Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Гайсә Мәсихне үз юлбашчыгыз дип таныйсызмы?

Гайсә Мәсихне үз юлбашчыгыз дип таныйсызмы?

Гайсә Мәсихне үз юлбашчыгыз дип таныйсызмы?

«„Юлбашчылар“ дип аталмагыз, чөнки сездә бер генә Юлбашчы — Мәсих» (МАТТАЙ 23:10, ЯД).

1. Чын мәсихчеләрнең бердәнбер Юлбашчысы кем?

БУ СИШӘМБЕ 11 нисан иде. Өч көннән соң Гайсә Мәсихне җәзалап үтерергә тиеш булганнар. Бу аның гыйбадәтханәгә соңгы килүе иде һәм ул анда җыелган күп халыкны һәм үз шәкертләрен бик мөһим хакыйкатькә өйрәткән. Ул болай дип әйткән: «Сез исә үзегезне „Остаз“ дип атамагыз, чөнки сездә бер генә укытучы, ә сез барыгыз — кардәшләр. Һәм беркемне дә җирдә Ата дип атамагыз, чөнки сезнең бер генә Атагыз — күктәге. Һәм „юлбашчылар“ дип аталмагыз, чөнки сездә бер генә Юлбашчы — Мәсих» (Маттай 23:8—10, ЯД). Чын мәсихчеләрнең Юлбашчысы — Гайсә Мәсих икәне ачык.

2, 3. Йәһвәгә буйсынуыбыз һәм ул билгеләгән Юлбашчының җитәкчелеге буенча эш итүебез, безнең көндәлек тормышта ничек чагыла?

2 Әгәр дә без Гайсә җитәкчелеге буенча эшләсәк, ничек бу безнең тормышка файдалы тәэсир итә! Бу Юлбашчының килүен алдан ук әйтеп, Йәһвә Алла, Исай пәйгамбәр аша, болай дип игълан иткән: «Сусаганнар! Барыгыз да суларга килегез, һәм хәтта акчалары да булмаганнар, барыгыз, сатып алыгыз һәм ашагыз; барыгыз, акчасыз һәм түләүсез шәраб һәм сөт сатып алыгыз [...] Мине игътибар белән тыңлагыз һәм яхшы булган белән тукланыгыз һәм сезнең җаныгыз май белән ләззәтләнсен [...] Менә, Мин Аны халыклар өчен шаһит, халыкларга юлбашчы һәм үгетләүче итеп бирдем» (Исай 55:1—4).

3 Исай без яхшы белгән сыекчаларны — су, сөт һәм шәрабне, күчерелмә мәгънәдә кулланып, искә төшерә һәм әгәр дә без Йәһвәгә һәм ул билгеләгән «юлбашчыга һәм үгетләүчегә» буйсынсак, бу буйсыну безнең көндәлек тормышта ничек чагылуын күрсәтә. Бу, эссе көнне бер стакан салкын су эчкән кебек, безгә көч бирә һәм хакыйкать белән гаделлеккә карата безнең сусавыбызны канәгатьләндерә. Сөт кечкенә балаларны тукландырган һәм аларга үсәргә ярдәм иткән кебек, «саф сүздән торган сөт» безгә көч бирә һәм Алла белән безнең мөнәсәбәтләребезне ныгыта вә рухи яктан үсүебезне көчәйтә (1 Петер 2:1—3). Бәйрәм вакытында шәрабнең шатлык китерүен кем кире кагар? Алла билгеләгән Юлбашчы эзләре буенча барганда, нәкъ шуны ук әйтеп була: чын Аллага гыйбадәт кылу безгә шатлык китерә (Икенчезаконлык 16:15). Шуңа күрә безнең барыбызга да — без ир-ат яисә хатын-кызмы, без яшь яисә картмы — Гайсә безнең Юлбашчыбыз икәнен тануыбызны көндәлек тормышта күрсәтү бик мөһим. Ләкин моны эшләргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

Яшьләр «акыл җыегыз»

4. а) 12 яшьлек Гайсә Иерусалимдагы Коткарылу бәйрәменә килгәч, нәрсә булган? б) Аңа унике генә яшь булуга карамастан, белемнәре нинди булган?

