Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чисталык нинди булырга тиеш?

Чисталык нинди булырга тиеш?

Чисталык нинди булырга тиеш?

САНИТАРИЯ кагыйдәләренә үтә каршы шартлар аркасында Европада һәм Кушма Штатларында XVIII—XIX гасырларда миссионерлар ниндидер «чисталык тәгълиматы»н вәгазьләп йөргәннәр. Шул тәгълимат буенча, пычрак гөнаһка бәрабәр булган, ә чисталык кешене Алла белән якынайткан. Бәлкем, шунлыктан билгеле бер: «Чисталык — ул диндарлык дәлиле» дигән тәгъбир килеп чыккандыр да.

Уилльям һәм Кэтрин Бут оештырган Коткару Армиясе менә шушындый уй-фикер белән коралланган булган. Бер китапта каралганча, ул Армиянең иң беренче өндәмәләренең берсе «Сабын, аш һәм коткарылу» булган («Health and Medicine in the Evangelical»). Соңыннан Луи Пастер һәм башка галимнәр авырулар белән бактерияләр арасындагы бәйләнешнең нигезле булуын күрсәткәч, бу яңа этәргеч көч белән фәнни яктан нигезләнгән сәламәтлекне саклау программаларына юл ачкан.

Шул ук вакытта чаралар күрелә башланылган. Мәсәлән, судка килгән шаһитләрдән Изге Язмалар китабын үбү таләп ителмәгән, ә мәктәп һәм тимер юл станцияләрендәге барлык кешеләр өчен бер савыттан су эчү бетерелгән. Хәтта чиркәүләрдә дә дин тәүбәсе кылдырганда гомуми касә урынына аерым чынаяк кулланыла башлаган. Шул пакьлекне яратучы пионерлар кешеләрнең карашларын чисталыкка таба шактый үзгәртә алганнар. Аларның уңышы зур булганга күрә, бер язучы сүзләренчә, кешеләр «чисталыкка гашыйк булалар».

Әмма мондый «гашыйк булганлык» өстән-өстән генә булган. Булдыклы эшмәкәрләр аз вакыт эчендә гади сабынны косметика товарына әйләндерәләр. Осталык белән ясалган рекламалар сатып алучыларны, имеш алар шәхси гигиена өчен кулланыла торган билгеле әйберләр ярдәмендә, җәмгыятьтә башкалар көнләшерлек урынга ирешәчәгенә ышандыра башлаганнар. Телевидение тапшырулары исә мондый хыялларның үсешенә өзлексез рәвештә булышкан. Экранда күрсәтелгән реклама белән сериалларда бай һәм күренекле геройларның үз өйләрен җыештырып, ишегалларын себереп, чүп-чар яки мәче белән этләре артыннан җыеп йөрүләрен бик сирәк күреп була.

Моннан тыш, кайберәүләр эшкә йөрсәң кесәгә аз-маз акча кереп бара, ә йорт эшләре белән җыештырудан ни файда дип, әйтәләр. Әгәр дә синең мал-мөлкәтең әйләнә-тирә турында кайгыртудан зураймаса, ул нәрсәгә кирәк? Нәтиҗәдә, бүгенге көндә аерым кешеләр, пакьлек ярату шәхси гигиенаны үтәп бару белән генә чикләнә дип, исәплиләр.

Чисталык турында Алла нәрсә уйлый

Кешеләргә элекке заманда пакьлек ярату ягыннан бирелгән тәрбия, һичшиксез, аларның яшәү шартларын яхшырткан. Моның шулай булуы бик әйбәт, чөнки чисталык — изге һәм чиста Алла Йәһвәнең сыйфаты. Ул безне һәрьяктан изге һәм чиста булырга өйрәтә, ә бу безнең өчен, бик тә файдалы (Исай 48:17; 1 Петер 1:15).

Йәһвә бу яктан безгә үрнәк күрсәтә. Чисталык һәм аның башка күзгә күренмәс сыйфатлары Алланың күзгә күренгән иҗади эшләрендә чагыла (Римлыларга 1:20). Алла барлыкка китергән табигать үз-үзен пычратмавын без күзәтә алабыз. Җир шары аның күп санлы экологик цикллары белән таң калырлык үз-үзен чистарта торган система булып тора. Җир, андагы яшәүчеләр чиста һәм сәламәт яшәү рәвешен, алып барсыннар өчен яратылган. Мондый чисталыкны тик саф ниятләре булган Иҗат Итүче генә барлыкка китерә алган. Шуның өстеннән уйланып без Алланың хезмәтчеләре һәрьяктан чиста булырга тиеш дип йомгаклый алабыз.

