Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Алтын Кагыйдә» — барлык кешеләр өчен әмер

«Алтын Кагыйдә» — барлык кешеләр өчен әмер

«Алтын Кагыйдә» — барлык кешеләр өчен әмер

«Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12).

БУ СҮЗЛӘРНЕ ике мең ел элек үзенең билгеле Таудагы вәгазендә Гайсә Мәсих әйткән. Гасырлар дәвамында бу гади әйткән сүзләр турында бик күп әйтелгән һәм язылган булган. Ул «Изге Язманың асылы», «якыннарга карата мәсихчеләр бурычының гомуми чагылышы» һәм «төп әхлак принцибы» дип аталган булган. Гайсәнең сүзләре шул хәтле популяр булган ки, хәтта алар хәзер «алтын кагыйдә» дип билгеле.

«Алтын кагыйдәнең» нигезенә салынган принцип үзләрен христиан дип атаган дөнья белән генә чикләнми. Ул иудаизм, буддизм һәм Грек фәлсәфәсе дә, барысында да төрле дәрәҗәләрдә чагыла. Бу принцип Көнчыгыш илләрендә, аеруча Ерак Көнчыгыштагы халыклар арасында, изге акыл иясе һәм бөек укытучысы итеп тирән хөрмәт ителгән Конфуцийнең билгеле сүзләрендә искә төшерелә. Конфуцийнең аналектларында — дүрт китаплы җыентыкның өченче китабында без бу принципны өч тапкыр табабыз. Конфуций үз шәкертләренең соравына җавап биргәндә ике тапкыр болай дип әйткән: «Сиңа карата нәрсә эшләгәннәрен теләмәсәң, башка беркемгә дә шуны эшләмә». Өченче тапкыр бу принцип аның шәкерте Цзыгун белән сөйләшкәндә очрый. Бер тапкыр Цзыгун болай дип мактанган: «Миңа карата башкаларның нәрсә эшләгәннәрен теләмәсәм, мин дә шуны башкаларга эшләргә теләмим». Моңа аның укытучысы: «Цзы, синең моңа көчең җитмәячәк»,— дип җавап кайтарган.

Гайсәнең соңрак әйткән сүзләре Конфуцийнең сүзләреннән аерылып торганы күренә: Конфуций сүзләре негатив яктан төзелгән. Гайсәнең «алтын кагыйдәсе» уңай формада белдерелгән, ул башка кешеләргә игелек эшләргә дәртләндерә һәм шуның белән Конфуций сүзләреннән аерылып тора. Әгәр дә барлык кешеләр Мәсихнең «алтын кагыйдәсен» җитәкчелек итеп тотсалар, бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәтсәләр һәм ярдәм итәр өчен кулларын сузсалар иде, күз алдына китереп карагыз: нинди булыр иде бүгенге дөнья. Безнең планетадагы яшәү ничек үзгәрер иде!

Ләкин, кагыйдәнең ничек кенә — позитив, негатив яисә башка формада бирелгәненә карамастан, шунысы мөһим: кешеләр аларның милләтенә, кайда һәм кайчан яшәүләренә карамастан, «алтын кагыйдә»нең нигезендә торган принципка һәрчакта да зур әһәмият биргәннәр. Моннан күренә: Гайсә тарафыннан таудагы вәгазьдә бәян ителгән принциплар төрле җирләрдә һәм бөтен гасырларда яшәгән кешеләр өчен универсаль һәм кулланырлык.

Үз-үзегезгә мондый сораулар биреп карагыз: «Мин үземә карата хөрмәт белән гадел, намуслы эш итүләрен телимме? Мин расизм булмаган, җинаятьсез һәм сугышсыз дөньяда яшәргә теләр идемме? Мин башкаларның иминлеге һәм тойгылары турында һәрберсе борчылу күрсәткән гаиләдә яшәргә теләр идемме?» Бу мөмкинлекләргә юк дип берәрсенең җавап кайтаруы бик шикле. Ләкин кызганычка каршы, бүген мондый шартларда аз гына кеше яши. Күпчелек кешеләр өчен мондый тормыш бары тик хыял гына.

«Алтын кагыйдәнең» модадан чыгуы

Тарих гаепсез кешеләрнең хокукларын боза торган мәрхәмәтсез һәм рәхимсез җинаятьләр белән тулы. Коллар сәүдәсе, нацистларның үлем лагерьлары, балаларны мәҗбүри эшләтү, мәрхәмәтсез геноцид һәм бу коточкыч исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде.

Бүген югары технологияле дөньябызда иң беренче урында үз-үзеңне ярату һәм ваемсызлык хөкем сөрә. Үз хокуклары һәм иминлеге турында сүз барганда, аз гына кеше башкаларның тойгыларын исәпкә алырга тырыша (2 Тимутегә 3:1—5). Ни өчен соң хәзер горур, мәрхәмәтсез, каты күңелле һәм үз-үзләрен яратучы кешеләр шул хәтле күп? Бу яхшы билгеле «алтын кагыйдәнең» модадан чыгуының һәм аның, нәрсәдер үтәргә авыр булган, элеккеге мораль калдыгы итеп күп кешеләр тарафыннан кире кагылуының нәтиҗәсе түгелме? Кызганычка каршы, мондый фикер йөртү үзләрен Аллага иман итүчеләр дип атаган кешеләр арасында да очрый. Һәм барысыннан күренгәнчә, эгоизм рухы кешеләрнең йөрәкләрендә тагын да ныграк тамырлар җибәрәчәк.

Шуңа күрә мондый сорауларны карау мөһим: «алтын кагыйдә» буенча яшәү нәрсәне аңлата? Ул безнең көннәрдә кулланырлыкмы? Һәм барлык кешеләр дә «алтын кагыйдә» буенча яшәячәк вакыт булачакмы? Бу сорауларга тиешле җаваплар алыр өчен чираттагы мәкаләне укыгыз.

[3 биттәге иллюстрация]

Конфуций һәм башка акыл ияләренең әйтелгән сүзләрендә «алтын кагыйдәгә» охшаш принциплар язылып бирелгән.