Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сезгә «хакыйкать рухы» бирелгәнме?

Сезгә «хакыйкать рухы» бирелгәнме?

Сезгә «хакыйкать рухы» бирелгәнме?

«Ул [Алла] сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул мәңге сезнең белән булачак. Ул... хакыйкать рухы» (ЯХЪЯ 14:16, 17).

1. Өске бүлмәдә соңгы сәгатьләрен үткәргәндә Гайсә шәкертләренә нинди мөһим вакыйга турында әйткән?

«РАББЫМ! Син кая китәсең?» Бу Гайсә Иерусалимдагы йортның өске бүлмәсендә рәсүлләре белән соңгы сәгатьләрен үткәргәндә аңа бирелгән сорауларның берсе иде (Яхъя 13:36). Ул очрашу вакытында Гайсә аларны калдырып, Атасы янына китәргә тиеш икәне турында әйткән (Яхъя 14:28; 16:28). Ул инде алар белән бергә яшәмәячәк, аларга шәхси үгет-нәсихәт һәм сорауларына җавап бирмәячәк. Ләкин ул аларны болай дип ышандырган: «Мин Атадан сораячакмын, һәм Ул сезгә бүтән Яклаучы-Юатучы бирәчәк, Ул Яклаучы мәңге сезнең белән булачак» (Яхъя 14:16).

2. Гайсә шәкертләрен калдырганнан соң аларга нәрсә җибәрергә вәгъдә иткән?

2 Гайсә «яклаучы» нәрсә икәнен һәм ничек ул аның шәкертләренә ярдәм итә икәнен аңлаткан: «Мин боларны сезгә башта ук сөйләмәдем, чөнки сезнең белән бергә булдым. Ә хәзер Мин Үземне Җибәрүче янына барам... Минем китүем сезнең өчен хәерлерәк. Чөнки Мин китмәсәм, сезгә Яклаучы-Юатучы килмәячәк, ә китсәм, Мин Аны сезгә җибәрәчәкмен... Хакыйкать Рухы — килгәч, сезгә тулы хакыйкатькә юл күрсәтеп торачак» (Яхъя 16:4, 5, 7, 13).

3. а) «Хакыйкать рухы» беренче гасыр мәсихчеләренә кайчан җибәрелгән булган? б) «Яклаучы-Юатучы» шәкертләр өчен нинди мөһим роль уйнаганына мисал китерегез.

3 Бу вәгъдә 33 елның Илленче көн бәйрәмендә үтәлгән һәм моны рәсүл Петер раслаган: «Аллаһы шушы Гайсәне үледән терелтте, һәм без һәммәбез — моның шаһитләре. Шулай итеп, Аллаһы Аны Үзенең уң ягына күтәргәч, Ул, Атасыннан вәгъдә ителгән Изге Рухны кабул итеп, безнең өскә сез хәзер күреп һәм ишетеп торган бүләкне койды» (Рәсүлләр 2:32, 33). Илленче көн бәйрәмендә бирелгән изге рух беренче гасыр мәсихчеләренә күп яклардан файдалы булганын без соңрак күрә алачакбыз. Ләкин Гайсә «хакыйкать Рухы» «сөйләгәннәрнең һәммәсен дә хәтерегезгә төшерәчәк» дип вәгъдә иткән (Яхъя 14:26). Бу рух аларга Гайсә хезмәтенең һәм тәгълиматының бөтен тәфсилләрен һәм хәтта аның сүзләрен искә төшерергә һәм аларны язып та куярга мөмкинлек биргән. Бу аеруча беренче гасыр азагында картайган рәсүл Яхъяга, ул Инҗилнең дүртенче китабын язганда, ярдәм иткән. Анда Гайсәнең ул үз үлемен искә алу Кичәсен үткәрүне оештырган вакыттагы кыйммәтле киңәшләре бар (Яхъя, 13—17 нче бүлекләр).

