Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — зур сабырлык Алласы

Йәһвә — зур сабырлык Алласы

Йәһвә — зур сабырлык Алласы

«Йәһвә кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, ачуга акрын, шәфкатьтә... бөек Алла» (ЧЫГЫШ 34:6, АМТ).

1, 2. а) Борынгы заманда Йәһвәнең зур сабырлыгы кемгә файда китергән? б) «Зур сабырлык» нинди мәгънә йөртә?

НУХ замандашлары, Муса белән чүлдә йөргән исраиллеләр, Гайсә җирдә яшәгән вакыттагы яһүдиләр — болар барысы да төрле шартларда яшәгәннәр. Ләкин аларның барысы өчен дә Йәһвәнең искиткеч сыйфаты — зур сабырлыгы файда китергән. Кайберәүләр өчен ул яшәүне аңлаткан. Йәһвәнең зур сабырлыгы безнең өчен дә яшәүне аңлатырга мөмкин.

2 Нәрсә соң ул зур сабырлык? Йәһвә кайчан һәм ни өчен аны күрсәтә? Зур сабырлык — ул берәрсенең аңа карата гаделсез мөнәсәбәтне һәм рәнҗетүне түземлек белән һәм бу бозык мөнәсәбәтләр яхшыруына өмет баглап кичерүе дип билгеләнә. Шуңа күрә бу сыйфатны һәрчакта да максатчан күрсәтәләр. Зур сабырлыклы кеше күңелсез вакыйгада гаепле булган кешенең иминлеге турында уйлый. Ләкин зур сабырлыклы булу явызлыкка юл кую дигәнне аңлатмый. Зур сабырлыкның максаты ирешелгәндә яисә урнашкан хәлләрне башка түзәргә мәгънәсе булмаганда, ул юкка чыга.

3. Йәһвәнең зур сабырлыгының максаты нәрсәдә һәм кайчан ул чигенә ирешәчәк?

3 Кешеләр зур сабырлык күрсәтсәләр дә, бу сыйфатның искиткеч үрнәген Йәһвә бирә. Йәһвә һәм аның барлыкка китергән кешеләре арасындагы мөнәсәбәтләрне бозган гөнаһтан соң, безнең Барлыкка Китерүчебез менә инде күп еллар түземлелек белән явызлыкны кичерә; моннан тыш ул, үз гөнаһларында тәүбә иткән кешеләр аның белән мөнәсәбәтләрен яхшырта алсын өчен, кирәкле чара биргән (2 Петер 3:9; 1 Яхъя 4:10). Ләкин аның зур сабырлыгы максатка ирешкәч, Алла явызлыкны белеп эшләгән кешеләргә каршы чыгачак һәм хәзерге явыз әйберләр системасын юк итәчәк (2 Петер 3:7).

Зур сабырлык Алланың төп сыйфатларына туры килә

4. а) Яһүди Язмаларында зур сабырлык төшенчәсе ничек күрсәтелгән? (Шулай ук искәрмәне дә карагыз.) б) Наум пәйгамбәр Йәһвәне ничек сурәтли һәм бу сурәтләүдән Йәһвәнең зур сабырлыгы турында нәрсә безгә ачыклана?

4 Яһүди Язмаларында зур сабырлык төшенчәсе ике борынгы яһүди сүзләре белән сурәтләнә. Алар туры мәгънәдә «озын борын тишекләре» дигән мәгънә йөртәләр һәм «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» «ачуга акрын» дигән тәгъбир белән тәрҗемә ителәләр *. Алланың зур сабырлыгы турында Наум пәйгамбәр болай дигән: «Ходай зур сабырлыклы һәм куәте белән бөек һәм җәзасыз калдырмый» (Наум 1:3). Бу сүзләрдән Йәһвәнең зур сабырлыгы — бу көчсезлек билгесе түгел һәм аның чиге бар икәне күренә. Әгәр дә зур кодрәтле Алла бер үк вакытта ачуга акрын һәм «куәте белән бөек» булса, димәк аның зур сабырлыгы — бу эш итүдән белеп эшләнгән тыелу нәтиҗәсе. Аның гаеплеләргә җәза бирер өчен хакы бар, ләкин ул гөнаһ кылган кешеләргә үзгәрергә мөмкинлек бирер өчен, белеп, җәза бирергә ашыкмый (Йәзәкил 18:31, 32). Шуңа күрә, Йәһвәнең зур сабырлыгында аның яратуы чагыла, ә үз көчен ул акыллылык белән куллана.

