Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Син Алла яраткан кешеләр арасындамы?

Син Алла яраткан кешеләр арасындамы?

Син Алла яраткан кешеләр арасындамы?

«Минем әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам да яратыр» (ЯХЪЯ 14:21).

1, 2. а) Йәһвә кешелеккә карата яратуын ничек күрсәткән? б) Безнең эраның 33 елының 14 нисанында Гайсә нинди бәйрәм итү оештырган?

ЙӘҺВӘ кешеләрне — үзенең барлыкка китергәнен ярата. Чынлыкта ул кешеләрне «шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде» (Яхъя 3:16). Гайсә Мәсих үлеменең искә алу Кичәсенең якынлашуы белән чын мәсихчеләр, Йәһвә «безне яратты һәм безнең гөнаһларыбызның кичерелүен алып килүче... корбан рәвешендә Үзенең Улын җибәргәнен», бигрәк тә аңларга тиеш (1 Яхъя 4:10).

2 Безнең эраның 33 елының 14 нисаны төнендә Гайсә һәм аның 12 рәсүле Иерусалимдагы бер йортның өске бүлмәсендә Мисыр коллыгыннан Исраил халкының азат ителүен искә төшерүче Коткарылу бәйрәмен үткәрер өчен җыелганнар (Маттай 26:17—20). Алар бу яһүдиләр бәйрәмен үткәргәннән соң, Гайсә Яһүд Искариот исемле шәкертен чыгарып җибәргән һәм, безнең көннәрдә Мәсих үлемен искә алу Кичәсе дип билгеле булган, истәлекле кичке аш оештырган *. Аның тәнен һәм канын символлаштырган чүпрәсез икмәкне һәм кызыл шәрабны Гайсә калган 11 рәсүлгә биргән. Бу вакыйганың детальләре Маттай, Марк, Лүк язган Инҗил китапларында һәм шулай ук бу вакыйганы «Раббының кичке ашы» дип атаган рәсүл Паул хатында язылган (1 Көринтлеләргә 11:20; Маттай 26:26—28; Марк 14:22—25; Лүк 22:19, 20).

3. Гайсәнең шәкертләре белән өске бүлмәдә булганда соңгы сәгатьләренең нинди мөһим мәгълүматларын рәсүл Яхъя гына искә төшерә?

3 Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрдә икмәк һәм кызыл шәрабның бирелүе искә төшерелмәгәне кызык, бәлкем, бу китап 98 елда язылган вакытта мәсихчеләр арасында бәйрәм итүнең тәртибе әйбәт билгеле булганга күрәдер (1 Көринтлеләргә 11:23—26). Ләкин Алла тарафыннан рухландырылган Яхъя гына безгә Гайсәнең, ул үз үлемен искә алу Кичәсен оештырганына кадәр һәм аннан соң, нәрсә әйткәне һәм эшләгәне турында бик мөһим мәгълүматлар биргән. Бу дәртләндерүче тәфсилләр Яхъя бәян иткән Яхшы хәбәрнең 5 бүлегендә очрый. Бу бүлекләрдән Алла нинди кешеләрне ярата икәне аңлашыла. Әйдәгез, Яхъя китабының 13—17 нче бүлекләрен карап чыгыйк.

Гайсәнең ярату үрнәгеннән өйрәнегез

4. а) Гайсә Мәсихнең үз шәкертләре белән, алар Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсен билгеләп үткәндә сөйләшүнең төп темасына Яхъя ничек басым ясаган? б) Йәһвә ни өчен Гайсәне ярата? Бер мөһим сәбәпне китерегез.

