Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сыйныфсыз җәмгыятьнең булуы мөмкинме?

Сыйныфсыз җәмгыятьнең булуы мөмкинме?

Сыйныфсыз җәмгыятьнең булуы мөмкинме?

КУШМА ШТАТЛАРНЫҢ икенче президенты Джон Адамс бер тарихи документка кул куйган кешеләрнең берсе булган. Бу документ — АКШның бәйсезлек Декларациясе һәм анда мондый сүзләр бар: «Без менә бу хакыйкатьләрне: барлык кешеләр дә тигез хокуклы итеп барлыкка китерелгән икәнен... үзеннән-үзләре аңлашыла дип саныйбыз». Шулай да Джон Адамс кешеләрнең чынлыкта тигез хокуклы булуларына шикләнгән, чөнки мондый сүзләр язган: «Кеше табигатенең төзелешендә җан белән тәннең тиң булмавы Зур Кодрәтле Алла тарафыннан шул хәтле расланган ки, хәтта бернинди дә оста тырышулар һәм бернинди дә политика белән аларны юк итеп булмый». Джон Адамстан аермалы буларак, Британиянең тарихчысы Герберт Уэллс күз алдына эгалитар җәмгыятьне китерә алган. Аның нигезендә өч әйбер торган: бердәм, әмма саф һәм мәсхәрәләнмәгән дин, гомуми мәгариф һәм кораллы көчләрнең юк булуы.

Кешелек тарихында Г. Уэллс сурәтләгән эгалитар җәмгыяте булмаган әле. Кешеләр арасында бер дә тиңлек юк, ә сыйнфый аермалык җәмгыятьнең аерылгысыз үзенчәлеге булып кала. Сыйнфый бүленү гомумән җәмгыятькә берәр нинди файда китергәнме соң? Юк. Сыйнфый системалар көнләшү, нәфрәт, җәфа чигүләр һәм бертуктаусыз кан түгүләрне барлыкка китереп кешеләрне аералар. Африка, Австралия һәм Төньяк Америкада бер вакыт шундый популяр булган ак шовенизм төсле тәнле кешеләргә күп кайгы-хәсрәтләр китергән һәм Вандимен җирендәге (бүгенге Тасмания) аборигеннарга карата геноцидның сәбәбе булган. Европада яһүдиләрне түбән милләт дип санаганнар һәм бу Холокостка китергән. Аристократияның чиксез байлык җыюы, ә яшәүче халыкның ярлы һәм урта катламнары арасында канәгатьсезлек үсүе XVIII гасырда Франция революциясенә һәм ХХ гасырда Россиядә Октябрь революциясенә китергән.

Борынгы акыл иясе: «Кеше өстеннән кеше аның зыяны өчен хакимлек итә»,— дип язган (Вәгазьче 8:9). Сүз аерым кешеләр яисә сыйныфлар турында барамы, моңа карамастан бу сүзләр хак. Кешеләрнең бер төркеме икенче төркем өстеннән үзен югары куйганда, бу котылгысыз кайгыга һәм җәфа чигүгә китерә.

Алла алдында барлык кешеләр дә бер

Табигать буенча кешеләрнең кайбер төркемнәре башкалардан өстенрәк икәне дөресме? Алла карашы буенча: юк. Изге Язмаларда: «Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте»,— дип әйтелә (Рәсүлләр 17:26). Моннан тыш, Барлыкка Китерүче «князьләрнең йөзенә дә карамый, байны да ярлыдан яхшырак күрми, чөнки алар барысы Аның кулының эшләре» (Әюп 34:19). Барлык кешеләр дә бер кешедән барлыкка китерелгән һәм барысы да Алла алдында тиң итеп тудырылган.

Үлгәннән соң кешеләрнең өстен булу теләкләре юк була икәнен онытмаска кирәк. Ләкин борынгы мисырлылар алай дип уйламаганнар. Фиргавен үлгәннән соң, ул хакимлек һәм өстенлек итүче буларак «теге дөньяда» кыйммәтле әйберләр белән куллансын өчен, аларны аның каберенә салганнар. Ләкин ул алар белән кулланганмы? Юк. Ахыр чиктә бу кыйммәтле әйберләр мародерларның кулларына эләккән һәм бүгенге көнгә кадәр сакланып калган күп әйберләр музейларда күрсәтелә.

