Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Игелек күрсәтүне дәвам итегез

Игелек күрсәтүне дәвам итегез

Игелек күрсәтүне дәвам итегез

«Яктылыкның җимеше — һәртөрле игелек, тәкъвалык һәм хакыйкать» (ЭФЕСЛЕЛӘРГӘ 5:9).

1. Миллионлаган кешеләр Мәдхия 30:20 дәге сүзләр белән риза икәнлекләрен ничек күрсәтәләр?

КЕШЕ эшләргә сәләтле булган иң зур игелек — бу Йәһвәгә дан китерү. Моны бүген Алланы аның игелеге өчен данлап, миллионлаган кеше эшли. Без, җаныбыз тәнебез белән бирелгән Йәһвә Шаһитләре, чын күңелдән мәдхия җырлаучының сүзләре белән ризалашабыз: «Яхшылыгың Синең ничек күп, Син аны Үзеңнән куркучыларга саклыйсың» (Мәдхия 30:20).

2, 3. Әгәр дә без шәкертләр әзерләүдә катнашып, үз сүзләребезне югары әхлакый тәртип белән исбатламасак нәрсә булыр иде?

2 Йәһвә алдында тирән хөрмәтле курку, аның игелеге өчен аны данларга дәртләндерә. Бу курку шулай ук аны «данларга... рәхмәтләрен белдерергә; [Аның] патшалыгының данын вәгазьләргә» дәртләндерә (Мәдхия 144:10—13). Шуңа күрә без Патшалык турындагы вәгазь эшендә һәм шәкертләр әзерләүдә ашкынып катнашабыз (Маттай 24:14; 28:19, 20). Ә вәгазь вакытында әйткәнне безгә югары әхлак тәртибебез белән исбат итәргә кирәк. Юкса, без Йәһвәнең изге исеменә хурлык төшерәчәкбез.

3 Күп кешеләр Алланы телләре белән генә хөрмәт итәләр, ләкин аларның тәртипләре Алланың Сүзендә әйтелгән нормаларга туры килми. Игелекләрен сүздә генә күрсәткән кешеләр турында рәсүл Паул болай дип язган: «Ничек соң син, башкаларны өйрәтеп тә, үзеңне-үзең өйрәтмисең? Урламаска үгетлисең, ә үзең урлыйсыңмы? „Зина кылма“ дисең, ә үзең зина кыласыңмы?... Изге язмада язылганча, „мәҗүсиләр Аллаһы исемен сезнең аркада мәсхәрәлиләр“» (Римлыларга 2:21, 22, 24).

4. Безнең югары әхлак тәртибебез ничек тәэсир итә?

4 Безнең Йәһвә исеменә хурлык төшерәсебез килми — без аның исемен югары әхлак тәртибебез белән данларга омтылабыз. Бу мәсихчеләр җыелышының әгъзалары булмаган кешеләргә уңай тәэсир итә һәм безгә каршы килүчеләрнең авызларын йомарга мәҗбүр итә (1 Петер 2:15). Ләкин тагын да мөһимрәге: безнең югары әхлак тәртибебез кешеләрне Йәһвә оешмасына җәлеп итә һәм шуның белән аларга аның исемен данларга һәм нәтиҗәдә мәңгелек тормыш алырга мөмкинлек бирә (Рәсүлләр 13:48).

5. Безгә нинди сорауларны хәзер карап чыгарга кирәк?

5 Камилсез булуыбызга карамастан, без Йәһвә исеменә хурлык төшерә торган һәм хакыйкать эзләүче кешеләргә киртә куя торган тәртиптән ничек кача алабыз? Ничек безгә игелек күрсәтеп була?

Яктылыкның җимеше

6. «Караңгылыкның» кайбер «файдасыз эшләре» нинди, ләкин барлык мәсихчеләр арасында нинди җимеш күренеп торырга тиеш?

