Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла Сүзен өйрәтүчеләр итеп тулысынча хәзерләнгән

Алла Сүзен өйрәтүчеләр итеп тулысынча хәзерләнгән

Алла Сүзен өйрәтүчеләр итеп тулысынча хәзерләнгән

«[Алла] безне... яраклы хезмәтчеләр итте» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 3:5, 6, ЯД).

1, 2. Вәгазьләү өчен кайчакта нинди тырышлыклар куела, ләкин ни өчен алар гадәттә уңышсыз?

СЕЗГӘ үтәр өчен кирәкле әзерлегегез булмаган эшне башкарырга бирсәләр, үзегезне ничек хис итәр идегез? Күз алдына китерегез: сезнең алдыгызга барлык кирәкле материаллар һәм кораллар куелган, ләкин сез эшне ничек башкарырга һәм нәрсә эшләргә икәнен белмисез. Өстәвенә, бу мәсъәләне эшнең ашыгыч булуы һәм кешеләрнең сезгә өмет баглаулары катлауландыра. Сез, бәлкем, тулысынча өметсезлеккә бирелгән булыр идегез!

2 Нәкъ шушындый авырлык белән христиан дөньясы чиркәүләренең әгъзалары очрашалар. Вакыт-вакыт алар махсус кампанияләр оештырып өйдән-өйгә вәгазьләргә тырышалар. Ләкин андый тырышлыклар гадәттә уңышсыз, чөнки вәгазьләүчеләрнең энтузиазмы бер атна яисә бер айдан соң юкка чыга. Ни өчен? Христиан дөньясында мондый эшне башкарыр өчен кешеләрне әзерләмиләр. Хәтта руханилар да алган дөньяви һәм дини белемнәренә карамастан, вәгазьләү эшенә әзер түгел. Ни өчен мондый хәл килеп чыга?

3. Нинди сүз 2 Көринтлеләргә 3:5, 6 да өч тапкыр кулланыла һәм ул нинди мәгънә йөртә?

3 Нәрсә кешене яхшы хәбәрнең чын вәгазьләүчесе итеп күрсәтә икәне Алла Сүзендә аңлатыла. Рәсүл Паул болай дип язган: «Бу без үзебез яраклы икәнне һәм берәр нәрсәне үзебездән күрә алабыз дигәнне аңлатмый, ә безнең яраклыгыбыз Алладан килә. Ул безне... яраклы хезмәтчеләр итте» (2 Көринтлеләргә 3:5, 6, ЯД). Монда «яраклы» дигән сүз өч тапкыр кулланыла. Ул нәрсәне аңлата? Вайн сүзлегендә: «Әйберләр турында сүз барганда [бу Грек сүзе] „җитәрлек“ дигәнне билгели... сүз кешеләр турында барганда „квалификацияле“, „лаеклы“ дигәнне аңлата»,— дип билгеләнә («Vine’s Expository Dictionary of Biblical Words»). Шулай итеп, әгәр дә кеше берәр нәрсәгә «яраклы» икән, бу кеше ниндидер сорауда хәбәрдар һәм бирелгән эшне үтәргә лаеклы дигәнне аңлата. Яхшы хәбәрнең чын вәгазьләүчеләре үз эшен үтәр өчен тулысынча яраклы. Алар хәзерләнгән, Аллага хезмәт итәр өчен яраклы һәм аның Сүзен вәгазьләр өчен лаеклы.

4. а) Паул мисалыннан мәсихчеләр хезмәтенә элита гына сайланмый икәне ничек күренә? б) Йәһвә безне үзенең хезмәтчеләре сыйфатында әзерләр өчен нинди өч ысул куллана?

4 Ләкин кайдан аларның яраклыгы һәм хәзерләнгән булулары? Аларның шәхси сәләтләреннәнме яисә зур интелектларыннанмы? Яисә абруйлы уку йортларында алган белемнәреннәнме? Рәсүл Паулда һичшиксез, моның барысы да булган (Рәсүлләр 22:3; Филиппуйлыларга 3:4, 5). Ләкин ул Аллага хезмәт итәргә хокукны аңа абруйлы уку йортлары түгел, ә Йәһвә Алла үзе биргәнен басынкы рәвештә таныган. Аллага хезмәт итәр өчен бары тик элита гына сайланамы? Паул Көринт җыелышына: «Без үзебез яраклы икәнне аңлатмый»,— дип язган. Бу ачык итеп билгели: Йәһвә үзе биргән эшне үтәргә аның барлык хезмәтчеләре дә сәләтле һәм яраклы булсын өчен кайгыртучанлык күрсәтә. Чын мәсихчеләрне Йәһвә бүген ничек әзерли? Алла кулланган өч чараны карап чыгыйк: 1) аның Сүзен, 2) изге рухын һәм 3) аның җирдәге оешмасын.