4 Гайсәнең бала чагы турында аз билгеле булса да, түбәндә китерелгән вакыйгадан, без аның балачагы турындагы кайбер нәрсәләрне белә алабыз. Шул вакыйгада Гайсәнең үзен тоту рәвеше яшьләр өчен искиткеч үрнәк булып хезмәт итә. Гайсәгә 12 яшь булганда, әтисе белән әнисе аны үзләре белән Иерусалимга һәр ел үткәрелә торган Коткарылу бәйрәменә алганнар. Аңа анда Изге Язмалар буенча сөйләшүдә катнашырга туры килгән һәм әтисе белән әнисе үзләре генә Иерусалимнан кайтып киткәннәрен сизми калганнар. Өч көннән соң борчылган Йосыф белән Мәрьям «яһүд укытучылары арасында аларны тыңлап һәм сораулар биреп утырган» Гайсәне гыйбадәтханәдә табалар. Һәм «Гайсәне ишеткәннәрнең барысы да Аның тирән акылына, Аның җавапларына хәйран калганнар». Күз алдына китереп карагыз: 12 генә яшьлек Гайсә тирән рухи сораулар биреп кенә калмаган, ә акыллы җаваплар да кайтарган! Һичшиксез, аңа монда әти-әнисе биргән тәрбия ярдәм иткән (Лүк 2:41—50).

5. Яшьләр гаиләнең Изге Язмалар өйрәнүенә карашларын ничек сыный алалар?

5 Балалар, әгәр дә сезнең ата-аналарыгыз Алланың тугры хезмәтчеләре икән, сезнең гаиләдә даими рәвештә Изге Язмалар өйрәнүләре, бәлкем, үткәреләдер. Бу өйрәнүләргә карата сездә нинди караш? Үз-үзеңә мондый сораулар бирсәң ничек булыр иде: мин гаиләбездә үткәрелгән Изге Язмалар өйрәнүләрен чын күңелемнән хуплыйммы? Гаиләдә урнаштырылган тәртипкә комачаулый алганнан качып, мин мөмкин булганның барысын да эшлимме? (Филиппуйлыларга 3:16). Мин фикер алышуда актив катнашаммы? Урынлы булганда, мин өйрәнү материалы буенча аларны тормышта ничек кулланырга икәнен күрергә тырышып сораулар бирәмме? Рухи яктан үсеп, җитлеккәннәр өчен булган «каты азыкка» карата үз-үземдә аппетит үстерәмме? (Еврейләргә 5:13, 14).

6, 7. Яшьләр өчен Изге Язмаларны һәр көн уку программасы нинди искиткеч ярдәм бирә?

6 Шулай ук Изге Язмаларны һәр көн уку программасы мөһим роль уйный. Мәдхия җырлаучы болай дип әйткән: «Бозыкларга киңәшкә бармаган... кеше бәхетле, ләкин Ходай канунында аның ихтыяры һәм ул көнен-төнен Аның кануны турында уйлый!» (Мәдхия 1:1, 2). Мусаның варисы Ешуа «канун китабын... көнен-төнен укыган». Бу аңа акыллы эш итәргә һәм Алла биргән йөкләмәне уңышлы үтәргә мөмкинлек биргән (Ешуа 1:8). Безнең Юлбашчыбыз Гайсә Мәсих болай дигән: «„Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр“,— дип язылган Изге язмада» (Маттай 4:4). Әгәр дә безгә физик ризык һәр көн кирәк икән, рухи ризык белән регуляр туклану ни дәрәҗәдә мөһимрәк соң!

7 Рухи мохтаҗлыкларын аңлап, 13 яшьлек Николь һәр көн Изге Язмаларны укый башлый *. Хәзер, аңа 16 яшь тулганнан соң, ул аны бер тапкыр тулысынча укып чыккан һәм икенче тапкыр укый башлап, китапның яртысына җиткән. Аның ысулы бик гади. «Мин көнгә бер бүлектән ким укымаска хәл иттем»,— дип әйтә ул. Изге Язмаларны һәр көн уку аңа ничек ярдәм итә? Ул мондый җавап бирә: «Бүген начар берләшмәләр шул хәтле күп. Мин мәктәптә иман сынаулары белән һәр көн очрашам. Изге Язмаларны һәр көн уку миңа аның принципларын һәм законнарын искә төшерергә ярдәм итә һәм алар бу дөньяның басымыннан мине саклый. Нәтиҗәдә, мин үземне Йәһвәгә һәм Гайсәгә якын хис итәм».

