Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәдән курык һәм аның әмерләрен үтә

Йәһвәдән курык һәм аның әмерләрен үтә

Йәһвәдән курык һәм аның әмерләрен үтә

«Алладан курык һәм Аның әмерләрен үтә, чөнки кеше өчен барысы да шуннан гыйбарәт» (ВӘГАЗЬЧЕ 12:13).

1, 2. а) Курку безне физик яктан ничек саклый ала? б) Акыллы ата-аналар балаларында ни өчен файдалы курку тәрбияләргә тырышалар?

«БАТЫРЛЫК яшәүне куркыныч астына куя, ә курку аны саклый»,— дип әйткән Леонардо да Винчи. Дуамал батырлык аркасында кеше куркынычны күрми, ә курку сак булырга кирәк икәнен аның исенә төшерә. Мәсәлән, без кыя кырыена якынлашып нинди биеклектән егыла алабыз икәнен күргәч, безнең күбебез ихтыярсыз артка чигенер иде. Нәкъ шулай ук файдалы курку белән дә: без үткән мәкаләдән белгәнебезчә, ул безгә Алла белән яхшы мөнәсәбәтләргә дә ярдәм итә һәм шулай ук безне зыян күрүдән дә саклый.

2 Ләкин хәзерге дөньяда булган куркынычлардан куркырга өйрәнергә кирәк. Яшь балалар электр яисә юл хәрәкәте ни дәрәҗәдә куркыныч икәнен белмиләр һәм шуңа күрә бәла-казаларга тиз эләгә алалар *. Акыллы ата-аналар үз балаларын тирә-яктагы куркынычлар турында кабат-кабат кисәтеп, аларда файдалы курку тәрбияләргә тырышалар. Алар беләләр: андый курку балаларының гомерен сакларга мөмкин.

3. Рухи куркынычлар турында Йәһвә безне ничек һәм ни өчен кисәтә?

3 Йәһвә дә шулай ук безнең иминлегебез турында кайгырта. Яраткан Ата буларак, ул безне үзенең Сүзе һәм оешмасы аша безнең файдабыз өчен өйрәтә (Исай 48:17). Алланың бу өйрәтүләренә рухи тозаклар турында кабат-кабат яңгыраучы кисәтүләре керә. Бу кисәтүләрнең максаты — безгә мондый куркынычлардан файдалы курку үстерү (2 Паралипоменон 36:15, ЯД; 2 Петер 3:1). Әгәр дә кешеләрнең йөрәкләре Алладан «куркыр һәм барлык көннәрдә... [Аның] барлык әмерләрен үтәр өчен» әзер булса, тарих дәвамында булган рухи фаҗигалардан, күп газаплардан качып булыр иде (Икенчезаконлык 5:29). Ничек без «соңгы көннәрдәге» бу «авыр вакытларда» йөрәгебезне Алладан куркырга һәм үзебезне рухи куркынычлардан сакларга өйрәтә алабыз? (2 Тимутегә 3:1).

Явызлыктан читкә борылыгыз

4. а) Мәсихчеләр нәрсәгә карата нәфрәт үстерергә тиеш? б) Гөнаһлы тәртипкә Йәһвә ничек мөгамәлә итә? (Искәрмәне карагыз).

4 Изге Язмалар: «Ходайдан курку — бу явызлыкны нәфрәт итү»,— дип аңлата (Гыйбрәтле хикәя 8:13). Изге Язмаларның бер сүзлеге «нәфрәт» дигән сүзне «күрәлмаучанлык, чиркану, җирәнү һәм бернинди дә уртак эшләр булуын теләмәү барлыкка китерүче кешеләргә һәм әйберләргә карата эмоциональ реакция» дип аңлата. Шуңа күрә Алладан курку Йәһвә явызлык дип санаган барлык нәрсәгә җирәнү яисә тирән күрәлмаучанлыкны үз эченә ала * (Мәдхия 96:10). Курку биек кыя кырыеннан ихтыярсыз артка чигенергә дәртләндергән кебек, шулай ук Алладан курку явыз эшләрдән читкә борылырга дәртләндерәчәк. «Ходайдан курку — явыз гамәлләрдән саклый»,— дип әйтә Изге Язмалар (Гыйбрәтле хикәя 16:6).

