Укучыларның сораулары
Укучыларның сораулары
Йәһвә Ибраһим белән килешүне Ур яисә Харан шәһәрендә төзегәнме?
Йәһвәнең Ибраһим белән килешүе турында беренче тапкыр Яшәеш 12:1—3 тә әйтелә: «Һәм Ходай әйткән Ибраимга: үз җиреңнән, үз туганнарыңнан, үз атаңның йортыннан Мин сиңа күрсәткән җиргә бар; һәм Мин синнән бөек халык ясармын... һәм синең орлыгыңда бөтен кабиләләр фатиха алачаклар» *. Йәһвә Ибраһим белән бу килешүне, бәлкем, Ур шәһәрендә төзегәндер һәм Ибраһим Харан шәһәренә килгәч бу килешүне кабат раслагандыр.
Беренче гасырда Эстефән Йәһвәнең Ибраһимга Ханаанга барырга дигән боеруына кагылып киткән. Синедрионга мөрәҗәгать итеп ул болай дип әйткән: «Атабыз Ибраһим Харан шәһәренә күчеп килгәнче, Месупотамиядә аңа шөһрәтле Аллаһы күренгән һәм: „Үзең яши торган җирне һәм туганнарыңны калдыр һәм Мин күрсәтәчәк җиргә кит“,— дигән» (Рәсүлләр 7:2, 3). Ибраһим иң беренче Ур шәһәрендә яшәгән һәм, Эстефән сүзләре буенча, бу шәһәрдә ул беренче тапкыр Ханаан җиренә күчәргә дигән Алланың боеруын ишеткән (Яшәеш 15:7; Нихами 9:7). Эстефән Алланың Ибраһим белән килешүен искә төшерми, ләкин Яшәеш 12:1—3 тә Ханаанга бару дигән боеру сәбәпле бу килешү турында әйтелә. Шуңа күрә Йәһвә Ибраһим белән килешүне Ур шәһәрендә төзегән дип уйлау нигезле.
Ләкин Яшәеш китабын игътибар белән уку, Йәһвә Ибраһим белән килешүне Ханаан җирендә берничә тапкыр кабатлаган һәм килешүнең кайбер якларын ачыклаган кебек, ул бу килешүне Харанда кабатлап әйткән дигән нәтиҗәгә китерә (Яшәеш 15:5; 17:1—5; 18:18; 22:16—18). Яшәеш 11:31, 32 буенча, Ибраһимның әтисе Терах, Ур шәһәреннән Ибраһим, Сара һәм Лут белән бергә Ханаанга киткән. Алар Харанга килгәннәр һәм анда Терах үлгәнчегә кадәр калганнар. Харанда булганда Ибраһим чагыштырмача күп мал-мөлкәт җыйган (Яшәеш 12:5). Һәм берникадәр вакыт үткәннән соң Ибраһимның абыйсы Нахор шулай ук бу җирләргә күчкән.
Изге Язмаларда Терахның үлеменнән соң Йәһвә Ибраһим белән кабат сөйләшкән «һәм Ибраим Ходай аңа әйтүе буенча киткән» (Яшәеш 12:4). Мәсәлән, Яшәеш 12:1—3 тә язылган сүзләрне Йәһвә Терахның үлеменнән соң әйткән икәне турында Яшәеш 11:31—12:4 тә ачык итеп күрсәтелә. Моннан нәтиҗә ясыйбыз: Алланың ул күрсәткән җиргә барырга дигән боеруын, Ибраһим Урда да, һәм соңрак Харанда да ишеткән.
Яшәеш 12:1 буенча, Йәһвә Ибраһимга: «Үз җиреңнән, үз туганнарыңнан, үз атаңның йортыннан Мин сиңа күрсәткән җиргә бар»,— дигән боеру биргән. Иң беренче Ибраһимның «җире» Ур булган һәм атасының «йорты» да монда булган. Ләкин Ибраһимның атасы үз гаиләсе белән Харанга күченгән һәм Ибраһим бу урынны үзенең җире дип атый башлаган. Ханаанда күп еллар яшәгәннән соң, ул үз хезмәтчесен Исхакка хатын эзләп алып кайтырга «минем җиргә барасың, минем туган җиремә» дип җибәргән һәм хезмәтчесе «Нахор яшәгән шәһәргә» (Харанга яисә аның янында урнашкан башка шәһәргә) киткән (Яшәеш 24:4, 10). Хезмәтче анда Рәбиганы Ибраһим туганы, Нахорның зур гаиләсе арасында күргән (Яшәеш 22:20—24; 24:15, 24, 29; 27:42, 43).
