Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә — игелекнең иң бөек мисалы

Йәһвә — игелекнең иң бөек мисалы

Йәһвә — игелекнең иң бөек мисалы

«Гаскәрләр Йәһвәсен данлагыз, чөнки Йәһвә игелекле» (ЙӘРӘМИ 33:11, АМТ).

1. Алланы аның игелеге өчен данларга без ни өчен дәртләндерү хис итәбез?

ЙӘҺВӘ АЛЛА тулы мәгънәдә игелекле. «И, ничек аның игелеге бөек!» — дип кычкырып җибәргән Зәкәрия пәйгамбәр (Зәкәрия 9:17). Әйе, җирдәге тормыш безгә шатлык китерсен өчен, Алланың барлыкка китергән бар әйберендә дә аның игелеге күренә (Яшәеш 1:31). Алла Галәмне барлыкка китергәндә куйган барлык катлаулы законнарын без беркайчан аңлый алмаячакбыз (Вәгазьче 3:11; 8:17). Ләкин безгә билгеле булганның аз өлеше дә, Алланы аның игелеге өчен данларга дәртләндерә.

2. Сез игелекне ничек аңлатыр идегез?

2 Нәрсә ул игелек? Изге Язмалар буенча бу яхшылыкка омтылу. Игелек бу һәртөрле кимчелеккә юл куймау гына түгел. Игелек — ул рух җимешенең бер өлеше һәм актив эш итүне күз алдында тота (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Без башкалар өчен яхшы эшләр эшләп игелек күрсәтәбез. Әйберләрнең бу системасында бер кешеләр арасында игелек дип саналган әйбер икенче кешеләр арасында явызлык дип санала. Әгәр дә безнең тыныч һәм бәхетле яшисебез килә икән, игелек дип нәрсәдер бер генә саналырга тиеш. Ә кемнең яхшылык нормасын билгеләргә хокукы бар?

3. Яшәеш 2:16, 17 дә яхшылык нормасы турында нәрсә әйтелә?

3 Яхшылык нормасын Алла билгели. Кешелек тарихының иң башында нәкъ Йәһвә үзе беренче кешегә болай дип әйткән: «Бакчадагы һәркайсы агачтан ашый аласың; ә яхшылык һәм яманлыкны таный белү агачыннан ашама, чөнки аннан ашаган көнеңдә үлем белән үләчәксең» (Яшәеш 2:16, 17). Әйе, кешеләргә яхшылык һәм яманлык турында белемнәр алыр өчен Барлыкка Китерүчегә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Кешеләр лаек булмаган игелекнең күрсәтелүе

4.Адәм гөнаһ кылганнан соң Алла кешеләр өчен нәрсә эшләгән?

4 Адәм гөнаһ кылып, Алланың яхшылык һәм яманлык нормалары кую хокукын танудан баш тарткач, барлык кешеләр өчен камиллеккә һәм мәңгелек тормышка өмет югалган кебек тоелган (Яшәеш 3:1—6). Ләкин гөнаһны һәм үлемне мирас итеп алган Адәмнең буыннары туганчыга кадәр, Алла камил Орлыкның килүен алдан ук әйтеп куйган. «Борынгы еланга», Иблис Шайтанга мөрәҗәгать итеп Йәһвә болай дип әйткән: «Синең араңда һәм хатын арасында, һәм синең орлыгың арасында һәм аның орлыгы арасында дошманлык салам; ул синең башыңны зарарлаячак, ә син аның үкчәсен чагачаксың» (Ачылыш 12:9; Яшәеш 3:15). Йәһвәнең ниятендә гөнаһлы кешелекне йолып алу булган. Ул аның кадерле Улының йолым корбанына иман иткәннәргә котылырга мөмкинлек биргән; бу кешеләр лаек булмаган игелекнең күрсәтелүе булган (Маттай 20:28; Римлыларга 5:8, 12).

5. Йөрәкнең начар уйларын мирас итеп алсак та, ниндидер дәрәҗәдә игелек күрсәтергә безгә нәрсә ярдәм итә?

