Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Балаларыгызны тәрбияләгәндә Йәһвәгә охшарга тырышыгыз

Балаларыгызны тәрбияләгәндә Йәһвәгә охшарга тырышыгыз

Балаларыгызны тәрбияләгәндә Йәһвәгә охшарга тырышыгыз

«Атасы җәза бирмәгән берәр бала бар микән?» (ЕВРЕЙЛӘРГӘ 12:7).

1, 2. Безнең көннәрдә ата-аналарга балаларын үстерү ни өчен авыр?

ЯПОНИЯДӘ берничә ел элек үткәрелгән сорашу күрсәткән: сорашуда катнашкан олы кешеләрнең якынча яртысының фикере буенча — ата-аналар балалары белән аз аралашалар һәм аларны артык иркәлиләр. Шул ук илдә үткәрелгән башка сорашуда катнашкан кешеләрнең якынча дүрттән бер өлеше балалар белән ничек аралашырга икәнен белмәгәннәрен таныганнар. Бу Көнчыгыш илләре өчен генә гадәти түгел. «Канаданың күп ата-аналарының билгеләве буенча, алар ничек яхшы ата-ана булырга икәнен белмиләр»,— дип хәбәр иткән «Торонто стар» газетасы. Дөньяның һәрбер җирендә ата-аналар бер үк фикергә киләләр: балалар тәрбияләү — бу гади эш түгел.

2 Ата-аналарга баларын үстерү ни өчен авыр? Төп сәбәп — бу безнең «соңгы көннәрдә», «авыр вакытларда» яшәвебез (2 Тимәтигә 3:1). Өстәвенә, Изге Язмалар әйтүе буенча, «кеше йөрәгенең уйлары — бу аның яшь булганлыктан явызлык» (Яшәеш 8:21). Һәм «арысландай ажгырып» тәҗрибәсезләргә аучылык итүче Иблиснең һөҗүмнәренә аеруча балалар тиз бирелүчән (1 Питер 5:8). Балаларын «Ходай тәгълиматында һәм нәсыйхәтендә тәрбияләргә» теләгән ата-аналар да үз юлларында күп авырлыклар очраталар (Ефеслыларга 6:4). Балаларына җитлеккән, «яхшылык һәм явызлык аерырга» сәләтле Йәһвәнең хезмәтчеләре булырга ата-аналар ничек ярдәм итә алалар? (Еврейләргә 5:14).

3. Балаларга ата-ана тәрбиясе һәм җитәкчелеге ни өчен кирәк?

3 «Яшүсмер йөрәгенә акылсызлык бәйләнгән»,— дип язган акыллы Сөләйман патша (Гыйбрәтле хикәя 13:1; 22:15). Бу акылсызлыктан балаларның йөрәкләрен чистартыр өчен ата-аналарга үгет-нәсихәтне ярату белән бирергә кирәк. Ләкин балалар һәрчакта да теләк белән мондый үгет-нәсихәтне кабул итмиләр. Еш кына вакыт алар бирелгән киңәшкә, кем тарафыннан бирелүенә карамастан, үпкәлиләр. Шуңа күрә ата-аналарга «яшүсмерне аның барасы юлына туры китереп» ничек өйрәтергә икәнен белергә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 22:6, АМТ). Әгәр дә балалар бу нәсыйхәттә нык торсалар, бу алар өчен яшәү булырга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 4:13). Ата-аналарга балаларны тәрбияләү нәрсәне аңлата икәнен белү ничек соң мөһим!

Акылга утырту — бу нәрсәне аңлата

4. Изге Язмалар буенча «акылга утырту» дигән сүзнең төп мәгънәсе нинди?

4 Кайбер ата-аналар аларны балаларын физик, сүз ягыннан һәм эмоциональ көчләүдә гаепләрләр дип куркып, балаларына бер дә җәза бирмиләр. Мондый куркуларга бирешмәскә кирәк. «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» «акылга утырту» дип тәрҗемә ителгән грек сүзе бернинди дә көчләү яисә мәрхәмәтсезлек мәгънәсен йөртми. Изге Язмалар буенча бу сүз иң беренче итеп нәсыйхәт, өйрәтү, төзәтү һәм кайчакта яратып бирелгән каты җәза белән бәйле.

