Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла принциплары буенча яшәгез

Алла принциплары буенча яшәгез

Алла принциплары буенча яшәгез

«[Йәһвә] сине файдалыга өйрәтә» (ИСАЙ 48:17).

1. Барлыкка Китерүче кешеләр белән ничек җитәкчелек итә?

ГАЛӘМНЕҢ серләрен ачарга тырышкан галимнәр, без яши торган дөньядагы чиксез зур энергия күләменә шаккаталар. Безнең кояш — уртача зурлыктагы йолдыз — һәрбер секунд саен «100 миллиард водород бомбасы» шартлавында чыккан энергиягә тиң булган энергияне барлыкка китерә. Безнең Барлыкка Китерүчебез күкнең мондый зур җисемнәрен күзәтеп торыр өчен үзенең чиксез көчен куллана (Әюп 38:32; Исай 40:26). Ә ихтыяр иреге, әхлак тойгысы, зирәклек һәм рухи сорауларны чишәргә сәләт бирелгән кешеләр — безнең турыда нәрсә әйтеп була? Иҗат Итүчебез безнең белән җитәкчелек итәр өчен нинди ысул куллана? Ул безгә җитәкчелек өчен, үзенең камил кануннарын һәм югары принципларын, шулай ук бик сизгер була ала торган намусны яратып биргән (2 Патшалык 22:31; Римлыларга 2:14, 15).

2, 3. Нинди буйсыну Аллага шатлык китерә?

2 Акылга ия булган затларның Аллага үз теләкләре буенча буйсынуы аңа шатлык китерә (Гыйбрәтле хикәя 27:11). Йәһвә безгә, аңа уйламыйча роботлар кебек буйсынырга, берәр программа бирү урынына, ихтыяр иреген биргән. Ул моны без, тулысынча мәгълүматлар алып, нәрсә дөрес икәнен үзебез сайлар өчен эшләгән (Еврейләргә 5:14).

3 Үз Атасын камил чагылдырган Гайсә шәкертләренә: «Әмерләремне үтәсәгез, сез — Минем дусларым. Инде сезне хезмәтчеләрем дип атамыйм»,— дип әйткән (Яхъя 15:14, 15). Борынгы заманнарда хезмәтчеләрнең яисә колларның сайларга хаклары булмаган — алар үз хуҗаларының боеруларын үтәгәннәр. Кешеләр арасындагы дуслык исә, әгәр дә дусларның һәрберсе дустының йөрәгенә ятышлы булган сыйфатлар күрсәтсә генә барлыкка килә. Нәкъ шулай ук без дә Йәһвәнең дуслары була алабыз (Ягъкуб 2:23). Бу дуслык үзара мәхәббәт белән ныгый. Гайсә: «Мине яратучы Минем сүзләремне тотар. Атам аны яратыр»,— дип әйткәндә Аллага буйсыну белән ярату арасында бәйләнеш бар икәнен күрсәткән (Яхъя 14:23). Күктәге Атабыз, Йәһвә безне яратканга һәм безгә ышанычлы җитәкчелек бирергә теләгәнгә күрә, безне аның принциплары буенча яшәргә чакыра.

Алла принциплары

4. Принцип дигән сүзне сез ничек аңлатыр идегез?

4 Нәрсә ул принцип? «Татар теленең аңлатмалы сүзлегендә» (II том) принцип дигән сүз: «Берәр теория, тәгълимат, фән һ[әм] б[ашка] ш[ундыйның] төп, нигез кагыйдәсе, тезисы. Берәр төр эшчәнлек өчен җитәкче кагыйдә, күрсәтмә»,— дип аңлатыла. Изге Язмаларны тырышып өйрәнү аркасында, без күктәге Атабыз яшәүнең төрле яклары һәм шартлары турында принциплар биргәнен беләбез. Ул боларның барысын безнең мәңгелек иминлегебезне күз алдында тотып эшли. Бу акыллы Сөләйман патша язган сүзләргә туры килә: «Тыңла, улым, һәм минем сүзләремне кабул ит, шулчак синең гомер елларың артыр. Мин сиңа акыллылыкның юлын күрсәтәм, сине тугры эздән алып барам» (Гыйбрәтле хикәя 4:10, 11). Йәһвә биргән төп принциплар аның һәм якыннарыбыз белән безнең мөнәсәбәтләребезгә, безнең гыйбадәт кылуыбызга һәм көндәлек тормышыбызга кагыла (Мәдхия 1:1). Әйдәгез, бу төп принципларның кайберләрен карап чыгыйк.