5 Адәмнең гөнаһ кылуы аркасында без йөрәкнең начар уйларын мирас итеп алганбыз (Яшәеш 8:21). Ләкин бәхеткә каршы, Йәһвә безгә ниндидер дәрәҗәдә игелек күрсәтергә ярдәм итә. Аның кыйммәтле Изге Язмасыннан өйрәнгәнне тотып, без «котылырга... зирәк» һәм «һәркайсы яхшы эшкә әзер» булырга гына түгел, ә Алла өчен игелекле булганны да эшләргә сәләтле булдык (2 Тимутегә 3:14—17). Ләкин Изге Язмаларның үгет-нәсихәте безгә файда китерсен өчен һәм без игелек күрсәтә алсын өчен бездә: «Игелекле һәм яхшы Син [Йәһвә], мине үзеңнең уставларыңа өйрәт»,— дип әйткән мәдхия җырлаучының карашы булырга тиеш (Мәдхия 118:68).

Йәһвә игелеген данлау

6. Давыт боеруы буенча килешү сандыгы Иерусалимга күчерелгәч, левитларның җырында нинди сүзләр булган?

6 Борынгы Исраилнең патшасы Давыт Йәһвә игелеген таныган һәм аның җитәкчелеген эзләгән. «Игелекле һәм гадел Ходай,— дип әйткән Давыт,— шуңа күрә гөнаһ кылучыларны юлга бастыра» (Мәдхия 24:8). Исраиллеләргә Алладан бирелгән нәсыйхәт ун закон — Ун әмерне — үз эченә алган. Алар ике ташта язылган булган һәм бу ташлар килешү сандыгы дип аталган изге тартмада сакланганнар. Давыт боеруы буенча килешү сандыгын Исраил каласы, Иерусалимга китергәннән соң левитлар җыр җырлаганнар. Бу җырда мондый сүзләр бар: «Ходайны данлагыз, чөнки Ул игелекле; чөнки Аның шәфкате мәңгегә» (1 Паралипоменон 16:34, 37—41, АМТ). Җырчы-левитлардан мондый сүзләрне ишетү нинди шатлык булган!

7.Килешү сандыгын Иң изге урынга урнаштыргач һәм Сөләйман догада гыйбадәтханәне Йәһвәгә багышлагач нәрсә булган?

7 Давытның улы Сөләйман Йәһвәгә төзегән гыйбадәтханәсенең ачылуы вакытында шул ук мактау сүзләре яңгыраган. Яңа гына төзелгән гыйбадәтханәнең Иң изге урынына килешү сандыгын урнаштырганнан соң левитлар: «Чөнки Ул игелекле; чөнки Аның шәфкате мәңгегә»,— дип Йәһвәне данлый башлаганнар. Шул чакта гыйбадәтханә Йәһвәнең данын һәм аның анда булуын символлаштырган болыт белән могҗизалы итеп каплаган булган (2 Паралипоменон 5:13, 14). Сөләйманның бу гыйбадәтханәне Йәһвәгә багышлаган догасыннан соң, «күктән ут төшкән һәм корбаннар белән барлык яндыруларны йоткан». Моны күргәч «Исраилнең барлык уллары... җиргә һәм басмага йөзләре белән түбән егылдылар һәм башларын иделәр һәм Ходайны сүзләр белән данладылар, чөнки Ул игелекле; чөнки Аның шәфкате мәңгегә» (2 Паралипоменон 7:1—3). Ундүрт көнлек бәйрәмнән соң исраиллеләр «Ходайның Давытка һәм Сөләйманга һәм үзенең халкы Исраилгә эшләгән игелеге турында йөрәкләрендә шатланып һәм күңел ачып» өйләренә кайтканнар (2 Паралипоменон 7:10).

8, 9. а) Исраиллеләр Йәһвәне аның игелеге өчен данласалар да соңыннан алар нинди юл буенча киткәннәр? б) Йәрәми аша Иерусалим турында нәрсә алдан ук әйтелгән булган һәм ничек бу пәйгамбәрлек үтәлгән?

