Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә фатихасы синең өстә үтәлерме?

Йәһвә фатихасы синең өстә үтәлерме?

Йәһвә фатихасы синең өстә үтәлерме?

«Әгәр дә Ходайның, синең Аллаңның тавышын тыңласаң, бу барлык фатихалар сиңа килерләр һәм синең өстә үтәлерләр» (ИКЕНЧЕЗАКОНЛЫК 28:2).

1. Исраиллеләрнең фатихалар алуы яисә аларның өсләренә каһәрләр төшүе нәрсәгә бәйле булган?

ЧҮЛ буйлап 40 еллык сәяхәт итүнең азагында исраиллеләр Моаб тигезлегендә чатырлар куеп туктаганнар. Вәгъдә ителгән җир аларның алдында иде. Шул көннәрдә Муса бик күп фатихалар һәм каһәрләр санап чыгылган Икенчезаконлык китабын язган. Әгәр дә Исраил халкы Ходайга буйсынып, аның «тавышын тыңласа», бу халык өстендә фатихалар үтәлер иде. Йәһвә исраиллеләрне «үзенең, Аның халкы» итеп яраткан һәм үз куәтен аларның файдасына кулланырга теләгән. Әмма ләкин алар Алланы тыңламый башласалар, аларның өстенә котылгысыз каһәрләр төшәр иде (Икенчезаконлык 8:10—14; 26:18; 28:2, 15).

2. Икенчезаконлык 28:2 дә «тыңларга» һәм «үтәлерләр» дип тәрҗемә ителгән борынгы яһүди фигыльләре нинди мәгънә йөртәләр?

2 Икенчезаконлык 28:2 дә «тыңларга» дип тәрҗемә ителгән борынгы яһүди фигыле озак дәвамлы тыңлауны күз алдында тота. Йәһвә халкы Алланы вакыт-вакыт кына түгел, ә һәрвакыт тыңларга тиеш. Шул чакта гына бу халык өстендә Алла фатихалары үтәлер. «Үтәлерләр» һәм «төшәрләр» дип тәрҗемә ителгән борынгы яһүди фигыльләре аулау белән бәйле һәм ешрак «куып җитү»не аңлата.

3. Ешуа Набинга без нәрсәдә охшарга тырыша алабыз һәм ни өчен моны эшләү мөһим?

3 Исраил башлыгы Ешуа Набин Йәһвәне тыңларга карар иткән һәм шуңа күрә фатихалар алган. Ул: «Үзегезгә кемгә хезмәт итәргә икәнен хәзер сайлагыз... ә мин һәм минем йортым Ходайга хезмәт итәчәкбез»,— дип әйткән. Бу сүзләргә халык болай дип җавап биргән: «Юк, безнең Ходайны калдырып башка илаһиларга хезмәт итүебез беркайчан да булмаячак!» (Ешуа 24:15, 16). Яхшы карашы аркасында Ешуа Набин Вәгъдә ителгән җиргә керү хөрмәтенә бик аз санлы замандашлары арасында лаеклы булган. Хәзер без тагын да искиткечрәк Вәгъдә ителгән җир алдында торабыз — бу җирдәге оҗмах. Бу оҗмахта Алла хуплаган барлык кешеләрне Ешуа Набин вакытында исраиллеләрне көткән фатихаларга караганда шактый юмартрак фатихалар көтә. Бу фатихалар синең өстә үтәлерме? Әйе, әгәр дә син һәрчакта да Йәһвәне тыңласаң. Моны эшләргә тәвәккәллектә ныгыр өчен, әйдәгез, борынгы Исраил халкының тарихын һәм шулай ук бу халыкның аерым кешеләренең сабак булырлык мисалларын карап чыгыйк (Римлыларга 15:4).

Фатиха яисә каһәрме?

4. Сөләйманның соравына җавап итеп, Алла аңа нәрсә биргән һәм мондый фатихаларга безгә ничек мөгамәлә итәргә кирәк?