Чисталыкның дүрт төре

Изге Язмаларда Алланың хезмәтчеләре омтылырга тиеш булган чисталыкның дүрт төре турында әйтелә. Әйдәгез, аларның һәрберен карап чыгыйк.

Рухи чисталык. Чисталыкның бу төрен иң мөһим дип әйтеп була, чөнки кешенең мәңге яшәү өмете аңа багланган. Ләкин, чисталыкның шушы төрен күп очракларда игътибарсыз калдыралар. Рухи яктан чиста булу, гади генә әйткәндә, чын дин белән ялган диннәр арасында Алла үзе куйган чикне беркайчан да үтеп чыкмаска дигәнне аңлата. Чөнки ялган диннәрнең бар төрләре Алла алдында чиста түгел. Рәсүл Паул болай дип язган: «„Шуңа күрә алар арасыннан чыгыгыз һәм аерылыгыз,— ди Раббы [«Йәһвә», ЯД],— пакьсезгә кагылмагыз, Һәм Мин сезне Үземә кабул итәчәкмен“» (2 Көринтлеләргә 6:17). Шәкерт Ягъкуб та бу турыда турыдан-туры: «Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну... үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау»,— дип әйтә (Ягъкуб 1:27).

Ялган диндә шакшы гореф-гадәтләр, шулай ук хәшәрәт потлар һәм илаһилар кулланылгач, Алла, чын диннең ялган дин белән буталганын кабул итмәячәген, анык итеп күрсәткән (Йәрәми 32:35). Шуңа күрә чын мәсихчеләр бар булган дини шакшылыктан читләшергә чакырыла (1 Көринтлеләргә 10:20, 21; Ачылыш 18:4).

Әхлакый чисталык. Бу яктан да Алла чисталык һәм чиста булмаган әйберләр арасындагы аерманы ачык аңлаешлы итеп күрсәтә. Дөнья тулаем алганда Эфеслеләргә 4:17—19 да тасвирланган хәлгә килеп җиткән. Анда: «Үзсүзле булганга күрә, алар белергә дә теләмиләр, шунлыктан акыллары чуалган һәм алар Аллаһы бирә торган тормыштан аерылганнар. Алар, оятларын югалтып, азгынлыкка бирелгәннәр һәм һәртөрле бозыклыкларны комсызлык белән эшлиләр»,— дигәнне укыйбыз. Мондый әхлаксыз зиһен йөртү төрлечә — я ачык, я яшерен рәвештә чагылырга мөмкин, шуңа күрә мәсихчеләргә сизгер булырга кирәк.

Алланы сөюче кешеләр: фахишәлек, гомосексуализм, өйләнешкәнче җенси мөнәсәбәткә керү һәм порнография Алла куйган әхлакый чисталык нормаларын бозганын белә. Ләкин күңел ачу өлкәсе белән мода дөньясында мондый тотыш гадәти хәл дип санала, шуңа күрә мәсихчеләр андый әхлаксызлыктан сак булырга тиеш. Мәсихчеләр җыелышында, дустанә уен-көлке кичәсе вакытында чамадан тыш ачык яисә сыланып тора торган кием тәнгә урынсыз игътибар җәлеп итә һәм аек фикер җитмәвен билгели. Моның өстенә, шулай киенү мәсихче җыелышына саф булмаган дөньяви фикерләүне алып керү генә түгел, башкалар уенда шакшы уйлар да уятырга мөмкин. Бу яктан мәсихчеләргә «югарыдан килүче зирәклекне» күрсәтер өчен бар булган көчләрен куярга кирәк (Ягъкуб 3:17).

Зиһен чисталыгы. Кеше миенең «яшерен урыннарында» шакшы уйлар булырга тиеш түгел. Гайсә Мәсих шундый зиһен йөртүдән сак булырга чакырып болай дигән: «Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була» (Маттай 5:28; Марк 7:20—23). Бу сүзләр порнография карауга, җенси оятсызлык белән тулы әдәбиятны укуга яки ике төрле аңларлык җырларны тыңлауга да кагыла. Шуңа күрә чын мәсихче булган кешегә үз акылын оятсыз сүз әйтүгә һәм көфер эшләр кылуга этәргеч шакшы уйлар белән пычратырга ярамый (Маттай 12:34; 15:18).

