Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чын бәхетле дөнья. Бу ничек мөмкин?

Чын бәхетле дөнья. Бу ничек мөмкин?

Чын бәхетле дөнья. Бу ничек мөмкин?

«БУ ИКЕ меңьеллыкның гына түгел, ә хәтта кешелек тарихының да иң зур тәэсирле шәхесе — Насара шәһәреннән Гайсә булган»,— дип әйтелгән «Тайм» журналында. Гайсә Мәсих җирдә яшәгән вакытта меңләгән эчкерсез кешеләр аның бөек булуын да, башкалар турында кайгыртуын да күргәннәр. Шуңа күрә аларның Гайсәне патша итеп куярга теләүләренә шаккатасы юк (Яхъя 6:10, 14, 15). Ләкин ул сәясәттә катнашудан баш тарткан.

ГАЙСӘНЕҢ сәясәттә катнашмавы өч сәбәп белән аңлатыла. Беренчедән, Гайсә истә тоткан — аның Атасы кешеләргә тулысынча үзбилгеләнүгә һәм шул ук санда идарә итүнең формаларын сайларга хокук биргән. Икенчедән, Гайсә белгән — кешеләргә, әгәр дә алар моңа барлык көчләрен куйсалар да, уңышлы идарә итәргә комачаулаучы күзгә күренмәс куәтле көчләр бар. Өченчедән, Гайсә Алланың бөтен җир өстеннән күк хакимияте куярга нияте буенча эш алып барган. Бу өч сәбәпне игътибар белән карап чыксак без аңлаячакбыз: ни өчен кешеләрнең дөньяны яхшырак итәргә тырышулары уңышсыз. Шулай ук бу максатка ничек ирешеп була икәнен карап чыгарбыз.

Кешеләр үзләре өстеннән идарә итә алалармы?

Алла кешеләрне барлыкка китергәч, ул аларга хайваннар патшалыгы өстеннән хакимлек биргән (Яшәеш 1:26). Ләкин кешеләр өстеннән Алла үзе генә хакимлек итәргә тиеш булган. Беренче кешеләр Адәм белән Хаува «яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачыннан», бердәнбер агачтан гына җимеш ашамаулары белән Аллага үз тыңлауларын һәм буйсынуларын күрсәтерләр иде (Яшәеш 2:17). Кызганычка каршы, Адәм белән Хаува ихтыяр ирекләре белән дөрес кулланмаганнар һәм Аллага буйсынмаганнар. Бу агачтан җимешне алу бары тик урлау гына булмаган. Бу Алланың хакимиятенә карата фетнә күтәрү булган. Изге Язмаларның бер тәрҗемәсендә, Яшәеш 2:17 нең искәрмәсендә болай дип әйтелә: Адәм белән Хаува «[алар] мораль яктан тулысынча бәйсез» икәннәрен белдергәннәр, «башкача әйткәндә, барлыкка китерелгән икәннәрен танудан баш тартканнар... Беренче гөнаһ Алла хакимиятенә кул сузу булган» («The New Jerusalem Bible»).

Булган хәл үз эченә бик җитди мораль мәсьәләләрне алганга күрә, Алла Адәм белән Хаувага һәм аларның буыннарына тормыш юлын үзләренә сайларга рөхсәт иткән һәм алар үзләре нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен хәл итә башлаганнар (Мәдхия 147:8, 9; Римлыларга 2:14). Асылда, бу кешелекнең мөстәкыйль рәвештә идарә итәргә беренче адымнары булган. Кешеләр уңышка ирешкәнме соң? Хәзер меңнәрчә еллар үткәннән соң без: «Юк!»,— дип әйтә алабыз. Вәгазьче 8:9 да: «Кеше өстеннән кеше аның зыяны өчен хакимлек итә»,— дип әйтелгән. Кешелекнең үзбилгеләнүенең кайгылы тәҗрибәсе Йәрәми 10:23 тә: «Ходаем, кеше юлы аның ихтыярында түгел һәм табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел икәнен беләм»,— дип язылган сүзләрне раслый. Кешелек Барлыкка Китерүчесез үзе өстеннән үзе уңышлы хакимлек итә алмавын тарих исбатлаган.