5. Төп принципларның кайберләренә мисал китерегез.

5 Йәһвә белән безнең үзара мөнәсәбәтләр турында Гайсә: «Үзеңнең Аллаңны, Йәһвәне бөтен йөрәгең, бөтен җаның һәм бөтен акылың белән ярат»,— дип әйткән (Маттай 22:37, ЯД). Өстәвенә, Алла башка кешеләргә карата тәртип буенча принциплар биргән һәм алар «алтын кагыйдә» дип билгеле: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез» (Маттай 7:12; Гәләтиялеләргә 6:10; Титуска 3:2). Безнең дини тормышыбыз буенча Изге Язмаларда мондый киңәш бирелә: «Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик. ...Гыйбадәт кылу өчен бергә җыелудан баш тартмыйк» (Еврейләргә 10:24, 25). Ә көндәлек тормышыбыз турында рәсүл Паул: «Ашыйсызмы, эчәсезме яки башка берәр нәрсә эшлисезме — һәммәсен дә Аллаһы даны өчен эшләгез»,— дип әйткән (1 Көринтлеләргә 10:31). Әмма Алла Сүзендә башка бик күп принциплар бар.

6. Принциплар кануннан нәрсәсе белән аерылып тора?

6 Принциплар — бу тормышта кулланырлык, нигез салучы хакыйкатьләр һәм акыллы мәсихчеләр аларны яратырга өйрәнгәннәр. Йәһвә Сөләйманны болай дип язарга дәртләндергән: «Минем сүзләремә игътибарлы бул, мин әйткәннәремә колак сал; алар синең күз алдыңнан китмәсеннәр; аларны йөрәгең түрендә сакла: чөнки аларны [Алла сүзен] тапкан кешеләргә алар — яшәү һәм бөтен тәне өчен сәламәтлек» (Гыйбрәтле хикәя 4:20—22). Принцип белән канун арасында нинди аерма бар? Принциплар канун өчен нигез булып хезмәт итәләр. Кагыйдәләр, гадәттә алар анык, берәр аерым вакыт яисә чор өчен урынлы булырга мөмкин, ә принциплар мәңгелек (Мәдхия 118:111). Алла принциплары искермиләр яисә гамәлдән чыкмыйлар. Алла тарафыннан рухландырылган Исайның сүзләре моның дөреслеген күрсәтә: «Үлән дә кибә, төсе дә бетә, ә безнең Аллабызның сүзе мәңгелек булачак» (Исай 40:8).

Принципларны фикер йөртүегездә һәм эшләрегездә кулланыгыз

7. Ничек Алла Сүзе безне фикер йөртүебездә һәм эшләребездә принципларны кулланырга дәртләндерә?

