Йәһвәгә яраклы йөрәккә ия булыгыз
Йәһвәгә яраклы йөрәккә ия булыгыз
«Йә, Аллам, миндә саф йөрәк барлыкка китер һәм эчемдәге рухымны яңартып, изге ит» (МӘДХИЯ 50:12).
1, 2. Ни өчен без үз йөрәгебезгә игътибар итәргә тиешбез?
УЛ ОЗЫН буйлы һәм матур булган. Аны күргәннән соң, Самуил пәйгамбәр шулкадәр таңга калган һәм хәтта нәтиҗәгә килгән: Алла Саулдан соң Йессаның нәкъ зур улын патша итеп сайлаган. Ләкин Йәһвә болай дип әйткән: «Аның [бу егетнең] тышкы кыяфәтенә һәм буена карама; Мин аны кире кактым... кеше йөзгә, ә Ходай йөрәккә карый». Йәһвәнең сайлавы Йессаның кече улына Давытка — «Аның йөрәгенә яткан ир-атка» төшкән (1 Патшалык 13:14; 16:7).
2 Кешеләрнең йөрәкләрендә нәрсә бар икәнен Алла күрә ала һәм соңрак моны ул: «Мин, Ходай, һәркемгә аның юлы буенча һәм аның эшләренең җимешләре буенча әҗерен бирер өчен йөрәгенә керәм һәм эчтәгене сыныйм»,— дип ачыклаган (Йәрәми 17:10). Әйе, «Йәһвә йөрәкләрне сыный» (Гыйбрәтле хикәя 17:3). Ләкин Йәһвә нинди йөрәкне сыный? Һәм аңа яраклы йөрәккә без ничек ия була алабыз?
«Йөрәкнең яшерен кешесе»
3, 4. Изге Язмаларда «йөрәк» дигән сүз күбесенчә нинди мәгънәдә кулланыла? Мисаллар китерегез.
3 «Йөрәк» дигән сүз Изге Язмада меңгә якын тапкыр очрый. Күпчелек очракларда ул символик мәгънәдә кулланыла. Мәсәлән, Йәһвә Мусага мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Миңа корбаннар китерсеннәр дип Исраил улларына әйт, ул [корбан китерү] йөрәгенә килгән һәркайсы кешедән Миңа корбан кабул итегез». Һәм «йөрәкләре шуңа чакырган барысы да» корбаннар китерергә килгән (Чыгыш 25:2; 35:21, АМТ). Символик йөрәк, бертөрле мәгънәдә — бу дәртләнү, безне эш кылырга этәрүче эчке көч икәне аңлашыла. Символик йөрәгебез шулай ук безнең эмоцияләр белән тойгыларыбызны, теләкләребез белән чын күңелдән бирелгәнлегебезне чагылдыра. Йөрәк ачу утында янарга яисә куркудан дулкынланырга мөмкин, ул кайгыдан ярылырга яисә шатлык белән тулырга мөмкин (Мәдхия 26:3; 38:4; Яхъя 16:22; Римлыларга 9:2). Ул горур яисә юаш булырга мөмкин, ярата яисә нәфрәт итә ала (Гыйбрәтле хикәя 16:5; Маттай 11:29; 1 Петер 1:22).
4 Шуңа күрә «йөрәк» еш кына ниятләр яисә эмоцияләр белән бәйле, ә «акыл» дигән сүз фикер йөртү белән бәйле. Бу сүзләрне, алар Изге Язмалардагы бер контекстта очраган чакта, нәкъ шулай аңларга кирәк тә (Маттай 22:37; Филиппуйлыларга 4:7). Ләкин йөрәк һәм акыл капма-каршы төшенчәләр түгел. Мәсәлән, Муса исраиллеләрне: «Йәһвә Алла икәнен йөрәгегезгә салыгыз [«исегездә тотыгыз», Хәзерге тәрҗемә]»,— дип чакырган (Икенчезаконлык 4:39, ЯД). Гайсә аңа каршы яшерен генә мәкерле планнар төзегән канунчыларга: «Ни өчен сезнең күңелегездә [«йөрәкләрегездә», ЯД] шундый начар уйлар?» — дип әйткән (Маттай 9:4). «Аңлау», «белем» һәм «фикер йөртү» шулай ук йөрәк белән бәйле булырга мөмкин (3 Патшалык 3:12; Гыйбрәтле хикәя 15:14; Марк 2:6). Димәк, символик йөрәк дигән төшенчә шулай ук безнең фикер йөртүне дә — аңлау һәм фикерләребезне үз эченә алырга мөмкин.