6 Бездә, тугры мәсихчеләрдә, «караңгылыкның файдасыз эшләреннән» качарга ярдәм итүче нәрсә бар. Алланы хур итүче бу «файдасыз эшләргә» ялган сүз сөйләү, урлау, мәсхәрәле сөйләү, җенси мөнәсәбәтләр турында әдәпсез сөйләшүләр, оятсыз тәртип, килешсез мәзәкләр һәм эчүчелек керә (Эфеслеләргә 4:25, 28, 31; 5:3, 4, 11, 12, 18). Боларны эшләү урынына без «яктылык кешеләре булып яшибез». Рәсүл Паул: «Яктылыкның җимеше — һәртөрле игелек, тәкъвалык һәм хакыйкать»,— дип әйткән (Эфеслеләргә 5:8, 9). Шулай итеп, без яктылыкта йөреп игелек күрсәтә алабыз. Нинди бу яктылык?

7. Игелек җимешен даими рәвештә күрсәтер өчен, без нәрсә эшләргә тиешбез?

7 Без, камилсез булуыбызга карамастан, рухи яктылыкта йөрсәк, игелек күрсәтә алабыз. «Синең сүзең минем аягыма яктырткыч һәм минем юлыма яктылык»,— дип җырлаган мәдхия җырлаучы (Мәдхия 118:105). Әгәр дә без «һәртөрле игелек» аша һәрчакта да «яктылык җимешен» күрсәтергә телибез икән, без рухи яктылык белән даими рәвештә кулланырга тиешбез. Ул Алла Сүзендә бар, мәсихчеләрнең басмаларында җентекләп карала һәм аның турында даими рәвештә мәсихчеләрнең очрашуларында фикер алышалар (Лүк 12:42; Римлыларга 15:4; Еврейләргә 10:24, 25). Моннан тыш, безгә Гайсә Мәсихнең тәгълиматларына һәм үрнәгенә аеруча игътибар бирергә кирәк, ул «дөньяга яктылык» һәм Йәһвә «данының чагылышы» булып тора (Яхъя 8:12; Еврейләргә 1:1—3, ЯД).

Рух җимешенең бер өлеше

8. Нәрсә ярдәмендә без игелек күрсәтә алабыз?

8 Һичшиксез, игелек күрсәтергә безгә рухи яктылык ярдәм итә. Өстәвенә, безне Алланың изге рухы яисә эш итә торган көче алып барганга күрә, без бу сыйфатны күрсәтә алабыз. Игелек — бу рух җимешенең бер өлеше (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Әгәр дә без Алланың изге рухы җитәкчелегенә буйсынабыз икән, изге рух бездә искиткеч сыйфат — игелек барлыкка китерәчәк.

9. Гайсәнең Лүк 11:9—13 тә язылган сүзләре буенча, без ничек эш итә алабыз?

9 Безнең Йәһвәгә яраклы булырга нык теләгебез изге рухның бер өлеше булган игелек күрсәтүдә чагыла һәм бу теләк безне Гайсә сүзләре буенча үзебезне тотарга дәртләндерергә тиеш. Гайсә болай дип әйткән: «Сорагыз — сезгә бирерләр; эзләгез — табарсыз; шакыгыз, һәм сезгә ачарлар. Чөнки һәр сораучы ала, эзләүче таба, һәм шакучыга ачарлар. Сезнең арагызда кайсы да булса ата балык сораган улына елан бирерме? Яки күкәй сораса, чаян бирерме? Шулай итеп, сез явыз кеше булып та, балаларыгызга яхшы нәрсәләр бирә беләсез икән, күктәге Ата Үзеннән сораучыларга Изге Рухны бигрәк тә бирәчәк» (Лүк 11:9—13). Изге рухка кергән игелекне моннан ары да күрсәтә алыр өчен, Йәһвә рухы турында дога кылып, әйдәгез, Гайсәнең нәсыйхәтен үтик.