8 Кызганычка каршы, исраиллеләр алга таба Аллага җырлаган мактау җырлары буенча яшәмәгәннәр. Вакытлар узу белән Яһүдиядә яшәүчеләр бары тик «телләре белән генә» Йәһвәне хөрмәт иткәннәр (Исай 29:13). Алла куйган яхшылык нормаларын тоту урынына, алар явызлык эшли башлаганнар. Нинди явызлык? Алар потларга табынуда, әхлаксызлыкта, ярлыларны җәберләүдә һәм башка төрле авыр гөнаһларда гаепле булганнар. Моның өчен безнең эрага кадәр 607 елда Иерусалим җимерелгән булган, ә Яһүдиядә яшәүчеләр Бабилга әсирлеккә алып кителгән булганнар.

9 Шулай итеп, Алла үз халкына җәза биргән. Ләкин ул Йәрәми пәйгамбәр аша бервакытны Иерусалимда: «Гаскәрләр Йәһвәсен данлагыз, чөнки Йәһвә игелекле, чөнки аның шәфкате мәңгегә»,— дип әйтүче кешеләрнең тавышлары ишетеләчәк дип алдан ук әйткән (Йәрәми 33:10, 11, ЯД). Нәкъ шулай ук булган да. Җирнең 70 еллык ташландык хәлдә торуыннан соң, безнең эрага кадәр 537 елда яһүдиләрнең калдыгы кире Иерусалимга әйләнеп кайткан (Йәрәми 25:11; Даниел 9:1, 2). Алар гыйбадәтханә башта урнашкан урында, Мориа тавында корбан китерү урынын кабат төзегәннәр һәм корбан китерә башлаганнар. Гыйбадәтханәнең нигезе алар кайтканның икенче елында салынган булган. Нинди ул искиткеч вакыт булган! «Төзүчеләр Ходай гыйбадәтханәсенең нигезен салганнан соң,— дип яза Езра,— Исраил патшасы Давыт уставы буенча Ходайны данлар өчен руханиларны трубалар белән аларның гыйбадәт киемнәрендә һәм Асаф улларын, левитларны кимваллар белән куйганнар. Һәм алар „мактагыз“ һәм „Ходайны данлагыз“, „чөнки игелекле, чөнки Аның шәфкате Исраилгә карата мәңгегә“ дип бер-берсен алмаштырып җырлый башлаганнар» (Езра 3:1—11).

10. 117 мәдхиянең башында һәм азагында нинди мөһим сүзләр бар?

10 Йәһвә игелеген данлаучы моңа охшаш сүзләр берничә мәдхиядә очрый. Алар арасында 117 мәдхия. Бу мәдхияне җырлап яһүди гаиләләрендә Коткарылу бәйрәмен тәмамлаганнар. Бу мәдхия: «Ходайны данлагыз, чөнки Ул игелекле, чөнки Аның шәфкате мәңгелек»,— дигән сүзләр белән башлана һәм тәмамлана (Мәдхия 117:1, 29). Бәлкем, безнең эраның 33 елында үлеме алдыннан Гайсә Мәсих үзенең тугры шәкертләре белән мактау сүзләрен җырлаганда, бу сүзләр мактау җырының соңгысы булгандыр (Маттай 26:30).

«Миңа үз даныңны күрсәт»

11, 12. Алла үз данының шәүләсен күрсәткәннән соң, Мусага нинди сүзләр белән мөрәҗәгать иткән?

11 Йәһвәнең игелеге һәм шәфкате арасындагы бәйләнеш беренче тапкыр Езрага кадәр күп гасырлар элек күрсәтелгән булган. Исраиллеләр чүлдә бозауга табына башлаганнан соң һәм гаеплеләргә җәза бирелгәннән соң, озакламыйча Муса Йәһвәдән: «Миңа үз даныңны күрсәт»,— дип сораган. Йәһвә, Муса аның йөзен күрсә, исән кала алмый икәнен белеп болай дип әйткән: «Мин синең алдыңда Минем барлык игелек сыйфатларымны үткәрермен» (Чыгыш 33:13—20, АМТ).

