Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Хакыйкать сезнең өчен ни дәрәҗәдә кадерле?

Хакыйкать сезнең өчен ни дәрәҗәдә кадерле?

Хакыйкать сезнең өчен ни дәрәҗәдә кадерле?

«Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр» (ЯХЪЯ 8:32).

1. Пилаттан аермалы буларак, Гайсә «хакыйкать» дигән сүз белән нәрсәне, күрәсең, күз алдында тоткан?

«НӘРСӘ ул хакыйкать?» Бу сорауны биргәндә Пилат, күрәсең, гомумән хакыйкатьне күз алдында тоткан. Гайсә исә бу сорау алдыннан: «Мин хакыйкать хакында шаһитлек бирү өчен тудым, Мин шуның өчен дөньяга килдем дә»,— дип әйткән (Яхъя 18:37, 38). Пилаттан аермалы буларак, Гайсә Алла хакыйкате турында әйткән.

Хакыйкатькә дөньяның карашы

2. Хакыйкатьнең кыйммәтле булуын Гайсәнең нинди сүзләре күрсәтә?

2 Паул: «Иман бар кешедә дә түгел»,— дип әйткән (2 Тессалуникәлеләргә 3:2, ЯД). Нәкъ шуны ук хакыйкать турында да әйтеп була. Хәтта Изге Язмаларның хакыйкате белән танышкач та, күп кенә кешеләр аны белеп кире кагалар. Шулай да ул шул хәтле кыйммәтле! Гайсә: «Хакыйкатьне белерсез һәм хакыйкать сезне ирекле итәр»,— дип әйткән (Яхъя 8:32).

3. Ялган өйрәтүләргә карата без нинди кисәтүләргә игътибар итәргә тиешбез?

3 Рәсүл Паул хакыйкатьне кешеләрнең фәлсәфәсендә яисә гореф-гадәтләрендә табып булмый дип әйткән (Көлессәйлеләргә 2:8). Киресенчә, аларга нигезләнгән тәгълиматлар алдаучан. Паул Эфес мәсихчеләрен кисәткән: әгәр дә алар кеше фәлсәфәсенә һәм гореф-гадәтләренә ышаналар икән, ул чакта рухи сабыйлар кебек «мәкерле кешеләрнең хәйләсенә алданып, дулкыннар көймәне бер яктан икенче якка чайкалдыргандай һәм җил аны үзе белән алып киткәндәй, төрле ялган тәгълиматларга иярүче» булалар (Эфеслеләргә 4:14). Бүген «кешеләрнең хәйләсе» Алла хакыйкатенә каршы килгән кешеләр тарафыннан пропагандаланыла. «Пропаганда» дигән сүз «билгеле карашлар, күзаллаулар, эмоциональ халәтләр тәрбияләү, кеше тәртибенә тәэсир итү максаты белән информацияне тарату» дип аңлатыла («Фәлсәфи энциклопедик сүзлек», рус). Бу пропаганда хакыйкатьне ялганга оста әйләндерә һәм ялганны хакыйкать итеп тарата. Мондый мәкерле ялган белән йөзгә-йөз очрашканда хакыйкатьне табар өчен, безгә тырышып Изге Язманы өйрәнергә кирәк.

Дөнья һәм мәсихчеләр

4. Хакыйкать кемнәргә бирелә һәм аны кабул иткән кешеләрдә нинди бурыч бар?

4 Гайсә үз шәкертләре турында Йәһвәгә: «Аларны Үз хакыйкатеңдә изге ит. Синең сүзең — хакыйкать»,— дип дога кылган (Яхъя 17:17). Мондый кешеләр Йәһвәгә хезмәт итү, аның исемен һәм Патшалыгын данлау өчен изге ителгән яисә аерып куелган булырга тиеш (Маттай 6:9, 10; 24:14). Барлык кешеләрдә дә Йәһвә хакыйкате булмаса да, ул, кешенең милләтенә, расасына һәм культурасына карамастан, хакыйкатьне эзләгән һәрбер кешегә ирекле рәвештә бүләк ителә. Рәсүл Петер: «Аллаһының кешеләрне аермавын мин хәзер чынлап та аңлыйм... Һәр халык арасында Аннан куркучылар һәм тәкъвалык кылучылар Аңа мәгъкуль»,— дип әйткән (Рәсүлләр 10:34, 35).

