Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла таләпләрен үтәү Йәһвәне данлый

Алла таләпләрен үтәү Йәһвәне данлый

Алла таләпләрен үтәү Йәһвәне данлый

«Мин... Аны рәхмәт белдерү белән данлыйм» (МӘДХИЯ 68:31).

1. а) Ни өчен Йәһвә данлауга лаек? б) Ничек без, рәхмәтләребезне белдереп, аны данлый алабыз?

ЙӘҺВӘ — Зур Кодрәтле Алла, Галәмнең Хакиме һәм Барлыкка Китерүче. Шуңа күрә аның исеме һәм эшләре данлауга лаек. Йәһвә исемен данлау — бу аңа тирән хөрмәт күрсәтү, сүзләр һәм эшләр белән аны мактау һәм олылау дигәнне аңлата. Моны «рәхмәт белдерү» белән эшләр өчен безгә һәрчакта да Алла безнең файдабызга хәзер һәм киләчәктә нәрсә эшләячәгенә тирән рәхмәтле булырга кирәк. Ачылыш 4:11 бездә нинди караш булырга тиеш икәнен күрсәтә. Бу шигырьдә күрсәтелгән тугры рухи затлар болай дип игълан итәләр: «Раббы Аллаһыбыз! Син дан, хөрмәт һәм кодрәт кабул итәргә лаеклы. Чөнки һәммә нәрсәне Син яраттың, һәм барысы да Синең ихтыярың белән булдырылды һәм гамәлдә тора!» Әмма без Йәһвәне ничек итеп данлый алабыз? Без моны аның турында белемнәр алып һәм бездән таләп иткәннәрен үтәвебез белән данлый алабыз. Бездә мәдхия җырлаучыдагы кебек тойгылар булырга тиеш. Ул болай дип әйткән: «Мине Үз ихтыярыңны үтәргә өйрәт, чөнки Син — минем Аллам» (Мәдхия 142:10).

2. Йәһвә аны данлаган кешеләргә һәм моны эшләмәгән кешеләргә карата ничек мөгамәлә итә?

2 Йәһвә аны данлаган кешеләрне бик кадерли. Менә ни өчен ул «Аны ихластан эзләгән кешеләргә әҗерен бирми калмаячак» (Еврейләргә 11:6). Нинди бу «әҗер»? Гайсә күктәге Атасына дога кылганда: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дип әйткән (Яхъя 17:3). Әйе, «Аны [Йәһвәне] рәхмәт белдерү белән данлаган» кешеләр «җирне мирас итеп алырлар һәм анда мәңге яшәрләр» (Мәдхия 36:29). Икенче яктан, «яман кешенең киләчәге юк» (Гыйбрәтле хикәя 24:20). Без яшәгән соңгы көннәрдә, Йәһвәне данлау бик тә әһәмиятле, чөнки ул озакламыйча явыз кешеләрне юк итәчәк һәм тәкъва кешеләрне саклап калачак. «Дөнья һәм аның нәфесләре үтеп китә, әмма Алла ихтыярын үтәүче мәңге яши» (1 Яхъя 2:17; Гыйбрәтле хикәя 2:21, 22).

3. Малахий китабына без ни өчен игътибарлы булырга тиешбез?

3 «Бөтен Язма Аллаһы тарафыннан рухландырылганга» күрә, Йәһвә ихтыярын Изге Язмалардан белеп була (2 Тимутегә 3:16). Йәһвә аны данлаган кешеләргә нинди фатихалар биргәне һәм моны эшләргә теләмәгәннәр белән нәрсә булганы турында Алла Сүзендә күп мисаллар бар. Вакыйгаларның берсе Исраилдә, Малахий пәйгамбәр яшәгән вакытта булган. Безнең эрага кадәр 443 елда, Нихами Яһүдиядә идарә иткәндә, Малахий үз исемен йөрткән китап яза. Бу көчле һәм дәртләндерүче китаптагы мәгълүматлар һәм пәйгамбәрлекләр «безгә, заманнарның ахыры якынлашкан вакытта яшәүчеләргә, кисәтү ясап язылды» (1 Көринтлеләргә 10:11). Малахий сүзләренә игътибарлы булу безгә Йәһвәнең бу явыз системаны җимерәчәк «бөек һәм куркыныч көненә» әзерләнергә ярдәм итәчәк (Малахий 4:5).

4. Малахий китабының 1 нче бүлегендәге нинди 6 фикер безнең игътибарыбызны үзенә җәлеп итә?