5. Йәһвәнең үз халкы белән ничек мөгамәлә итүе турында уйлану ни өчен файдалы?

5 Мондый акылга утыртуның иң яхшы мисалын Йәһвә Алла бирә. Йәһвәне кеше атасы белән чагыштырып Паул: «Атасы җәза бирмәгән берәр бала бар микән? [...] Тегеләр [ата-аналар] үз теләкләре буенча безгә аз көннәр өчен җәза биргәннәр; ә Ул [Алла] Аның изгелегендә безгә катнашыр өчен файдага [җәза бирә]»,— дип язган (Еврейләргә 12:7—10). Әйе, Йәһвә үз халкын ул изге һәм саф була алсын өчен акылга утырта. Йәһвәнең үз халкын ничек тәрбияләвенә игътибар итеп, без балалар тәрбияләү турында күп белә алабыз (Икенчезаконлык 32:4; Матфей 7:11; Ефеслыларга 5:1).

Ярату — алга этәрүче көч

6. Ата-аналарга яратуда Йәһвәгә охшарга тырышу ни өчен авыр булырга мөмкин?

6 «Алла — ул ярату»,— дип әйтә рәсүл Яхъя. Димәк, тәрбияләгәндә, Йәһвә һәрчакта да яратуга нигезләнә (1 Яхъя 4:8; Гыйбрәтле хикәя 3:11, 12). Бу үз балаларын ярата торган ата-аналарга Йәһвәгә охшарга тырышу җиңел дигәнне аңлатамы? Һәрчакта да түгел. Алланың яратуы принципларга нигезләнә. Грек Язмаларын тикшерүче бер белгеч мондый ярату «һәрчакта да табигый омтылышларга туры килми» дип билгели. Аллага хисләр тәэсир итмиләр. Аның халкына нәрсә яхшырак булыр икәнен ул һәрчакта да исәпкә ала (Исай 30:20; 48:17).

7, 8. а) Йәһвә үз халкы белән мөгамәлә итүдә принципларга нигезләнгән яратуның нинди мисалын китерә? б) Балаларын Изге Язмаларның принциплары буенча барырга өйрәткәндә, ата-аналар ничек Йәһвәгә охшарга тырыша алалар?

7 Йәһвә исраиллеләр белән мөгамәлә итүдә нинди ярату күрсәткәнен карап чыгыйк. Муса яңа гына барлыкка килгән Исраил халкына карата Йәһвәнең яратуын сурәтләп, дулкынландыргыч охшашлык үткәрә: «Бөркет үз оясын чакырган, балалары өстеннән очкан, үз канатларын җәйгән, аларны алып һәм үз каурыйларында йөрткән кебек, шулай ук Ходай берүзе [Якупны] йөрткән» (Икенчезаконлык 32:9, 11, 12). Яшь бөркетләрне очарга өйрәтер өчен ана бөркет «үз оясын чакыра»: бөркет балаларын ояны калдырырга чакырып, канатлары белән селки һәм кага. Бөркет баласы биек калкулыкта урнашкан оядан сикереп төшкәннән соң, бөркет үз баласы «өстеннән очып» йөри. Әгәр дә анасына баласы җиргә бәрелә кебек тоелса, ул аска ташлана, аны тотып ала һәм «үз каурыйларында йөртә». Моңа охшаш итеп Йәһвә яратучанлык белән яңа туган Исраил халкы турында кайгыртучанлык күрсәткән. Ул аларга Муса Канунын биргән (Мәдхия 77:5—7). Ә аннан соң Алла игътибар белән халык артыннан күзәткән һәм халыкка авыр булганда ярдәм итәр өчен килергә һәрчакта да әзер булган.

