Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшы юлбашчының булмавы — дөньякүләм мәсьәләсе

Яхшы юлбашчының булмавы — дөньякүләм мәсьәләсе

Яхшы юлбашчының булмавы — дөньякүләм мәсьәләсе

Язучы һәм шагыйрь булган бер кеше киләчәккә өмет баглаган. Якынча туксан ел элек, ул хыялланып күз алдына җир йөзендәге бер урынны китерә: «анда зиһен куркуның нәрсә икәнен белми һәм баш югары күтәрелгән; анда белем иркен таралган; дөнья таркалмаган, кешеләр бер-беренә кереп йөри; анда тик дөреслеккә генә нигезләнгән сүзләр әйтелә; һаман тынгысыз омтылыш «кулларын» камиллеккә таба суза».

УЛ ЯЗУЧЫ бер көнне туган илендә, шулай ук бөтен җир йөзендә, яшәүче кешеләрнең барысы да, югарыда әйтелгән шартларда «уяначакларына» өметләнгән. Нобель премиясе белән бүләкләнгән шул шагыйрь бүген исән булса, ул бик каты төшенкелеккә бирелер иде. Чөнки үзенең алга китешенә һәм казанышларына карамастан, бүгенге дөнья бервакытта да булмагандай, тагын да катырак таркалып бара. Һәммә җирдә кешеләрне шатлыксыз киләчәк көтә.

Бер фермердан, аның илендә төрле төркемнәр арасында ни өчен көтмәгәндә ерткычлык кабынып китә икән дип сорагач, ул аның сәбәбе итеп, җитәкчеләрнең булмавы турында әйтеп киткән. Тарихчы Джонатан Гловерның китабында да моңа охшаш фикерне табарга була. Анда: «[Шул ук илдәге] геноцид, кабиләләр арасындагы кинәт кабынган дошманлык аркасында түгел, ә хакимиятне үз кулларында калдырырга теләүчеләрнең юри эшләвеннән килеп чыккан»,— дип әйтелгән («Humanity—A Moral History of the Twentieth Century»).

1990 елларның беренче өлешендә элеккеге Югославиянең ике республикасы арасында сугыш башлангач, бер журналист: «Еллар буена бергә тату яшәгән идек, ә хәзер хәтта бер-беребезнең имчәк балаларын үтерешәбез. Безгә ни булды соң?» — дип язган.

Европа белән Африкадан меңләгән чакрым ераклыкта Һиндстан, югарыда әйтелгән шагыйрьнең туган җире урнашкан. «Һиндстан бер бөтен дәүләт кебек сакланачак микән?» дип аталган докладында Пранай Гупта: «Һиндстан халкының 70 процентына 30 яшь тә тулмаган, ләкин анда аларга мисал булырлык җитәкчеләр юк»,— дип әйткән.

Кайбер илләрнең җитәкчеләре ришвәт алуда гаепләнеп үзләренең эш урыннарын калдырып китәргә мәҗбүр. Бу һәм башка сәбәпләр буенча дөньяда җитәкчелек итүнең кискен хәлдә булуы, ачык. Дөнья хәлләре 2 600 ел элек яшәгән бер пәйгамбәрнең: «Кеше юлы аның ихтыярында түгел... табаннарына юнәлеш бирү баручының көчендә түгел»,— дигән сүзләренең дөреслеген раслый (Йәрәми 10:23).

Дөньяның хәзерге хәлен үзгәртү өчен чаралар табылырмы? Кешеләрне куркыныч белән көчләү булмаган, һәрбер кешенең чын белем алуга мөмкинлеге булган һәм кешеләр камиллеккә омтылып яшәгән дөньяга, кем җитәкчелек итеп алып барыр?

[3 нче биттәге иллюстрация]

Fatmir Boshnjaku