5. Символик йөрәк нәрсәне аңлата?
1 Петер 3:4). Йәһвә нәкъ шуны күрә һәм сыный. Шуңа күрә Давыт: «Йә Аллам, миндә саф йөрәк барлыкка китер һәм эчемдәге рухымны яңартып, изге ит»,— дип дога кылган (Мәдхия 50:12). Саф йөрәккә без ничек ия була алабыз?
5 Бер белешмәлек буенча, символик йөрәк астында «кешедәге иң мөһим нәрсә, аның серле фикерләре һәм хисләре» күз алдында тотыла «һәм шуңа күрә [символик йөрәк] кешенең эчке табигатен белдерә һәм ул аның барлык эшләрендә, теләкләрендә, омтылышларында, тойгыларында, һәвәслегендә, максатларында, аның дөньяны күрүендә, фикерләрендә, күз алдына китерүләрендә, аның акыллылыгында, белемендә, остазлыгында, аның ышануларында һәм фикер йөртүләрендә, аның хәтерендә һәм аның аңлавында күренә». Символик йөрәк безнең эчтән нинди икәнлегебезне күрсәтә, безнең «йөрәкнең яшерен кешесе» нинди икәнен күрсәтә (Алла Сүзен йөрәкләрегезгә салыгыз
6. Моаб тигезлекләрендә торганда Муса Исраил халкына нинди чакыру белән мөрәҗәгать иткән?
6 Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан Моаб тигезлекләрендә торганда Муса, Исраил улларын үгетләп: «Мин сезгә бүген игълан иткән барлык сүзләрне йөрәкләрегезгә салыгыз һәм балаларыгыз бу Канунның барлык сүзләрен дә үтәргә тырышсын өчен аларны аларга васыять итеп бирегез»,— дип әйткән (Икенчезаконлык 32:46). Исраиллеләргә бу сүзләргә «аеруча игътибар итәргә» кирәк булган («Нокс тәрҗемәсе»). Ата-аналар Алла кануннарын үзләре белеп кенә үз балаларына бу кануннарны васыять итеп бирә алганнар (Икенчезаконлык 6:6—8).
7. Алла Сүзен йөрәгебезгә салу нәрсәне аңлата?
7 Саф йөрәккә ия булыр өчен иң беренче итеп Алла ихтыяры һәм максаты турында төгәл белемнәр алырга кирәк. Бу белемнәрнең бер чыганагы гына бар — бу Алла Сүзе (2 Тимутегә 3:16, 17). Ләкин өйрәнү вакытында без акылыбыз белән генә куллансак, без Йәһвәгә яраклы йөрәккә ия була алмыйбыз. Белемнәр безнең эчке дөньябызга тәэсир итәр өчен өйрәнгәннәребезне «йөрәгебезгә салырга» кирәк (Икенчезаконлык 32:46). Моны ничек эшләргә? Мәдхия җырлаучы Давыт болай дип аңлата: «Борынгы көннәрне исемә төшереп, Синең бар эшләрең турында уйланам; Синең кулларыңның эшләре турында фикерлим» (Мәдхия 142:5).
8. Изге Язмалар һәм аңа нигезләнгән басмаларны өйрәнгәндә безгә нинди сораулар бирергә кирәк?
8 Безгә дә Йәһвә эшләре турында рәхмәтләребезне белдереп уйланырга кирәк. Изге Язмаларны һәм аңа нигезләнгән басмаларны укыганда безгә үз-үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: укыганнан мин Йәһвә турында нәрсә белдем? Мин бу материалдан Йәһвәнең нинди сыйфатларын күрәм? Укыган материал буенча Йәһвә нәрсәне ярата, ә нәрсәне яратмый? Йәһвә
яраткан эшләрне эшләсәк нәтиҗәсе нинди була? Ә Йәһвә нәфрәт иткәнне эшләсәк — бу нәрсәгә китерә? Алынган мәгълүматлар миндә булган белемнәр белән ничек бәйле?9. Шәхси өйрәнү һәм тирән уйлануның нинди әһәмияте бар?
