Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Юлдан язган балага ничек ярдәм итәргә?

Юлдан язган балага ничек ярдәм итәргә?

Юлдан язган балага ничек ярдәм итәргә?

«Югалган иде — табылды, менә шуңа күрә шатланырга... кирәк» (ЛУКА 15:32).

1, 2. а) Кайбер яшүсмерләр хакыйкатькә ничек мөгамәлә итәләр? б) Мондый шартларда ата-аналар һәм балалар нинди тойгылар кичерүе мөмкин?

«МИН җыелыштан китәм!» Мондый сүзләрне Алладан куркып яшәгән һәм балаларын мәсихче итеп үстерергә тырышкан ата-аналарга ишетү бик куркыныч! Яшүсмерләрнең кайберсе китәргә дигән үз нияте турында ачык итеп әйтмәсә дә, ул тик «төшеп кала» (Еврейләргә 2:1). Мондый яшүсмерләрнең күбесе Гайсәнең кинаяле хикәясендәге юлдан язган улга охшаш. Бу егет атасының өеннән киткән һәм үз милкен ерак илдә юкка туздырган (Лука 15:11—16).

2 Йәһвә Шаһитләренең күбесе мондый проблема белән очрашмый, ләкин очрашканнарын исә бернинди дә сүзләр тулысынча юата алмый. Шулай ук тыңламаучан баланың үзенә китергән бәла турында да онытмаска кирәк. Аңа вөҗдан газабы да тынычлык бирми торгандыр, бәлкем. Гайсә сөйләгән гыйбрәтле хикәядәге юлдан язган ул, атасының шатлыгына, ахыр чиктә «аңына килгән». Ата-аналар һәм җыелыш әгъзалары юлдан язган балаларга «аңына килергә» ничек ярдәм итә алалар? (Лука 15:17).

Ни өчен кайберәүләр хакыйкатьне калдырырга карар итәләр

3. Яшүсмерләр җыелыштан нинди сәбәпләр аркасында китәргә мөмкин?

3 Йөз меңнәрчә яшүсмерләр шатлык белән мәсихче җыелышларында хезмәт итәләр. Ни өчен соң алай булгач, кайберәүләр җыелыштан китә? Аларга дөнья тәкъдим иткәннең нәрсәсеннәндер алар файдалана алмый калалар кебек тоеладыр (2 Тимәтигә 4:10). Яисә аларга Йәһвә оешмасындагы безне саклар өчен куелган рөхсәт итүче чикләр бик кысынкы кебек күренәдер. Саф булмаган вөҗдан, каршы җенескә карата нык җенси теләк, яшьтәшләренең тануын теләү — болар барысы да яшүсмер өчен Йәһвә халкы арасыннан китәргә сәбәп булырга мөмкин. Яшүсмер, аңа ата-ана яисә башка мәсихчеләр икейөзлелек күрсәткән кебек тоелганлыктан да, Аллага хезмәт итүне калдырырга мөмкин.

4. Яшүсмерләрнең юлдан язуының төп сәбәбе нәрсәдән гыйбарәт?

4 Баланың фикер йөртүендәге һәм тәртибендәге фетнәчелек гадәттә аның рухи яктан көчсез булуы турында әйтә һәм аның йөрәк халәтен чагылдыра (Гыйбрәтле хикәя 15:13; Матфей 12:34). Яшүсмернең юлдан язуының сәбәбе нәрсәдә генә булмаса да, бу проблеманың нигезендә аның «хакыйкать турында төгәл белеме юк» икәне тора (2 Тимәтигә 3:7, ЯД). Яшүсмерләрнең Йәһвәгә бер дә уйламыйча гына гыйбадәт кылулары түгел, ә Алла белән якын үзара мөнәсәбәтләр үстерүләре мөһим. Аларга бу яктан нәрсә ярдәм итәчәк?

Аллага якынлашыгыз

5. Йәһвә белән якын үзара мөнәсәбәтләр үстерер өчен яшүсмергә нәрсә кирәк?