5. Йәһвәнең зур сабырлыгы аның гаделлеге белән ничек туры килә?

5 Өстәвенә, Йәһвәнең зур сабырлыгы аның гаделлеге һәм турылыгы белән туры килә. Ул үзен Мусага «кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, зур сабырлыклы («ачуга акрын», АМТ) һәм күп шәфкатьле вә хак Алла» дип ачкан (Чыгыш 34:6). Күп еллар үткәч, Муса Йәһвәгә мактау җырларын болай дип җырлаган: «Аның бөтен юллары гадел; Алла тугрылыклы һәм Аңарда ялган юк, Ул гадел һәм хакыйкый» (Икенчезаконлык 32:4). Әйе, Йәһвәнең шәфкатьлеге, зур сабырлыгы, гаделлеге һәм турылыгы бер-берсенә гармонияле.

Йәһвәнең Туфанга кадәр зур сабырлыгы

6. Адәм белән Хаува буыннарына карата күренекле зур сабырлыгын Йәһвә ничек күрсәткән?

6 Адәм белән Хауваның Эдем бакчасындагы фетнәсе аларның яратучан Барлыкка Китерүчеләре, Йәһвә белән кыйммәтле мөнәсәбәтләрен мәңгегә өзгән (Яшәеш 3:8—13, 23, 24). Алладан бу читләшкәнлек аларның буыннарына тәэсир иткән һәм алар гөнаһны, камилсезлекне һәм үлемне мирас итеп алганнар (Римлыларга 5:17—19). Беренче кеше пары белә торып гөнаһ эшләгән булсалар да, Йәһвә аларга балалар табарга рөхсәт иткән. Соңрак ул ярату белән Адәм һәм Хаува буыннарына аның белән тынычлык мөнәсәбәтләре төзи алырга мөмкинлек бирә торган чара биргән (Яхъя 3:16, 36). Рәсүл Паул моны болай дип аңлаткан: «Әмма Аллаһы безгә булган мәхәббәтен шуның белән исбат итә: Мәсих без әле гөнаһлылар булган чакта ук безнең өчен үлде. Шуңа күрә, хәзер, Аның түгелгән каны белән акланган дип игълан ителгәнгә, Аның аркылы Аллаһының ачуыннан без тагын да ныграк котылачакбыз. Чөнки без Аллаһыга дошман булган вакытта, Улының үлеме аркылы Аллаһы белән татуланганбыз икән, бигрәк тә хәзер, татулангач, Аның тормышы белән котылачакбыз» (Римлыларга 5:8—10).

7. Туфан алдыннан Йәһвә үзенең зур сабырлыгын ничек күрсәткән һәм ул көннәрдә яшәгән кешеләрнең юк ителүе ни өчен тулысынча хаклы булган?

7 Йәһвәнең зур сабырлыгы Нух пәйгамбәр көннәрендә күренеп торган. Туфанга кадәр якынча йөз ел калганда «Алла җиргә караган һәм менә ул бозык, чөнки җирдәге һәрбер зат үз юлын бозган» (Яшәеш 6:12). Моңа да карамастан, Йәһвә күпмедер чикләнгән вакыт дәвамында, кешелеккә карата зур сабырлык күрсәткән. Ул болай дип әйткән: «Кешеләрнең Минем Рухымны санга сукмаулары мәңге түгел; чөнки алар тәнле; аларның көннәре йөз егерме ел булсын» (Яшәеш 6:3). Бу 120 ел дәвамында тугры Нух пәйгамбәрнең гаилә корырга, зур көймә төзергә һәм, Алла боеру биргәч, замандашларын киләчәк Туфан турында кисәтергә мөмкинлеге булган. Рәсүл Петер болай дип язган: «Нух көннәрендә... Аллаһы, сабырлык күрсәтеп, көймәнең төзелеп бетелүен көткән; ул көймәдә бик аз, ягъни сигез җан гына, су ярдәмендә котылып калган» (1 Петер 3:20). Чыннан да Нух гаиләсенең әгъзаларыннан башка беркем дә аның вәгазенең сүзләренә «игътибар итмәгән» (Маттай 24:38, 39, ЯД). Ләкин Йәһвә Нухка көймә төзергә һәм, бәлкем, «тәкъвалык вәгазьләүче» сыйфатында берничә дистә ел хезмәт итәргә боеру биреп, Нухның замандашларына гөнаһларында тәүбә итәргә һәм тәкъвалык юлына басарга җитәрлек мөмкинлекләр биргән (2 Петер 2:5; Еврейләргә 11:7). Моннан соң бозык буынның юк ителүе тулысынча хаклы булган.

