Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәсих үз җыелышын алып бара

Мәсих үз җыелышын алып бара

Мәсих үз җыелышын алып бара

«Менә, барлык көннәрдә, әйберләрнең бу системасы ахырына килгәнче мин сезнең белән» (МАТТАЙ 28:20, ЯД).

1, 2. а) Шәкертләр әзерләргә дигән боеру биргәч, терелтелгән Гайсә аларга нәрсә вәгъдә иткән? б) Беренче гасыр мәсихчеләренең җыелышларына Гайсә ничек итеп тәэсир итәрлек җитәкчелек биргән булган?

КҮККӘ күтәрелер алдыннан Гайсә Мәсих — безнең терелтелгән Юлбашчыбыз — шәкертләре янына килгән һәм болай дип әйткән: «Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле [«әйберләрнең бу системасы ахырына килгәнче», ЯД], һәрвакыт сезнең белән булам» (Маттай 23:10, ЯД; 28:18—20).

2 Гайсә үз артыннан баручыларга шәкертләр әзерләүнең коткару эшендә катнашырга гына боеру бирмәгән, ул шулай ук, алар белән бергә булырга да вәгъдә иткән. Алла Мәсихкә яңа оештырылган җыелышлар белән җитәкчелек итәргә вәкаләт биргәнен беренче мәсихчеләрнең тарихы, һичшиксез, күрсәтә һәм бу турыда Изге Язмаларның Рәсүлләр китабында язылган. Ул шәкертләрен ныгытыр өчен һәм алар белән җитәкчелек итәр өчен вәгъдә иткән «Яклаучы-Юатучы» — изге рухны биргән (Яхъя 16:7; Рәсүлләр 2:4, 33; 13:2—4; 16:6—10). Терелтелгән Гайсә үз шәкертләренә таяныч бирер өчен аның җитәкчелеге астында булган фәрештәләрне, шулай ук җибәргән (Рәсүлләр 5:19; 8:26; 10:3—8, 22; 12:7—11; 27:23, 24; 1 Петер 3:22). Моннан тыш, безнең Юлбашчыбыз, Гайсә Мәсих җыелышларга тәҗрибәле өлкәннәр аша җитәкчелек биргән һәм алар Җитәкче совет булып хезмәт итәргә билгеләнгәннәр (Рәсүлләр 1:20, 24—26; 6:1—6; 8:5, 14—17).

3. Бу мәкаләдә нинди сораулар каралачак?

3 Ләкин бүген — «әйберләрнең бу системасының ахырында» — Гайсә мәсихче җыелышлары белән ничек җитәкчелек итә? Һәм безнең аның җитәкчелегенә буйсынуыбыз нәрсәдән күренә?

Хуҗаның ышанычлы хезмәтчесе бар

4. а) Кем «ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» итеп билгеләнгән? б) «Хуҗа» хезмәтчегә нинди йөкләмә биргән?

4 Гайсә үзенең булуы турындагы билгене тасвирлаганда болай дип әйткән: «Шулай итеп, ышанычлы һәм акыллы хезмәтче нинди була соң? Ризыкны үз вакытында өләшү өчен, аны хуҗасы барлык хезмәтчеләре өстеннән куйган. Хуҗасы кайткач, аның шулай эшләвен күрсә, менә шул хезмәтче сәгадәтле. Сезгә хак сүз әйтәм: хуҗасы аны бөтен милке өстеннән башлык итеп куяр» (Маттай 24:45—47). «Хуҗа» бу безнең Юлбашчыбыз, Гайсә Мәсих һәм ул җирдәге барлык биләмәсе өстеннән «ышанычлы һәм акыллы хезмәтчене» — җирдә яшәүче майланган мәсихчеләрне — билгеләгән.

5, 6. а) Рәсүл Яхъяның күренешендә «алтын җиде яктырткыч» һәм «җиде йолдыз» нәрсәне сурәтли? б) «Җиде йолдыз» Гайсәнең уң кулында икәнен ничек аңлатырга?