4 Бу бүлекләрдә Гайсәнең, аның эзеннән баручыларына юнәлтелгән, саубуллашу үгет-нәсихәтләре бар һәм бу бүлекләрнең төп темасы — ярату. Шуңа күрә «ярату» дигән сүзнең төрле формаларда 31 тапкыр очравына шаккатасы юк. Гайсәнең Атасы Йәһвәгә һәм үз шәкертләренә карата булган яратуы бу бүлектәгеләргә караганда тирәнрәк башка бер җирдә дә күрсәтелми. Инҗилнең дүрт китабының барысы да Гайсәнең Йәһвәгә карата яратуы белән тулган булса да, ләкин Яхъя гына Гайсәнең: «Мин Атаны яратам»,— дип ачык итеп әйткән сүзләрен язганы кызык (Яхъя 14:31). Гайсә шулай ук Йәһвә дә аны ярата дип әйткән һәм ни өчен ярата икәнен аңлаткан. Ул: «Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз. Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз»,— дип әйткән (Яхъя 15:9, 10). Әйе, Йәһвә Улын, аңа тулысынча буйсынганы өчен, ярата. Бу Гайсә Мәсихнең шәкертләре өчен нинди искиткеч үрнәк!

5. Гайсә Мәсих үз шәкертләренә карата ничек ярату күрсәткән?

5 Гайсәнең рәсүлләр белән соңгы очрашуы турында Яхъяның хикәя итүенең инде иң башында ук Мәсихнең үз шәкертләренә карата тирән яратуына басым ясала. Яхъя болай дип яза: «Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дөньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дөньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте» (Яхъя 13:1). Шул истәлекле кичтә ул шәкертләренә башкаларга ничек хезмәт итәргә һәм аларны ничек яратырга икәненең онытмаслык үрнәген биргән. Ул аларның аякларын юган. Аның шәкертләре моны әзерлек белән Гайсә өчен һәм кардәшләре өчен эшләргә тиеш булганнар, ләкин алар мондый мөмкинлекне кулланмаганнар. Гайсә басынкы рәвештә бу эшне башкарган һәм үз шәкертләренә болай дип әйткән: «Шулай итеп, Мин — сезнең Раббыгыз һәм Остазыгыз, сезнең аякларыгызны юганмын икән, сез дә бер-берегезнең аякларын юарга тиеш. Сез дә Мин сезгә эшләгән кебек эшләсен дип, сезгә үрнәк күрсәттем» (Яхъя 13:14, 15). Чын мәсихчеләр үз кардәшләренә шатлык белән хезмәт итәргә тиеш (Маттай 20:26, 27; Яхъя 13:17).

Яңа әмерне үтәгез

6, 7. а) Мәсих үлемен искә алу Кичәсе белән бәйле булган Яхъя нинди мөһим детальне искә төшерә? б) Гайсә үз шәкертләренә нинди яңа әмер биргән һәм анда нәрсә яңа булган?

6 Өске бүлмәдә, төнлә 14 нисанда булган вакыйгаларны тасвирлап, Яхъя генә Яһүд Искариотның китүе турында әйтә (Яхъя 13:21—30). Инҗилнең беренче дүрт китабы бергә бу хыянәтче чыгып киткәннән соң гына Гайсә үз үлемен искә алу Кичәсен оештырганына күрсәтә. Шуннан соң ул, саубуллашу киңәшләре һәм үгет-нәсихәтләре биреп, үзенең тугры рәсүлләре белән озак сөйләшкән. Гайсә үлемен искә алу Кичәсен билгеләп үтәргә әзерләнгәндә, без Гайсәнең шул кичтә әйткәне белән аеруча кызыксынырга тиешбез, чөнки без, һичшиксез, Алла яраткан кешеләр арасында булырга телибез.