Физик яктан чисталык. Изге Язмаларда игелек һәм пакьлек ярату бер-бере белән тыгыз бәйләнештә диелә. Мәсәлән, Паул: «Сөеклеләрем... әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик»,— дип язган (2 Көринтлеләргә 7:1). Шул сәбәптән чын мәсихчеләр шәхси гигиенаны шартлар мөмкинлек биргәнчә үтәргә, өй эчендә һәм аның әйләнәсендә чисталык белән тәртипне сакларга тырышырга тиеш. Хәтта, юынырга су җитмәгән җирләрдә дә, үзләрен чиста һәм пөхтә тотар өчен аларга мөмкин булганча көчләрен куярга кирәк.

Физик яктан чисталык шулай ук, тәмәкене теләсә ничек куллануга, чиктән тыш күп аракы эчүгә һәм тәнне пычратып, зарар китерүче наркоманиянең барлык төрләренә юл куймый. Сөләйманның Җырларның җыры исемле китабында көтүче егет Суламита дигән кызның киеменнән килгән татлы хуш искә сокланган (Җырларның җыры 4:11). Шәхси гигиенаны үтәп барсак, безнең тирәдәге кешеләргә яратуыбыз беленер, чөнки шул чакта бездән начар ис аңкып тормас. Ислемай яисә одекалонның тәмле исе ярдәм итәргә дә мөмкин, әмма алар барыбер чиста кием белән даими юынуны алыштырмый.

Басынкы булыгыз

Физик яктан чисталык турында әйткәндә, кешеләр каршылыкларга бирелергә мөмкин. Бер яктан, кеше чисталыкка чамадан тыш бирелсә — ул шатлыгын югалтачак. Шулай ук бу, болай да бик кирәкле, күп вакытны йотып барачак. Икенче яктан, пычрак, ташландык хәлдә булган йортларны төзәтү бик кыйммәткә төшәчәк. Шулай да, каршылыкларга бирелмичә, чисталык белән үз өегездә тәртипне саклар өчен акыллы гамәли караш табарга була.

Тормышыгыз катлауланмасын. Әгәр дә, йорт һәм бүлмәләр әйберләр белән тулган булса, җыештыру кыенлаша, чөнки андагы чүп-чарны күреп алу читен була. Әйберләре аз булган, гади генә җиһазланган йортны җыештыру өчен вакыт аз таләп ителә. Изге Язмаларда гади тормыш алып бару турында таләпчән киңәш бирелә. Анда: «Ризыгыбыз һәм кием-салымыбыз булса, шуның белән канәгать булыйк»,— дип әйтелә (1 Тимутегә 6:8).

Тәртипне саклагыз. Өйдәге чисталык өчен, анда яшәүче кешеләрнең һәрберсе җаваплы. Өй эчендә тәртипне саклар өчен һәрбер бүлмәдә тәртип булуы кирәк. Тәртип ул бар булган әйберләр үз урынында ятарга тиеш дигәнне аңлата. Мәсәлән, ванна бүлмәсенең идәне — юылмаган кер җыя торган урын түгел. Ә моннан да мөһимрәге, уенчык белән инструментлар аунап ятмаска тиеш, чөнки алар куркыныч тудырырга мөмкин. Өйдәге күп кенә бәхетсезлекләр тәртипсезлек аркасында килеп чыга.

Мәсихчеләрнең яшәү рәвеше белән чисталык бер бөтен булырга тиеш икәне ачык. Аллага яраклы яшәү рәвешен Исай пәйгамбәр «изге юл» дип атаган һәм «ул юл буенча бозык кеше йөрмәс» дип турыдан-туры әйткән (Исай 35:8). Әгәр без чисталыкны сакларга өйрәнсәк, бу бездә Алланың җирне чистартып оҗмахка әверелдерәчәге турында биргән вәгъдәләренә иман булганын күрсәтер. Ул чакта безнең гүзәл җиребезнең һәр почмагында кешеләр Йәһвә Аллага аның чисталык белән бәйле булган камил таләпләрен тайпылусыз тотып дан китерәчәк (Ачылыш 7:9).

[6 биттәге иллюстрация]

Өйдәге тәртип өчен анда яшәүче кешеләрнең һәрберсе җаваплы.

[7 биттәге иллюстрация]

Җир — үз-үзен чистарта торган гаҗәеп система.