8. Гайсә гыйбадәтханәгә килеп-китү гадәтенә ничек караган һәм яшьләр аның гадәтенә ничек иярә алалар?

8 Гайсә «үзенең гадәтенчә» гыйбадәтханәдә Изге Язма укуын тыңлаган һәм үзе дә катнашкан (Лүк 4:16; Рәсүлләр 15:21). Бу яшьләр өчен Изге Язмалар укыла һәм өйрәнелә торган мәсихче очрашуларына даими рәвештә йөрергә дәртләндерүче нинди яхшы үрнәк! Мондый очрашулар өчен рәхмәтләрен белдереп, 14 яшьлек Ричард болай дип әйтә: «Мәсихче очрашулары минем өчен кадерле. Монда миңа нәрсә яхшы, ә нәрсә начар; нәрсә әхлакый һәм нәрсә әхлаксыз; нәрсәне Мәсих эшләр, ә нәрсәне эшләмәс иде икәне даими рәвештә исемә төшерелә. Шуңа күрә миңа үз хаталарымда өйрәнергә туры килми». Әйе, «Ходайның ачышы дөрес, тәҗрибәсезләрне акыллыландыра» (Мәдхия 18:8). Николь да җыелышның һәр атнадагы биш очрашуның берсен дә калдырмаска хәл иткән. Ул шулай ук бу очрашуларга әзерләнер өчен 2—3 сәгать вакыт сарыф итә (Эфеслеләргә 5:15, 16).

9. Ничек яшьләр «үсеп, акыл җыя» алалар?

9 Яшьлек «бердәнбер хак Аллаһы, һәм Син [Алла] җибәргән Гайсә Мәсих» турында белемнәр алыр өчен иң уңайлы вакыт (Яхъя 17:3). Комик китаплар укып, телевизор карап, видеоуеннар уйнап яисә Интернет битләрендә күп вакыт сарыф иткән яшьләрне бәлкем, сез беләсездер. Ләкин безнең Юлбашчыбыз, Мәсихнең камил үрнәге булганда, ни өчен без аларның үрнәгенә иярергә тиеш ди? Яшь чагында Гайсә Йәһвә турында белемнәр алуда рәхәтлек тапкан. Һәм бу аңа нинди файда китергән? Үзенең рухилыкны яратуы аркасында Гайсә «үсте, акыл җыйды» (Лүк 2:52). Сез дә шулай ук үсә аласыз.

«Бер-берегезгә буйсыныгыз»

10. Нәрсә гаилә тормышын тыныч һәм бәхетле итә?

10 Гаилә тынычлык белән рәхәтлек урыны, я бертуктаусыз ызгышлар аркасында сугыш урыны да булырга мөмкин (Гыйбрәтле хикәя 21:19; 26:21). Мәсих җитәкчелегенә буйсынып, без гаиләдәге бәхеткә һәм тынычлыкка ярдәм итәбез. Асылда Гайсә мисалы гаиләдәге мөнәсәбәтләргә үрнәк. Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз. Хатыннар, ирләрегезгә Раббыга буйсынган кебек буйсыныгыз. Чөнки Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булган кебек, ир дә хатынның башы. Мәсих исә бердәмлекнең — Үз тәненең Коткаручысы [...] Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз» (Эфеслеләргә 5:21—25). Көлессәйдәге җыелышка рәсүл Паул: «Балалар, һәрнәрсәдә ата-аналарыгызның сүзен тыңлагыз, чөнки бу — Раббыга мәгъкуль»,— дип язган (Көлессәйлеләргә 3:18—20).

11. Әти кешеләр Мәсих аларның Юлбашчысы икәнен ничек күрсәтәләр?

