Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Миннән өйрәнегез»

«Миннән өйрәнегез»

«Миннән өйрәнегез»

«Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык [«көч», ЯД] табарсыз» (МАТТАЙ 11:29).

1. Гайсәдән өйрәнү ни өчен рәхәт һәм ни өчен бу тормышны баета?

ГАЙСӘ МӘСИХ һәрчакта да тиешенчә уйлаган, өйрәткән һәм эшләгән. Аның җирдәге яшәве озак булмаган, ләкин ул зур шатлык һәм канәгатьлек китерүче эш белән шөгыльләнгән һәм бәхетле булган. Гайсә шәкертләр җыйган һәм аларны Аллага гыйбадәт кылырга, кешеләрне яратырга һәм бу дөньяны җиңәргә өйрәткән (Яхъя 16:33). Ул кешеләрнең йөрәкләренә өмет биргән һәм «Яхшы хәбәр аркылы тормыш вә үлемсезлеккә ирешә алырлык иткән» (2 Тимутегә 1:10). Әгәр дә сез аның шәкертләре арасында икән, сезнең исәпләвегез буенча аның шәкерте булу нәрсәне аңлата? Без Гайсәнең үз шәкертләре турында нәрсә әйткәнен карап чыкканнан соң, үз тормышыбызны ничек баетырга була икәнен беләчәкбез. Моның өчен аның карашларын үзләштерергә һәм берничә төп принциплар буенча барырга кирәк (Маттай 10:24, 25; Лүк 14:26, 27; Яхъя 8:31, 32; 13:35; 15:8).

2, 3. а) Гайсәнең шәкерте булу нәрсәне аңлата? б) Мин кемнең шәкерте булдым дип үзеңнән сорау ни өчен мөһим?

2 Мәсихче Грек Язмаларында «шәкерт» дип тәрҗемә ителгән сүз күбесенчә берәр нәрсәгә үз уйларын юнәлдергән кешегә яисә укыган кешегә күрсәтә. Моңа охшаш сүз бу мәкаләнең кереш өлешендәге шигырьдә, Маттай 11:29 да очрый: «Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз». Әйе, шәкерт — ул өйрәнүче кеше. Инҗилнең беренче дүрт китабында, гадәттә, Гайсәнең артыннан тугры барган кешеләр шәкертләр дип атала. Алар ул вәгазьләгәндә аның белән бергә йөргәннәр һәм Гайсә аларга үгет-нәсихәт биргән. Гайсәнең тәгълиматлары белән тик ризалашучы гына кешеләр дә булган, алар моны кайчакта хәтта яшергәннәр дә (Лүк 6:17; Яхъя 19:38). Инҗилдә «Яхъяның һәм фарисейләрнең шәкертләре» турында да әйтелә (Марк 2:18). Гайсә үз шәкертләренә «фарисейләр... тәгълиматыннан сакланырга» кушканга күрә, без үз-үзебездән сорый алабыз: ә мин кемнең шәкерте булдым? (Маттай 16:12).

3 Әгәр дә без Гайсә шәкерте икән, әгәр дә без аннан өйрәнгәнбез икән, башкалар безнең белән бергә булганда рухи яктан көч алырга тиешләр. Алар безнең тагын да юашрак һәм тагын да басынкырак булуыбызны күрергә тиешләр. Әгәр дә без эштә җитәкчелек вазифасын үтибез, әгәр дә безнең балалар бар икән яисә мәсихчеләр җыелышында көтүчеләр йөкләмәсен үтибез икән, безнең кайгыртуыбызга тапшырылган кешеләр, без алар белән Гайсә кебек мөгамәлә иткәнебезне сизәләрме?

Ничек Гайсә кешеләр белән мөгамәлә иткән

4, 5. а) Авырлыклар кичергән кешеләр белән Гайсә ничек мөгамәлә иткәнен ни өчен белергә җиңел? б) Гайсә фарисей йортында ашаганда нинди вакыйга булган?

