Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Укучыларның сораулары

Мәсихче хатын Аллага үзенең тугрылыклыгын аның иманын уртаклашмаучы һәм дини бәйрәмнәрдә катнашучы иренә карата буйсынуын ничек җайлаштыра ала?

Бу очракта хатынга үзен зирәк һәм әдәпле итеп тотарга кирәк булачак. Әгәр моны уңайлы караш белән чишәргә тырышса, ул дөрес эш итәчәк. Охшаш мәсьәләне чишкәндә Гайсә: «Кайсарныкын кайсарга, ә Аллаһыныкын Аллаһыга бирегез»,— дип киңәш бирә (Маттай 22:21). Сүз монда, Алланың соңрак бирелгән боерыгы буенча, мәсихчеләр буйсынырга тиешле булган хөкүмәтләргә карата бурычлары турында барган (Римлыларга 13:1). Шулай да Гайсәнең бу киңәшендә без мәсихче хатынга Алла каршындагы үз җаваплылыгын һәм иренә буйсынырга дигән Изге Язмалардагы бурычын, хәтта ире хакыйкать белән кызыксынмаса да, ничек яраклы рәвештә җайлаштырырга мөмкин икәнен, күрсәтүче охшашлык табабыз.

Изге Язмаларның принциплары белән таныш булган кешеләр арасында, Изге Язмаларда иң беренче Зур Кодрәтле Алла каршында без җаваплы икәнебезне һәм нинди генә шартларга эләксәк тә, аңа тугрылыгыбызны сакларга кирәкле булганына басым ясалуын, кире кагучылар булмас (Рәсүлләр 5:29). Әмма күп очракларда, Алланың югары нормаларын бозмыйча, хакыйкатьне танучы һәм хакыйкать белән кызыксынмаган кешегә буйсынучы кеше аның үтенечен яисә таләпләрен канәгатьләндерә ала.

Даниел китабының өченче бүлегендәге өч яһүди егет белән булган вакыйгадан гыйбрәт ала алабыз. Набуходоносор исемле хуҗалары, башка кешеләргә кебек, аларга да Деир кырына килергә боерык биргән. Андагы маҗара потка табыну белән бәйле булачагын белә торып, өч яһүди анда бармауны яхшырак дип тапкан булыр иде, әлбәттә. Бәлкем, Даниел анда бармаска мөмкинлек бирүче сәбәп таба алгандыр, ләкин боларның андый мөмкинлекләре булмаган *. Шуңа күрә алар, Деир кырына килеп, дәүләт башлыгына билгеле дәрәҗәдә буйсынганнар, ләкин анда нинди дә булса Аллага яраклы булмаган эшләрдә катнашмаганнар — һәм катнашырга җыенмаганнар да (Даниел 3:1—18).

Шулай ук, бәйрәмнәр якынайган чакта, хакыйкать белән кызыксынмаган ир аның өчен, мәсихче хатыныннан — ул теләмәгән әйберләрне эшләвен — үтенергә яисә таләп итәргә мөмкин. Мәсәлән, ул башка кешеләр белән нинди дә булса бәйрәмне үткәрәм дип, шул көнгә билгеле бер ашамлыклар әзерләвен үтенер. Яки ул бәйрәм көнне бар гаилә әгъзалары (шулай ук хатыны да) аның белән туганнары чакырган төшке ашка, кичке ашка яки кунакка гына баруын таләп итәргә мөмкин. Яисә бәйрәм алдыннан хатыны кибеткә җыенган вакытта, ул аңа: бәйрәм өчен әзерләнгән махсус ризыклар, төрле әйберләр, бүләкләр төрә торган кәгазь яки тәбрикләү открыткалары сатып алырга кушарга мөмкин.

Шиксез мәсихче хатынга потларга табынуда катнашмас өчен тәвәккәлек кирәк булыр, әмма ире шундый үтенеч белән мөрәҗәгать иткәндә, аңа нәрсә эшләргә? Аның ире — гаилә башлыгы ләбаса, ә Алла Сүзендә: «Хатыннар, Раббыга иман итүчеләргә ничек тиеш булса, үз ирләрегезгә шулай буйсыныгыз» — дип әйтелгән (Көлессәйлеләргә 3:18). Шулай булгач, ул иренең баш булуын ихтирам итеп, шул ук вакытта Аллага тугры булып кала алыр микән? Аңарга, гаиләдәге башлык булу принцибын бозмыйча, иң элек Йәһвәгә буйсынырга кирәк булган очракта, үзен ничек зирәклек белән әдәпле итеп тотарга икәнен карар итәргә кирәк булыр.