11 Бу киңәш әти кеше гаиләдә баш булуны үз өстенә ала, аның хатыны аңа тугры ярдәм итә һәм балалар аларны тыңлыйлар дигәнне аңлата. Ләкин ир кешенең баш булуы, әгәр дә дөрес кулланылса гына, гаиләгә бәхет китерә. Акыллы ир әлбәттә безнең Юлбашчы, Гайсә Мәсихнең үрнәгенә иярергә тырышачак (1 Көринтлеләргә 11:3). Гайсә соңрак «җыелыштагы бар нәрсә өстеннән баш итеп» куелган булса да, ул җиргә «Үзенә хезмәт итсеннәр өчен дип килмәде, ә Үзе, хезмәт итәргә» дип килгән (Эфеслеләргә 1:22, ЯД; Маттай 20:28). Моңа охшаш итеп мәсихче әти дә үз җитәкчелеген үз-үзенең файдасын эзләп түгел, ә гаиләнең — хатынның һәм балаларның — ихтыяҗларыннан чыгып алып бара (1 Көринтлеләргә 13:4, 5). Ул үз өстеннән Баш булган, Гайсә Мәсихнең Алла хуплаган сыйфатларына иярергә тырыша. Гайсә Мәсих кебек әти кеше дә «юаш һәм басынкы күңелле» (Маттай 11:28—30). Хата эшләгәндә, аңа: «Гафу ит» яисә «Син хак»,— дип үз хатынына әйтү авыр түгел. Әгәр дә ул яхшы үрнәк күрсәтсә, аның хатынына аннан өйрәнергә һәм аңа таяныч бирергә, «ярдәмче», «булышчы» һәм «хезмәттәш» булырга җиңел булачак (Яшәеш 2:20; Малахий 2:14).

12. Хатын-кызга өстенлек принцибын тотарга нәрсә ярдәм итәчәк?

12 Хатын-кыз, үз чиратында иренә буйсынырга тиеш. Ләкин ул бу дөньяның рухы тәэсире астында булса, өстенлек принцибына аның карашы үзгәрергә мөмкин һәм ир-атка буйсыну дигән фикер аңа дөрес түгел кебек күренәчәк. Изге Язма хатыннар үз ирләренә буйсынырга тиеш дип, ир-атлар тираннар булырлар дигәнне күз алдында тотмый (Эфеслеләргә 5:24). Изге Язмаларда шулай ук әти яисә ир кеше гаилә өчен җаваплы дип әйтелә һәм ул Изге Язмалардагы киңәшне кулланганда, бу гаиләдәге тәртипкә һәм тынычлыкка ярдәм итә (Филиппуйлыларга 2:5).

13. Гайсә буйсынуда балалар өчен нинди үрнәк калдырган?

13 Балалар үз әти-әнисен тыңларга тиешләр. Бу яктан, Гайсә искиткеч үрнәк калдырган. Унике яшьлек Гайсә өч көн гыйбадәтханәдә булган вакыйгадан соң, ул әти-әнисе «белән бергә Насарага кайтты һәм әти-әнисенә итагатьле булды» (Лүк 2:51). Балаларның әти-әнисенә буйсынуы гаиләдәге тынычлыкка һәм аның бердәмлегенә ярдәм итә. Гаилә әгъзаларының барысы да Мәсих җитәкчелегенә буйсынганда гаилә бәхетле.

14, 15. Гаиләдәге авырлыклар белән очрашканда нәрсә безгә ярдәм итә ала? Мисал китерегез.