5 «Аллага якынлашыгыз,— дип язган шәкерт Якуп,— һәм ул да сезгә якынлашыр» (Якуп 4:8). Яшүсмергә Аллага якынлаша алыр өчен, аңа Алла Сүзенә карата ярату үстерергә ярдәм итәргә кирәк (Мәдхия 33:9). Башта аңа «сөт» кирәк — Изге Язмаларның төп тәгълиматлары. Әкрен генә Алла Сүзе аңа шатлык китерә башлый, ул тирән рухи хакыйкатьләрне — «каты ризыкны» яратачак һәм рухи җитлеккәнлеккә омтылачак (Еврейләргә 5:11—14; Мәдхия 1:2). Дөнья эшләре белән, үзенең тануы буенча, тулысынча мавыккан бер яшүсмер әкрен генә рухи хәзинәләрнең кадерен белә башлаган. Аңа нәрсә шулай үзгәрергә ярдәм иткән? Аңа Изге Язмаларны тулысынча укып чыгарга дигән киңәш биргәннәр һәм ул үз графигын нык тотып, регуляр рәвештә аны укый башлаган. Әйе, Йәһвә белән якын дуслык үстерер өчен, Алла Сүзен регуляр рәвештә укырга кирәк.

6, 7. Ата-аналар балаларында Алла Сүзенә карата ярату ничек тәрбияли алалар?

6 Ата-аналарга балаларында Алла Сүзенә карата ярату тәрбияләү ничек соң мөһим! Бер гаиләдә гаилә өйрәнүе регуляр рәвештә үткәрелгән, ләкин бу яшүсмер кызларына закон бозучылар белән аралашырга комачауламаган. Гаилә өйрәнүе турында ул болай дип искә төшерә: «Әти сорау биргәндә мин күзләремне дә күтәрмичә, аңа җавапны әзер текстан укып бирә торган идем». Акыллы ата-аналар гаилә өйрәнүендә балалары белән бары тик билгеле бер материал үтү белән генә чикләнмиләр, ә өйрәтү осталыгын кулланалар (2 Тимәтигә 4:2). Яшүсмергә гаилә өйрәнүендә кызыграк булсын өчен, ул өйрәтелә торган материалның аның тормышы белән ничек бәйле булуын аңларга тиеш. Каралган сорау буенча яшүсмернең фикерен сорасак һәм аны тыңласак ничек булыр иде? Өйрәнгән материалны тормышта ничек кулланырга икәнлеге турында уйларга балаларыгызны дәртләндерегез *.

7 Моннан тыш, Изге Язмалар буенча фикер алышуны җанлы итәргә тырышыгыз. Урынлы булганда балаларны Изге Язмалар вакыйгаларын һәм тарихын кешеләр белән сурәтләп күрсәтергә сорагыз. Бу вакыйгалар кайда булган һәм анда нинди табигать икәнен аларга күз алдына китерергә ярдәм итегез. Бу яктан географик карталар һәм таблицалар ярдәм итә ала. Аз гына булса да фантазия куллансак, гаилә өйрәнүе җанлы һәм һәрберсе үзенчәлекле булачак. Ата-аналарга Йәһвә белән аларның үзара мөнәсәбәтләре яхшымы икәнен шулай ук сынарга кирәк. Алар үзләре Аллага ни дәрәҗәдә якын булсалар, шул ук дәрәҗәдә балаларына Аллага якын булырга ярдәм итә алалар (Икенчезаконлык 6:5—7).

8. Дога Аллага якынлашырга ничек ярдәм итә?

8 Аллага якынлашырга дога да ярдәм итә. Бер яшүсмер кыз берничек тә хәл итә алмаган: нәрсә сайларга — мәсихче юлын яисә аның карашларын кабул итмәгән иптәшләре белән аралашунымы (Якуп 4:4). Ул нәрсә эшләгән? «Тормышымда беренче тапкыр,— дип әйтә ул,— мин чын күңелдән Йәһвәгә дога кылдым һәм аңа үз тойгыларым турында сөйләдем». Күпмедер вакыт үткәннән соң, кыз җыелышта ачыктан-ачык сөйләшергә мөмкин булган дус тапкач, бу аның догасына җавап дип карар иткән. Йәһвә аны юнәлдерә икәнен сизеп, ул аның белән шәхси үзара мөнәсәбәтләр үстерә башлаган. Ата-аналар үз догаларының сыйфатларын үстереп, балаларына ярдәм итә алалар. Гаилә белән бердәмлектә дога кылганда ата-аналар үз йөрәкләренең серләрен әйтә алалар һәм шул чакта балалар аларның ата-аналарында Йәһвә белән дуслык бәйләнешләре бар икәнен аңлаячаклар.

