Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ни өчен суга чуму йоласын үтәргә кирәк?

Ни өчен суга чуму йоласын үтәргә кирәк?

Ни өчен суга чуму йоласын үтәргә кирәк?

«Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз... Аларны... суга чумдырыгыз» (МАТТАЙ 28:19).

1, 2. а) Кайбер кешеләр нинди шартларда суга чумдырылу йоласын үткәннәр? б) Суга чумдыру йоласына карата нинди сораулар күтәрелә?

БЕЗНЕҢ эраның 775—777 елларында франклар патшасы Бөек Карл, ул яулап алган саксларның барлык халкын җыеп, аларны суга чуму йоласын үтәргә мәҗбүр иткән. «Ул аларны көчләп номиналь христианнар иткән»,— дип яза тарихчы Джон Лорд. Моңа охшаш хәл Киев Русендә дә булган. Аның князе Владимир I 987 елда Византия патшасының кызына өйләнгәч тә, аның иленең гражданнары христианнар булырга тиеш дип хәл иткән. Аның боерыгы буенча кешеләрне төркем-төркем суга чумдырганнар һәм кешеләр каршы килгән чакта, хәтта көч тә кулланганнар!

2 Болай итеп суга чумдыру йоласын үткәрү дөресме соң? Мондый суга чумдыруның берәр файдасы бармы? Барлык кешене дә рәттән суга чумдыру кирәкме?

Суга чумдыру йоласы ничек үтәргә тиеш?

3, 4. Баш өстенә су салу яисә өскә су сибү мәсихчеләрнең суга чумдыру йоласын үтәвенә ни өчен туры килми?

3 Бөек Карл һәм Владимир I кешеләрне суга чумдырырга мәҗбүр иткәндә, Алла Сүзенең күрсәтмәләрен тотмаганнар. Чыннан да, кешеләрнең чумдырылу йоласының, ничек кенә ул су сибү яисә өсләренә су салу һәм хәтта суга чумдыру белән үткәрелсә дә, әгәр алар Изге Язманың хакыйкатенә өйрәтелмәгән булса, бернинди файдасы юк.

4 Безнең эраның 29 елында Суга Чумдыручы Яхъя янына Насарадан Гайсә килгәч нәрсә булганын карап чыгыйк. Яхъя Үрдүн елгасында суга чумдыру йоласын үткәргән. Кешеләр бу йоланы үтәр өчен үз теләкләре белән килгәннәр. Ләкин кешеләр Үрдүн елгасы эченә Яхъя аларның башларына елга суы салыр өчен яисә өсләренә су сибәр өчен генә кергәннәрме? Яхъя Гайсәне суга чумдырып йоланы үтәгәннән соң нәрсә булган? Гайсә шунда ук «судан чыкты» дип язган Маттай (Маттай 3:16). Ул Үрдүн елгасына чумдырылган булыр өчен суга кергән. Нәкъ шулай ук эчкерсез Хәбәшстан түрәсе дә суга чумдыру йоласын үтәгән. Гайсә һәм аның шәкертләре чумдырылу йоласын тулысынча суга чуму белән үтәгәнгә күрә сулыклар кирәк булган (Рәсүлләр 8:36).

5. Беренче мәсихчеләр суга чумдыру йоласын ничек үтәгәннәр?

5 «Суга чумдыру», «чумдырылу йоласы» дип тәрҗемә ителгән Грек сүзләре суга тыгып алу яисә суга батырып алу дигәнне аңлата. Изге Язмаларның бер сүзлегендә: «Чынында, „баптизм“ [дигән грек сүзе] туры мәгънәдә батырып алу дигәнне аңлата»,— дип әйтелә («Smith’s Bible Dictionary»). Изге Язмаларның кайбер тәрҗемәләрендә шуңа күрә «Суга Чумдыручы Яхъя» яисә «Суга Батырып алучы Яхъя» дип әйтелә. Август Неандер үз китабында: «Чумдырылу йоласы иң баштан суга батырып алу аша башкарылган»,— дип билгели («History of the Christian Religion and Church, During the Three First Centuries»). Бер билгеле француз хезмәтендә: «Беренче мәсихчеләр чумдырылу йоласын кайда су бар, шунда суга батырып алу аша үтәгәннәр»,— дип аңлатыла («Larousse du XXe Siècle», Париж 1928 ел). Һәм католикларның бер энциклопедиясендә: «Беренче чиркәүләрдә чумдырылу йоласы суга батырып алу аша үткәрелгәне ачык»,— дип әйтелә («New Catholic Encyclopedia», 1967 ел II том, 56 бит). Шуңа күрә бүген чумдырылу йоласын Йәһвә Шаһитләре үз теләге буенча һәм тулысынча суга батырылып алу аша үтиләр.