5 «Ышанычлы һәм акыллы хезмәтче» турыдан-туры Гайсәгә буйсына дип Изге Язмаларның Ачылыш китабында әйтелә. Рәсүл Яхъя «Раббының көне» күренешендә алтыннан ясалган җиде яктырткыч һәм алар арасында «уң кулына җиде йолдыз тоткан» «адәм улына охшаган Берәүне күргән». Яхъяга бу күренешне аңлатып, Гайсә болай дип әйткән: «Минем уң кулымда күргән җиде йолдызның һәм җиде алтын яктырткычның сере шунда: җиде йолдыз — җиде бердәмлекнең фәрештәләре һәм җиде яктырткыч — җиде бердәмлек ул» (Ачылыш 1:1, 10—20).

6 «Җиде алтын яктырткыч» 1914 елдан башланган «Раббының көнендәге» чын мәсихчеләрнең бөтен җыелышларын сурәтли. Ә «җиде йолдыз» турында нәрсә әйтеп була? Башта алар беренче гасыр мәсихчеләре турында кайгыртучанлык күрсәткән һәм рух белән майланган барлык өлкәннәрне символлаштырган *. Бу өлкәннәр Гайсәнең уң кулында — аның җитәкчелеге астында булган. Әйе, Гайсә Мәсих ышанычлы хезмәтче булып торган мәсихчеләрнең җыелышлары белән җитәкчелек иткән. Ләкин хәзер майланган мәсихчеләрнең саны аз. Бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләренең 93 000 нән артык булган җыелышына ничек итеп Гайсә җитәкчелеге бирелә?

7. а) Гайсә бөтен җирдәге җыелышлар белән идарә итәр өчен ничек Җитәкче советны куллана? б) Мәсихче өлкәннәр изге рух аша билгеләнәләр дип ни өчен әйтеп була?

7 Беренче гасырдагы кебек, бүген дә Җитәкче совет сыйфатында яисә «ышанычлы һәм акыллы хезмәтченең» вәкилләре булып, бу эшне башкарырга яраклы майланган мәсихче өлкәннәрнең кечкенә төркеме хезмәт итә. Безнең Юлбашчыбыз бу Җитәкче совет аша җитлеккән ир-атларны — алар майланган яисә юкмы, бәйсез — җирле җыелышларда өлкәннәр итеп билгели. Аларны билгеләүдә иң мөһим рольне Йәһвә тарафыннан Гайсәгә бирелгән изге рух уйный (Рәсүлләр 2:32, 33). Иң элек бу өлкәннәр изге рух тәэсире астында язылган Алла Сүзенең таләпләренә туры килергә тиешләр (1 Тимутегә 3:1—7; Титуска 1:5—9; 2 Петер 1:20, 21). Тәкъдимнәр һәм билгеләүләр Йәһвәгә дога кылганнан соң һәм изге рух җитәкчелегендә биреләләр. Өстәвенә, башкаларга җаваплы кардәшләр Алла рухының җимешен күрсәткәннәре күренеп тора (Гәләтиялеләргә 5:22, 23). Шуңа күрә рәсүл Паул киңәше барлык мәсихче өлкәннәр өчен — ул майланган мәсихче яисә юкмы — бер үк дәрәҗәдә кулланырлык. Паул: «Үзегез турында һәм Изге Рух сезне көтүчеләр итеп куйган көтү турында кайгыртыгыз»,— дип әйткән (Рәсүлләр 20:28). Бу җаваплы кардәшләр Җитәкче советтан күрсәтмәләр алалар һәм мәсихче җыелышын әзерлек белән «көтәләр». Шуңа күрә Мәсих бүген безнең белән һәм җыелыш белән эшлекле рәвештә җитәкчелек итә.

8. Мәсих үз шәкертләренең эше белән җитәкчелек итәр өчен фәрештәләрне ничек куллана?

8 Бүгенге шәкертләре белән җитәкчелек итәр өчен Гайсә шулай ук фәрештәләрне дә куллана. Тиле бодай һәм яхшы орлык турындагы гыйбрәтле хикәядә әйтелгәнчә, урак вакыты «әйберләрнең бу системасы ахырында» (ЯД) булырга тиеш. Уручылар итеп хуҗа кемне куллана? «Уручылар — фәрештәләр»,— дип әйткән Мәсих. Һәм: «Адәм Улы Үзенең фәрештәләрен җибәрер, алар Аның Патшалыгыннан гөнаһка тартучыларның һәм явызлык эшләүчеләрнең һәммәсен җыяр»,— дип өстәгән ул (Маттай 13:37—41). Бер тапкыр фәрештә Филипкә хәбәш түрәсен очратыр өчен юл күрсәткән кебек, һичшиксез, Мәсих бүген дә фәрештәләр аша чын мәсихчеләргә эчкерсез кешеләрне табарга ярдәм итә (Рәсүлләр 8:26, 27; Ачылыш 14:6).

