Яхшы хәбәрнең фатихалары
Яхшы хәбәрнең фатихалары
«Ходай мине юашларга яхшы хәбәр сөйләргә майлады, сызланган йөрәклеләрне савыктырырга... барлык кайгыручыларны юатырга җибәрде» (ИСАЙ 61:1, 2).
1, 2. а) Гайсә үзе турында нәрсә ачыклаган һәм ничек? б) Гайсә игълан иткән яхшы хәбәр нинди фатихалар китергән?
ГАЙСӘ, Аллага хезмәт итүенең башында, шимбә көнне Насара шәһәренең синагогасында булган. Изге Язмаларда язылганча, аңа Исай «пәйгамбәренең язмасын бирделәр. Гайсә, кулъязма төргәген ачып, шундый сүзләр язылган урынны тапты: „Раббының Рухы Минем өстемдә, чөнки Ул Мине майлап... Яхшы хәбәрне җиткерергә... җибәрде“». Гайсә бу пәйгамбәрлектән тагын аз гына дәвам итеп укыган да һәм утыргач: «Бүген, сез Язманы тыңлаганда, бу сүзләр тормышка ашты»,— дип әйткән (Лүк 4:16—21).
2 Шулай итеп Гайсә үзенең ул пәйгамбәрлектә алдан ук әйтелгән яхшы хәбәр вәгазьләүче һәм юатучы икәнен билгеләгән (Маттай 4:23). Һәм нинди искиткеч булган бу Гайсә сөйләгән яхшы хәбәр! Аны тыңлаган кешеләргә ул: «Мин — дөньяга яктылык. Минем артымнан баручы караңгылыкта йөрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак»,— дип әйткән (Яхъя 8:12). Ул шулай ук болай дип өстәгән: «Минем сүзләремне тотсагыз, чыннан да Минем шәкертләрем булырсыз. Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (Яхъя 8:31, 32). Әйе, Гайсәдә «мәңгелек тормыш сүзләре» булган (Яхъя 6:68, 69). Яктылык, тормыш, азатлык — бу, әлбәттә, кадерен белергә кирәк булган фатихалар!
3. Гайсә шәкертләре нинди яхшы хәбәрне вәгазьләгәннәр?
3 Безнең эраның 33 елының Илленче көн бәйрәменнән соң Гайсә шәкертләре ул Маттай 24:14; Рәсүлләр 15:7; Римлыларга 1:16). Бу хәбәрне кабул иткән кешеләр Йәһвә Алла турында белгәннәр. Алар дин коллыгыннан азат булганнар һәм яңа рухи халык, «Алла Исраиле» белән берләшкәннәр һәм бу рухи халык әгъзаларының Гайсә Мәсих белән күктә мәңге идарә итәргә өметләре бар (Гәләтиялеләргә 5:1; 6:16; Эфеслеләргә 3:5—7; Көлессәйлеләргә 1:4, 5; Ачылыш 22:5). Чыннан да бу бик зур фатихалар булган!
башлаган яхшы хәбәр тарату эшен дәвам иткәннәр. Алар «Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне» исраиллеләргә дә һәм башка халыкларга да вәгазьләгәннәр (Безнең көннәрдә яхшы хәбәрне тарату
4. Яхшы хәбәр вәгазьләү йөкләмәсе бүген ничек үтәлә?
4 Бүген «башка сарыклардан» булган «бихисап күп кеше» ярдәмендә майланган мәсихчеләр иң башта Гайсәгә бирелгән пәйгамбәрлек йөкләмәсен үтәүне дәвам итәләр (Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16). Нәтиҗәдә, яхшы хәбәр моңарчы булмаган масштабларда вәгазьләнә. Йәһвә Шаһитләре 235 илдә «юашларга яхшы хәбәр сөйлиләр, сызланган йөрәклеләрне савыктыралар, әсирләргә азатлык һәм тоткыннарга зинданнарның ачылуын вәгазьлиләр, Ходайның шәфкать күрсәтә торган елын һәм Алланың үч алу көнен вәгазьлиләр, барлык кайгыручыларны юаталар» (Исай 61:1, 2). Шуңа күрә мәсихчеләр үткәрә торган яхшы хәбәр тарату эше күп кешеләргә фатихалар китерүне, ә «һәртөрле кайгылары булганнарга» чын юаныч бирүне дәвам итә (2 Көринтлеләргә 1:3, 4).