Сабыр, ләкин үз карашларыгызга тугры булыгыз

9, 10. Буйсынмаучан исраиллеләр белән мөгамәлә итүдә Йәһвә озак вакыт сабыр булуның нинди үрнәген калдырган?

9 Хакыйкать юлыннан читкә китә башлаганда яшүсмер бәлкем, берүзе калырга тырышадыр яисә ата-аналарының рухи темаларга сөйләшергә тырышуларына каршы киләдер. Мондый авыр шартларда ата-аналар нәрсә эшли алалар? Йәһвә борынгы Исраилгә карата үзен ничек тоткан икәнен карап чыгыйк. Ул 900 елдан артык «үзсүзле» исраиллеләргә карата түземлелек белән кайнашкан һәм шуннан соң гына аларны үзләре сайлаган җинаять юлларында калдырган (Чыгыш 34:9; 2 Паралипоменон 36:17—21; Римлыларга 10:21). Исраиллеләр кабат-кабат «Алланы сынасалар» да, Йәһвә аларга карата мәрхәмәтле булган. Ул «Үз ачуын күп тапкыр баскан һәм барлык булган ярсуын ялкынландырмаган» (Мәдхия 77:38—42). Алла алар белән үзен бик яхшы тоткан. Яратучы ата-аналар Йәһвәгә охшарга тырышалар һәм балалар ата-аналарының аларга ярдәм итәргә тырышуларына шунда ук җавап кайтармасалар да, алар түземлек күрсәтәләр.

10 Озак вакыт сабыр булу — бу тик озак вакыт түзеп торырга гына дигәнне аңлатмый; бу бозык үзара мөнәсәбәтләрнең яхшыруына өмет саклауны аңлата. Озак вакыт сабыр булуда Йәһвә үрнәк биргән. Ул үзенең хәбәр итүчеләрен «кабат-кабат җибәреп» үзе беренче булып исраиллеләргә каршы адымнар ясаган. Исраиллеләр «Алладан җибәрелгән [кешеләрнең] өстеннән көлгән һәм Аның сүзләрен санга сукмаган» булсалар да, Йәһвә «Үз халкын җәлләгән» (2 Паралипоменон 36:15, 16). Ул исраиллеләрне: «Һәрберегез үзенең явыз юлыннан борылыгыз»,— дип чакырган (Йәрәми 25:4, 5). Ләкин шуның белән бергә Йәһвә үзенең гадел принципларын бозмаган. Исраиллеләргә Аллага «борылырга» һәм аның юлларына кайтырга кирәк булган.

11. Хакыйкать юлыннан читкә китә башлаган балалары белән ата-аналар ничек озак вакыт сабыр, әмма үз карашларында тугры була алалар?

11 Ата-аналар Йәһвәгә озак вакыт сабыр булуда һәм хакыйкать юлыннан читкә китә башлаган бала акылга килер дип өмет югалтмауда охшарга тырыша алалар. Ата-аналар өметсезләнмичә бала белән аралашуга һәрчакта да әзер булып торачаклар яисә аның белән беренче булып аралашуны башларлар. Гадел принципларда нык торып ата-аналар баланы хакыйкать юлына кайтырга «кабат-кабат» чакыра алалар.

Яше җитмәгән бала аралашудан мәхрүм ителгән чакта

12. Җыелыш белән аралашудан мәхрүм ителгән һәм ата-анасы белән бергә яшәүче яше җитмәгән балага карата ата-аналарның нинди җаваплылыклары бар?