Һәрчакта «игелек эшләгез»

10. Чыгыш 34:6, 7 дә Йәһвә игелегенең кайсы якларына игътибар ителә?

10 Алла Сүзендәге рухи яктылык һәм Алланың изге рухы ярдәмендә без һәрчакта да «игелек эшли» алабыз (Римлыларга 13:3, ЯД). Изге Язмаларны даими рәвештә өйрәнеп, без Йәһвәгә игелектә ничек охшарга тырышырга икәнен тагын да күбрәк беләбез. Үткән мәкаләдә Алла игелегенең төрле яклары каралган иде. Алар турында Чыгыш 34:6, 7 дә (АМТ) әйтелгән һәм анда болай дип язылган: «Йәһвә, Йәһвә, кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, ачуга акрын һәм шәфкатьтә вә хакыйкатьтә бөек Алла, меңләгән буыннарда шәфкатен саклаучы, канунсызлыкны һәм җинаятьне һәм гөнаһны кичерүче, ләкин җәзасыз калдырмый торган». Йәһвә игелегенең бу якларын җентекләбрәк карап чыкканнан соң, без һәрчакта да «яхшылык эшләр» өчен ярдәм алачакбыз.

11. Йәһвә мәрхәмәтле һәм кеше яратучан икәнен белү безгә ничек тәэсир итәргә тиеш?

11 Алланың бу сүзләре безгә Йәһвәгә аның мәрхәмәт һәм кеше яратучанлыгын күрсәтүендә охшарга тырышырга кирәк икәнен аңлата. «Мәрхәмәтлеләр бәхетле,— дип әйткән Гайсә,— чөнки аларга мәрхәмәт күрсәтеләчәк» (Маттай 5:7; Лүк 6:36, ЯД). Йәһвәнең кеше яратучан икәнен белеп, без башкаларга, шул ук исәптән без вәгазьләгән кешеләргә карата кеше яратучанлык һәм ягымлылык күрсәтергә дәртләндерү сизәбез. Бу Паулның үгетләве белән туры килә: «Һәркемгә ничек җавап бирергә кирәклеген белегез, сүзегез һәрвакыт ягымлы, мавыктыргыч һәм төпле булсын» (Көлессәйлеләргә 4:6).

12. a) Алла ачуга акрын булганга күрә, безгә башкаларга карата ничек мөгамәлә итәргә кирәк? б) Йәһвә шәфкате безне нәрсәгә дәртләндерә?

12 Алла ачуга акрын булганга күрә, һәрчакта «яхшылык эшләү» теләге безне имандашларның әһәмиятсез кимчелекләренә түземлелек белән мөгамәлә итәргә һәм аларның яхшы сыйфатларына игътибар итәргә дәртләндерә (Маттай 7:5; Ягъкуб 1:19). Ә Йәһвәнең шәфкатен истә тотып без, хәтта бик авыр шартларда да, үзгәрмәс мәхәббәт күрсәтәчәкбез. Бу, һичшиксез, бездән бик көтелә (Гыйбрәтле хикәя 19:22).

13. Йәһвәнең «хакыйкатьтә бөек» булуын чагылдырыр өчен безгә нәрсә эшләргә кирәк?

13 Безнең күктәге Атабыз «хакыйкатьтә бөек» булганга күрә, без «хакыйкать сүзендә... үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәргә» омтылабыз (2 Көринтлеләргә 6:3—7). Йәһвә өчен җирәнгеч булган җиде әйбер арасында «ялган тел» һәм «ялган сөйләп шаһәдәт бирүче» искә алына (Гыйбрәтле хикәя 6:16—19). Шуңа күрә, Алла хуплавын эзләп, без «ялганны кире кагабыз» һәм «хакыйкать сөйлибез» (Эфеслеләргә 4:25). Бу яктан игелекле булып калу бик мөһим.

14. Ни өчен безгә кичерергә кирәк?