5. Яхшы хәбәр вәгазьләү турында әйткәндә, Йәһвә Шаһитләре христиан чиркәүләреннән нәрсәсе белән аерылып торалар?
5 Әйе, дөньяның христиан чиркәүләре яхшы хәбәр таратуның төрле төрләренә акча белән ярдәм итүләре дөрес. Бу чиркәүләрнең күпчелеге башка илләргә прозелитизм белән шөгыльләнер өчен миссионерлар җибәрә. Мәсәлән, бер журнал әйтүе буенча, православиенең миссионерлары Мадагаскар, көньяк Африка, Танзания һәм Зимбабве кебек җирләрдә үз эшләрен алып баралар («The Orthodox Christian Mission Center Magazine»). Ләкин Православие чиркәвенең, башка христиан чиркәүләренеке кебек үк, әгъзаларының иң зур күпчелеге мондый эштә катнашмый. Икенче яктан, барлык тугры Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәр таратуда катнашырга тырышалар. Алар, яхшы хәбәрне игълан итеп, үз иманнарының чынлыгын исбат иткәннәрен аңлыйлар. Паул болай дип әйткән: «Чөнки йөрәк белән иман итү Аллаһы биргән хаклыкка алып килә, ә иманны икърар итү — котылу бирә». Эш кылырга дәртләндерми торган иман, асылда, үле (Римлыларга 10:10; Ягъкуб 2:17).
Мәңгелек фатихалар алып килүче яхшы хәбәр
6. Бүген нинди яхшы хәбәр вәгазьләнелә?
6 Йәһвә Шаһитләре хәбәрләрнең иң яхшысын вәгазьлиләр. Алар Изге Язмаларны ачып, тыңлаган кешеләргә, кешелекнең Аллага якынлашырга, гөнаһларны кичерү һәм мәңгелек тормышка өмет алу мөмкинлеге булсын өчен, Гайсә үз тормышын корбан итеп биргәнен күрсәтәләр (Яхъя 3:16; 2 Көринтлеләргә 5:18, 19). Алар Гайсә Мәсих, майланган Патша идарәчесе кул астында күкләрдә Алла Патшалыгы урнаштырылган һәм озакламыйча бу Патшалык явызлыкны җирдән юк итәчәк һәм аның җитәкчелегендә Оҗмах яңадан урнаштырылган булачак дип игълан итәләр (Ачылыш 11:15; 21:3, 4). Исай пәйгамбәренең сүзләрен үтәп, алар үзләренең якыннарына хәзер кешеләрдә яхшы хәбәрне кабул итәр өчен әле мөмкинлекләре булган «шәфкать күрсәтә торган ел» икәнен хәбәр итәләр. Алар шулай ук озакламыйча «Безнең Алланың үч алу көне» киләчәк һәм бу көнне Йәһвә тәүбә итмәгән явыз кешеләрне юк итәчәк дип кисәтәләр (Мәдхия 36:9—11).
7. Йәһвә Шаһитләренең бердәм булуын нинди тормыш мисалы күрсәтә һәм бу бердәмлек нәрсә белән аңлатыла?
