Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәгә ныклык саклап хезмәт итегез

Йәһвәгә ныклык саклап хезмәт итегез

Йәһвәгә ныклык саклап хезмәт итегез

«Йә Аллам, минем йөрәгем нык, йөрәгем нык минем» (МӘДХИЯ 56:8, ЯД).

1. Ни өчен, Давытта булган кебек, бездә дә шундый ук инанганлык була ала?

БЕЗ, Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре, чын мәсихчеләрнең оешмасын калдырмас өчен, Алла безне иманыбызда ныгыта ала (Римлыларга 14:4). Шуңа күрә бездә, мәдхия җырлаучы Давытта булган кебек, инанганлык булырга мөмкин. Ул: «Йә Аллам, минем йөрәгем нык»,— дип җырлаган (Мәдхия 107:2, ЯД). Әгәр дә безнең йөрәгебез нык булса, ул безне, Аллага үз багышлануыбыз буенча яшәргә дәртләндерәчәк. Һәм Йәһвәнең җитәкчелегенә һәм көченә таянып, без какшамас, тәвәккәл һәм инанган сафлык саклаучылары була алабыз һәм «һәрвакыт Аның [Раббының] эшен бар көчебезне куеп» башкара алабыз (1 Көринтлеләргә 15:58).

2, 3. Паулның 1 Көринтлеләргә 16:13 тә язылган үгет-нәсихәтенең асылы нәрсәдә?

2 Борынгы Көринт шәһәрендәге Гайсә шәкертләренә бирелгән үгет-нәсихәтендә Паул: «Иманда торыгыз, уяу, кыю һәм нык булыгыз»,— дип әйтә һәм бу сүзләр бүгенге мәсихчеләр өчен, һичшиксез, кулланырлык (1 Көринтлеләргә 16:13). Чөнки Грек телендәге бу боеруларның һәрберсе хәзерге заманда бирелгән, шуңа күрә алар даими эш итүгә дәртләндерә. Ләкин бу нәсыйхәтнең асылы нәрсәдә?

3 Без Аллага якын торып һәм Иблискә каршылык күрсәтеп, рухи яктан «уяу» була алабыз (Ягъкуб 4:7, 8). Безнең Йәһвәгә карата булган ышанычыбыз безгә бердәм булырга һәм мәсихче «иманында торырга» мөмкинлек бирә. Без — ир-атлар да, хатын-кызлар да — Аллага батырлык белән Патшалык вәгазьләүчеләре булып хезмәт итәр өчен «кыюланабыз» (Мәдхия 67:12). Без күктәге Атабызга, аның ихтыярын үтәр өчен көч сорап, һәрчакта мөрәҗәгать итеп «ныгыйбыз» (Филиппуйлыларга 4:13, ЯД).

4. Без мәсихчеләрнең суга чумдыру йоласын үтәр өчен нинди адымнар ясадык?

4 Йәһвәгә үзебезне тулысынча багышлап һәм бу багышлануны суга чумдыру йоласын үтәү аша символлаштырганда, без чын динне кабул иткәнебезне күрсәттек. Ләкин суга чумдыру йоласын үтәүгә безне нәрсә алып килде? Иң башта без Алла Сүзенең төгәл белемен алдык (Яхъя 17:3). Бу иман үстерергә ярдәм итте һәм безне үткәндә эшләгән гөнаһларыбызда чын үкенү күрсәтеп, тәүбә итәргә дәртләндерде (Рәсүлләр 3:19; Еврейләргә 11:6). Аннары — безнең Аллага таба борылуыбыз: без явыз эшләрдән читкә тайпылдык һәм Алла ихтыяры буенча тормышыбызны алып бара башладык (Римлыларга 12:2; Эфеслеләргә 4:23, 24). Шуннан соң үзебезне Йәһвәгә чын күңелдән догада багышладык (Маттай 16:24; 1 Петер 2:21). Без Алладан саф вөҗдан турында сорадык һәм, аңа багышлануыбызны күрсәтеп, суга чумдырылу йоласын үттек (1 Петер 3:21). Бу адымнар турында тирәнтен уйлау безнең багышлануыбыз буенча яшәр һәм Йәһвәгә ныклык саклап хезмәт итәр өчен даими көч куярга кирәклеген һәрчакта истә тотарга ярдәм итәчәк.