Йәһвә Сүзе безне яраклы итә

5, 6. Изге Язма чын мәсихчеләргә ничек тәэсир итә?

5 Иң беренчесе, ничек Йәһвә Сүзе безне Алланың яраклы хезмәтчеләре булырга ярдәм итә? Паул болай дип язган: «Бөтен Язма Алла тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, фаш итү, төзәтү, тәкъвалыкта акылга өйрәтү өчен, Алла кешесе бар эштә дә зур белемле булсын һәм һәркайсы игелекле эшкә тулысынча хәзерләнгән булсын өчен файдалы» (2 Тимутегә 3:16, 17, ЯД). Шулай итеп, Изге Язма безгә «игелекле эш» — Алла Сүзе турында кешеләрне өйрәтер өчен зур белемле һәм тулысынча хәзерләнгән булырга ярдәм итә. Ләкин христиан чиркәүләренең барлык яклаучылары турында нәрсә әйтеп була? Аларда да Изге Язмалар бар бит. Ничек бер китап кайбер кешеләргә Алланың эшендә зур белемле хезмәтчеләр булырга ярдәм итә, ә икенчеләренә ярдәм итми ди? Бу сорауга җавап безнең Изге Язмаларга карата карашыбыз белән бәйле.

6 Кызганычка каршы, чиркәүгә йөргән күпчелек кеше Изге Язмаларның хәбәрен «чынында ничек булса, шулай итеп, Аллаһы сүзе итеп» кабул итми (1 Тессалуникәлеләргә 2:13). Бу яктан, христиан дөньясы начар абруйга ия булды. Теология мәктәпләрендә озак вакыт укыганнан соң, руханилар Алла Сүзе өйрәтүчеләре булып хәзерләнгән дип әйтеп буламы? Юктыр. Рухи семинарияләрнең кайбер укучылары укуларын Изге Язмаларга иман итүчеләр итеп башлый, ә тәмамлыйлар Изге Язмаларга скептик караш белән! Нәтиҗәдә, Алла Сүзен вәгазьләү урынына (ә аларның күпләре аңа инде ышанмыйлар) алар үзләренең көчләрен башка нәрсәләргә сарыф итәләр: сәяси бәхәсләрдә катнашалар, Инҗилнең иҗтимагый файдасы турындагы фикерләрне алга этәрәләр яисә вәгазьләрен кеше фәлсәфәсенә нигезлиләр (2 Тимутегә 4:3). Аларга капма-каршы буларак, чын мәсихчеләр Гайсә Мәсих үрнәге буенча эш итәләр.

7, 8. Гайсә үз заманындагы дин җитәкчеләреннән аермалы буларак, Алла Сүзенә ничек мөгамәлә иткән?

7 Гайсә аның белән бер үк вакытта яшәгән дин җитәкчеләренә үз фикер йөртүенә тәэсир итәргә юл куймаган. Гайсә үз рәсүлләре кебек кечкенә төркемне яисә күп кешеләрне өйрәткәнме — бәйсез, ул һәрвакыт Изге Язмаларны кулланган (Маттай 13:10—17; 15:1—11). Бу аны ул көннәрдәге дин җитәкчеләреннән аерып торган. Алар гади кешеләргә Алланың тирән белемнәрен аңларга төрлечә каршы төшкәннәр. Ул заманның күп укытучылары Изге Язмаларның кайбер кисәкләренең мәгънәсе шул хәтле тирән ки, хәтта алар турында иң якын шәкертең белән генә, анысы да башыңны каплап вә пышылдап кына, фикер алышып була дип санаганнар. Бу дин җитәкчеләре, Алла исемен әйткәндә юк-барга ышану белән мөгамәлә иткән кебек, шулай ук Изге Язмаларның кайбер шигырьләре турында фикер алышуга мөгамәлә иткәннәр!

