Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

«Зур сабырлыкка киенегез»

«Зур сабырлыкка киенегез»

«Зур сабырлыкка киенегез»

«Кызгануның ягымлы тойгыларына... һәм зур сабырлыкка киенегез» (КӨЛЕССӘЙЛЕЛӘРГӘ 3:12, ЯД).

1. Зур сабырлыкның искиткеч мисалын китерегез.

ФРАНЦИЯНЕҢ көньяк-көнбатыш җирендә яшәүче Режи 1952 елда суга чумдырылган Йәһвә Шаһите булган. Аның хатыны иренә Йәһвәгә хезмәт итәргә мөмкинчелек бирмәс өчен, күп еллар дәвамында үз көченнән килгәненең барысын да эшләгән. Ире мәсихче җыелышларына бармасын өчен, хатын машинаның шинасын тишәргә тырышкан, ә бер вакыт Режи өйдән-өйгә йөреп, вәгазь сөйләгәндә ул аның артыннан барган һәм Режи йорт хуҗаларына Патшалык турындагы яхшы хәбәрне сөйләгәндә аны мыскыл иткән. Бу даими каршы килүләргә карамастан, Режи үзенең зур сабырлык күрсәтүен дәвам иткән. Шуның белән ул барлык мәсихчеләргә яхшы үрнәк биргән, чөнки Йәһвә үзенең бөтен гыйбадәт кылучыларыннан да башкалар белән аралашканда зур сабырлыклы булуларын таләп итә.

2. «Зур сабырлык» дип тәрҗемә ителгән Грек сүзе турыдан-туры нәрсәне аңлата һәм нәрсәне күз алдында тота?

2 «Зур сабырлык» дип тәрҗемә ителгән Грек сүзе турыдан-туры «рухның озынлыгы» дигән мәгънә йөртә. Рус телендә бастырылган Изге Язмаларның «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» бу Грек сүзе тугыз тапкыр «зур сабырлык», өч тапкыр «түземлек», бер тапкыр «зур сабырлыклы» һәм бер тапкыр «түзәргә» дип тәрҗемә ителгән. «Зур сабырлык» дигән мәгънәле яһүди һәм Грек тәгъбирләре түземлекне, чыдамлылык һәм кемдер ачуга акрын икәнен күз алдында тота.

3. Зур сабырлыкка карата мәсихчеләрнең карашы беренче гасыр грекларының карашыннан ничек аерылып торган?

3 Беренче гасырда греклар зур сабырлыкны затлы сыйфат дип санамаганнар. Стоиклар-фәлсәфәчеләр бу сүзне беркайчан да хәтта кулланмаганнар да. Изге Язмаларның Уильям Баркли исемле бер белгеченең сүзләре буенча, зур сабырлык «намуслылык турындагы грекларның аңлавына капма-каршы килгән». Шулай ук греклар «хурлауны түзүдән яисә китерелгән зыянны җәзасыз калдырудан баш тартуны» мактаганнар. Баркли болай дип яза: «Греклар өчен үч алырга тырышкан кеше идеал булган. Мәсихчеләр өчен үч алырга хәтта мөмкинлеге булып та, моны эшләмәгән кеше идеал булган». Греклар зур сабырлыкны көчсезлек билгесе дип санасалар да, бу һәм башка очракларда да «Аллаһының акылсызы кешеләрдән зирәгрәк һәм Аллаһының көчсезлесе кешеләрдән кодрәтлерәк» дигән Изге Язмаларның принцибы дөрес булып кала (1 Көринтлеләргә 1:25, ЯД).

Гайсә Мәсих күрсәткән зур сабырлык үрнәге

4, 5. Гайсә зур сабырлыкның нинди искиткеч үрнәген күрсәткән?

4 Йәһвә Алланың үрнәгеннән соң зур сабырлыкның искиткеч үрнәген Мәсих Гайсә күрсәткән. Гайсә нык басым кичергәндә дә гаҗәеп үз-үзен тота белү сәләтен күрсәткән. Аның турында пәйгамбәрлектә болай дип әйтелгән булган: «Аны бик каты газаплаганнар, ләкин Үз теләге буенча газап чиккән һәм авызын ачмаган. Ул, сарык кебек, суярга китерелгән булган. Йонын кыркучы алдында тавышсыз торган бәрән кебек, авызын да ачмаган» (Исай 53:7).