14 Хәтта өйдә авырлыклар барлыкка килгәндә дә, Гайсәгә буйсыну һәм аның җитәкчелеген кабул итү яхшы нәтиҗәгә китерә. Мәсәлән, яшүсмер кызы булган 35 яшьлек Лана Джеррига кияүгә чыкканнан соң гаиләләрендә, алар күз алдына китерә дә алмаган, авырлыклар барлыкка килгән. Джерри болай дип әйтә: «Мин гаиләдә яхшы баш булыр өчен миңа башка гаиләләрдә уңышлы нәтиҗәләргә китергән Изге Язмаларның принципларын кулланырга кирәк икәнен белә идем. Ләкин озакламыйча аларны тагын да күбрәк акыллылык һәм зирәклек белән кулланырга кирәк икәнен мин аңладым». Аның үги кызы, аны әнисе белән аның арасына баскан кеше дип санап, аңа дошманнарча мөгамәлә иткән. Кызның бу карашы аның сөйләшүендә һәм тәртибендә чагыла икәнен күрер өчен Джеррига зирәклек ярдәм иткән. Бу авыр хәлдән ул ничек чыккан? Джерри болай дип сөйли: «Без Лана белән болай дип сөйләштек: әгәр дә кызыбызга җәза бирергә кирәк булса, моны беренче вакыт хатын эшләячәк, ә мин үги кызым белән яхшы мөнәсәбәтләр үстерүгә игътибар бирәчәкмен». Вакыт узу белән алар бу ысулның яхшы уңыш китерүен күргәннәр.

15 Гаиләдә авыр ситуацияләр барлыкка килгәндә, безгә ни өчен гаилә әгъзалары болай әйтәләр һәм эшлиләр икәнен аңларга зирәклек ярдәм итәчәк. Алла принципларын дөрес кулланыр өчен безгә шулай ук акыллылык та кирәк. Мәсәлән, Гайсә кан агуыннан интеккән хатын ни өчен аңа кагылганын ачык итеп аңлаган һәм шуңа күрә бу хатын белән үзен акыллы һәм шәфкатьле итеп тоткан (Левит 15:25—27; Марк 5:30—34). Акыллылык белән зирәклек безнең Юлбашчыбызга хас булган сыйфатлар (Гыйбрәтле хикәя 8:12). Әгәр дә без Гайсә Мәсих кебек эшләребезне алып барсак, без бәхетле булабыз.

«Барыннан да бигрәк, Аның Патшалыгын... эзләгез»

16. Безнең тормышыбызда иң беренче урында нәрсә торырга тиеш һәм ничек Гайсә моны үз үрнәге белән күрсәткән?

16 Гайсә аны Юлбашчы итеп таныган кешеләрнең тормышларында иң беренче урында нәрсә булырга тиешлеген ачык итеп аңлаткан. Ул: «Барыннан да бигрәк, Аның [Алланың] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез»,— дип әйткән (Маттай 6:33). Һәм ул, үзенең үрнәге белән, ничек моны эшләргә икәнен үзе күрсәткән. Гайсә суга чумдырылганнан соң 40 көн ашамыйча, уйлап чүлдә үткәргән һәм Аллага дога кылган. Шунда Иблис, аңа «дөньядагы барлык патшалыкларын» тәкъдим итеп, аны вәсвәсәгә тарткан. Әгәр дә Гайсә Иблиснең тәкъдимен кабул итсә, ул нәрсәләргә ия булганын күз алдына китереп карагыз! Ләкин Гайсәдә үз Атасының ихтыярын үтәү максаты гына булган. Ул шулай ук аңлаган: мондый имансыз тормыш Иблиснең дөньясында бик кыска булыр иде. Ул шунда ук аның тәкъдимен кире каккан һәм: «Язылган: „Раббы Аллаһыңа табын, Аңа гына хезмәт ит“»,— дип әйткән. «Шул вакыттан алып Гайсә: „Тәүбә итегез! Күкләр Патшалыгы якынлашты!“ — дип игълан итеп йөрде» (Маттай 4:2, 8—10, 17). Гайсә Мәсих җирдәге тормышының ахырына кадәр Алла Патшалыгының тулы вакытлы хезмәтчесе булган.

17. Безнең тормышта Патшалык эшләре иң беренче урында тора икәне нәрсәдән күренә?