8 Мәсихче ата-аналар яратуда Йәһвәгә ничек охшарга тырыша алалар? Иң элек аларга балаларын Алла Сүзендәге принципларга һәм нормаларга өйрәтергә кирәк (Икенчезаконлык 6:4—9). Ата-аналарның максаты балаларын Изге Язмаларның принципларына туры килә торган карарлар кабул итәргә өйрәтүдән гыйбарәт. Ата-аналар балаларын өйрәткәндә, образлы әйткәндә, «балалары өстеннән очып» йөриләр һәм балалары белгән принципларын ничек кулланганнарын күзәтәләр. Балалар үскән саен күбрәк иркенлек алалар, ләкин игътибарлы ата-аналар куркыныч вакытта «аска ташланырга» һәм аларны «үз каурыйларында йөртергә» һәрчакта да әзер. Нинди куркыныч вакыт турында сүз бара?

9. Ата-аналар нинди куркыныч турында онытмаска тиеш? Мисал китерегез.

9 Йәһвә Алла исраиллеләрне начар кешеләр белән аралашу нәрсәгә китерә икәне турында кисәткән (Саннар 25:1—18; Езра 10:10—14). Начар компания белән аралашу бүгенге көндә дә куркыныч булып кала (1 Коринфлыларга 15:33). Балалары белән аралашуга бәйле булган сораулар буенча сөйләшкәндә мәсихче ата-аналарга Йәһвәгә охшарга тырышырга кирәк. 15 яшьлек Лизага бер егет ошаган. Ләкин ул Лиза гаиләсенең әхлак нормаларына һәм рухилыкка карата булган карашларына кушылмаган. «Әти белән әни минем карашларым үзгәргәнен шунда ук сизделәр һәм минем турыда борчыла башладылар,— дип сөйли Лиза.— Кайвакыт алар миңа үгет-нәсихәт бирделәр, ә кайчакта яратучан дәртләндерү сүзләре әйтәләр иде». Лизаның әти-әнисе аның белән күп мәртәбә сөйләшеп утырганнар һәм аны түземлек белән тыңлаганнар. Алар аңа булган проблеманы хәл итәргә ярдәм иткәннәр һәм бу проблеманың төп сәбәбе нәрсәдә булуын ачыклаганнар: Лиза үз яшьтәшләренең хөрмәтенә ирешергә теләгән *.

Аралашуга һәрчакта да әзер булыгыз

10. Исраиллеләр белән аралашып, Йәһвә нәрсәдә яхшы үрнәк күрсәткән?

10 Балаларны уңышлы тәрбияләр өчен ата-аналарның алар белән аралашырга һәрчакта да әзер булуы кирәк. Безнең йөрәктә нәрсә бар икәненең бөтенесен белгән Йәһвә моңа да карамастан, безне аның белән аралашырга дәртләндерә (1 Паралипоменон 28:9). Йәһвә исраиллеләргә Канун биргәннән соң, аларга нәсыйхәт бирер өчен левитларны, ә төзәтер һәм уйларга ярдәм итәр өчен пәйгамбәрләрне җибәргән. Өстәвенә, Йәһвә аларның догаларын тыңларга һәрчакта да әзер булган (2 Паралипоменон 17:7—9; Мәдхия 64:3; Исай 1:1—3, 18—20; Йәрәми 25:4; Галатларга 3:22—24).

11. а) Балалар белән яхшы аралашуга ата-аналар ничек ярдәм итә алалар? б) Балалары белән аралашканда ата-аналарга аларны игътибар белән тыңлау ни өчен мөһим?

11 Балалары белән аралашканда ата-аналар Йәһвәгә ничек охшарга тырыша алалар? Иң элек ата-аналарга балалары өчен вакыт табарга кирәк. Аларга «Шул гынамы? Ә мин син берәр юньле сүз әйтерсең дип уйлаган идем»; «Әй, йөрмә әле»; «Ә син нәрсә теләгән идең? Буең җитмәгән әле» кебек җитди уйланылмаган һәм рәнҗетүле кисәтүләр әйтергә тырышмаска кирәк (Гыйбрәтле хикәя 12:18). Балаларга ачыктан-ачык булырга ярдәм итәр өчен акыллы ата-аналар аларны игътибар белән тыңларга тырышалар. Әгәр дә ата-аналарның балаларын алар әле кечкенә булганда тыңларга вакытлары булмаса, үскән балаларының шулай ук аларны тыңларга вакытлары табылмаска мөмкин. Йәһвә һәрчакта да үз хезмәтчеләрен тыңларга әзер. Аның колагы һәрвакыт аңа догада басынкы мөрәҗәгать иткән кешеләрне тыңлый (Мәдхия 90:15; Йәрәми 29:12; Лука 11:9—13).

