Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә фатихасы безне баета

Йәһвә фатихасы безне баета

Йәһвә фатихасы безне баета

«Ходай фатихасы — ул баета һәм үзе белән кайгы-хәсрәт алып килми» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 10:22).

1, 2. Ни өчен бәхет байлыкка бәйле түгел?

БҮГЕН миллионлаган кешеләр үз тормышларын нәрсәдер алу омтылышына юнәлдергәннәр. Ләкин материаль иминлек бәхет китерәме? «Кешеләрнең үз язмышлары белән шул хәтле канәгать булмаган көннәрне мин искә төшерә алмыйм»,— дип әйтелә бер журналда («The Australian Women’s Weekly»). Һәм болай дип өстәлә: «Бу ниндидер парадокс. Безгә Австралиядә искиткеч экономик шартлар урнаштырылган һәм беркайчан да әле кешеләр бүгенге көндәге кебек яхшы яшәмәгәннәр иде дип әйтәләр. [...] Ә кешеләр арасында пессимизм хөкем сөрә. Ир-атлар да, хатын-кызлар да аларның тормышларында нәрсәдер җитмәгәнен хис итәләр, ләкин нәрсә җитми икәнен аңлап бетерә алмыйлар». Безнең бәхетебез һәм тормышыбыз бездә булган әйберләргә бәйле түгел дип әйткән Изге Язмалар ничек соң хаклы! (Вәгазьче 5:9; Лука 12:15).

2 Иң зур бәхетне кешеләргә Алла фатихалары китерә дип өйрәтә Изге Язмалар. Гыйбрәтле хикәя 10:22 дә моның турында болай дип әйтелә: «Ходай фатихасы — ул баета һәм үзе белән кайгы-хәсрәт алып килми». Кайгы-хәсрәт еш кына вакытта байлыкка комсыз омтылганга күрә барлыкка килә. «Ә баерга теләгән кешеләр бәла һәм һәлакәткә китерә торган вәсвәсәгә һәм тозакка һәм акылсыз һәм зыянлы күп теләкләргә эләгәләр; чөнки барлык явызлыкның тамыры акча ярату һәм аңа бирелгән кайберәүләр иманнан читкә юнәлгәннәр һәм үз-үзләрен күп авыр кайгыларга дучар иткән булганнар»,— дип рәсүл Паул юкка гына кисәтмәгән (1 Тимәтигә 6:9, 10).

3. Алла хезмәтчеләре ни өчен сынауларга очрыйлар?

3 Ә «Ходай тавышын тыңлаучы» кешеләр кайгы-хәсрәт китерми торган фатихалар алалар (Икенчезаконлык 28:2). Ләкин берәрсе: «Әгәр дә Алла фатихалары кайгы-хәсрәт китермәсә, ни өчен соң Алла хезмәтчеләре шул хәтле интегә?» — дип сорарга мөмкин. Изге Язмалар ачыклаганча, Алла сынауларның булуын рөхсәт итә генә, ә аларның чын чыганагы — Иблис, әйберләрнең аның явыз системасы һәм үзебезнең камилсезлегебез (Яшәеш 6:5; Икенчезаконлык 32:4, 5; Яхъя 15:19; Якуп 1:14, 15). Йәһвә — ул «һәрбер яхшы бирүнең һәм һәрбер камил бүләкнең» чыганагы (Якуп 1:17). Шуңа күрә аның фатихалары беркайчан да кайгы-хәсрәт китерми. Әйдәгез, Алланың кайбер камил бүләкләрен карап чыгыйк.

Алла Сүзе — бу кыйммәтле бүләк

4. «Ахыр заманда» Алла халкында нинди фатиха һәм нинди кыйммәтле бүләк бар?