Төгәл белемнәр эзләүне дәвам итегез

5. Безгә Изге Язма белемнәрен алуыбызны ни өчен дәвам итәргә кирәк?

5 Безгә Аллага үз багышлануыбыз буенча яшәр өчен, иманыбызны ныгытучы Изге Язма белемнәрен алуыбызны дәвам итәргә кирәк. Без беренче тапкыр Алла хакыйкате белән танышканнан соң рухи ризык белән тукланудан шундый зур шатлык алган идек! (Маттай 24:45—47). Ул «ризыклар» шундый тәмле иде һәм алар безне рухи яктан тукландырды. Рухи ризык белән туклануны дәвам итү бик мөһим. Шул чакта без Йәһвәнең үзләрен аңа багышлаган хезмәтчеләрендә булырга тиешле ныклыкны саклый алабыз.

6. Изге Язмаларның хакыйкатенә карата чын рәхмәт хисен үстерергә сезгә ничек ярдәм иттеләр?

6 Изге Язма аңлавын тирәнәйтү, әлбәттә, җиңел эш түгел. Моны яшерелгән хәзинә эзләү белән чагыштырырга була — кайбер чакта бу бездән бик нык тырышлык таләп итә. Ләкин нәтиҗәдә нинди яхшы бүләк — «Алла турында белем табу»! (Гыйбрәтле хикәя 2:1—6). Синең белән Изге Язмаларны өйрәнгәндә Патшалык вәгазьләүчесе, бәлкем, «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китап куллангандыр. Бу өйрәтү китабын тулысынча үтәр өчен, сез күп вакыт сарыф иткәнсездер һәм кайбер бүлекләрне, бәлкем, бер очрашуда гына үтеп тә бетерә алмагансыздыр. Сез китапта Изге Язмаларның китерелгән шигырьләрен укыгансыз һәм алар буенча фикер алышкансыз. Әгәр дә берәр сорауны аңларга авыр булса, сезгә аңлатканнар. Изге Язмалар өйрәнүен үткәрүче яхшы әзерләнгән, Алла рухы турында дога кылган һәм сезгә хакыйкатькә карата чын рәхмәт хисен үстерергә ярдәм иткән.

7. Башкаларны Алла хакыйкатенә өйрәтер өчен кешене ничек әзерлиләр?

7 Мондый тырышлыклар файда китергән. Бу рәсүл Паул сүзләреннән күренә, ул болай дип язган: «Аллаһы тәгълиматы белән нәсыйхәтләнүче үзенең барлык игелекләрен үз нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын» (Гәләтиялеләргә 6:6). Монда Грек тексты Алла Сүзеннән тәгълиматлар «нәсыйхәтләнүченең» акылына һәм йөрәгенә салына икәнен күрсәтә. Мондый нәсыйхәт алганнан соң, сез, башкалар өчен дә өйрәтүче була аласыз (Рәсүлләр 18:25). Аллага үз багышлануыгыз буенча тугры яшәр өчен, сезгә Алла Сүзеннән даими рәвештә өйрәнеп, рухи сәламәтлегегезне күзәтергә һәм ныклыкны сакларга кирәк (1 Тимутегә 4:13; Титуска 1:13; 2:2).

Тәүбә итүегезне һәм Аллага таба борылуыгызны истә тотыгыз

8. Алла хуплаган тәртип буенча эш итәргә безгә нәрсә ярдәм итәчәк?

8 Хакыйкатьне белгәч, тәүбә иткәч, Гайсәнең йолып алучы корбанына сезнең иман итүегезгә нигезләнеп, Алла сезне кичергәнен хис иткәннән соң, сезнең нинди җиңеллек сизгәнегез исегездәме? (Мәдхия 31:1—5; Римлыларга 5:8; 1 Петер 3:18). Һичшиксез, сез гөнаһлы тормыш юлына кабат кайтырга теләмисез (2 Петер 2:20—22). Ләкин Алла хуплаган тәртип буенча эшләр, багышлануыгыз буенча яшәр һәм Йәһвәгә тугры хезмәт итәр өчен, шулай ук Йәһвәгә даими дога кылу мөһим (2 Петер 3:11, 12).

9. Гөнаһлы эшләрдән читкә юнәлгәннән соң, без нинди юл буенча барырга тиешбез?