14 Алланың Мусага мөрәҗәгать итүе шулай ук безне дә кичерергә дәртләндерергә тиеш, чөнки Йәһвә кичерергә әзер (Маттай 6:14, 15). Йәһвә, әлбәттә, тәүбә итмәгән гөнаһ кылучыларга җәза бирә. Шуңа күрә җыелыш чисталыгы турында сүз барганда, без игелекнең Йәһвә куйган нормаларын тотарга тиешбез (Левит 5:1; 1 Көринтлеләргә 5:11, 12; 1 Тимутегә 5:22).

«Сак булыгыз»

15, 16. Паулның Эфеслеләргә 5:15—19 да язылган үгет-нәсихәте безгә киләчәктә дә игелекле калырга ничек ярдәм итәчәк?

15 Тирә яктагы явызлыкка карамастан, игелек юлы белән барыр өчен безгә изге рух белән «сугарылырга» һәм үз тәртибебезне игътибар белән күзәтергә кирәк. Паул Эфес мәсихчеләрен мондый сүзләр белән дәртләндергән: «Тормышта сак булыгыз, акылсызлар кебек түгел, бәлки акыл ияләре кебек гомер итегез. Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки хәзер әшәке заман. Шуңа күрә, акылсыз булмагыз, бәлки Раббы ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенегез. Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз. Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар аша сөйләшегез, күңелегездән Раббыны данлап җырлагыз» (Эфеслеләргә 5:15—19). Бу үгет-нәсихәт, һичшиксез, бу соңгы көннәрдә безнең өчен актуаль (2 Тимутегә 3:1).

16 Әгәр дә безнең игелекле булып каласыбыз килә икән, безгә, югарыдан килүче акыллылык таләп иткәнчә эшләр өчен, игътибар белән тәртибебезне күзәтергә кирәк (Ягъкуб 3:17). Безгә авыр гөнаһларга юл куярга ярамый һәм изге рух белән, аңа безнең өстән җитәкчелек итәргә рөхсәт итеп, «сугарылырга» кирәк (Гәләтиялеләргә 5:19—25). Мәсихче очрашуларында һәм конгрессларда алган рухи үгет-нәсихәт буенча барып, без киләчәктә дә һәрвакыт игелек эшли алачакбыз. Эфеслыларга әйтелгән Паулның сүзләре безнең искә төшерәләр: гыйбадәт кылу өчен оештырылган очрашуларның күпчелегендә бездә чын күңелдән «рухи җырлар» җырларга кадерле мөмкинлек бар, ә бу җырларның күпчелеге игелек кебек рухи сыйфатларга игътибар бирә.

17. Нык авырган һәм мәсихче очрашуларына регуляр рәвештә йөри алмаган мәсихчеләргә нәрсәдә шикләнмәскә кирәк?

17 Ә җитди озакка сузыла торган авырулар аркасында мәсихче очрашуларына регуляр рәвештә йөри алмаган имандашларыбызга нәрсә эшләргә? Рухи кардәшләр арасында, Йәһвәгә гыйбадәт кыла алмаганга күрә, алар үзләрен бәхетсез хис итәргә мөмкин. Ләкин аларга шикләнергә кирәкми — Йәһвә аларның хәлен аңлый һәм үзенең яктысын, изге рухын бирүне дәвам итәчәк һәм аларга игелек эшләргә һәрчакта да ярдәм итәчәк (Исай 57:15).

18. Безгә игелек юлы белән барырга нәрсә ярдәм итәчәк?

18 Игелек юлы белән барыр өчен безгә аралашкан кешеләребезгә игътибар итәргә һәм «яхшылыкка дошманнар» булган кешеләрдән читтә торырга кирәк (2 Тимутегә 3:2—5; 1 Көринтлеләргә 15:33). Бу үгет-нәсихәтне тормышта кулланып, без Алла җитәкчелегенә каршы торган тәртип белән аның изге рухын «кайгыга салмаячакбыз» (Эфеслеләргә 4:30). Моннан тыш, әгәр дә без тормышлары алар игелек яратканын һәм Йәһвә аларны изге рухы белән алып барганын исбат итүче кешеләр белән якынлашсак, безгә игелек эшләү җиңелрәк булачак (Амос 5:15; Римлыларга 8:14; Гәләтиялеләргә 5:18).

