Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тормыш киеренкелеген киметү өчен гамәли җитәкчелек

Тормыш киеренкелеген киметү өчен гамәли җитәкчелек

Тормыш киеренкелеген киметү өчен гамәли җитәкчелек

«Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык [«көч», ЯД] бирермен» (МАТТАЙ 11:28).

1, 2. а) Изге Язмаларда язылган мәгълүматларның кайсылары тормышның артык киеренкелегеннән котылырга ярдәм итәчәк? б) Гайсәнең тәгълиматлары ни дәрәҗәдә тәэсир итәрлек булганнар?

СЕЗ артык күп көч кую зыянлы икәне белән, бәлкем, ризалашасыздыр, чиктән тыш күп көч кую — бу асылда газап чигү бит. Изге Язмалар басым ясаганча, кешелек кичергән авырлыклар бик күп һәм шуңа күрә күпләр бүгенге киеренке тормыштан котылуны түземсезлек белән көтәләр (Римлыларга 8:20—22). Ләкин Изге Язмалар шулай ук булган газапларны инде бүген үк ничек шактый җиңеләйтеп була икәнен күрсәтәләр. Моңа, егерме гасырлар элек яшәгән яшь кешенең киңәше һәм үрнәге буенча яшәп, ирешеп була. Бу яшь кеше балта остасы булган, ләкин үзенең һөнәреннән күбрәк ул кешеләрне яраткан. Ул аларның күңелләренә ятышлы сүзләр әйткән, аларның мохтаҗлыклары турында кайгырткан, көчсезләргә ярдәм иткән һәм төшенке рухлыларны юаткан. Моннан тыш, ул күпләргә үзләренең рухи потенциалын тормышка ашырырга ярдәм иткән. Шуның аркасында алар артык киеренкелектән котылганнар һәм бу безнең өчен дә мөмкин (Лүк 4:16—21; 19:47, 48; Яхъя 7:46).

2 Бу кеше, Насарет шәһәреннән Гайсә борынгы Рим, Афина һәм Александриядагы кешеләр омтыла торган нәзакәтле белемнәр буенча эш итмәгән. Ләкин аның тәгълиматлары киң танылган. Аларның гомуми темасы — хөкүмәт һәм аның аркылы Алла җир өстеннән уңышлы җитәкчелек итәчәк. Гайсә шулай ук тормышның төп принципларын аңлаткан һәм алар безнең көннәрдә дә бик кыйммәтле. Гайсәнең тәгълиматлары белән танышкан һәм алар буенча яшәгән кешеләр шул ук вакытта файдасын һәм тормышның артык киеренкелегеннән котылуларын сизәләр. Әллә бу игътибар итәрлек түгелме?

3. Гайсә кешеләргә нинди искиткеч чакыру белән мөрәҗәгать итә?

3 Берәрсе: «Әллә кайчан элек яшәгән кеше минем тормышыма чынлап тәэсир итә аламы?» — дип шикләнергә мөмкин. Әйдәгез, Гайсәнең: «Авырлыктан җәфа чигүчеләр, һәммәгез дә Миңа килегез. Мин сезгә тынычлык [«көч», ЯД] бирермен. Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез, чөнки Мин — юаш, басынкы күңелле; һәм сез тынычлык табарсыз [«көч алырсыз», ЯД]. Чөнки Минем камытым уңайлы һәм йөгем җиңел!» — дип әйткән искиткеч сүзләренә колак салыйк (Маттай 11:28—30). Моның белән Гайсәнең нәрсә әйтәсе килгән? Бу сүзләрне җентекләбрәк карыйк һәм ничек алар тормышның авыр киеренкелегеннән котылырга ярдәм итүен билгелик.

4. Гайсә кемнәргә мөрәҗәгать иткән һәм аны тыңлаучыларга алардан таләп ителгәнне үтәве ни өчен авыр булган?