4. Беренче гасырның майланган мәсихчеләренә «хакыйкать рухы» ничек ярдәм иткән?

4 Гайсә шулай ук беренче гасыр мәсихчеләренә рух аларны бөтен нәрсәгә өйрәтәчәк һәм аларны бөтен хакыйкатькә юнәлдерәчәк дип вәгъдә иткән. Рух аларга Изге Язманы тирәнрәк аңларга һәм фикер йөртүдә, аңлауда һәм максатларда аларның бердәмлеген сакларга ярдәм иткән (1 Көринтлеләргә 2:10; Эфеслеләргә 4:3). Шулай итеп, изге рух беренче гасыр мәсихчеләренә, аерым майланган мәсихчеләргә рухи «ризыкны үз вакытында» биреп, «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» сыйфатында эш итәргә дәртләндергән (Маттай 24:45).

Рух шаһитлек бирә

5. a) Гайсә 14 нисаны төнендә шәкертләре өчен нинди яңа мөмкинлек ачкан? б) Изге рух Гайсә вәгъдәләренең үтәлүендә нинди роль уйный?

5 Утыз өченче елның 14 нисаны төнендә Гайсә үз шәкертләренә ул аларны соңрак үзе янына алачак һәм алар аның һәм Атасы белән күктә булачаклар дип ачкан. Ул аларга болай дип әйткән: «Минем Атам йортында торыр урын күп. Әгәр дә алай булмаса, Мин сезгә әйткән булыр идем. Мин сезгә урын әзерләргә барам. Барып урын әзерләгәч, сез дә Мин булган урында булсын өчен, янә килеп, сезне Үз яныма алачакмын» (Яхъя 13:36; 14:2, 3). Алар аның белән бергә аның Патшалыгында идарә итәчәкләр (Лүк 22:28—30). Күк өметен алыр өчен аларга, Алланың рухи уллары булып, «Рухтан туарга» һәм патшалар белән руханилар сыйфатында Мәсих белән күктә хезмәт итәр өчен майланган булырга кирәк (Яхъя 3:5—8; 2 Көринтлеләргә 1:21, 22; Титуска 3:5—7; 1 Петер 1:3, 4; Ачылыш 20:6).

6. а) Күктә яшәр өчен чакыру кайчан башланган һәм ничә кеше чакырылган булырга тиеш? б) Чакырылганнар ни өчен суга чумдырылганнар?

6 Күктә яшәр өчен бу «чакыру» 33 елның Илленче көн бәйрәмендә башланган һәм, күрәсең, гомумән алганда, 1930 елларның урталарында тәмамланган (Еврейләргә 3:1). «Җирдә яшәгәннәр арасыннан йолып алынган» кешеләрнең, изге рух белән мөһер сугылган рухи Исраил әгъзаларының саны 144 000 (Ачылыш 7:4; 14:1—4). Алар Мәсихнең рухи тәненә, аның җыелышына һәм аның үлеменә суга чумдырылып алынган булганнар (Римлыларга 6:3; 1 Көринтлеләргә 12:12, 13, 27; Эфеслеләргә 1:22, 23). Суга чумдырылып алынгач һәм изге рух белән майландырылгач, алар, үлемгә һәм күктә рухи тәндә яшәр өчен терелтеп торгызылуга кадәр саф булуларын саклап, яшәүнең корбан юлына бастылар (Римлыларга 6:4, 5).

7. Гайсә Мәсихне искә алу Кичәсендә ни өчен майланган мәсихчеләр генә символларны кабул итәләр?