Фиргавен үле булганга күрә, бу кыйммәтле әйберләр аңа инде кирәк булмаган. Үлгәннән соң кешеләр югары яисә түбән сыйныфларга, бай яисә ярлыларга бүленмиләр. Изге Язмаларда: «Акыл ияләре дә наданнар кебек үк үләләр, һәм мәгънәсезләр дә һәлак булалар... ул [кеше] үлә торган хайваннарга охшап калыр»,— дип әйтелә (Мәдхия 48:11, 13). Кем генә без булмасак та — патшамы яисә колмы — бу Алла тарафыннан рухландырылган сүзләр безнең барыбызга да карата дөрес: «Үлеләр бернәрсә дә белмиләр; үлеләр өчен инде дөньяда аласы әҗер юк... Син керәчәк кабердә эш тә, уй-ният тә, белем дә, акыллылык та юк» (Вәгазьче 9:5, 10).

Туганда да, үлгәндә дә Алла алдында без барыбыз да бер. Яшәү шундый кыска булганда берәүләрне икенчеләр өстеннән югары кую никадәр соң файдасыз!

Сыйныфсыз җәмгыятьнең ничек булуы мөмкин?

Әмма ләкин сыйныфлар җәмгыятьтәге әһәмиятлелеген берәр вакыт югалтачагына өмет бармы соң? Әйе бар. Гайсә Мәсих 2 000 гә якын ел элек җирдә булганда мондый җәмгыять өчен нигез салган. Гайсә аңа «иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен» үз тормышын йолым сыйфатында барлык иман итүчеләр өчен биргән (Яхъя 3:16).

Гайсә Мәсих аның шәкертләре бер-берсе өстеннән күтәрелергә тиеш түгел икәнен күрсәтер өчен болай дип әйткән: «Ә сезне „остаз“ дип атамасыннар, чөнки сезнең тик бер Остазыгыз бар һәм сез бер-берегезгә туганнар. Җирдә „ата“ дип беркемне дә атамагыз — сезнең тик бер Күктәге Атагыз бар. Сезне „нәсыйхәтче“ дип тә атамасыннар, чөнки сезнең бердәнбер Нәсыйхәтчегез — Мәсих. Ә арагыздагы иң бөеге сезнең өчен хезмәтче булсын. Үзен-үзе күтәрүчене Аллаһы түбәнсетер, ә үзен түбәнсеткәнне Аллаһы күтәрер» (Маттай 23:8—12). Гайсә артыннан бөтен тугры баручылар Алла алдында бер.

Мәсихнең беренче шәкертләре тигез хокук принцибын тотканнармы соң? Аның тәгълиматларының мәгънәсен аңлаганнар бу принципны тотканнар. Иман итүче буларак алар үзләрен тигез хокуклы дип санаганнар һәм бер-берсен «кардәшләр» дип атаганнар (Филимунга 1, 7, 20ЯД). Беркем дә үзен башкалардан яхшырак дип санарга дәртләнелмәгән. Петернең үзе турында икенче хатында нәрсә язганына игътибар итегез: «Гайсә Мәсихнең колы вә рәсүле Шимун Петердән — Аллаһыбыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсихнең хаклыгы аша кыйммәтле иманны безнең белән бер дәрәҗәдә кабул иткәннәргә» (2 Петер 1:1). Петергә Гайсә үзе үгет-нәсихәт биргән һәм рәсүл буларак үз җыелышында бик җаваплы вазифаны үтәгән. Ләкин ул үзен кол дип атаган һәм башка мәсихчеләрнең дә аның белән бер дәрәҗәдә иманлы булуларын таныган.

Кайбер кешеләр, борынгы заманнарда Алла Исраил халкын аерып куйганга күрә, тигез хокук идеалы каршылыклы дип әйтергә мөмкин (Чыгыш 19:5, 6). Кемдер монда раса өстенлеге чагыла дип тә әйтергә мөмкин, ләкин бу алай түгел. Исраиллеләрдә, Ибраһим буыннары буларак, Алла белән махсус мөнәсәбәтләр булганы дөрес һәм ул алар аша үз ачылышларын бирер өчен аларны канал сыйфатында кулланган (Римлыларга 3:1, 2). Ләкин исраиллеләр белән мондый мөнәсәбәтләрнең максаты аларны югары күтәрү булмаган. Моның белән Алла бөтен халыкларга фатихалар китерергә теләгән (Яшәеш 22:18; Гәләтиялеләргә 3:8).

Исраиллеләрнең күпчелеге үз аталары Ибраһимга аның иманында охшарга тырышмаганнар. Алар Аллага тугры булмаганнар һәм аның Улын, Мәсихне кире какканнар. Шуның өчен Алла аларны кире каккан (Маттай 21:43). Ләкин алар аркасында юаш кешеләр вәгъдә ителгән фатихаларга өметтән мәхрүм ителмәгәннәр. Утыз өченче елның Уңыш бәйрәмендә мәсихчеләр җыелышы барлыкка килгән. Бу изге рух белән майланган мәсихчеләрнең җыелышы «Алла Исраиле» дигән исем алган һәм аның аша вәгъдә ителгән фатихалар килә торган канал булган (Гәләтиялеләргә 6:16).