4 Яһүдиянең дин җитәкчеләре динне авыр йөккә әверелдергәнгә күрә, күп кешеләр «авырлыклардан җәфа чиккәннәр», ләкин алар бөтен көчләре белән Канун буенча эшләргә тырышканнар һәм Гайсә аларга мөрәҗәгать иткән (Маттай 23:4). Бу җитәкчеләр өчен яшәүнең барлык якларын да диярлек чолгап алган чиксез кагыйдәләр бар нәрсәдән дә югарырак булган. Сиңа өзлексез монысын эшләргә ярамый, тегесен эшләргә ярамый дип торсалар рәхәт булырмы? Гайсә исә, әгәр дә аны тыңласалар ирешеп була торган хакыйкатькә, тәкъвалыкка, яхшы тормышка юл күрсәткән. Әйе, чын Алланы белер өчен Гайсә Мәсихкә игътибар итәргә кирәк булган, чөнки кешеләр аның үрнәгендә Йәһвә үзе нинди икәнен күргәннәр һәм күрәләр. Гайсә: «Мине күргән кеше Атаны да күргән була»,— дип әйткән (Яхъя 14:9).

Сезнең тормышыгыз бик киеренкеме?

5, 6. Гайсә көннәрендәге һәм хәзерге эш хакын һәм эшләү шартларын чагыштырыгыз.

5 Әгәр дә сезнең эшегез яисә гаиләдәге хәлегез, сезнең өстә авыр йөк булып ята икән, бу сорау турыдан-туры сезгә кагыла. Сезгә, бәлкем, өстегезгә авыр йөк булып яткан башка бурычларны да үтәргә туры килә торгандыр. Әгәр дә шулай булса, сез Гайсә очраткан һәм аларга ярдәм иткән эчкерсез кешеләргә охшаш. Мәсәлән, яшәр өчен акча эшләү проблемасын алыйк. Бүген күпчелек кешеләргә моны үтәве бик авыр һәм бу хәл Гайсә көннәрендә дә булган.

6 Ул вакытта эшләүче атнага 6 көн, ә көнгә 12 сәгать эшләгән, ә гадәттә көнгә бер генә динар акча алган (Маттай 20:2—10). Сезнең эш хакыгыз яисә дусларыгызның эш хакы белән чагыштырганда бу күп яисә азмы? Борынгы эш хакын хәзергесе белән чагыштырырга авыр булса да, без моны булдырып карарбыз. Моның өчен борынгы һәм хәзерге акчаларның әйбер алу сәләтен чагыштырып карыйк. Бер галимнең сүзләре буенча, Гайсә яшәгән көннәрдә 4 стакан бодай оныннан пешерелгән ипинең бәясе якынча бер сәгать эш хакына тигез булган. Икенче галимнең мәгълүматлары буенча, бер стакан яхшы шәраб өчен ике сәгать эшләргә кирәк булган. Бу хәбәрләрдән сез күрә аласыз: ул көннәрдәге кешеләр яшәү өчен акчаны, көнгә күп сәгатьләр эшләп һәм авыр эш башкарып алганнар. Ул көннәрдә кешеләр — без дә бүген мохтаҗ булган кебек — тормышларын җиңеләйтүгә һәм көчкә мохтаҗ булганнар. Әгәр дә сез ялланып эшлисез икән сездән һәр көнне тагын да күбрәк эшләүне таләп итә торганнардыр. Еш кына үз карарларыңны төрле яктан уйлап карар өчен вакыт җитми. Бәлкем сез җиңеләйтүне телисездер.

7. Гайсә сүзләре нинди җавап уятканнар?

7 «Авырлыклардан җәфа чиккән» барлык кешеләргә юнәлтелгән Гайсәнең чакыруы, һичшиксез, ул көннәрдә бик киң җавап тапкан (Маттай 4:25; Марк 3:7, 8). Гайсәнең шулай ук: «Мин сезгә көч бирермен»,— дигән вәгъдәсен искә төшерик. Бу вәгъдә безнең көннәрдә дә үз көчендә кала. Әгәр дә без «авырлыклардан җәфа чигәбез» икән, бу вәгъдә шулай ук безгә дә кагыла. Ул шулай ук, мөгаен, шундый ук хәлдә булган, безнең туганнарга һәм якыннарга кагылырга мөмкин.