5. а) Алладан куркуда һәм барлык явызлыкны нәфрәт итүдә безгә ничек ныгырга? б) Исраил халкының тарихы бу яктан безне нәрсәгә өйрәтә?

5 Гөнаһның котылгысыз авыр нәтиҗәләре турында уйлансак, без Алладан файдалы куркуда һәм барлык явызлыкка карата нәфрәт итүдә ныгый алабыз. Изге Язмалар без нәрсә чәчсәк — тән теләкләренә яисә рухкамы бәйсез — шуны урабыз дип ышандыра (Гәләтиялеләргә 6:7, 8, ЯД). Шуңа күрә Йәһвә аның әмерләренә буйсынмауның һәм чын гыйбадәт кылудан ваз кичүнең котылмаслык нәтиҗәләрен сурәтләгән. Әгәр дә Алланың ярдәме булмаса, Исраилнең кечкенә, гаҗиз халкының язмышы мәрхәмәтсез һәм көчле күрше халыкларга бәйле булыр иде (Икенчезаконлык 28:15, 45—48). Исраил буйсынмавының фаҗигале нәтиҗәләре Изге Язмаларда «кисәтүләр» сыйфатында җентекләп язылган булган һәм алар безнең өчен сабак булырга һәм Алладан куркуны үстерергә хезмәт итәргә тиеш (1 Көринтлеләргә 10:11).

6. Алладан куркырга өйрәнер өчен, Изге Язмаларның нинди мисаллары турында уйлансак яхшы булыр иде? (Искәрмәне карагыз).

6 Изге Язмаларда тулысынча Исраил халкының тарихын гына түгел, ә көнләшү, әхлаксызлык, комсызлык һәм горурлык чолгап алган аерым кешеләрнең тормышларыннан реаль вакыйгалар китерелә *. Аларның кайберләре Йәһвәгә күп еллар хезмәт иткәннәр, ләкин тормышларының иң җитди вакытында аларга Алладан курку җитмәгән һәм алар ачы җимешләр җыйганнар. Изге Язмаларның мондый мисаллары турында уйланганда без, бу кешеләрнең хаталарын кабатламаска тәвәккәллегебездә нык булачакбыз. Әгәр дә без бәлага эләгеп, аннан соң гына Алла киңәшен исәпкә алсак, бу бик кызганыч булыр иде! Киң таралган фикергә каршы, тәҗрибә, аеруча үз теләкләреңне канәгатьләндерү «тәҗрибәсе» иң яхшы өйрәтүче түгел (Мәдхия 18:8).

7. Йәһвә үзенең «яшәгән урынына» кемне чакыра?

7 Алладан куркуны үстерер өчен тагын бер җитди сәбәп — бу аның белән безнең мөнәсәбәтләрне саклау теләге. Без Йәһвә белән дуслыгыбызның кадерен белгәнгә күрә, аңа ярамас булудан куркабыз. Кемне Йәһвә үзенең дусты дип саный? Үзенең «торган урынына» кемне ул чакырыр иде? «Саф булып йөрүчене, дөреслек эшләүчене» генә (Мәдхия 14:1, 2). Әгәр дә без Барлыкка Китерүче белән кыйммәтле мөнәсәбәтләребезне кадерлибез икән, без аның алдында саф булып йөрергә намуслы тырышачакбыз.

8. Малахий көннәрендәге кайбер исраиллеләр Алла белән дуслыкның кадерен белмәгәннәрен ничек күрсәткәннәр?