Исраилгә карата үрнәк булырлык зур сабырлык

8. Йәһвә Исраил халкына карата зур сабырлыгын ничек күрсәткән?

8 Исраилгә карата Йәһвәнең зур сабырлыгы 120 елдан күбрәк дәвам иткән. Исраил Алланың сайланган халкы сыйфатында 1 500 елдан артык булган һәм бу вакыт дәвамында исраиллеләрнең Йәһвәнең зур сабырлыгын чиккә кадәр сынамаган чорлары чагыштырмача аз булган. Мисыр коллыгыннан гаҗәеп азат ителүеннән соң берничә атна гына үткәч, алар, үзләренең Коткаручыга шаккатырлык ихтирам итмәүләрен күрсәтеп, потка табынуга бирелгәннәр (Чыгыш 32:4; Мәдхия 105:21). Чираттагы ун еллыкларда исраиллеләр Йәһвә могҗиза итеп чүлдә биргән ризыкка зарланганнар, Мусага һәм Һарунга каршы фетнә күтәргәннәр, Йәһвәгә каршы сөйләгәннәр һәм мәҗүси хатыннар белән зина кылганнар, хәтта Ваалга гыйбадәт кылуда да катнашканнар (Саннар 11:4—6; 14:2—4; 21:5; 25:1—3; 1 Көринтлеләргә 10:6—11). Йәһвәнең үз халкын юк итәр өчен хокукы булса да, ул зур сабырлык күрсәткән (Саннар 14:11—21).

9. Хакимнәр һәм патшалар заманында Йәһвә үзенең зур сабырлык Алласы икәнен ничек күрсәткән?

9 Хакимнәр заманында исраиллеләр һәрвакыт диярлек потка табынуга бирелгәннәр. Бу тәртипләре өчен Йәһвә аларны дошманнардан якламаган һәм аларны калдырган. Ләкин алар тәүбә иткәндә һәм Йәһвәдән ярдәм сораганда, ул зур сабырлык күрсәткән һәм аларны яклар өчен хакимнәр җибәргән (Хакимнәр 2:17, 18). Патшалар заманында берничә патша гына Йәһвәгә бик нык тугры булган. Һәм хәтта тугры патшалар җитәкчелек иткән вакытта да исраиллеләр чын гыйбадәт кылуны ялган табыну белән кушканнар. Йәһвә исраиллеләрне тугры булмаулары турында кисәтер өчен аларга пәйгамбәрләр җибәргәндә, халык гадәттә күбрәк сатлык руханиларны һәм ялган пәйгамбәрләрне тыңлаган (Йәрәми 5:31; 25:4—7). Исраиллеләр Йәһвәнең пәйгамбәрләрен эзәрлекләгәннәр һәм кайберләрен хәтта үтергәннәр дә (2 Паралипоменон 24:20, 21; Рәсүлләр 7:51, 52). Һәм шулай да Йәһвә зур сабырлык күрсәтүне өзлексез дәвам иткән (2 Паралипоменон 36:15).

Йәһвәнең зур сабырлыгы кимемәгән

10. Йәһвәнең зур сабырлыгына кайчан чик куелган?