12. Балаларга мөрәҗәгать итәргә җиңелрәк булсын өчен ата-аналарга нинди сыйфатлар кирәк?

12 Алланың хезмәтчеләренә Алланың нинди сыйфатлары аркасында аңа мөрәҗәгать итү җиңелрәк булган икәнен карап чыгыйк. Мәсәлән, борынгы Исраил патшасы Давыт Бирсабия белән җенси мөнәсәбәтләргә кереп, зур гөнаһ эшләгән. Камилсез кеше буларак, Давыт үз тормышында башка гөнаһлардан да кача алмаган. Ләкин ул беркайчан да Йәһвәгә мөрәҗәгать итәргә һәм аннан аны кичерү һәм төзәтү турында сорарга курыкмаган. Һичшиксез, Давытка ул Алланың мәрхәмәтле һәм игелекле икәнен белгәнгә күрә, Йәһвәгә мөрәҗәгать итү җиңел булган (Мәдхия 102:8). Теләктәшлек һәм мәрхәмәтлелек кебек сыйфатларында Аллага охшарга тырышып, ата-аналар һәрчакта да балалары белән хәтта алар хата эшләсә дә, аралашырга әзер булып кала алалар (Мәдхия 102:13; Малахий 3:17).

Уйлап эш итүчән булыгыз

13. Уйлап эш итүчән булу нәрсәне аңлата?

13 Балаларын тыңлаганда ата-аналар уйлап эш итүчән булырга һәм «өстән бирелгән акылны» чагылдырырга тиешләр (Якуп 3:17). «Сезнең уйлап эш итүчәнлегегез бар кешегә дә билгеле булсын»,— дип язган рәсүл Паул (Филиплыларга 4:5, ЯД). Ләкин нәрсә ул уйлап эш итүчән булу? «Уйлап эш итүчән» дип тәрҗемә ителгән Грек сүзе, бер билгеләмә буенча «законны формаль яктан гына үтәүдә катгый таләп итмәүчән» дигәнне аңлата. Ата-аналарга әхлакый һәм рухи нормаларны нык тотып, ничек уйлап эш итүчән булырга мөмкин?

14. Лутка карата мөгамәлә итүдә Йәһвә ничек уйлап эш итүчәнлек күрсәткән?

14 Уйлап эш итүчәнлекнең искиткеч мисалын Йәһвә бирә (Мәдхия 9:38). Алла Лут белән аның гаиләсенә хөкем ителгән Сәдүмнән чыгарга дип боеру биргәннән соң, Лут «ашыкмаган». Соңрак, Йәһвә фәрештәсе аңа тауга чабарга дип боеру биргәннән соң, Лут болай дип җавап биргән: «Мин тауга кача алмыйм... менә бу шәһәргә [Сигорга] чабу якынрак, ул бит кечкенә; мин шунда чабыйм — ул бит кечкенә». Йәһвә бу сүзләргә нинди җавап биргән? Ул: «Менә синең теләгеңне үтәп Мин моны да эшлим: син әйткән шәһәрне җимермим»,— дип әйткән (Яшәеш 19:16—21, 30). Йәһвә Лутның үтенечен үтәргә әзер булган. Әйе, Йәһвә тарафыннан аның Сүзендә, Изге Язмаларда, куелган нормаларны ата-аналар үтәргә тиеш икәне дөрес. Һәм шулай да Изге Язмаларның принципларын бозуга китермәгән очракларда балаларның теләкләрен исәпкә алырга мөмкин.

15, 16. Исай 28:24, 25 тә язылган ачык мисалдан ата-аналар нәрсәгә өйрәнә алалар?