8 Кызганычка каршы, кайбер исраиллеләр Малахий пәйгамбәр көннәрендә Алла белән дус булуларының кадерен белмәгәннәр. Йәһвәдән курку һәм аны хөрмәт итү урынына, алар аңа корбан китерү урынында чирле һәм аксак хайваннар китергәннәр. Аларда Алладан куркулары аз икәне шулай ук аларның никахка карата булган мөнәсәбәтләрендә дә чагылган. Алар яшьрәк хатын-кызларга өйләнер өчен, яшь чакта өйләнгән хатыннары белән төрле вак-төяк сәбәпләр табып аерылышканнар. Малахий аларга Йәһвә «аерылышуны нәфрәт итә» (ЯД) һәм исраиллеләрнең начар рухы аларны Алладан ераклаштыра дип әйткән. Корбан китерү урыны ирләре ташлаган хатыннарның ачы күз яшьләре белән тулган чакта, Алла исраиллеләрнең корбаннарын илтифат белән кабул итә алганмы соң? Йәһвә нормаларына карата мондый шаккатырлык хөрмәтсезлек аны: «Кайда миннән куркуыгыз?» — дип сорарга мәҗбүр иткән (Малахий 1:6—8; 2:13—16, ЯД).

9, 10. Йәһвә белән дуслыкны кадерләгәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

9 Эгоистик һәм әхлаксыз ирләрдән һәм аталардан яисә хәтта хатыннардан һәм аналардан газап чигүче гаепсез балалар белән хатыннар яисә ирләр нинди җан әрнүе кичерәләр икәнен Йәһвә бүген дә күрә. Әйе, бу Йәһвәне бик рәнҗетә. Алла дусты барысына да Алла карашы белән караячак һәм үз никахын ныгытырга тырышачак; ул никахның әһәмиятен түбәнәйтә торган дөньяви фикер йөртүне кире кагачак һәм «фәхешлектән качачак» (1 Көринтлеләргә 6:18).

10 Әгәр дә без Йәһвә каршында — никахта яисә тормышның башка өлкәләрендә — явызлык булганны нәфрәт итәбез икән, әгәр дә без аның белән дуслыгыбызның кадерен беләбез икән, Йәһвә безгә карата игелекле булачак һәм без аның хуплавына ия булачакбыз. Рәсүл Петер ышаныч белән болай дип әйткән: «Чынлап төшенәм, Алла һәркемгә бер итеп карый. Ләкин һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм гадел эшләүчеләр Аңа мәгъкуль» (Рәсүлләр 10:34, 35). Төрле авыр хәлләрдә Алладан курку кешеләрне дөрес эшләргә дәртләндергән һәм моның турында Изге Язмаларның күп мисалларын китерергә була.

Алладан куркып яшәгән өч кеше

11. Нинди вакыйгадан соң Ибраһим турында, ул Алладан курка дип әйтелгән булган?

11 Изге Язмаларда Йәһвә үзе аны дустым дип атаган кеше турында әйтелә. Ул ыру башлыгы — Ибраһим (Исай 41:8). Алла Ибраһимнан бөек халык барлыкка килер дигән вәгъдә биргән һәм бу вәгъдә Исхак аша үтәлергә тиеш булган. Алла боеруы буенча Ибраһим аны корбан итеп китерергә тиеш булганда, Ибраһимның Алладан куркуы сыналган (Яшәеш 12:2, 3; 17:19). «Йәһвә дусты» мондый газаплы сынауны кичерә алачакмы? (Ягъкуб 2:23). Ибраһим Исхакны корбан итеп чалырга дип пычагын күтәргән мизгелдә, Йәһвә фәрештәсе: «Балага кулыңны күтәрмә һәм аңа бер нәрсә дә эшләмә, чөнки Мин хәзер синең Алладан куркуыңны һәм үзеңнең, бердәнбер улыңны Минем өчен җәлләмәгәнеңне беләм»,— дип әйткән (Яшәеш 22:10—12).