7 Бәла-казалар һәм кайгылар белән тулы дөньяда бу бердәнбер игелекле, яисә яхшы хәбәр һәм аңарда мәңгелек кыйммәт. Яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр мәсихчеләрнең берләшкән, бөтендөнья кардәшлегенә кушылалар һәм бу кардәшлек милләт, этник яисә экономик аермаларга аларның арасына стена булып торырга рөхсәт итми. Алар барысы да «мәхәббәткә... [«киенгәннәр», ЯД], ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:14; Яхъя 15:12). Бу турыда Африканың бер илендә булган вакыйга шаһитлек бирә. Илнең башкаласында яшәүче кешеләре иртән мылтык ату тавышына уянганнар. Кешеләрнең бер төркеме хөкүмәт властен үз кулына алырга тырышкан. Барган вакыйгалар этник характерга әйләнгәннән соң, Шаһитләрнең бер гаиләләре икенче этник төркеменнән булган мәсихчеләргә сыеныр урын биргәннәр һәм аларны шуның өчен хөкем иткәндә бу гаилә әгъзалары: «Бездә Йәһвә Шаһитләре генә яши»,— дип әйткәннәр. Алар өчен этник аермалыкларның әһәмияте булмаган, алар өчен мохтаҗ кешеләрнең юатуында чагыла торган мәсихчеләр мәхәббәте мөһим булган. Бу турыда шул гаиләнең Шаһит булмаган бер туганы: «Барлык диннәрнең әгъзалары үз имандашларын сатканнар. Бары тик Йәһвә Шаһитләре генә алай эшләмәделәр»,— дип әйткән. Моңа охшаш вакыйгалар турында бик күп хәбәрләр граждан конфликтлары булган җирләрдән килә һәм алар Йәһвә Шаһитләре чынлыкта «имандашларын яраталар» икәнен күрсәтә (1 Петер 2:17).
Яхшы хәбәр кешеләрне үзгәртә
8, 9. а) Яхшы хәбәрне кабул итүчеләр ничек үзгәрәләр? б) Яхшы хәбәрнең көчен нинди мисаллар күрсәтә?
8 Яхшы хәбәр Паул «хәзерге һәм киләчәк тормыш» дип атаганга тәэсир итә (1 Тимутегә 4:8). Ул киләчәккә генә искиткеч, нык өмет бүләк итеп түгел, ә шулай ук «хәзерге» тормышны да яхшыртырга рөхсәт итә. Йәһвә Шаһитләренең һәрберсе аерым рәвештә үз тормышын Алла ихтыярына туры китерер өчен Алла Сүзе, Изге Язмалар буенча эш итә (Мәдхия 118:101). Шаһитләр тәкъвалык һәм тугрылык кебек сыйфатларны үстергәнгә күрә, аларның шәхесләре яңа кешегә әверелә (Эфеслеләргә 4:24).
9 Франко исемле бер ир кеше мисалын карап чыгыйк. Ул һәрчакта ачулы, үз-үзен кулда тота алмаган. Тиешенчә булмаган һәрбер очракта ул нык ачуы килеп, берәр нәрсәне вата яисә җимерә алган. Аның хатыны Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмалар өйрәнгән һәм мәсихчеләр тәртибе Франкога аңа үзгәрергә кирәк икәнен күрергә ярдәм иткән. Ул Шаһитләр белән Изге Язмалар өйрәнгән һәм нәтиҗәдә рух җимешенә кергән тынычлык һәм үз-үзеңне кулда тоту кебек сыйфатларны күрсәтә башлаган (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Ул Бельгиядә 2001 хезмәт елындагы 492 суга чумып алган кешеләр арасында булган. Алехандро исемле ир кешенең мисалын карап китик. Бу яшь кеше наркотиклар куллана башлаган һәм шул хәтле түбәнчелеккә төшкән, хәтта чүплектә яшәгән. Ул наркотиклар сатып алыр өчен анда тапкан әйберләрне саткан. Аңа 22 яшь булган чагында Йәһвә Шаһитләре Алехандрога Изге Язмаларны өйрәнергә тәкъдим иткәннәр һәм ул ризалашкан. Ул һәр көн Изге Язмаларны укыган һәм мәсихче очрашуларына йөргән. Ул үз тормышын тиз арада тиешле тәртипкә китергән. Алты айдан кимрәк вакыттан соң яхшы хәбәр тарату эшендә катнаша да башлаган һәм узган ел Панамада 10 115 вәгазьләүчеләр арасында булган.
