Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләр өчен чын берләшү мөмкинме?

Кешеләр өчен чын берләшү мөмкинме?

Кешеләр өчен чын берләшү мөмкинме?

СЕЗНЕҢ карашларыгыз нинди генә булса да, барлык диннәрдә дә хакыйкать яратучы кешеләр барлыгы белән сез, бәлкем, ризалашырсыз. Дөреслекнең кадерен белгән һәм аңа омтылган кешеләрне индуслар, католиклар, яһүдиләр һәм башка дин әгъзалары арасында да табып була. Ләкин дин кешеләрне читләштерә генә күрәсең. Кайчакта ул хәтта табышлы максатлар өчен дә кулланыла. Гаделлекне һәм хакыйкатьне чын күңелләреннән яратучы барлык диннәрнең кешеләре арасында бердәмлеккә ирешеп буламы соң? Аларны гомуми максатлар берләштерә аламы?

Дин тагын да ешрак дошманлыкның һәм бүленүнең сәбәбе була икәнен күзәтү ни дәрәҗәдә кызганыч! Менә берничә мисал. Шри-Ланка янында индуслар буддистларга каршы сугышканнар. Протестантлар, католиклар һәм яһүдиләр төрле конфликтларда һәм сугышларда кан койганнар. Босния, Чечня, Индонезия һәм Косовода «христианнар» мөселманнарга каршы сугыш алып барганнар. Нигериядә 2000 елның март аенда дини ызгышлар аркасында башланган кораллы бәрелешүдә ике көн эчендә 300 Нигерия кешесе үлгән булган. Дингә нигезләнгән дошманлык бу конфликтларның мәрхәмәтсез булуларына тик ярдәм итеп кенә тора.

Эчкерсез кешеләрне дин хакына эшләнгән явызлык еш кына куркыта. Мәсәлән, яшь балаларны көчләгән руханиларга чиркәүләрнең ирек бирүе, бу чиркәүнең күп иман итүче кешеләренең ачуын китерә. Башка иман итүчеләрне христиан дине дип аталган секталар арасында гомосексуалистларга һәм абортларга карата алып барылган бәхәсләр аптырашта калдыра. Дин дөньяны бердәм итә алмаганы ачык. Моңа да карамастан, чираттагы мисаллар күрсәтүе буенча, хакыйкатьне чын яратучылар күп диннәрдә бар.

Алар хакыйкатьне табарга бик теләгәннәр

Фиделия исемле хатын Ла-Пас шәһәрендәге (Боливия) Сан-Францисконың католик чиркәвенең ашкынучан гыйбадәт кылучысы булган. Ул Мәрьям сурәте алдында йөзтүбән егылган һәм сатып алырга мөмкинлеге булган шәмнәрнең иң кыйммәтлесен хач алдына куйган. Хәерчеләргә таратыр өчен руханиларга һәр атна күп итеп ризык алып килгән. Әмма ләкин Фиделиянең биш баласы да суга чумдырылганчы үлгәннәр. Һәм рухани алар барысы да тәмугъ белән оҗмах арасында җәфаланалар дип әйткәч, Фиделия: «Әгәр дә Алла мәрхәмәтле булса, ни өчен соң андый хәл мөмкин?» — дип шаккаткан.

Табиб булып эшләүче Тара исемле хатын Катманду шәһәрендә (Непал) индуизм динен тоткан гаиләдә тәрбияләнгән булган. Әби-бабаларының борынгы гореф-гадәтләре буенча, ул индуизм гыйбадәтханәсендә илаһиларга табынган һәм өендә потлар тоткан. Ләкин Тараны: «Ни өчен дөньяда шул хәтле газаплар күп? Ни өчен кешеләр үләләр?» — дигән сораулар борчыган. Бу сорауларга ышанычлы җавапларны ул үз динендә тапмаган.

Паня исемле ир Бангтагы (Таиланд) канал кырыенда урнашкан йортта, буддистлар гаиләсендә үскән. Аны булган газаплар — бу үткән тормышта кылган гөнаһлар нәтиҗәсе һәм алардан бар булган теләкләрдән ваз кичеп кенә котылып була дип өйрәткәннәр. Башка эчкерсез буддистлар кебек, ул да, һәр иртә кешеләргә хәер сорап килгән сары тогалы монахлар акылларына тирән хөрмәт күрсәтергә өйрәтелгән булган. Ул медитация белән шөгыльләнгән һәм Будда сурәтләре аңа саклык китерә ала дип аларны җыйган. Бик зур авариягә эләкәннән соң, аның тәненең аскы өлешен паралич суккан һәм Паня чын күңеленнән могҗизалы савыгуга өметләнеп, буддистларның монастырьларына килә башлаган. Ләкин ул физик та, рухи да савыгу тапмаган. Моның урынына ул спиритизмга башы белән тулысынча чумган.

Вирджил Кушма Штатларда туган. Колледжта ул Кара мөселманнарга кушылган. Ул аларның әдәбиятларын ашкынып тараткан. Ул әдәбиятта ак кеше — Шайтан дип әйтелгән булган. Нәкъ шуңа күрә, Кара мөселманнар фикере буенча, ак кешеләр кара кешеләргә карата шулай күп мәрхәмәтсезлек эшләгәннәр. Вирджил моңа эчкерсез ышанса да, аны: «Ничек инде барлык ак кешеләр дә начар була алалар? Һәм ни өчен чиркәү вәгазендә һәрчакта акча турында әйтәләр?» — дигән сораулар борчыган.

Чаро күбесенчә католиклар яшәгән Көньяк Америкада үскән булса да, эчкерсез протестант хатын булган. Ул бу илдә киң таралган потларга табынуда катнашмавы белән горурланган. Чаро һәр якшәмбе чиркәүгә йөрергә яраткан. Табыну вакытында: «Аллилуйя!» — дип кычкырып, ул бик нык эмоциональ күтәренкелек хис иткән. Соңыннан барысы да дини җырлар башкарганнар һәм биегәннәр. Чаро ул котылган һәм кабат тудырылган булганына эчкерсез ышанган. Ул эш хакының уннан бер өлешен чиркәүгә түләгән һәм аның яраткан евангелисты телевизор аша иганә сораганда, ул аңа Африкадагы балалар өчен акча җибәргән. Ләкин көннәрдән бер көнне ул үз пасторыннан ни өчен мәрхәмәтле Алла җаннарны тәмугъта җәфалый дип сорагач, пастор аңа ышандырырлык җавап бирә алмавын күргән. Соңрак ул аның акчалары Африкадагы балаларга бирелмәгәнен ачыклаган.

Бу биш кеше төрле булса да, аларны бер нәрсә берләштергән: хакыйкатьне ярату һәм үз сорауларына дөрес җавапларны табарга эчкерсез теләк. Бу кешеләр имандашлар була алырлар идеме? Чираттагы мәкаләдә бу сорауга җавап бирелә.

[4 биттәге иллюстрация]

Төрле илләр белән культура вәкилләре өчен чын бердәмлек мөмкинме?

[3 биттәге иллюстрация]

G.P.O., Jerusalem