9 Утыз ике яшьлек Лиза * максатчан өйрәнүнең һәм тирән уйлануның әһәмиятенә тиешле бәя бирүгә ничек килгәнен болай дип аңлата: «Мин 1994 елда суга чумып алдым һәм ике ел дәвамында хакыйкатьтә актив идем. Мин һәрбер җыелыш очрашуларына йөри идем, һәрбер айны 30—40 сәгать вәгазьли идем, башка мәсихчеләр белән аралаша идем. Аннары мин хакыйкать юлыннан читкә китә башладым. Мин шул хәтле түбәнчелеккә төштем, хәтта Алла Канунын да боздым. Ләкин мин акылга килдем һәм тормышымны үзгәртергә карар иттем. Мин Йәһвәгә ул минем тәүбә итүемне кабул иткәне өчен һәм миңа кире аның янына кайтырга рөхсәт иткәне өчен шул хәтле рәхмәтлемен! Мин еш кына: „Минем читкә китүемнең сәбәбе нәрсәдә булган?“ — дип уйлыйм. Һәм һәрчакта бер үк нәтиҗәгә киләм: миндә максатчан өйрәнү һәм тирән уйлану юк иде. Изге Язмаларның хакыйкате чын мәгънәдә минем йөрәгемә җитмәгән. Хәзер шәхси өйрәнү һәм тирән уйлану һәрчакта да минем тормышымның мөһим өлеше булачак». Йәһвәне, аның Улын һәм аның Сүзен танып белүдә үскәннән-үсә барып, максатчан тирән уйлану өчен вакыт бүлеп кую мөһим!
10. Шәхси өйрәнү һәм тирән уйлану өчен безгә вакыт табу ни өчен кирәк?
10 Эшләр белән тулган тормышыбызда өйрәнү һәм тирән уйлану өчен вакыт табуы бик җиңел түгел. Ләкин бүген мәсихчеләр искиткеч Вәгъдә ителгән җир — 2 Петер 3:13). Озакламыйча «Бөек Бабилны» җимерү һәм Йәһвә халкына «Магог җиреннән Гогның» һөҗүме кебек искитәрлек вакыйгалар башланачак (Ачылыш 17:1, 2, 5, 15—17; Йәзәкил 38:1—4, 14—16; 39:2). Булачак вакыйгалар безнең Йәһвәгә карата яратуыбызның сынавы булырга мөмкин. Безгә хәзер тиешле вакытны түләп алу һәм йөрәкләребезгә Алла Сүзен салу бик мөһим! (Эфеслеләргә 5:15, 16).
Алланың гадел яңа дөньясы алдында торалар (Алла Сүзен өйрәнер өчен йөрәкләрегезне әзерләгез
11. Ни өчен безнең йөрәкне җир белән чагыштырып була?
11 Символик йөрәкне хакыйкать орлыклары чәчелгән җир белән чагыштырып була (Маттай 13:18—23). Җир яхшы уңыш бирсен өчен аны башта эшкәртергә кирәк. Нәкъ шулай ук безнең йөрәкне дә Алла Сүзен кабул итәр өчен әзерләргә кирәк. Езра исемле рухани «үз йөрәген Ходай канунын өйрәнер һәм аны үтәр өчен әзерләгән» (Езра 7:10). Без үз йөрәгебезне өйрәнүгә ничек әзерли алабыз?
12. Йөрәкне Изге Язмалар өйрәнүенә әзерләргә нәрсә ярдәм итә?
12 Эчкерсез дога — бу йөрәкнең Алла Сүзен өйрәнүгә искиткеч әзерләве булып тора. Чын гыйбадәт кылучыларның мәсихче очрашулары дога белән башланалар һәм тәмамланалар. Әгәр дә без Изге Язмаларны шәхси өйрәнүне эчкерсез дога белән башлап һәм шул ук рухны барлык өйрәнү дәвамында сакласак, бик урынлы булыр иде!
13. Йәһвәгә яраклы йөрәккә ия булыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?
13 Символик йөрәк алдан ук ялгыш булган фикерләрне кире кагарга әзер булырга тиеш. Гайсә яшәгән вакытта дин җитәкчеләре моны эшләргә теләмәгәннәр (Маттай 13:15). Гайсәнең әнисе исә, Мәрьям, киресенчә, «үз йөрәгендә» үзе ишеткән хакыйкатьләргә нигезләнгән нәтиҗәләр ясаган (Лүк 2:19, 51, ЯД). Ул Гайсәнең тугры шәкерте булган. Түәтәйрә шәһәреннән булган Лудия Паулны тыңлаган һәм Йәһвә «аның йөрәген» ул тыңлар өчен «ачкан». Ул да иман итүче булган (Рәсүлләр 16:14, 15). Әйдәгез, шәхси уйларыбызда яисә безнең өчен якын тәгълиматларда каты торучылар булмыйк, ә һәрчакта да «һәр кеше ялганчы булса да, Аллаһы хак, Үз сүзенә турылыклы» икәнен танырга әзер булыйк (Римлыларга 3:4).