Игелек искиткеч җимешләр китерә

19—21. Игелек ничек тәэсир итә икәнен күрсәтүче мисаллар китерегез.

19 Әгәр дә без рухи яктылыкта йөрибез, Алла рухының җитәкчелегенә буйсынабыз һәм үз тәртибебезне күзәтәбез икән, безгә «игелек эшләргә» һәм начарлыктан качарга җиңелрәк булачак. Ә бу үз чиратында искиткеч җимешләр китерәчәк. Зонгезиле исемле Көньяк Африка Республикасында яшәүче Йәһвә Шаһитенең мисалын карап чыгыйк. Иртә белән мәктәпкә барганда ул банкта аның күпме акчасы бар икәнен тикшерергә теләгән. Банкомат аша алынган чектагы акча саны ниндидер хата буенча 42 000 рандка ( 6 000 АКШ доллары) күбрәк булган. Банктагы сакчы һәм башкалар Зонгезилега акчаны алып икенче банкка салырга киңәш биргәннәр. Ләкин ул бу акчаларга тимәгән. Моның өчен аны бергә яшәгән ирле-хатынлы Йәһвә Шаһите генә мактаган.

20 Банк ачылганнан соң, Зонгезиле барып бу хата турында хәбәр иткән. Шуннан соң банктагы аның шәхси счеты бер бай бизнесмен счеты белән охшаш булган икәнлеге ачыкланган һәм бу бизнесмен акчасын ялгыш Зонгезиле счетына салган икән. Зонгезиле бу акчаларның бер тиенен дә тотмаганына шаккатып бизнесмен: «Син нинди дин тотасың?»— дип сораган. Зонгезиле үзенең Йәһвә Шаһите икәнен аңлаткан. Банк администраторы аны бик мактаган һәм: «Бар кешеләр дә Йәһвә Шаһитләре кебек намуслы булсалар иде»,— дип әйткән. Әйе, намуслылык һәм игелек турында шаһитлек бирүче эшләр башкаларны Йәһвә Алланы данларга дәртләндерергә мөмкин (Еврейләргә 13:18).

21 Игелекле тәртип яхшы җимешләр китерсен өчен аларның искиткеч булулары мәҗбүри түгел. Мәсәлән, Самоа утрауларында тулы вакытлы вәгазьче булып хезмәт итүче яшь Шаһиткә хастаханәгә барырга туры килгән. Врач кабул итсен өчен аңа чират торырга кирәк булган һәм Шаһит аның артында торган өлкән яшьтәге хатын-кызның үзен начар хис иткәнен күргән һәм аңа тизрәк ярдәм итсеннәр өчен аны үзеннән алда кертеп җибәргән. Соңрак ул бу хатын-кыз белән базарда очрашкан. Ул Шаһитне һәм аның эшләгән эшен исенә төшергән. «Йәһвә Шаһитләре чыннан да үз якыннарын яратканнарын, хәзер мин беләм»,— дип әйткән ул. Бу вакыйгага кадәр ул Патшалык турындагы хәбәрне тыңларга теләмәгән, ә Шаһит күрсәткән игелек аңа уңай тәэсир иткән. Ул өйдә Изге Язмалар өйрәнүенә ризалык биргән һәм Алла Сүзеннән белемнәр ала башлаган.

22. Һәрвакыт «игелек эшләүнең» аеруча нинди ысулы мөһим?