12 Әйтик, әти-әнисе белән яшәүче һәм яше җитмәгән бала авыр гөнаһ эшләгән, тәүбә итми һәм аны җыелыш белән аралашудан мәхрүм иттеләр ди. Бу очракта нәрсә эшләргә? Бала ата-анасы белән яшәгәнгә күрә, алар аңа үгет-нәсихәт бирүдә һәм Алла Сүзе буенча өйрәтүдә элеккегечә җаваплы. Моны ничек эшләргә? (Гыйбрәтле хикәя 6:20—22; 29:17).

13. Ата-аналар гөнаһ эшләгән баланың йөрәгенә барып җитәрлек итеп ничек аңлатырга тырыша алалар?

13 Мөмкинлекләрнең берсе һәм иң яхшысы — бу Изге Язмаларны аның белән өйрәнгәндә аңа нәсыйхәт бирү һәм өйрәтү. Ата-аналарга бала күрсәткән кирелеккә игътибар итмәскә, ә баланың йөрәгендә нәрсә икәнен аңларга тырышырга кирәк. Аның рухи чиренең тулы масштабы нинди? (Гыйбрәтле хикәя 20:5). Ничек кенә булса да аның йөрәгенә барып җитәрлек итеп аңлатып буламы? Моның өчен Изге Язмаларның нинди шигырьләрен кулланып була? Рәсүл Паул безне мондый сүзләр белән ышандыра: «Алла сүзе исән һәм көчле һәм ике ягы да үткен булган һәрбер кылычтан да үткенрәк: ул җан һәм рухны бүлгәнче, буыннар һәм җелекләрне бүлгәнчегә кадәр үтеп керә һәм безнең йөрәкнең уйларын һәм ниятләрен белеп ала» (Еврейләргә 4:12). Ата-аналар балаларына син моннан ары гөнаһ эшләмә диюдән башка шактый күбрәкне эшли алалар. Тырышлык куеп алар дәвалану процессын башлавына һәм үсүенә ярдәм итә алалар.

14. Хата эшләгән балага Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне яңадан төзәтер өчен иң беренче итеп нәрсә эшләргә кирәк һәм шул яктан аның ата-анасы ничек ярдәм итә ала?

14 Хата эшләгән балага Йәһвә белән үз мөнәсәбәтләрен яңадан төзәтергә кирәк. Моның өчен аңа иң беренче итеп «тәүбә итәргә һәм [Аллага таба] борылырга» кирәк (Ап. эшләре 3:19; Исай 55:6, 7). Балаларына тәүбә итәргә ярдәм итәр өчен ата-аналарга «явызлык кичергәндә сабыр булырга», ә ул усал булса «юашлык белән үгет-нәсихәт бирергә» кирәк (2 Тимәтигә 2:24—26, ЯД). Аларга баланы Изге Язмалар буенча «фаш итәргә» кирәк. «Фаш итү» дип тәрҗемә ителгән борынгы Грек сүзен шулай ук «ышанучан мәгълүматлар бирү» дип тә тәрҗемә итеп була (Ачыш 3:19; Яхъя 16:8). Шулай итеп, баланы фаш итү — бу ул гөнаһ юлында торганы хакында ышанычлы дәлилләр китерү дигәнне аңлата. Әлбәттә, бу җиңел түгел. Мөмкин булган очракларда ата-аналар Изге Язмалар рөхсәт иткән барлык ысулларны кулланып, тыңламаучан баланың йөрәгенә өнди алалар. Аларга балаларына «явызлыкны күрәлмау һәм игелекне ярату» ничек мөһим икәнен аңларга ярдәм итәргә тырышырга кирәк (Амос 5:15). Бәлкем ул «Иблис тозагыннан азат булып аңына килер».

15. Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне яңадан төзәтүдә дога нинди роль уйный?