7 «Аллабызның сүзе» фикер йөртүебездә һәм эшләребездә принципларны кулланырга кабат-кабат дәртләндерә. Гайсәне Муса Канунының асылын әйтергә сорагач, ул ике канун әйткән: беренчесе Йәһвәне яратырга басым ясый, ә икенчесе якыннарыңны яратырга чакыра (Маттай 22:37—40). Беренче әмерне Гайсә Муса Канунының Икенчезаконлык 6:4, 5 тән өземтә итеп китергән: «Ходай, безнең Аллабыз, бердәнбер Ходай; һәм Ходайны, синең Аллаңны, бөтен йөрәгең, бөтен җаның, һәм бөтен көчең белән ярат». Гайсә шулай ук Левит 19:18 дә бирелгән Алланың әмерен күз алдында, бәлкем, тоткандыр. Вәгазьче китабын тәмамлаганда Сөләйман патша Алла кануннарын мондый кыска һәм тәэсирле сүзләр белән йомгаклаган: «Боларның һәммәсенең асыл мәгънәсе шулдыр: Алладан курык һәм Аның әмерләрен үтә, чөнки кеше өчен барысы да шуннан гыйбарәт; чөнки Алла һәркайсы эшне һәм яхшымы ул яисә начармы барлык яшерен булганны хөкем алдына куячак» (Вәгазьче 12:13, 14; Михей 6:8).

8. Изге Язмаларның төп принципларын тирәнтен аңлау ни өчен саклык булып хезмәт итә?

8 Әгәр дә без бу төп принципларны яхшы үзләштерсәк, безгә анык күрсәтмәләрне аңларга һәм кулланырга җиңелрәк булачак. Ә инде без төп принципларны тулысынча үзләштермәсәк, авырлыкларны акыллы хәл итүебез һәм иманыбызны нык тотуыбыз бик шикле (Эфеслеләргә 4:14). Ә әгәр дә мондый принциплар уйларыбызда һәм йөрәкләребездә нык итеп урнашса, дөрес карарларны хәл итәргә безгә җиңелрәк булачак. Принципларны акыл белән куллансак, алар безгә уңыш китерәчәк (Ешуа 1:8; Гыйбрәтле хикәя 4:1—9).

9. Изге Язмаларның принципларын аңлау һәм куллану ни өчен һәрчакта да җиңел түгел?

9 Кануннар җыентыгы буенча яшәүгә караганда, Изге Язмаларның принципларын аңлау һәм куллану авыррак. Безгә, камил булмаган кешеләргә, принциплар турында уйлау — бу тырышлыкны таләп иткәнгә — бәлкем, бик ошамыйдыр. Без авырлыклар белән очрашканда яисә берәр карар кабул итәргә кирәк булганда, анык кагыйдә белән куллануны яхшырак күрәбездер. Без кайбер чакта безнең шартта кулланырга яраклы һәм анык киңәш ишетергә теләп, җитлеккән мәсихчеләргә, бәлкем җыелыш өлкәннәренә мөрәҗәгать итәбездер. Изге Язмалар һәм аңа нигезләнгән басмалар һәрбер аерым ситуациягә киңәш бирмәскә дә мөмкин һәм әгәр дә без берәр киңәш тапсак та, аның һәркайсы шартларда һәм һәрчакта да универсаль булуы бик шикле. Сезнең исегездәдер, бер кешенең Гайсәдән: «Остаз! Абыема әйтче, атабыз калдырган мирасны минем белән бүлешсен иде»,— дип сораганы. Бу кешегә абыйсы белән бәхәсне чишәр өчен берәр кагыйдә бирү урынына, Гайсә аңа гомуми принцип биргән: «Карагыз, һәртөрле комсызлыктан сакланыгыз». Шуның белән Гайсә ул вакытта да һәм бүген дә файдалы булган киңәш биргән (Лүк 12:13—15).

10. Принципларга буйсыну безнең йөрәкне нәрсә дәртләндерә икәнен ничек ачыклый?

10 Бәлкем, законнарга теләмичә, ә аларга җәза алудан куркып кына буйсынган кешеләрне сезнең күргәнегез бардыр. Принципларга карата хөрмәт мондый караштан саклый. Бу принципларның асылы, аларны кулланган кешеләрне чын күңелдән аларга буйсынырга дәртләндерә. Чыннан да: күп кенә очракларда принципларны бозу шул ук вакытта җәза бирүгә китерми. Ләкин бу ни өчен без Йәһвәгә хезмәт итәбез һәм нәрсә безне дәртләндерә икәнен ачыклый. Йосыф мисалын карап чыгыйк. Ул Потифар хатынының әхлаксыз тәкъдимнәрен кире каккан. Ул вакытта Йәһвәнең зина кылу буенча язылган кануны әле бирелмәгән булса да һәм башка кешенең хатыны белән зина кылган өчен Алланың җәзасы булмаса да, Йосыф Алланың никах сафлыгына карата булган принцибын белгән (Яшәеш 2:24; 12:18—20). Бу принцип аңа нык тәэсир иткәне аның җавабыннан күренә: «Ничек инде мин мондый зур явызлыкны һәм Алла каршында гөнаһны эшлим соң?» (Яшәеш 39:9).