4 «Ахыр заман» турында Даниел пәйгамбәрлегендә: «Белем артыр»,— дип әйтелә. Ләкин бу сүзләрдән соң: «Моны явызларның берсе дә аңламаячак, ә акыллылар аңлаячак»,— дип өстәлә (Даниел 12:4, 10ЯД). Моны күз алдыгызга китереп кенә карагыз! Алла Сүзе — аерым алганда пәйгамбәрлекләр — шундый Алла акыллылыгы белән язылган ки, явыз кешеләр аның чын мәгънәсен аңлый алмыйлар, ә Йәһвә халкы аңлый. «Сине, Әти, күк һәм җир Ходаен, барысы алдында данлы итәм,— дип әйткән догада Алла Улы,— чөнки син моны хикмәт ияләреннән һәм акыллылардан яшердең, ә сабыйларга моны ачтың» (Лука 10:21, ЯД). Йәһвә рухи аңлауны биргән кешеләр арасында булу һәм кулыңда кыйммәтле бүләк — Алланың язылган сүзен, Изге Язмаларны тоту — бу искиткеч! (1 Коринфлыларга 1:21, 27, 28; 2:14, 15).

5. Акыллылык нәрсә ул һәм без аны ничек ала алабыз?

5 Әгәр дә без «акыллылыкны өстән [Алладан]» алмасак бездә рухи аңлау булмас иде (Якуп 3:17). Акыллылык — ул проблемаларны хәл итәргә, куркынычлардан качарга яисә аларны алдан белеп юк итү, максатларга ирешергә һәм дөрес киңәшләр бирү өчен барлык булган белемнәр белән аңлауны куллану сәләте. Алла акыллылыгын без ничек алабыз? Гыйбрәтле хикәя 2:6 да: «Ходай акыллылык бирә; аның авызыннан белем һәм аң»,— дип әйтелә. Әгәр дә без акыллылык турында тырышып дога кылсак, Йәһвә Сөләйманга «акыллы һәм зирәкле йөрәк» биргән кебек, безгә дә акыллылык бирәчәк (3 Патшалык 3:11, 12; Якуп 1:5—8). Акыллылыкка ия булыр өчен безгә шулай ук регуляр рәвештә Алла Сүзен өйрәнеп һәм аны тормышта кулланып, Йәһвәне тыңларга кирәк.

6. Алла законнары һәм принциплары буенча яшәү ни өчен акыллы?

6 Алла акыллылыгының искиткеч үрнәкләре — бу Изге Язмаларда булган законнар һәм принциплар. Алар физик, аң, эмоциональ һәм рухи — бар яктан да файдалы. Мәдхия җырлаучының болай дип әйткән сүзләре бик урынлы: «Ходайның кануны камил, җанны ныгыта; Ходайның ачышы дөрес, тәҗрибәсезләрне акыллыландыра. Ходайның боерулары гадел, йөрәкне шатландыра; Ходай әмере саф, күзләрне яктырта. Ходайдан курку чиста, мәңгегә була. Ходайның хөкемнәре хакыйкать, барысы да гадел; алар алтын һәм хәтта күп чиста алтыннан да кадерлерәк» (Мәдхия 18:8—11; 118:72).

7. Алланың гадел нормаларын санга сукмау нәрсәгә китерә?

7 Алланың нормаларын санга сукмаган кешеләр исә бик омтылган бәхеткә һәм азатлыкка ия була алмыйлар. Иртәме соңмы алар аңлыйлар: Алла — ул аннан көлергә мөмкин булган шәхес түгел һәм кеше чәчкәнен ура (Галатларга 6:7). Изге Язмаларның принципларын кире каккан миллионлаган кешеләр күңелсез уңыш җыялар: көтмәгән йөклелек, котычкыч авырулар һәм шулай ук сәламәтлеккә зарарлы гадәтләр. Әгәр дә мондый кешеләр тәүбә итмәсәләр һәм үз тормышларын үзгәртмәсәләр, аларны бары тик үлем генә көтә һәм бу хәтта Алла кулыннан да булырга мөмкин (Матфей 7:13, 14).

8. Алла Сүзен яратканнар ни өчен бәхетле?