12 Икенче көнгә Синай тавында Муса йөзе алдында Йәһвәнең игелекле сыйфатлары яисә игелеге күрсәтелгән булган. Шул вакытта Муса Алла данының шәүләсен күргән һәм мондый сүзләр ишеткән: «Йәһвә, Йәһвә, кеше яратучан һәм мәрхәмәтле, ачуга акрын һәм шәфкатьтә вә хакыйкатьтә бөек Алла, меңләгән буыннарда шәфкатен саклаучы, канунсызлыкны һәм җинаятьне һәм гөнаһны кичерүче, ләкин җәзасыз калдырмый торган, аталарының канунсызлыгына улларында һәм улларының улларында өченче һәм дүртенче буынга кадәр җәза бирүче» (Чыгыш 34:6, 7, АМТ). Бу сүзләр Йәһвәнең игелеге аның шәфкате һәм аның шәхесенең башка сыйфатлары белән бәйле икәнен күрсәтә. Аларны җентекләп карап чыгып, без үзебез игелек күрсәтер өчен ярдәм алачакбыз. Иң башта Алланың игелеген искиткеч сурәтләвендә ике тапкыр искә төшерелгән сыйфатка игътибар итик.

«Шәфкатьтә... бөек Алла»

13. Алланың игелеген сурәтләгәндә нинди сыйфат ике тапкыр искә төшерелә һәм ни өчен бу урынлы?

13 «Йәһвә... шәфкатьтә... бөек Алла, меңләгән буыннарда шәфкатен саклаучы». «Шәфкать» дип тәрҗемә ителгән борынгы яһүди сүзе шулай ук «үзгәрмәс мәхәббәт» дигән мәгънә йөртә. Алланың Мусага мөрәҗәгать итүендә бу ике тапкыр искә алынган бердәнбер сыйфат. Бу бик урынлы, чөнки Алланың иң мөһим сыйфаты — ул мәхәббәт! (1 Яхъя 4:8). Йәһвәгә карата әйтелгән билгеле мактау сүзләре — «чөнки Ул игелекле; чөнки аның шәфкате мәңгегә» — бу сыйфатка басым ясыйлар.

14. Алла игелеген һәм шәфкатен аеруча кемгә карата күрсәтә?

14 Йәһвәнең игелеге аның «шәфкатьтә... бөек» булуында да күренә. Бу аеруча аның үзләрен аңа багышлаган тугры хезмәтчеләре турында ягымлы кайгыртучанлыгыннан күренә (1 Петер 5:6, 7). Ул аны яраткан һәм аңа хезмәт иткән кешеләргә карата «шәфкатен саклый» икәнен Йәһвә Шаһитләре раслыйлар (Чыгыш 20:6). Алла Улын кире кагып, Исраил халкы Йәһвәнең шәфкатен яисә үзгәрмәс мәхәббәтен башка кичермәгән. Ләкин барлык халыклардан булган тугры мәсихчеләренә Алла күрсәткән игелек һәм үзгәрмәс мәхәббәт беркайчан да туктамас (Яхъя 3:36).

Йәһвә «кеше яратучан һәм мәрхәмәтле»

15. а) Синай тавында Муса ишеткән сурәтләү нинди сүзләр белән башлана? б) Мәрхәмәт дигән сүз нәрсәне аңлата?

15 Муса Синай тавында ишеткән Йәһвәнең игелекле сыйфатларын сурәтләве мондый сүзләр белән башланган: «Йәһвә, Йәһвә, кеше яратучан һәм мәрхәмәтле... Алла». «Мәрхәмәт» дип тәрҗемә ителгән борынгы яһүди сүзе эчке органнарга кагылышлы булырга мөмкин һәм «карын» дигән сүзгә тиңдәш. Димәк, мәрхәмәт кеше җанының иң түрендә барлыкка килүче кайгысын уртаклашуның ягымлы тойгысын үз эченә ала. Ләкин мәрхәмәтле булу бу бары тик чын күңелдән җәлләү генә түгел. Ул безне башкаларның кайгыларын җиңеләйтер өчен адымнар ясарга дәртләндерергә тиеш. Мәсәлән, яраткан мәсихче өлкәннәр аңлыйлар: имандашлар белән мәрхәмәтле мөгамәлә итәргә һәм урынлы булганда «мәрхәмәтне шатлык белән» күрсәтергә кирәк (Римлыларга 12:8, ЯД; Ягъкуб 2:13; Яһүд 22, 23).