Суга чумдыру йоласының яңа мәгънәсе

6, 7. а) Яхъя нинди максат белән суга чумдыру йоласын үткәргән? б) Гайсә шәкертләренең суга чумдырылуында нәрсәсе яңа булган?

6 Яхъя үткәргән суга чумдыру Гайсәнең шәкертләре үткәргән чумдырылу йоласыннан мәгънәсе буенча аерылып торган (Яхъя 4:1, 2). Яхъя кешеләрне Муса Канунына каршы эшләгән гөнаһларында тәүбә итү символы итеп суга чумдырган * (Лүк 3:3). Ләкин Гайсә шәкертләре үткәргән чумдырылу нәрсәдер яңаны күз алдында тоткан. Илленче көн бәйрәмендә, 33 елда, рәсүл Петер җыелган халыкны: «Һәркайсыгыз, гөнаһларыгыз кичерелсен өчен, тәүбә итеп, Гайсә Мәсих исемендә чумдырылу йоласын үтегез»,— дип чакырган (Рәсүлләр 2:37—41). Петер яһүдиләргә һәм прозелитларга мөрәҗәгать иткән булса да, ул бу чумдырылу Муса Канунына каршы эшләнгән гөнаһларда тәүбә итү символы дип әйтмәгән һәм ул шулай ук «Гайсә Мәсих исеменә» чумдырылу гөнаһлардан коткара дип аңлатмаган (Рәсүлләр 2:10).

7 Шул чакта Петер патшалыкның беренче «ачкычын» кулланган. Ни өчен? Аны тыңлаган кешеләр күктәге Патшалыкка керү мөмкинлеге турында белсен өчен (Маттай 16:19). Яһүдиләр Гайсәне Мәсих буларак кире какканга күрә, Алла кичерүенә ия булыр өчен, тәүбә итү һәм Алланың Улы исеменә иман итү кирәк булган. Бу яңа һәм мөһим таләп булган. Гайсә Мәсих исеменә суга чумып, алар Алла Улына иман итүләрен күрсәткәннәр һәм шуның белән алар Мәсих аша Аллага үзләрен багышлаганнарын символлаштырганнар. Бүген Алла хуплавын алырга теләгән барлык кеше шундый ук иман күрсәтергә тиеш. Ул үзен Йәһвә Аллага багышларга тиеш һәм Иң Югары Аллага бу багышлавын мәсихчеләрнең суга чуму йоласын үтәве белән символлаштырырга тиеш.

Иң мөһиме төгәл белемнәр

8. Мәсихчеләрнең суга чумдыру йоласы ни өчен һәрбер кеше өчен түгел?

8 Һәрбер кеше дә суга чумдыру йоласын үтәргә яраклы түгел. Гайсә үз шәкертләренә болай дип боерган: «Барыгыз һәм бөтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез» (Маттай 28:19, 20). Суга чумдыру йоласын үтәр алдыннан кешеләр Гайсә «кушканнарның барын да үтәргә» өйрәтелгән булырга тиеш. Димәк, Алла Сүзендәге төгәл белемнәргә нигезләнгән иманы булмаган кешеләрне мәҗбүри рәвештә суга чумдыру файдасыз һәм Гайсә үзенең чын шәкертләренә биргән йөкләмәгә каршы килә (Еврейләргә 11:6).

9. «Ата... исеме белән» суга чуму нәрсәне аңлата?

9 «Ата... исеме белән» суга чуму нәрсәне аңлата? Бу безнең күктәге Атабызның дәрәҗәсен һәм хакимиятен тану дигәнне аңлата. Шуның белән, суга чуму йоласын үтәүче кеше Йәһвә Алланы безнең Барлыкка Китерүчебез, «бөтен җир өстеннән Иң Югары», Галәмнең Хакиме дип таный (Мәдхия 82:19; Исай 40:28; Рәсүлләр 4:24).

