Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Алла Патшалыгында күрешербез»

«Алла Патшалыгында күрешербез»

«Алла Патшалыгында күрешербез»

«Дустым минем, Руперт! Бүген мине үлемгә хөкем иттеләр. Кайгырма минем турыда. Мин сине һәм бөтен гаиләңне яратам. Алла Патшалыгында күрешербез».

БУ СҮЗЛӘРНЕ Франц Дрозг 1942 елның 8 июнендә фашистлар аны атып үтерергә берничә минут калганда язган. Ни өчен аны атып үтергәннәр?

Марибор (Словения) шәһәренең азат итү Музееның мәгълүматлары буенча, бу 38 яшьлек ир-ат, һөнәре буенча тимерче, нацистлар тарафыннан оккупациягә алынган Словениядә оештырылган Германия гаскәрләре төркеменә — Wehrmannschaft керү тәкъдимен кире каккан. Ул Бибельфоршер яисә Изге Язмалар өйрәнүчесе булган. Ул көннәрдә Йәһвә Шаһитләре шундый исем йөрткәннәр. Изге Язмаларның Исай 2:4 тә язылган сүзләре буенча эш итеп ул нацистлар сугышында катнашырга теләмәгән һәм үзен ул Алла Патшалыгының гражданы икәнен күрсәткән (Маттай 6:33).

Франц үзенең туган шәһәре Птуеда Алла Патшалыгы турында ашкынып вәгазьләүче дип билгеле булган (Маттай 24:14). Авырлыкларга карамастан ул, 1942 елның май аенда кулга алынганчыга кадәр, даими рәвештә яхшы хәбәрне вәгазьләгән.

Словениянең күп Йәһвә Шаһитләрен нацистлар каты эзәрлекләгәннәр. Франц үзенең дин ышанулары өчен җәзалап үтерелгән кешеләр арасында иң беренчесе булган. Рәсүлләр 14:22 дә: «Аллаһы Патшалыгына керү күп михнәтләр аша булачак»,— дип язылган сүзләр беренче гасыр мәсихчеләренә кебек аңа да ныклык биргән. Аның: «Алла Патшалыгында күрешербез»,— дип әйткән соңгы сүзләреннән күренгәнчә, ул Алла Патшалыгы — бу күктә идарә итүче реаль хакимият икәнендә һич тә шикләнмәгән.

[32 биттәге иллюстрация]

Франц Дрозг: Photo Archive-Museum of National Liberation Maribor, Slovenia; хат: оригиналы Photo Archive-Museum of National Liberation Maribor, Slovenia сакланыла.