16. Ни өчен Йәһвә турында ул кеше яратучан дип әйтеп була?

16 Алланың игелеге аның кеше яратучанлыгында да күренә. Кеше яратучанлык башкаларның тойгыларына бик игътибарлы мөгамәлә итүне һәм чын күңелдән, аеруча түбәнрәк дәрәҗәдә булганнарга, игелек күрсәтүне таләп итә. Йәһвә үзенең тугры хезмәтчеләренә карата мөгамәлә итүе белән кеше яратучанлыкның иң искиткеч үрнәген күрсәтә. Мәсәлән, Алла картайган пәйгамбәр Даниелны фәрештәләр аша яратып ныгыткан һәм гыйффәтле кыз Мәрьямгә аңа нинди хөрмәт — Гайсәнең анасы булырга — күрсәтелгәне турында хәбәр иткән (Даниел 10:19; Лүк 1:26—38). Безгә, Йәһвә хезмәтчеләренә, Алланың Изге Язмалары битләреннән нинди кеше яратучанлыгы белән безгә карата мөрәҗәгать итүе бик кадерле. Без аны мондый игелек күрсәтүе өчен данлыйбыз һәм үзебез башкалар белән мөгамәлә иткәндә кеше яратучан булырга омтылабыз. Рухи яктан сәләтле булган кардәшләр имандашларын «басынкылык белән» төзәткәндә, алар моны кеше яратучанлык белән һәм ипләп эшләргә тырышалар (Гәләтиялеләргә 6:1).

Ачуга акрын Алла

17. Йәһвәнең «ачуга акрын» булуы ни өчен безнең файдага хезмәт итә?

17 «Ачуга акрын... Алла». Бу сүзләр Йәһвә игелегенең тагын бер ягына игътибар итәләр. Йәһвә зур түземлек белән безнең хаталарга мөгамәлә итә һәм җитди кимчелекләрне җиңәр һәм рухи яктан үсәр өчен безгә күп вакыт бирә (Еврейләргә 5:12—6:3; Ягъкуб 5:14, 15). Алланың түземлеге шулай ук аңа әле гыйбадәт кыла башламаган кешеләр файдасына хезмәт итә. Аларның Патшалык хәбәрен кабул итәргә һәм тәүбә кылырга әле вакытлары бар (Римлыларга 2:4). Ләкин Йәһвә түземле булса да, кайчакта, мәсәлән, Синай тавы янында алтын бозауга табынган исраиллеләр очрагындагы кебек, игелек аны ачу күрсәтергә дә дәртләндерә. Озакламыйча Алла, Иблиснең явыз системасына ахыр куеп, тагын да ныграк ачуын күрсәтәчәк (Йәзәкил 38:19, 21—23).

18. Ни дәрәҗәдә Йәһвә һәм кеше лидерлары хакыйкатькә тугры?

18 «Йәһвә... хакыйкатьтә бөек Алла». Алтын таулар вәгъдә иткән һәм сүзләрен тотмаган кеше лидерларыннан Йәһвә ни дәрәҗәдә нык аерылып тора соң! Ләкин Йәһвә хезмәтчеләре Алла тарафыннан бирелгән Изге Язмада әйтелгәннең барысында да ышанычлы була алалар. Алла хакыйкатьтә «бөек» булганга күрә без һәрчакта да аның вәгъдәләренә ышана алабыз. Үзенең игелеге буенча безнең күктәге Атабыз рухи хакыйкать турында безнең үтенечләребезгә, аны мул итеп ачып, үзгәрмәс җавапларын бирә (Мәдхия 42:3; 64:3).