15 Уйлап эш итүчәнлек күрсәтү балалар биргән киңәшне теләк белән кабул итсен өчен аларның йөрәкләрен әзерләү дигәнне аңлата. Йәһвәне игенче белән чагыштырып, Исай болай дип әйткән: «Игенче һәрчакта да үз җирен чәчәр өчен сукалыймы, буразна сала һәм тырмалыймы? Юк; аның өстен тигезләгәннән соң, ул кара әнис чәчә яисә ак әнис тарата яисә рәт итеп бодай һәм арпаны билгеле урында һәм аның янында борай сибә» (Исай 28:24, 25).

16 Йәһвә «үз җирен чәчәр өчен сукалый... һәм тырмалый». Үз хезмәтчеләренә нәсыйхәт бирер алдыннан Йәһвә аларның йөрәкләрен әзерли. Балага нәсыйхәт биргәндә ата-аналар аның йөрәген ничек «сукалый» алалар? Дүрт яшьлек малаен төзәтергә кирәк булганда бер әти кеше Йәһвәгә охшарга тырышкан. Улының күрше малаена сукканын белгәч, ул аның үзен аклавын түземлек белән тыңлаган. Ә аннан соң, малаеның йөрәген образлы әйткәндә «сукалар» өчен әтисе бер кечкенә малай турында әкият сөйләгән. Бу малайны бер бәйләнүчән хулиган нык рәнҗеткән булган. Бу әкият улына шулкадәр нык тәэсир иткән ки, ул бу хулиганга, әлбәттә, җәза бирергә кирәк икәнен әйткән. Йөрәккә мондый «сукалау» улына күрше малаена сугып, аңа үзен хулиган кебек тотканын һәм бу дөрес түгел икәнен аңларга ярдәм иткән (2 Патшалык 12:1—14).

17. Нәсыйхәт турында Исай 28:26—29 да язылган сүзләрдән ата-аналар нәрсәгә өйрәнәләр?

17 Аннары Исай Йәһвә бирә торган нәсыйхәтне игенченең икенче эше — ашлык сугу белән чагыштырган. Игенче ашлык сугу өчен, бодай кибәгенең катылыгына карап төрле эш кораллары куллана. Йомшак кара әнисне чылбыр белән суга, ак әнисне — таяк белән, ә катырак кабыклы бодайны сугу өчен тешле тәгәрмәч яисә сугу тәгәрмәче куллана. Ләкин шул ук вакытта ул катырак бодайны аны бөтенләй изеп бетергәнче сукмаячак. Йәһвә дә шулай ук эшли. Ул үз халкына нәрсәдер начарны ташлаттырырга теләгәндә, ул ихтыяҗларга һәм шартларга карап төрле ысуллар куллана. Ул беркайчан да деспот кебек яисә мәрхәмәтсез эш кылмый (Исай 28:26—29, АМТ). Кайбер балаларга аңлар өчен ата-ананың бер каравы да җитә. Икенчеләренә берничә тапкыр кабатларга кирәк, өченчеләренә берәр нәрсәне катырак аңлатырга туры килә. Уйлап эш итүчән ата-аналар балага яраклы булган ысул белән аны тәрбиялиләр.

Гаилә өйрәнүе шатлык китерсен

18. Гаиләнең Изге Язмаларны регуляр өйрәнүе өчен ата-аналар ничек вакыт таба алалар?

18 Гаиләнең Изге Язмаларны регуляр өйрәнүе һәм Изге Язмаларның текстын көндәлек фикер алышуы балаларга үгет-нәсихәт бирүенә бик яхшы мөмкинлек бирәләр. Гаилә өйрәнүе регуляр булса, ул иң зур файда китерә. Әгәр дә аны сирәк-мирәк кенә һәм алдан әзерләнмичә үткәрсәк, ул, иң яхшы очракта, гаилә тормышында еш булмый торган вакыйга булачак. Шуңа күрә ата-аналарга өйрәнү өчен вакытны «йолып алырга» кирәк (Ефеслыларга 5:15—17, ЯД). Гаилә әгъзаларының һәрберсенә дә уңайлы булган вакыт сайлау бик ансат түгел. Бер гаиләнең башлыгы балалары үсә барып һәрберсендә дә үз көн тәртибе булганын һәм бөтен гаиләне бергә җыярга тагын да авыррак икәнен билгеләгән. Ләкин җыелыш үткән кичләрдә гаилә һәрчакта да бергә булган. Шуңа күрә аталары гаилә өйрәнүен бу кичләрнең берсенә билгеләгән. Бу яхшы нәтиҗәле булган һәм гаиләнең өч баласы да суга чумган һәм Йәһвәгә хезмәт итә.