9 Гөнаһлы тәртиптән читкә юнәлгәннән соң, ныклыгыгызны саклар өчен, Алладан ярдәм эзләвегезне дәвам итегез. Сез дөрес юлдан бармагансыз, әмма ләкин соңыннан ышанычлы картаны кулланып, дөрес юл тапкансыз дип әйтеп була. Хәзер адашмагыз гына инде. Алла җитәкчелегенә таянуыгызны дәвам итегез һәм яшәүгә алып баручы юлда калырга тәвәккәл булыгыз (Исай 30:20, 21; Маттай 7:13, 14).

Аллага багышлануыгызны һәм суга чумдыру йоласын үтәгәнегезне беркайчан да онытмагыз

10. Безнең Аллага багышлануыбызга кагылышлы нәрсә турында без истә тотарга тиешбез?

10 Аллага мәңге тугры хезмәт итәргә дип вәгъдә биреп, аңа үзегезне догада багышлаганыгызны истә тотыгыз (Яһүд 20, 21). Аллага багышлану — бу изге максатка аерып кую, аерымланган булу дигәнне аңлата (Левит 15:31; 22:2). Сезнең үзегезне Аллага багышлавыгыз вакытлыча гына килешү яисә кешеләргә биргән бурыч түгел. Сез Галәмнең Хакименә мәңгегә үзегезне багышладыгыз һәм бу багышлану буенча тугры яшәр өчен, Аллага гомер буе тугры калырга кирәк. Әйе, «яшибез икән — Раббы өчен яшибез, үләбез икән — Раббы өчен үләбез» (Римлыларга 14:7, 8). Алла ихтыярына буйсынуыбыз һәм ныклык саклап аңа хезмәт итүне дәвам итүебез белән — болар белән безнең бәхетебез бәйле.

11. Безгә суга чумдыру йоласын үтәвебезне һәм аның мәгънәсен ни өчен истә тотарга кирәк?

11 Аллага чын йөрәктән багышлануыгызны күрсәтеп суга чумдыру йоласын үтәгәнегезне һәрчакта истә тотыгыз. Бу мәҗбүри булмаган, ә сезнең теләгегез буенча үткәрелгән. Сез калган гомерегездә үз ихтыярыгызны Алла ихтыярына туры китерергә хәзер ниятләндегезме? Сез Алладан яхшы вөҗдан сорадыгыз һәм аңа үзегезне багышлаганыгызны күрсәтеп, суга чумдыру йоласын үттегез. Үз багышлануыгызга тугры булып саф вөҗдан саклагыз һәм Йәһвә сезгә мул фатихалар бирәчәк (Гыйбрәтле хикәя 10:22).

Сезнең ихтыярыгызның әһәмияте бар

12, 13. Безнең ихтыярыбыз Аллага багышлануыбыз һәм суга чумдыру йоласын үтәвебез белән ничек бәйле?

12 Аллага үзеңне багышлау һәм суга чумдыру йоласын үтәү бөтен җир шары буенча миллионлаган кешеләргә фатихалар китерә. Без Аллага үз багышлануыбызның символы итеп суга чумдыру йоласын үтәгәндә, элек алып барган тормыш тәртибебез өчен үләбез, ләкин ихтыяр ирегебездән баш тартмыйбыз. Без тиешле өйрәтү алганнан соң, үз ихтыярыбыз буенча Аллага үзебезне догада багышлыйбыз һәм суга чумдыру йоласын үтибез. Ләкин моның өчен Алла ихтыяры нәрсәдә тора икәнен билгеләргә һәм аны аңлап үтәргә кирәк (Эфеслеләргә 5:17). Шулай итеп без Гайсә үрнәгенә иярәбез. Ул үз ихтыяры буенча балта остасы һөнәрен калдырган, суга чумдыру йоласын үтәгән һәм үзен күктәге Атасының ихтыярын үтәвенә тулысынча багышлаган (Мәдхия 39:8, 9; Яхъя 6:38—40).