Яхшы хәбәр — юашлар өчен фатихалар
10. Яхшы хәбәрне кемнәр кабул итә һәм тормышка карата аларның карашы ничек үзгәрә?
10 Исай пәйгамбәрлеге буенча, яхшы хәбәр юаш кешеләргә вәгазьләнәчәк. Сүз кемнәр турында бара? Алар Рәсүлләрнең эшләре китабында «мәңгелек тормыш өчен сайлап алынганнар» дип аталганнар (Рәсүлләр 13:48). Алар хакыйкать сүзләренә үз йөрәкләрен ача торган җәмгыятьнең барлык катлавыннан булган басынкы кешеләр. Мондый кешеләр Алла ихтыярын үтәү аның фатихаларына китерә һәм ул бу дөнья тәкъдим иткән һәркайсы әйберләрдән күпкә кыйммәтлерәк икәнен беләләр (1 Яхъя 2:15—17). Ләкин яхшы хәбәр таратканда Йәһвә Шаһитләре кешеләрнең йөрәкләренә ничек җиткерә алалар?
11. Паул сүзләре буенча яхшы хәбәрне ничек вәгазьләргә кирәк?
11 Әйдәгез, рәсүл Паулның мисалын карап чыгыйк. Ул көринтлеләргә: «Имандашлар, яныгызга Аллаһының серен игълан итәргә килгәндә, мин купшы сүзләр сөйләргә яки зирәклегемне күрсәтергә килмәдем. Чөнки сезнең янда булганда мин Гайсә Мәсихтән һәм шуның өстенә Аның хачка кадаклануыннан башка һичнәрсә белмәскә карар кылдым»,— дип язган (1 Көринтлеләргә 2:1, 2). Паул тыңлаучыларга үзенең укымышлылыгы белән тәэсир итәргә тырышмаган. Ул Алла тарафыннан бирелгән һәм дөреслеге билгеле булган сүзләрдән башка бернәрсәгә дә өйрәтмәгән һәм бу сүзләр Изге Язмаларда бүгенге көнгә кадәр язылып калган. Шулай ук Паул аның белән бергә яхшы хәбәр тараткан Тимутене нәрсәгә дәртләндергәненә игътибар итик: «Алла сүзен игълан ит... эшләргә әзер тор» (2 Тимутегә 4:2). Тимуте «Алла сүзен» вәгазьләргә тиеш булган. Паул шулай ук Тимутегә болай дип язган: «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Алланың хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә» (2 Тимутегә 2:15).
12. Йәһвә Шаһитләре бүген ничек Паулның сүзләренә һәм үрнәгенә охшарга тырышалар?
12 Йәһвә Шаһитләре Паулның мисалыннан үрнәк алалар һәм шулай ук Тимутегә язган сүзләренә дә колак салалар. Алар Алла Сүзендә нинди көч бар икәнен аңлыйлар һәм аны, өмет белән юанычның уңайлы сүзләренә үз якыннарының игътибарын юнәлдергәндә, исәпкә алалар (Мәдхия 118:52; 2 Тимутегә 3:16, 17; Еврейләргә 4:12). Әлбәттә, урынлы булганда, алар кызыксына торган кешеләргә, алар үзләре вакытлары булганда Изге Язмалар турында үз белемнәрен тирәнәйтер өчен Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бирәләр. Ләкин Шаһитләр кешеләргә Изге Язманың үзендә нәрсә әйтелә икәнен күрсәтер өчен һәрбер мөмкинлектән файдаланалар. Алар беләләр: Алла тарафыннан бирелгән Сүз басынкы кешеләрнең йөрәкләренә тәэсир итәчәк. Һәм Изге Язмаларны кулланып, алар шулай ук үз иманнарын ныгыталар.