4 Йәһвә патша Сөләйман идарә итүенең барлык вакытында диярлек исраиллеләргә юмарт фатихалар биргән. Алар куркынычсыз яшәгәннәр һәм материаль яктан гөрләп алга барганнар (3 Патшалык 4:25). Сөләйман Алладан байлык сорамаса да, соңрак аның байлыклары турында риваятьләр чыгарганнар. Әле яшь һәм тәҗрибәсез булган чакта Сөләйман Алладан аңа «акыллы йөрәк» бирүен сораган һәм Йәһвә Сөләйманга акыллылык белән аңлау сәләтен биреп, аның үтенеченә җавап биргән. Шуңа күрә Сөләйман яхшылык белән явызлыкны аерып, кешеләрне хөкем итә алган. Алла Сөләйманга байлык белән дан биргән булса да, яшь чакларында ул рухи байлыкның ни дәрәҗәдә мөһимрәк икәнен аңлаган (3 Патшалык 3:9—13). Безнең материаль дәрәҗәбезгә карамастан, без Йәһвә хуплавы белән куллануыбызга һәм рухи байлыгыбызга рәхмәтле була алабыз.

5. Исраил һәм Яһүди халкы Йәһвәне тыңламый башлаганга күрә нәрсә булган?

5 Исраиллеләр Йәһвәнең фатихалары өчен рәхмәтләрен белдермәгәннәр. Алар Алланы тыңламаган өчен аларның өсләренә ул алдан ук кисәткән каһәрләр төшкән. Исраилдә һәм Яһүдиядә яшәүче халыкны дошманнар кулга алганнар һәм коллыкка алып киткәннәр (Икенчезаконлык 28:36; 4 Патшалык 17:22, 23; 2 Паралипоменон 36:17—20). Бу барлык бәла-казаларны кичереп, Алла халкы Йәһвәне һәрчакта тыңлаучылар гына фатихалар алалар икәнен аңлаганмы соң? Туган якларына безнең эрага кадәр 537 елда исән калып кайткан яһүдиләр «акыллы йөрәккә» ия булганнармы һәм һәрчакта да Алланы тыңларга кирәклегенә төшенгәннәрме? Аларның моны тормышларында күрсәтергә мөмкинлекләре булган (Мәдхия 89:12).

6. а) Йәһвә Аггей белән Зәкәрия пәйгамбәрләрне халык янына ни өчен җибәргән? б) Алланың Аггей аша әйтелгән сүзләрендә нинди принцип чагыла?

6 Туган якларына кайткан яһүдиләр Иерусалимда корбан китерү урыны төзегәннәр һәм гыйбадәтханәне яңадан торгыза башлаганнар. Ләкин дошманнар ягыннан нык каршылыклар булганга күрә, аларның ашкынулары суына барган һәм төзелеш тукталган (Езра 3:1—3, 10; 4:1—4, 23, 24). Өстәвенә, яһүдиләр өчен үз уңайлыкларын канәгатьләндерү гыйбадәтханә төзүдән мөһимрәк булган. Чын гыйбадәт кылуга кешеләрнең ашкынуларын яңадан күтәрер өчен, Алла алар янына Аггей һәм Зәкәрия пәйгамбәрләрне җибәргән. Аггей аша Йәһвә болай дип әйткән: «Бу йорт [гыйбадәт кылу йорты] буш торган вакытта сезгә үзегезнең бизәкләгән йортларыгызда яшәргә вакытмы соң?.. Үз йөрәкләрегезне үз юлларыгызга юнәлдерегез. Сез күп чәчәсез, ә аз җыясыз; ашыйсыз, ләкин туклыкка түгел... эш хакын эшләп таба торган [кеше] акчаның тишек янчыгына эшли» (Аггей 1:4—6). Материаль иминлеккә ирешү өчен рухи ихтыяҗларны санга сукмау — бу Йәһвә фатихаларына китерми (Лука 12:15—21).

7. Йәһвә Яһүдиләрне: «Үз йөрәкләрегезне үз юлларыгызга юнәлдерегез»,—дип ни өчен чакырган?

