Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Кешеләргә кем яхшы юлбашчы була ала?

Кешеләргә кем яхшы юлбашчы була ала?

Кешеләргә кем яхшы юлбашчы була ала?

ИЗГЕ ЯЗМАДА: «Һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган»,— дип әйтелә (Еврейләргә 3:4; Ачылыш 4:11). Чын Алла, Йәһвә Барлыкка Китерүчебез булганга күрә, «безнең нәрсәдән торганыбызны белә» (Мәдхия 102:14). Шуңа безнең чикләнгән мөмкинлекләребез белән барлык мохтаҗлыкларыбызны да ул без биш бармагыбызны белгән кебек белеп тора. Яратучан Алла булганлыктан, Йәһвә шул мохтаҗлыкларыбызны канәгатьләндерергә тели (Мәдхия 144:16; 1 Яхъя 4:8). Яхшы җитәкчелек тә безнең мохтаҗлыкларыбызның берсе.

Йәһвә Исай пәйгамбәр аша: «Менә, Мин Аны халыклар өчен шаһит, халыкларга юлбашчы һәм үгетләүче итеп бирдем»,— дип игълан иткән (Исай 55:4). Бүгенге көндәге яхшы җитәкчелекнең булмавына бәйле мәсьәләне чишәр өчен, Кодрәтле Алла үзе билгеләгән Юлбашчының кем икәнен танып белергә һәм аның җитәкчелегенә буйсынырга кирәк. Ә кем икән соң ул алдан әйтелгән «юлбашчы һәм үгетләүче»? Аның юлбашчы икәнен күрсәтеп торучы билгеләре нинди? Ул безне кая алып барачак? Аның җитәкчелегеннән файда алыр өчен, безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Вәгъдә ителгән Юлбашчы килә

Җәбраил фәрештә якынча 2 500 ел элек Даниел пәйгамбәр янына килгәч, болай дигән: «Төшен һәм белеп тор: Иерусалимның яңадан торгызылуы турында боерык чыкканнан соң Мәсих Хакимнең [Юлбашчының, ЯД] килүенә җиде атна һәм алтмыш ике атна калыр; шунда халык кире кайтыр һәм урамнар белән диварлар салыныр, әмма авыр вакытларда» (Даниел 9:25).

Фәрештә Даниелга Йәһвә сайлаган Юлбашчының килергә тиеш булган вакытын төгәл итеп әйтеп биргән. Иерусалимның яңадан торгызылуы турында боерык бирелгән б. э. к. 455 елдан санасак, 69 атна, башкача әйткәндә, 483 ел үткәч, «Мәсих Юлбашчы» килергә тиеш булган (Нихами 2:1—8) *. Шул вакыт ахырында ни булды? Инҗил язучыларның берсе Лүк болай дигән: «Тибери кайсар хакимлегенең унбишенче елында, Яһүдиядә Понти Пилат идарә иткәндә, ә Һируд Гәлиләя башлыгы... булганда [б. э. 29 нчы елы]... чүлдә яшәгән Зәкәрия улы Яхъяга Аллаһыдан сүз булды. Шуннан соң Яхъя Үрдүн елгасы тирәсендәге барлык җирләрдә: „Тәүбә итеп, суга чумдырылыгыз, һәм Аллаһы сезнең гөнаһларыгызны кичерер“,— дип өндәп йөрде». Ул вакытта Мәсих Юлбашчыны «халык көтә иде» (Лүк 3:1—3, 15). Яхъя янына бик күп халык җыелган булса да, ләкин ул Юлбашчы түгел иде.

Якынча б. э. 29 нчы елының октябрь аенда Насара шәһәреннән Гайсә Яхъя янына суга чумдырылу өчен килә. Яхъя болай дип шаһитлек бирә: «Мин Рухның күгәрчен рәвешендә Гайсәгә иңүен һәм Аның өстендә калуын күрдем. Мин Аны танымас идем, әмма мине суга чумдыру өчен Җибәрүче: „Кем өстенә Рух иңүен һәм Аның өстендә калуын күрсәң, Изге Рухка чумдыручы Шул булыр“,— дигән иде. Мин моны күрдем һәм шаһитлек бирәм: Ул Аллаһы Улы» (Яхъя 1:32—34). Суга чумдырылган вакытта Гайсә майланган Юлбашчы — Мәсих була.

Шулай итеп, электән вәгьдә ителгән «юлбашчы һәм халыкларга үгетләүче» Гайсә Мәсих икәне ачыкланды. Әгәр дә без аның сыйфатларына игътибар итсәк, ул, юлбашчы буларак, хәзерге вакытта бик яхшы җитәкчеләргә куелган таләпләрдән күпкә өстен чыкканын без ансат кына күрә алабыз.