4 2 400 ел элек язылган Малахий китабы безгә — XXI гасырда яшәгән кешеләргә — Йәһвәнең бөек һәм куркыныч көненә әзерләнергә ничек ярдәм итә? Китапның 1 нче бүлегендә аз дигәндә алты төп фикер китерелә. Аларга туры китереп эшләсәк, без Йәһвәне данлый алабыз, мәңгелек тормыш һәм аның илтифатлылыгын ала алабыз. Беренче фикер: Йәһвә үз халкын ярата; икенчесе, безгә изге әйберләрне кадерләргә кирәк; өченчесе, Йәһвә без аңа иң яхшысын бирер дип көтә; дүртенчесе, чын гыйбадәт кылу комсызлык белән түгел, ә риясыз ярату белән дәртләндерелә; бишенчесе, Алла хуплаган хезмәт итү — бу авыр һәм күңелсез эш түгел һәм алтынчысы, безнең һәрберебез Аллага үзе хисап бирәчәк. Әйдәгез, Малахий китабына нигезләнгән өч мәкаләнең беренчесен карап чыгыйк һәм бу китапның 1 нче бүлегендә әйтелгән алты фикернең һәрберсенә игътибар итик.

Йәһвә үз халкын ярата

5, 6. а) Йәһвә ни өчен Ягъкубны яраткан? б) Әгәр дә без Ягъкуб тугрылыгы кебек тугрылык күрсәтсәк, без нәрсәгә өметләнә алабыз?

5 Малахий китабының беренче шигырьләрендә Йәһвәнең яратуы турында әйтелә. Аның китабы мондый сүзләр белән ачыла: «Ходайның Исраилгә пәйгамбәрлек сүзе». Шуннан соң Алла: «Мин сезне яраттым»,— дип әйтә. Шул ук шигырьдә ул, мисал китереп: «Мин Ягъкубны яраттым»,— дип дәвам итә. Ягъкуб Йәһвәгә иман иткән. Вакытлар узу белән Йәһвә Ягъкуб исемен Исраилгә үзгәрткән һәм Ягъкуб Исраил халкының бабасы булган. Ягъкуб иманлы кеше булганга күрә, Йәһвә аны яраткан. Йәһвәгә карата Ягъкуб карашын күрсәткән исраиллеләрне Алла шулай ук яраткан (Малахий 1:1, 2).

6 Әгәр без дә Йәһвәне яратабыз һәм аның халкы белән бердәмлектә калабыз икән, без 1 Патшалык 12:22 дә әйтелгән өземтәдән юаныч таба алабыз: «Ходай Үзенең бөек исеме хакына Үз халкын калдырмаячак». Йәһвә үз халкын ярата һәм бүләкли, ә ахыр чиктә мәңгелек тормышны бүләк итеп бирәчәк. Мәдхия 36:3, 4 без болай дип укыйбыз: «Ходайга өметлән һәм яхшылык эшлә; җир йөзендә яшә һәм хакыйкатьне сакла. Ходайда юаныч тап, һәм Ул синең йөрәгеңнең теләкләрен үтәячәк». Йәһвәгә карата безнең яратуыбыз югарыда әйтелгән икенче фикер белән бәйле һәм аңа Малахий китабының 1 нче бүлеге безнең игътибарыбызны үзенә җәлеп итә.

Изгене кадерләргә

7. Йәһвә ни өчен Эсауны нәфрәт иткән?

7 Без Малахий 1:2, 3 тә укыганча, Йәһвә: «Мин Ягъкубны яраттым»,— дигәннән соң, болай дип әйтә: «Ә Эсауны нәфрәт иттем». Ни өчен шундый аерма? Ягъкуб Йәһвәне данлаган, ә аның игезәк абыйсы Эсау алай эшләмәгән. Эсауны тагын Едом дип тә атаганнар. Малахий 1:4 тә Едом дигән җир «бозык өлкә» дип аталган һәм аның яшәүчеләре хөкем ителәләр. Едом («кызыл» дигән мәгънә йөртә) дигән исем Эсауга бирелгән булган, чөнки ул олы угыл булуның кадерле хокукларын Ягъкубка, кызыл ясмык шулпасына, саткан. Яшәеш 25:34 тә: «Эсау аңа олы угыл буларак бирелергә тиешле хокукларны санга сукмаган»,— дип әйтелә. Рәсүл Паул имандашларын «беркем дә җенси йөгәнсезлеккә [«зина кылуга», ЯД] бирелмәсен, бер ашарлык аш өчен, олы угыл буларак бирелергә тиешле хокукларны саткан Эсау кебек, әхлаксыз тормыш белән яшәмәсен» дип игътибарлы булырга чакырган (Еврейләргә 12:14—16).