11. Мәсихчеләр Йәһвә принципларын тормышның нинди өлкәләрендә кулланалар?

11 Бүген мәсихчеләр кем белән аралашырга, күңел ачуның, музыканың һәм укуның нинди төрен сайларга кебек шәхси сорауларга Йәһвә принципларын кулланып җавап табалар (1 Көринтлеләргә 15:33; Филиппуйлыларга 4:8). Әгәр дә без үз белемнәребезне, үз аңлавыбызны тирәнәйтәбез, шулай ук Йәһвәгә һәм аның нормаларына карата ярату үстерәбез икән, шул чакта әхлакый яктан җаваплы булу тойгыбыз — безнең вөҗданыбыз һәркайсы шартларда, хәтта шәхси сораулар чишкәндә дә, Алла принципларын кулланырга ярдәм итәчәк. Изге Язмаларның принципларын куллансак, без Алла кануннарында, аларны үтәмәс өчен, төрле «тишекләр» эзләмәячәкбез яисә берәр канунны бозмыйча ни дәрәҗәдә алар «ерак керә алалар» дип тикшерергә тырышкан кешеләрнең тәртипләренә иярергә тырышмаячакбыз. Без мондый фикер йөртүнең зыянлы һәм куркыныч икәнен аңлыйбыз (Ягъкуб 1:22—25).

12. Алла принциплары буенча яшәү өчен нәрсә иң мөһиме?

12 Җитлеккән мәсихчеләр аңлыйлар: Алла принципларын тотар өчен иң мөһиме — Алла үзе ничек бу сорауга карый икәнен белү теләге. «Ходайны яратучылар, явызлыкны нәфрәт итегез!» — дип дәртләндерә мәдхия җырлаучы (Мәдхия 96:10). Гыйбрәтле хикәя 6:16—19 да, Алла явыз дип санаган әйберләрнең кайберләре санап чыгыла: «Менә Ходай нәфрәт иткән алты нәрсә, хәтта Аның җаны өчен җирәнгеч булган җиде нәрсә: тәкәббер күзләр, ялганчы тел, гаепсезнең канын коючы куллар, явыз ниятләр тулы йөрәк, явызлык юлында җитез чабучы аяклар, ялган сөйләп шаһәдәт бирүче шаһит һәм кардәш-туганнар арасында җәнҗал-гауга тудыручы кеше». Ничек Йәһвә мондый эшләргә карый икәне турында уйларга теләк тормышыбыз белән җитәкчелек иткәндә, Алла принципларына туры китереп яшәү безнең көндәлек гадәтебез булачак (Йәрәми 22:16).

Дәртләндерүче дөрес сәбәпләр кирәк

13. Таудагы вәгазендә Гайсә нинди фикер йөртүгә дәртләндергән?

13 Принципларны белү һәм аларны куллану безне ясалма тәкъвалыктан саклаячак. Принциплар буенча яшәү белән кануннарны төгәл тоту арасында аерма бар. Гайсә моны Таудагы вәгазендә ачык итеп күрсәткән (Маттай 5:17—48). Аның тыңлаучылары — Муса Канунын тотарга тиеш булган яһүдиләр булган. Ләкин чынлыкта аларда Канун турында дөрес фикер йөртү булмаган. Алар Канунның рухына игътибар итмичә, күбрәк Канунның төгәл үтәлүенә басым ясаганнар. Шулай ук алар үз гореф-гадәтләренә, аларны Алла өйрәткәненнән югарырак куеп, махсус игътибар биргәннәр (Маттай 12:9—12; 15:1—9). Һәм нәтиҗәдә кешеләр принципларга нигезләнеп уйларга өйрәтелмәгән булганнар.