4 Безгә Гайсә кешеләр, аеруча җитди авырлыклары булганнар белән ничек мөгамәлә иткәнен белергә кирәк. Моны белү авыр түгел, чөнки Изге Язмаларда Гайсәнең кешеләр белән һәм шул ук санда авырлыклары булганнар белән ничек мөгамәлә иткәнен күрсәтүче күп очраклар китерелә. Моңа охшаш авырлыклар белән очрашкан кешеләргә дин җитәкчеләре, аерым алганда, фарисейләр ничек мөгамәлә иткәннәренә игътибар итик. Гайсәне һәм фарисейләрне чагыштыру безгә бик кыйммәтле белемнәр бирәчәк.

5 Безнең эраның 31 елында, Гайсә Гәлиләя җирләрендә вәгазьләгәндә «фарисейләрнең берсе Гайсәне ашка чакырды». Гайсә чакыруны кабул иткән. «Гайсә, фарисейнең өенә кереп, табын янына утырды. Шул шәһәрдә яшәүче гөнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей өендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып, шул йортка килде. Ул Гайсәнең артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сөртеп, Аның аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлады» (Лүк 7:36—38).

6. «Гөнаһлы» хатын-кыз фарисей йортына ничек керә алган?

6 Бу вакыйганы күз алдыгызга китерә аласызмы? Бер белешмәлектә: «Мохтаҗлыкта яшәүче кешеләргә мондый сыйлану ашына ризык калдыкларын алыр өчен килергә рөхсәт ителгән гореф-гадәт булган һәм (37 нче шигырьдә әйтелгән) хатын-кыз шуны кулланган»,— дип әйтелә. Бәлкем, моның белән берәр кешенең чакырусыз өйгә керүе аңлатыладыр. Бу хатыннан башка да ашаудан соң калган ризык калдыкларын алырга теләүчеләр булганын истә тотарга кирәк. Ләкин бу хатын үзен гадәттән тыш тоткан: ул ерактан гына күзәтеп, ашап бетергәннәрен көтмәгән. Инҗилдә ул «гөнаһлы» һәм өстәвенә шул хәтле танылган булуы белән дан алган ки, хәтта Гайсә дә аның «гөнаһлары күп» икәнен белгән дип әйтелә (Лүк 7:47).

7, 8. а) Лүк 7:36—38 дә сурәтләнгәнгә охшаш шартларда сез үзегезне ничек тотар идегез? б) Симон нәрсә эшләгән?

7 Гайсә урынында үзегезне күз алдыгызга китерегез. Бу вакыйгага сез ничек мөгамәлә итәр идегез? Бу хатын сезнең яныгызга килсә, сез үзегезне уңайсыз хис итәр идегезме? Сездә нинди хисләр туар иде? (Лүк 7:45). Бәлкем җирәнү, куркудыр?

8 Әгәр дә кунаклар арасында булсагыз, сез фарисей Симон кебек уйлар идегезме? «Гайсәне ашка чакырган фарисей моны күреп: „Әгәр ул пәйгамбәр булса, үзенә кагылучы хатынның нинди икәнлеген белер иде. Ул бит гөнаһлы хатын“,— дип уйлады» (Лүк 7:39). Гайсәнең исә кешеләргә карата тирән кызгану хисе гадәтендә булган. Ул бу хатынның хәленең бөтен авырлыгын күргән һәм аның өметсезлеккә бирелгәнен аңлаган. Изге Язмаларда ничек бу хатын гөнаһлы тормыш алып бара башлаган икәне ачыкланмый. Әгәр дә ул чыннан да фахишә булган икән, бу шәһәрдә яшәүче ир-атлар, диндар яһүдиләр, аңа үзгәрергә ярдәм итмәгәннәр, күрәсең.

9. Гайсә үзен ничек тоткан һәм шуның нәтиҗәсендә нәрсә бәлкем булган?