Бу җыелышның кайберләрен тигез хокук принцибына өйрәтергә туры килгән. Мәсәлән, Ягъкуб ярлы имандашларга караганда бай имандашларга күбрәк хөрмәт күрсәткәннәргә киңәш биргән (Ягъкуб 2:1—4). Мондый мөнәсәбәт дөрес булмаган. Рәсүл Паул мәҗүсиләрдән булган мәсихчеләр яһүди мәсихчеләрдән һич тә түбәнрәк түгел икәнен, ә хатын-кызлар ир-атлардан һич тә түбәнрәк түгел икәнен күрсәткән. Ул болай дип язган: «Гайсә Мәсихкә иман аша сез барыгыз да — Алла балалары. Чөнки суга чуму йоласын үтәп, сез Мәсих белән берләшкәнсез икән, димәк, Мәсихне „кигәнсез“. Шуңа күрә, яһүд белән грек, кол белән хөр, ир-ат белән хатын-кыз арасында аерма юк, чөнки сез барыгыз да Мәсих Гайсәдә бер» (Гәләтиялеләргә 3:26—28).

Хәзерге сыйныфсыз җәмгыять

Бүген Йәһвә Шаһитләре Изге Язмаларның югары нормалары буенча яшәргә омтылалар. Алар Алла алдында иҗтимагый сыйныфлар мәгънәсезлек икәнен таныйлар. Шуңа күрә алар арасында руханиларга һәм гади иман итүчеләргә, акларга һәм караларга, байларга һәм ярлыларга бүленү юк. Аларның кайберләре бай булса да, алар «мал-мөлкәтләре белән мактанмыйлар», чөнки байлык кебек әйберләр үтеп китүче икәнен аңлыйлар (1 Яхъя 2:15—17, ЯД). Алар барысы да Галәмнең Хакимчесенә — Йәһвә Аллага хезмәт итүләре белән берләшкән.

Аларның һәрберсе үз якынына Патшалык турындагы яхшы хәбәрне сөйләү бурычын аңлый. Гайсә Мәсих кебек алар кешеләргә килеп һәм аларга Алла Сүзен өйрәнергә тәкъдим итеп, җәберләнгән һәм рәнҗетелгән кешеләрне хөрмәт итәләр. Җәмгыятьтә гади генә урында торган кешеләр югары сыйныфлардан чыккан дип санаганнар белән бергә хезмәт итәләр. Йәһвә Шаһитләре җәмгыятьнең берәр сыйныфында булуны түгел, ә рухи сыйфатларны югары куялар. Беренче гасырда кебек алар иман буенча кардәшләр.

Тигез хокуклы, ләкин бертөрле түгел

Әлбәттә, тигезлек тулысынча бертөрлелекне аңлатмый. Бу мәсихче оешмасында бөтенесе дә бар: ир-атлар һәм хатын-кызлар, өлкәннәр һәм яшьләр, күп расаларның, телләрнең һәм халыкларның төрле экономик статуслы вәкилләре. Бу кешеләрнең акыл һәм физик сәләтләре төрле. Ләкин бу аерма беркемне дә югары да итми һәм түбәнәйтми дә. Киресенчә, ул күңелгә ятарлык күптөрлелекне барлыкка китерә. Бу мәсихчеләр аларның талантлары Алладан икәнен һәм үзләрен башкалардан өстенрәк хис итәргә сәбәпләр юк икәнен таныйлар.

Сыйнфый аермалык — бу кешеләрнең үзләре Алланың җитәкчелегеннән башка хакимлек итәргә тырышуының нәтиҗәсе. Озакламыйча һәр көн Җир өстеннән Алла Патшалыгы идарә итәчәк, шул чакта сыйнфый аермалыклар юкка чыгачак, һәм шулай ук гасырлар дәвамында кешеләргә кайгы-хәсрәт һәм газаплар китергән әйберләрнең барысы да юкка чыгачак. Шул чакта туры мәгънәдә «юашлар җирне мирас итеп алачаклар» (Мәдхия 36:11). Башкалардан уйдырма өстен булу сәбәпләре булмаячак. Сыйнфый аермаларга кешеләрнең бөтендөнья кардәшлеген аерырга беркайчан да юл куелмаячак.

[4 биттәге өстәмә текст]

Барлыкка Китерүче «князьләрнең йөзенә дә карамый, байны да ярлыдан яхшырак күрми, чөнки алар барысы Аның кулының эшләре» (Әюп 34:19).