10 Ләкин тарих Алланың зур сабырлыгы чикләнгән икәнен күрсәтә. Безнең эрага кадәр 740 елда ул Ассирия гаскәрләренә ун буынлы Исраил патшалыгын җимерергә һәм аның яшәүчеләрен әсирлеккә алып китәргә рөхсәт иткән (4 Патшалык 17:5, 6). Һәм чираттагы гасыр азагында ул Бабиллыларга ике буынлы патшалыкка — Яһүдиягә карата һөҗүм итәргә һәм Иерусалим белән гыйбадәтханәне җимерергә юл куйган (2 Паралипоменон 36:16—19).

11. Йәһвә приговорны үтәгәндә дә, зур сабырлыгын ничек күрсәткән?

11 Исраил һәм Яһүдия өстеннән чыгарылган приговорларны үтәгәндә дә, Йәһвә зур сабырлыгы турында онытмаган. Үз пәйгамбәре Йәрәми аша Йәһвә сайлаган халкын кабат кайтарачак дип алдан ук болай дип әйткән: «Бабилда сезгә җитмеш ел булганнан соң, бу урынга сезне кире кайтарыр өчен мин сезгә килеп китәчәкмен һәм сезнең турыда минем игелекле сүземне үтәячәкмен. Һәм сез Мине табачаксыз ...һәм сезне әсирлектән кайтарачакмын һәм сезне барлык халыклардан һәм Мин куып чыгарган барлык урыннардан җыячакмын» (Йәрәми 29:10, 14).

12. Мәсих килүен исәпкә алып, яһүдиләр калдыгының кире кайтуы бу Алланың җитәкчелеге дип ни өчен әйтеп була?

12 Әсирлеккә алып кителгән яһүдиләрнең калдыгы чыннан да Яһүдиягә кайткан һәм Иерусалимдагы яңадан төзелгән гыйбадәтханәдә Йәһвәгә гыйбадәт кылу башланган. Йәһвә нияте буенча бу калдык «Ходайдан чык кебек» гөрләп үсүне һәм көч алып килүче һәм шул ук вакытта ул «урман хайваннары арасындагы арыслан» кебек булырга тиеш булган (Михей 5:7, 8). Бу соңгы тәгъбир Маккавейлар гаиләсе җитәкчелегендә Яһүдия үз дошманнарын Вәгъдә ителгән җирдән куып чыгарганнан соң һәм мәсхәрә ителгән гыйбадәтханәне яңадан изгеләндергәннән соң Маккавейлар вакытында үтәлгән булгандыр, бәлкем. Шуның аркасында икенче тугры калдык Алла Улын, ул Мәсих сыйфатында килгәндә, каршы алсын һәм кабул итсен өчен, ил һәм гыйбадәтханә сакланылган булган (Даниел 9:25; Лүк 1:13—17, 67—79; 3:15, 21, 22).

13. Яһүдиләр аның Улын үтергәннән соң да Йәһвә аларга карата зур сабырлык күрсәтүен ничек дәвам иткән?

13 Хәтта яһүдиләр аның Улын үтергәннән соң да, Йәһвә яһүдиләргә карата, аларга бер үзләренә генә Ибраһимның рухи орлыгының өлеше булыр өчен чакырылганнар булырга мөмкинлек биреп, зур сабырлыгын тагын өч ел ярым күрсәткән булган (Даниел 9:27) *. Безнең эраның 36 елы алдында һәм бу елдан соң кайбер яһүдиләр бу чакыруны кабул иткәннәр һәм шуның белән, Паул соңрак язганча, «шәфкатьлек буенча сайланган калдык барлыкка килгән» (Римлыларга 11:5ЯД).

14. а) Безнең эраның 36 елында Ибраһимның рухи орлыгының өлеше булуның кадерле мөмкинлеге кемгә бирелгән булган? б) Паул Йәһвәнең рухи Исраил әгъзаларын сайлауда кулланган ысуллары турында нинди сүзләр белән үз тойгыларын чагылдырган?