9 Гайсә исә бу хатынга ярдәм итәргә теләгән. Ул аңа: «Гөнаһларың кичерелде»,— дип әйткән. Һәм: «Ышануың сине коткарды, имин йөр»,— дип өстәгән (Лүк 7:48—50). Моның белән хикәя тәмамлана. Кемдер, Гайсә бу хатын өчен бик күп эшләмәгән, дип тә әйтергә мөмкин. Хатынга фатиха биреп, Гайсә асылда, аңа китә ала икәнен аңлаткан. Сез, бәлкем, аннан соң бу хатын үзенең әхлаксыз тормышына кайткан дип уйлагансыздыр? Бу бик ачык билгеле түгел, ләкин Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрдә аннары нәрсә әйтелгәненә игътибар итик. Анда «Гайсә шәһәрләр һәм авыллар буйлап Аллаһы Патшалыгы хакындагы Яхшы хәбәрне сөйләп йөрде» дип әйтелә. Лүк шулай ук Гайсә һәм аның шәкертләре белән бергә «хатын-кызларның берничәсе» булган һәм алар «Гайсәгә һәм Аның шәкертләренә үзләре хисабына ярдәм итәләр иде» дип хәбәр итә. Саф вөҗдан белән диндар яши башлап, тормышын максатчан итеп һәм Аллага карата күпкә тирәнрәк ярату үстереп, тәүбә иткән теге рәхмәтле хатын алар белән бергә йөргән дип уйлау дөрес булырга мөмкин (Лүк 8:1—3).

Гайсә һәм фарисейләр арасындагы аерма

10. Симон өендәге хатын-кыз һәм Гайсә турындагы хикәя турында уйлау ни өчен файдалы?

10 Бу тәэсирле хикәядән без нәрсәгә өйрәнәбез? Һичшиксез, ул безне ваемсыз калдыра алмый. Сез Симон йортында булсагыз, үзегезне ничек хис итәр идегез? Үзегезне Гайсә кебек тотар идегезме? Яисә сездә теге фарисейнең тойгыларын аз гына искә төшерә торган тойгылар барлыкка килер идеме? Гайсә Алла Улы булган һәм без нәкъ аның тәртибе буенча һәм нәкъ аның тойгыларын кичерә алмыйбыз. Ләкин икенче яктан, безнең Симон фарисейгә охшыйсыбыз килмәс иде. Фарисейләргә охшаш булу беркемгә дә ошамый.

11. Ни өчен без фарисейләргә охшаш булырга теләмибез?

11 Изге Язмаларга нигезләнгән һәм аңа нигезләнмәгән хәбәрләрне карап чыгып, без шундый нәтиҗәгә киләбез: фарисейләр үзләре турында бик югары фикердә булганнар һәм үзләрен игелек күрсәтүчеләр һәм милли җитәкчеләр дип санаганнар. Аларны Алла Кануны ачык һәм аңларлык икәне канәгатьләндермәгән. Аларга Канун бик конкрет түгел дип күренгәндә, алар, вөҗданың кушканча эш итмәс өчен, бу яисә икенче әмерләрне ничек кулланырга икәнен җентекләп язып, кимчелекләр булып күренгән урыннарны тутырырга тырышканнар. Дин җитәкчеләре тормышның һәрбер очраклары өчен, хәтта вак-төякләре өчен дә, күрсәтмәләр язарга тырышканнар *.

12. Фарисейләр үзләре турында нинди фикер йөрткәннәр?

12 Беренче гасырның борынгы яһүди тарихчысы Иосиф Флавий эшләреннән фарисейләр үзләрен игелекле, мәрхәмәтле, гадел һәм гомумән халык укытучылары роленә бик тә ярый дип санаганнары күренә. Һичшиксез, фарисейләрнең кайберләре бу идеалдан бик ерак булмаганнар. Никәдимне искә төшереп була (Яхъя 3:1, 2; 7:50, 51). Вакыт узу белән аларның кайберләре мәсихче юлына басканнар (Рәсүлләр 15:5). Рәсүл Паул кайбер яһүдиләр шул ук санда фарисейләр турында болай дип язган: «Алар үзләрен ихлас күңелдән Аллаһыга багышлаганнар, әмма бу хак белемгә нигезләнмәгән» (Римлыларга 10:2). Ләкин Инҗилнең беренче дүрт китабында аларны гади халык ничек күргән, алар шулай күрсәтелгәннәр: горур, тәкәббер, үз-үзләре белән канәгать, бәйләнүчән, тәнкыйтьчел һәм башкаларны бернәрсәгә дә санамаган кешеләр.

Гайсәнең карашы

13. Фарисейләр турында Гайсә нәрсә уйлаган?