5. Ни өчен мәсихчеләрне еш кына эзәрлеклиләр?

5 Мәсихчеләр Изге Язмаларның хакыйкатен кешеләргә сөйлиләр, ләкин аларны барлык җирләрдә дә шатлык белән кабул итмиләр. Гайсә: «Сезне газаплауга бирерләр һәм үлемгә тартырлар, бөтен халыклар да Минем өчен сезне нәфрәт итәр»,— дип кисәткән (Маттай 24:9). Бу өземтәгә комментарий биреп Ирландиянең дин тәгълиматлары белгече Джон Коттер 1817 елда болай дип язган: «Аларның [мәсихчеләрнең] вәгазь аша кешеләрнең тормышын үзгәртергә тырышулары рәхмәткә түгел, ә алар кеше кимчелекләрен фаш иткәнгә күрә, Мәсих шәкертләрен нәфрәт итүгә һәм эзәрлекләүгә китерде». Мондый эзәрлекләүчеләр «үзләрен коткара алырдай хакыйкатьне яратудан баш тарттылар». Шуңа күрә «Аллаһы аларга зур ялгышу җибәрер һәм алар ялганга ышанырлар. Нәтиҗәдә, хакыйкатькә ышанмыйча явызлыктан тәм табучылар хөкем ителерләр» (2 Тессалуникәлеләргә 2:10—12).

6. Мәсихчеләргә нинди теләкләрне үстерергә ярамый?

6 Рәсүл Яхъя бу каршы килүче дөньяда яшәүче мәсихчеләргә мондый киңәш бирә: «Фани дөньяны һәм анда булган нәрсәләрне яратмагыз... Чөнки бу дөньяда булган һәммә нәрсә: тән нәфесләре, күзләр нәфесе һәм тормышта тәкәбберлеккә китерүче нәрсәләр — Атадан түгел, фәкать дөньядандыр» (1 Яхъя 2:15, 16). «Бу дөньяда булган һәммә нәрсә» дип, Яхъя бернинди дә чыгармалар ясамый. Шуңа күрә без бу дөньядагы берәр нәрсәгә, әгәр дә бу безне хакыйкатьтән читкә алып китә икән, ия булырга теләк үстерербезме? Без Яхъяның киңәшенә игътибар итсәк, бу безнең тормышка нык тәэсир итәчәк. Ничек?

7. Хакыйкать эчкерсез кешеләрне нәрсәгә дәртләндерә?

7 Йәһвә Шаһитләре 2001 ел дәвамында, кешеләрне Аллага яраклы тормыш нормалары белән таныштырып, бөтен дөнья буенча һәр ай (аерым кешеләр белән һәм төркемнәрдә) дүрт ярым миллионнан артык өйдә Изге Язмаларны өйрәнү үткәрделәр. Нәтиҗәдә, 263 431 кеше суга чумып алды. Хакыйкать яктылыгы Мәсихнең бу яңа шәкертләренә бик кадерле булды һәм алар яман берләшмәләрдән, әхлаксыз һәм бу дөньяда киң таралган Аллага яраксыз тормыш рәвешеннән баш тартканнар. Суга чумып алганнан соң алар Йәһвә Алланың биргән мәсихче нормаларын тотарга тырышалар (Эфеслеләргә 5:5). Сезнең өчен дә хакыйкать шул ук дәрәҗәдә кадерлеме?

Йәһвә безнең турыда кайгырта

8. Йәһвә аңа үзебезне багышлавыбызга ничек мөгамәлә итә һәм ни өчен «барыннан да бигрәк» патшалыкны эзләү акыллы?

