Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла яктылыгы караңгылыкны тарата

Алла яктылыгы караңгылыкны тарата

Алла яктылыгы караңгылыкны тарата

«Ходай караңгылыгымны яктырта» (2 ПАТШАЛЫК 22:29).

1. Яктылык белән яшәү ничек бер-берсе белән бәйле?

«АЛЛА яктылык булсын дип әйтте. Һәм яктылык булды» (Яшәеш 1:3). Барлыкка китерү турында тантаналы рәвештә сөйләүче Яшәеш китабы Йәһвә — ул яктылык чыганагы һәм бу яктылыксыз җирдәге тормыш мөмкин булмас иде дип күрсәтә. Йәһвә шулай ук кеше өчен кирәкле һәм аңа тормыш юлын күрсәтүче рухи яктылыкның чыганагы (Мәдхия 42:3). Давыт патша рухи яктылык һәм яшәү бердәм икәненә басым ясап: «Синдә яшәү чыганагы; Синең яктыгылыгыңда без яктылык күрәбез»,— дип язган (Мәдхия 35:10).

2. Паул сүзләре буенча яктылык нәрсә белән үзара якын бәйләнештә?

2 Давытның патшалык итүеннән 1 000 елга якын вакыт үткәннән соң, рәсүл Паул барлыкка китерү хәбәрен искәртеп үтә. Көринт шәһәренең мәсихчеләренә язганда ул: «Аллаһы: „Караңгылыктан яктылык балкысын“,— диде»,— дип әйткән. Аннары Паул: «Мәсих йөзендә балкыган Аллаһы даны турындагы белемне безгә күрсәтү өчен, аның яктылыгы күңелләребезне яктыртты»,— дип өстәп, рухи яктылыкның Йәһвәдән бирелгән белемнәр белән өзлексез рәвештә бәйле икәнен күрсәтә (2 Көринтлеләргә 4:6). Бу яктылык ничек соң безгә ирешә?

Изге Язмалар безгә яктылык тарата

3. Изге Язмалар аша Йәһвә нинди яктылык бирә?

3 Йәһвә рухи яктылыкны башлыча үзенең Сүзе, Изге Язмалары аша бирә. Шуңа күрә, Изге Язмаларны өйрәнеп, Алладан белемнәр алганда, без аның яктылыгына үзебезнең өстебезгә сибелергә рөхсәт итәбез. Изге Язмалар аша Йәһвәнең биргән бу рухи яктылыгы нигезендә, без Алланың ниятләре турында һәм ничек итеп аның ихтыярын үтәргә кирәк икәнен беләбез. Бу безнең яшәвебезне максатчан итә һәм безнең рухи мохтаҗлыкларыбызны канәгатьләндерергә ярдәм итә (Вәгазьче 12:1; Маттай 5:3). Гайсә, Муса Кануныннан өземтә китереп, безгә үз рухи мохтаҗлыкларыбыз турында кайгыртучанлык күрсәтергә кирәк икәненә басым ясаган: «„Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән дә яшәр“» (Маттай 4:4; Икенчезаконлык 8:3).

4. Нинди мәгънәдә Гайсә «дөньяга яктылык»?

4 Гайсә турыдан-туры рухи яктылык белән бәйле. Ул үзен «дөньяга яктылык» дип атаган һәм: «Минем артымнан баручы караңгылыкта йөрмәячәк, бәлки аның тормыш бирүче яктылыгы булачак»,— дип әйткән (Яхъя 8:12). Бу сүзләр безгә Алла хакыйкатен кешелеккә ачуда Гайсәнең төп роль уйный икәнен аңларга ярдәм итә. Әгәр дә без караңгылыктан читләшеп, Алла яктылыгында йөрергә телибез икән, без Изге Язмаларда язылган Гайсә үрнәген һәм тәгълиматларын нык тотып, аның әйткән сүзләренең барысын тыңларга тиешбез.

5. Гайсә үлеменнән соң аның шәкертләре, нинди йөкләмә үтәргә тиеш булганнар?

5 Үлеменә берничә көн калганда Гайсә үзен яктылык белән чагыштырып, шәкертләренә яңадан болай дип әйткән: «Яктылык сезнең белән бераз вакыт булыр әле. Үзегезне караңгылык басмасын өчен, яктылык бар чагында йөреп калыгыз, чөнки караңгыда йөрүче кая барганын белми. Яктылык сезнең белән булган чакта яктылыкка иман китерегез, шул чакта сез яктылык балалары булачаксыз» (Яхъя 12:35, 36). Яктылык балалары булганнар Изге Язмаларның «акыллы сүзләрен үрнәк итеп тотарга» өйрәнгәннәр (2 Тимутегә 1:13, 14). Алар караңгылыктан Алла яктылыгына башка эчкерсез йөрәкле кешеләрне алып чыгар өчен, шул «акыллы сүзләре» белән аларны җәлеп итәргә тырышканнар.