8. Балалар тәрбияләү белән картлык тормыш киеренкелеген ничек үстерәләр?

8 Кешеләр башка авырлыклар да кичерәләр. Мәсәлән, балалар тәрбияләү күп көч һәм вакыт таләп итә. Ләкин бала булу да бик җиңел түгел. Өстәвенә, психик һәм физик авырулар белән чирләүче төрле яшьтәге кешеләрнең саны арта. Кешеләр хәзер, гомумән, озаграк яшәсә дә, өлкән яшьтәгеләр, медицинаның уңышларга ирешүенә карамастан, махсус проблемалар белән очрашалар (Вәгазьче 12:1).

Камыт астында

9, 10. Борынгы заманнарда камыт нәрсәне символлаштырган һәм ни өчен Гайсә кешеләрне аның камытын үз өсләренә кияргә чакырган?

9 Сез Гайсәнең Маттай 11:28, 29 да: «Минем камытымны үзегезгә киегез һәм Миннән өйрәнегез»,— дип әйткәненә, бәлкем игътибар иткәнсездер. Ул заманнарда гади эшчегә ул камыт астында эшләгән кебек тоелган булгандыр. Әле борынгы заманнарда камыт, коллыкны яисә коллыкка төшерүне сурәтләр өчен, метафора сыйфатында кулланылган (Яшәеш 27:40; Левит 26:13; Икенчезаконлык 28:48). Гайсәгә очраган бер көнгә ялланылган эшчеләрнең күпләре авыр йөкләр ташыганда җилкәләренә камыт киеп эшләгәннәр. Камытның ясалышына карап, ул я муен белән җилкәдә уңайлы утырган, я аларны кырган. Балта остасы буларак, Гайсә бәлкем камытлар ясаган булгандыр һәм ничек аны уңайлы итәргә икәнен белгәндер. Камытның тәнгә тиеп торган урыннарын ул, камыт тәнне мөмкин кадәр булганча азрак кырсын өчен, мөгаен, күнгә яисә тукымаларга төреп теккәндер.

10 Гайсә: «Минем камытымны үзегезгә киегез»,— дип әйтеп, эшченең муены һәм җилкәләре өчен «уңайлы» булган яхшы камытлар тәкъдим иткән кеше белән, бәлкем, үзен чагыштыргандыр. Шуңа күрә Гайсә: «Йөгем җиңел»,— дип өстәгән һәм бу, андый камыт астында эшләү күңелсез түгел һәм эш үзе дә кол эше түгел икәнен аңлаткан. Тыңлаучыларын үз өсләренә аның камытын кияргә чакырып, Гайсә ул көннәрнең барлык авырлыкларыннан шул вакытта ук азат ителүне тәкъдим итмәгән. Ләкин кешеләр Гайсә өйрәткәнчә фикер йөртә башлап, зур җиңеллек яисә «көч» сизгәннәр. Аларга шулай ук тормыш рәвешендәге яисә гадәтләнгән тәртип рәвешендәге үзгәрүләрдән җиңелрәк була башлаган. Моннан тыш, ачык һәм нигезләнгән өмет аларның тормыш киеренкелекләрен киметкән.

«Көч» табып була

11. Ни өчен Гайсә бер камытны икенчегә алмаштырырга тәкъдим иткән дип әйтү дөрес түгел?

11 Гайсә кешеләргә бер камытны икенче камытка алмаштырыгыз дип тәкъдим итмәвенә игътибар итегез. Илдә Рим хакимлегенең хөкем сөрүе дәвам итәр иде — бүген дә мәсихчеләр яшәгән илләрдә хәзерге хөкүмәтләр хөкем сөрәләр. Шулай ук римлыларның салым түләү системасы да юкка чыкмас иде, авырулар һәм экономик авырлыклар да калыр иде. Кешеләр элеккечә камилсезлек һәм гөнаһ басымы астында булырлар иде. Һәм шулай да Гайсә тәгълиматларын тотып кешеләр көч алган булырлар иде һәм бу безнең өчен дә мөмкин.

