Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен әүвәлге дөнья юк ителгән?

Ни өчен әүвәлге дөнья юк ителгән?

Ни өчен әүвәлге дөнья юк ителгән?

БӨТЕН дөньяны баскан туфан сулары — табигый афәт булмаган. Ул Алладан җәза итеп бирелгән. Туфан килер алдыннан кешеләр кисәтелгәннәр, ләкин аларның күбесе бу кисәтүгә колак та салмаган. Нигә? Моның сәбәбен Гайсә Мәсих болай дип аңлаткан: «Чөнки ул көннәрдә кешеләр, туфан килгәнче, ашаганнар, эчкәннәр, өйләнгәннәр һәм кияүгә чыкканнар. Нух көймәгә кергән көнгә кадәр шулай булган. Туфан килеп, барын да агызып киткәнгә кадәр, алар [«уйлап та карамаганнар», ЯД] төшенмәгәннәр» (Маттай 24:38, 39).

Алга киткән мәдәният

Бер яктан караганда, туфанга хәтле яшәп килгән мәдәниятне безнең хәзерге дөнья белән чагыштырганда, өстенлекләре булган. Мәсәлән, кешеләрнең барысы да бер телдә сөйләшкән (Яшәеш 11:1). Бәлкем, бу фән һәм сәнгать ягыннан казанышларга ярдәм иткән, чөнки моңа төрле сәләтле кешеләрнең бердәм тырышлыклары кирәк булган. Шулай ук кешеләрнең күбесе бик озак яшәгәнгә күрә, гасырлар дәверендә тәҗрибә тупланып барылган.

Кайберәүләр, Изге Язмалар раславынча туфанга кадәр яшәгән кешеләрнең гомерләре алай ук озын булмаган, ә Изге Язмаларның хикәясе буенча ел чынбарлыкта бер айга тиң, дип исәпли. Чыннан да бу шулай микән? Әйдәгез, мисал өчен, Малелеил тормышын карап үтик. Изге Язмаларда: «Малелеил алтмыш биш ел яшәп, Иаредны тудырды. [...] Малелеилның барлык көннәре сигез йөз туксан биш ел иде; һәм ул үлде»,— дип әйтелгән (Яшәеш 5:15—17). Әгәр ел белән ай бер булса, ул чакта Малелеил биш яшьтә үк ата кеше булыр иде! Юк, әлбәттә, бу мөмкин түгел. Ул вакытта кешеләр, беренче кешенең, Адәмнең камил табигатеннән ерак китмәгәнгә күрә, чынлап торып гасырлар буе яшәгәннәр. Әмма алар нәрсәгә ирешкән?

Туфанга хәтле, күп гасырлар элек җир йөзендә яшәүчеләр саны шул кадәр арта барган, хәтта Адәмнең улы Кабил шәһәр төзегән. Аны ул Енох дип атаган (Яшәеш 4:17). Ул вакытта күп һөнәрләр үсеш күргән. Мәсәлән, «бар коралларны бакыр һәм тимердән» ясаган тимерче осталары булган (Яшәеш 4:22). Һичшиксез, бу коралларны: төзүчеләр, балта осталары, тегүчеләр, игенчеләр кулланып эшләгәннәр. Барлык бу һөнәрләр җир йөзендә яшәгән иң беренче кешеләрнең язмаларында искә алына.

Тупланган белем аркасында, шуннан соңгы гасырлар дәверендә металлургиядә, агрономиядә, сарык һәм сыер үрчетүдә, шулай ук әдәбият һәм сынлы сәнгать өлкәләрендә зур уңышларга ирешкәннәр. Мәсәлән, Иувал «барлык гөслә белән сыбызгыда уйнаучыларның атасы булган» (Яшәеш 4:21). Димәк, мәдәният һәр яктан үсә барган. Ләкин ул кинәт юк ителгән. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Ни булган?

Туфанга хәтле яшәп килгән җәмгыять күпкә алга киткән булса да, аның башлангычы начар була. Аңа нигез салучы Адәм, Аллага каршы чыккан фетнәче булган. Югарыда әйтелгән беренче шәһәрне төзегән Кабил, үзенең бер туган энесен үтергән. Шуңа күрә явызлыкның шул хәтле артуына шаккатасы юк! Шулай кешеләрдә Адәмнән мирас итеп алынган гөнаһлы теләкләр тагын да катырак чагыла башлаган (Римлыларга 5:12).

Хәшәрәтлек бөтенләй ахыр чиккә кадәр барып җиткәч, Йәһвә кешеләргә 120 ел вакыт биргән (Яшәеш 6:3). Изге Язмаларда: «Җирдә кешеләрнең бозылуы бик зур иде, һәм... аларның барлык уйлаганнары һәм ниятләгәннәре һәрвакытта явызлык булган... Җир явызлык белән тулган иде»,— дип әйтелгән (Яшәеш 6:5, 11).

Ахыр чиктә, Нухка Алланың туфан суларында һәрбер җан иясен юк итәчәге турында ачыктан-ачык әйтелгән иде (Яшәеш 6:13, 17). Нух «тәкъва тормышның вәгазьләүчесе» булса да, күрәсең, кешеләргә дөньяның бөтенләй юк ителүенә ышану авыр булган (2 Петер 2:5). Бары тик сигез кеше генә кисәтүгә колак салып, исән калган (1 Петер 3:20). Ни өчен безгә моны бүген белергә кирәк?