Эстефән Ибраһим турында Синедрионга болай дип әйткән: «Атасы вафат булганнан соң Аллаһы аны хәзер сез яши торган менә шушы якларга күчергән» (Рәсүлләр 7:4). Бу сүзләр Йәһвә Ибраһим белән Харан шәһәрендә сөйләшкәнен аңлата. Шул көннәрдә Йәһвә Ибраһим белән үз килешүен, Яшәеш 12:1—3 тә язылганча, яңадан кабатлаган дип уйлау дөрес булыр, чөнки бу килешү Ибраһим Ханаанга күчкәннән соң үз көченә кергән. Шулай итеп, бар фактларны чагыштырып карап, шундый нәтиҗәгә киләбез: Йәһвә Ибраһим белән килешүне, күрәсең, Ур шәһәрендә төзегән һәм соңрак аны Харан шәһәрендә раслаган.
[Искәрмә]
^ 3 абз. Ибраимга 99 яшь булганда Йәһвә аның исемен Ибраһимга үзгәрткән булган (Яшәеш 17:1, 5).
Елан Хаува күңеленә Эдем бакчасында яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачына карата Алланың канунын бозу фикерен ничек итеп салган?
Яшәеш 3:1 дә болай дип әйтелә: «Ходай Алла барлыкка китергән барлык кыр хайваннарының иң хәйләкәре елан булган. Һәм елан хатынга әйткән: чыннан да сезгә Алла: оҗмахтагы бернинди дә агачтан ашамагыз, дип әйттеме?» Ничек итеп еланның Хаува белән сөйләшкәне турында төрле уйлар бар. Бер чамалау буенча елан тән хәрәкәтләре яисә ым теле белән аралашкан. Мәсәлән, Англиянең Джозеф Бенсон исемле рухание болай дип әйткән: «Бу аралашу ниндидер ым кагу аша алып барылган дию бик мөмкин кебек күренә. Әмма кайберәүләр ул вакытта еланнарның уйларга һәм сөйләшергә сәләтләре булган дип исәплиләр... ләкин моңа бернинди дә дәлилләр юк».
Ләкин елан Хаува күңеленә тыелган җимешне ашап ул Алла кебек була һәм үзе нәрсә яхшылык, ә нәрсә яманлык икәнен хәл итә ала дигән фикерне ничек тән хәрәкәтләре аша гына сала алган ди? Өстәвенә Хаува да, елан күтәргән сорауларга җавап биреп, сөйләшүдә катнашкан (Яшәеш 3:2—5). Елан тән хәрәкәтләре яисә ым кагуы белән генә аралашкан дигән фикер шулай ук Хаува да ишарәләр белән генә җавап биргән дигән нәтиҗәгә китерә, әмма Изге Язмаларда Хаува сөйләшкән дип әйтелә.
Бу вакыйганы искә төшереп, рәсүл Паул имандашларын мондый сүзләр белән кисәткән: «Шуннан куркам: елан Хауваны үзенең хәйләсе белән алдаган кебек... [сезнең] фикерләрегез чуалып китмәсен иде». Паул әйткән куркыныч «ялган рәсүлләр, алдакчы эшчеләр»дән чыккан. Мондый «гадәттән тыш бөек рәсүлләр»нең ым кагулары һәм тән хәрәкәтләре генә андый куркыныч китерә алмаган. Монда аларның сөйләүләре — башкаларны алдау өчен әйткән хәйләле сүзләре бик зур роль уйнаган (2 Көринтлеләргә 11:3—5, 13).
Хаува Эдем бакчасында сүзләр белән алданган булса да, бу еланда тавыш ярылары булган дигәнне аңлатмый. Алар кирәк тә булмаган. Алланың фәрештәсе Бильям белән ишәк аша сөйләшкән очракта бу хайванга кешедә булган бугаз кирәк булмаган (Саннар 22:26—31). «Ишәк аңа кеше тавышы белән» рухи сферадан булган кемнеңдер тәэсире астында эндәшкәне ачык (2 Петер 2:16).
Хаувага мөрәҗәгать иткәндә елан өчен «иблис һәм шайтан дип аталган борынгы елан» — рухи зат сөйләгәнен Изге Язмалар ачыклый (Ачылыш 12:9). Хаува ишеткән һәм ишеткәненә җавап биргән сүзләр «яктылык фәрештәсе кыяфәтенә кергән» Иблистән чыккан (2 Көринтлеләргә 11:14).
[31 биттәге иллюстрация]
«Сез Алла кебек яхшылык һәм явызлыкны белә торган булачаксыз».