8 Ничек соң Мәсих алардан аерылып торган! Ул «Аллаһы әйткән һәр сүзе» турында сайлап алынганнар гына түгел, ә барлык кешеләргә дә төптән уйланырга кирәк дип санаган. Гайсә Мәсих аңлауны бары тик сайланган элита төркеменә генә бирергә дип уйламаган. Ул үз шәкертләренә: «Мин сезгә караңгылыкта сөйләгәннәрне көн яктысында сөйләгез, пышылдап әйткәннәрне өй түбәләреннән игълан итегез»,— дип әйткән (Маттай 4:4; 10:27). Гайсә Алла турындагы белемнәрен мөмкин булганча күбрәк кешеләргә сөйләргә тырышкан.

9. Изге Язмаларны чын мәсихчеләр ничек куллана?

9 Алла Сүзе безнең тәгълиматларыбызның нигезе булырга тиеш. Мәсәлән, без Йәһвә Шаһитләренең Патшалык Залында нотык белән чыгыш ясаганда, Изге Язмаларның китерелгән шигырьләрен генә уку гадәттә аз. Безгә аларны аңлатып бирергә, тиешле мисаллар китерергә һәм бу шигырьләрне контекст буенча кулланырга кирәк. Безнең максатыбыз Изге Язмаларның хәбәрен бастырылган битләрдән алып безне тыңлаучы кешеләрнең йөрәкләренә салу (Нихами 8:8, 12). Киңәш яисә төзәтүче җитәкчелек бирергә кирәк булганда, шулай ук Изге Язмаларны кулланырга кирәк. Йәһвә халкы төрле телләрдә сөйләшсә дә һәм төрле культуралы булса да, аларның барысы да Изге Язмаларны — китапларның Китабын хөрмәт итә.

10. Изге Язмаларның хәбәре безгә ничек тәэсир итә ала?

10 Изге Язмаларның хәбәренә тиешле хөрмәт белән мөгамәлә иткәндә аның гаять зур көче ачыклана (Еврейләргә 4:12). Ул кешеләрне үз тормышларын үзгәртергә дәртләндерә, мәсәлән, Алла хөкем иткән тәртипләрдән: зина кылу, уйнашлык, потларга табыну, эчүчелек һәм урлаудан котылырга дәртләндерә. Изге Язмалар шулай ук күп кешеләргә иске шәхесне яңа шәхескә алмаштырырга ярдәм иткән (Эфеслеләргә 4:20—24). Әгәр дә без Изге Язмаларны кешеләрнең һәркайсы фикерләреннән һәм гореф-гадәтләреннән күбрәк кадерлерәк итәбез икән һәм аның принципларын дөрес кулланабыз икән, ул безне Алла Сүзенең зур белемле һәм яхшы әзерләнгән укытучылары булырга ярдәм итә ала.

Йәһвәнең рухы безне яраклы итә

11. Йәһвәнең изге рухы ни өчен тиешенчә «Яклаучы-Юатучы» дип атала?

11 Икенчедән, Алла Сүзен өйрәтүчеләр әзерләгәндә, әйдәгез, Йәһвәнең изге рухының яисә аның куәтле эш итүче көченең ролен карап чыгыйк. Йәһвәнең рухыннан башка көчлерәк көч юк икәнен без истә тотарга тиешбез. Барлык чын мәсихчеләр файдасы өчен бу искиткеч көчне кулланырга Барлыкка Китерүче үзенең Улына вәкаләт итеп биргән. Гайсә изге рухны тиешенчә «Яклаучы-Юатучы» дип атаган (Яхъя 16:7). Ул шәкертләрен Йәһвә аларга изге рухны юмарт бирәчәгендә ышандырып, Йәһвәдән аны сорарга дәртләндергән (Лүк 11:10—13; Ягъкуб 1:17).

12, 13. а) Аллага хезмәт итүебездә изге рух ярдәм итсен өчен дога кылу ни өчен мөһим? б) Фарисейләрнең изге рух тәэсиренә буйсынмаган булулары нәрсәдән күренә?