8. Ни өчен Паул Эсауны зина кылучы белән чагыштырган?

8 Ни өчен Паул Эсау эшләрен зина кылу белән бер итеп күрсәтә? Чөнки Эсауның фикер йөртү ысулын чагылдырган кеше изгене кадерләми торган кешегә әверелергә мөмкин. Үз чиратында бу, зина кылу кебек, авыр гөнаһка китерә ала. Димәк, безнең һәрберебезгә үз-үзебезгә мондый сораулар бирергә кирәк: «Мин кайчакта үземнең кадерле мәсихче мирасымны — мәңгелек тормышымны — бер касә ясмык шулпасына кебек, берәр вакытлы нәрсәгә алмаштырырга теләмимме? Мин изге әйберләрне, бәлкем, моны үзем дә сизмичә, санга сукмый башламадыммы?» Эсауда үзенең физик теләген тизрәк канәгатьләндерү теләге булган. Ул Ягъкубка: «Миңа бу кызылның бер йотымын тизрәк бирче»,— дип әйткән (Яшәеш 25:30, ЯД). Кызганычка каршы Алланың кайбер хезмәтчеләре асылда моңа охшашны әйтәләр: «Тизрәк! Ни өчен никахны көтәргә кирәк?» Җенси теләкне, берни белән дә исәпләшмичә, канәгатьләндерү теләге алар өчен, Эсауның бер касә ясмык шулпасына әверелгән.

9. Йәһвәгә карата хөрмәтле куркуны без ничек саклый алабыз?

9 Әйдәгез, әхлакый сафлыкка, намуслы булуга һәм безнең рухи мирасыбызга хөрмәт күрсәтмичә мөгамәлә итеп, изге әйберләрне санга сукмауга беркайчан да юл куймыйк. Эсау кебек булу урынына тугры Ягъкуб кебек булыйк: изге әйберләр өчен тирән рәхмәт белдерик һәм Алла алдында хөрмәтле курку кичерик. Ничек без моны эшли алабыз? Алла таләпләрен тырышып үтәвебез белән һәм без Малахий китабының 1 нче бүлегендәге өченче фикергә киләбез. Ә бу нинди фикер?

Йәһвәгә иң яхшыны бирү

10. Руханилар Йәһвәнең аш өстәле хөрмәткә лаек түгел икәнен ничек күрсәткәннәр?

10 Иерусалим гыйбадәтханәсендә, Малахий көннәрендә хезмәт иткән Яһүди руханилары Йәһвәгә, иң яхшы корбаннар китермәгәннәр. Малахий 1:6—8 дә болай дип әйтелә: «„Улы — әтисен һәм кол үз хуҗасын хөрмәт итә. Әгәр дә мин әти икән кайда Миңа хөрмәтегез? Һәм Мин Ходай [«хуҗа», ЯД] икән, кайда миннән куркуыгыз?“ — дип, әйтә сезгә, Минем исемемне хурлаган руханиларга, Ходай Саваоф». Руханилар: «Нәрсә белән без Синең исемеңне хурлыйбыз?» — дип сорыйлар. «Сез минем корбан китерү урынына саф булмаган икмәк китерәсез»,— дип җавап бирә аларга Йәһвә һәм руханилар кабат: «Нәрсә белән без Синең исемеңне хурлыйбыз?» — дип сорыйлар. «„Ходайның аш өстәле хөрмәткә лаек түгел“,— дип әйтүегез белән»,— дип җавап бирә аларга Йәһвә. Бу руханилар начар корбаннар китергәндә һәм: «Бу начар түгел»,— дип әйткән һәрчакта Йәһвәнең аш өстәлен хөрмәт итмәүләрен күрсәткәннәр.

11. а) Йәһвә кабул итмәслек корбаннар турында нәрсә дип әйткән? б) Халык тулысынча ни өчен шулай ук гаепле булган?