12, 13. Гайсә күрсәтүенчә нәрсә көч бирә һәм ничек кайберләр аның чакыруына җавап кайтарганнар?

12 Вакыт узу белән аңлашылды: камыт белән мисал күбесенчә шәкертләр әзерләү белән бәйле. Һичшиксез, Гайсә өчен башкаларны өйрәтү иң мөһиме булган һәм ул Алла Патшалыгына төп игътибар биргән (Маттай 4:23). Шуңа күрә ул: «Минем камытымны үзегезгә киегез»,— дип әйткәндә, бу һичшиксез, ул алып барган хезмәттә катнашып аның артыннан барырга кирәк икәнен аңлаткан. Гайсә эчкерсез кешеләрне эшләрен үзгәртергә дәртләндергәнен Инҗилнең беренче дүрт китабында укыйбыз, ә бит эш күп кешеләрнең яшәүләрендә бик мөһим урында тора. Гайсәнең Петергә, Әндригә, Ягъкубка һәм Яхъяга юнәлтелгән чакыруын искә төшерик: «Миңа иярегез! Мин сезне кешеләр тотучы итәрмен» (Марк 1:16—20). Гайсә бу балыкчыларга күрсәткән: аның тормышында иң мөһим булган бу эш аларга нинди канәгатьлек китергән булыр иде һәм алар аны аның җитәкчелегендә һәм аның ярдәмендә үткәрерләр иде.

13 Гайсәнең сүзләренә колак салган яһүдиләрнең кайберләре моны аңлаганнар һәм аңа ияргәннәр. Лүк 5:1—11 дә язылган һәм күл ярында булган вакыйганы күз алдына китерик. Дүрт балыкчы төне буе эшләгәннәр һәм бер балык та тотмаганнар. Һәм кинәт аларның ятьмәләре балык белән тулган! Бу очраклы гына булмаган: моны Гайсә эшләгән. Ярга күз салгач, алар Гайсәнең тәгълиматларын ишетергә теләгән күп халыкны күргәннәр һәм бу Гайсәнең: «Шушы вакыттан башлап кешеләр тотучы булырсыз»,— дигән сүзләрен аңларга ярдәм иткән. Бу сүзләргә алар ничек мөгамәлә иткәннәр? «Көймәләрен ярга тартып чыгаргач, бөтен нәрсәләрен шунда калдырып, алар Гайсәгә ияреп киткәннәр».

14. а) Безнең көннәрдә ничек көч табарга? б) Гайсә нинди көч бирүче яхшы хәбәр игълан иткән?

14 Гайсәнең чакыруына без дә шундый ук җавап бирә алабыз. Кешеләрне Изге Язмаларның хакыйкатенә өйрәтү дәвам итә. Алты миллионга якын Йәһвә Шаһите бөтен дөнья буенча Гайсәнең «камытны үзебезгә кияргә» дигән чакыруын кабул иткәннәр һәм «кешеләр тотучы» булганнар (Маттай 4:19). Берәрсе өчен бу шөгыльләнү тулы вакытлы хезмәтче сыйфатында хезмәт итү, ә башкалар тулы вакытлы хезмәтче булмасалар да, көчләреннән килгәнне эшлиләр. Бу эштә катнашу аларга барысы өчен дә көч бирә һәм аларның тормышындагы киеренкелекләр кими. Чөнки алар яраткан эшләре белән шөгыльләнәләр — башка кешеләргә яхшы хәбәрне, «Патшалык хакында Яхшы хәбәрне» сөйлиләр (Маттай 4:23). Яхшы хәбәрне сөйләү һәрчакта да рәхәт, ә мондый яхшы хәбәрне бигрәк тә. Изге Язмаларда башкаларны чиктән тыш киеренкелектән котылып булуында ышандырыр өчен безгә кирәкле төп мәгълүматлар бар (2 Тимутегә 3:16, 17).

15. Яшәү рәвешенә кагылышлы булган Гайсә тәгълиматларыннан ничек файда алырга?