7 Яһүдиләр көндәлек эшләренә башлары белән чумып, онытканнар: Алланың яңгыр һәм уңышлы еллар кебек фатихаларына, алар, дошманнарның каршылыкларына очрап та, Аллага тыңлаучан калсалар гына өметләнә алырлар иде (Аггей 1:9—11). Шуңа күрә: «Үз йөрәкләрегезне үз юлларыгызга юнәлдерегез»,— дигән чакыру ни дәрәҗәдә соң урынлы булган (Аггей 1:7). Асылда, Йәһвә аларга: «Уйлап карагыз! Сезнең кырдагы юкка гына эшләвегез һәм гыйбадәт кылу өчен минем йортымдагы бушлык бер-берсе белән бәйле икәнен аңлагыз»,— дип әйткән. Ахыр чиктә пәйгамбәрләрнең Йәһвә тарафыннан рухландырылган сүзләре яһүди йөрәкләренә ирешкән: халык эшне яңадан башлаган һәм безнең эрага кадәр 515 елда гыйбадәтханә яңадан торгызылган булган.

8. Малахий көннәрендә Йәһвә яһүдиләргә нинди чакыру белән мөрәҗәгать иткән һәм ни өчен?

8 Соңрак, Малахий пәйгамбәр көннәрендә яһүдиләр рухи яктан тагын көчсезләнгәннәр, алар Аллага яраксыз корбаннар да китерә башлаганнар (Малахий 1:6—8). Шул чакта Йәһвә яһүдиләрне саклык йортына уннан бер өлешне китерергә һәм аны сынарга чакырган: ул аларга күк капкаларын ачып җибәрмәсме һәм алар өстенә мул итеп фатихалар сипмәсме? (Малахий 3:10). Алла яһүдиләр аны тыңлаган чакта болай да мул итеп биргәннең барысына яһүдиләр ягыннан шул хәтле көч куеп ирешү нинди акылсызлык булган! (2 Паралипоменон 31:10).

9. Изге Язмаларда әйтелгән нинди өч кешенең тормышы турында без беләчәкбез?

9 Изге Язмаларда тулысынча Исраил халкы турында гына түгел, ә шулай ук бу халыкның аерым кешеләре турында да әйтелә. Алар Йәһвәне тыңлап аның фатихаларын, я тыңламыйча каһәрләрен алганнар. Әйдәгез, мондый өч кешенең — Богаз, Набал һәм Һаннаның мисалларыннан без нәрсәгә өйрәнә алганыбызны карап чыгыйк. Моның өчен сезгә Рут китабын һәм шулай ук 1 Патшалык 1:1—2:21 белән 1 Патшалык 25:2—42 китапларын укып чыгу яхшы булыр иде.

Богаз Йәһвәне тыңлаган

10. Богаз белән Набалның нинди охшаш яклары булган?

10 Богаз белән Набал төрле вакытта яшәсәләр дә, аларның икесендә дә охшаш яклар булган. Мәсәлән, алар икесе дә Яһүдия җирендә яшәгәннәр. Икесе дә эре җир биләүче һәм икесендә дә мохтаҗ булган кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек булган. Ләкин моның белән аларның охшаш булулары бетә.

11. Богаз Йәһвәне тыңлаганын гамәлдә ничек күрсәткән?

11 Богаз Исраилнең хакимнәре заманында яшәгән. Кешеләргә карата ул хөрмәт белән мөгамәлә иткән һәм аның уручыларында аңа карата зур хөрмәт булган (Рут 2:4). Канунга буйсынып Богаз аның кырларында ярлыларга һәм җәберләнгән кешеләргә башак калдыруларын күзәтеп торган (Левит 19:9, 10). Рут белән Нагомия турында белгәч һәм Рутның олы яшьтәге каенанасы өчен ризык турында тырышып кайгыртканын күзәткәч, Богаз нәрсә эшләгән? Ул Рутка аеруча игътибар иткән һәм үз эшчеләренә аны башаклар җыярга тыймаска дип боеру биргән. Богазның сүзләре һәм ярату белән дәртләнелгән эшләре ул Йәһвәне тыңлаучан рухи карашлы кеше икәнен күрсәткән. Шуның өчен Алла аңа илтифат иткән һәм фатихасын биргән (Левит 19:18; Рут 2:5—16).