Гайсә Мәсих моңарда шикләнмәгән. Алладан бәйсез булу фикере аның өчен җирәнгеч булган. «Үзлегемнән һичнәрсә эшләмим,— дип әйткән ул.— Мин һәрвакыт Ул [Алла] теләгән эшләрне генә эшлим» (Яхъя 4:34; 8:28, 29). Гайсә Мәсих Алла ихтыяры буенча кешеләрдән патша хакимиятен алмаска тиеш булган һәм шуңа күрә ул моңа ризалашырга уйламаган да. Ләкин бу ул кешеләргә ярдәм итәргә теләмәгән дигәнне аңлатмаган. Киресенчә, ул көченнән килгәнчә, кешеләр ул вакытта һәм киләчәктә бәхеткә ирешсен өчен, барысын да эшләгән. Ул хәтта кешелек өчен үз тормышын да биргән (Маттай 5:3—11; 7:24—27; Яхъя 3:16). Гайсә «һәр нәрсәнең үз вакыты бар» һәм билгеле вакытта Алла кешелек өстеннән үз хакимиятен куячак икәнен белгән (Вәгазьче 3:1; Маттай 24:14, 21, 22, 36—39). Ләкин исебезгә төшерик: Эдем бакчасында безнең беренче әби-бабабыз елан аша алар белән сөйләшкән явыз рухи зат ихтыярына буйсынганнар. Бу безне Гайсәнең сәясәткә катнашмавының икенче сәбәбенә китерә.

Дөньяның яшерен хакимчесе

Изге Язмалар буенча Иблис, әгәр дә Гайсә аңа гыйбадәт кылса, аңа «дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен» тәкъдим иткән (Маттай 4:8—10). Асылда, Гайсәгә дөнья белән идарә итәргә, бары тик Иблис таләпләре буенча гына, тәкъдим ителгән. Гайсә бу вәсвәсәгә бирешмәгән. Ә бу чыннан да вәсвәсә булганмы соң? Чыннан да Иблис моны тәкъдим итә алганмы? Әйе, чөнки Гайсә үзе Иблисне «бу дөньяның мирзасы» дип атаган, ә рәсүл Паул аны «бу гасырның илаһисы» дип сурәтләгән (Яхъя 14:30; 2 Көринтлеләргә 4:4; Эфеслеләргә 6:12).

Әлбәттә, Иблиснең кешелек ихтыяҗлары турында чын күңелдән кызыксынмаганы Гайсә өчен билгеле булган. Ул Иблисне «кеше үтерүче», «ялганчы һәм ялганның атасы» дип атаган (Яхъя 8:44). Табигый ки, явыз рухның «хакимлеге астында» булган дөнья чын бәхетле була алмый (1 Яхъя 5:19). Ләкин Иблис дөнья белән мәңге идарә итмәячәк. Хәзер куәтле рухи зат, Гайсә Мәсих озакламыйча Иблисне бәреп төшерәчәк һәм аның тәэсирен тулысынча юк итәчәк (Еврейләргә 2:14; Ачылыш 20:1—3).

Дөнья хакимчесе сыйфатында аның санаулы көннәре калганын Иблис үзе дә яхшы белә. Шуңа күрә ул Нух көннәрендә булган Туфанга кадәр эшләгән кебек, кешеләрне чиккә кадәр бозар өчен бар булган көчләрен куя (Яшәеш 6:1—5; Яһүд 6). «Җиргә һәм диңгезгә кайгы,— дип әйтелә Ачылыш 12:12 дә,— чөнки иблис, вакыты аз калганын белеп, көчле ярсу белән сезгә төште!» Изге Язмаларның пәйгамбәрлекләре һәм бөтендөнья вакыйгалары без Иблискә «аз калган» бу вакытның ахырында яшибез икәнен күрсәтәләр (2 Тимутегә 3:1—5). Азат ителү хәзер инде якын!

Бәхет алып киләчәк хөкүмәт

Озакламыйча Алла бөтен җир өстеннән идарә итәр өчен күк хөкүмәте урнаштырачак, Гайсә моны белгән һәм бу аның сәясәттән читтә торуының өченче сәбәбе. Изге Язмалар бу хөкүмәтне Алла Патшалыгы дип атый һәм бу Патшалык Гайсә тәгълиматларының иң төп темасы (Лүк 4:43; Ачылыш 11:15). Гайсә үз шәкертләрен Патшалык килүе турында дога кылырга өйрәткән. Бу Патшалык идарә иткәндә генә «күктәге кебек, җирдә дә» Алланың «ихтыяры гамәлгә ашачак» (Маттай 6:9, 10). Сез: «Әгәр дә бу Патшалык бөтен җир өстеннән идарә итсә, кеше хөкүмәтләре белән нәрсә булачак?» — дип сорарга мөмкин.

Бу сорауга җавап Даниел 2:44 тә бар: «Шул патшалыклар [бу әйберләр системасының ахырында хакимлек иткән] вакытында күктәге Алла мәңге җимерелмәячәк патшалык төзәячәк, һәм бу патшалык икенче халыкка бирелмәячәк; ул бөтен [кеше төзегән] патшалыкларны җимерәчәк һәм таркатачак, ә үзе мәңгегә урнашачак». Алла Патшалыгына җир хөкүмәтләрен ни өчен җимерергә туры килер? Чөнки алар Алла хакимиятенә каршы килү рухы күрсәтәләр. Иблис бу фетнә рухын инде Эдем бакчасыннан күрсәтергә дәртләндерә. Кешелеккә зыян китерүчеләр, Аллага буйсынмау рухын күрсәтеп, Барлыкка Китерүчегә каршы баручы юлга басалар (Мәдхия 2:6—12; Ачылыш 16:14, 16). Шуңа күрә без үз-үзебездән сорарга тиеш: «Без Алла идарәсе өченме яисә аңа каршымы?»