8 Ләкин Алла Сүзен яраткан һәм үз тормышын аның буенча алып барган кешеләрне хәзер дә, киләчәктә дә мул фатихалар көтә. Мондый кешеләрнең Алла законы нигезендә үзләрен иркен хис итәргә сәбәпләре бар. Алар чыннан да бәхетле, һәм түземсезлек белән гөнаһтан һәм аның үлемгә китерә торган нәтиҗәләреннән азат ителү вакытын көтәләр (Римлыларга 8:20, 21; Якуп 1:25). Аларның өметләре нык, чөнки бу өметнең нигезендә Алланың кешеләргә биргән иң бөек бүләге тора — бу аның бердәнбер Улы, Гайсә Мәсихнең йолым корбаны (Матфей 20:28; Яхъя 3:16; Римлыларга 6:23). Бу иң яхшы бүләк Алланың кешеләргә карата яратуының тирәнлеген раслый һәм Йәһвәне тыңлаган барлык кешеләр өчен чиксез фатихаларның ышанычы булып хезмәт итә (Римлыларга 8:32).

Изге рух бүләге өчен рәхмәтлебез

9, 10. Алла биргән изге рух бүләге нәрсә белән файдалы? Мисал китерегез.

9 Алла ярату белән биргән тагын бер бүләк — бу аның изге рухы һәм без аның өчен рәхмәтле булырга тиеш. Безнең эраның 33 елындагы Уңыш бәйрәмендә рәсүл Питер Иерусалимда җыелган күп кешеләргә мондый чакыру белән мөрәҗәгать иткән: «Тәүбә итегез һәм һәркайсыгыз гөнаһлары кичерелсен өчен Гайсә Мәсих хакына суга чумып алсын һәм изге рух бүләген алырсыз» (Ап. эшләре 2:38, ЯД). Бүген Йәһвә изге рухны аңа үзләрен багышлаган, изге рух сорап аңа дога кылган һәм аның ниятен үтәргә теләгән хезмәтчеләренә бирә (Лука 11:9—13). Борынгы заманнарда Галәмдәге бу иң куәтле көч — Алланың изге рухы яисә Алланың эш итүче көче — Алланың тугры хезмәтчеләренә, шул исәптән беренче мәсихчеләргә дә искиткеч сәләтләр биргән (Зәкәрия 4:6; Ап. эшләре 4:31). Изге рух мондый сәләтләрне безгә дә бирә ала, хәтта без Йәһвә хезмәтчеләре буларак, зур тоткарлыклар һәм авырлыклар белән очрашсак та (Җаил 2:28, 29).

10 Полиомиелит кичергән һәм 37 ел «тимер үпкәләр» аппаратында яшәгән Лорел мисалын карап чыгыйк *. Ул, бик авыр шартларда булуына карамастан, үлеменә кадәр Аллага ашкынып хезмәт иткән. Бу еллар дәвамында Лорел Йәһвәдән мул итеп фатихалар алган. Мәсәлән, ул 24 сәгать дәвамында аппарат эчендә булса да, аның ярдәме аркасында, 17 кеше Изге Язмаларның хакыйкате турында төгәл белемнәр алган! Лорел мисалы рәсүл Паулның сүзләрен искә төшерә: «Мин көчсез булганда, шул вакытта көчле» (2 Коринфлыларга 12:10). Яхшы хәбәр вәгазьләүдә безнең һәркайсы уңышларыбыз — бу безнең сәләтләр һәм көч нәтиҗәсе түгел, ә Алла ярдәменең нәтиҗәсе һәм ул бу ярдәмне изге рух аша аның тавышын тыңлаган кешеләргә бирә (Исай 40:29—31).

11. «Яңа шәхескә» әверелә торган кешеләрдә Алла рухы нинди сыйфатлар үстерә?

11 Әгәр дә без Аллага карата тыңлаучан икән, аның рухы бездә ярату, шатлык, тынычлык, озак вакыт сабырлык, игелеклелек, мәрхәмәтлелек, иман, юашлык, үз-үзеңне тота белү кебек сыйфатлар үстерәчәк (Галатларга 5:22, 23). Бу «рух җимеше» мәсихчеләр әверелергә тырышкан «яңа шәхеснең» өлеше булып тора. Алар, бәлкем, үткәндә комсыз кыргый хайваннар кебек үзләрен тотуга китергән сыйфатларны үзләрендә юкка чыгаралар (Ефеслыларга 4:20—24; Исай 11:6—9). Рух җимешендә ярату бик әһәмиятле — ул «бердәмлекнең камил бәйләнеше» (Колосслыларга 3:14, ЯД).