8 Безнең кимчелекләребезгә карамастан, Йәһвә безгә аңа үзебезне багышларга мәрхәмәтле рөхсәт итә һәм, образлы итеп әйткәндә, безнең янга иелеп, безгә якынлаша. Аның өйрәтүе ярдәмендә бездә югары максатлар һәм омтылышлар барлыкка килә (Мәдхия 112:6—8). Без «барыннан да бигрәк Аның Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләсәк», Йәһвә безгә аның белән үзара мөнәсәбәтләребезне үстерергә рөхсәт итә һәм безнең турыда кайгыртучанлык күрсәтергә вәгъдә итә. Без болай эшләп рухи яктан үзебезне саклыйбыз икән, Алла безне: «Барысы сезгә бирелер»,— дип ышандыра (Маттай 6:33).

9. «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» кем ул һәм бу «хезмәтче» ярдәмендә Йәһвә безнең турыда ничек кайгырта?

9 Гайсә Мәсих 12 рәсүлне сайлап, «Алла Исраиле» дип аталган майланган мәсихчеләр җыелышына нигез салган (Гәләтиялеләргә 6:16, ЯД; Ачылыш 21:9, 14). Соңыннан майланган мәсихчеләр «хакыйкатьнең терәге һәм нигезе, тере Аллаһы бердәмлеге» дип аталганнар (1 Тимутегә 3:15). Гайсә бу җыелыш әгъзаларын «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» дип атаган. Бу ышанычлы хезмәтче, Гайсә сүзләре буенча, мәсихчеләргә «ризыкны үз вакытында» бирергә тиеш (Маттай 24:3, 45—47; Лүк 12:42). Ризыксыз без ачтан үләбез. Шулай ук рухи ризыксыз без рухи яктан көчсезләнеп үләр идек. Шуңа күрә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче»нең булуы — бу Йәһвә безнең турыда кайгыртучанлык күрсәтә икәненә тагын бер дәлил. «Ышанычлы хезмәтче» аша безгә бирелгән кыйммәтле рухи ризыкның һәрчакта кадерен белик! (Маттай 5:3).

10. Яшәвебез өчен җыелышларга безнең регуляр рәвештә йөрүебез ни өчен мөһим?

10 Рухи ризык белән туклану шулай ук шәхси өйрәнүне һәм шулай ук имандашлар белән аралашуны һәм җыелыш очрашуларына йөрүне үз эченә ала. Сез җиде ай яисә җиде атна элек нәрсә ашаганыгызны хәтерлисезме? Юктыр. Ләкин нәрсә генә сез ашаган булсагыз да, ул ризык сезгә көч биргән. Һәм, мөгаен, шул вакыттан бирле сез бер үк ашамлыкларны күп тапкыр ашагансыздыр. Мәсихчеләр җыелышында бирелгән рухи ризык турында да шуны ук әйтеп була. Бәлкем, без җыелышта ишеткән һәммә нәрсәне искә төшерә алмыйбыздыр. Һәм анда каралган материал инде күп мәртәбә кабатлангандыр. Шулай да бу безнең яшәвебез өчен мөһим булган рухи ризык. Безнең җыелышларыбызда без һәрчакта яхшы рухи ризык белән вакытында тукланабыз.

11. Мәсихче очрашуларына килгәндә, бездә нинди бурычлар бар?

11 Мәсихче очрашуларына йөрү шулай ук безнең өскә билгеле йөкләмә куя. Мәсихчеләр, имандашларын «мәхәббәт вә изге эш эшләргә дәртләндереп», бер-берсенә «игътибарлы булырга» чакырылалар. Җыелышларга әзерләнеп, килеп һәм катнашып без иманыбызны ныгытабыз һәм башкаларны дәртләндерәбез (Еврейләргә 10:23—25). Кайбер кешеләрне, физик ризыкка карата сайланучан булган балалар кебек, рухи ризык белән тукландырыр өчен даими рәвештә дәртләндерергә кирәк (Эфеслеләргә 4:13). Мондый ярдәм, әгәр дә ул кирәк булса, ярату күрсәтү булып хезмәт итә һәм җитлеккән мәсихчеләр булырга ярдәм итә. Рәсүл Паул: «Каты азык... өлкәннәр [«җитлеккәннәр», ЯД] өчен; алар тормыш итү тәҗрибәсе аша яхшылык белән яманлыкны аерырга өйрәнәләр»,— дип язган (Еврейләргә 5:14).