9. а) Гайсә Мәсих бүген үз җыелышлары белән нәрсә аша җитәкчелек итә? б) Әгәр дә без Гайсә җитәкчелегеннән файда алырга телибез икән, безгә нинди сорауны карап чыгарга кирәк?

9 Бүген Гайсә Мәсихнең Җитәкче совет, изге рух һәм фәрештәләр аша шәкертләренә җитәкчелек бирә икәнен белү ничек соң юанычлы! Хәтта Йәһвә Шаһитләренең кайберләре эзәрлекләүләр һәм башка вакыйгалар аркасында вакытлыча Җитәкче советның ярдәмен ала алмасалар да, Гайсә Мәсих аларга изге рух һәм фәрештәләр аша җитәкчелек бирә. Әмма ләкин Гайсә җитәкчелеге, без аны кабул итсәк кенә, безгә файда китерәчәк. Мәсихнең җитәкчелегенә буйсынуыбыз нәрсәдән күренә?

«Тыңлагыз вә... буйсыныгыз»

10. Җыелыштагы билгеләнгән өлкәннәргә карата хөрмәт итүебезне ничек күрсәтеп була?

10 Безнең Юлбашчыбыз, Гайсә җыелышларга «кайберәүләрне Яхшы хәбәрне игълан итүчеләр, ә кайберәүләрне... башлыклар һәм өйрәтүчеләр итеп» «кешеләр төрендәге бүләкләр биргән» (ЯД) (Эфеслеләргә 4:8, 11, 12). Бу кешеләргә карата безнең карашыбыз һәм эшләребез, без Гайсә җитәкчелегенә буйсынабызмы икәнен күрсәтә. Гайсәнең рухи яктан җитлеккән кардәшләрне биргәне өчен без «рәхмәтле» булырга тиеш түгелмени соң? (Көлессәйлеләргә 3:15). Бу кардәшләр шулай ук безнең хөрмәтебезгә лаек. «Яхшы җитәкчелек итүче өлкәннәр [хөрмәтне] ике тапкыр артык алырга лаеклы булып саналсыннар»,— дип язган рәсүл Паул (1 Тимутегә 5:17). Җыелыштагы өлкәннәргә һәм күзәтчеләргә карата рәхмәтләребезне һәм хөрмәтебезне ничек күрсәтеп була? Паул болай дип җавап бирә: «Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз» (Еврейләргә 13:17). Әйе, безгә, тыңлаучанлык күрсәтеп, аларга буйсынырга кирәк.

11. Билгеләнгән өлкәннәрне хөрмәт итү — бу суга чумуыбыз буенча яшәү дигәнне ни өчен күрсәтә?

11 Безнең Юлбашчыбыз, Гайсә — камил. Ләкин ул «бүләк итеп биргән» мәсихчеләр камил түгел. Шуңа күрә вакыт-вакыт алар хаталар ясарга мөмкин. Шулай да Мәсих җитәкчелек итә торган төзелешенә тугрылык күрсәтү бик мөһим. Асылда, безнең суга чумуыбыз һәм үз-үзебезне Аллага багышлануыбыз буенча яшәү, изге рух җыелышта билгеләгән хакимиятне танырга һәм әзерлек белән аңа буйсынырга дигәнне аңлата. Ә «Изге Рух исеме белән» суга чумдыру — бу барлык кешеләр алдында, без изге рух нәрсә икәнен белгәнебезне һәм Йәһвә ниятләрендә аның ролен аңлаганыбызны күрсәтүче белдерү (Маттай 28:19). Мондый суга чуму без изге рухның җитәкчелеге буенча эш итүебезне һәм мәсихчеләр арасында аның эшенә комачауламыйбыз икәнен күздә тота. Өлкәннәрнең билгеләнүендә һәм тәкъдим ителүендә изге рух мөһим роль уйный һәм шуңа күрә, әгәр дә без җыелыштагы билгеләнгән өлкәннәрне хупламасак, үз багышлануыбызга тугры булабызмыни?