12 Безгә, аеруча Аллага хезмәт итүебездә, изге рух һәр көн ярдәм итсен өчен дога кылырга кирәк. Алланың бу эш итүче көче безгә ничек тәэсир итә ала? Ул безгә үзгәрергә, рухи яктан үсәргә һәм яңа шәхескә әверелергә ярдәм итеп, безнең уйларыбызга һәм йөрәгебезгә тәэсир итә ала (Көлессәйлеләргә 3:9, 10). Изге рух Мәсих күрсәткән кадерле сыйфатлар үстерергә ярдәм итә. Гәләтиялеләргә 5:22, 23 тә әйтелгәнне безнең күпләребез яттан беләләр. Бу шигырьләрдә Алла рухы җимешенең җыелма өлешләре санап чыгыла. Аларның беренчесе — мәхәббәт. Бу сыйфатсыз Аллага хезмәт итеп булмый. Ни өчен?

13 Мәхәббәтнең бик зур дәртләндерүче көче бар. Йәһвәгә һәм якын кешеләргә карата ярату чын мәсихчеләрне яхшы хәбәрне кешеләр белән уртаклашырга дәртләндерә (Марк 12:28—31). Мондый яратусыз без Алла Сүзенең яраклы укытучылары була алмыйбыз. Гайсә Мәсих һәм фарисейләр арасында булган аермага игътибар итик. Маттай 9:36 да Гайсә турында әйтелә: «Ул халык төркемнәрен күреп кызганды: алар, көтүчеләре булмаган сарыклар кебек, борчылган һәм таралган иделәр». Ә фарисейләр гади халыкка ничек караганнар? Алар: «Ә канунны белмәүче бу халык ләгънәт ителгән»,— дип әйткәннәр (Яхъя 7:49). Фарисейләр кешеләрне яратмаганнар — алар халыкка җирәнеп караганнар. Шуңа күрә аларның Алла рухы тәэсиренә буйсынмаган икәнлеге ачык.

14. Гайсәнең Аллага хезмәт итүдә күрсәткән ярату үрнәге безне нәрсәгә дәртләндерергә тиеш?

14 Гайсә кешеләрнең кайгылары белән уртаклашкан. Алар нинди газаплар чигәләр икәнен ул белгән. Алар көтүчесез сарыклар кебек җәберләнгән, борчылган һәм таралган булганнарын ул аңлаган. Яхъя 2:25 тә әйтелгәнчә, Гайсә «кешеләрнең күңелләрендә нәрсә барын» белгән. Йәһвә бар нәрсәләрне барлыкка китергәндә Гайсә аның ярдәмчесе булган һәм кеше табигатен ул яхшы аңлаган (Гыйбрәтле хикәя 8:30, 31). Бу аңлау аның яратуын тагын да көчәйткән. Андый ярату безнең вәгазьләү эшебездә һәрчакта да дәртләндерүче көч булсын! Бу яктан безгә үзебезне камилләштерергә кирәк икәнен сизәбез икән, әйдәгез, Йәһвәгә аның изге рухының ярдәме турында сорап дога кылыйк һәм үз догаларыбызның сүзләренә туры китереп эш итик. Йәһвә безнең догаларны ишетәчәгендә шикләнмәскә була. Безгә, яхшы хәбәрне вәгазьләргә иң югары квалификацияле булган Гайсәгә охшарга ярдәм итәр өчен, Алла бу чиктән тыш зур көчен бирәчәк.

15. Исай 61:1—3 тә әйтелгән сүзләр Гайсәгә карата ничек кулланыла һәм шул ук вакыт бу сүзләр канунчылар белән фарисейләрне ничек фаш итәләр?