15 Алла Патшалыгы турында күптән түгел генә белемнәр ала башлаган кешеләр яшәү рәвешенә кагылышлы булган Гайсә тәгълиматларыннан ниндидер дәрәҗәдә инде файда алдылар. Күп кешеләр Гайсә тәгълиматларының аларга көч бирүен һәм яңа тормыш башларга инде ярдәм итүен раслый ала. Гайсәнең тормышы һәм хезмәте турында, аеруча Маттай, Марк һәм Лүк бәян иткән хикәяләрдә чагылган кайбер принципларны карап чыгып, сез дә моңа ышана алырсыз.

Көчне табу ысулы

16, 17. а) Гайсәнең төп тәгълиматларының кайберләрен кайда табып була? б) Гайсә тәгълиматлары буенча яшәп көч табар өчен нәрсә эшләргә?

16 Безнең эраның 31 елының язында Гайсә бөтен дөньяда бүгенге көнгә кадәр билгеле булган нотык белән чыгыш ясаган. Еш кына аны Таудагы вәгазь дип атыйлар. Бу нотык Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең 5 тән алып 7 нче бүлекләрендә һәм Лүк бәян иткән Яхшы хәбәрнең 6 нчы бүлегендә язылган. Гайсәнең бу вәгазендә аның тәгълиматларының күпчелеге гомумиләштерелә. Аның башка тәгълиматларын Инҗилнең беренче дүрт китабының башка кисәкләрендә табып була. Аның әйткән сүзләренең күпчелеге ачыктан-ачык, ләкин гамәлдә аларны кулланырга җиңел түгел. Бу бүлекләрне игътибар белән һәм төптән уйлап укысагыз ничек булыр иде? Гайсәдә чагылдырылган идеяләрнең тәэсир көче сезнең фикер йөртүегезгә һәм карашыгызга йогынты ясасын.

17 Һичшиксез, Гайсә тәгълиматларын төрлечә төркемләп була. Аның төп тәгълиматларын айның һәрбер көненә бер генә тәгълимат туры килерлек итеп бүлик. Ул чакта көн дәвамында, соңыннан тормышта кулланыр өчен, бер тәгълимат турында уйланырга була. Моның өчен нәрсә эшләргә? Бу тәгълиматларны бары тик тиз-тиз генә карап чыгу җитәрлек түгел. Гайсә Мәсихтән: «Мәңгелек тормышны мирас итеп алу өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк?» — дип сораган яшь бай башлыкны искә төшерик. Гайсә яшәү өчен мөһим булган Алла Канунының таләпләрен санап чыккач, ул кеше аларны үтим дип әйткән. Ләкин бу гына аз икәнен ул аңлаган. Гайсә аны гамәлдә күбрәк Алла принципларын тотарга, эшләрендә шәкерт икәнен күрсәтергә чакырган. Күрәсең, бу кеше андый корбаннарга барырга әзер булмаган (Лүк 18:18—23). Моннан нәтиҗә: бүген Гайсә тәгълиматларын үзләштерергә теләгән барлык кешеләргә бу тәгълиматлар белән тик ризалашу арасындагы һәм аларны, тормыштагы киеренкелекне киметеп, гамәлдә куллану арасындагы аермасын истә тотарга кирәк.

18. Күрсәтелгән рамка ничек файдалы була ала икәнен аңлатыгыз.

18 Гайсә тәгълиматларын карый һәм тормышта куллана башлар өчен рамкада китерелгән беренче пунктка игътибар итегез. Анда Маттай 5:3—9 турында әйтелә. Әйе, безнең һәрберебез бу шигырьләрдәге искиткеч үгет-нәсихәтләр турында уйлауга күбрәк вакыт бүлеп куйса яхшырак булыр иде. Ләкин аларга, гомумән, күз салганнан соң сезнең карашыгыз нинди булырга тиеш икәне турында сез нинди нәтиҗәгә киләсез? Әгәр дә сез тормыштагы артык киеренкелектән котылырга телисез икән, сезгә нәрсә ярдәм итә? Рухилыкта күбрәк фикерләрне тупландырып һәм аңа сезнең уйларыгызны күбрәк мавыктырырга рөхсәт итеп, сез нинди яхшы җимешләр җыячаксыз? Сезнең тормышыгызда, рухилык турында күбрәк уйланыр өчен, азрак әһәмият бирерлек берәр нәрсә бармы? Моны гамәлгә ашырып сез инде хәзер бәхетлерәк була аласыз.