6. Без 1 Яхъя 1:5 тә караңгылык белән яктылык арасындагы нинди төп хакыйкатьне табабыз?

6 Рәсүл Яхъя: «Аллаһы — Яктылык, һәм Аңарда һичнинди караңгылык юк»,— дип язган (1 Яхъя 1:5). Яктылык белән караңгылык арасындагы аермага игътибар итик. Рухи яктылык Йәһвә Алладан килә, ә рухи караңгылыкның Аллага бернинди дә кагылышы юк. Кем соң ул чагында караңгылыкның чыганагы?

Рухи караңгылыкның чыганагы

7. Бөтен дөньяга таралучы рухи караңгылыкның чыганагы кем һәм кешеләргә ул ничек тәэсир итә?

7 Рәсүл Паул «бу гасырның илаһы» турында язган һәм ул «илаһ» итеп Иблис Шайтанны күз алдында тоткан. Паул сүзләре буенча Иблис «имансызларның акылын томалады, һәм алар күзгә күренмәс Аллаһының чагылышы булган Мәсих даны турындагы Яхшы хәбәрнең яктылыгын күрмиләр» (2 Көринтлеләргә 4:4). Аллага иман итәбез дип әйткән кешеләрнең күпләре Иблиснең барлыгына ышанмыйлар. Ни өчен? Алар фикер йөртүгә тәэсир итәргә сәләтле булган явыз сихерле көч бар икәнен танырга теләмиләр. Шулай да, Паул күрсәтүе буенча, Иблис бар һәм ул кешеләргә алар хакыйкать яктылыгын күрмәслек итеп тәэсир итә. Иблис «бөтен дөньяны алдаучы» дигән пәйгамбәрлек сүзләре аның кешеләрнең уйлауларына тәэсир итә алуын раслый (Ачылыш 12:9). Иблиснең тәэсире бөтен җир шарына тарала, шуңа күрә Йәһвәгә хезмәт итмәгән барлык кешеләр өстендә Исай пәйгамбәрлеге үтәлә: «Менә, дөм караңгылык җирне һәм караңгылык халыкларны каплаячак» (Исай 60:2).

8. Рухи караңгылыкта яшәүчеләрнең адашулары нәрсәдән күренә?

8 Дөм караңгылыкта берәр нәрсәне күрүе бик авыр. Моның өстенә, бик тиз югалып яисә юлдан адашып була. Нәкъ шулай ук рухи караңгылыкта да кешенең аң ягыннан сәләте начарлана һәм ул рухи яктан адаша. Аларның хакыйкатьне ялганнан, яхшылыкны яманлыктан аеру сәләте юкка чыга. Мондый караңгылыкта йөргән кешеләр турында Исай пәйгамбәр болай дип язган: «Явызлыкны яхшылык һәм яхшылыкны явызлык дип әйткәннәргә, караңгылыкны яктылык һәм яктылыкны караңгылык дип, ачыны баллы һәм баллыны ачы дип санаганнарга кайгы!» (Исай 5:20). Рухи караңгылыкта яшәүче кешеләр караңгылыкның илаһисы — Иблис Шайтанның тәэсире астында торалар һәм шуңа күрә алар яктылык һәм яшәү чыганагыннан читләшәләр (Эфеслеләргә 4:17—19).

Караңгылыктан яктылыкка юл җиңел түгел

9. Законсызлыларны төнге караңгылык һәм рухи караңгылык ни өчен җәлеп итә икәнен аңлатыгыз.

9 Алланың тугры хезмәтчесе Әюп законсызлыларны төнге караңгылык җәлеп итә дип әйткән: «Зина кылучының күзе караңгылыкны көтә һәм беркемнең дә күзе мине күрмәячәк, дип әйтә һәм йөзен каплый» (Әюп 24:15). Өстәвенә, законсызлылар рухи караңгылыкта яшиләр һәм мондый караңгылык аларның өстеннән тулысынча хаким итә. Рәсүл Паул рухи караңгылык тозагына эләккән кешеләр әхлаксызлык, урлау, эчүчелек белән талауда еш катнашалар, шулай ук аларга комсызлык белән гайбәт хас дип әйткән. Ләкин Алла Сүзенең яктылыгына килгән һәрбер кеше үзгәрә ала. Көринт шәһәре мәсихчеләренә язган хатында мондый үзгәрүләр мөмкин дип рәсүл Паул ачык итеп әйтә. Көринт шәһәрендәге күп мәсихчеләр башта караңгылык эшләрендә катнашкан булса да, Паул алар турында болай дип яза: «Әмма Раббыбыз Гайсә Мәсих исеме һәм Аллаһыбыз Рухы белән юылып чистарындыгыз, изге ителдегез һәм Аллаһы тарафыннан акландыгыз» (1 Көринтлеләргә 6:9—11).