12. Ибраһимны Алладан куркырга нәрсә дәртләндергән һәм моңа охшаш рухны без ничек күрсәтә алабыз?

12 Ибраһим Йәһвәдән куркуын үз эшләре белән баштарак күрсәткән булса да, бу очракта ул Алладан куркуын искиткеч итеп күрсәткән. Аның Исхакны корбан итеп китерергә әзерлеге хөрмәтле тыңлаучанлыктан күпкә зуррак. Аның үз улын корбан итеп китерергә әзерлеге какшамас ышануга нигезләнгән: аның күктәге Атасы, кирәк булса Исхакны яңадан терелтеп, үз вәгъдәсен үтәячәк. Рәсүл Паул язганча, Ибраһим «Аллаһының вәгъдә иткәнен үти алачагына инанган» булган (Римлыларга 4:16—21). Бездән зур корбаннар таләп ителсә дә, без Алла ихтыярын үтәргә әзерме? Йәһвә «Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячагына» һәм бу тыңлаучанлык озак вакытлы файда китерәчәгендә без тулы ышанычлымы? (Еврейләргә 11:6). Нәкъ шуннан Алла алдындагы чын курку чагыла (Мәдхия 113:19).

13. Йосыфның Алладан куркам дип әйтергә, ни өчен тулы хокукы булган?

13 Йосыф мисалы — бу Алладан курку нинди нәтиҗәләргә китерә икәненең тагын бер мисалы һәм аны карап чыгыйк. Потифар өендә кол булып хезмәт иткән Йосыф зина кылырга тәкъдимнәр белән һәр көн очрашкан. Күрәсең, ул аны зина кылырга күндерергә теләүче хуҗасының хатыны белән очрашулардан кача алмаган. Ниһаять, ул «аны тотып алгач, Йосыф чабып киткән. Гөнаһтан шунда ук качарга аны нәрсә дәртләндергән? Һичшиксез, иң беренче итеп Алладан курку, «мондый зур явызлыкны һәм Алла каршында гөнаһны» эшләмәскә теләк дәртләндергән (Яшәеш 39:7—12). Йосыфның: «Мин Алладан куркам»,— дип әйтергә тулы хокукы булган (Яшәеш 42:18).

14. Йосыфның мәрхәмәтендә Алладан чын курку ничек чагылган?

14 Күп еллар үткәннән соң, Йосыф аны заманында мәрхәмәтсез рәвештә коллыкка саткан абыйлары белән йөзгә-йөз очрашкан. Үч алыр өчен аңа, аларның ашамлыкка мохтаҗ булуларын кулланырга, күп көч кирәк булмаган. Ләкин кешеләр белән тираннарча мөгамәлә итү, Алладан куркуны чагылдырмый (Левит 25:43). Шуңа күрә абыйларының йөрәкләре үзгәргәнендә ышангач, Йосыф аларны мәрхәмәтле кичергән. Әгәр дә без Алладан куркабыз икән, без Йосыф кебек явызлыкны яхшылык белән җиңәчәкбез һәм вәсвәсәләрне кичерәчәкбез (Яшәеш 45:1—11; Мәдхия 129:3, 4; Римлыларга 12:17—21).

15. Әюп тәртибе Йәһвә йөрәген ни өчен шатландырган?

15 Алладан курыккан кешенең тагын бер искиткеч мисалы — бу Әюп. Йәһвә Иблискә болай дип әйткән: «Минем колым Әюпкә игътибар иттеңме? Чөнки җирдә аның кебек кеше юк: саф кеше, гадел, Алладан курка һәм явызлыктан кача» (Әюп 1:8). Әюпнең саф яшәве аның күктәге Атасының йөрәген күп еллар шатландырган. Әюп Алладан курыккан, чөнки бу дөрес һәм иң яхшысы икәнен белгән. «Менә, Ходайдан курку чын акыллылык,— дип әйткән Әюп,— һәм явызлыктан качу — зирәклек» (Әюп 28:28). Әюпнең хатыны булган һәм шуңа күрә ул яшь хатыннарга карата кирәкмәс игътибар күрсәтмәгән һәм үз йөрәгендә зина кылу турында уйламаган. Әюп бай булса да, байлыгына таянмаган һәм потларга һәркайсы табынудан качкан (Әюп 31:1, 9—11, 24—28).