14 Ибраһимның рухи орлыгының өлеше булуның кадерле мөмкинлеге беренче мәртәбә яһүди дә, прозелит та булмаган кешеләргә безнең эраның 36 елында бирелгән булган. Яхшы хәбәргә яхшы мөнәсәбәтен белдергән һәркайсы кешегә Йәһвә без лаеклы булмаган игелеген һәм зур сабырлыгын күрсәткән булган (Гәләтиялеләргә 3:26—29; Эфеслеләргә 2:4—7). Рухи Исраилнең тулысынча саны җыелуын мөмкин иткән Йәһвәнең мәрхәмәтле зур сабырлыгының максаты һәм акыллылыгы өчен тирән хөрмәтен белдереп, Паул күтәренке рухта: «Әй, Аллаһының байлыгы ничек зур! Аның зирәклеге һәм белеме ничек тирән! Аның хөкемнәре акыл ирешмәслек, Аның юллары эзләп тапмаслык!» — дип әйтә (Римлыларга 11:25, 26, 33; Гәләтиялеләргә 6:15, 16).

Аның исеме хакына зур сабырлык

15. Алланың зур сабырлыгының төп сәбәбе нәрсәдә һәм нинди сорауны хәл итәр өчен вакыт таләп ителгән?

15 Ни өчен Йәһвә зур сабырлык күрсәтә? Иң беренче ул моны үзенең изге исемен югары күтәрү һәм үз хакимлегенең гадел булуын исбат итәр өчен эшли (1 Патшалык 12:20—22). Йәһвә үз хакимлеге белән ничек кулланганы турында Иблис тарафыннан күтәрелгән бәхәсле сорауны барлык затлар алдында тәмам чишәргә кирәк булган, ә моның өчен вакыт таләп ителгән (Әюп 1:9—11; 42:2, 5, 6). Шуңа күрә, Алланың халкы Мисырда җәберләүләр кичергәндә Йәһвә фиргавенгә: «Мин сине синең өстә Минем көчемне күрсәтер өчен һәм бөтен җир буенча Минем исемем игълан ителсен өчен сакладым»,— дип әйткән (Чыгыш 9:16).

16. а) Йәһвәнең зур сабырлыгы ярдәмендә аның исеме хакына халык җыю ничек мөмкин булган? б) Йәһвә исеме ничек изгеләндерелгән һәм аның хакимлеге ничек исбат ителгән булачак?

16 Рәсүл Паул Алланың изге исемен данлауда аның зур сабырлыгы нинди роль уйный икәнен аңлатканда Йәһвәнең фиргәвенгә әйтелгән сүзләрен өземтә итеп китерә. Һәм бу сүзләрдән соң ул болай дип язган: «Ул, Үзенең ачуын күрсәтергә һәм кодрәтен белдерергә теләп, Үзенең ачуы юнәлгән, һәлакәткә дучар ителгән чүлмәкләргә зур сабырлык белән түзде. Ул моны Үзенең даны өчен Үзе әзерләгән, шәфкать күрсәткән чүлмәкләргә Үзенең бай данын белдерү өчен эшләде. Яһүдләрдән генә түгел, бәлки башка халыклардан да — Ул чакырган шундый чүлмәкләр без. Һошея китабында Аллаһы болай ди: „Минем халкым булмаганны Үз халкым дип... атармын“» (Римлыларга 9:17, 22—25). Йәһвә зур сабырлык күрсәткәнгә күрә ул халыклардан «үз исеме хакына халык» җыя алган (Рәсүлләр 15:14). Гайсә Мәсих җитәкчелегендәге бу «изгеләр» Патшалык варислары һәм бу Патшалыкны Йәһвә үзенең бөек исемен изгеләндерер һәм үз хакимлеген исбат итәр өчен кулланачак (Даниел 2:44; 7:13, 14, 27; Ачылыш 4:9—11; 5:9, 10).

Йәһвәнең зур сабырлыгы коткарылуга алып бара

17, 18. а) Ничек итеп без, үзебездә теләмичә, Йәһвәнең зур сабырлыгын хөкем итә алган булыр идек? б) Йәһвәнең зур сабырлыгына без ничек мөгамәлә итәргә чакырылабыз?