7 Бу майланган мәсихчеләр яисә рухи Исраил әгъзалары Йәһвә белән «Алла Исраиле» арасындагы килешү буенча яшиләр (Гәләтиялеләргә 6:16ЯД; Йәрәми 31:31—34). Яңа килешү Гайсәнең коелган каны белән расланган булган. Аның үлемен искә алу Кичәсен оештырганда Гайсә бу турыда әйтеп киткән. Лүк болай дип язган: «Аннары Гайсә икмәк алды һәм, шөкрана иткәннән соң, аны сындырды һәм шәкертләренә бирде. „Бу — Минем сезнең өчен бирелә торган тәнем. Мине искә алу өчен шулай эшләгез“,— диде Ул. Аштан соң Гайсә шулай ук итеп касәне шәкертләренә бирде һәм әйтте: „Менә бу касә — Минем сезнең өчен түгелә торган каным белән расланган яңа килешү“» (Лүк 22:19, 20). Калдык яисә 144 000 нең җирдә яшәүче әгъзалары гына Гайсә үлеменең искә алу Кичәсендә символларны, икмәкне һәм шәрабны хокук буенча кабул итәләр.

8. Майланган мәсихчеләр аларда күктә яшәр өчен өмет барлыгын кайдан беләләр?

8 Майланган мәсихчеләр аларның күктә яшәү өметләре бар икәнен кайдан беләләр? Изге рух бу турыда аларга хатасыз шаһитлек бирә. Майланган мәсихчеләргә рәсүл Паул болай дип язган: «Аллаһы рухы йөрткән кешеләрнең һәммәсе дә — Аллаһы балалары... Изге Рух Үзе, рухыбыз белән бергә, безнең Аллаһы балалары булуыбызны раслый. Әгәр дә Аның балалары икәнбез, варислары да — без, димәк, Мәсих белән бергә Аллаһы вәгъдә иткәннәргә ия булабыз. Чөнки без Мәсих белән бергә михнәт чигәбез икән, Аның данын да уртаклашырбыз» (Римлыларга 8:14—17). Рухның бу шаһитлеге бик көчле һәм шуңа күрә кешедә күктә яшәргә өметендә аз гына булса да шикләр туса, ул аңарда мондый өмет юк дигән акыллы нәтиҗәгә киләчәк һәм Гайсә үлемен искә алу Кичәсендә символларны кабул итүдән үзен тыячак.

Рух һәм башка сарыклар

9. Инҗилнең беренче дүрт китабында һәм «Ачылыш» китабында нинди ике аерылып торган кеше төркемнәре искә төшерелә?

9 Рухи Исраил булырга чакырылган мәсихчеләрнең саны чикләнгән булганга күрә, Гайсә аларны «кечкенә көтү» дип атаган һәм аларга яңа васыять «утарына» керергә рөхсәт ителгән булган. «Кечкенә көтү»дән аермалы буларак, шулай ук җыярга кирәк булган «башка сарыкларның» саны билгеләнми (Лүк 12:32; Яхъя 10:16). Ахыр вакытында җыелган башка сарыклар «бихисап күп кеше» санына керәләр һәм алар Оҗмах җирендә мәңге яшәү өмете белән «зур газап» кичерәчәкләр. Беренче гасыр азагында Яхъяга бирелгән күренештә бихисап күп кеше һәм 144 000 рухи исраиллеләр ике төрле группа булып күрсәтелүе кызык (Ачылыш 7:4, 9, 14). Башка сарыклар да изге рух алалармы? Әгәр дә алсалар, ничек бу аларның тормышларына тәэсир итә?

10. Башка сарыклар ничек «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеменә» суга чумып алалар?

10 Изге рух башка сарыкларның тормышларында мөһим роль уйный. Алар Йәһвәгә үзләренең багышлануларын «Ата, Угыл һәм Изге Рух исеменә» суга чуму белән символлаштыралар (Маттай 28:19). Алар Йәһвәнең хакимлеген таныйлар, Мәсихкә үзләренең Патшасы һәм Йолып Алучысы буларак буйсыналар һәм шулай ук үз тормышларында Алланың изге рухы — аның эш итүчән көченә буйсыналар. Көн саен алар «рух җимеше», ягъни: «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белүне» үстерәләр (Гәләтиялеләргә 5:22, 23).