Мәсихче яратуы — бу кадерен белергә кирәк булган бүләк

12. Тавифа һәм беренче гасырның башка мәсихчеләре ничек ярату күрсәткәннәр?

12 Мәсихче яратуы — бу да Йәһвәнең, без кадерен белгән искиткеч бүләге. Бу ярату принципларга нигезләнә, әмма ләкин ул шул хәтле назлы һәм көчле ки, туганлык бәйләнешләренә караганда имандашларны ныграк бәйли (Яхъя 15:12, 13; 1 Питер 1:22). Безнең эраның беренче гасырында яшәгән Тавифа исемле мәсихче хатын мисалын карап чыгыйк. «Ул яхшылык белән тулы» булган һәм «мәрхәмәтен», аеруча җыелышта булган тол хатыннарга күрсәткән (Ап. эшләре 9:36). Бәлкем, бу хатыннарның туганнары да булгандыр, ләкин ул көченнән килгәнчә, аларга ярдәм итәргә һәм аларга таяныч булыр өчен — барысын да эшләргә тырышкан (1 Яхъя 3:18). Нинди искиткеч үрнәк биргән Тавифа! Кардәшлек яратуы белән дәртләнелгән Акила һәм Приска Паул өчен «тормышларын куркыныч астына куйганнар». Епафрас, Лука һәм Онисифорны һәм башка мәсихчеләрне ярату рәсүл Паулга, ул Рим төрмәсендә булганда, ярдәм итәргә дәртләндергән (Римлыларга 16:3, 4; 2 Тимәтигә 1:16; 4:11; Филимонга 23, 24). Мондый рух күрсәткән мәсихчеләр арасында бүген дә ярату бар — Гайсәнең чын шәкертләрен билгели торган Алланың искиткеч бүләге ул (Яхъя 13:34, 35).

13. Мәсихче кардәшлекне кадерләвебезне ничек күрсәтә алабыз?

13 Мәсихчеләр җыелышында күрсәтелә торган яратуны сез кадерлисезме? Бөтендөнья рухи кардәшлегебез өчен сез рәхмәтлеме? Алар да шатлык китерүче һәм баетучы Йәһвәдән бирелгән бүләкләр бит. Без аларның кадерен белгәнебезне ничек күрсәтә алабыз? Аллага багышланган изге хезмәтебезне башкарганда, мәсихче очрашуларында катнашканда һәм шулай ук ярату белән Алла рухының башка җимешләрен күрсәткәндә (Филиплыларга 1:9; Еврейләргә 10:24, 25).

«Кешеләр төрендәге бүләкләр»

14. Әгәр дә мәсихче ир-ат өлкән яисә хезмәттәш ярдәмчесе булып хезмәт итәргә теләсә, аңа карата нинди таләпләр куела?

14 Әгәр дә мәсихче ир-ат имандашларына өлкән яисә хезмәттәш ярдәмчесе булып хезмәт итәргә тели икән, бу бик яхшы максат (1 Тимәтигә 3:1, 8). Мондый йөкләмәне алыр өчен кардәш рухи яктан җитлеккән кеше булырга, Изге Язманы яхшы белергә һәм вәгазьләү хезмәтендә ашкынып катнашырга тиеш (Ап. эшләре 18:24; 1 Тимәтигә 4:15; 2 Тимәтигә 4:5). Ул тыйнак, басынкы һәм түземле булырга тиеш, чөнки Алла үзләренә чиктән тыш ышанучан, горур һәм дан яратучы кешеләргә фатиха бирми (Гыйбрәтле хикәя 11:2; Еврейләргә 6:15; 3 Яхъя 9, 10). Кардәш өйләнгән булса, гаилә башлыгы буларак, ул гаилә әгъзалары турында ярату белән кайгыртырга һәм яхшы итеп алар өстеннән җитәкчелек итәргә тиеш (1 Тимәтигә 3:4, 5, 12). Мондый кардәш рухи байлыкларның кадерен белә һәм шуңа күрә Йәһвә фатихасын һичшиксез алачак (Матфей 6:19—21).