13 Гайсә канунчыларны һәм фарисейләрне икейөзлелек өчен бик каты хөкем иткән: «Алар кешеләр җилкәсенә авыр йөкләр салалар, ә үзләре бармаклары белән дә кыймылдатырга теләмиләр». Әйе, халык өстенә салынган йөк авыр булган, ә аңа кидерелгән камыт авырттырган. Гайсә тагын да ераграк барган һәм аларны «ахмаклар» дип атаган. Ахмак кеше тирә яктагы кешеләр өчен куркыныч. Гайсә канунчыларны һәм фарисейләрне «сукыр юлбашчылар» дип атаган һәм алар «канундагы иң мөһим нәрсәне: гаделлекне, шәфкатьлекне һәм тугрылыкны читтә калдырганнар» дип әйткән. Берәр кеше Гайсә аны фарисейләргә охшашлы дип санаганын теләр идеме? (Маттай 23:1—4, 16, 17, 23).

14, 15. а) Гайсәнең Маттай Леви белән мөгамәлә итүен карап чыгып фарисейләр турында без нәрсә беләбез? б) Бу хикәядән без нинди мөһим үрнәкләр үзебез өчен ала алабыз?

14 Инҗилнең беренче дүрт китабын укыган барлык кешеләр диярлек фарисейләрнең күпчелегенең тәнкыйтьчел карашына игътибар итәләр. Гайсә салым җыючы Леви Маттайны аның шәкерте булырга чакырганнан соң, Леви аның өчен зур мәҗлес җыйган. Инҗилдә: «Фарисейләр һәм аларның төркеменнән булган канунчылар, ачуланып, Гайсәнең шәкертләренә: „Ни өчен сез салым җыючылар белән, гөнаһлылар белән бергә ашап-эчеп утырасыз?“ — диделәр. Гайсә аларга: „...Мин тәкъваларны түгел, ә гөнаһлыларны тәүбәгә чакырырга дип килдем“,— дип җавап биргән» (Лүк 5:27—32).

15 Леви тагын бер хакыйкатьне аңлаган, Гайсә аны шул кичәдә болай дип белдергән: «Барыгыз һәм „Мин корбанны түгел, шәфкатьлекне телим“ дигән сүзләрнең мәгънәсен өйрәнегез» (Маттай 9:13). Фарисейләр борынгы яһүди пәйгамбәрләренең язмаларына ышанабыз дип әйтсәләр дә, алар Осия 6:6 да әйтелгәнне тотмаганнар. Алар хәтта ачыктан-ачык ялгышсалар да, ничек булса да гореф-гадәтләргә тугры булып калырга тырышканнар. Безнең һәрберебез үз-үзеннән сорарга тиеш: мин шәхси фикер йөртүне яисә бу я башка сораулар чишүдә гадәттәге карашны чагылдыра торган кагыйдәләрне яклаучы репутациясенә ия булмадыммы? Яисә мине иң беренче мәрхәмәтле һәм гадел кеше итеп беләләрме?

16. Фарисейләр нинди кагыйдә буенча яшәгәннәр һәм аларга охшаш булмас өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

16 Фарисейләрнең төп кагыйдәләре: бәйләнү, бәйләнү һәм тагын бер тапкыр бәйләнү булган. Алар, чын яисә уйланма, иң кечкенә хаталарны эзләп тапканнар. Кешеләр үз хаталары турында алардан һәрчакта шелтәләүләр һәм искә төшерүләр көткәннәр. Фарисейләр бернәрсә диярлек тормаган бөтнек, укроп һәм ак әнис кебек үләннәрнең уннан бер өлешен түләүләре белән горурланганнар. Аларның киемнәрендә үзләрен диндар итеп күрсәтергә теләүләре күренгән һәм алар халык өстеннән хакимлек итәргә тырышканнар. Әгәр дә без эшләребезнең Гайсә үрнәге белән туры килүен телибез икән, без, әлбәттә, башкаларда кимчелекләр эзләү һәм аларга басым ясау гадәтеннән качарга тиешбез.

Гайсәнең проблемаларга карашы нинди булган?

17—19. а) Авыр нәтиҗәләргә китерә алучы ситуациядә Гайсә ничек мөгамәлә иткән? б) Ситуацияне нәрсә күңелсез һәм киеренке иткән? в) Гайсә янына хатын-кыз якынлашканда сез аның янында булсагыз, үзегезне ничек тотар идегез?