11, 12. а) Майланган мәсихчеләр махсус рәвештә ничек изгеләндерелгәннәр? б) Башка сарыклар ничек изге ителәләр яисә изгеләнәләр?

11 Башка сарыклар шулай ук Алла Сүзенә һәм изге рухка аларны сафландырырга яисә изгеләндерергә рөхсәт итәргә тиешләр. Майланган мәсихчеләр инде махсус рәвештә изгеләндерелгәннәр, чөнки Мәсих кәләше буларак алар тәкъва һәм изге дип игълан ителгәннәр (Яхъя 17:17; 1 Көринтлеләргә 6:11; Эфеслеләргә 5:23—27). Даниел пәйгамбәр аларны «Иң Югарының изгеләре» дип атый, алар «кеше Улы» Гайсә Мәсих җитәкчелегендә Патшалык мирас итеп алачаклар (Даниел 7:13, 14, 18, 27). Элегрәк Йәһвә Муса һәм Һарун аша үз халкына исраиллеләргә: «Мин Ходай сезнең Аллагыз: изгеләнегез һәм изге булыгыз, чөнки Мин изге»,— дип игълан иткән (Левит 11:44).

12 «Изгеләндерү» дигән сүз күбесенчә «Йәһвә Аллага хезмәт итәр өчен изге итәргә, аерып куярга; изге, изгелек яисә сафлык хәленә кертү» дигән мәгънә йөртә. «Күзәтү манарасы»ның 1938 ел санында болай дип язылган булган: «Ионадавларга» яисә башка сарыкларга «аңларга кирәк: бихисап күп кеше санына керергә һәм җирдә яшәргә теләгән һәркемнән үзен Аллага багышлау һәм изгеләнү таләп ителә». «Ачылыш» китабында сурәтләнгән бихисап күп кеше күренешендә бу кешеләр «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» һәм «Аның Йортында Аңа [Аллага] көне-төне хезмәт итәләр» дип әйтелә (Ачылыш 7:9, 14, 15). Алланың изгелек таләпләренә туры килер өчен башка сарыклар изге рух ярдәмендә көчләреннән килгәнчә барысын да эшлиләр (2 Көринтлеләргә 7:1).

Мәсих кардәшләренә игелек эшләү

13, 14. а) Гайсәнең сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәясе буенча сарыкларның котылып калуы нәрсәгә бәйле? б) Бу ахыр заманда башка сарыклар Мәсихнең кардәшләренә ничек игелек эшлиләр?

13 Гайсә «бу әйберләр системасының ахыры» турында пәйгамбәрлеккә кагыла торган сарыклар һәм кәҗәләр турындагы гыйбрәтле хикәясендә басым ясаган: башка сарыкларны һәм кечкенә көтүне тыгыз бәйләнешләр берләштерә. Бу гыйбрәтле хикәядә Гайсә ачык итеп күрсәткән: башка сарыкларның сакланып калуы турыдан-туры майланган мәсихчеләргә карата аларның тәртипләре белән бәйле, майланган мәсихчеләрне ул «минем... туганнарым» дип атаган. Гайсә Мәсих болай дип әйткән: «Килегез, Минем Атамнан фатиха алганнар! Дөнья яратылган көннән бирле сезнең өчен әзерләп куелган патшалыкны мирас итеп алыгыз... Сезгә хак сүз әйтәм: Минем кечкенә туганнарымның берсенә нәрсә генә эшләгән булсагыз да, Миңа эшләгән буласыз» (Маттай 24:3; 25:31—34, 40).

