, ә төзер өчен кулланачак (Гыйбрәтле хикәя 12:18).

13, 14. Сүздә гөнаһ кылганда яисә безнең эмоцияләр чиктән тыш чыкканда татулыкны ничек саклап була?

13 Без барыбыз да камилсез кешеләр һәм кайчакта соңыннан үкенүгә китерә торган сүзләр әйтәбез. Мондый чаклар булганда хатагызны тоткарланмыйча төзәтегез — тизрәк тынычлык төзегез (Гыйбрәтле хикәя 19:11; Колосслыларга 3:13). «Сүзләр аркасында бәхәсләргә» һәм «каты телләшүләргә» батмагыз (1 Тимәтигә 6:4, 5, ЯД). Нәрсә булганның мәгънәсен һәм тормыш иптәшегезнең тойгыларын аңларга тырышыгыз. Тупаслыкка тупас итеп җавап бирмәгез. «Юаш җавап ачуны баса» икәнлеген истә тотыгыз (Гыйбрәтле хикәя 15:1).

14 Кайчакта, бәлкем, Гыйбрәтле хикәя 17:14 тә язылган киңәш турында уйларга кирәктер. Анда: «Җәнҗал кызып киткәнче калдыр аны»,— дип әйтелә. Туктагыз һәм барган вакыйгага читтән торып карагыз. Соңрак, тынычлангач, сез барысын да тыныч кына көйли аласыздыр. Кайбер очракларда бәлкем, җитлеккән мәсихче күзәтчесенә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә кирәктер. Бу тәҗрибәле, кайгыртучан мәсихчеләр гаиләдә татулык сакларга ярдәм итә алалар (Исай 32:1, 2).

Җыелыштагы татулык урнаштыручылар

15. Якуп сүзләре буенча кайбер мәсихчеләр арасында нинди начар рух үскән һәм ни өчен бу рух «җирнеке», «хайванныкы» һәм «җеннеке»?

15 Кызганычка каршы, I гасырда кайбер мәсихчеләр тынычлык рухы түгел, ә киресенчә көнләшү һәм ызгышучанлык рухы күрсәткәннәр. Якуп: «Бу өстән бирелгән түгел, ә җир, хайван, җен акыллылыгы. Чөнки кайда көнләшү белән ызгышучанлык, шунда тәртипсезлек һәм барлык начарлык»,— дип язган (Якуп 3:14—16). «Ызгышучанлык» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе шулай ук дан яратучанлык, бар булган ысуллар белән күренекле дәрәҗәгә күтәрелергә омтылу дигәнне аңлата дигән фикер бар. Якуп ызгышучанлыкны «җир, хайван, җеннеке» дип юкка гына атамый. Бөтен тарих дәвамында дөнья хакимнәре, кыргый ерткычлар кебек бер-берсенә каршы көрәшеп, ызгышучанлык рухы күрсәткәннәр. Ызгышучанлык чыннан да «җирнеке» һәм «хайванныкы». Ул шулай ук «җеннеке». Беренче тапкыр бу мәкерле рухны хакимлек итәргә теләгән фәрештә күрсәткән. Ул Йәһвә Аллага каршы күтәрелгән һәм киләчәктә җеннәрнең башлыгы — Иблис булган.

16. Беренче гасырдагы кайбер мәсихчеләр, Иблис рухына охшаш рухны ничек күрсәткәннәр?

16 Якуп мәсихчеләрне үзләрендә ызгышучанлык рухына үсәргә юл куймаска чакырган, чөнки бу рух үзе белән тынычлык китерми. Якуп: «Кайдан сездә сугышлар һәм кайдан талашлар? Моннан, тән рәхәтлекләренә сезнең әгъзаларыгызда көрәшә торган омтылудан түгелме икән?» — дип яза (Якуп 4:1). Бу шигырьдә «тән рәхәтлекләренә... омтылу» дигән тәгъбир материаль иминлеккә чиксез омтылуны яисә атаклы, хаким һәм абруйлы булу теләген аңлатырга мөмкин. Күрәсең, җыелыштагы кайберәүләр, Иблис кебек күренекле дәрәҗәгә омтылганнар. Алар Гайсәнең аның шәкертләре үзләрен «кече» кебек тотарга тиеш дип әйткән сүзләрен тыңларга теләмәгәннәр (Лука 9:48). Мондый рух җыелышны тынычлыксыз калдырырга мөмкин.

17. Хәзерге мәсихчеләр җыелышта ничек татулык урнаштыручылар була алалар?