7 Гайсә үз үлемен искә алу Кичәсен оештырганнан соң, яңа гадәти булмаган әмерен үзенең шәкертләренә биргән. Ул болай дип әйткән: «Сезгә яңа әмер бирәм: бер-берегезне яратыгыз. Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Бер-берегезне яратуыгыздан барысы да сезнең Минем шәкертләрем булуыгызны белерләр» (Яхъя 13:34, 35). Бу әмер нәрсәсе белән яңа булган? Шул көнне, бераз соңрак, Гайсә бу әмерне ачыклаган: «Минем әмерем шушы: Мин сезне яраткан кебек, сез дә бер-берегезне яратыгыз. Дуслары өчен җанын биргән кешенең яратуыннан да бөек ярату юк» (Яхъя 15:12, 13). Муса Кануны исраиллеләргә якыннарын үзләрен яраткан кебек яратырга кушкан (Левит 19:18). Ләкин Гайсәнең әмере тагын да ераграк киткән. Мәсихчеләр бер-берсен Гайсә аларны яраткан кебек яратырга һәм үзләренең кардәшләре өчен үз гомерләрен корбан итеп китерергә әзер булырга чакырылганнар.

8. а) Фидакарь ярату үз эченә нәрсә ала? б) Бүген Йәһвә Шаһитләре ничек фидакарь ярату күрсәтәләр?

8 Гайсә үлемен искә алу Кичәсен билгеләп үтүгә бәйле бөтен җыелышка да, аерым алганда һәрберсенә дә үзен сынарга иң уңайлы вакыт: чыннан да бездә мәсихчеләрне аерып торучы билге — Мәсих яратуына охшаш ярату бармы. Мондый фидакарь ярату үз кардәшләреңне сатканчы үләргә әзер булуны аңлата һәм күп мәртәбә шулай булган да. Ярату — ешрак, үз кардәшләреңә һәм башка кешеләргә ярдәм яисә хезмәт итеп, үз ихтыяҗларыңны әзерлек белән корбан итүне аңлата. Моңа карата рәсүл Паул яхшы үрнәк күрсәткән (2 Көринтлеләргә 12:15; Филиппуйлыларга 2:17). Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча фидакарьлек рухы күрсәтүләре белән билгеле, алар имандашларына һәм башка кешеләргә ярдәм итәләр һәм үзләренең вакытларын һәм көчләрен якыннарына Изге Язмаларның хакыйкатен сөйләп сарыф итәләр * (Гәләтиялеләргә 6:10).

Кыйммәтле мөнәсәбәтләрнең кадерен белегез

9. Алла һәм аның Улы белән булган кадерле мөнәсәбәтләребезне саклар өчен, без нәрсәне шатлык белән эшлибез?

9 Безгә карата Йәһвә һәм аның Улы, Гайсә Мәсих күрсәткән яратудан да кадерлерәк башка бернәрсә дә юк. Ләкин Алла һәм Мәсих безне яратсыннар өчен һәм бу яратуны сизәр өчен безгә нәрсәдер эшләргә кирәк. Шәкертләре белән бергә соңгы кичне уздырганда, Гайсә: «Минем әмерләремне кабул итеп, аларны үтәгән кеше Мине ярата. Мине яраткан кешене Атам да яратыр, Мин дә яратырмын һәм аңа Үземне күрсәтермен»,— дип әйткән (Яхъя 14:21). Әгәр дә Алла һәм аның Улы белән булган мөнәсәбәтләребезне кадерлибез икән, без шатлык белән аларның әмерләрен үтәячәкбез. Бу үз эченә фидакарь ярату күрсәтү әмерен һәм шулай ук Гайсәнең аның терелтеп торгызылуыннан соң бирелгән боеруын үтәүне — «халыкка вәгазьләргә һәм шаһитлек итәргә», һәм яхшы хәбәрне кабул иткән кешеләр арасында «шәкертләр булдырырга» тырышуны ала (Рәсүлләр 10:42; Маттай 28:19, 20).

10. Майланган мәсихчеләрнең һәм «башка сарыкларның» кем белән кыйммәтле мөнәсәбәтләре бар?