15 Догасыз Йәһвә белән мөнәсәбәтләрне яңадан төзәтү мөмкин түгел. Әлбәттә, элек җыелыш белән аралашкан, ә хәзер гөнаһ кылып, тәүбә итми торган кеше турында беркем дә «сорарга» тиеш түгел (1 Яхъя 5:16, 17; Йәрәми 7:16—20; Еврейләргә 10:26, 27). Ләкин барлыкка килгән шартларда үзләрен дөрес тотар өчен ата-аналар Йәһвәдән акыллылык сорый алалар (Якуп 1:5). Әгәр дә аралашудан мәхрүм ителгән бала тәүбә итүен күрсәтсә, әмма аның «Алла алдында сөйләү иреге» булмаса, ата-аналар, әгәр дә Йәһвә балаларының хатасын кичерергә нигез күрә икән, Алладан Аның нияте үтәлсен дип дога кыла алалар (1 Яхъя 3:21). Бәлкем, мондый догаларны ишетеп яшүсмер Йәһвәнең мәрхәмәтле Алла икәнен аңлар * (Чыгыш 34:6, 7; Якуп 5:16).

16. Аралашудан мәхрүм ителгән яшүсмернең гаилә әгъзаларына без ничек ярдәм итә алабыз?

16 Әгәр дә суга чумган яшүсмерне аралашудан мәхрүм итәләр икән, җыелыш әгъзаларыннан аның белән башка аралашмау көтелә (1 Коринфлыларга 5:11; 2 Яхъя 10, 11). Бу, бәлкем, яшүсмергә «аңына килергә» һәм саклык бирә торган Алла халкының җыелышына кире кайтырга ярдәм итәр (Лука 15:17). Ләкин бу яшүсмер кире кайта яисә юкмы — бәйсез, җыелыш әгъзалары аның гаиләсенә таяныч була алалар. Без барыбыз да аның гаилә әгъзаларына карата «кайгыларын уртаклашыр» һәм «тирән кызганучан» булыр өчен мөмкинлекләр эзли алабыз (1 Питер 3:8, 9ЯД).

Башкалар ничек ярдәм итә ала

17. Рухи яктан көчсезләнгән яшүсмергә ярдәм итәргә теләүче җыелыш әгъзаларына нәрсәне истә тотарга кирәк?

17 Ә мәсихче җыелышы белән аралашудан мәхрүм ителмәгән, ләкин иманда ныклыгын югалткан яшүсмергә ничек ярдәм итәргә? «Әгәр дә бер әгъза җәфа чигә икән,— дип язган рәсүл Паул,— аның белән бергә барлык әгъзалар да җәфа чигә» (1 Коринфлыларга 12:26). Җыелыш әгъзалары мондый яшүсмер белән актив кызыксына алалар. Әлбәттә, бик сак булырга кирәк, чөнки рухи яктан көчсез булган яшүсмер башка яшьтәшләренә начар тәэсир итә ала (Галатларга 5:7—9). Бер җыелышта рухи яктан көчсезләнгән яшүсмерләргә ярдәм итәргә теләгән зурлар изге ниятләрдән чыгып, популяр музыканы башкарыр өчен аларга бергә җыелырга тәкъдим иткәннәр. Яшүсмерләр бу чакыруны шатлык белән кабул иткәннәр. Бу кичләр аларга бик ошаган, ләкин алар шул хәтле бер-берсенә тәэсир иткәннәр, хәтта ахыр чиктә җыелыштан киткәннәр (1 Коринфлыларга 15:33; Яһүд 22, 23). Рухи яктан көчсезләнгән яшүсмергә дәваланыр өчен рухи җитәкчелексез кичләр түгел, ә рухилыкны яратырга ярдәм итүче аралашу кирәк *.

18. Гайсәнең кинаяле хикәясендәге юлдан язган улның атасына без ничек охшарга тырыша алабыз?

18 Җыелышны калдырган, ә соңыннан Патшалык Залына яисә конгресска килгән яшүсмернең тойгылары турында уйлап карагыз. Гайсәнең кинаяле хикәясендә ата үзенең юлдан язган улын шатлык белән каршы ала. Без дә бу яшүсмерне шундый ук шатлык белән каршы алырга тиеш түгелме? (Лука 15:18—20, 25—32). Җыелышны калдырган, әмма ләкин өлкә конгрессына килгән бер яшүсмер болай дип әйткән: «Минем кебек кешеләр белән монда берсе дә кызыксынмый дип уйлаган идем, ләкин кардәшләр минем янга киләләр һәм исәнләшәләр иде. Бу миңа нык тәэсир итте». Ул кабат Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм суга чумып алган.