Үз рухилыгың турында кайгырту

12. Хакыйкатьтә безнең нык торуыбыз иң беренче чиратта кемгә бәйле? Аңлатыгыз.

12 Безгә хакыйкатьтә нык торырга безнең тормыш иптәшебез, әти-әниебез ярдәм итәргә мөмкин. Шулай ук җыелыш өлкәннәре дә, аларга бирелгән «көтү» турында кайгыртучанлык күрсәткән кебек, безнең турыда да кайгыртучанлык күрсәтәләр (Рәсүлләр 20:28). Ләкин хакыйкатьтә безнең нык торуыбыз иң беренче чиратта кемгә бәйле? Әлбәттә, кайсы гына шартларда булмасак та, безнең үзебезгә бәйле. Шотландиядә булган бер вакыйганы карап чыгыйк.

13, 14. Сарык бәтие турындагы мисал буенча, кирәк булган рухи ярдәмне без ничек ала алабыз?

13 Сарык бәтиләре көтү белән болында тукланып йөргәндә, аларның берсе адашкан һәм ул ялгыш басып тау кырыеннан аска егылып төшкән. Ул җәрәхәтләнмәгән, бары тик курыккан гына һәм берничек тә кире чыга алмый икән. Шул чакта ул зар бәэлди башлаган. Анасы, бәтиенең тавышын ишеткәч, көтүче килеп аны чыгарганчыга кадәр тавыш биреп торган.

14 Бу вакыйгаларның тәртибенә игътибар итегез. Башта сарык бәтие ярдәм сорый һәм аннан соң, көтүче белсен өчен, аның тавышына кушылып әнисе тавыш бирә һәм нәтиҗәдә, көтүче ярдәм күрсәтер өчен ашыга. Куркыныч булганны сизү белән үк сарык бәтие һәм аның әнисе шул ук вакыт ярдәм сорап кычкыра башлаганнар. Без дә рухи яктан ялгыш басканда яисә Иблис дөньясында көтмәгән куркынычлар белән очрашканда шулай ук эшләргә тиеш түгелме? (Ягъкуб 5:14, 15; 1 Петер 5:8). Әлбәттә, тиешбез. Без яшь булсак яисә Изге Язмаларны күптән түгел генә өйрәнә башлаганга күрә тәҗрибәсез булсак, без моны бигрәк тә эшләргә тиешбез.

Алла җитәкчелеге бәхет китерә

15. Мәсихчеләр җыелышына йөри башлаган бер хатын нәрсә хис иткән?

15 Хакыйкать Алласына хезмәт итүче кешеләргә Изге Язмаларны аңлау һәм бу аңлау китергән уйлардагы тынычлык ни дәрәҗәдә мөһим икәнен карап чыгыйк. Бөтен гомере буена англикан чиркәвенә йөргән 70 яшьлек хатын-кыз бер Йәһвә Шаһите белән Изге Язмаларны өйрәнергә ризалашкан. Озакламыйча ул Алланың исеме Йәһвә икәнен белгән һәм, якында урнашкан Патшалык Залына килгәндә, гомуми әйтелгән эчкерсез догадан соң «амин» дип барысы белән бергә әйтә башлаган. Нык дулкынланып ул болай дип сөйли: «Сезнең өчен Алла гади кешеләрдән өстен һәм ерак булган шәхес түгел. Ул якын дус кебек якында гына. Мин Алла белән мондый мөнәсәбәтләр мөмкин икәнен белмәгән идем». Бу эчкерсез хатын хакыйкатьнең беренче тәэсирен беркайчан да онытмаячактыр. Әйдәгез, без дә хакыйкатьне әле кабул иткәч кенә ни дәрәҗәдә ул безнең өчен кадерле иде икәнен онытмыйк.