10. «Угыл... исеме белән суга» чуму нәрсәне аңлата?

10 «Угыл... исеме белән суга» чуму Гайсәнең, Алланың бердәнбер Улы буларак, дәрәҗәсен һәм хакимиятен тануны аңлата (1 Яхъя 4:9). Суга чуму йоласын үтәүче кеше Гайсәне, «күпләрне йолып алу өчен» Алла биргән зат итеп кабул итә икәнен күрсәтә (Маттай 20:28; 1 Тимутегә 2:5, 6). Суга чуму йоласын үтәүче кешеләр, шулай ук, Алла үз Улын «барысыннан да югары күтәрде» дигәнне танырга тиеш (Филиппуйлыларга 2:8—11; Ачылыш 19:16).

11. «Изге Рух исеме белән суга» чуму нәрсәне аңлата?

11 «Изге Рух исеме белән суга» чуму нинди мәгънә йөртә? Бу суга чуму йоласын үтәүче кешеләр изге рухны Йәһвәнең эш итүче көче дип һәм Йәһвәнең бу көчне үз максаты буенча төрлечә куллануын таныйлар икәнен күрсәтә (Яшәеш 1:2; 2 Патшалык 23:1, 2; 2 Петер 1:21). Суга чуму йоласын үтәргә теләгән кешеләр изге рух аларга «Аллаһы тирәнлекләрен» аңларга, Патшалык турында вәгазь эшен башкарырга һәм «мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелек, яхшылык, ышаныч, басынкылык, үз-үзеңне тота белү» кебек рух җимешләрен күрсәтергә ярдәм итә икәнен таныйлар (1 Көринтлеләргә 2:10; Гәләтиялеләргә 5:22, 23; Җаил 2:28, 29).

Тәүбә итүнең һәм Аллага таба борылуның мөһимлеге

12. Тәүбә итү мәсихче суга чумдырылу йоласы белән ничек бәйле?

12 Әгәр дә гөнаһсыз кеше — Гайсә очрагын исәпкә алмасак, суга чуму ул — Алла хуплаган һәм тәүбә итү белән бәйле булган символ. Чын күңелдән тәүбә иткәндә, без эшләгән я, киресенчә, эшләмәгән эшебездән тирән кызгану яисә үкенү кичерәбез. Алла хуплавына ия булырга теләгән беренче гасыр яһүдиләренә Мәсихкә каршы кылган гөнаһларында тәүбә итәргә кирәк булган (Рәсүлләр 3:11—19). Көринт шәһәрендә яһүди булмаган иман итүчеләрнең кайберләре зина кылуда, потларга табынуда, урлауда һәм башка авыр гөнаһларда тәүбә иткәннәр. Шул сәбәпле, алар Гайсә канында «юылып чистарындылар», «изге ителделәр» яисә Аллага хезмәт итәр өчен аерып куелдылар һәм алар «Гайсә Мәсих исеме һәм Аллаһыбыз Рухы белән» «тәкъва дип игълан ителделәр» (ЯД) (1 Көринтлеләргә 6:9—11). Тәүбә итү — бу Алла яхшы вөҗдан бирсен өчен һәм үткәндә кылган гөнаһлардан сизгән гаепне юк итәр өчен мөһим адым (1 Петер 3:21).

13. Суга чуму йоласын үтәр алдыннан булган Аллага таба борылу үз эченә нәрсәне ала?

13 Кеше, суга чуму йоласын үтәп, Йәһвә Шаһите булыр алдыннан ул Аллага таба борылырга тиеш. Аллага таба борылу — бу Гайсә Мәсих юлы буенча барырга чын күңелдән карар иткән кешенең үз теләге буенча башкарыла торган адым. Мондый кешеләр явыз юлларын калдыралар һәм Алла хуплаганны эшли башларга карар итәләр. Изге Язмаларда Аллага таба борылу фикерен аңлатыр өчен кулланылган яһүд һәм грек фигыльләре «борылу» яисә «борылып кую» мәгънәсен йөртәләр. Сүз Аллага таба борылу һәм явыз юлдан баш тарту турында бара (3 Патшалык 8:33, 34). Аллага таба борылу «тәүбә итүләрен күрсәтә торган лаеклы эшләр» белән бергә булырга тиеш (Рәсүлләр 26:20). Бу бездән ялган табынуны калдырырга, Алла әмерләрен үтәргә һәм Йәһвәгә генә тугры булуны таләп итә (Икенчезаконлык 30:2, 8—10; 1 Патшалык 7:3). Аллага таба борылу кешенең характеры, фикер йөртү һәм максатлары үзгәрүенә китерә (Йәзәкил 18:31). «Аллаһыга таба борылганда» имансыз гадәтләребез яңа шәхес тәртибе белән алмаштырыла (Рәсүлләр 3:19; Эфеслеләргә 4:20—24; Көлессәйлеләргә 3:5—14).