Мәсих — яхшы Юлбашчы

Яхшы юлбашчы аның эзеннән баручыларга ачык күрсәтмәләр биреп, аларга авырлыкларны җиңәр өчен көч һәм тәвәккәллек яңартырга ярдәм күрсәтә. «XXI гасырның яхшы җитәкчесенең шундый булуы бик кирәк»,— дип әйтелә бер китапта («21st Century Leadership: Dialogues With 100 Top Leaders»). Гайсә кешеләргә тормыш авырлыклары белән көрәшергә ярдәм итәр өчен бик әйбәт хәзерләнгән! Әйдәгез, аның иң танылган Таудагы вәгазенә игътибар итик. Матфей китабының 5—7 бүлекләрендә эштә кулланырлык күптөрле киңәшләр табарга була.

Мәсәлән, үзара фикер каршылыкларын хәл итәр өчен бирелгән киңәшен карап чыгыйк. Ул: «Шуңа күрә, әгәр Аллаһыга бүләк алып барганда, корбан китерү урынында туганыңның сиңа каршы берәр нәрсәсе булуы исеңә төшсә, бүләгеңне корбан китерү урыны алдында калдырып торып, башта туганың белән татулаш, аннан соң гына кире килеп, бүләгеңне бир»,— дип әйткән (Маттай 5:23, 24). Башкалар белән тынычлык урнаштыруда дилбегәне үз кулыңа алу, Мусаның кануны таләп иткән дини бурычларын үтәвеннән, әйтик, Иерусалим гыйбадәтханәсенә корбанлык чалу урынына бүләк алып килүдән дә мөһимрәк. Киресенчә булганда, Алла гыйбадәт кылу белән бәйле булган эш-хәрәкәтебезне кабул итмәячәк. Шунлыктан Гайсәнең киңәше, аны биргәнгә йөзләгән еллар үткән булса да, бүген дә бик әһәмиятле, эштә кулланырлык.

Гайсә шулай ук аны тыңлаган кешеләргә бозыклык тозакларыннан сак булырга да ярдәм иткән. Ул: «„Зина кылма“,— дип ата-бабаларга әйтелгәнне сез ишеттегез. Ә Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була»,— дип искәрткән (Маттай 5:27, 28). Нинди урынлы кисәтү! Уйнашка алып баручы уйларны үстерергә кирәк микән? Гайсә әйтмешли, йөрәктән уйнаш һәм зина кылу килеп чыга (Маттай 15:18, 19). Шуңа күрә йөрәкне саклау акыллы түгелме! (Гыйбрәтле хикәя 4:23).

Моннан тыш, Таудагы вәгазьдә дошманнарны яратырга кирәклеге, юмартлык күрсәтү, матди һәм рухи әйберләргә карата ничек дөрес карашлы булу турында һәм башка искиткеч киңәшләр табарга мөмкин (Маттай 5:43—47; 6:1—4, 19—21, 24—34). Гайсә аны тыңлаган кешеләрне дога кылырга өйрәтеп, Алладан ничек итеп, ярдәм эзләргә кирәклеген күрсәткән (Маттай 6:9—13). Мәсих Юлбашчы аның эзеннән баручыларны ныгытып, тормыштагы бар кешеләр кичергән күп авырлыкларны җиңеп чыгарга әзерли.

Таудагы вәгазендә Гайсә «әйтелгәнне ишеттегез» яки «әйтелгән иде» дигән сүзтезмәләрен алты тапкыр кулланып, тыңлаучыларына мөрәҗәгать итә, һәм соңыннан «Ә Мин сезгә әйтәм» дип яңа фикерләрен аңлата (Маттай 5:21, 22, 27, 28, 31—34, 38, 39, 43, 44). Моннан аны тыңлаучыларның фарисейләр телдән телгә күчергән тәгълиматлары буенча яшәргә күнеккәнен күрергә була. Гайсә исә аларга Муса канунының чын рухын чагылдыручы башка юлны күрсәткән. Моның белән ул аның эзеннән баручыларга нәрсәне үзгәртергә кирәк икәнен белдергән, ләкин ул моны аларга җиңел кабул итәрлек итеп эшләгән. Әйе, Гайсә кешеләрне рухи һәм әхлак ягыннан зур үзгәрешләр ясарга дәртләндергән. Ә бу — чын юлбашчының ачыклаучы билгесе.