12, 13. а) Богаз мал-мөлкәтне йолып алу буенча Йәһвә законына ничек тирән хөрмәт күрсәткән? б) Богаз өстендә Алланың нинди фатихалары үтәлгән?

12 Богазның Йәһвәгә буйсынуының иң ачык мисалы — бу Алла законын үтәргә тырышканда аның үзен әдәпле тотуы. Бу закон мал-мөлкәтне йолып алу буенча булган. Богаз туганының — Нагомия иренең Елимелех мирасы үз гаиләсендә калсын өчен, ул көченнән килгәннең барысын да эшләгән. Левират никахының килешүе буенча, тол хатын кияүгә, аларның туган уллары варис булыр өчен, үлгән иренең якын туганына чыгарга тиеш булган (Икенчезаконлык 25:5—10; Левит 25:47—49). Нагомия олы яшьтә булганга һәм бала таба алмаганга күрә, Рут аның урынына кияүгә чыгарга ризалашкан. Елимелехның якын туганы Нагомиягә ярдәм итәргә баш тартканнан соң, Богаз Рутка өйләнгән. Аларның уллары Обид Нагомия нәселеннән һәм Елимелехның законлы варисы дип саналган (Рут 2:19, 20; 4:1, 6, 9, 13—16).

13 Алла законын риясыз үтәү Богазга юмарт фатихалар китергән. Богаз белән Рут, уллары Обид аша Гайсә Мәсихнең әби-бабалары булу хөрмәтенә лаек булганнар (Рут 2:12; 4:13, 21, 22; Матфей 1:1, 5, 6). Богазның риясыз эшләре күрсәтәләр: Алла фатихалары башкаларга карата ярату күрсәткән һәм аның таләпләре буенча эш иткән кешеләрнең өсләрендә үтәлә.

Набал Йәһвәне тыңламаган

14. Набал нинди кеше булган?

14 Богаздан аермалы буларак, Набал Йәһвәне тыңламаган. Ул Алланың: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»,— дигән законын бозган (Левит 19:18). Набал рухи карашлы кеше булмаган; ул «мәрхәмәтсез һәм явыз кеше булган». Хәтта аның хезмәтчеләре дә аны «явыз» дип санаганнар. Туры китерелеп аның исеме, Набал, «акылсыз» яисә «надан» дигәнне аңлата (1 Патшалык 25:3, 17, 25). Набал Йәһвәнең майлаганына, мохтаҗлыкта булган Давытка ярдәм итү мөмкинлеген кулланганмы? (1 Патшалык 16:13).

15. Набал Давытка ничек мөгамәлә иткән һәм иреннән аермалы буларак, Әбигыя ничек эш иткән?

15 Давыт һәм аның кешеләре Набал көтүләреннән ерак түгел генә лагерь булып туктаган һәрчакта Набалдан бер тиен дә сорамыйча, аның көтүләрен юлбасарлардан саклаганнар. «Алар безнең өчен көндез дә, төнлә дә сакчылар иделәр»,— дип әйткән Набалның бер көтүчесе. Ләкин Давыт җибәргән кешеләр Набалдан ашарга ризык сорагач, ул «алар белән тупас мөгамәлә иткән» һәм аларны буш куллары белән кайтарып җибәргән (1 Патшалык 25:2—16). Набалның хатыны, Әбигыя, Давыт өчен тиз генә ашамлык җыйган. Ачуы чыккан Давыт Набалны һәм аның кешеләрен үтерергә әзер булган. Әбигыя үз эшләре белән күп кешеләрне коткарган һәм Давытны кан коюдан тоткарлап калган. Ләкин үзенең комсызлыгында һәм тупаслыгында Набал бик ерак киткән иде. Ун көн үткәннән соң «Ходай Набалга зарар китерде һәм ул үлде» (1 Патшалык 25:18—38).

16. Без Набал кебек булмыйча, Богазга ничек охшарга тырыша алабыз?