13 Йәһвә Алланың нияте буенча аның Улы «газаплар аша камиллеккә ирешергә» тиеш булган. Шуңа күрә Гайсәгә, үз ихтыяры буенча тугры калып, мондый газапларны кичерергә кирәк булган. Ул «дога кылды һәм ялварды, Аллаһы ихтыярына буйсынучы буларак, Аның ялваруы Аллаһыга барып иреште» (Еврейләргә 2:10, 18; 5:7, 8). Әгәр дә без Алла алдында моңа охшаш булган тирән хөрмәтле курку кичерәбез икән, без дә ышанычлы була алабыз: безнең «ялваруыбыз... Аллаһыга ирешәчәк» һәм Йәһвә безгә, нык һәм аңа тугры хезмәтчеләр булып калырга ярдәм итәчәк (Исай 43:10).

Сез ныклыкны саклый аласыз

14. Ни өчен без Изге Язмаларны һәр көн укырга тиешбез?

14 Сезгә иманда ныклыкны сакларга һәм шуның белән Аллага үз багышлануыгыз буенча яшәргә нәрсә ярдәм итәчәк? Алла Сүзен аңлавыгызны тирәнәйтү максаты белән Изге Язмаларны һәр көн укыгыз. Моны эшләргә безне «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» даими рәвештә дәртләндерә. Үз багышлануыбыз буенча без Алла хакыйкатендә даими йөрсәк кенә яши алачакбыз — шуңа күрә бу киңәш бирелә дә. Әгәр дә Йәһвә оешмасы белеп ялган тәгълиматларны хупласа, Йәһвә Шаһитләренә дә, алар вәгазьләгән кешеләргә дә Изге Язмаларны укырга дигән киңәш беркайчан да бирелмәс иде.

15. а) Карарлар кабул иткәндә нәрсәне истә тотарга кирәк? б) Мәсихчеләрдә дөньяви эш ни өчен икенче урында тора?

15 Карарлар кабул иткәндә Йәһвәгә багышланганыгызны һәрчакта истә тотыгыз. Мәсәлән, карарлар сезнең дөньяви эшегезгә кагылышлы булырга мөмкин. Сезнең эшегез Алланы данларга ярдәм итсен өчен тырышлык куясызмы? Эштәге түрәләр, гомумән, чын мәсихчеләр ышанычлы һәм үз эшләрен яхшы беләләр дип танысалар да, алар шулай ук Йәһвә Шаһитләре бу дөньяда алга чыгар өчен дан артыннан кумыйлар һәм табышлырак урын алыр өчен башка кешеләр белән ярышмыйлар икәнен күрәләр. Чөнки Йәһвә Шаһитләренең максаты: байлык, дан, абруй яисә хакимлеккә ирешү түгел. Аллага үз багышлануы буенча яшәгән кешеләр өчен иң мөһиме — бу Алла ихтыярын үтәү. Бу кешеләр өчен эш — яшәргә кирәкле булганны алыр өчен чара һәм ул аларның тормышында икенче урында тора. Рәсүл Паул өчен мәсихчеләр хезмәте иң мөһим булган кебек, аларда да ул беренче урында тора (Рәсүлләр 18:3, 4; 2 Тессалуникәлеләргә 3:7, 8; 1 Тимутегә 5:8). Патшалык максатлары сезнең тормышыгызда беренче урында торамы? (Маттай 6:25—33).

16. Чиктән тыш борчылулар Аллага безнең багышлануыбыз буенча яшәргә комачауласалар, без нәрсә эшли алабыз?

16 Хакыйкать белән танышканчы, бәлкем, кайберебездә төрле кайгырулар булгандыр. Ләкин Патшалык хакыйкатен кабул иткәннән соң аларның йөрәкләре шатлык, рәхмәт хисе, Аллага карата ярату белән тулган! Аларга алган фатихалары турында уйлау Йәһвәгә багышланулары буенча яшәргә ярдәм итәчәк дип уйларга кирәк. Икенче яктан, яңа гына үсеп чыккан үсемлеккә үсәргә һәм җимеш бирергә комачаулаган чүп үләне кебек, шулай ук бу системадагы тормышка хас булган проблемалардан зур борчылулар «Аллаһы сүзен» «басып китсәләр» нәрсә эшләргә? (Лүк 8:7, 11, 14; Маттай 13:22; Марк 4:18, 19). Әгәр дә сез бу хәл сезгә яисә сезнең гаиләгезгә кагыла башлый икәнен сизәсез икән, үз борчылуларыгызны Йәһвә өстенә салыгыз һәм ул сезгә яратуда һәм рәхмәтле булуда үсәргә ярдәм итсен өчен дога кылыгыз. Әгәр дә сез аның өстенә йөгегезне салсагыз, ул сезгә таяныч бирәчәк һәм ныклыкны саклап аңа киләчәктә дә бәхетле хезмәт итәр өчен көч бирәчәк (Мәдхия 54:23; Филиппуйлыларга 4:6, 7; Ачылыш 2:4).