10, 11. а) Гайсә сукыр кешегә карата ничек игътибарлылык күрсәткән? б) Ни өчен күп кешеләр яктылыкка барырга теләмиләр?

10 Кеше дөм караңгылыктан яктылыкка чыкканнан соң, гадәттә, аның күзләренә яктылыкка ияләнер өчен вакыт кирәк. Бәйтсайда шәһәрендә Гайсә сукыр кешене савыктырган, ләкин ул моны кайгыртучанлык белән акрын гына эшләгән. «Гайсә сукырны җитәкләп авылдан чыгарды. Аның күзләренә төкереп һәм башына кулларын куеп сорады: „Берәр нәрсә күрәсеңме?“ Ул карарга тырышты һәм әйтте: „Мин кешеләрне күрәм. Алар агачлар булып күренәләр, ләкин алар йөриләр“. Гайсә аның күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады» (Марк 8:23—25). Гайсә, күрәсең, бу кеше кояш яктылыгына ияләнә алсын өчен, аның күрү сәләтен акрын гына кайтарган. Бу кешенең күрә башлаганына ничек шатланганын күз алдына китереп карагыз!

11 Ләкин хакыйкать яктылыгына караңгылыктан әкрен-әкрен генә чыгарга ярдәм иткән кешеләрнең шатлыгы бу кеше кичергән шатлыктан күпкә зуррак. Аларның шатлыгын күргәндә без ни өчен башка кешеләрне яктылык җәлеп итми дип шаккатабыз. Гайсә моның сәбәбен аңлаткан: «Хөкем исә шуннан гыйбарәт: дөньяга яктылык килде, әмма кешеләр, эшләре яман булганга, яктылык урынына караңгылыкны яраттылар. Явызлык эшләүче һәркем яктылыкны нәфрәт итә һәм, үзенең эшләре ачык күренмәсен дип, яктылыкка килми» (Яхъя 3:19, 20). Әйе, күп кешеләргә әхлаксызлык, башкаларны изү, ялганлау, алдалау һәм урлау кебек «явыз эшләр» ошый. Шуңа күрә аларга Иблис дөньясының рухи караңгылыгында үз теләкләре буенча яшәү бик уңайлы.

Яктылык ярдәмендә камилләшәбез

12. Йәһвә яктылыгы безгә нинди файда китерде?

12 Без хакыйкать яктылыгына килгәннән бирле үз-үзебездә нинди үзгәрешләр күрәбез? Кайбер чакта артка күз салу һәм нинди уңышларга без ирешә алдык икәне турында уйлау файдалы. Нинди начар гадәтләрне без ташладык? Тормышыбызда нәрсәләрне без үзгәртә алдык? Киләчәккә безнең планнарыбыз ничек үзгәрде? Йәһвә һәм аның изге рухы ярдәмендә без үз-үзебезне һәм фикер йөртүебезне үзгәртергә дәвам итә алабыз һәм бу без яктылыкны кабул итәбезме яисә юкмы икәнен күрсәтәчәк (Эфеслеләргә 4:23, 24). Паул болай дип әйткән: «Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер — Раббыныкы булганга — яктылык, димәк, яктылык кешеләре булып яшәгез. Чөнки яктылыкның җимеше — һәртөрле игелек, тәкъвалык һәм хакыйкать» (Эфеслеләргә 5:8, 9). Йәһвә яктылыгына безнең тормышыбыз белән җитәкчелек итәргә биреп без, өметкә һәм тормышның максатчан булуына ия булабыз һәм шулай ук башка кешеләрне бәхетлерәк итәбез. Без мондый үзгәрешләр ясаганда ничек соң бу Йәһвә йөрәген шатландыра! (Гыйбрәтле хикәя 27:11).

13. Йәһвә яктылыгы өчен без ничек рәхмәтләребезне белдерә алабыз һәм моның өчен нәрсә кирәк?