Мондый үзгәрешләрне ясарга дәртләндерү җиңел эш түгел икәнен билгеләп, җитәкчелек итү осталыгы буенча кулланмада болай әйтелгән: «Үзгәрешләр ясарга дәртләндерүче кешегә [җитәкчегә] җәмгыяви өлкәдәге эшләүченең игътибарлылыгы, психологның зирәклеге, марафончының чыдамлылыгы... дәрвишнең үз көчләренә ышанганлыгы, изгеләрнең сабырлыгы кирәк. Әмма шул сыйфатларның барысы да булуы, әле уңышка ирешү дигәнне аңлатмый».

Бер мәкаләдә: «Юлбашчылар аларның кул астындагы кешеләрдән ничек таләп иткән булса, үзләре дә нәкъ шулай эш итәргә тиеш»,— дип әйтелгән («Leadership: Do Traits Matter?»). Чыннан да, яхшы җитәкче әйткәннәрен үзе дә үтәп яшәр. Гайсә Мәсих менә шундый кеше булган да инде. Ул шәкертләрне тыйнак булырга гына өйрәтмәгән, аларның аякларын юып, ул сыйфатны чынлыкта нинди булырга тиеш икәнен күрсәткән (Яхъя 13:5—15). Шулай ук шәкертләрен Алланың Патшалыгы турында яхшы хәбәрне таратыгыз дип җибәреп кенә калмаган, үзе дә бар булган көчен җәлләмичә бу эшне башкарган (Маттай 4:18—25; Лүк 8:1—3; 9:1—6; 10:1—24; Яхъя 10:40—42). Җитәкчегә буйсыну ягыннан да Гайсә искиткеч үрнәк күрсәткән. Ул үзе турында: «Атасының нәрсә эшләвен күрмичә, Улы Үзе һичнәрсә дә эшли алмас»,— дип әйткән (Яхъя 5:19).

Югарыда әйтелгәннең барын да искә алу белән Гайсәнең сүзләреннән һәм кылган эшләреннән аның бик яхшы Юлбашчы икәне ачык күренеп тора. Дөресен әйткәндә, ул кешеләрнең яхшы җитәкчегә куелган таләпләреннән күпкә өстен булып чыга. Гайсә камил. Үлеп терелгәннән соң ул үлемсезлеккә ия булган (1 Петер 3:18; Ачылыш 1:13—18). Җирдәге җитәкчеләрнең кайсысы шул таләпләргә туры килә алыр икән?

Безгә нәрсә эшләргә кирәк?

Алла Патшалыгының Патшасы буларак, «Мәсих Юлбашчы» тыңлаучан кешеләргә фатихалар мул итеп бирәчәк. Моның турыда Язмада вәгъдә ителә: «Җир, сулар диңгезне тутыргандай, Ходай турында белем белән тулачак» (Исай 11:9). «Сабырлар җирне мирас итеп алырлар, һәм тыныч тормышта рәхәтләнеп яшәрләр» (Мәдхия 36:11). «Һәркем үзенең йөзем сабагы һәм үзенең инҗир агачы астында утырачак һәм беркем дә аларны куркытмас» (Михей 4:4). «Аллаһы Үзе алар белән булачак... Ул аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге үтеп китте» (Ачылыш 21:3, 4).

Бүгенге дөнья җитәкчелек итүдә кискенлек кичерә. Аның каравы Гайсә Мәсих тыйнак кешеләрне тыныч яңа дөньяга алып бара, анда алар Йәһвә Аллага берләшеп хезмәт итәчәк, һәм камиллеккә ирешәчәк. Шуңа күрә чын Алла һәм ул үзе билгеләгән Юлбашчы турында белем алырга һәм шул белемгә тиешле эш-хәрәкәт итү бик тә мөһим! (Яхъя 17:3).

Кемне дә булса ихтирам иткәнебезне белдерүнең иң яхшы юлы — аннан үрнәк алырга тырышу. Шуңа кешелек тарихындагы иң бөек Юлбашчы Гайсә Мәсихкә охшарга тырышу кирәкмәс мени? Моны ничек эшләргә була? Аның җитәкчелегенә буйсыну безнең тормышыбызга ничек тәэсир итә? Бу һәм башка сораулар алдагы ике мәкаләдә каралачак.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Даниел пәйгамбәрлегенә игътибар итегез!» дигән китапның (рус) 186—192 битләрен карагыз.

[4 нче биттәге иллюстрация]

Даниел Алла сайлаган Юлбашчының килер вакытын алдан әйтеп биргән.

[7 нче биттәге иллюстрацияләр]

Гайсәнең тәгълиматлары кешеләрне тормыш авырлыкларын җиңәргә әзерләгән.

[7 нче биттәге иллюстрация]

Гайсә җитәкчелек иткән чагында тыңлаучан кешеләрне тыныч яңа дөньяга алып барачак.