Сез кемнең хакимлеген яклыйсыз?

Кешеләр хәбәрдар булсын һәм кемнең идарәсен сайларга алар карар итә алсын өчен Гайсә шәкертләренә, бүгенге әйберләр системасының ахыры килгәнчегә кадәр, «Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне бөтен җиһанда [«кеше торган җирдә», ЯД]» вәгазьләргә дигән вәкаләт биргән (Маттай 24:14). Кем бүген Алла Патшалыгы турында бөтен җир шары буенча вәгазьләүче булып билгеле? Йәһвә Шаһитләре. Чыннан да, күп еллар дәвамында, сезнең кулыгыздагы журналның тышында «Йәһвә Патшалыгын игълан итә» дигән сүзләр куела. Бүген 6 000 000 га якын Шаһит 230 дан артык илдә кешеләргә бу Патшалык турында төгәл белемнәр алырга ярдәм итә *.

Патшалык гражданнары өчен фатихалар

Гайсә һәрвакыт Алла ихтыяры буенча эш иткән. Шуңа күрә ул бәйсезлек юлы буенча бармаган һәм сәяси ысуллар белән булган дөньяны хупларга яисә аны камилләштерергә тырышмаган. Ул дөнья проблемаларын чишә алган Алла Патшалыгы файдасына бөтен көчләре белән ярдәм итәргә тырышкан. Үзенең тугрылыгы өчен ул бу Патшалыкның күктәге Патша тәхете белән бүләкләнгән булган. Аллага буйсынган өчен нинди искиткеч бүләк! (Даниел 7:13, 14).

Гайсә Мәсих кебек бүген миллионлаган кешеләр иң беренче Алла Патшалыгын эзлиләр һәм Алла ихтыярына буйсыналар. Алар шулай ук искиткеч бүләк алалар: Алла Патшалыгының җирдә яшәүче гражданнары булу мөмкинлеге (Маттай 6:33). Бу Патшалыкның яратучан идарәсе астында кешеләр камиллеккә ия була һәм мәңге яши алачаклар (Ачылыш 21:3, 4). 1 Яхъя 2:17 дә болай дип әйтелә: «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Аллаһы ихтыярын үтәүче мәңге яши». Иблис һәм аның артыннан баручылар юкка чыгарылганнан соң, ә бөтен җир милләтчелектән, сатлык сәүдә системасыннан, коррупциядән һәм ялган диннәрдән азат ителгәннән соң җир оҗмахка әвереләчәк һәм бу җирдә мәңге яшәү нинди искиткеч шатлык булачак! (Мәдхия 36:29; 71:16).

Әйе, чын бәхетле дөнья Алла Патшалыгы ярдәмендә генә мөмкин, шуңа күрә бу Патшалык турындагы хәбәрне чыннан да яхшы яисә шатлыклы хәбәр дип атап була. Әгәр дә сез бу хәбәрне әле ишеткәнегез юк икән, икенче тапкыр Йәһвә Шаһитләре сезгә килгәч, алар алып килгән хәбәрне тыңласагыз ничек булыр иде?

[Искәрмә]

^ 16 абз. Алла Патшалыгы турында игълан итеп, Йәһвә Шаһитләре сәяси көрәштә катнашмыйлар һәм дөньяви хөкүмәтләргә каршы, хәтта аларның эшләре тыелган яисә эзәрлекләүләр кичергән илләрдә дә, фетнә күтәрергә дәртләндермиләр (Титус 3:1). Моның урынына алар Гайсә һәм аның беренче гасыр шәкертләре кебек рухи файда китерергә тырышалар һәм сәясәттән читтә торалар. Йәһвә Шаһитләре үзләре ягында яшәүче, гаделлекне яратучы кешеләргә Изге Язмаларның файдалы киңәшләрен, мәсәлән, гаиләдәге ярату, намуслы булу, әхлакый сафлык һәм эш этикасын үзләштерергә ярдәм итәргә тырышалар. Иң мөһиме — алар башкаларны Изге Язмаларның принципларын тотарга һәм Алла Патшалыгына кешелекнең чын өметенә кебек карарга өйрәтергә тырышалар.

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Кешеләр Алласыз уңышлы идарә итә алмый икәнен тарих күрсәтте.

[5 биттәге иллюстрация]

Иблис хәзерге әйберләр системасы белән идарә иткәнгә күрә, Гайсәгә «дөньядагы барлык патшалыкларны һәм аларның бөтен шөһрәтләрен» тәкъдим итә алган.

[6 биттәге иллюстрацияләр]

Алла Патшалыгының идарәсе астында дөнья искиткеч урынга әвереләчәк дип Гайсә өйрәткән.