Аллага үзеңне чын күңелдән багышлауның мәгънәсе

14. Аллага үзеңне багышлау Гайсә шәкертләре өчен нәрсәне аңлата?

14 Гайсә шәкертләре суга чуму йоласын үтәр алдыннан Аллага үзләрен чын күңелдән багышларга тиеш. Аллага үз-үзеңне багышлау изге максатка үзеңне аерып кую дигәнне аңлата. Бу адым бик мөһим: без Йәһвәгә, үзебезнең аңа мәңге тугры булырга дигән карарыбыз турында, догада әйтергә тиешбез (Икенчезаконлык 5:9). Без үзебезне берәр кешегә яисә эшкә түгел, ә Алланың үзенә багышлыйбыз.

15. Аллага үзләрен багышлаган кешеләр ни өчен суга чуму йоласын үтиләр?

15 Гайсә Мәсих аша Аллага үзебезне багышлаганда, без Изге Язмада бәян ителгән Алла ихтыярын үтәү өчен үз тормышыбызны кулланырга тәвәккәллегебезне күрсәтәбез. Бу багышлануның символы булып суга батырып алыну хезмәт итә. Гайсә нәкъ шулай, Үрдүн елгасында суга чуму йоласын үтәп, Аллага үзен багышлаганын күрсәткән (Маттай 3:13). Гайсәнең бу мөһим вакыйга вакытында дога кылганына игътибар итик (Лүк 3:21, 22).

16. Суга чумдырылу йоласын үтәүче кешеләрне күргәндә, без ничек тиешле шатлык күрсәтә алабыз?

16 Гайсәнең суга чумдырылу йоласын үтәве бик җитди, шул ук вакытта бик шатлыклы да вакыйга булган. Безнең көннәрдә дә мәсихчеләрнең суга чумдырылуы бик шатлыклы һәм җитди булып кала. Аллага багышлануны чумдырылу йоласы белән символлаштырган кешене күргәндә без үз шатлыгыбызны әдәпле кул чабулар һәм җылы котлаулар белән чагылдыра алабыз. Ләкин шатлыклы кычкырулар, сызгырулар һәм моңа охшаш эшләрдән тыелырга кирәк, чөнки бу вакыйга изге икәнен исәпкә алырга һәм шатлыгыбызны югары тәртибебез белән чагылдырырга кирәк.

17, 18. Кеше суга чумдырылу йоласын үтәргә әзерме икәнен билгеләргә нәрсә ярдәм итә?

17 Сабыйларны суга чумдыра торган яисә Изге Язмаларны белмәгән кешеләрне суга чумдырырга мәҗбүр иткән кешеләрдән аермалы буларак, Йәһвә Шаһитләре беркайчан да, беркемне дә суга чумдыру йоласын үтәргә мәҗбүр итмиләр. Моннан тыш, алар Изге Язмаларның таләпләренә туры килмәгән кешеләргә суга чумарга рөхсәт итмиләр. Берәр кеше Яхшы хәбәрнең суга чумдырылмаган вәгазьләүчесе булыр алдыннан, өлкәннәр бу кеше Изге Язмаларның төп тәгълиматларын аңлаганында, алар буенча үз тормышын алып барганында һәм: «Син чыннан да Йәһвә Шаһите булырга телисеңме?» — дигән сорауга уңай җавап бирүендә ышанычлы булырга тиеш.

