Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Чисталык — ул никадәр мөһим?

Чисталык — ул никадәр мөһим?

Чисталык — ул никадәр мөһим?

ЧИСТАЛЫККА карата һәр кешенең карашы үзенеке була. Мәсәлән, әнисе кечкенә баласына: битең белән кулларыңны юып кил әле дисә, ул кранны ачып, тиз генә кулларын чылатып, авызын чайкап алса, шуның белән җитәр дип уйларга мөмкин. Әмма, әни кешене бу канәгатьләндерми. Ул баласының үкреп елавына һәм каршы килүенә карамастан, аны кире юына торган урынга алып килеп, бите белән кулларына сабын тидерә-тидерә, яңадан яхшылап юачак!

Әлбәттә, җир йөзендә яшәүче кешеләрнең чисталык нормалары аерылып тора һәм шулар нигезендә аларга төрле тәрбия бирелә. Элекке заманда күп илләрдә мәктәптәге чисталык һәм тәртип укучыларга чисталыкка карата яхшы гадәтләр үстерергә ярдәм иткән. Хәзерге заманда күп кенә мәктәп ишегаллары һәм спорт мәйданчыклары үтә пычрак һәм ташландык хәлдә булганга күрә, алар уен уйнау яисә спорт күнегүләре ясау урыннарын түгел, ә чүп-чар чокырларын хәтерләтәләр. Ә уку бүлмәләре турында нәрсә әйтеп була? Австралия мәктәпләренең берсендә җыештыручы булып эшләүче Дарен: «Хәзер уку бүлмәләрендә дә пычрак»,— дигән. Аерым укучылар «моны алып куй» яки «монда сөртеп ал» дигән үтенечләрне җәзадай күрәләр. Сәбәбе шунда: кайбер укытучылар, чыннан да, җәза итеп балаларны җыештырырга мәҗбүр итәләр.

Җитмәсә олылары да, көндәлек тормышларын алып барганда яисә эш урыннарында, чисталык ягыннан даими рәвештә мисал булып тормыйлар. Мисал өчен алсак, күп кенә иҗтимагый урыннарда кешеләр тәртип турында уйлап та карамыйлар һәм үзләре артыннан күп итеп чүп-чар калдырып китәләр. Кайбер сәнәгый эшханәләр әйләнә-тирәне пычрата. Әмма ләкин завод һәм фабрикалар кешеләрсез эшли алмый. Әйләнә-тирәнең пычрануының бөтендөнья мәшәкатенә әверелүе, күбесенчә, кеше саран булганлыктан түгел, ә кешеләрнең чисталыкка өйрәнмәвеннән килә. Бу фактны Австралия Союзының элеккеге директорының: «Сәламәтлек саклауның барлык сораулары бер нәрсәгә: һәрбер ир-ат, хатын-кыз яисә баланың чисталыкны тотарга тырышуларына килеп тоташа»,— дигән сүзләре дә раслый.

Шулай да кайберәүләр: чисталык мәсьәләсе ул һәркемнең үз эше һәм башкаларга моңа катышырга кирәкми дип, исәплиләр. Әмма бу шулай микән?

Сүз ашау турында барганда, әйтик, без аны базардан сатып алабызмы яки ресторанда, кунакка барганда ашыйбызмы, чисталыкны тоту бик мөһим. Азык-төлек белән эш итүчеләрдән чисталык тәртибен җиренә җиткереп үтәү таләп ителә. Аларның яки үзебезнең юылмаган кулларыбыз күп авыруларга сәбәп булуы ихтимал. Ә менә башка җирләргә караганда, хастаханәдә чисталыкны тоту бик тә кирәк түгелме? Бер медицина журналында әйтелгәнчә: хастаханәдә таралучы йогышлы авыруларны дәвалар өчен ел саен ун миллиард доллар сарыф ителә, ә аның сәбәбе күп кенә табиб һәм шәфкать туташларының кулларын юмыйча эшкә тотынулары («The New England Journal of Medicine»). Әлбәттә, кемдер, чисталык тәртибен сакламаганга күрә безнең сәламәтлегебезне куркыныч астына куюын, без теләмәс идек.

Шулай ук кемдер, ялгыш яисә үзе теләп, су байлыкларын пычрата икән, бу җитди проблемалар тудыра. Наркоман яки башка берәү кулланып ташлаган шприцлар яткан пляжда яланаяк йөрү никадәр куркыныч? Һәм: «Үз йортыбызда без чисталык тәртибен саклап яшибезме?» дигән сорау тагын да мөһимрәктер.

Суэллен Хой үзенең «Пычрак белән көрәшү» дигән китабында: «Без элекке замандагы кебек чисталыкны тотарга тырышабызмы?» — дип сорый. Ул: «Юктыр»,— дип җавап бирә. Аның фикеренчә, мондый хәлнең төп сәбәбе — тормыш хәзинәләренең үзгәрүе. Вакыт узган саен кешеләр өйләрендә аз булалар, шуңа күрә алар өйләрен җыештырыр өчен кемгә дә булса акча гына түлиләр. Ә шуның нәтиҗәсендә, алар үзләре инде чисталыкны тотарга тиеш түгел дип, уйлыйлар. Бер ир кеше болай ди: «Юынганда мин душ бүлмәсен юмыйм, мин үзем юынам. Бәлкем, минем өемдә пычрактыр, әмма үзем чиста булгач, шул җиткән» («Chasing Dirt»).

Ләкин чисталык — ул тышкы күренеш кенә түгел. Бу тагын да тулырак, сәламәт яшәү рәвеше белән бәйле әхлакый төшенчә. Ул шулай ук йөрәк белән акыл хәленә, әхлакый хәзинәләргә һәм Аллага гыйбадәт кылуга кагыла. Әйдәгез, моның турында тагын да күбрәк белик.