17 Безгә үз Юлбашчыбызның үрнәгенә иярергә һәм югары түләүле эш һәм карьерага безнең яшәвебезнең максаты булуына юл куймаска кирәк (Марк 1:17—21). Патшалык эшләрен икенче урынга куеп, дөнья тәкъдим иткән әйберләр артыннан куу безнең өчен наданлык булыр иде! Гайсә безгә шәкертләр әзерләү һәм Патшалык турында вәгазьләү эшен тапшырган (Маттай 24:14; 28:19, 20). Әлбәттә, бездә гаилә яисә башка йөкләмәләр булырга мөмкин, ләкин кешеләрне өйрәтүгә һәм вәгазьләүгә — мәсихче йөкләмәсен үтәүгә — кичләребезне һәм ялларыбызны багышларга без бик шат. Һәм 2001 елда 780 000 кардәшебезнең тулы вакытлы хезмәтче яисә пионер булып хезмәт итүе ничек соң безне дәртләндерә!

18. Аллага хезмәт итүдә шатлыкны табарга безгә нәрсә ярдәм итә?

18 Инҗилнең китаплары Гайсәне эшчән һәм шул ук вакытта яратучан кеше итеп күрсәтә. Аның янында булган кешеләрнең рухи мохтаҗлыкларын күреп, ул аларны кызганган һәм әзерлек белән аларга ярдәм иткән (Марк 6:31—34). Әгәр дә Аллага хезмәт итүебездә безне башкаларга ярату күрсәтү һәм аларга ярдәм итәргә эчкерсез теләк дәртләндерсә, бу хезмәт безгә шатлык китерәчәк. Ләкин ничек без мондый теләк үстерә алабыз? «Мин яшүсмер чагымда Аллага хезмәт итүне яратмый идем»,— дип әйтә Джейсон исемле яшь кеше. Ләкин Аллага хезмәт итүгә карата ярату үстерергә аңа нәрсә ярдәм иткән? «Безнең гаиләбездә һәр атна шимбә иртән вәгазьгә багышланган иде. Бу минем өчен бик файдалы булды, чөнки минем вәгазь эшендә күбрәк катнашуым һәм аның җимешләрен күрү белән вәгазьләргә теләгем тагын да үсте»,— дип сөйли Джейсон. Безгә дә шулай ук регуляр рәвештә һәм ашкынып вәгазьләргә кирәк.

19. Гайсә Мәсихнең, безнең Юлбашчыбызның җитәкчелегенә карата, без нәрсәгә тәвәккәл булырга тиешбез?

19 Гайсә Мәсих җитәкчелеге буенча эшләп, без чыннан да көч һәм шатлык алабыз. Шулай эшләгәндә яшьләр белем белән акыллылыкта үсәчәкләр. Гаилә тормышыбыз безнең тынычлык һәм бәхет китерәчәк һәм Аллага хезмәт итүебез шатлык һәм канәгатьлек бирәчәк. Шуңа күрә тормышыбызның һәр көне һәм без кабул иткән карарларыбыз Гайсә Мәсихне үз Юлбашчыбыз дип тануыбызны күрсәтсеннәр (Көлессәйлеләргә 3:23, 24). Ләкин Гайсә Мәсих үз җитәкчелеген тагын бер ысул белән — мәсихче җыелышлары аша башкара. Чираттагы мәкалә, бу безгә нинди ярдәм китерә икәнен күрсәтәчәк.

[Искәрмә]

^ 7 абз. Кайбер исемнәр үзгәртелгән.

Кабатлау өчен сораулар

• Алла безнең Юлбашчыбыз итеп билгеләгән Гайсәнең җитәкчелегенә буйсыну, безгә нинди файда китерә?

• Яшьләр Гайсәнең җитәкчелеге буенча барырга телиләр икәнен ничек күрсәтә алалар?

• Гайсә җитәкчелегенә буйсыну гаилә тормышына ничек тәэсир итә?

• Аллага хезмәтебез без Гайсәне үз Юлбашчыбыз дип таныйбыз икәнен ничек күрсәтә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Яшьлек, Алла һәм ул сайлаган Юлбашчы, Гайсә Мәсих турында белемнәр алыр өчен, уңайлы вакыт.

[10 биттәге иллюстрация]

Гайсә Мәсихнең җитәкчелегенә буйсыну гаилә бәхетенә ярдәм итә.

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Гайсә барыннан бигрәк Алла Патшалыгын эзләгән. Сез дә шулай эшлисезме?