19. Гаилә өйрәнүләрен үткәргәндә ата-аналар ничек Йәһвәгә охшарга тырыша алалар?

19 Ләкин өйрәнү вакытында Изге Язмаларга нигезләнгән материалны бары тик үтү генә аз. Йәһвә туган якларына әйләнеп кайткан исраиллеләрне руханилар аша өйрәткән һәм алар Канун укыганда «аңлату өстәгәннәр», шуңа күрә «халык укыганны аңлаган» (Нихами 8:8). Бер әти кеше үзенең җиде баласында да Йәһвәгә карата ярату үстергән. Ул материалны һәрбер баланың ихтыяҗларына җайлаштырып әзерләнер өчен, гаилә өйрәнүе алдыннан үз бүлмәсенә кереп киткән. Һәм гаилә өйрәнүен балалары өчен кызыклы итәргә тырышкан. «Без гаилә өйрәнүен һәрчакта да түземсезлек белән көтә идек,— дип исенә төшерә аның инде үскән бер малае.— Әгәр дә безне ишегалдында уйнаганда гаилә өйрәнүенә чакырсалар, без тупны ыргыта идек тә, өйгә чаба идек. Атнадагы кичләрнең бу иң яратканының берсе иде».

20. Балаларны тәрбияләгәндә нинди проблемалар туарга мөмкин икәнлеге турында онытмаска кирәк?

20 Мәдхия җырлаучы: «Менә Ходайның мирасы — балалар; ана эченнән килгән табыш — бу Аның бүләге»,— дип әйткән (Мәдхия 126:3). Балаларны тәрбияләү вакыт һәм көч таләп итә, әмма тиешле тәрбия безнең балаларга мәңгелек тормыш алып килергә мөмкин. Нинди искиткеч бүләк! Шуңа күрә, әйдәгез, балаларны тәрбияләгәндә Йәһвәгә бөтен көчләребез белән охшарга тырышыйк. Ләкин ата-аналар өстендә балаларны «Ходай тәгълиматында һәм нәсыйхәтендә тәрбияләргә» дигән бурыч булса да, бу һәрчакта да уңышлы булмый (Ефеслыларга 6:4). Хәтта бала иң яхшы тәрбия алса да, ул фетнә күтәрергә һәм Йәһвәгә хезмәт итми башларга мөмкин. Бу очракта нәрсә эшләргә? Бу сорауга чираттагы мәкалә багышланган.

[Искәрмә]

^ 9 абз. Бу һәм чираттагы мәкаләдә каралган вакыйгалар, бәлкем, сезнең илегезнең культурасыннан аерылып торучы культуралы илләрдә булгандыр. Бу вакыйгалардагы принципларны аңларга һәм сез яшәгән шартларда аларны кулланырга тырышыгыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Ата-аналар Йәһвәнең Икенчезаконлык 32:11, 12 дә сурәтләнелгән ярату күрсәтүеннән ничек үрнәк ала алалар?

• Йәһвәнең исраиллеләр белән аралашуыннан сез нәрсәгә өйрәндегез?

• Йәһвәнең Лут үтенечен тыңлавы безне нәрсәгә өйрәтә?

• Сез балаларга нәсыйхәт бирүгә карата Исай 28:24—29 дагы сүзләрдән нәрсәгә өйрәндегез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[21 биттәге иллюстрация]

Муса Йәһвәнең үз халкын тәрбияләвен бөркетнең үз балалары турында кайгыртуы белән чагыштырган.

[22 биттәге иллюстрацияләр]

«Атнадагы кичләрнең бу иң яратканының берсе иде».

[23 биттәге иллюстрация]

Ата-аналарга балалары өчен вакыт табарга кирәк.