12. Яһүд хакимияткә карата хөрмәт итмәүнең нинди мисалларын китерә һәм бу нәрсәгә безне өйрәтә?

12 Изге Язмада тыңлаучанлык һәм буйсынучанлыкның әһәмиятлелеген күрсәтүче мисаллар бар. Җыелыштагы җаваплы мәсихчеләргә хөрмәтсез мөгамәлә иткән кешеләрне кисәтеп, шәкерт Яһүд өч мисал китерә: «Аларга кайгы, чөнки алар Кабил юлыннан бардылар. Бильям кебек акча хакына бөтенләй ялгышлыкка бирелделәр, Корах кебек фетнә чыгарганнары аркасында һәлак булдылар» (Яһүд 11). Кабил Йәһвәнең яратучы киңәшен кире каккан һәм белеп нәфрәт итү белән үтерү юлына баскан (Яшәеш 4:4—8). Бильям акча бүләгенә кызыгып һәм Алланың кабат-кабат әйтелгән кисәтүләренә карамастан, Алла халкын каһәрләргә тырышкан (Саннар 22:5—28, 32—34; Икенчезаконлык 23:5). Корах исә исраиллеләр арасында булган искиткеч йөкләмәсенә карамастан, моның белән канәгатьләнмәгән. Ул җирдә булган кешеләрнең иң юашы, Алланың хезмәтчесе — Мусага каршы фетнә күтәргән (Саннар 12:3; 16:1—3, 32, 33). Кабил, Бильям һәм Корах бәла-казага эләккәннәр. Ничек бу яхшы мисаллар безне Йәһвә билгеләгән кешеләрнең киңәшләрен тыңларга һәм аларны хөрмәт итәргә өйрәтәләр!

13. Исай пәйгамбәр, җаваплы өлкәннәргә буйсынган кешеләр өчен, нинди фатихалар турында алдан ук әйткән?

13 Без безнең Юлбашчыбыз — Гайсәнең мәсихчеләр җыелышында урнаштырган өлкәннәр җитәкчелеген тотып, фатихалар алырга әллә теләмәс идекме? Исай пәйгамбәр бу фатихалар турында алдан ук әйткән: «Менә, патша гаделлек буенча патшалык итәчәк һәм мирзалар закон буенча идарә итәчәкләр; һәм аларның һәрберсе җилдән саклык һәм явым-төшемнән ышык урын кебек, даладагы су чишмәләре кебек, сусаган җирдә биек кыяның күләгәсе кебек булырлар» (Исай 32:1, 2). Өлкәннәрнең һәрберсе яклау һәм иминлек «урыны» булырга тиеш. Әгәр дә безгә хакимияткә буйсынырга авыр икән, әйдәгез, Аллага дога кылыйк һәм Алланың җыелышта урнаштырган төзелешенә буйсыныр өчен барысын да эшлик.

Ничек өлкәннәр Гайсә Мәсихнең җитәкчелегенә буйсыналар

14, 15. Җыелыштагы җитәкчелек иткән мәсихчеләрнең Мәсих җитәкчелегенә буйсыналар икәне нәрсәдән күренә?

14 Һәрбер мәсихчегә, аеруча өлкәннәргә, Гайсәнең җитәкчелегенә буйсынырга кирәк. Җыелышларда өлкәннәрнең ниндидер дәрәҗәдә хакимиятләре бар. Ләкин алар имандашларының яшәүләрен күзәтеп, аларның «иманы өстеннән... хакимлек итәргә» тырышмыйлар (2 Көринтлеләргә 1:24). Гайсәнең: «Сез беләсез: халык җитәкчеләре халыклар өстеннән хакимлек итәләр һәм бөекләр халыкларны үз куллары астында тоталар. Ләкин сездә алай булмасын!» — дип әйткән сүзләрен өлкәннәр күңелләренә салалар (Маттай 20:25—27). Өлкәннәр, үз бурычларын үтәп, башкаларга эчкерсез хезмәт итәргә тырышалар.