16. а) Әюп нинди яклардан шәфкать күрсәткән? б) Әюп кичерергә әзер икәнен ничек күрсәткән?

16 Ләкин Алладан курку явызлыктан гына качу түгел, ә шулай ук игелекле эшләрне дә кылырга дигәнне аңлата. Мәсәлән, Әюп сукырлар, аксаклар һәм фәкыйрьләр турында игътибар белән кайгырткан (Левит 19:14; Әюп 29:15, 16). «Хәлсезләнгәнгә аның дустыннан шәфкать яисә ул [дус] Иң Югарыга бер дә курку кичерми» икәнен Әюп аңлаган (Әюп 6:14, АМТ). Шәфкать күрсәтмәгән кеше кичерергә теләми яисә эчендә явызлык тота. Алла боеруы буенча Әюп аңа күп газаплар китергән дуслары өчен дога кылган (Әюп 42:7—10). Без дә моңа охшаш рух күрсәтеп, безне рәнҗеткән имандашыбызны кичерсәк ничек булыр иде? Безне рәнҗеткән кеше өчен эчкерсез дога безгә ачуны җиңәргә бик ярдәм итәчәк. Әюпнең Алладан курыкканы өчен алган фатихалары безгә, Йәһвәнең «Аннан куркучыларга саклаган» күп санлы яхшылыгын күз алдына китерергә мөмкинлек бирә (Мәдхия 30:20; Ягъкуб 5:11).

Алладан курку һәм кешеләрдән курку

17. Кешеләрдән курку безгә нәрсә китерергә мөмкин, ләкин ни өчен мондый курку алга карап эш итүчәнлек түгел?

17 Алладан курку дөрес эшләргә дәртләндерә, ә кешеләрдән курку иманны какшата. Шуңа күрә Гайсә рәсүлләрне ашкынып вәгазьләргә чакырганда болай дип әйткән: «Тәнне үтереп тә, җанны үтерә алмаучылардан курыкмагыз. Ә гееннада җанны да, тәнне дә һәлак итүчедән күбрәк куркыгыз!» (Маттай 10:28, ЯД). Гайсә кешеләрдән курку — бу алга карап эш итүчәнлек түгел дип аңлаткан, чөнки кешеләр киләчәк тормышка өметтән безне аера алмыйлар. Моннан тыш, без Алладан куркабыз, чөнки аның шаккатырырлык көчен аңлыйбыз һәм бу көч белән чагыштырганда, барлык халыкларның куәте берни түгел (Исай 40:15). Без Ибраһим кебек, Йәһвәнең үз тугры хезмәтчеләрен терелтеп торгызырга көче барлыгында тулы ышанычлы (Ачылыш 2:10). Шуңа күрә без: «Аллаһы безнең яклы икән, кем безгә каршы була ала соң»,— дип ышаныч белән әйтә алабыз (Римлыларга 8:31).

18. Йәһвә аннан куркучыларны ничек бүләкли?

18 Кем генә — мәктәптәге хулиган яисә якын туган кешебез — безгә каршы чыкмасын, без «Ходайдан куркуда — нык өмет» икәнен күрәчәкбез (Гыйбрәтле хикәя 14:26). Безне Алла ишетәчәген белеп без көч турында дога кыла алабыз (Мәдхия 144:19). Йәһвә аннан куркучыларны беркайчан да онытмый. Менә нәрсә ул Малахий пәйгамбәр аша әйткән: «Алладан куркучылар бер-берсенә: „Ходай моңа игътибар итә һәм ишетә һәм Аның йөзе алдында Аннан куркучылар һәм Аның исемен хөрмәт итүчеләр турында истәлек китабы языла“,— дип әйтәләр» (Малахий 3:16).