17 Гайсә проблемаларга фарисейләрчә карамаган. Бик авыр нәтиҗәләргә китерә алган хәлдә Гайсә үзен менә ничек тоткан. Бу вакыйга 12 ел буе кан китүдән җәфаланган бер хатын белән бәйле. Бу турыда Лүк 8:42—48 дә әйтелә.

18 Марк бәян иткән Яхшы Хәбәрдә бу хатын-кыз «куркуыннан калтырап төшкән» иде дип әйтелә (Марк 5:33). Ни өчен? Һичшиксез ул Алла Канунын бозган һәм бу турыда үзе белгәнгә күрә. Левит 15:25—28 буенча, чиктән тыш озакка сузылган кан китүдән газапланган хатын-кыз авыруның бөтен вакытында һәм беткәннән соң бер атна узгач та пычрак булып кала. Ул кагылган бар әйберләр һәм кешеләр мәсхәрә ителәләр. Ә Гайсә янына килер өчен бу хатынга кешеләр арасыннан үтәргә кирәк булган. Ике мең ел үткәннән соң да бу турыда укыганда, без бу хатын-кызга карата кызгану кичерәбез.

19 Әгәр дә сез анда булсагыз, бу вакыйганы ничек бәяләр идегез? Нәрсә әйтер идегез? Гайсә бу хатын белән мәрхәмәтле мөгамәлә иткәнен, игътибарлылык һәм теләктәшлек күрсәткәнен һәм бу хатынга ул уңайсызлыклар китерә алыр дип хәтта сиздермәгәнен билгелик (Марк 5:34).

20. Әгәр дә Левит 15:25—27 дә язылган сүзләрне үтәргә кирәк булса, без нинди катлаулы ситуция белән очрашкан булыр идек?

20 Бу вакыйга безне нәрсәгә өйрәтә? Әйтик, син өлкән булып мәсихчеләр җыелышында хезмәт итәсең ди. Шулай ук Левит 15:25—27 дә язылган таләп хәзерге мәсихчеләр өчен дә дөрес ди һәм өметсез хәлдә һәм үзен беркемгә дә кирәкмәс итеп хис иткән мәсихче хатын бу законны бозган ди. Син моңа ничек карар идең? Барысы алдында аны хөкем итеп син аны мыскыл итәр идеңме? «Юк, һич тә! — дип әйтерсең син.— Мин Гайсә үрнәгенә иярер идем һәм игелек, ярату, игътибарлылык һәм теләктәшлек күрсәтергә тырышыр идем». Ярар, бик әйбәт. Гайсәгә охшарга тырышып, моны үз тәртибеңдә генә күрсәтәсе кала.

21. Гайсә кешеләрне Канунга карата нәрсәгә өйрәткән?

21 Гайсә янында кешеләр үзләренә көч кергәнен сизгәннәр, аның белән булу дәртләндергән һәм рухларын күтәргән. Әгәр дә Алланың законнары бер мәгънәле булса, аларны шулай ук бер мәгънәдә генә аңларга да кирәк булган. Ә алар гомуми характер йөртсәләр, бу очракта үз вөҗданың буенча эш итәргә кирәк булган һәм моның белән үз карарларыңда Аллага карата ярату күрсәтергә мөмкинлек туган. Канунның чикләре бик тыгыз булмаган (Марк 2:27, 28). Алла үз халкын яраткан, аның иминлегенә ярдәм иткән һәм үзенең ялгышкан барлык хезмәтчеләренә мәрхәмәт күрсәтергә әзер булган. Гайсә дә шундый ук булган (Яхъя 14:9).

Гайсә тәгълиматларының җимешләре

22. Гайсәдән өйрәнгән кешеләрдә нинди фикер йөртү барлыкка килгән?