15 Гайсә ничек вәгазьләргә билгеләнгән булган? «Раббының Рухы Минем өстемдә»,— дип әйткән ул (Лүк 4:17—21). Әйе, Йәһвә үзе изге рухы белән Гайсәне үзенең хезмәтчесе итеп билгеләгән. Гайсәгә бернинди дә башка раслау кирәк булмаган. Ул яшәгән көннәрдәге дин җитәкчеләре изге рух белән билгеләнгән булганмы соң? Юк. Исай 61:1—3 тә әйтелгән пәйгамбәрлекне Гайсә укып үзенә кулланган, ә дин җитәкчеләре аны үтәргә хәзерләнгән булмаганнар. Бу шигырьләрне укып сез үзегез күрерсез: икейөзле канунчылар һәм фарисейләр бу эшкә сайланмаганнар. Алар ярлыларга бернинди дә яхшы хәбәр сөйли алмаганнар. Һәм ничек алар әсирләргә азатлык һәм сукырларга күрү сәләтен вәгазьли алсыннар ди? Рухи яктан алар үзләре сукыр булганнар һәм кешеләр уйлап чыгарган гореф-гадәтләрнең коллыгында булганнар! Бу кешеләрдән аермалы буларак, без кешеләрне өйрәтергә хәзерләнгән.

16. Йәһвә Шаһитләре Алла аларны аңа хезмәт итәр өчен яраклы итә икәнендә ни өчен ышанычлы?

16 Әлбәттә, без христианнарның югары уку мәктәпләрендә укымадык һәм теология семинарияләрен тәмамламадык һәм бу Алла Сүзе укытучылары эшен башкарыр өчен бездәге белемнәр аз дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк! Йәһвә үзе безне аның шаһитләре итеп билгели (Исай 43:10—12). Әгәр дә без аның изге рухын сорап дога кылабыз икән һәм бу доганың сүзләренә туры китереп эшләребезне алып барабыз икән, без Алланың тулысынча яраклы хезмәтчеләре булабыз. Әлбәттә, без камил түгел һәм Бөек Укытучы — Гайсә Мәсих үрнәгенә төгәл туры килә алмыйбыз. Моңа да карамастан, без Йәһвәгә рәхмәтле: ул безне үзенең изге рухы белән аның Сүзенең укытучылары итеп хәзерли һәм хезмәткә яраклы итә.

Йәһвә оешмасы безне яраклы итә

17—19. Йәһвә оешмасының һәр атнасындагы биш очрашулары Аллага хезмәт итәргә безне ничек әзерлиләр?

17 Йәһвә аның Сүзенең укытучылары һәм хезмәтчеләре итеп безне әзерләгән өченче чарасын — аның җирдәге оешмасын яисә мәсихчеләр җыелышын карап чыгыйк. Мондый әзерләнү ничек үтә? Бездә булган өйрәтү программасы турында гына уйлап карагыз! Һәрбер атна саен без мәсихчеләрнең биш очрашуларында булабыз (Еврейләргә 10:24, 25). Мәсәлән, без кечкенә төркемнәр белән китап өйрәнүләренә җыелабыз һәм Йәһвә оешмасы биргән басмалар аша Изге Язмаларны тирәнтен өйрәнәбез. Бирелгән материалны тыңлап һәм сорауларга җавап биреп без өйрәнәбез һәм бер-беребезне дәртләндерәбез. Китап өйрәнүен алып баручы кардәш безгә шулай ук шәхси игътибар бирә һәм өйрәтә. Нотык белән чыгышлар булган һәм «Күзәтү манарасы» журналын өйрәнү өчен оештырылган очрашуларда без файдалы рухи ризык белән тукланабыз.

18 Теократик хезмәт итү мәктәбенең максаты — безне башкаларны өйрәтер өчен әзерләү. Өйрәнү нотыклары белән чыгыш ясап без, күп санлы һәм төрле сорауларга җавап бирер өчен Алла Сүзен кулланырга өйрәнәбез (1 Петер 3:15). Темасы яхшы билгеле кебек тоелган нотыкны әзерләгәндә, сез нәрсәдер яңаны үзегез өчен ачканыгыз бармы? Мондый хәл еш була. Башкаларга берәр сорау аңлатканда, әллә без үз белемнәребезне камилләштермибезме? Хәтта чыгыш ясамаганда да без, укытучы сәләтен үстерә алабыз. Мәктәпнең һәрбер чыгыш ясаучысыннан без берәр файдалы сыйфатка өйрәнә алабыз.