17 Кешеләрнең һәлакәткә китергән гөнаһка төшүе вакытыннан хәзерге көннәргәчә Йәһвә үзен зур сабырлык Алласы итеп күрсәтә. Туфан алдындагы аның зур сабырлыгы аркасында Нухка, замандашларына кисәтү бирергә һәм коткарылу өчен көймә төзергә, җитәрлек вакыт бирелгән. Ләкин аның түземлегенә чик килгән һәм Туфан булган. Бүгенге көннәрдә дә Йәһвә бөек зур сабырлык күрсәтә һәм бу, кайберәүләрнең исәпләвенчә, озаккарак сузыла. Ләкин ул өмет өзелүгә сәбәп түгел. Мондый караш Алланың зур сабырлыгын хөкем итүгә тиң. Паул: «Яки, Аллаһының игелеге сине тәүбәгә китерәчәген аңламыйча, Аның зур игелеген, [«зур», ЯД] сабырлыгын һәм түземлеген санга сукмыйсыңмы?» — дип сорый (Римлыларга 2:4).

18 Без коткарылуга хупланган булыр өчен безгә Алланың зур сабырлыгы күпме кирәклеген безнең беребез дә тулысынча белә алмый. Паул: «Үзегезнең котылуыгыз хакына хезмәтегезне курку һәм тирән хөрмәт белән... дәвам итегез»,— дигән киңәш бирә (Филиппуйлыларга 2:12). Рәсүл Петер мәсихче кардәшләренә болай дип язган: «Кайберәүләр озакка суза дип исәпләүләренә карамастан, Раббы үзенең вәгъдәсен үтәүне озаклатмый. Киресенчә, ул сезгә зур сабырлык күрсәтә, чөнки Ул беркемнең дә һәлак булуын теләми, бәлки барысының да тәүбәгә килүен тели» (2 Петер 3:9).

19. Йәһвәнең зур сабырлыгыннан без ничек файда ала алабыз?

19 Шуңа күрә, әйдәгез, Йәһвәнең эш алып бару рәвешенә карата түземсез булмыйк. Киресенчә, әйдәгез, Петернең: «Раббының сабырлыгын сез котылу мөмкинлеге дип аңлагыз»,— дип өстәге сүзләрдән соңрак язылган үгет-нәсихәтен кабул итик. Кем өчен котылу? Безнең һәм тагын «Патшалык хакында бу Яхшы хәбәрне» кабул итәргә тиеш чиксез күп башка кешеләр өчен (2 Петер 3:15; Маттай 24:14). Бу безгә Йәһвәнең зур сабырлыгының муллыгын кадерләргә ярдәм итәр һәм безне башкаларга карата зур сабырлык күрсәтергә дәртләндерер.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Ярсу кеше авыр һәм нык мышнаганга күрә, «борын» яисә «борын тишеге» (аф) дигән сүзләр борынгы яһүди телендә метафора рәвешендә кулланылып еш кына ачуны белдерә.

^ 13 абз. Бу пәйгамбәрлекнең тирәнрәк аңлатылуын Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылып чыгарылган «Даниел пәйгамбәрлегенә игътибарлы булыгыз!» (рус) дигән китапның 191—194 нче битләреннән табарга була.

Сез аңлата аласызмы?

• «Зур сабырлык» Изге Язмаларда нинди мәгънә йөртә?

• Туфан алдыннан, Бабил әсирлегеннән соң һәм беренче гасырда Йәһвә зур сабырлыгын ничек күрсәткән?

• Йәһвә нинди мөһим сәбәпләр буенча зур сабырлык күрсәтә?

• Бездә Йәһвәнең зур сабырлыгына карата нинди караш булырга тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Туфан алдындагы Йәһвәнең зур сабырлыгы кешеләргә тәүбә итәр өчен җитәрлек мөмкинлекләр биргән.

[10 биттәге иллюстрация]

Бабил җимерелгәннән соң Йәһвәнең зур сабырлыгы яһүдиләр файдасына хезмәт иткән.

[11 биттәге иллюстрация]

Безнең эраның беренче гасырында яһүдиләр дә, башка милләтләр дә Йәһвәнең зур сабырлыгыннан файда алганнар.

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Бүгенге мәсихчеләр Йәһвәнең зур сабырлыгын дөрес кулланалар.