22 Гайсәне тыңлаган һәм аның шәкертләре булган кешеләр аның сүзләренең дөреслегенә үзләре ышанганнар: «Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» (Маттай 11:30). Алар үзләрен беркайчан да авыр йөк күтәреп йөргән кешеләр итеп хис итмәгәннәр, аларны һәрчакта да тыеп торалар яисә лекцияләр укыйлар кебек тойгылар аларда тумаган. Алар үзләрен иркен һәм бәхетле тойганнар һәм аларның Алла һәм бер-берсе белән мөнәсәбәтләре нык булган (Маттай 7:1—5; Лүк 9:49, 50). Алар Гайсәдән өйрәнгәннәр: рухи җитәкче булу башкаларга көч бирү, уйларыңның һәм йөрәгеңнең басынкылыгын күрсәтү дигәнне аңлата (1 Көринтлеләргә 16:17, 18; Филиппуйлыларга 2:3).

23. Гайсә белән аралашып шәкертләр нинди мөһим үрнәк үзләштергәннәр һәм алар нинди нәтиҗәләргә килгәннәр?

23 Моннан тыш күп кешеләр Мәсих белән бердәмлектә калу һәм ул күрсәткән рухны үзләштерү ни дәрәҗәдә мөһим икәнен аңлаганнар. Ул шәкертләренә болай дип әйткән: «Атам мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз. Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз» (Яхъя 15:9, 10). Аллага хезмәт итүдә тагын да уңышлырак булыр өчен шәкертләргә Гайсәдән өйрәнгәнне тырышып үтәргә кирәк булган. Бу искиткеч яхшы хәбәр вәгазьләүгә дә, кеше өйрәтүгә дә һәм шулай ук якыннар һәм дуслар белән аралашуга да кагыла. Мәсихчеләр кардәшлеге үскән һәм яңа җыелышлар оештырылган саен шәкертләргә үзләрен Гайсә кебек тотарга кирәк икәнен үз исләренә кабат-кабат төшерергә кирәк булган. Гайсәнең өйрәткәне хакыйкать булган һәм аның тормыш рәвеше аңа иярүгә иң югары дәрәҗәдә лаеклы (Яхъя 14:6; Эфеслеләргә 4:20, 21).

24. Гайсә мисалын карап чыкканнан соң, безгә нәрсәне күңелебезгә салырга кирәк?

24 Без карап чыккан материал турында уйлаганда, сезгә кайсы якларыгызны үзгәртергә кирәк икәнен күрәсезме? Гайсә тиешенчә уйлаган, өйрәткән һәм эшләгән белән сез ризамы? Алай булса алга! Безгә мөрәҗәгать итеп Гайсә мондый дәртләндерүче сүзләр әйткән: «Әгәр дә моны беләсез һәм үтисез икән — сез бәхетле» (Яхъя 13:17, ЯД).

[Искәрмә]

^ 11 абз. «[Гайсә һәм фарисейләр арасындагы] аерманың асылы Алланы капма-каршы күрү яктылыгында аңлашыла. Фарисейләр өчен Алла — бу беренче чиратта таләпләр куючы. Гайсә өчен Алла иң элек мәрхәмәтле һәм кайгыртучанлык белән тулган. Фарисей әлбәттә, Алланың игелеген һәм яратуын кире какмый, ләкин аның аңлавынча бу сыйфатлар Алланың кешеләргә Тәүрат [Канун] бирүендә һәм бу Канунда үтәргә мөмкин булган таләпләрне сурәтләвендә тупланган. [...] Фарисей фикере буенча, сөйләм гореф-гадәтләрен аның закон аңлату кагыйдәләре белән үтәп, кеше Тәүраттә язылганнарны үтәячәк. [...] Гайсә Алланы һәм якын кешене яратырга дигән әмерне (Маттай 22:34—40) фарисейләрнең законны авторитет аңлавына кадәр югары иткән һәм сөйләм гореф-гадәтләрен кире каккан... һәм боларның барысы законны ничек кирәк шулай аңлаткан фарисейләр белән конфликтка китергән» («The New International Dictionary of New Testament Theology»).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Гайсә шәкерте булу сезнең өчен нәрсәне аңлата?

• Гайсә кешеләр белән ничек мөгамәлә иткән?

• Гайсәнең өйрәтү ысулларыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

• Фарисейләр һәм Гайсә арасында нинди аерма бар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[16 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә һәм фарисейләрнең кешеләргә карата мөгамәлә итүләре ничек соң аерылып торган!