17 Безгә дә шулай ук мал-мөлкәт җыю, көнләшү һәм дан яратучанлык теләге белән көрәшергә кирәк. Әгәр дә без чыннан да тынычлыкка омтылабыз икән, җыелышта кем дә булса берәр нәрсәне бездән яхшырак эшләвеннән көнләшмәячәкбез һәм бу кешене, аның болай эшләвенең чын сәбәпләренә шик таратып, башка кешеләр алдында аның абруен төшермәячәкбез. Әгәр дә бездә берәр төрле талант бар икән, без аны башкалар өстеннән үзебезнең өстенлегебезне күрсәтер өчен — җыелышның чәчәк кебек үсүе безнең тәҗрибә һәм эрудиция аркасында гына дигәнне күз алдында тотмаячакбыз. Мондый рух аерылуларга гына китерер иде. Ул тынычлыкка ярдәм итмәс иде. Татулык урнаштыручылар үз сәләтләрен бөтен кешеләр күрсен өчен түгел, ә Йәһвәне данлар өчен һәм кардәшләргә хезмәт итәр өчен тыйнак кулланалар. Ахыр чиктә чын мәсихчеләр сәләтләре буенча түгел, ә яратулары буенча беленәләр икәнен алар беләләр (Яхъя 13:35; 1 Коринфлыларга 13:1—3).

«Синең күзәтчеләрең итеп тынычлыкны... билгелим»

18. Үз араларындагы татулыкка өлкәннәр ничек ярдәм итә алалар?

18 Җыелыш өлкәннәре тынычлыкка омтылуда безгә үрнәк бирәләр. Йәһвә үз халкы турында: «Синең күзәтчеләрең итеп тынычлыкны һәм йөкләмәләр бирүче итеп тәкъвалыкны билгелим»,— дип алдан ук әйткән (Исай 60:17, ЯД). Бу пәйгамбәрлек сүзләренә туры китереп, мәсихче көтүчеләре булып хезмәт итүче кешеләр үз-үзләре һәм көтү арасындагы татулыкка ярдәм итәргә тырышалар. Өлкәннәр тыныч һәм төптән уйлаучан «өстән акыллылыкны» күрсәтеп үз араларында тату була алалар (Якуп 3:17). Җыелыштагы өлкәннәр төрле тәрбияле һәм төрле тормыш тәҗрибәле, шуңа күрә кайбер сораулар буенча алар төрлечә фикер йөртергә мөмкин. Бу аларда татулык юк дигәнне аңлатамы? Әгәр дә бу ситуациядә алар үзләрен дөрес тоталар икән, юк. Татулыкны урнаштыручы үз фикерен тыйнак кына әйткәннән соң, башкаларның фикерен хөрмәт белән тыңлаячак. Ул үзенекен итүне эзләмәс, ә кардәшнең фикерен һәр яктан да төптән уйлар. Изге Язмаларның бер нинди дә принципын бозылуга китермәсә, төрлечә фикер йөртү тыелмый. Шуңа күрә фикерләр аерылып торса да, татулык урнаштыручы юл куячак һәм күпчелек кардәшләрнең фикеренә кушылачак. Шуның белән ул төптән уйлаучан икәнен исбат итәчәк (1 Тимәтигә 3:2, 3). Тәҗрибәле күзәтчеләр үзенекен итүенә караганда, тынычлыкны саклау шактый мөһимрәк икәнен аңлыйлар.

19. Өлкәннәр татулык урнаштыручы булып җыелышта ничек хезмәт итәләр?

19 Өлкәннәр җыелыш әгъзаларына ярдәм итеп һәм аларның эшләрен нигезсез тәнкыйть итмичә көтүдәге тынычлыкка ярдәм итәләр. Әлбәттә, кайчакта кемнедер нәрсәдә булса да төзәтергә кирәк (Галатларга 6:1). Ләкин мәсихче күзәтченең бурычы башлыча җәза бирүдә тормый. Күбрәк чакта ул мактый. Яраткан өлкәннәр башкаларда яхшы якны күрергә тырышалар. Күзәтчеләр имандашларның тырыш хезмәтенең кадерен беләләр һәм аларның көчләреннән килгәненчә барысын да эшләгәненә ышаналар (2 Коринфлыларга 2:3, 4).

20. Безнең барыбызның да татулыкка омтылуыбыз җыелышка нинди файда китерә?

20 Шулай итеп без гаиләдә, җыелышта һәм безнең белән иман итүгә кушылмаган кешеләргә карата татулык сакларга омтылабыз. Безнең һәрберебез чын күңелдән җыелышта тынычлык сакларга тырыша икән, җыелышта шатлык хөкем сөрә. Өстәвенә, без чираттагы мәкаләдән күренгәнчә мондый тынычлык безне саклый һәм ныгыта.

Сез истә тотасызмы?

• Татулык урнаштыручы булу нәрсәне аңлата?

• Йәһвә Шаһитләре булмаган кешеләргә карата без ничек тынычлыкка омтылабыз?

• Гаиләдә без ничек татулык саклый алабыз?

• Җыелыштагы тынычлыкка өлкәннәр ничек ярдәм итә алалар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Татулык урнаштыручылар өстенлек рухын күрсәтмәскә тырышалар.

[24 биттәге иллюстрацияләр]

Мәсихчеләр Аллага хезмәт иткәндә, гаиләдә һәм җыелышта татулыкка омтылалар.