19 Хезмәт итү очрашуы да безгә Алла Сүзенең сәләтле укытучылары булырга ярдәм итә. Һәр атна бу очрашуларда безнең хезмәтебезгә кагылышлы кызыклы нотыклар, фикер алышулар һәм демонстрацияләр була. Вәгазьне нинди сүзләр белән башларга? Вәгазь эшендә булган аеруча авыр ситуацияләрдә нәрсә эшләргә? Вәгазь өчен тагын нинди мөмкинлекләрне безгә карап чыгарга кирәк? Кешеләргә кабат килеп-китү һәм Изге Язмалар өйрәнүләрен үткәргән вакытта безгә оста укытучылар булырга нәрсә ярдәм итәчәк? (1 Көринтлеләргә 9:19—22). Мондый сораулар хезмәт итү очрашуында җентекләп карала. Очрашуның күпчелек пунктлары «Безнең Патшалык хезмәтебез» дигән бюллетень мәкаләләренә нигезләнгән. Алар безне Аллага хезмәт итү эшенә әзерлиләр.

20. Җыелыш һәм конгресс программаларыннан безгә ничек күбрәк файда алырга?

20 Бу очрашуларга әзерләнеп, аларга килеп һәм анда белгәнне кулланып без укытучылар буларак осталыгыбызны үстерәбез. Ләкин бу гына түгел әле. Бездә шулай ук зуррак очрашулар үткәрелә — район һәм өлкә конгресслары. Аларның максатлары безне Алла Сүзенең укытучылары сыйфатында әзерләү. Без һәрчакта аларны түземсезлек белән көтәбез, игътибар белән программаны тыңлыйбыз һәм безгә бирелгән барлык киңәшләрне кулланабыз (Лүк 8:18).

21. Безнең өйрәнүебез яхшы җимешләр китерә икәне турында нинди дәлилләр бар һәм бу кем ярдәмендә мөмкин?

21 Йәһвә биргән өйрәтү файда китерәме? Фактлар үзләре үк җавап бирәләр. Һәр ел берничә йөз мең кеше Изге Язмаларның төп тәгълиматлары белән таныша һәм Алла таләпләре буенча үз тормышларын алып барырга өйрәнәләр. Йәһвә Шаһитләренең саны үсә, ләкин безнең беребез дә бу эш аның хезмәте дип әйтә алмый. Бу сорауга Гайсә караган кебек безгә дә реалистик рәвештә карарга кирәк. Ул: «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый»,— дип әйткән. Алла хезмәтчеләренең күпчелеге галимнәр түгел, ә элек яшәгән рәсүлләр кебек, гади кешеләр (Яхъя 6:44; Рәсүлләр 4:13). Безнең уңышыбыз Йәһвәгә бәйле, чөнки ул саф йөрәкле кешеләрне хакыйкатькә җәлеп итә. Паул моны түбәндәге сүзләр белән чагылдырган: «Мин утырттым, Апуллус су сипте, әмма үстерүен Аллаһы үстерде» (1 Көринтлеләргә 3:6).

22. Әгәр дә без мәсихче хезмәтебезне тулысынча үти алуыбызда ышанычлы түгел икәнбез, ни өчен безгә күңелсезлеккә бирелмәскә кирәк?

22 Йәһвә Алла кешеләрне үзенең Сүзенә өйрәтүдә иң мөһим роль уйный. Без, укытучылар сыйфатында, үзебезне һәрчакта да, бәлкем, ышанычлы хис итмибездер. Ләкин Йәһвә кешеләрне үзе һәм Улы янына үзе җәлеп итә икәнен истә тотыйк. Үзенең Сүзе, изге рухы һәм җирдәге оешмасы аша Йәһвә үзе безне аның турында яңа гына белгән кешеләргә хезмәт итәргә хәзерли. Әйдәгез, Йәһвә биргәннең барысын кулланып һәм шуның белән Алла Сүзенең тулысынча хәзерләнгән укытучылары булып аның өйрәтүенә зирәк булыйк!

Кабатлау өчен сораулар

• Вәгазьләү эшенә Изге Язмалар безне ничек әзерли?

• Безне Алла хезмәтчеләре итеп әзерләүдә, изге рух нинди роль уйный?

• Яхшы хәбәр вәгазьләү эшенә Йәһвәнең җирдәге оешмасы безне ничек әзерли?

• Аллага ышанычлы хезмәт итәргә безгә нәрсә ярдәм итә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[19 биттәге иллюстрация]

Алла Сүзенә кешеләрне өйрәтеп Гайсә аларга карата яратуын күрсәткән.