10 Шул ук кичтә, күпмедер вакыт узганнан соң, тугры рәсүл Яһүд (Фаддей) соравына җавап биреп Гайсә: «Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр һәм Без, аның янына килеп, аның белән бергә яшәрбез»,— дип әйткән (Яхъя 14:22, 23). Әле җирдә яшәгәндә, Мәсих белән күктә бергә яшәргә чакырылган майланган мәсихчеләр Йәһвә һәм аның Улы белән аеруча якын мөнәсәбәтләргә ия (Яхъя 15:15; 16:27; 17:22; Еврейләргә 3:1; 1 Яхъя 3:2, 24). Ләкин аларның юлдашлары — җирдә яшәргә өметләре булган «башка сарыклар» «бер көтүче» Гайсә Мәсих һәм Йәһвә Алла белән, әгәр дә тыңлаучанлык күрсәтсәләр шулай ук кыйммәтле мөнәсәбәтләргә ия (Яхъя 10:16; Мәдхия 14:1—5; 24:14).

«Сез дөньядан түгел»

11. Гайсә үз шәкертләренә нинди аек кисәтү биргән?

11 Үлеме алдыннан Гайсә шәкертләре белән соңгы очрашуларында бик аек кисәтү биргән: Алла яраткан кешене дөнья нәфрәт итәчәк. Ул болай дип әйткән: «Дөнья сезне нәфрәт итә икән, исегездә тотыгыз: сездән элек ул Мине нәфрәт итте. Сез дөньяныкы булсагыз, дөнья сезне үзенекеләре итеп яратыр иде. Ләкин сез дөньядан түгел, бәлки Мин сезне дөньядан сайлап алдым, дөнья сезне шуңа күрә нәфрәт итә. „Хезмәтче үзенең хуҗасыннан өстен түгел“,— дигән сүзләремне хәтерләгез. Мине эзәрлекләгәннәр икән, сезне дә эзәрлекләрләр. Минем сүземне тотканнар икән, сезнекен дә тотарлар» (Яхъя 15:18—20).

12. а) Гайсә үзенең шәкертләрен дөнья аларны нәфрәт итәчәк дип ни өчен кисәткән? б) Гайсә үлеменең искә алу Кичәсе якынлашу сәбәпле, барыбыз өчен дә нәрсә турында уйлану файдалы булыр иде?

12 Бу сүзләрне Гайсә 11 рәсүлгә һәм барлык чын мәсихчеләргә алар дөньяның нәфрәте белән очрашкач боекмасыннар һәм бирешмәсеннәр өчен биргән. Ул болай дип өстәгән: «Мин боларны сез вәсвәсәгә бирелмәсен өчен сөйләдем. Сезне гыйбадәтханәләрдән аерырлар. Хәтта шундый вакыт килер: ул вакытта сезне үтерүче һәркем Аллаһыга шуның белән хезмәт итәм дип уйлар. Һәм шулай эшләрләр, чөнки алар Атаны да, Мине дә якыннан белмәделәр» (Яхъя 16:1—3). Изге Язмаларның бер сүзлеге «вәсвәсә» дип тәрҗемә ителгән фигыльнең формасы «кешедә шик тудыру һәм ул ышанырга һәм буйсынырга тиеш булган шәхесне калдырырга дәртләндерү; ташлап китәргә дәртләндерү» дигәнне аңлата. Гайсә үлемен искә алу Кичәсенең якынлашуы белән безнең бөтенебезгә дә үткәндә һәм хәзер тугры булган мәсихчеләрнең тормышы турында тирән уйларга кирәк һәм аларга эзәрлекләүләр вакытында күрсәткән ныклык үрнәкләрендә охшарга тырышырга кирәк. Сезгә каршы килүләр һәм эзәрлекләүләр Йәһвәне һәм Гайсә Мәсихне калдырырга сәбәп булмасын, аларга ышанырга һәм буйсынырга тәвәккәл булыгыз.

13. Гайсә Мәсих үзенең шәкертләре турында Йәһвәгә дога кылганда нәрсә дип сораган?