17. Авыр сынауларны ничек кичереп була?

17 Үзегезне Йәһвәгә багышлаганда аңа дога кылган кебек, догада аңа даими рәвештә мөрәҗәгать итегез (Мәдхия 64:3). Начарлык эшләргә теләк туганда яисә каты сынаулар белән очрашканда, Алла җитәкчелеген эзләгез һәм аның буенча эш итәр өчен, аның ярдәмен догада сорагыз. Иманның кирәклеге турында онытмагыз, рәсүл Ягъкуб болай дип язган бит: «Әгәр кайсыгызның да булса [сынауларны кичерер өчен] зирәклеге булмаса, ул вакытта аны Аллаһыдан сорасын һәм аңа биреләчәк, чөнки Аллаһы юмарт һәм, берсен дә шелтәләмичә, барысына да бирә. Ләкин сез иман белән, инанып, һич тә шикләнмичә сорарга тиеш, чөнки шикләнүчеләр, җил куып йөрткән, бер яктан икенче якка бәрелә торган диңгез дулкынына охшаганнар. Андый кеше Раббыдан нәрсәдер алырмын дип уйламасын. Мондый кеше — икеләнүчән, үзенең кылган гамәлләрендә нык тормаучан» (Ягъкуб 1:5—8). Әгәр дә сынау чиктән тыш кебек күренә икән, безгә мондый ышандыру бирелә: «Сез барлык кешеләргә хас булган сынауга гына дучар буласыз. Аллаһы Үз вәгъдәсенә турылыклы һәм Ул сез чыдый алмаслык сынауны рөхсәт итмәячәк. Сыналган вакытыгызда түзеп тору өчен, сезгә котылу юлын да күрсәтәчәк» (1 Көринтлеләргә 10:13).

18. Әгәр дә авыр яшерен гөнаһ Йәһвәгә үз багышлануыбыз буенча яшәргә карарыбызны көчсез итә икән, безгә нәрсә эшләргә?

18 Ә сезнең вөҗданыгызны яшерен авыр гөнаһ җәфаласа һәм Аллага үз багышлануыгыз буенча яшәргә тәвәккәллегегезне хәлсезләндерсә нәрсә эшләргә? Әгәр дә сез тәүбә итәсез икән, сез Алланың «кайгыга баткан һәм басынкы йөрәкне кире какмас» икәнен белеп юату ала аласыз (Мәдхия 50:19). Ярдәмне мәсихче өлкәннәрдән эзләгез, алар Йәһвәнең үрнәгенә иярергә тырышып, безнең күктәге Атабыз белән яхшы мөнәсәбәтләрне кире кайтарырга теләгебезне игътибарсыз калдырмаячаклар (Мәдхия 102:10—14; Ягъкуб 5:13—15). Шул чакта кабат барлыкка килгән рухи көчне сизеп һәм ныклык белән, сез аякларыгыз өчен сукмакны турайта алырсыз һәм Аллага үз багышлануыгыз буенча баштагы кебек яшәргә мөмкинлегегез булачак (Еврейләргә 12:12, 13).

Ныклыгыгызны саклагыз

19, 20. Аллага үз багышлануыбыз буенча яшәвебезне саклау ни өчен бик мөһим?

19 Бу авыр көннәрдә безгә Аллага үз багышлануыбыз буенча һәм ныклыкны саклап аңа хезмәт итәргә бик тырышырга кирәк. Гайсә: «Ахырга тикле чыдаган кеше котылыр»,— дип әйткән (Маттай 24:13). Без «соңгы көннәрдә» яшәгәнгә күрә, ахыр һәркайсы мизгелдә килергә мөмкин (2 Тимутегә 3:1). Моннан тыш, безнең беребез дә ул иртәгә яшәячәк яисә юкмы икәнен ышанычлы әйтә алмый (Ягъкуб 4:13, 14). Шуңа күрә үз багышлануыбыз буенча һәр көн яшәү безнең өчен мөһим!