5 Гайсә үзенең җирдә хезмәт итүенең бөтен дәвамында нинди искиткеч зур сабырлык күрсәткән! Ул дошманнарның мәкерле сорауларын һәм каршы килүчеләрнең мыскыл итүләрен кичергән (Маттай 22:15—46; 1 Петер 2:23). Аның шәкертләре алар арасында кем бөегрәк дигән бетмәс бәхәсләрен алып барганда, ул алар белән дә сабыр булган (Марк 9:33—37; 10:35—45; Лүк 22:24—27). Ә аңа хыянәт ителгән төндә һәм Петер белән Яхъяга «уяу булыгыз» дип әйткәннән соң аларның йокыга китүләрен күргәндә нинди ул сабырлык күрсәткән! (Маттай 26:36—41).

6. Гайсәнең зур сабыр булуы Паул файдасына ничек хезмәт иткән һәм без моннан нәрсәгә өйрәнә алабыз?

6 Гайсә үлеменнән һәм терелтеп торгызылганнан соң зур сабыр булып калган. Элек мәсихчеләрне эзәрлекләүче булган рәсүл Паул моны аеруча аңлаган. Ул болай дип язган: «Мәсих Гайсә дөньяга гөнаһлыларны коткару өчен килде дигән сүз хак һәм тулысынча кабул итүгә лаеклы. Гөнаһлылар арасында иң начары — мин. Ләкин Мәсихкә иман итеп, мәңгелек тормышка ирешәселәргә мине үрнәк итү өчен, Мәсих Гайсә бар [«зур», ЯД] сабырлыкны миндә — гөнаһлыларның иң начарында күрсәтсен дип, Аллаһы миңа рәхим-шәфкать белдерде» (1 Тимутегә 1:15, 16). Әгәр дә без, безнең элек эшләнгән эшләребезгә карамастан, Гайсә Мәсихкә нык иман итәбез икән, ул безгә карата да зур сабырлыклы булачак, әлбәттә, бездән «тәүбә итүебезне күрсәтә торган лаеклы эшләр кылу» көтелә (Рәсүлләр 26:20; Римлыларга 2:4). Гайсә Мәсихнең Кече Азиядәге җиде җыелышка җибәргән хатлары шуны күрсәтәләр: Гайсә зур сабырлык күрсәтсә дә, ул алардан барыбер яхшыруларын көтә (Ачылыш 2 һәм 3 нче бүлекләр).

Рух җимеше

7. Зур сабырлык белән изге рух арасында нинди бәйләнеш бар?

7 Паул Галатларга язган хатының 5 нче бүлегендә тән эшләренә рух җимешен каршы куя (Гәләтиялеләргә 5:19—23). Зур сабырлык иң баштан ук Йәһвәгә хас булган сыйфатларның берсе булганга күрә, Йәһвә аның чыганагы булып тора һәм ул аның рухының җимеше (Чыгыш 34:6, 7). Паул рух җимешенең җыелма өлешләрен санап чыкканда, зур сабырлыкны дүртенче итеп куйган; шул ук тезмәдә «мәхәббәт, шатлык, иминлек, ...игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү» китерелә (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Шуңа күрә Алла хезмәтчеләре Аллага яраклы түземлек яисә зур сабырлык күрсәткәндә, алар моны изге рух тәэсирендә эшлиләр.

8. Үз эченә зур сабырлыкны ала торган рух җимешен үстерергә безгә нәрсә мөмкинлек бирәчәк?