«Барлык кайгыручыларны юатырга»
13. Үткән 2001 елдагы нинди вакыйгалар, бик күп «кайгыручыларны» яисә көенгән кешеләрне юатырга кирәклегенә китергән?
13 Үткән 2001 елда бәла-казалар бик күп булды һәм шуның нәтиҗәсендә күп кенә кешеләр юанычка мохтаҗ булганнар. Кушма Штатларында сентябрь аендагы террорчылар актлары моңа ачык мисаллар: Нью-Йорк шәһәрендәге Халыкара сәүдә үзәгенә һәм Вашингтоннан ерак кына булмаган Пентагонга һөҗүм итүләр. Бөтен ил өчен бу нинди авыр кичереш иде! Мондый вакыйгалар булганда, Йәһвә Шаһитләре аларга бирелгән «барлык кайгыручыларны юатырга» дигән йөкләмәне үтәргә тырышалар. Түбәндә китерелгән берничә мисал, аларның моны ничек эшлиләр икәнен күрсәтә.
14, 15. Кайгылы хәсрәттәге кешеләрне юатыр өчен бу ике төрле очракта Шаһитләр Изге Язмаларны ничек эффектив рәвештә кулланганнар?
14 Аллага тулы вакытлы хезмәт итүче Йәһвә Шаһите тротуар буенча барган хатын-кыздан күптән түгел генә булган террорчылар һөҗүмнәре турында нәрсә ул уйлый, дип сораганнан соң бу хатын-кыз елый башлаган. Ул булган вакыйгалар турында нык кайгыра һәм аның ничек итеп булса да ярдәм итәсе килә дип әйткән. Бу сүзләрне ишеткәннән соң Йәһвә Шаһите Алла безнең һәрберебез белән бик нык кызыксына дип әйткән һәм Исай 61:1, 2 не укыган. Аның өчен бу Алла тарафыннан рухландырылган сүзләр бик якын булып күренгән: ул хәзер барлык кешеләр дә кайгылы хәсрәттә дип әйткән. Ул трактатны алган һәм Шаһит-хатынны аның өенә килеп-китәргә чакырган.
15 Ике Йәһвә Шаһите вәгазьләгән чакларында үзенең сараенда эшләгән ир-атны очратканнар. Алар бу ир-атка күптән түгел генә Халыкара сәүдә үзәгендәге булган вакыйгадан соң бөтен кешеләр дә мохтаҗ булган Изге Язмадагы юаныч сүзләрен күрсәтергә теләгәннәрен әйткәннәр. Ул ризалашкач, алар 2 Көринтлеләргә 1:3—7 дә: «Мәсих аша безнең юанычларыбыз да артканнан-арта»,— дип язылган сүзләрне укыганнар. Бу ир-ат үзенең күрше Шаһитләренең башка кешеләргә шундый юату сүзләре әйтүләренә зур рәхмәтен белдергән һәм: «Алла сез башкарган искиткеч эшкә үзенең фатихаларын бирсен»,— дип әйткән.
16, 17. Үткән фаҗигаләр аркасында кайгырган яисә каушаган кешеләргә Изге Язмаларны кулланып чын ярдәм ничек күрсәтеп була икәнен нинди ике мисал күрсәтә?