18 Күпчелек очракларда Патшалык вәгазендә инде актив катнашучы кеше суга чумарга теләк белдерсә, мәсихче өлкәннәр аның белән сөйләшәләр. Алар бу кеше иман китерүчесе булган, Йәһвәгә үзен багышлаган һәм Алланың суга чуму йоласын үтәү өчен таләпләренә туры килә икәнен белү өчен бу сөйләшүне үткәрәләр (Рәсүлләр 4:4; 18:8). Бу кеше Изге Язмаларның тәгълиматлары буенча 100 гә якын сорауга шәхси рәвештә җавап бирә һәм аның җаваплары, ул Изге Язманың суга чумдыру йоласын үтәргә лаеклы булыр өчен таләпләренә туры киләме икәнен өлкәннәргә белгеләргә ярдәм итә. Кайбер кешеләр бу таләпләргә туры килмиләр, шуңа күрә аларга чумдырылу йоласын үтәргә рөхсәт ителми.

Сезне берәр нәрсә тоткарлыймы?

19. Яхъя 6:44 буенча кемнәр Гайсә белән бергә мирасчылар булачак?

19 Христиан динендә суга чумдырылган кешеләргә, алар үлемнән соң күккә баралар дип вәгъдә ителгән булгандыр. Ләкин үзенең якын шәкертләрен күздә тотып Гайсә: «Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый»,— дип әйткән (Яхъя 6:44). Йәһвә Гайсә янына 144 000 генә кеше ала һәм алар Гайсә белән, күктәге Патшалыкта мирасчылар булачаклар. Шуңа күрә, мәҗбүри суга чумдыру йоласын үтәү кешене, Алланың төзелешендә шундый хөрмәтле урын алыр өчен, изге итә алмый (Римлыларга 8:14—17; 2 Тессалуникәлеләргә 2:13; Ачылыш 14:1).

20. Әле суга чумдырылу йоласын үтәмәгән эчкерсез кешеләргә нәрсә ярдәм итә ала?

20 Аеруча 1930 елның урталарыннан башлап, «зур газапны» кичерергә һәм мәңге җирдә яшәргә өметләнгән, тагын да күбрәк кеше Гайсәнең «башка сарыкларына» кушылалар (Ачылыш 7:9, 14; Яхъя 10:16). Алар Алла Сүзенә туры китереп үз тормышларын үзгәрткәнгә һәм Йәһвәне «бөтен йөрәкләре, бөтен җаннары , бөтен көчләре һәм акыллары белән яратканга» күрә суга чумдыру йоласын үтәр өчен Изге Язмаларның таләпләренә туры киләләр (Лүк 10:25—28). Кайбер кешеләр Йәһвә Шаһитләренең Аллага «рух вә хакыйкать белән табынганнарын» аңласалар да, суга чумдыру йоласын үтәү аша, бөтен кеше алдында Йәһвәне тирән яраталар һәм аңа гына тугры икәнен күрсәтер өчен Гайсәнең үрнәгенә әле иярмәгәннәр (Яхъя 4:23, 24; Икенчезаконлык 4:24; Марк 1:9—11). Аларга бу мөһим адым турында эчкерсез һәм махсус дога батырлык бирә ала һәм бу дога, шулай ук, Алла Сүзенә тулысынча туры килер өчен, Йәһвә Аллага чын күңелдән үзеңне багышлар һәм суга чумдыру йоласын үтәр өчен дәртләндерә ала.

21, 22. Аллага үзләрен багышлаудан һәм суга чумдыру йоласын үтәүдән кайберләрне тоткарлый торган нинди сәбәпләр бар?

21 Кайбер кешеләр үзләрен Аллага багышларга һәм суга чуму йоласын үтәргә тоткарлыйлар, чөнки алар бу дөньяның эшләренә чумганнар яисә байлык артыннан куалар ки, хәтта аларның рухилыкка вакытлары аз кала (Маттай 13:22; 1 Яхъя 2:15—17). Әгәр дә алар карашлары белән максатларын үзгәртсәләр, ничек бәхетлерәк була алырлар иде! Йәһвәгә якынлашып алар рухи яктан баерлар, азрак кайгырырлар иде, Алла ихтыярын үтәүдән тынычлык сизәрләр һәм фатихалар алырлар иде (Мәдхия 15:11; 39:9; Гыйбрәтле хикәя 10:22; Филиппуйлыларга 4:6, 7).