14. Ничек Гайсә аны тыңлаган кешеләргә принципларга нигезләнеп уйларга ярдәм иткән?

14 Гайсә үзенең Таудагы вәгазендә әхлакый тормышның биш өлкәсенә кагылышлы принциплар биргән: ачу тоту, никах һәм аерылышу, вәгъдә бирү, үч алу, ярату һәм нәфрәт итү. Һәрбер очракта Гайсә принцип буенча яшәүнең файдасын күрсәткән. Шулай итеп Гайсә үзенең шәкертләре өчен әхлакый нормаларны югарырак күтәргән. Мәсәлән, зина кылу турында әйткәндә, Гайсә безне дөрес булмаган тәртиптән генә түгел, ә шулай ук дөрес булмаган фикер йөртүебездән һәм теләкләребездән саклаучы принцип биргән: «Мин сезгә әйтәм: хатын-кызга җенси теләк белән караучы күңеленнән инде зина кылган була» (Маттай 5:28).

15. Ясалма гыйбадәт кылуга бирелүчәнлектән ничек качарга?

15 Бу мисалдан без Йәһвә принципларының асылын һәм максатын беркайчан да югалтмаска тиешлегебез күренә. Ясалма тәкъвалык белән Алла хуплавына ия булырга без тырышмаска тиешбез. Гайсә Алланың шәфкатьлегенә һәм яратуына басым ясап, бу карашның хаталы булуын ачыклаган (Маттай 12:7; Лүк 6:1—11). Изге Язмаларның принципларын тотып без, Изге Язмаларның тәгълиматларыннан читкә чыккан төрле катгый кагыйдәләр буенча яшәргә (яисә башкаларны яшәргә мәҗбүр итү) тырышудан качачакбыз. Һәм ясалма гыйбадәт кылуга караганда, безне күбрәк Аллага карата буйсыну һәм ярату принциплары кызыксындырачак (Лүк 11:42).

Принципларны кулланудан файда

16. Изге Язмаларның кайбер кануннарының нигезендә яткан принципларга мисаллар китерегез.

16 Безгә, Йәһвәгә буйсынырга тырышучыларга, аның кануннары кайбер төп принципларга нигезләнә икәнен аңлау мөһим. Мәсәлән, мәсихчеләр потларга табынудан, җенси әхлаксызлыктан һәм үз организмына кан салудан качарга тиеш икәнен без беләбез (Рәсүлләр 15:28, 29). Ләкин бу сораулар буенча мәсихчеләр нәрсәгә нигезләнә? Йәһвә — көнләшүче, үзенә махсус тугрылык таләп итүчән Алла; без тормыш иптәшебезгә тугры булырга тиешбез; һәм Йәһвә — яшәү Чыганагы (Яшәеш 2:24; Чыгыш 20:5; Мәдхия 35:10). Бу принципларны аңлап, аларга нигезләнгән кануннарны тотарга җиңелрәк.

17. Изге Язмаларның принципларын аңлау һәм куллану нинди файда китерә?

17 Изге Язмаларның принципларын аңлаганда һәм аларны кулланганда, без алар безнең өчен файдалы икәнен аңлыйбыз. Алла халкы алган рухи фатихалар еш зур файда китерәләр. Мәсәлән, тәмәке тартмаган, әхлакый тормыш алып барган һәм канның изгелеген таныган кеше кайбер чирләрдән кача алачак. Шулай ук, Алла хакыйкате буенча яшәү безгә экономик яктан, эшебездә яисә укуыбызда һәм гаилә тормышыбызда файда китерә ала. Мондый файда Йәһвә нормаларының файдалы булуын һәм кулланырлык икәнен исбат итә. Ләкин бу Алла принциплары буенча безнең яшәвебезнең төп сәбәбе түгел. Чын мәсихчеләр Йәһвәне яратканга күрә, ул бер үзе генә бу гыйбадәт кылуга лаек булганга һәм бу дөрес булганга күрә Йәһвәгә буйсыналар (Ачылыш 4:11).