16 Бер Шаһит кызыксынган кешеләргә кабат килеп-киткәндә элек кызыксынган хатынның улын очраткан. Шаһит аңа күптән түгел генә булган вакыйганы күршеләре ничек кичергәннәре турында бик кайгыруын аңлаткан. Бу ир-ат Шаһитләрнең кешеләргә кереп йөрер өчен махсус вакыт сарыф итүләренә шаккаткан. Ул Халыкара сәүдә үзәгеннән ерак кына түгел эшләгәнен аңлаткан һәм шул булган вакыйгаларның ничек барганын үзе күргәнен әйткән. Ул ни өчен Алла явызлыкны рөхсәт итә дип сорагач, Шаһит Изге Язмаларны ачып кайбер шигырьләрне, шул ук исәптән Мәдхия 36:39 ны укыган. Анда: «Тәкъва кешеләргә Ходайдан коткарылу, кайгы-хәсрәт вакытында Ул аларның таянычы»,— дип әйтелгән. Бу ир-ат Шаһитнең үз хәле һәм аның гаиләсе турында сорашкан һәм кабат килеп-китүне сораган һәм бу килүе өчен эчкерсез рәхмәтен белдергән.
17 Террорчылар һөҗүменнән соң Йәһвә Шаһитләре меңнәрчә кешеләргә юаныч бирделәр һәм алар арасында бер хатын-кыз булган, Шаһитләр аны күршеләренә кереп-чыкканда очратканнар. Булган вакыйгалар аңа нык тәэсир иткән һәм ул Мәдхия 71:12—14 дә язылган сүзләрне бик зур игътибар белән тыңлаган: «Ул ярлыны, елаучыны һәм ярдәмчесе булмаган җәберләгәнне коткарыр. Ярлы белән мескенгә карата мәрхәмәтле булыр һәм мескеннәрнең җаннарын коткарыр. Аларның җаннарын мәкерледән һәм көчләүдән саклар, һәм аның күзләре алдында аларның каны кадерле булыр». Бу сүзләр үз вакытында әйтелгән булганнар! Хатын Шаһитләрне тагын бер тапкыр бу шигырьләрне укырга сораган һәм әңгәмәне дәвам итәр өчен аларны өенә чакырган. Сөйләшүнең азагында Изге Язмалар өйрәнүе башланган.
18. Бер Шаһит үз якыннарына барлык кешеләр өчен дога кылуны сорагач ничек ярдәм иткән?
18 Бер Шаһит бик бай районда урнашкан ресторанда эшли һәм андагы кешеләр элек Патшалыкның яхшы хәбәренә бик зур кызыксыну күрсәтмәгәннәр. Террорчылар һөҗүменнән соң кешеләргә бу нык тәэсир иткәне күренә иде. Һөҗүмнән соң шул атнаның җомга кичендә ресторанның менеджеры һөҗүм аркасында үлгән кешеләрне бер минут тынлык белән искә алыр өчен шәмнәр тотып тышка чыгарга дип бөтен кешене чакырган. Коллегаларына хөрмәт күрсәтеп, Шаһит тышкы тротуарга чыккан һәм тын гына басып торган. Менеджер-хатын аның Йәһвә Шаһите булуын һәм Алла хезмәтчесе икәнен белеп, бер минут тынлыктан соң аның дога кылуын сораган. Һәм Шаһит үзенең ризалыгын биргән. Дога кылганда ул күп кешеләр кайгы-хәсрәт кичерәләр, ләкин аларга өмет югалтырга кирәк түгел дип әйткән. Ул мондый начар вакыйгалар башка булмаячак вакыт турында һәм Изге Язмалардагы төгәл белемнәр барлык кешеләргә юаныч Алласына якынлашырга ярдәм итүен әйткән. Ул: «Амин»,— дип әйткәннән соң менеджер, һәм аның артыннан рестораннан тышка чыккан 60 тан артык кеше, аның янына килгән, рәхмәтләрен белдергән, кочаклаган. Менеджер, ул ишеткән догалардан, бу иң искиткеч дога иде дип билгеләгән.
Тирәдәге кешеләр өчен фатиха
19. Кайбер кешеләр Йәһвә Шаһитләренең югары әхлаклылыгын таныганын нинди мисал күрсәтә?