15 Мәсихчеләр: «Җитәкчеләрегезне исегездә тотыгыз, аларның гомер нәтиҗәләре турында уйлап, иманнарын үрнәк итеп, аларга иярегез»,— дигән сүзләр белән чакырылалар (Еврейләргә 13:7). Бу сүзләрне үтәргә кирәк, өлкәннәр җыелышта үзләренә җитәкчелек алганга күрә генә түгел. Гайсә: «Сездә бер генә Юлбашчы — Мәсих»,— дип әйткән (Маттай 23:10, ЯД). Безгә, өлкәннәр безнең чын «Юлбашчы» — Гайсә Мәсихкә иярергә тырышканга күрә, аларның иманнарына иярергә кирәк (1 Көринтлеләргә 11:1). Өлкәннәр җыелыштагы мәсихчеләр белән үзара бәйләнештә Мәсихнең сыйфатларын ничек чагылдырырга тырышалар икәнен карап чыгыйк.

16. Гайсә, аңа бирелгән хакимиятнең дәрәҗәсенә карамастан, үз шәкертләре белән ничек мөгамәлә иткән?

16 Гайсә камил булмаган кешеләрдән һәркайсы яктан өстен һәм Атасыннан чиксез хакимият алган булса да, ул шәкертләре белән юаш булган. Шәкертләренә үз белемнәрен күрсәтеп, алардан үзен өстен куймаган. Гайсә кешеләрнең мохтаҗлыкларын исәпкә алган һәм үз шәкертләренә карата игътибарлы булган һәм аларның кайгылары белән уртаклашкан (Маттай 15:32; 26:40, 41; Марк 6:31). Ул үз шәкертләреннән алар эшли алганнан артыгын беркайчан да таләп итмәгән һәм аларга алар үти алмас эш йөкләмәгән (Яхъя 16:12). Гайсә «юаш, басынкы күңелле» булган. Шуңа күрә аның күп кешеләргә көч биргәненә шаккатасы юк (Маттай 11:28—30).

17. Җыелыштагы әгъзалар белән мөгамәлә итүдә өлкәннәр ничек Мәсих тыйнаклыгына иярергә тиешләр?

17 Әгәр дә Гайсә, безнең Юлбашчыбыз буларак, тыйнаклык күрсәткән икән, бигрәк тә бу сыйфатны җыелышта җитәкчелек итүчеләр күрсәтергә тиеш! Әйе, җыелышта җитәкчелек иткән кешеләр аларга бирелгән һәркайсы хакимиятне бик зур саклык белән кулланалар. Һәм алар «купшы сүзләр сөйләп» башкаларга тәэсир итәргә тырышмыйлар (1 Көринтлеләргә 2:1, 2). Киресенчә, алар Изге Язма хакыйкатенең сүзләрен гади һәм эчкерсез сөйләргә тырышалар. Өстәвенә, өлкәннәр башкаларның мохтаҗлыкларына игътибарлы булып, таләпләрендә акыллылык күрсәтергә тырышалар (Филиппуйлыларга 4:5). Һәрбер кешенең мөмкинлекләре чикле икәнен белеп, алар кардәшләрнең камилсезлекләренә мәрхәмәтле мөгамәлә итәләр (1 Петер 4:8). Әллә басынкы һәм ягымлы өлкәннәр белән аралашу чын көч бирмиме? Әлбәттә, бирә.

18. Гайсәнең балалар белән мөгамәлә итүеннән өлкәннәр нәрсәгә өйрәнә алалар?

18 Гайсә янына хәтта балалар да килә алган. Гайсәнең шәкертләре кешеләр аның янына балаларын алып килгәндә аларны «шелтәләгәннәр» һәм Гайсә шәкертләренә: «Балаларга Минем янга килергә ирек бирегез, аларга комачауламагыз»,— дип әйткән. «Ул балаларны кочаклап, өсләренә кулларын куеп, аларны фатихалады» (Марк 10:13—16). Гайсә ягымлы һәм игелекле булган һәм кешеләр аның янына тартылган. Алар аннан курыкмаганнар. Хәтта балалар да аның белән үзләрен иркен хис иткәннәр. Өлкәннәр дә шулай ук кешеләр өчен ачык һәм алар белән ягымлы вә игелекле мөгамәлә итәләр. Бар кеше, хәтта балалар да, үзләрен алар белән иркен хис итәләр.

19. «Мәсихнең уй-ниятләрен аңлау» дигән сүз нәрсәне аңлата һәм бу нинди тырышлыклар таләп итә?