14. Мәсихче очрашуларында әйтелгән сүзләрне игътибар белән тыңлар өчен, без ничек йөрәгебезне әзерли алабыз?
14 Мәсихче җыелышларында әйтелгәнне игътибар белән тыңлар өчен йөрәгеңне әзерләү аеруча мөһим. Программа барган чакта безнең игътибарны берәр нәрсә читкә юнәлдерергә мөмкин. Әгәр дә без көн дәвамында нәрсә булганына яисә иртәгә булачак эшләргә фикерләребезне тупландырабыз икән, очрашуда әйтелгән сүзләр безгә тәэсир итмәскә дә мөмкин. Әгәр дә без очрашулардан файда алырга теләсәк, безгә тыңларга һәм өйрәнергә тәвәккәл ниятләнергә кирәк. Очрашуда Изге Язманың шигырьләренә игътибар ителә һәм алар аңлатыла һәм безнең бу шигырьләрне аңларга омтылуыбыз нинди зур файда китерәчәк! (Нихами 8:5—8, 12).
15. Өйрәнүгә тагын да сәләтлерәк булырга басынкылык ничек безгә ярдәм итә?
15 Җиргә кирәкле ашлама кертеп аны яхшырак итә алган кебек, басынкылык, рухи ризыкка аппетит, ышаныч, Аллага карата курку һәм ярату үстерү безнең символик йөрәкне бай итә ала. Басынкылык безнең йөрәкне, өйрәтүгә сәләтлерәк итеп, йомшарта. Йәһвә Яһүдия патшасы Йосигә болай дип әйткән: «Минем әйткәнне ишетеп... Синең йөрәгең йомшарганга һәм Ходай алдында буйсынганга күрә һәм Минем каршымда елаганга күрә, Мин сине ишеттем» (4 Патшалык 22:19). Йосинең йөрәге юаш һәм тиз аңлаучан булган. Басынкылык «белемнәре дә булмаган... гап-гади» Гайсә шәкертләренә тормышларында «зирәкләр һәм акыл ияләре» аңлый алмаган рухи хакыйкатьләрне аңларга һәм тормышларында кулланырга рөхсәт иткән (Рәсүлләр 4:13; Лүк 10:21). Әйдәгез, Аллага яраклы йөрәк алырга тырышып, аның «алдында басынкылык күрсәтик» (Езра 8:21).
16. Рухилыкка карата аппетит үстерер өчен, нигә тырышлык кирәк?
16 Гайсә: «Рухилыкта үз ихтыяҗларын аңлаучылар бәхетле»,— дип әйткән (Маттай 5:3, ЯД). Безгә рухилыгыбызны үстерү сәләте бирелгән булса да, бу явыз дөньяның тормыш авырлыклары яисә ялкаулык кебек сыйфатлары аркасында бу ихтыяҗларны аңлавыбыз тупасланырга мөмкин (Маттай 4:4). Безгә рухи ризыкка карата кирәкле аппетит үстерергә кирәк. Хәтта Изге Язмаларны уку һәм шәхси өйрәнү беренче вакытта безгә канәгатьлелек китермәсә дә, нык булсак, без белем безнең «җанга рәхәт булачагын» күрербез һәм без нәтиҗәдә икенче өйрәнүне бик көтәчәкбез (Гыйбрәтле хикәя 2:10, 11).
17. a) Ни өчен без Йәһвәгә бар нәрсәдә дә өмет баглый алабыз? б) Йәһвәгә бар нәрсәдә дә өмет багларга без ничек өйрәнә алабыз?