16. а) Акча безнең тормышыбызда иң беренче урында торса, ул нәрсәгә китерергә мөмкин? б) Чын бәхетне безгә ничек табарга?

16 Күбрәк акча булса, без бәхетлерәк булыр идек, дип әйтәләр күп кенә кешеләр. Ләкин акча безнең тормышыбызда беренче урынга басса, без «үз-үзебезне күп кайгыларга дучар итәр» идек (1 Тимутегә 6:10). Күпме кеше лотерея билетлары сатып алып, казиноларда акча әрәм итеп яисә биржаларда акылсыз уйнаулары белән үзләрен бай итәргә тырыша! Ләкин аларның бик азы гына уңышка ирешә. Һәм уйламаганда байлыкка ия булган кешеләр дә, байлык аларны бәхетлерәк иткәнен сизмиләр. Чын бәхет кеше Йәһвә ихтыярын үтәгәндә һәм Йәһвәнең изге рухы җитәкчелегендә һәм аның фәрештәләре ярдәмендә мәсихчеләр җыелышы белән бергә эш иткәндә генә килә (Мәдхия 1:1—3; 83: 5, 6; 88:16). Без шулай эшләгәндә көтелмәгән фатихалар кичерәчәкбез. Бу фатихалар китерә торган хакыйкать сезнең өчен ни дәрәҗәдә кадерле?

17. Петернең күн эшкәртүче Шимун йортында тукталуы рәсүлнең карашлары нинди булуын күрсәтә?

17 Рәсүл Петер мисалын карап китик. Безнең эраның 36 елында ул Шарун тигезлекләренә миссионер сәяхәтенә киткән. Ул Луддә шәһәрендә тукталган һәм анда паралич суккан Айнеас исемле бер кешене савыктырган һәм шуннан соң порт шәһәре Яфуга юлын дәвам иткән. Һәм анда Табита исемле хатынны терелткән. Рәсүлләр 9:43 тә: «Петер Яфуда Шимун исемле күнче йортында шактый вакыт яшәде»,— дип әйтелә. Бу кыска гына искәрмә Петернең, шул шәһәрдә вәгазьләгәндә, анда яшәгән кешеләрнең йөзенә карап эш итмәгәнен күрсәтә. Моны нәрсә исбатлый? Изге Язмаларны тикшерүче Фредерик Фаррар болай дип яза: «Сөйләм [Муса] Канунын нык тотучы бер кеше дә күнче йортында яшәргә ризалашмас иде. Бу һөнәрдә хайваннарның үләксәләре һәм тиресләре белән эш итүдә һәр көн даими бәйләнештә булу һәм бу эш өчен кирәк булган материаллар бу йортны барлык канунчылар өчен пычрак һәм җирәнгеч иткән». Шимунның «йорты диңгез буенда» урнашкан һәм күн эшкәрткән урыннан ерак булган. Ләкин моңа да карамастан, Фаррар сүзләре буенча, Шимун үзе «шундый ук җирәнү белән карала торган» эш белән шөгыльләнгән «[һәм бу эш] аның белән шөгыльләнүче барлык кешеләрнең дә үз-үзләрен хөрмәт итүен түбәнәйткәне аңлашыла» (Рәсүлләр 10:6).

18, 19. а) Ни өчен күренеш Петерне шаккатырган? б) Петер нинди көтелмәгән фатиха алган?

18 Петер Шимунның кунакчыллыгын бернигә дә карамыйча кабул иткән һәм аның йортында яшәгәндә ул Алладан көтелмәгән җитәкчелек алган. Аңа күренеш бирелгән булган. Һәм Алла аңа Муса Кануны буенча пычрак дип саналган хайваннарны ашарга кушкан. Петер «шакшы яки хәрәм нәрсә ашаганым булмады» дип моңа каршы килгән. Ләкин аңа: «Аллаһы чиста дип игълан иткәнне шакшы дип исәпләмә»,— дип өч тапкыр әйтелгән булган. Безгә ни өчен Петернең «үзе күргән бу илаһи күренешнең нәрсә аңлатуын уйлап, аптырап торганы» аңлашыла (Рәсүлләр 10:5—17; 11:7—10).