19 Өлкәннәр Гайсә Мәсихне ни дәрәҗәдә белсәләр, алар аңа шул дәрәҗәдә охшый алалар. «Раббыга [«Йәһвәгә», ЯД] киңәш бирергә Аның уй-фикерләренә кем төшенгән?» — дип сорау биргән Паул. Һәм шуннан соң: «Ә без Мәсихнең уй-ниятләрен аңлыйбыз»,— дип өстәгән (1 Көринтлеләргә 2:16). Мәсихнең уй-ниятләрен аңлау — бу аның фикер йөртү ысулын һәм аның шәхесенең бөтен сыйфатларын белергә дигәнне аңлата һәм шул чакта бу белем безгә аерым хәлдә ул нәрсә эшләр иде икәнен аңларга ярдәм итә ала. Сез безнең Юлбашчы, Гайсәне ни дәрәҗәдә яхшы белергә мөмкин икәнен күз алдына китереп карагыз! Ләкин моның өчен Гайсәнең тормышы һәм аның калдырган үрнәге турында даими уйлап, Инҗил хәбәрләренә бик игътибарлы булу таләп ителә. Әгәр дә өлкәннәр Мәсих җитәкчелегенә туры китереп барыр өчен зур тырышлыклар куялар икән, җыелыш әгъзалары аларның иманнарына күбрәк иярергә телиләр. Һәм өлкәннәргә имандашларның Юлбашчы, Гайсәнең артыннан шатланып барганнарын күрү рәхәтлек китерә.

Мәсих җитәкчелегенә буйсынуыгызны дәвам итегез

20, 21. Алда вәгъдә ителгән яңа дөньяны көткәндә безгә нәрсәгә тәвәккәл ниятләнергә кирәк?

20 Мәсих җитәкчелегенә һәрчакта да буйсыну безнең яшәвебез өчен мөһим. Әйберләрнең бу системасының ахырына якынлашу белән безнең хәлебез, Моаб тигезлекләрендә б. э. к. 1473 елда исраиллеләр белән булган хәлгә күбрәк охшаш. Алар Вәгъдә ителгән җир алдында торганнар һәм Муса пәйгамбәр аша Алла аларга: «Син [Ешуа], бу халык белән, Ходай аларның [исраиллеләрнең] аталарына бирергә ант иткән җиргә керәчәксең»,— дип әйткән (Икенчезаконлык 31:7, 8). Ешуа Набин юлбашчы итеп билгеләнгән булган. Вәгъдә ителгән җиргә керер өчен исраиллеләргә Ешуаның җитәкчелегенә буйсынырга кирәк булган.

21 Изге Язмалар безгә: «Сездә бер генә Юлбашчы — Мәсих»,— дип әйтә. Мәсих кенә безне Алла вәгъдә иткән, гаделлек тора торган яңа дөньяга кертә (2 Петер 3:13). Шуңа күрә, әйдәгез, тормышыбызның һәркайсы өлкәсендә аның җитәкчелегенә буйсынырга тәвәккәл булыйк.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Бу күренештәге «йолдызлар» фәрештәләрне символлаштырмыйлар, чөнки Гайсәнең күзгә күренмәгән рухи затларга берәр нәрсә аңлатырга информация язар өчен кешене кулланганы бик шикле. Шуңа күрә «йолдызлар», күрәсең, Гайсә вәкилләре сыйфатындагы җирдәге өлкәннәрне символлаштыра. Монда кулланылган җиде саны, Алла карашыннан чыгып караганда, тулылыкны аңлата.

Кабатлау өчен сораулар

• Гайсә беренче мәсихчеләрнең җыелышы белән ничек җитәкчелек иткән?

• Бүген Гайсә җыелышлар белән ничек җитәкчелек итә?

• Җыелышларда җитәкчелек иткән кешеләргә безгә ни өчен буйсынырга кирәк?

• Өлкәннәр Гайсә аларның Юлбашчысы икәнен ничек итеп күрсәтә алалар?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Мәсих, өлкәннәрне үзенең уң кулында тотып, үз җыелышы белән җитәкчелек итә.

[16 биттәге иллюстрацияләр]

«Җитәкчеләрегезне тыңлагыз вә аларга буйсыныгыз».

[18 биттәге иллюстрация]

Гайсә ягымлы кеше булган һәм кешеләргә аның янына килергә җиңел булган. Мәсихче өлкәннәр аның кебек булырга тырышалар.