19. Белемнәреңне һәм аңлавыңны ничек тирәнәйтергә?

19 Алга таба карауны дәвам итик. Бу шигырьләрне Алланың башка хезмәтчесе белән, мәсәлән ирегез яисә хатыныгыз белән, якын туганыгыз һәм дустыгыз белән фикер алышсагыз ничек булыр иде? (Гыйбрәтле хикәя 18:24; 20:5). Бай башлык рухи сорауларны башка кеше, Гайсә белән фикер алышырга карар иткәнен онытмыйк. Гайсәнең җавабы аңа зуррак бәхет табарга һәм мәңгелек тормышка ирешергә мөмкинлек биргән. Сезнең белән фикер алыша торган кардәш Гайсәгә тиң булмаса да, Гайсәнең тәгълиматлары турында сөйләшү сезгә дә, аңа да файда китерәчәк. Бу темага иң якын вакытта сөйләшеп карагыз.

20, 21. Гайсә тәгълиматларын нинди программа буенча үзләштереп була һәм үз уңышларны ничек бәяләргә?

20 Әйдәгез, тагын бер тапкыр «Ярдәм итүче тәгълиматлар» дигән рамкага күз салыйк. Бу тәгълиматлар, көненә берсен генә булса да карап чыгарга мөмкинлек булсын өчен, бүленгәннәр. Иң беренче итеп китерелгән шигырьләрдә Гайсәнең нәрсә әйткәнен укып була. Аннан соң аның сүзләре турында уйланыгыз. Бу сүзләргә туры китереп аларны ничек тормышта кулланып була икәнен уйлап карагыз. Әгәр дә сез бу тәгълиматны инде тотасыз дип санасагыз, бу тәгълиматны тагын да югарырак дәрәҗәдә ничек кулланырга кирәк икәнен уйлап карагыз. Бу тәгълиматны көн дәвамында тотарга тырышыгыз. Әгәр дә сезгә бу яисә икенче тәгълиматны аңларга я ничек аны гамәлдә кулланырга икәнен күрү авыр икән, аңа тагын бер көн багышлагыз. Ләкин бер тәгълиматтан икенчесенә күчәр алдыннан аны тулысынча үзләштерү мәҗбүри түгел. Икенче көнгә яңа шигырьләрне карап чыгарга була. Атна азагында Гайсәнең 4 яисә 5 тәгълиматын сезгә ни дәрәҗәдә яхшы кулланырга туры килгәненә анализ ясагыз. Икенче атнада көн саен чираттагы фикерләрне карагыз. Әгәр дә сез кайбер тәгълиматны куллануда хата ясагансыз икән кайгырмагыз: бу һәрбер мәсихче белән булырга мөмкин (2 Паралипоменон 6:36; Мәдхия 129:3; Вәгазьче 7:20; Ягъкуб 3:8). Тәкъдим ителгән планны өченче һәм дүртенче атналарда да тотыгыз.

21 Бер айда яисә шуңа якынча сез бу 31 пунктның һәрберсенә бәлкем тукталып үтәрсез. Ләкин барысын да үтеп булмаса да, сез үзегезне ничек хис итәчәксез? Әллә үз тырышлыкларыгыз аркасында сез бераз бәхетлерәк булмыйсызмы, әллә үзегезне җиңелрәк хис итмәячәксезме? Яхшырту зур булмасын, ләкин киеренкелек кимер дип уйларга кирәк; ничек кенә булса да сез аны җиңәргә өйрәнәчәксез һәм Гайсә тәгълиматлары белән план буенча эшләү тәртибен үстерәчәксез. Бу исемлеккә Гайсә тәгълиматларыннан башка искиткеч фикерләр кермәгәнен онытмагыз. Аларны эзләп табып гамәлгә ашырырга тырышсак ничек булыр иде? (Филиппуйлыларга 3:16).