19. Йәһвә тәүбә иткән гөнаһлы кешеләргә карата ничек искиткеч игелек күрсәтә?

19 «Йәһвә... Алла... канунсызлыкны һәм җинаятьне һәм гөнаһны кичерүче». Үзенең игелеге буенча Йәһвә тәүбә иткән гөнаһлы кешеләрне кичерергә әзер. Һичшиксез, без күктәге Атабызга Гайсә корбаны аша гөнаһларыбызны кичерүен мөмкин иткәне өчен бик рәхмәтлебез (1 Яхъя 2:1, 2). Йолымга иман күрсәткән барлык кешеләр Йәһвә белән яхшы мөнәсәбәтләргә һәм ул вәгъдә иткән яңа дөньядагы чиксез тормыш өметенә ия була алуларына без бәхетлебез. Шуңа күрә Йәһвәнең барлык кешелеккә карата күрсәткән игелеге өчен ничек инде аны данламаска! (2 Петер 3:13).

20. Алла явызлыкка юл куймый икәне нәрсәдән күренә?

20 Йәһвә «җәзасыз калдырмый». Чынлыкта бу Йәһвәне игелеге өчен данларга шулай ук сәбәп. Ни өчен? Чөнки игелекнең бер мөһим ягы — ул беркайчан да явызлыкка юл куймый. Моннан тыш, «Гайсә Үзенең куәтле фәрештәләре белән... күкләрдән килгәндә», Алла ачуы аны «белмәүчеләрне һәм Яхшы хәбәргә» буйсынмаучы кешеләрне җәзага тарта (2 Тессалуникәлеләргә 1:6—9). Шуннан соң тере калган Йәһвә хезмәтчеләре тормышка тулысынча шатланачаклар һәм аларга динсез кешеләр, «яхшылык дошманнары» комачауламаячаклар (2 Тимутегә 3:1—3).

Йәһвәгә игелектә охшарга тырышыгыз

21. Ни өчен без игелек күрсәтергә тиешбез?

21 Һичшиксез, бездә Йәһвәне данлар һәм рәхмәт әйтер өчен бик күп сәбәпләр бар. Аның хезмәтчеләре буларак, без игелек күрсәтер өчен көчтән килгәннең барысын эшләр өчен, тырышырга тиеш түгелме? Әйе, чөнки рәсүл Паул имандашларын: «Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз»,— дип чакырган (Эфеслеләргә 5:1). Безнең күктәге Атабыз һәрчакта да игелек күрсәтә — без дә нәкъ шулай ук эшләргә тиешбез.

22. Чираттагы мәкаләдә без нәрсәне карап чыгачакбыз?

22 Әгәр дә без тулысынча үзебезне Аллага багышлаганбыз икән, без, һичшиксез, чын күңелебездән аңа игелек күрсәтүдә охшарга тырышабыз. Без гөнаһ эшләгән Адәмнең буыннары булганга күрә, безгә бу сыйфатны күрсәтү бик җиңел түгел. Ләкин чираттагы мәкаләдән ни өчен бу барыбер мөмкин икәнен аңлаячакбыз. Без шулай ук Йәһвәгә, игелекнең иң бөек мисалына, кайсы яклардан охшый алуыбызны һәм охшарга тиеш икәнебезне карап чыгачакбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Нәрсә ул игелек?

• Изге Язмаларда язылган нинди сүзләрдә Йәһвәнең игелекле булуына басым ясала?

• Йәһвә игелегенең кайбер мисалларын китерегез.

• Безгә ни өчен Йәһвә биргән игелек үрнәгендә аңа охшарга тырышырга кирәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Йәһвә борынгы заманда халкына үзләренең мактаулы сүзләре буенча яшәмәгәне өчен җәза биргән.

[20 биттәге иллюстрация]

Тугры калдык Иерусалимга әйләнеп кайткан.

[21 биттәге иллюстрация]

Муса Алла игелеге турында искиткеч сүзләр ишеткән.

[23 биттәге иллюстрация]

Йәһвәнең игелеге аның безгә Изге Язма битләреннән ничек мөрәҗәгать итүеннән күренә.