15, 16. «Кешеләр төрендәге бүләкләр» кемнәр алар? Мисаллар китерегез.

15 Әгәр дә җыелыш өлкәннәре яхшы вәгазьче, көтүче һәм өйрәтүче булырга тырышалар икән, бездә мондый «кешеләр төрендәге бүләкләрне» зур хөрмәт итәргә бөтен сәбәпләр дә бар (Ефеслыларга 4:8, 11). Өлкәннәр ярату белән кешеләргә хезмәт итсәләр дә, алар өлкәннәргә һәрчакта да рәхмәтләрен, бәлкем, белдермиләрдер, ләкин Йәһвә өлкәннәрнең бөтен эшен дә күрә. Ул аның халкына хезмәт итеп, аның исеменә күрсәткән аларның яратуларын онытмаячак (1 Тимәтигә 5:17; Еврейләргә 6:10).

16 Бер мәсихче кызның мисалын карап чыгыйк. Аның баш миенә операция ясарга тиеш булганнар һәм бер кайгыртучан өлкән аның янына килгән. «Ул шундый игелекле, игътибарлы һәм кайгыртучан иде,— дип язган кыз гаиләсенең дусты.— Ул безнең белән бергә Йәһвәгә дога кылырга рөхсәт сорады һәм дога кыла башлагач кызның әтисе [ул Йәһвә Шаһите түгел] үксеп елый башлады һәм аның артыннан палатада булган бөтен кеше дә елады. Нинди ярату белән дога кылды бу өлкән! Һәм өлкәнне мондый вакытта палатага җибәреп нинди ярату күрсәтте Йәһвә!» Башка Шаһит-хатын аның янына өлкәннәр килеп-киткәннән соң болай дип әйткән: «Интенсив терапия палатасында минем караватым янына алар килгәч, мин аңладым: нәрсә генә булмаса да, мин барысын да кичерәчәкмен. Мин үземдә көч сиздем һәм йөрәгем тынычлык белән тулды». Мондый яратуны һәм кайгыртучанлыкны сатып алып буламы? Юк! Бу Алла бүләге һәм аны мәсихче җыелышында гына алып була (Исай 32:1, 2).

Вәгазьләү бүләге

17, 18. а) Үзенең барлык хезмәтчеләренә Йәһвә нинди хезмәт бүләге биргән? б) Безгә хезмәтебезне алып бара алыр өчен Алла нинди ярдәм бирә?

17 Кеше Иң Югарыга, Йәһвә Аллага, хезмәт итү хөрмәтеннән башка зуррак хөрмәт ала алмый (Исай 43:10; 2 Коринфлыларга 4:7; 1 Питер 2:9). Һәм шул ук вакытта вәгазь хезмәтендә катнашу мөмкинлеге барысы өчен дә ачык: яшьләргә һәм өлкән яшьтәгеләргә, ир-атларга һәм хатын-кызларга — Аллага эчкерсез хезмәт итәргә теләгән барлык кешегә. Сез бу кыйммәтле бүләк белән кулланасызмы? Кайберәүләр үзләрен вәгазьләү өчен яраксыз дип санап, вәгазьләмиләр, ләкин Йәһвә аңа хезмәт иткән кешеләргә аларның һәркайсы кимчелекләрен каплый торган изге рух бирә икәнен онытмыйк (Йәрәми 1:6—8; 20:11).

18 Йәһвә вәгазь эшен горур, үз-үзләренә чиктән тыш ышанучан кешеләргә түгел, ә басынкы хезмәтчеләренә ышанып тапшыра (1 Коринфлыларга 1:20, 26—29). Басынкы, тыйнак кешеләр үз чикләмәләрен таныйлар һәм вәгазь хезмәтендә Алла ярдәменә таяналар. Өстәвенә, алар Алланың «тугры идарә итүче»се аша биргән рухи ярдәменең кадерен беләләр (Лука 12:42—44ЯД; Гыйбрәтле хикәя 22:4).