Ир кешенең хатыныннан табынга үзе яраткан яисә бәйрәм вакытында ашарга ияләшкән ашамлыкны әзерләвен үтенүе мөмкин. Һичшиксез, хатын кеше иренә карата яратуын һәм башлык булу принцибына ихтирам итүен күрсәтергә теләр. Әгәр иренең үтенече гадәткә кереп киткән бәйрәмнәр белән бәйле икән, хатын кеше шушындый ризыкны әзерли аламы? Хакыйкатьне танучы хатыннарның күбесе боларны тыныч вөҗдан белән эшли, чөнки алар иренең үтенеченә, башка вакыттагыча әйтелгән гадәти теләкләренә кебек карыйлар. Һичшиксез, мондый очракта мәсихче хатыннарның берсе дә, аның үтенеченә, ул үзе шулай эшләсә дә, бәйрәм белән бәйле аерым әһәмият бирмәячәк. Шулай ук ире хатыныннан айның яки елның ниндидер бер көннәрендә аның белән бергә аның туганнарына кунакка баруын таләп итүе мөмкин. Әгәр бу берәр бәйрәм көнне булса, ул ире белән бергә бара аламы? Яисә кибеткә барган вакытында ире кушканнарны, аңа бу нәрсәгә кирәк икән дип нәтиҗә ясамыйча, ниндидер әйберләрне ул сатып алырга әзерме?

Әлбәттә мәсихче хатынга аның кылган эшләре башкаларга ничек тәэсир итәчәге турында уйларга кирәк булыр (Филиппуйлыларга 2:4). Ул, башка кешеләр аның турында бәйрәмдә катнаша дип, фикерләвен теләмәс, нәкъ шулай ук, өч яһүди егет тә аларның Деир кырына барган чагын кешеләр күрмәвен яхшырак тапканнардыр. Шуңа күрә ул әдәпле рәвештә ире белән сөйләшергә тырышыр. Бәлки ул, сөйгән һәм ихтирам иткән хатыны өчен, анын тойгыларын исәпкә алып, бәйрәмгә бар кирәк әйберләрне үзе әзерләргә ризалашыр. Ул, хатынына ялган дин эшләрендә катнашуыннан баш тартырга туры килсә, үзен һәм хатынын уңайсыз хәлдә калдырырга теләмәс. Әгәр барысы да алдан ук уйланылса, мәсьәләне тыныч кына хәл итәргә була (Гыйбрәтле хикәя 22:3).

Ахыр чиктә, тугры мәсихчеләр шартларның барысын да үлчәүгә салып, нәрсә эшләргә икәнен карар итәргә тиеш. Иң мөһиме — өч яһүди егет кебек, Аллага буйсыну (1 Көринтлеләргә 10:31). Моны истә тотып, һәрбер мәсихче яки мәсихче хатын, алар буйсынырга тиеш булган гаилә әгъзасының яки башка кешенең үтенеченә, үзләренең вөҗданын бозмыйча, нәрсә эшли алалар икәнен үзләре карар итәргә тиеш.

Туганнар арасында өйләнешүгә чик куючы Муса Кануны бүген мәсихчеләргә ни дәрәҗәдә кагылырга тиеш?

Йәһвәдән Исраил халкына бирелгән канунда туй йолалары һәм гореф-гадәтләре турында бик аз әйтелә. Әмма анда кайбер туганнар арасындагы өйләнешүне тыя торган күрсәтмәләр бирелә. Мәсәлән, Левит китабы 18:6—20 дә без якын булган «кан» туганнары арасында тыелган өйләнешүләр исемлеген табабыз. Бу шигырьләрдә нинди туганнар арасында җенси мөнәсәбәтләр булмаска тиеш икәне, бик тә җентекле итеп тасвирлана. Әлбәттә, мәсихчеләр Муса Кануны буенча яшәмиләр һәм аның таләпләрен үтәргә бурычлы да түгел (Эфеслеләргә 2:15; Көлессәйлеләргә 2:14). Ләкин мәсихче кеше тормыш иптәшен сайлаганда мондый сорауны игътибарсыз калдырса — бу дөрес булмас иде. Чөнки моңа кагылышлы булган берничә сәбәп бар.