8 Әмма ләкин бу Йәһвә кешене үзенең рухына буйсынырга мәҗбүр итә дигәнне аңлатмый. Без изге рухның тәэсиренә теләк белән бирелергә тиешбез (2 Көринтлеләргә 3:17; Эфеслеләргә 4:30). Безнең һәрбер эшебездә рух җимешләрен үстереп без рухка безгә тәэсир итәргә рөхсәт итәбез. Тән эшләрен һәм рух җимешенең җыелма өлешләрен санап чыкканнан соң, Паул болай дип өстәгән: «Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез. Алданмагыз: Аллаһыны алдарга мөмкин түгел. Кеше ни чәчсә, шуны урыр. Үзенең кешелек табигатенә чәчүче кешелек табигатеннән һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Рухтан мәңгелек тормыш алыр» (Гәләтиялеләргә 5:25; 6:7, 8). Зур сабырлыкны үстерер өчен изге рух мәсихчеләрдә барлыкка китергән рух җимешенең калган җыелма өлешләрен дә үстерүдә көч куярга кирәк.

«Мәхәббәт зур сабырлыклы»

9. Паул көринтлеләргә «мәхәббәт зур сабырлыклы» дип, бәлкем, ни өчен язгандыр?

9 Паул: «Мәхәббәт зур сабырлыклы»,— дип әйтеп, мәхәббәт белән зур сабырлыкның арасында нинди тыгыз үзара бәйләнешләр бар икәнен күрсәткән (1 Көринтлеләргә 13:4, ЯД). Изге Язмаларның Альберт Барнз исемле бер белгеченең сүзләре буенча Паул Көринт шәһәренең җыелышында бәхәсләр һәм ызгышлар булганга күрә моңа басым ясаган (1 Көринтлеләргә 1:11, 12). Барнз болай дип яза: «Монда кулланылган [«зур сабырлык» мәгънәле] сүз ачу килүдә һәм ярсып китүчәнлектә чагыла торган ашыгычлыкка каршы куела. Бу җәберләүләрне һәм һөҗүмнәрне ОЗАК ВАКЫТ КИЧЕРЕРГӘ мөмкин итүче фикер юнәлешен күз алдында тота». Мәхәббәт һәм зур сабырлык, һичшиксез, мәсихче җыелышының тынычлыгына бүген дә ярдәм итәләр.

10. а) Зур сабырлыклы булыр өчен мәхәббәт безгә ничек ярдәм итә һәм моңа карата рәсүл Паул нинди киңәш бирә? б) Алланың зур сабырлыгы һәм игелеклелеге турында Изге Язмаларның бер белгече нәрсә әйткән? (Искәрмәне карагыз.)

10 «Мәхәббәт [«зур сабырлыклы», ЯД], игелекле... үз файдасын эзләми, ярсымый». Димәк, мәхәббәт безгә зур сабырлыклы булырга күп яклардан ярдәм итә * (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Мәхәббәт безгә бер-беребез белән түземле тынышып яшәргә һәм без барыбыз да камилсез кешеләр һәм һәрберебездә дә кимчелекләр бар икәнен исебездә тотарга рөхсәт итә. Ул безгә игътибарлы булырга һәм кичерергә ярдәм итә. Рәсүл Паул безне мондый сүзләр белән дәртләндерә: «Һәрвакыт тыйнак, басынкы һәм сабыр [«зур сабырлыклы», ЯД] булыгыз. Бер-берегезгә мәхәббәт күрсәтеп, түземле булыгыз. Рух биргән бердәмлекне татулык бәйләнешләре белән ныгытып, бар көчегезне куеп сакларга тырышыгыз» (Эфеслеләргә 4:1—3).

11. Мәсихчеләрнең коллективында зур сабырлык ни өчен аеруча мөһим?

11 Җыелышларда, Вефильдә, миссионерлар йортында, төзү бригадаларында яисә теократик мәктәпләрдә — кыскасы, һәркайсы мәсихче коллективында һәрбер мәсихченең зур сабырлыгы гомуми тынычлыкка һәм канәгать булуга ярдәм итә. Чөнки характерлар, кызыксынулар, тәрбияләү, әдәплелек нормалары һәм гигиена аермалыгы аркасында кайвакыт авыр ситуацияләр барлыкка килергә мөмкин. Бу шулай ук гаиләләргә дә кагыла. Ачуга акрын булу бик мөһим (Гыйбрәтле хикәя 14:29; 15:18; 19:11). Зур сабырлык — яхшыруга өмет белән авырлыкларны түземлелек белән кичерү сәләте — безнең һәрберебездән таләп ителә (Римлыларга 15:1—6).