Безгә нинди әһәмияте бар?

Без Нух вакыты белән охшаш булган чорда яшибез. Бүген без бертуктаусыз коточкыч террористчылык, геноцид, бер юлы күп кешеләрне рәхимсез җәзалап үтерелүе һәм гаилә әгъзалары арасында булган көчләү турында ишетеп торабыз. Җир яңадан явызлык белән тулды, һәм әүвәлге замандагы кебек, тулаем алганда, кешеләр булачак хөкем хакында кисәтелгән. Гайсә үзе, Алладан билгеләнгән хаким буларак килеп, кешеләрне, көтүче сарыкларны кәҗәләрдән аерган кебек, икегә аерачак дип әйткән. Ул кемнәрне гаделсез дип исәпләсә, шулар «мәңгелек җәзага... барачак» (Маттай 25:31—33, 46). Ләкин ул вакытта, Изге Язмаларда әйтелгән буенча, бердәнбер чын Аллага хезмәт итүче миллионлаган «бихисап күп кеше» коткарылачак. Киләчәк яңа дөньяда алар моңарчы булмаган мәңгелек тынычлык һәм куркынычсызлык белән ләззәтләнәчәкләр (Михей 4:3, 4; Ачылыш 7:9—17).

Күп кешеләр Изге Язмалардагы шундый пәйгамбәрлекләрне һәм булачак хөкем көне турындагы кисәтүләрне мыскыл итәләр. Ләкин рәсүл Петер сүзләре буенча, мондый скептиклар фактларны кире кагалар. Ул болай дигән: «Соңгы көннәрдә... мыскыллаучы кешеләр чыгачак. Алар: „Гайсә яңадан килергә вәгъдә итмәдемени? [...]“ диячәкләр. Әмма алар күк вә җир борынгыдан булуын, аларның Аллаһы сүзе аркылы судан һәм су белән яратылганын юри оныталар. Борынгы дөнья сүз аркылы туфан суы белән юк ителгән. Ә Аллаһының шул ук сүзе белән хәзерге күк һәм җир ут белән юк ителү өчен хөкем көненә сакланып тора. Шул көндә алар яндырылып бетереләчәкләр һәм дәһриләр һәлак ителәчәкләр» (2 Петер 3:3—7).

Шул хөкем көне һәм киләчәктә булачак тыныч шартлар турындагы яхшы хәбәр, Гайсәнең пәйгамбәрлек боерыгы буенча, тырышлык белән бөтен дөнья йөзендә вәгазьләнә (Маттай 24:14). Бу кисәтүгә җиңел караш белән карарга ярамый, чөнки Зур Кодрәтле Алла үз сүзен үтәмичә калмый.

Киләчәктәге дөнья

Әгәр булачак зур үзгәрешләргә игътибар итсәк, кешеләрне нинди киләчәк көтеп тора икән? Таудагы вәгазенең башында ук Гайсә болай дигән: «Юашлар бәхетле, чөнки алар җирне мирас итеп алырлар». Аннан соң ул шәкертләрне Аллага: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын»,— дип дога кылырга өйрәткән (Маттай 5:5, ЯД; 6:10). Әйе, Гайсә тугры кешеләрне, нәкъ алар яшәп яткан җирдә, искиткеч киләчәк булачагы турында үзе өйрәткән. Бу турыда ул, бөтен дөнья «яңаргач» дип әйткән (Маттай 19:28).

Шуңа күрә мыскыллаучы кешеләрнең Алла вәгъдәләренә шик тудырырга тырышуларына юл куймагыз. Әлбәттә, хәзерге дөнья күптән яшәп килә һәм какшамас кебек тоела. Ләкин без аңа таянырга тиеш түгел, чөнки бу дөньяга хөкем чыгарылган инде. Шуңа сезне Рәсүл Петернең хатыннан:

«Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң? Сез Аллаһының көнен көткәндә... тормышыгыз изге һәм Аллаһыга багланган булуы кирәк. ...Моның һәммәсен дә көтеп, Аллаһы каршында иминлектә яшәп, һичбер тапсыз, кимчелексез табылуыгыз өчен хәлдән килгән бөтен нәрсәне эшләгез. ...Раббыбыз һәм Коткаручыбыз Гайсә Мәсих мәрхәмәтендә һәм Аны танып белүдә даими үсегез»,— дигән ахыргы сүзләре ныгытсын (2 Петер 3:11, 12, 14, 18). Нух вакытында булган хәлләрдән сабак алыгыз. Аллага якынлашыгыз. Гайсә Мәсихне танып белүдә үсегез. Аллага карата тугрылык үстерегез һәм хәзерге дөньяның юк ителүен кичерәчәк һәм киләчәктә яңа дөньяда яшәячәк миллионлаган кешеләр арасында булыгыз.

[5 биттәге иллюстрация]

Туфанга хәтле кешеләр тимер эшкәртә белгәннәр.

[7 биттәге иллюстрация]

Безне искиткеч киләчәк көтә.