Иң әүвәл якын туганнар арасындагы өйләнешүне тәртипкә салучы дәүләт законнары чыгарылган һәм мәсихчеләр күпчелек очракларда үз дәүләтенең законнарына буйсынырга тиеш (Маттай 22:21; Римлыларга 13:1). Мондый законнар, әлбәттә, һәр илнең үзенеке була. Шундый законнарның күбесе, башлыча, генетик факторларны исәпкә ала. Билгеле булганча, якын туганнар өйләнешсә, аларның бала-чагаларында күбрәк генетик кимчелекләр һәм авырулар булуы ихтимал. Шул сәбәптән, һәм мәсихчеләр «хакимлек итүче җитәкчеләргә» буйсынганга күрә, алар өйләнешкән чакта өйләнешү турындагы җирле законнарны кулланып эш итәләр.

Моннан тыш: «Бу яисә теге якта нәрсә ярый, ә нәрсә ярамый?» — дигән сорау барлыкка килә. Һәр халыкның мәдәниятендә диярлек якын туганнар арасында өйләнешүләрне тәртипкә салучы кагыйдәләр һәм гореф-гадәтләр бар, чөнки мондый өйләнешүләр якын туганың белән җенси мөнәсәбәткә керүне аңлата һәм шунлыктан тыела. Хәтта кайбер халык мәдәниятенә карап билгеле бер туганнар арасындагы өйләнешүгә карата тыелу үзгәртелсә дә, «гомумән алганда, кешеләр арасындагы генетик туганлык никадәр якын булса, шулкадәр алар арасындагы җенси мөнәсәбәтләргә салынган табу катгыйрак» — дип әйтелгән «Британия энциклопедиясендә». Шулай итеп, хәтта якын туганың белән җенси мөнәсәбәткә керү булмаса да, мәсихчеләр яшәп килгән гореф-гадәтләрне яки шул урында яшәүче кешеләрнең хисләрен тулысынча игътибарсыз калдырмас, чөнки моның белән алар мәсихче җыелышын яки Алла исемен хурларлар (2 Көринтлеләргә 6:3).

Шулай ук Алла безгә биргән вөҗдан турында да онытмаска кирәк. Һәр кешенең тумыштан килгән тойгысы: нәрсә яхшы, ә нәрсә начар икәнен һәм игелек белән явызлыкны аера белү сәләте бар (Римлыларга 2:15). Әгәр вөҗдан азгын эш итүләрдән бозылып һәм тупасланып бетмәгән булса, ул кешегә: нәрсә гадәтчә һәм урынлы, ә нәрсә табигый булмаган һәм җирәнгеч булганнарны күрергә ярдәм итәр. Йәһвә исраиллеләргә якын туганнарга өйләнешүне тыючы законны биргәндә, моны сәбәп итеп күрсәткән. Изге Язмаларда без: «Сез яшәгән Мисыр җирендә эшләнгән эшләр буенча эшләмәгез һәм Мин сезне алып бара торган Ханаан җирендә эшләнгән эшләр буенча эшләмәгез һәм аларның законнары буенча бармагыз»,— дип укыйбыз (Левит 18:3). Мәсихче булган кешеләр үзләренең Изге Язмалар буенча тәрбияләнгән вөҗданнарын саклыйлар һәм бу дөньяның яхшылык белән явызлык турындагы бозык төшенчәләренә аңа череп таркатырга йогынты ясарга юл куймыйлар (Эфеслеләргә 4:17—19).

Без нинди нәтиҗә ясый алабыз соң? Мәсихчеләр Муса Кануны буенча яшәмәсәләр дә, аларның вөҗданы, мондый якын туганнар: әти белән кыз, әни белән малай, бертуган абый белән апа арасындагы өйләнешүләр, мәсихче булган кешегә берничек тә яраклы булмавын ачык итеп күрсәтеп торачак *. Ә ераграк туганнар турында әйтсәк, мәсихчеләр законлы өйләнешүләрне тәртипкә салучы закон белән карарлар булганын, шулай ук ниндидер бер халыкның җәмгыятендә һәм мәдәниятендә кабул ителгән нормаларын таныйлар. Мәсихче булган кеше Изге Язмаларда: «Никахны һәрьяклап югары бәяләгез»,— дигән боерыкны үтәр өчен, боларның барысын да игътибарга алырга тиеш (Еврейләргә 13:4).

[Искәрмәләр]

^ 5 абз. «Күзәтү манарасы»ның (рус) 2001 ел, 1 август санындагы «Укучыларның сораулары» дигән мәкаләне карагыз.

^ 16 абз. Бу сорау «Күзәтү манарасы» журналының (рус) 1980 ел 1 март санының 13, 14 нче битләрендә бастырылган «Якын туганнар арасындагы өйләнешүләргә мәсихчеләр ничек карарга тиеш?» дигән мәкаләсендә җентекле итеп каралган.