22 Сез дә игелекнең кыйммәтлеген күрсәтә торган очраклар белә торгансыздыр. Һәрчакта «игелек эшләр» өчен Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәрне таратуда регуляр рәвештә катнашу мөһим (Маттай 24:14). Без бу хөрмәтле эш белән шөгыльләнүебезне һәм шуның белән, аеруча безнең вәгазьгә җавап биргәннәргә, игелек эшләвебезне аңлап ашкынып дәвам итик. Ләкин иң мөһиме: без үз хезмәтебез һәм югары әхлак тәртибебез белән һәркайсы игелек чыганагын — Йәһвәне данлыйбыз (Маттай 19:16, 17).

«Игелек эшләүне» дәвам итегез

23. Мәсихчеләр хезмәтен ни өчен игелекле эш дип атап була?

23 Һичшиксез, безнең хезмәтебез — бу игелекле эш. Бу эштә катнашып без үзебезне дә һәм Изге Язмаларның хәбәрен тыңлаучы һәм шуның белән мәңгелек тормыш юлына илтүче юлга басучы кешеләрне дә коткара алабыз (Маттай 7:13, 14; 1 Тимутегә 4:16). Безгә берәр карар хәл итәргә кирәк булганда, игелек эшләү теләге безгә мондый сораулар бирергә дәртләндерәчәк: бу карар Патшалык вәгазендә минем катнашуга ничек тәэсир итәчәк? Мин эшләргә җыенган эш чыннан да файдалымы? Бу минем башкаларга «мәңгелек Яхшы хәбәрен» кабул итәргә һәм Йәһвә Алла белән якын мөнәсәбәтләр корырга ярдәм итү мәсъәләсен җиңеләйтәчәкме? (Ачылыш 14:6). Патшалык ихтыяҗлары файдасына карар кабул итеп, без чын бәхеткә ия булачакбыз (Маттай 6:33; Рәсүлләр 20:35).

24, 25. Җыелышта ничек игелек күрсәтеп була һәм һәрчакта игелек күрсәтсәк, без нәрсәдә ышанычлы була алабыз?

24 Әйдәгез, шуңа күрә игелекнең искиткеч җимешләренә тиешле бәя бирик. Без мәсихче җыелышына ярдәм итеп һәм аның ихтыяҗлары һәм иминлеге өчен көчтән килгәнчә эшләп бу сыйфатны күрсәтә алабыз. Мәсихче очрашуларына регуляр рәвештә килеп һәм аларда катнашып без, һичшиксез, игелек эшлибез. Безнең җыелышка инде килүебез генә имандашларыбызга дәртләндерү бирә, ә безнең яхшы әзерләнгән комментарийларыбыз аларны рухи яктан ныгыта. Без игелекне Патшалык Залының ихтыяҗлары өчен материаль милкебезне кулланганда һәм аны чиста тотар өчен ярдәм иткәндә, шулай ук эшлибез (4 Патшалык 22:3—7; 2 Көринтлеләргә 9:6, 7). Әйе, «җае чыкканда, һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик» (Гәләтиялеләргә 6:10).

25 Игелек күрсәтергә кирәк булган бар ситуацияләрне да санап чыгып булмый. Яңа авырлыклар белән очрашканда без, Изге Язмага юлыбызга яктылык бирергә рөхсәт итәчәкбез, Йәһвәнең изге рухы турында дога кылачакбыз һәм аның игелекле һәм камил ихтыярын үтәр өчен көчтән килгәннең барысын эшләячәкбез (Римлыларга 2:9, 10; 12:2). Әгәр дә без һәрчакта игелек күрсәтсәк, Йәһвә безгә мул итеп фатихаларын бирәчәгендә шикләнмәскә була.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Без эшләргә сәләтле булган игелекнең иң зурысы нинди?

• Ни өчен игелек «яктылык җимеше» дип аталган?

• Ни өчен игелек «рух җимешенең» бер өлеше дип аталган?

• Безнең югары әхлак тәртибебез нинди җимешләр китерә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Алла Сүзе һәм аның изге рухы безгә игелек күрсәтергә ярдәм итәләр.

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Игелек күрсәтү искиткеч җимешләр китерә.