13 Йәһвә яктылыгын чагылдырып без бәхетлерәк булдык һәм бу бәхет өчен рәхмәтләребезне күршеләр, дуслар һәм гаилә әгъзалары белән Изге Язмаларның белемнәрен уртаклашканда белдерәбез (Маттай 5:12—16; 24:14). Безнең вәгазебез һәм үрнәк алырлык мәсихче тормыш юлыбыз безне тыңларга теләмәгән кешеләрне фаш итәләр. Паул болай дип аңлата: «Аллаһыга мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз. Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез» (Эфеслеләргә 5:10, 11). Башкаларга караңгылыктан ерагаерга һәм яктылыкка килергә ярдәм итәр өчен бездән кыюлык таләп ителә. Ләкин иң мөһиме — без кешеләрнең кайгысын уртаклашырга һәм аларга карата кайгыртучанлык күрсәтергә тиешбез һәм шулай ук бездә мәңгелек фатихалар китерүче хакыйкать яктылыгы белән уртаклашырга эчкерсез теләк булырга тиеш (Маттай 28:19, 20).

Ялган яктылыктан сакланыгыз!

14. Яктылыкка карата нинди кисәтүгә без игътибарлы булырга тиешбез?

14 Моряклар озак вакыт диңгез буйлап төнлә белән йөзгәннән соң, яктылык күрергә бик телиләр. Үткән гасырларда Англия ярларының биек кыяларында корабльләргә шторм вакытында ышык урын күрсәтүче утлар кабызганнар. Корабль командасы тыныч гаваньга алып баручы бу ут өчен бик рәхмәтле булган. Ләкин кайбер утлар ялган булганнар һәм корабльләргә гаваньга түгел, ә яр буендагы кыя ташларга юл күрсәткәннәр. Корабльләр кыя ташларга бәрелеп җимерелгәннәр, ә аларның йөкләрен талаганнар. Бу алдакчы дөньядагы ялган утлар безне рухи җимерелүебезгә китермәсен өчен, бик сак булырга кирәк. Изге Язмаларда: «Шайтан да яктылык фәрештәсе кыяфәтенә керә бит»,— дип әйтелә. Шуңа күрә аның хезмәтчеләре, шул ук исәптән мөртәтләр дә, «хаклык хезмәтчеләре булып кыланалар», алдау белән шөгыльләнәләр. Әгәр дә без мондый кешеләрнең ялган фикерләрен тыңласак, Изге Язмалар — бу Алла хакыйкатенең Сүзе икәнендә ышанычыбыз какшарга һәм иманыбыз сүнәргә мөмкин (2 Көринтлеләргә 11:13—15; 1 Тимутегә 1:19).

15. Тормышка алып баручы юлда калырга безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

15 Мәдхия җырлаучы: «Синең сүзең минем аягыма яктырткыч һәм минем юлыма яктылык»,— дип язган (Мәдхия 118:105). «Тормышка керә торган» тар юлны безнең яратучы Аллабыз Йәһвә яп-якты итеп яктырта һәм ул «барлык кешеләрнең котылуын һәм хакыйкатьне тануга ирешүләрен тели» (Маттай 7:14; 1 Тимутегә 2:4). Изге Язмаларның әмерләрен кулланып без, бу тар юлдан караңгылык юлына күчмәячәкбез. Паул: «Бар Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылган һәм өйрәтү, шелтәләү, төзәтү һәм Аллаһыга яраклы булып яшәү турында үгет-нәсихәт бирү өчен файдалы»,— дип язган (2 Тимутегә 3:16). Рухи яктан үсә барып без Алла Сүзеннән өйрәнәбез. Без Алла Сүзенең яктылыгында үзебезне фаш итәбез һәм кирәк булса җыелышыбыздагы яраткан өлкәннәребез безне фаш итә. Шулай итеп, без яшәүгә алып баручы юлда калыр өчен төзәлә алабыз һәм «Аллаһыга яраклы булып яшәр» өчен бирелгән үгет-нәсихәтне басынкы рәвештә кабул итә алабыз.

Яктылыкта рәхмәтләрегезне белдереп йөрегез

16. Йәһвәнең искиткеч яктылыгы өчен без ничек рәхмәтләребезне белдерә алабыз?