Зур сабырлык безгә нык калырга ярдәм итә

12. Авыр шартларда зур сабырлык ни өчен мөһим?

12 Зур сабырлык безгә беркайчан да бетмәс яисә тиз хәл итеп булмас кебек тоелган авыр ситуацияләрне кичерергә ярдәм итә. Мәкаләнең башында әйтелгән Режи белән нәкъ шулай булган. Аның Йәһвәгә хезмәт итүенә хатыны күп еллар каршы килгән. Ләкин бер көн ул Режи янына күз яшьләре белән килеп: «Мин беләм: бу хакыйкать. Миңа ярдәм ит. Мин Изге Язмаларны өйрәнергә телим»,— дип әйткән. Нәтиҗәдә, ул Йәһвә Шаһите буларак суга чумдырылган булган. Режи болай дип әйтә: «Бу көрәшү, түземлек һәм ныклык елларына Йәһвә үз фатихасын биргәнен исбат итте». Аның зур сабырлыгы бүләкләнгән.

13. Паулга ныклыкны сакларга нәрсә ярдәм иткән һәм аның үрнәге бу яктан безгә ничек ярдәм итә?

13 Безнең эраның беренче гасырында рәсүл Паул зур сабырлыкның искиткеч үрнәген күрсәткән (2 Көринтлеләргә 6:3—10; 1 Тимутегә 1:16). Паул үз тормышының азагында яшь хезмәттәше Тимутегә киңәш биргәндә ул аны, бөтен мәсихчеләр дә сынаулар белән очрашачаклар дип кисәткән. Ул үз мисалына игътибар иткән һәм ныклыкны саклар өчен кирәкле булган төп мәсихче сыйфатларын санап чыккан. Паул болай дип язган: «Син исә тәгълиматыма, яшәү рәвешемә, ниятләремә, иманыма, сабырлыгыма, мәхәббәтемә, түземлегемә иярдең. Мине ничек эзәрлекләүләрен һәм ничек газап чигүләремне беләсең. Антиухея, Икүниун һәм Лустра шәһәрләрендә нинди эзәрлекләүләргә дучар булуымны да беләсең. Мине барыннан да Раббы коткарды! Чынлап та Мәсих Гайсәгә хезмәт итеп, хак дин буенча яшәргә теләүчеләрнең барысы да эзәрлекләнер» (2 Тимутегә 3:10—12; Рәсүлләр 13:49—51; 14:19—22). Нык калыр өчен безгә барыбызга да иман, ярату һәм зур сабырлык кирәк.

Зур сабырлыкка киенеп

14. Зур сабырлык кебек Аллага лаеклы булган сыйфатларны Паул нәрсә белән чагыштырган һәм Көлессәйдәге мәсихчеләргә нинди нәсихәт биргән?

14 Рәсүл Паул зур сабырлыкны һәм башка сыйфатларны киемнәр белән чагыштыра. Мәсихчеләр бу киемнәргә «элекке яшәүгә» хас булган «киемне» салгач та киенергә тиеш булганнар (Көлессәйлеләргә 3:5—10). Ул болай дип яза: «Шулай итеп, сез, сөекле изгеләр, Аның сайлаганнары буларак, шәфкатьле, яхшы күңелле, күндәм, басынкы, түземле [«зур сабырлыклы», ЯД] булыгыз. Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, бер-берегезгә карата шикаятегез булса, бер-берегезне кичерегез... [«Йәһвә», ЯД] сезне кичергән кебек, сез дә бер-берегезне кичерегез. Бу сыйфатларның барысына тагын мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә» (Көлессәйлеләргә 3:12—14).

15. Мәсихчеләр үзләрен зур сабырлыкка һәм Аллага яраклы башка сыйфатларга «киенгәч», бу нинди җимешләр китерә?