Бирешмәгез

19, 20. Ни өчен юлдан язган балага карата уңай караш сакларга кирәк?

19 Юлдан язган балага «аңына килергә» ярдәм итәр өчен сабырлык кирәк; бу ата-аналар һәм башка кешеләр өчен дә бик җиңел булмаска мөмкин. Ләкин бирешмәгез. «Кайберәүләр Ходай үз вәгъдәләренең үтәлүен озакка суза дип санаса да, ул озакка сузмый, әмма беркемнең дә үлемен теләмичә, ә барысының да тәүбәгә килүен теләп, озак вакыт безгә түзә» (2 Питер 3:9). Изге Язмалар безне ышандыра: Йәһвә безнең тәүбә итүебезне һәм барыбызның да яшәвен тели. Йәһвә кешеләргә аның белән тынычлык мөнәсәтләрен корыр өчен мөмкинлек биреп үзе беренче адым ясаган (2 Коринфлыларга 5:18, 19). Аның сабырлыгы аркасында миллионлаган кеше «аңына килә» алды (Исай 2:2, 3).

20 Алай булгач, юлдан язган баласына «аңына килергә» ярдәм итәр өчен, ата-аналар Изге Язмаларның мөмкин булган чараларын кулланырга тиеш түгелме соң? Балагызга Йәһвәгә кире кайтырга ярдәм иткәндә, Аллага охшарга тырышып, озак вакыт сабырлык күрсәтегез. Изге Язмаларның принципларында нык торыгыз һәм Йәһвәгә ярдәм сорап дога кылып, ярату, гаделлелек вә акыллылык кебек аның сыйфатларын чагылдырырга тырышыгыз. Күп кенә үзсүзле фетнәчеләр Йәһвәнең кире кайтырга яратучан чакыруын инде кабул иттеләр. Бәлкем, юлдан язган сезнең улыгыз яисә кызыгыз Алланың саклык бирә торган җыелышына кире кайтыр (Лука 15:6, 7).

[Искәрмәләр]

^ 6 абз. Балаларны ничек өйрәтеп була икәнен «Күзәтү манарасы»ның (рус) 1999 ел, 1 июль санындагы 13—17 битләрен карагыз.

^ 15 абз. Яше җитмәгән бала турында догалар җыелыш очрашуларында әйтелмәячәк, чөнки башкаларга аралашудан мәхрүм ителгән кешенең шартлары бәлкем, билгеле түгелдер. («Күзәтү манарасы»ның (ингл.) 1979 ел 15 октябрь санының 31 битен карагыз.)

^ 17 абз. Конкрет тәкъдимнәрне «Уяныгыз» (ингл.) журналының 1979 ел 22 июнь санында, 13—16 битләрдә һәм 1996 ел 22 сентябрь (рус) санында, 21—23 битләрдә таба аласыз.

Сезнең исегездәме?

• Яшүсмернең җыелыштан китүенең төп сәбәбе еш кына нәрсәдә?

• Яшүсмергә Йәһвә белән шәхси мөнәсәбәтләр үстерер өчен ничек ярдәм итеп була?

• Юлдан язган балага ярдәм иткәндә ата-аналарга озак вакыт сабыр, әмма үз карашларына тугры булу ни өчен кирәк?

• Җыелыш әгъзалары юлдан язган балага кире кайтырга ничек ярдәм итә алалар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Йәһвә белән якын мөнәсәбәтләр үстерер өчен Алла Сүзен уку мөһим.

[25 биттәге иллюстрация]

Ата-аналарының чын күңелдән әйтелгән догалары балаларына алар Йәһвә белән бик якын икәнен аңларга ярдәм итә алалар.

[26 биттәге иллюстрация]

Юлдан язган бала «аңына килгәч», аны шатлык белән кабул итегез.

[28 биттәге иллюстрация]

Балага Йәһвә янына кире кайтырга ярдәм итәр өчен конкрет адымнар ясагыз.