Бәхетле гаилә тормышы — бу искиткеч бүләк

19. Бала тәрбияләүдә уңышка нәрсә ярдәм итә?

19 Никах белән бәхетле гаилә тормышы — бу Алладан бүләк (Рут 1:9; Ефеслыларга 3:14, 15). Балалар шулай ук Йәһвәдән кадерле «мирас». Ата-аналар балаларда Аллага яраклы сыйфатлар тәрбиялиләр һәм алар ата-аналарга шатлык китерәләр (Мәдхия 126:3). Әгәр дә сезнең балаларыгыз булса, Йәһвәне тыңлагыз һәм аларны аның Сүзе буенча тәрбияләгез. Эшләрен мондый тәртиптә алып баручылар ярдәмсез калмаячаклар һәм Алланың мул фатихаларын алачаклар (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; 22:6; Ефеслыларга 6:1—4).

20. Балалары чын гыйбадәт кылуны калдырган ата-аналарга нәрсә ярдәм итә ала?

20 Алладан куркып яшәгән ата-аналарның тырышлыгына карамастан, аларның үскән балалары, кайчакта чын гыйбадәт кылуны калдыралар (Яшәеш 26:34, 35). Ата-аналарга бу тирән эмоциональ яра китерүе мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 17:21, 25). Ләкин өмет өзелүгә бирелү урынына ата-аналарга Гайсәнең юлдан язган угыл турындагы кинаясен искә төшерү яхшы булыр иде. Бу угыл өеннән китеп, үзен үзсүзле тоткан булса да, соңрак ул әтисе янына кайткан һәм әтисе ярату һәм шатлык белән аны кабул иткән (Лука 15:11—32). Нәрсә генә булмаса да, тугры ата-аналарга Йәһвәнең аңлавында, яратучан кайгыртучанлыгында һәм үзгәрмәс ярдәмендә шикләнмәскә була (Мәдхия 144:14).

21. Безгә кемне тыңларга кирәк һәм ни өчен?

21 Әйдәгез, һәрберебез үзебез өчен тормышта безгә иң мөһиме нәрсә икәнен билгелик. Без үзебезгә һәм гаиләбезгә бәлкем, авырлыклар китереп, баер өчен бөтен көчебез белән омтылмыйбызмы? Яисә без «күк яктырткычлары Атасыннан» бирелгән «һәрбер яхшы бирүне һәм һәрбер камил бүләкне» эзлибезме? (Якуп 1:17). Иблис — «ялган атасы» — безнең бөтен көчне байлык алуга сарыф итүне һәм нәтиҗәдә бәхетне дә, яшәүне дә югалтуыбызны тели (Яхъя 8:44; Лука 12:15). Ә Йәһвә, киресенчә, безгә иң яхшыны гына тели (Исай 48:17, 18). Шуңа күрә, әйдәгез, безнең яраткан күктәге Атабызны тыңлыйк һәм һәрчакта да Йәһвәдән юату табыйк (Мәдхия 36:4). Әгәр дә без шулай эшләсәк, Йәһвәнең кадерле бүләкләре һәм мул фатихалары бернинди дә кайгы китермичә безне баетачаклар.

[Искәрмә]

^ 10 абз. «Уяныгыз!» (ингл.) журналының 1993 ел 22 гыйнвар санының 18—21 битләрен карагыз.

Сезнең исегездәме?

• Иң зур бәхетне ничек табып була?

• Йәһвә үз халкына нинди бүләкләр бирә?

• Ни өчен вәгазьләү — бу бүләк?

• Балаларны тәрбияләгәндә ата-аналар Алла фатихалары алыр өчен нәрсә эшли алалар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге иллюстрация]

Алланың бүләге — аның язылган Сүзе өчен сез рәхмәтлеме?

[15 биттәге иллюстрация]

Бик авыр шартларга карамастан, Лорел Низбет Аллага ашкынып хезмәт иткән.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Алланың бүгенге хезмәтчеләре, Тавифа кебек, игелекле эшләре белән билгеле.

[17 биттәге иллюстрация]

Мәсихче өлкәннәр имандашлары турында ярату белән кайгырталар.