22 Башка кешеләр, алар Йәһвәне яраталар ләкин аңа үзләрен багышлый һәм суга чумдыру йоласын үти алмыйлар дип әйтәләр, чөнки алар моның белән Алла алдында җавап тотудан азат булачаклар дип уйлыйлар. Ләкин безнең һәрберебезгә Аллага хисап бирергә туры киләчәк. Без Алла сүзен ишеткәндә Аллага хисап бирергә тиешле булабыз (Йәзәкил 33:7—9; Римлыларга 14:12). Исраиллеләр, сайланган халык буларак, Йәһвәгә багышланган халык булып туганнар һәм, шуңа күрә, аларда Алла нәсыйхәтләре буенча аңа тугры хезмәт итәргә бурычлары булган (Икенчезаконлык 7:6, 11). Бүген беркем дә мондый кеше булып туа алмый, ләкин әгәр дә без Изге Язманың үгет-нәсихәтен алганбыз икән, безгә бу нәсыйхәткә туры китереп иман белән эш итәргә кирәк.

23, 24. Суга чуму йоласын үтәр өчен, нинди куркулар кешеләрне тоткарламаска тиеш?

23 Аларда тиешле белемнәр аз дигән курку, шулай ук, кайбер кешеләргә суга чумдыру йоласын үтәргә комачаулый. Әлбәттә, безнең барыбызга да өйрәнергә кирәк, чөнки «кеше Алла эшләгән эшләрне башыннан ахырына кадәр аңлап бетерә алмый» (Вәгазьче 3:11ЯД). Хәбәшстан түрәсенең мисалын карап чыгыйк. Прозелит яисә яһүди диненә күчкән кеше буларак, аңарда берникадәр Изге Язма белемнәре булган, ләкин ул Алла ниятләре турында барлык сорауларга да җавап бирә алмаган. Бу түрә Йәһвәнең Гайсә Мәсихнең йолып алучы корбаны аша коткарылу биргәне турында белгәннән соң, шунда ук суга чумдырылу йоласын үтәгән (Рәсүлләр 8:26—38).

24 Кайберәүләр үзләрен Аллага багышлаганнан соң, аңа тугры булып кала алмыйм дип куркып, суга чуму йоласын үтәргә ашыкмыйлар. Унҗиде яшьлек Моника болай дип әйтә: «Мин суга чумдырудан һәрчакта да үз-үземне тоткарлый идем, чөнки үземнең багышлануым буенча яши алмамын дип курыктым». Әгәр дә без бөтен йөрәгебез белән Йәһвәдә ышанычлы икән, «Ул [безнең] юлларыбызны юнәлтер». Ул безгә «хакыйкатьтә йөрергә» һәм аның тугры, үзләрен аңа багышлаган хезмәтчеләре булып калырга ярдәм итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 3:5, 6; 3 Яхъя 4).

25. Нинди сорауны карап чыгарга кирәк?

25 Йәһвәдә тулысынча ышанычлы булганга һәм чын күңелдән аны яратканга күрә һәр ел меңләгән кешеләр аңа үзләрен багышлыйлар һәм суга чуму йоласын үтиләр. Һәм, әлбәттә, Аллага үзләрен багышлаган аның барлык хезмәтчеләре Аллага тугры булып калырга телиләр. Ләкин без авыр вакытларда яшибез һәм төрле иман сынаулары белән очрашабыз (2 Тимутегә 3:1—5). Безгә Йәһвәгә үзебезнең багышлануыбыз буенча яшәр өчен нәрсә ярдәм итә ала? Бу сорауны без чираттагы мәкаләдә караячакбыз.

[Искәрмә]

^ 6 абз. Гайсә гөнаһсыз булганга күрә аның суга чумдырылуы гөнаһларында тәүбә итү символы булып хезмәт итмәгән. Аның суга чумуы, ул Алланың ихтыярын үтәр өчен аңа үзен багышлаганын күрсәткән (Еврейләргә 7:26; 10:5—10).

Сезнең исегездәме?

• Мәсихчеләрнең суга чуму йоласы ничек үткәрелә?

• Суга чуму йоласын үтәргә теләүче кешеләрдә нинди белемнәр булырга тиеш?

• Чын мәсихчеләрнең суга чуму йоласын үтәүгә алып баручы нинди адымнары бар?

• Кайберәүләрне суга чуму йоласын үтәүдән нәрсә тоткарлый һәм ничек аларга ярдәм итеп була?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрацияләр]

«Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырылган» булу дигәннең нәрсә аңлатаканын сез беләсезме?