16 Йәһвәнең искиткеч яктылыгы өчен ничек без аңа рәхмәтләребезне белдерә алабыз? Гайсә тумыштан сукыр кешене савыктырганнан соң, бу кеше аңа рәхмәтләрен белдерергә дәртләндерелгән булган дип, Яхъя китабының 9 бүлегендә әйтелә. Ничек итеп ул рәхмәтләрен белдергән? Ул Гайсә Алла Улы икәненә иман иткән һәм барлык кешеләр алдында аны пәйгамбәр дип таныган. Өстәвенә, ул Гайсә эшләгән могҗизаны киметеп күрсәтергә теләгән кешеләргә кыюлык белән каршы чыккан (Яхъя 9:17, 30—34). Рәсүл Петер җыелышның майланган мәсихчеләрен «сайланган нәсел» дип атаган. Ни өчен? Чөнки Мәсих савыктырган сукыр кеше рәхмәт хисен белдергән күк, алар да шул ук рухны күрсәтәләр. Алар «караңгылыктан Үзенең гаҗәеп яктылыгына» чакырган Йәһвәнең — бар булган игелекләрнең Чыганагының — искиткеч сыйфатларын игълан итеп, аңа үзләренең рәхмәтләрен белдерәләр (1 Петер 2:9; Көлессәйлеләргә 1:13). Җирдә яшәргә өметләнгән мәсихчеләрдә дә шундый ук рәхмәт рухы бар һәм Йәһвәнең искиткеч сыйфатларын барлык халыклар алдында игълан итеп, майланган кардәшләренә ярдәм итәләр. Алла камил булмаган кешеләргә нинди үзенчә бердәнбер мөмкинлек бирә!

17, 18. а) Безнең һәрберебезгә нәрсә эшләргә кирәк? б) Безгә нәрсәдә Тимутегә охшарга кирәк?

17 Хакыйкать яктылыгын чын күңелдән кадерләү мөһим. Безнең беребез дә хакыйкатьне белеп тумаган бит. Кайберәүләр балигъ булгач, хакыйкать белән танышалар һәм шунда ук караңгылыкның яктылыктан өстен булуын күрәләр. Кемнедер Алладан куркып яшәгән ата-аналары тәрбияләгән. Үсә барып алар кайчакта хакыйкатькә тиешле әйбергә кебек карыйлар. Бер Шаһитнең ата-анасы ул туганчыга кадәр Йәһвәгә хезмәт иткән һәм ул яшь чагыннан ук белгән хакыйкатьләрнең барлык мөһимлеген һәм бөтен мәгънәсен тулысынча аңлар өчен аңа күп вакыт һәм көч куярга кирәк булганын таный (2 Тимутегә 3:15). Безнең барыбызга — яшьләргә дә, картларга да — Йәһвә безгә ачкан хакыйкать өчен тирән рәхмәтебезне үстерергә кирәк.

18 Яшь егет Тимуте «Изге Язмаларны балачактан ук белгән», ләкин ул Аллага хезмәт итүдә тырышып эшләгәнгә күрә генә җитлеккән мәсихче булган (2 Тимутегә 3:15). Бу аңа рәсүл Паул белән хезмәттәш булырга ярдәм иткән һәм Паул аңа мондый сүзләр белән үгет-нәсихәт биргән: «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Алланың хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барсын да эшлә». Әйдәгез, барыбыз да Тимуте кебек, тәртибебезне безгә оятка калмас яисә Йәһвәгә безнең өчен оят булмас өчен күзәтик (2 Тимутегә 2:15).

19. а) Давыт патша кебек безнең һәркайсыбызның да нәрсә эшләргә сәбәбе бар? б) Чираттагы мәкаләдә нәрсә каралачак?

19 Безгә хакыйкать яктылыгын ачкан Йәһвәне мактарга бездә һәркайсы сәбәп бар. Давыт патша кебек без дә: «Син Ходай минем яктырткычым; Ходай минем караңгылыгымны яктырта»,— дип әйтәбез (2 Патшалык 22:29). Ләкин Алла безне чыгарган караңгылыкка кире кермәс өчен безгә үз-үзебездән канәгать булу хисе үстерергә ярамый. Шуңа күрә чираттагы мәкалә Алла хакыйкате ни дәрәҗәдә безнең өчен мөһим икәнен аңларга ярдәм итәчәк.

Кабатлау өчен сораулар

• Йәһвә ничек итеп безгә рухи яктан аң-белем тарата?

• Дөнья рухи караңгылыкта булганга күрә, без нинди авырлыклар белән очрашабыз?

• Безгә нинди куркынычлардан качарга кирәк?

• Хакыйкать яктылыгы өчен рәхмәтебезне ничек күрсәтеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Йәһвә — табигый һәм рухи яктылык чыганагы.

[25 биттәге иллюстрация]

Иблиснең ялган утлары рухи җимерелүгә алып бара.