13 Гайсә Иерусалимдагы өске бүлмәдә булганда үз Атасына йомгаклау догасында болай дип әйткән: «Мин аларга Синең сүзеңне җиткердем. Дөнья аларга нәфрәтләнде, чөнки Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел. Аларны дөньядан алуыңны түгел, бәлки явызлыктан саклавыңны үтенәм. Мин дөньядан булмаган кебек, алар да дөньядан түгел» (Яхъя 17:14—16). Безгә Алла үзенең яраткан хезмәтчеләрен саклый һәм аларның дөньядан аерылып торыр өчен тырышлыкларын ныгыта икәнендә шикләнмәскә була (Исай 40:29—31).

Алланың яратуында һәм Гайсәнең яратуында торыгыз

14, 15. а) Гайсә Мәсих үзен нәрсә белән чагыштырган һәм ул үзенә каршы куйган «кыргый йөзем агачы» кемне символлаштыра? б) «Йөзем агачының» «ботаклары» кемне сурәтли?

14 Гайсә, 14 нисаны төнендә тугры рәсүлләре белән ышанып сөйләшкәндә, тугры булмаган Исраилгә — кыргый йөзем агачына капма-каршы буларак, үзен — «чын йөзем агачы» белән чагыштырган. Ул: «Мин — чын йөзем агачы, ә Минем Атам — Йөзем үстерүче»,— дип әйткән (Яхъя 15:1). Берничә гасырлар элек Йәрәми Йәһвәнең ваз кичкән халкына юнәлтелгән сүзләрен болай дип язган: «Мин сине яхшы йөзем агачы итеп утырттым... ничек соң син Миндә чит агачның кыргый ботагына әверелдең?» (Йәрәми 2:21). Ә пәйгамбәр Осия болай дип язган: «Исраил — ботаклы йөзем агачы, үзе өчен җимеш күбәйтә... Аларның йөрәкләре икеләнде» (Осия 10:1, 2).

15 Чын гыйбадәт кылуның җимешләрен китерү урынына исраиллеләр мөртәтлеккә бирелгәннәр һәм үзләре өчен җимеш күбәйткәннәр. Гайсәнең тугры шәкертләре белән соңгы очрашуына өч көн калганда, ул икейөзле яһүди җитәкчеләренә: «Шуңа күрә, Мин сезгә әйтәм: Аллаһы Патшалыгы сездән алынып, аның җимешен китерүче халыкка биреләчәк»,— дип әйткән (Маттай 21:43). Яңа халык, 144 000 майланган мәсихчеләрдән торган, «Алла Исраиле» Гайсә Мәсих — «чын йөзем агачының» «ботаклары» белән чагыштырыла (Гәләтиялеләргә 6:16, ЯД; Яхъя 15:5; Ачылыш 14:1, 3).

16. Гайсә 11 тугры рәсүлне нәрсәгә чакырган һәм бу соңгы көннәрдә тугры калдык турында нәрсә әйтеп була?

16 Өске бүлмәдә Гайсә белән җыелган 11 рәсүлгә ул болай дип әйткән: «Ул Миндәге җимеш бирми торган һәр ботакны кисеп ташлый һәм, күбрәк җимеш бирсен өчен, җимеш бирә торган һәр ботакны чистарта. Миндә торыгыз, һәм Мин сездә торырмын. Йөзем агачында булмаган ботак үзеннән үзе җимеш бирә алмаган кебек, Миндә тормасагыз, сез дә җимеш бирә алмассыз» (Яхъя 15:2, 4). Йәһвә халкының хәзерге тарихы күрсәтә: майланган мәсихчеләрнең тугры калдыгы үзләренең Башы Гайсә Мәсих белән бердәмлектә булган (Эфеслеләргә 5:23). Алар Йәһвәгә үзенең «йөзем бакчасын» чистартырга һәм начар ботакларын кисәргә рөхсәт иткәннәр (Малахий 3:2, 3). 1919 елдан башлап иң беренче майланган мәсихчеләр һәм 1935 елдан башлап аларның юлдашлары — һәр көн саен үсә торган «бихисап күп кеше» мул итеп Патшалык җимешләрен китерә башлаганнар (Ачылыш 7:9; Исай 60:4, 8—11).