16 Богаз белән Набал арасында нинди зур аерма! Набал кебек тупас һәм эгоистик булмас өчен, әйдәгез, барлык көчебезне куйыйк һәм Богазга игелеклегендә һәм риясызлыгында охшарга тырышыйк (Еврейләргә 13:16). Әгәр дә без рәсүл Паулның: «Шулай итеп, вакыт әле уңайлы булганда барысына да, ә аеруча имандашларыбызга яхшылык эшлик»,— дигән сүзләрен тормышыбызда куллансак, без Богазга охшарга тырышуда уңышка ирешә алабыз (Галатларга 6:10). Бүген Гайсәнең «башка сарыкларының», җирдә яшәргә өметләре булган мәсихчеләрнең, Йәһвәнең майланганнарына — күктә үлемсезлек алучы 144 000 нең әле җирдә яшәүче әгъзаларына яхшылык эшләргә мөмкинлекләре бар (Яхъя 10:16; 1 Коринфлыларга 15:50—53; Ачыш 14:1, 4). Гайсә мондый ярату эшләренә, аңа карата шәхси эшләнелгән эшләргә кебек карый һәм бу эшләр Йәһвәнең юмарт фатихаларына китерә (Матфей 25:34—40; 1 Яхъя 3:18).

Һаннаның сынаулары һәм фатихалары

17. Һанна өчен нәрсә сынау булган һәм ул нинди караш күрсәткән?

17 Йәһвәнең фатихалары Алладан куркып яшәгән Һанна исемле хатын өстендә дә үтәлгән. Аның ире Елкан левит булган һәм алар Ефрем тавында яшәгәннәр. Елканның, Канун буенча рөхсәт ителгән, тагын бер хатыны — Феннана булган. Феннананың балалары булган, ә Һаннаның булмаган, ә бу исраиллеләр арасында бик зур хурлык булып саналган (1 Патшалык 1:1—3; 1 Паралипоменон 6:16, 33, 34). Феннана Һаннаны юатасы урынга аны бик нык мыскыл иткән, хәтта Һанна елаган һәм ашамаган да. Бөтен гаилә Силомдагы Йәһвә йортына барганда бу хәлнең «һәр ел» кабатлануы иң авыры булган (1 Патшалык 1:4—8). Феннана үзен ничек мәрхәмәтсез тоткан һәм Һанна өчен бу нинди сынау булган! Шулай булса да Һанна беркайчан да булган хәлдә Йәһвәне гаепләмәгән һәм ире Силом шәһәренә барганда өйдә калмаган. Әлбәттә, ахыр чиктә Һанна мул фатихалар алырга тиеш булган.

18. Һанна нинди үрнәк биргән?

18 Һанна Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләренә, аеруча, ихтимал, башкалар тарафыннан чәнчүле сүзләр белән үпкәләтелгән кешеләргә искиткеч үрнәк калдырган. Мондый очракларда ялгызлыкта калып бу проблеманы хәл итеп булмый (Гыйбрәтле хикәя 18:1, АМТ). Һанна Алла халкы гыйбадәт кылу өчен җыелган һәм аларны Алла Сүзенә өйрәткән урында үзенең булу теләген авырлыкларга киметергә рөхсәт итмәгән. Шуңа күрә ул рухи яктан көчле калып яшәгән. Һанна рухилыгының тирәнлеге 1 Патшалык 2:1—10 да язылган аның искиткеч догасында чагыла *.

19. Рухилык өчен без үзебезнең рәхмәтебезне ничек күрсәтә алабыз?

19 Без — Йәһвәнең бүгенге хезмәтчеләре, Аллага чатырда гыйбадәт кылмыйбыз. Шулай да без, Һанна кебек, рухилык өчен рәхмәтләребезне белдерә алабыз. Мәсәлән, мәсихче җыелышларында, конгрессларда регуляр рәвештә булып без рухи байлыклар өчен тирән рәхмәтләребезне белдерә алабыз. Әйдәгез, Йәһвәгә чын гыйбадәт кылуда бер-беребезгә таяныч булыр өчен бу мөмкинлекләр белән кулланыйк. Чөнки ул безне «тугрылык һәм гаделлек белән аңа изге хезмәтебезне курыкмыйча башкарырга» лаеклы иткән (Лука 1:74, 75ЯД; Еврейләргә 10:24, 25).