15 Җыелышның әгъзалары шәфкатьлеккә, игелеккә, күндәмлеккә, басынкы булуга, зур сабырлыкка һәм яратуга «киенгәндә» алар мәсьәләләрне хәл итәргә һәм бердәмлектә Йәһвәгә хезмәт итүдә алга барырга сәләтле. Зур сабырлык аеруча мәсихче өлкәннәргә кирәк. Аларга кайчакта башка мәсихчегә шелтә белдерергә кирәк, ләкин моны төрлечә эшләп була. Паул Тимутегә язган хатында бу очракта иң яхшы карашны сурәтли: «Төзәт, шелтәлә, өйрәткәндә һәрвакыт [«зур», ЯД] сабырлык белән үгетлә» (2 Тимутегә 4:2). Әйе, Йәһвәнең сарыклары белән мөгамәлә итүдә һәрчакта зур сабырлык күрсәтергә, хөрмәтле һәм назлы булырга кирәк (Маттай 7:12; 11:28; Рәсүлләр 20:28, 29; Римлыларга 12:10).

Бар кешеләргә карата зур сабырлыклы

16. Әгәр дә без бар кешеләргә карата зур сабырлыклы булсак, моның нәтиҗәсе нинди булырга мөмкин?

16 Кешелеккә карата Йәһвәнең зур сабырлыгы безне «бар кешеләргә карата... [«зур сабырлыклы», ЯД] булырга» мораль яктан тиешле итә (1 Тессалуникәлеләргә 5:14). Бу Шаһит булмаган туганнарга, күршеләргә, хезмәттәшләргә һәм классташларга карата түземле булырга кирәк икәнен аңлата. Еш кына эшләгән хезмәттәшләреннән я бергә укыган классташларыннан озак вакыт — кайчакта берничә ел — дәвамында саркастик сүзләрне яисә турыдан-туры каршы килүләрне кичергән Йәһвә Шаһитләре үзләренә карата тискәре мөнәсәбәтләрне җимергәннәр (Көлессәйлеләргә 4:5, 6). Рәсүл Петер болай дип язган: «Мәҗүсиләр сезне явызлык кылучылар дип яманласалар да, игелекле эшләрегезне күреп, Аллаһы яныбызга киләчәк көндә Аны данласыннар өчен, алар арасында үзегезне әдәпле тотыгыз» (1 Петер 2:12).

17. Йәһвәгә зур сабырлыкта һәм яратуда без ничек охшарга тырыша алабыз һәм ни өчен безгә алай эшләргә кирәк?

17 Йәһвәнең зур сабырлыгы миллионлаган кешеләр өчен котылуны аңлата (2 Петер 3:9, 15). Әгәр дә без Йәһвәгә зур сабырлыгында һәм яратуында охшарга тырышабыз икән, без Алланың Патшалыгы турында яхшы хәбәрне вәгазьләвебезне һәм башкаларны Мәсих Патшалыгының идарәсенә буйсынырга өйрәтүебезне түземлек белән дәвам итәчәкбез (Маттай 28:18—20; Марк 13:10). Әгәр дә без вәгазьләвебезне туктаткан булсак, моның белән без Йәһвәнең зур сабырлыгына чик куярга теләгәнебезне һәм, ул бу сыйфатны күрсәтеп, кешеләрне тәүбә итүгә китерергә дигән максатны аңламаганыбызны күрсәткән булыр идек (Римлыларга 2:4).

18. Паул көлессәйлеләр турында дога кылганда нәрсә турында сораган?

18 Рәсүл Паул Көлессәй шәһәрендәге (Кече Азия) мәсихчеләргә язган хатында болай дип әйткән: «Шуңа күрә, бу турыда ишеткән көннән бирле, сез Изге Рух тарафыннан бирелгән бар зирәклек һәм аң белән Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белсен дип, сезнең өчен дога кылудан һәм ялварып сораудан туктамыйбыз. Һәм игелекле эшегез җимеш китереп, сез Аллаһыны танып белүдә үскәннән-үсә барып, Раббыга лаеклы булып яшәрсез һәм һәрнәрсәдә Аңа яраклы булырсыз, дип дога кылабыз. Сез чыдам һәм [«зур», ЯД] сабыр булсын өчен Аның искиткеч бөек кодрәте сезне һәртөрле куәттә ныгытсын» (Көлессәйлеләргә 1:9—11).

19, 20. а) Йәһвәнең озакка сузылган зур сабырлыгын безгә сынау дип санамаска нәрсә ярдәм итәчәк? б) Безнең зур сабырлыгыбыз нинди файда китерәчәк?