22. Гайсә тәгълиматларын тотып нәрсәгә ирешеп була һәм нинди сорау җентекле карауны таләп итә?

22 Гайсәнең камыты гел авырлыксыз булмаса да, ә шулай да уңайлы. Аның тәгълиматларының йөге һәм бу тәгълиматлар буенча яшәве җиңел. Бу сүзләр белән Мәсих тәгълиматларын инде 60 ел тоткан һәм Гайсәнең якын дусты булган рәсүл Яхъя ризалашкан: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел» (1 Яхъя 5:3). Безгә дә бу яктан шикләнмәскә була. Гайсә тәгълиматларын тоткан саен аңлый барасың: бүген күп кешеләрнең тормышларын катлауландырган әйберләр безгә шул хәтле зыян китермиләр. Яшәргә күпкә җиңелрәк була башлый (Мәдхия 33:9). Ләкин Гайсәнең уңайлы камытына бәйле булган безгә тагын бер сорауны карап чыгарга кирәк. Гайсә үзе турыда шулай ук ул «юаш, басынкы күңелле» дип әйткән. Ничек бу Гайсәдән өйрәнүебез белән һәм аңа охшарга тырышуыбыз белән бәйле? Бу турыда сүз чираттагы мәкаләдә барачак (Маттай 11:29).

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Тормышның артык киеренкелегеннән котылыр өчен Гайсәгә игътибар итү ни өчен кирәк?

• Камыт нәрсәне символлаштырган һәм ни өчен?

• Ни өчен Гайсә үз камытын кияргә чакырган?

• Рухи көч алуны ничек табарга?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге өстәмә текст]

Йәһвә Шаһитләренең 2002 елда: «Миңа килегез һәм мин сезгә көч бирермен»,— дигән еллык шигырь булачак (Маттай 11:28, ЯД).

[10, 11 биттәге рамка/иллюстрация]

Ярдәм итүче тәгълиматлар

Маттай бәян иткән Яхшы хәбәрнең 5 тән алып 7 нче бүлекләрендә без нинди файдалы әйберләр табабыз? Бу бүлекләрдә Бөек Укытучы, Гайсәнең тау битендә сөйләгән тәгълиматлары бар. Үзегезнең Изге Язмаларыгыздан түбәндә китерелгән шигырьләрне укыгыз һәм аның белән бәйле булган сорауларны үзегезгә бирегез.

1. 5:3—9 Бу шигырьләр буенча минем карашым нинди булырга тиеш? Бәхетлерәк булыр өчен миңа нәрсә эшләргә кирәк? Рухи ихтыяҗларыма ничек күбрәк игътибар бирергә?

2. 5:25, 26 Күп кешеләр телләшергә яраталар, ләкин нинди тәртип яхшырак? (Лүк 12:58, 59).

3. 5:27—30 Гайсәнең романтик хыяллар турындагы сүзләре нәрсәгә басым ясыйлар? Бу хыялларга юл куймыйча мин үземнең бәхетлерәк булуыма һәм җан тынычлыгыма ничек ярдәм итә алам?

4. 5:38—42 Хәзерге җәмгыятькә хас булган «үз-үзеңне яклау» дигән омтылудан ни өчен миңа качарга тырышырга кирәк?

5. 5:43—48 Әгәр дә якын аралаша торган, ләкин дошманнар дип санаган кешеләр белән яхшырак танышсам, мин нәрсәгә ирешәм? Бу ызгышларны киметергә яисә бөтенләй юк итәргә ничек ярдәм итәчәк?

6. 6:14, 15 Әгәр дә миңа кайчакта кичерергә авыр икән, моның төп сәбәбе көнчелек я ачу түгел микән? Аларны ничек җиңәргә?

7. 6:16—18 Мин үземнең эчке табигатемә караганда күбрәк тышкы кыяфәтем турындагы уйларга бирелүчәнме? Нәрсәгә күбрәк игътибар бирергә кирәк?

8. 6:19—32 Акча һәм әйберләр турында чиктән тыш күп кайгыру нәрсәгә китерергә мөмкин? Бу яктан дөрес караш булсын өчен, миңа нәрсә турында уйларга кирәк?