14 «Нәрсә генә эшләгән булсагыз» дигән сүзтезмә рух ярдәмендә тудырылган Мәсихнең кардәшләренә ярату белән бирелгән таянычны чагылдыра. Иблис дөньясы исә аларга чит кешеләргә кебек карый, ә кайберләрен хәтта төрмәләргә дә утырта. Мәсихнең кардәшләре ризыкка, киемгә һәм аларның сәламәтлеге турында кайгыртучанлыкка мохтаҗ (Маттай 25:35, 36). Бу ахыр заманда, 1914 елдан башлап, майланган мәсихчеләр моңа охшаш хәлләргә дучар булалар. Аларның тугры юлдашлары, башка сарыклар Алла рухы белән дәртләнелеп аларга таяныч бирәләр икәне Йәһвә Шаһитләренең хәзерге тарихы күрсәтә.

15, 16. а) Башка сарыклар майланган мәсихчеләргә нинди эштә аеруча булышлык күрсәтәләр? б) Майланган мәсихчеләр башка сарыкларга үз рәхмәтләрен ничек белдерәләр?

15 Бу ахыр заманда башка сарыклар Алланың «барча халыклары да ишетсен өчен, Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда таратырга» дигән йөкләмәсен үтәүдә Мәсихнең кардәшләренә аеруча актив булышлык күрсәтәләр (Маттай 24:14; Яхъя 14:12). Җирдә яшәгән майланган мәсихчеләрнең саны кимүен дәвам итсә дә, башка сарыкларның саны, миллионнар белән исәпләнеп, үсә. Аларның меңнәре тулы вакытлы вәгазьчеләр — пионерлар һәм миссионерлар булып хезмәт итәләр һәм Патшалык турындагы яхшы хәбәрне «дөньяның читенә кадәр» тараталар (Рәсүлләр 1:8). Башкалары көчләреннән килгәнчә вәгазьләүдә катнашалар һәм бу мөһим эшкә акчалата иганәләр белән ярдәм итәләр.

16 Мәсихнең майланган кардәшләре ничек соң үз юлдашларының, башка сарыкларның тугры ярдәмнәрен кадерлиләр! Акыллы һәм ышанычлы хезмәтче тарафыннан 1986 елда бирелгән «„Дөнья Князе“ җитәкчелегендәге бөтендөнья иминлеге» дигән китапта майланган мәсихчеләрнең тойгылары ачык итеп чагылдырылган. Бу китапта болай дип әйтелә: «Икенче бөтендөнья сугышы вакытыннан бирле бу әйберләр системасы ахырына киләчәге турындагы Гайсәнең пәйгамбәрлеге күбесенчә „бихисап күп“ „башка сарыклар“ эше ярдәмендә үтәлә... Шуңа күрә без халыкара төрле телләрдән булган „бихисап күп кешегә“ Гайсәнең Маттай 24:14 тә язылган пәйгамбәрлеген үтәүдә бик мөһим роль уйнаганнары өчен бик зур рәхмәт әйтәбез!» («Worldwide Security Under the „Prince of Peace“»).

«Бары тик безнең белән генә камиллеккә ирешсен өчен»

17. Җирдә терелтеп торгызылган борынгы тугры хезмәтчеләр майланганнар белән ничек «камиллеккә ирешәчәк»?

17 Майланган мәсихчеләрнең берсе рәсүл Паул Мәсихкә кадәр яшәгән тугры ир-атлар һәм хатын-кызлар турында болай дип язган: «Алар һәммәсе дә иманнары өчен Изге язмада әйбәт бәя алдылар, ләкин берсе дә... үзләренә вәгъдә ителгәнне алмады. Бу кешеләр бары тик безнең белән генә камиллеккә ирешсен өчен, Аллаһы безнең өчен [майланганнар өчен] әйбәтрәк бер нәрсә ниятләде» (Еврейләргә 11:35, 39, 40). Мәсих һәм аның 144 000 майланган кардәше Меңьеллык патшалык вакытында патшалар һәм руханилар сыйфатында күктә идарә итәчәкләр һәм Гайсәнең йолым корбанының фатихаларын җиргә бирәчәкләр. Шул вакытта башка сарыклар акыл һәм физик яктан «камиллеккә ирешәчәк» (Ачылыш 22:1, 2).