17, 18. а) Майланган һәм «башка сарыклардан» булган мәсихчеләргә Гайсәнең нинди сүзләре Йәһвә яратуында калырга ярдәм итәләр? б) Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсе ничек безгә ярдәм итәчәк?

17 Барлык майланган мәсихчеләргә һәм аларның юлдашларына Гайсә мондый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән: «Күп җимеш китереп, сез Минем шәкертләрем булырсыз, һәм моның белән Минем Атам данланыр. Атам Мине яраткан кебек, Мин дә сезне яратам. Минем мәхәббәтемдә торыгыз. Мин, Атамның әмерләрен үтәп, Аның мәхәббәтендә торам, һәм сез дә, Минем әмерләремне үтәсәгез, Минем мәхәббәтемдә калырсыз» (Яхъя 15:8—10).

18 Без барыбыз да Алла яратуында калырга телибез һәм бу безне мәсихче җимешләре китерергә дәртләндерә. Шуңа күрә без «Патшалык хакындагы бу Яхшы хәбәрне» вәгазьләргә һәрбер мөмкинлекне кулланабыз (Маттай 24:14). Шулай ук без шәхси тормышыбызда «изге рух җимешен» китерер өчен мөмкин булганның барысын эшлибез (Гәләтиялеләргә 5:22, 23, ЯД). Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсенә килү моны эшләргә безнең тәвәккәллегебезне тагын да ныгытачак, чөнки безгә карата Алланың һәм Гайсә Мәсихнең бөек яратуын искә төшерәчәк (2 Көринтлеләргә 5:14, 15).

19. Чираттагы мәкаләдә нинди өстәмә ярдәм турында сүз барачак?

19 Искә алу Кичәсен билгеләп үтүне оештырганнан соң, Гайсә Атасы аның тугры шәкертләренә ярдәмче, изге рухны җибәрәчәк дип вәгъдә иткән (Яхъя 14:26). Ничек бу рух майланган һәм «башка сарыклардан» булган мәсихчеләргә Йәһвә яратуында калырга ярдәм иткәне чираттагы мәкаләдә каралачак.

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Изге Язмалар буенча 2002 елда 14 нисан кояш баегач та 28 март чәршәмбе көнне башлана. Бу кичне Йәһвә Шаһитләре бөтен дөнья буенча Раббы Гайсә Мәсих үлемен билгеләп үтәр өчен җыелачаклар.

^ 8 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Йәһвә Шаһитләре Алла Патшалыгы вәгазьләүчеләре» дигән китапның (ингл.) 19 һәм 32 нче бүлекләрен карагыз.

Кабатлау өчен сораулар

• Гайсә үз шәкертләренә башкаларны ярату һәм аларга хезмәт итү буенча нинди гамәли үрнәк биргән?

• Гайсә Мәсихнең үлемен искә алу Кичәсе сәбәпле, безгә үзебезне нинди мәгънәдә сынарга кирәк?

• Дөнья нәфрәте һәм эзәрлекләүләре турында Гайсәнең кисәтүе ни өчен безгә «вәсвәсә» булырга тиеш түгел?

• «Йөзем агачы» һәм «ботаклар» кемне сурәтли? Алардан нәрсә көтелә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[8 биттәге иллюстрация]

Гайсәнең шәкертләре фидакарь ярату күрсәтеп аның әмерләренә буйсыналар.

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә рәсүлләренә башкаларга ярату белән хезмәт итү буенча онытылмаслык үрнәк биргән.