19 Йәһвә Шаһитләре килеп киткән кешеләр аеруча бу көннәрдә аларның эшләреннән файда сизәләр һәм моны күп кеше билгели. Тынычлык, намуслылык һәм саф әхлакый гадәтләрне тормышка ашырырга ярдәм иткән кешеләр яхшы тәэсир итмиләрмени? Үзәк Азиянең бер илендә Шаһитләр хөкүмәт иминлеге комитетының отставкадагы бер офицерын очратканнар. Ул аларга бервакыт аңа төрле дин оешмаларын тикшерергә йөкләмә бирелгән булган иде дип әйткән. Йәһвә Шаһитләрен тикшергәндә аңа аларның намуслылыгы һәм яхшы тәртибе нык тәэсир иткән. Изге Язмаларга нигезләнгән тәгълиматлары һәм аларның нык иманы аны шаккатырган. Бу ир-ат Изге Язмалар өйрәнергә ризалашкан.
20. а) Йәһвә Шаһитләренең үткән елдагы эшләре нәрсәне күрсәтә? б) Әле күп эш бар икәнен нәрсә күрсәтә һәм яхшы хәбәр тарату эшенә карата бездә нинди караш?
20 Берничә мең мисаллар арасында бу берничә каралган мисаллардан ачыклана: Йәһвә Шаһитләре 2001 хезмәт елында бик күп эш алып барганнар *. Алар миллионлаган кешеләр белән сөйләшкәннәр, кайгырган кешеләргә юаныч биргәннәр һәм аларның яхшы хәбәр тарату эшләре яхшы җимешләр китергән. 263 431 кеше суга чумып алып үзләрен Аллага багышлаганнар. Бөтен дөнья буенча яхшы хәбәр таратучылар саны 1,7 процентка үскән. Һәм 15 374 986 кешенең Гайсә үлемен искә алу Кичәсендә катнашуы бик күп эш әле алда икәнен күрсәткән (1 Көринтлеләргә 11:23—26). Яхшы хәбәрне кабул итәргә әзер булган кешеләрне эзләүне дәвам итик! Һәм « Ходайның шәфкать күрсәтә торган елы» дәвам иткәнче без «сызланган йөрәклеләрне» юатуны дәвам итик. Безгә нинди искиткеч эш бирелгән! Һичшиксез, безнең һәрберебезгә Исайның: «Ходай турында шатлык белән сөенәчәкмен, минем җаным минем Аллам турында бик нык шатланачак»,— дигән сүзләре бик якын (Исай 61:10). «Ходай Алла гаделлекне һәм данны барлык халыклар арасында күрсәтәчәк»,— дип әйткән пәйгамбәрлек сүзләрен үтәүче Аллага файдалы булуыбызны дәвам итик (Исай 61:11).
[Искәрмә]
^ 20 абз. Йәһвә Шаһитләренең 2001 хезмәт елындагы эшләре турында мәгълүматлар 29 дан 32 биткә кадәр күрсәтелгән.
Сезнең исегездәме?
• Гайсә вәгазьләгән яхшы хәбәр юаш кешеләргә нинди фатихалар китергән?
• Беренче гасырда Гайсә шәкертләренең яхшы хәбәр таратуын кабул иткән кешеләр нинди фатихалар алганнар?
• Бүген яхшы хәбәрне кабул иткәннәр өчен ул ничек фатиха була?
• Яхшы хәбәр таратучыларның җаваплы йөкләмәсенә без ничек карыйбыз?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[29—32 биттәге схеманы кара]
ЙӘҺВӘ ШАҺИТЛӘРЕНЕҢ 2001 ХЕЗМӘТ ЕЛЫНЫҢ БӨТЕНДӨНЬЯ ОТЧЕТЫ
(Басманы кара)
[25 биттәге иллюстрацияләр]
Йәһвә Шаһитләре яхшы хәбәр тарату йөкләмәләре турында һәрчакта истә тоталар.
[26 биттәге иллюстрацияләр]
Яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр берләшкән бөтендөнья кардәшлегенә кушылалар.