20 Рәсүл Петер үзенең икенче хатында моңа охшаш фикерне әйткән. Туфан вакытында имансыз дөнья су белән юк ителгән кебек, Йәһвә көне вакытында символик җир яисә кешеләрнең явыз системасы юк ителгән булачак дип әйтә ул һәм шуннан соң: «Әгәр һәммә нәрсә шулай таркалачак икән, ул чакта сез нинди кеше булырга тиеш соң?» — дип сорый. Ул шулай ук имандашларын болай дип үтенеп сораган: «Сөеклеләрем, бу хакта инде белгәнлектән, әхлаксыз кешеләр [ялган өйрәтүчеләр һәм имансыз кешеләр] ялгышлыклары сезне тайпылдырмасын һәм сез, ышанычлы нигездән егылып төшмәс өчен, сак булыгыз» (2 Петер 3:5—17). Әгәр дә суга чумдыру йоласын үтәгән кешеләр ныклыкларын саклый алмаганга күрә хакыйкать юлыннан китеп һәлак булсалар, ничек бу кызганыч булыр иде!

21, 22. Давыт һәм чын мәсихчеләр очрагында Мәдхия 56:8 дәге (ЯД) сүзләр ничек тугры булалар?

21 Әгәр дә сез, суга чумдыру йоласын үткән бәхетле көнегезне истә тотсагыз һәм сезнең эшләрегез һәм сүзләрегез Алла йөрәген шатландырсын өчен аның ярдәмен сорасагыз, шул чакта сезнең үз багышлануыгыз буенча яшәргә тәвәккәллегегез нык булып калачак (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Йәһвә һәрчакта да үз халкының аңа баглаган өметләрен үти һәм без дә аңа тугры булырга тиешбез (Мәдхия 93:14). Давыт дошманнарының планнарын җимергәндә, Алла аны коткарып мәрхәмәт күрсәткән һәм Давытның кайгысын уртаклашуын белдергән. Моның өчен рәхмәтле буларак, Давыт үз Коткаручысына карата ныклык һәм какшамас яратуы турында игълан иткән. Тирән хисләр кичереп ул: «Йә Аллам, минем йөрәгем нык, йөрәгем нык минем. Җырлармын һәм данлармын»,— дип җырлаган (Мәдхия 56:8, ЯД).

22 Давыт кебек, чын мәсихчеләр дә Аллага тугрылыкларын саклыйлар. Ныклыкны саклап, алар үз коткарылуы һәм тыныч яшәүләре өчен Йәһвәгә рәхмәтләрен белдерәләр һәм аңа мактаулы җырлар җырлыйлар. Әгәр дә сезнең йөрәгегез нык икән, сез Йәһвәдә ышанычлы буласыз һәм аның ярдәме белән сез аңа үз багышлануыгызга тугры булырга сәләтле. Әйе, сез тәкъва кеше кебек булачаксыз, аның турында мәдхия җырлаучы: «Ул яман хәбәрләрдән курыкмаячак: Ходайга өмет баглаганда аның йөрәге нык»,— дип җырлаган (Мәдхия 111:6, 7). Аллага иман итеп һәм аңа тулысынча ышанып, сез Аллага үз багышлануыгыз буенча яши аласыз һәм ныклык саклап, Йәһвәгә һәрвакыт хезмәт итә аласыз.

Сезнең исегездәме?

• Изге Язмалардан төгәл белемнәр алуны безгә ни өчен дәвам итәргә кирәк?

• Тәүбә итүебезне һәм Аллага таба борылуыбызны безгә ни өчен истә тотарга кирәк?

• Аллага үз багышлануыбызны һәм суга чумдыру йоласын үтәвебезне истә тоту ни өчен файдалы?

• Безгә, ныклыгыбызны саклап, Аллага хезмәт итәргә нәрсә ярдәм итәчәк?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[28 биттәге иллюстрацияләр]

Алла Сүзен һәр көн укып сез үз рухи сәламәтлегегезне саклыйсызмы?

[28 биттәге иллюстрация]

Мәсихчеләр хезмәтен безнең тормышыбызда иң мөһим эш итеп санап, без Йәһвәгә ныклыгыбызны саклап хезмәт итә алабыз.