20, 21. Һанна Аллага тугры булганы өчен ничек бүләкләнгән булган?

20 Йәһвә Һаннаның тугрылыгын күргән һәм мул итеп аны бүләкләгән. Силомга һәр ел килүләрнең берсендә елаучы Һанна чын күңелдән Аллага дога кылган һәм аңа вәгъдә иткән: «Ходай Саваоф! Әгәр дә Син Синең колыңның кайгысына күз салсаң һәм мине искә төшерсәң һәм Синең колыңны онытмасаң һәм Синең колыңа малай бирсәң, мин аны, аның гомеренең барлык көннәренә, Ходайга бирәчәкмен» (1 Патшалык 1:9—11). Алла Һаннаның үтенечен ишеткән һәм аңа малай биргән. Ул аңа Самуил дип исем биргән. Һанна малайны имүдән аергач, аны Силомга, ул чатырда хезмәт итсен өчен илткән (1 Патшалык 1:20, 24—28).

21 Һанна Аллага Самуил турында биргән вәгъдәсен үтәп, Йәһвәгә карата ярату күрсәткән. Яраткан уллары Йәһвә чатырында хезмәт иткәнен белү Һанна белән Елкан өчен нинди фатиха булганы турында уйлап кына карагыз! Моңа охшаш шатлыкны һәм фатихаларны бүгенге көндә күп ата-аналар кичерәләр: аларның балалары гомуми һәм махсус пионер, я Вефильдә үз теләкләре буенча ирекле хезмәт итүчеләр булып хезмәт итәләр яисә башка төрле эшләрдә Йәһвәне данлыйлар.

Йәһвәне һәрчакта да тыңлагыз!

22, 23. а) Йәһвәне тыңласак без нәрсәдә ышанычлы була алабыз? б) Чираттагы мәкаләдә сүз нәрсә турында барачак?

22 Йәһвәне һәрчакта да тыңласак без нәрсәдә ышанычлы була алабыз? Әгәр дә без чын күңелдән Алланы яратабыз һәм аңа үз багышлануыбыз буенча яшибез икән, без рухи яктан бай булачакбыз. Хәтта мондый тормыш җитди сынаулар белән бәйле булса да, безнең өстә Йәһвә фатихасы һичшиксез үтәләчәк һәм алар еш кына вакытта без күз алдыбызга китерә алмаган дәрәҗәдә булачак (Мәдхия 36:4; Еврейләргә 6:10).

23 Киләчәктә Алла халкы күп фатихалар алачак. Йәһвәне тыңлаганга күрә «хисапсыз күп кеше» «зур афәт» кичерәчәк һәм Алланың яңа дөньясында яшәвенә шатланачак (Ачыш 7:9—14; 2 Питер 3:13). Анда Йәһвә үз хезмәтчеләренең гадел теләкләрен тулысынча канәгатьләндерә (Мәдхия 144:16). Чираттагы мәкалә күрсәтәчәк: Йәһвәне тыңлаган кешеләр «һәрбер яхшы бирүне һәм һәрбер камил бүләкне» инде хәзер алалар (Якуп 1:17).

[Искәрмә]

^ 18 абз. Һаннаның сүзләре Мәрьямнең сүзләренә охшаш. Мәрьям ул сүзләрне ул Мәсихнең әнисе булачак дигәнне ишеткәннән соң әйткән (Лука 1:46—55).

Сезнең исегездәме?

• Исраил тарихын караганда, без Алла фатихалары турында нәрсә беләбез?

• Богаз белән Набал арасында нинди аерма булган?

• Без Һаннага нәрсәдә охшаш булырга тиеш?

• Безгә Йәһвәне ни өчен тыңларга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Сөләйман патша Алладан аңа акыллы йөрәк бирүен сораган һәм Йәһвә аңа акыллылык биргән.

[10 биттәге иллюстрация]

Богаз кешеләргә хөрмәт һәм игелеклелек белән мөгамәлә иткән.

[13 биттәге иллюстрация]

Йәһвәгә ышанганга күрә Һанна мул фатихалар алган.