19. Куркуның нинди төрләре онытылачак, ә нинди төре калачак?

19 Җир шарының барлык кешеләре Йәһвәгә гыйбадәт кылачак, ә кешеләрдән курку юк булачак вакыт инде якын (Исай 11:9). Шулай ук ачлыктан, чирдән, җинаятьчелектән һәм сугышлардан курку онытылачак. Ләкин Алладан курку мәңгегә калачак, чөнки күктәге һәм җирдәге Алланың тугры хезмәтчеләре Аллага карата тиешле хөрмәт күрсәтүне, тыңлауны һәм аның исемен ихтирам итүне дәвам итәчәкләр (Ачылыш 15:4). Ә әлегә безнең һәрберебез Сөләйманның Алла тарафыннан рухландырылган сүзләрен күңеленә салсын: «Күңелең гөнаһлыларга кызыкмасын, ә Ходайдан курку синең йөрәгеңдә барлык көннәрдә саклансын. Чөнки киләчәк бар һәм синең өметең югалмаган» (Гыйбрәтле хикәя 23:17, 18).

[Искәрмәләр]

^ 2 абз. Кайбер ир-атлар һәм хатын-кызлар куркыныч белән даими рәвештә бәйле булган эштә эшләгәндә саклыкларын югалталар. Ни өчен күпчелек балта осталарының бармаклары юк дип бер тәҗрибәле остадан сорагач, ул: «Алар электр пычкыларыннан курыкмый башлыйлар»,— дип җавап биргән.

^ 4 абз. Йәһвә үзе андый җирәнүне кичерә. Мәсәлән, Эфеслеләргә 4:29 да сүгенеп сөйләү гомумиләштерелеп «черек сүз» дип сурәтләнгән. «Черек» дип тәрҗемә ителгән Грек сүзе иң беренче итеп черек җимешләргә, балыкка яисә иткә карата кулланыла. Бу сүз белән без сүгенү яисә әдәпсез сөйләүгә карата сизәргә тиеш җирәнү ачык итеп сурәтләнелә. Моннан тыш, «Яңа дөнья тәрҗемәсендә» потлар еш кына «тирес потлары» дип аталалар (Икенчезаконлык 29:17; Йәзәкил 6:9). Безнең тирескә яисә тизәккә карата табигый җирәнүебез Алланың потларга табынуның һәр кайсы формасына карата җирәнүен аңларга ярдәм итә.

^ 6 абз. Мәсәлән, Кабил (Яшәеш 4:3—12), Давыт (2 Патшалык 11:2—12:14), Гиезий (4 Патшалык 5:20—27) һәм Озия (2 Паралипоменон 26:16—21) турында Изге Язмаларның бәян итүләрен карап чыгарга була.

Сез истә тотасызмы?

• Ничек без явызлыкны нәфрәт итәргә өйрәнәбез?

• Малахий көннәрендәге кайбер исраиллеләр Йәһвә белән дуслыкның кадерен белмәгәннәрен ничек күрсәткәннәр?

• Ибраһим, Йосыф һәм Әюп мисалларыннан Алладан курку турында без нәрсә беләбез?

• Нинди курку мәңгегә калачак һәм ни өчен?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[13 биттәге иллюстрация]

Акыллы ата-аналар балаларының күңелләренә файдалы курку салалар.

[14 биттәге иллюстрация]

Курку безне куркынычтан качарга, ә Алладан курку — явызлыктан качарга дәртләндерә.

[17 биттәге иллюстрация]

Өч ялган дустының басымына карамастан, Әюп Алладан куркуын югалтмаган.

[Чыганак]

Изге Язмаларның тәрҗемәсеннән. «Vulgata Latina», 1795