9. 7:1—5 Хөкем итү белән тәнкыйть итү һәм бар әйберләргә бәйләнү гадәтләрендә булган кешеләр белән бергә булганда мин үземне ничек хис итәм? Алар кебек булмау ни өчен мөһим?

10. 7:7—11 Догада нык тору яхшы. Ә яшәүнең башка өлкәләрендә? (Лүк 11:5—13).

11. 7:12 Мин «алтын кагыйдәне» беләм, ләкин тирә-яктагы кешеләр белән аралашканда мин аны ни дәрәҗәдә кулланам?

12. 7:24—27 Мин үз тормышыма үзем хуҗа булганга күрә, тормыш авырлыкларына һәм газапларына миңа ничек яхшырак әзерләнергә? Ни өчен бу турыда хәзер уйларга кирәк? (Лүк 6:46—49).

Карап чыгарга мөмкин булган өстәмә тәгълиматлар:

13. 8:2, 3 Гайсә еш кына бәхетсез кешеләргә карата шәфкать күрсәткән, ә мин моны ничек эшли алам?

14. 9:9—38 Мәрхәмәт күрсәтү минем тормышымда нинди урын алып тора? Мин аны ничек күбрәк күрсәтә алам?

15. 12:19 Бу пәйгамбәрлектән мин файда табаммы? Телләшүдән качарга тырышаммы?

16. 12:20, 21 Әгәр дә мин башкаларны сүзләр яисә эшләр белән «сындырып төшермәсәм» нинди файда булачак?

17. 12:34—37 Мин күбрәк нәрсә турында сөйлим? Әфлисунны кыссаң, аннан әфлисун суы чыгачак. Бу мисалны истә тотып минем эчемдә һәм йөрәгемдә нәрсә икәне турында ни өчен уйланырга кирәк? (Марк 7:20—23).

18. 15:4—6 Өлкән яшьтәгеләргә карата кайгыртучанлык күрсәтү турында Гайсә сүзләреннән мин нәрсә беләм?

19. 19:13—15 Миңа нәрсә өчен вакыт табарга кирәк?

20. 20:25—28 Ни өчен хакимлеккә ия булу тормыш максатына әверелергә тиеш түгел? Миңа бу яктан ничек Гайсәгә охшарга тырышырга кирәк?

Марк язган өстәмә фикерләр:

21. 4:24, 25 Башкалар белән минем мөгамәлә итүемнең нинди әһәмияте бар?

22. 9:50 Әгәр дә мин сүзләремдә һәм эшләремдә үземне әдәпле тотуым турында онытмасам, моның нинди җимешләр китерүе ихтимал?

Һәм, өстәвенә, Лүк язган берничә тәгълимат:

23. 8:11, 14 Әгәр дә минем тормышым кайгыртуларга, байлыкка һәм күңел ачуларга буйсынса, бу нәрсәгә китерергә мөмкин?

24. 9:1—6 Гайсәнең кешеләрне савыктырырга көче булса да, күбрәк игътибарын ул нәрсәгә биргән?

25. 9:52—56 Мин тиз үпкәлимме? Үч алучанлык рухыннан мин качаммы?

26. 9:62 Алла Патшалыгы турында вәгазьләү бурычыма минем карашым ничек?

27. 10:29—37 Мин чит түгел, ә якын икәнлегемне ничек исбат итә алыр идем?

28. 11:33—36 Тормышымны гадиләштерер өчен мин нинди үзгәрешләр ясый алам?

29. 12:15 Яшәү һәм мал-мөлкәт бер-берсе белән ничек бәйле?

30. 14:28—30 Әгәр дә мин үз карарларымны җентекләп үлчәп карар өчен вакыт бүлеп куям икән, мин нәрсәдән кача алам һәм бу нәрсәсе белән файдалы?

31. 16:10—12 Бар эштә дә тугрылык саклау миңа ни өчен файдалы?

[8 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә камытын киеп, коткару эшендә катнашканда, без көч алабыз.