18. Әгәр дә без мәсихчеләр юлында уңышлырак булырга теләсәк, без нәрсәне кулланырга тиешбез?

18 Изге Язмаларның принциплары буенча тормыш итү безнең яшәүне бәхетле итә һәм бу сәбәп — бер үзе генә — башка кешеләрне Алла юлы буенча барырга җәлеп итәргә мөмкин. Ләкин иң мөһиме — мондый яшәү Йәһвә исеменә дан китерә. Без Йәһвә безгә яхшылык теләүче, яратучы Алла икәнен беләбез. Изге Язмаларның принциплары буенча карар кабул иткәндә һәм ничек Йәһвә безгә фатихалар бирә икәнен күргәндә, без үзебезне ничек аңа якынлашабыз икәнен хис итә башлаячакбыз. Шулай итеп, без күктәге Атабыз белән дуслык мөнәсәбәтләрен ныгытуны дәвам итәчәкбез.

Кабатлау өчен сораулар

• Нәрсә ул принцип?

• Принцип кануннан нәрсәсе белән аерылып тора?

• Ни өчен эшләрдә һәм фикерләрдә принципларга нигезләнү файдалы?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[14 биттәге рамка]

Ганада яшәгән Уилсон исемле мәсихчегә: «Син берничә көннән эштән чыгарылган булачаксың»,— дип әйткәннәр. Эшнең соңгы көнендә аны фирма белән идарә итүченең машинасын юарга куйганнар. Машина юган вакытта ул акча тапкан һәм аның начальнигы сиңа моны Алла җибәргән, чөнки син бу көннәрдә эшсез каласың, дип аны ышандырырга тырышкан. Ләкин Изге Язмаларның намуслы булу турындагы принцибын кулланып, Уилсон тапкан акчаны идарә итүчегә кайтарган. Шаккаткан идарә итүче Уилсонны эшеннән дә чыгармаган һәм аны хәтта компаниядәге югары дәрәҗәле вазифага билгеләгән (Эфеслеләргә 4:28).

[15 биттәге рамка]

Албаниядә яшәүче Рукияга 60 тан артык яшь. Гаиләләрендә талашулар аркасында ул туган абыйсы белән инде 17 елдан артык сөйләшмичә йөргән. Рукия Йәһвә Шаһитләре белән Изге Язмаларны өйрәнә башлаган һәм мәсихчеләр башкалар белән тынычлыкта һәм ачу тотмыйча яшәргә тиеш икәнен белгән. Төне буе дога кылганнан соң, ул нык дулкынланучы йөрәк белән абыйсының йорты янына юл тоткан. Абыйсының кызы ишек ачкач, шаккатып: «Син монда нәрсә эшлисең? Әллә берәрсе үлдеме?» — дип сораган. Рукия аның абыйсы белән сөйләшәсе сүзе бар дип әйткән. Ул, Изге Язмаларның принциплары һәм Йәһвә турындагы белемнәр аны абыйсы белән кабат татулашырга дәртләндерде дип, тыныч кына аңлаткан. Елап кочаклашканнан соң, алар бу очрашуны бәйрәм иткәннәр (Римлыларга 12:17, 18).

[17 биттәге иллюстрация]

Маттай 5:27, 28

[17 биттәге иллюстрация]

Маттай 5:3

[17 биттәге иллюстрация]

Маттай 5:24

[17 биттәге иллюстрация]

«Халык төркемнәрен күреп, Гайсә тауга менде. Ул утыргач, Аның янына шәкертләре килделәр. Гайсә аларны өйрәтә башлады» (МАТТАЙ 5:1, 2).