19 Әгәр дә без «барлык кешеләрнең котылуында һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрендә» торган «Аллаһының ихтыярын тулысынча танып белергә» тырышабыз икән, Йәһвәнең зур сабырлыгы яисә түземлеге безнең өчен сынау булмаячак (1 Тимутегә 2:4). Без «игелекле эшебездә», аеруча «Патшалык хакындагы... Яхшы хәбәрне» вәгазьләп җимеш китерәчәкбез (Маттай 24:14). Әгәр дә без тугрылык белән бу эшне башкарырга дәвам итсәк, Йәһвә без «ахырга кадәр түзә алуыбыз һәм шатлык белән зур сабырлыклы булуыбыз өчен» (ЯД) безне «искиткеч бөек кодрәте белән» ныгытачак. Бу нәсихәтләрне тотып, без «Раббыга лаеклы булып яшәрбез» һәм бездә «һәрнәрсәдә Аңа яраклы» икәнебезне белүдән килә торган җан тынычлыгы булачак.

20 Безгә Йәһвәнең зур сабырлыклы булуының акыллылыгында тулысынча ышанычлы булырга кирәк. Бу безнең коткарылуыбызга һәм безнең вәгазебезне һәм өйрәткәнебезне тыңлаган кешеләрнең коткарылуына ярдәм итә (1 Тимутегә 4:16). Әгәр дә без рух җимешен, мәхәббәтне, игелеклелекне, яхшы күңелле булуны, юашлыкны һәм үз-үзеңне кулда тотуны үстерсәк, без шатлык белән зур сабырлык күрсәтә алабыз. Бездә гаиләбез әгъзалары һәм шулай ук җыелыштагы кардәшләр белән бергә тыныч яшәр өчен яхшырак сыйфатлар булачак. Зур сабырлык шулай ук безнең классташларыбызга һәм хезмәттәшләребезгә карата түземле булырга ярдәм итәчәк. Һәм безнең зур сабырлыгыбызның максаты булачак: гөнаһлы кешеләрне коткарырга һәм Йәһвәне, зур сабырлыклы Алланы данларга.

[Искәрмә]

^ 10 абз. Паулның «мәхәббәт зур сабырлыклы, игелекле» дигән сүзләре хакында Изге Язмаларның Гордон Д. Фи исемле бер белгече болай дип яза: «Паул теологиясендә алар [зур сабырлык белән игелеклелек] Алланың кешелеккә карата булган мөнәсәбәтенең ике ягын чагылдыра (Рим. 2:4 чаг.). Бер яктан, Алланың яратудан булган түземлеге кешелек имансызлыгына каршы ачуын тыюда күренсә; икенче яктан, аның игелеклелеге хисапсыз күп мәрхәмәтлек күрсәтүләрендә чагыла. Шуңа күрә, Паул мәхәббәтне Аллага хас булган ике сыйфатны сурәтләвеннән башлый. Алла аның хөкеменә лаеклы булган кешеләргә карата Мәсих аша үзенең сабырлыгын һәм игелеген күрсәтә».

Сез аңлата аласызмы?

• Мәсих зур сабырлыкның искиткеч үрнәген ничек итеп күрсәткән?

• Безгә зур сабырлык үстерергә нәрсә ярдәм итәчәк?

• Зур сабырлык гаиләләргә, мәсихчеләрнең коллективына һәм өлкәннәренә ничек ярдәм итә?

• Безнең зур сабырлыгыбыз үзебезгә нинди файда китерә һәм аның ярдәмендә башкаларга без ничек ярдәм итә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Зур авырлыклар кичергәндә дә Гайсә үз шәкертләре белән түземле булган.

[16 биттәге иллюстрация]

Кардәшләр белән аралашканда мәсихче өлкәннәр зур сабырлыкның үрнәген күрсәтергә чакырылалар.

[17 биттәге иллюстрация]

Әгәр дә без Йәһвәгә яратуында һәм зур сабырлыгында охшарга тырышабыз икән, без яхшы хәбәр вәгазьләвебезне дәвам итәчәкбез.

[18 биттәге иллюстрация]

Паул мәсихчеләрнең «шатлык белән зур сабырлыклы булулары» турында дога кылган.