17 «Бөтен йөрәгең белән Ходайга таян һәм үз акылыңа ышанма»,— дип чакырган Сөләйман патша (Гыйбрәтле хикәя 3:5). Йәһвәгә таянган йөрәк белә: Йәһвә үз Сүзе аша нәрсә генә әйтмәсә дә һәм нинди генә боеру бирмәсә дә — бу һәрчакта да хак (Исай 48:17). Без, һичшиксез, Йәһвәгә бар нәрсәдә дә тулысынча өмет баглый алабыз. Ул һәрбер ниятен тормышка ашырырга сәләтле (Исай 40:26, 29). Аның исеме «Ул булырга бирә» дигән мәгънәне юкка гына йөртми бит, һәм бу ул вәгъдә иткәннәрен тулысынча үтәргә сәләтле икәненә ышаныч бирә! Йәһвә «бар юлларында да гадел һәм бар эшләрендә дә игелекле» (Мәдхия 144:17). Әлбәттә, бар эшләрдә дә Йәһвәгә өмет багларга өйрәнер өчен, шәхси тормышыбызда Изге Язмалардан белгәнне кулланып һәм безгә китергән фатихалар турында тирән уйланып, безгә «Ходайның игелеклеген кичерергә һәм күрергә» кирәк (Мәдхия 33:9).
18. Алла җитәкчелеген тиз аңлаучан булыр өчен, Алладан курку безгә ничек ярдәм итә?
18 Безнең йөрәкне Алла җитәкчелегенә тиз аңлаучан итүче тагын бер сыйфатка басым ясап, Сөләйман: «Ходайдан курык һәм явызлыктан ерак тор»,— дип билгеләгән (Гыйбрәтле хикәя 3:7). Борынгы Исраил турында Йәһвә болай дип әйткән: «Их, аларга һәм аларның улларына мәңге яхшы булсын өчен, Миннән куркыр өчен һәм бар көннәреңдә Минем барлык әмерләремне үтәр өчен аларның йөрәге шундый булса иде» (Икенчезаконлык 5:29). Әйе, Алладан куркучылар аны тыңлыйлар. Йәһвә «йөрәкләре Аңа тугры булганнарга таяныч бирә» ала һәм аны тыңламаган кешеләргә җәза бирә ала (2 Паралипоменон 16:9). Аллага яраклы булмауның хөрмәтле куркуы безнең бар булган эшләребез, фикерләребез һәм тойгыларыбыз белән җитәкчелек итсен.
«Йәһвәне бөтен йөрәгең... белән ярат»
19. Йәһвәнең үгет-нәсихәтенә карата безнең йөрәкләр тиз төшенүчән булсын өчен, ярату нинди роль уйный?
19 Ярату, башка сыйфатлар белән чагыштырганда, Йәһвәнең үгет-нәсихәтенә безнең йөрәкне тиз төшенүчәнрәк итә. Аллага карата ярату белән тулган йөрәкле кеше Аллага нәрсә ошый, ә нәрсә юк икәнен белергә әзер (1 Яхъя 5:3). Гайсә: «Үзеңнең Аллаңны, Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дип әйткән (Маттай 22:37, ЯД). Аның игелеклеге турында тирән уйланып, аның белән якын дустыбыз белән кебек сөйләшеп һәм башкаларга аның турында сөйләп, әйдәгез, Аллага карата яратуыбызны тирәнәйтик.
20. Йәһвәгә яраклы йөрәккә ничек ия булырга?
20 Шулай итеп гомумиләштерик: Аллага яраклы йөрәккә ия булыр өчен Алла Сүзенә безнең эчке табигатебезгә, йөрәкнең яшерен кешесенә тәэсир итәргә рөхсәт итәргә кирәк. Изге Язманы максатчан өйрәнергә һәм Аллага рәхмәтләребезне белдереп тирән уйланырга кирәк. Моны эшләр өчен иң яхшысы — алдан ук йөрәкне әзерләргә: алдан ук ялгыш фикерләрдән йөрәкне азат итәргә һәм безне өйрәнүгә сәләтле итүче сыйфатлар белән тутырырга! Әйе, Йәһвә ярдәме белән без аңа яраклы йөрәккә ия була алабыз. Ләкин безгә бу йөрәкне ничек сакларга?
[Искәрмәләр]
^ 9 абз. Исем үзгәртелгән.
Сез ничек җавап бирер идегез?
• Йәһвә сыный торган символик йөрәк нәрсә ул?
• Алла Сүзен без үз йөрәгебезгә ничек сала алабыз?
• Алла Сүзен өйрәнүгә йөрәгебезне ничек әзерләргә?
• Бу мәкаләне өйрәнү сезне нәрсәгә дәртләндерде?
[Өйрәнү өчен сораулар]
[23 биттәге иллюстрация]
Давыт рухилык турында рәхмәтләрен белдереп уйланган. Ә син?
[24 биттәге иллюстрацияләр]
Алла Сүзен өйрәнүне башлар алдыннан, моңа үз йөрәгеңне әзерлә.