19 Бер көн алдарак, Шимун йортыннан 50 километр ераклыкта урнашкан Кайсариядәге Көрнили исемле мәҗүсигә дә күренеш бирелгән булган дип Петер уйламаган да. Йәһвәнең фәрештәсе Көрнилине үз хезмәтчеләрен Петер яшәгән күн эшкәртүче Шимун йотына җибәрергә һәм анда Петерне табарга өйрәткән. Көрнили үз хезмәтчеләрен Шимун йортына җибәргән һәм алар Петер белән бергә Кайсариягә кайтканнар. Анда ул Көрнилигә, аның туганнарына һәм дусларына вәгазьләгән. Нәтиҗәдә, алар Патшалык варислары буларак изге рух алганнар, сөннәткә утыртылмаган мәҗүсиләрнең беренчеләре булып Мәсихкә иман итүчеләр булганнар. Петер вәгазьләгән кешеләр сөннәткә утыртылмаган булсалар да, аларның барысы да суга чумдырылган булганнар. Шуның белән яһүдиләр карашы буенча саф булмаган халыклар өчен мәсихчеләр җыелышы әгъзалары булырга юл ачылган (Рәсүлләр 10:1—48; 11:18). Петергә нинди хөрмәт күрсәтелгән булган! Чөнки ул Йәһвә җитәкчелегенә буйсынырга һәм иман белән эш итәргә дәртләндерүче хакыйкатьнең кадерен белгән.

20. Әгәр дә хакыйкатьне барыннан да күбрәк кадерлибез икән, Алла нинди ярдәм бирә?

20 Паул: «Хакыйкатьне мәхәббәт белән сөйләп, Аңарга тәннең Башы булган Мәсихкә, ярашлы рәвештә һәрьяклап үсик»,— дип чакыра (Эфеслеләргә 4:15). Әгәр дә без хакыйкатьне башка нәрсәгә караганда күбрәк кадерлерәк итәбез һәм Йәһвәнең изге рухына безнең адымнарыбыз белән җитәкчелек итәргә рөхсәт итәбез икән, ул безгә искиткеч бәхет китерәчәк. Моннан тыш, яхшы хәбәр тарату эшендә безгә изге фәрештәләр дә ярдәм итәләр икәнен онытмагыз (Ачылыш 14:6, 7; 22:6). Йәһвә безгә биргән эштә мондый ярдәм алу безнең өчен бик зур хөрмәт! Әгәр дә без хакыйкать Алласына, Йәһвәгә тугры булып калабыз икән, без аны мәңге данлый алабыз. Моннан да кыйммәтлерәк әйбер бармы соң? (Яхъя 17:3).

Кабатлау өчен сораулар

• Күп кенә кешеләр ни өчен хакыйкатьне кабул итмиләр?

• Мәсихчеләрдә Иблис дөньясының әйберләренә карата нинди караш булырга тиеш?

• Җыелыш очрашуларына карата бездә нинди караш булырга тиеш һәм ни өчен?

• Үз рухилыгыбыз турында кайгыртучанлык күрсәтер өчен без нәрсә эшләргә тиешбез?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[32 биттәге карта/иллюстрация]

(Тулы текстны күрер өчен, басманы кара)

БӨЕК ДИҢГЕЗ

Кайсария

ШАРУН ТИГЕЗЛЕГЕ

Яфу

Луддә

Иерусалим

[Иллюстрация]

Петер Алла җитәкчелеге буенча эшләгән һәм көтелмәгән фатихалар алган.

[Рөхсәте белән]

Mountain High Maps® Copyright © 1997 Digital Wisdom, Inc.