18. а) Изге Язмалардагы фактлар башка сарыкларга нәрсәне аңларга ярдәм итәләр? б) Башка сарыклар Алланың «балаларын ачыктан-ачык» күрсәтелүен көтеп нәрсәгә өмет баглыйлар?

18 Башка сарыклар Мәсихче Грек Язмаларында Мәсихкә һәм аның майланган кардәшләренә һәм Йәһвә ниятен үтәүдә аларның үзәк роленә ни өчен шундый зур игътибар бирелә икәнен аңларга тиешләр. Шуңа күрә башка сарыклар майланган мәсихчеләргә яисә «акыллы һәм ышанычлы хезмәтче»гә ярдәм күрсәтү алар өчен хөрмәт дип саныйлар һәм Армагеддон белән Мәсихнең Меңьеллык Патшалыгы вакытында Алланың «балаларын ачыктан-ачык күрсәтелүен» көтәләр. Башка сарыклар алар «фанилыкка илтүче коллыктан азат ителеп, Аллаһы балаларының данлы азатлыгын уртаклашачак» вакытны көтәләр (Римлыларга 8:19—21).

Мәсихне искә алу Кичәсендә рух бердәмлеге

19. Майланган мәсихчеләр һәм аларның юлдашлары, башка сарыклар өчен «хакыйкать рухы» нәрсә эшли һәм алар нинди үзенчәлекле бердәмлек 28 март кичендә күрсәтәчәкләр?

19 Гайсә Мәсих 33 елның 14 нисанында үзенең йомгаклау догасында болай дип әйткән: «Үтенәм: бөтенесе бер булсын. Атам, Син Миндә һәм Мин Синдә булган кебек, Мине Син җибәргәнгә дөнья ышансын өчен, алар да Бездә булсыннар» (Яхъя 17:20, 21). Алла яратканга күрә майланганнарны һәм барлык тыңлаучан халыкны коткарыр өчен үз Улын ул гомерен бирсен өчен җибәргән (1 Яхъя 2:2). «Хакыйкать рухы» Мәсихнең кардәшләрен һәм аларның юлдашларын, башка сарыкларны берләштерә. 28 март кичендә, кояш батканнан соң майланган мәсихчеләр һәм башка сарыклар Мәсихнең үлемен билгеләп үтәр өчен һәм үзенең кадерле Улын, Гайсә Мәсихне корбан итеп, алар өчен Йәһвә нәрсә эшләгәнен тагын бер тапкыр искә төшерер өчен, бергә җыелачаклар. Аларның бу очрашуда катнашулары бердәмлекләрен һәм Алла ихтыярын үтәргә тәвәккәллекләрен ныгытсын һәм шулай ук алар Йәһвә яраткан кешеләр арасында булырга шат икәнен күрсәтсен.

Кабатлау өчен сораулар

• «Хакыйкать рухы» беренче мәсихчеләргә кайчан җибәрелгән булган һәм нинди мәгънәдә ул аларның «юатучысы» булган?

• Күктә яшәр өчен өметләре бар икәнен майланган мәсихчеләр кайдан беләләр?

• Алла рухы башка сарыкларга ничек тәэсир итә?

• Мәсих кардәшләренә башка сарыклар ничек игелек эшлиләр һәм ни өчен алар майланган мәсихчеләр белән генә «камиллеккә ирешәчәкләр»?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

33 елның Илленче көн бәйрәмендә «хакыйкать рухы» Мәсихнең шәкертләренә сугарылды.

[15 биттәге иллюстрацияләр]

Башка сарыклар Мәсихнең кардәшләренә игелек эшлиләр: аларга вәгазьләргә дигән Алла йөкләмәсен үтәгәндә булышлык күрсәтәләр.