11 Шуннан соң Йәһвә аларны кабул итәргә лаек булмаган корбаннар турында уйларга дәртләндерә: «Моны үзеңнең хуҗаңа китер; ул канәгать булырмы һәм сине илтифат белән кабул итәрме?» Юк, аларның хуҗалары мондый бүләктән канәгать булмас иде. Һәм, әлбәттә, Галәмнең Хакиме кимчелеге булган корбанны кабул итмәячәк! Ләкин бу хәлдә руханилар гына гаепле булмаган. Әйе, кимчелеге булган хайваннарны корбан итеп китереп, алар Йәһвәгә карата хөрмәтсезлек күрсәткәннәр. Ләкин тулысынча халык гаепсез булганмы? Әлбәттә, юк! Нәкъ халык үзе сукыр, аксак һәм авыру булган хайваннарны сайлаган. Һәм бу хайваннарны халык үзе руханилар корбан итеп китерсен өчен аларга китергән. Нинди зур гөнаһ!

12. Йәһвәгә иң яхшысын бирергә безгә нәрсә ярдәм итә?

12 Йәһвәгә иң яхшысын биреп, без аны чын күңелебездән яратабыз икәнен күрсәтәбез (Маттай 22:37, 38). Малахий көннәрендә яшәгән үзсүзле руханилардан аермалы буларак, Йәһвәнең оешмасы бүген Изге Язмаларның искиткеч белемнәре белән бүлешә һәм алар безгә Алла таләпләрен үтәргә һәм Йәһвәне данларга ярдәм итә. Моның белән Малахий китабының 1 нче бүлегендәге дүртенче мөһим фикер бәйле.

Чын гыйбадәт кылу комсызлык белән түгел, ә ярату белән дәртләндерелә

13. Руханиларны үз эшләрен башкарырга комсызлык дәртләндергәне кайдан күренә?

13 Малахий көннәрендә яшәгән руханилар йөрәксез, үз-үзләрен яратучан һәм акчага карата комсыз булганнар. Кайдан без моны беләбез? Малахий 1:10 да болай дип әйтелә: «[«Ишекләрне кайсыгыз ябачак? Һәм сез минем корбан китерү урынында бушка ут яндырмаячаксыз», ЯД]. Сезгә карата Минем канәгатьлегем юк, дип әйтә Ходай Саваоф һәм сезнең кулларыгыздан китерелгән бүләгегез Миңа рәхәтлек китерми». Әйе, бу комсыз руханилар хәтта ишек ябу һәм корбан китерү урынында ут яндыру — гыйбадәтханәнең гади эшләре — өчен дә акча таләп иткәннәр! Шуңа күрә ни өчен Йәһвә аларның кулларыннан китерелгән корбаннарны кабул итмәгәне аңлашыла!

14. Йәһвә Шаһитләрен үз хезмәтләрен үтәргә мәхәббәт дәртләндерә дип, без ни өчен әйтә алабыз?

14 Борынгы Иерусалимдагы гөнаһлы руханиларның комсызлыгы һәм үз-үзләрен яратучанлыгы безнең искә Изге Язмалардагы сүзләрне төшерә: комсыз кешеләр Алла Патшалыгын мирас итеп алмаячаклар (1 Көринтлеләргә 6:9, 10). Бу руханиларның үз-үзләренә хезмәт итүләре турында уйлау безне бөтен дөнья буенча Йәһвә Шаһитләре алып барган вәгазь эшенә тагын да күбрәк хөрмәт белән карарга дәртләндерә. Без моны үз теләгебез буенча башкарабыз һәм хезмәтебез өчен беркайчан да түләү алмыйбыз. Без «Аллаһы сүзе белән сәүдә итмибез» (2 Көринтлеләргә 2:17). «Алланың шатлыклы хәбәрен бушлай һәм рәхәтлек белән игълан иттем»,— дип әйткән рәсүл Паул һәм безнең һәрберебез шулай ук әйтә ала (2 Көринтлеләргә 11:7, ЯД). Паул «шатлыклы хәбәрен... рәхәтлек белән игълан иткәненә» игътибар итик. Бу Малахий китабының 1 нче бүлегендәге бишенче фикергә алып килә.

Аллага хезмәт итү — бу авыр һәм күңелсез эш түгел

15, 16. а) Руханиларда корбаннар китерүгә карата нинди караш булган? б) Йәһвә Шаһитләре үз корбаннарын ничек китерәләр?

15 Борынгы Иерусалимдагы имансыз руханилар корбан китерү йөкләмәсен — бу авыр һәм күңелсез эш дип санаганнар. Бу алар өчен авыр йөк булган. Алла, Малахий 1:13 тә язылганча, аларга: «Һәм: „Менә күпме эш!“ — дисез һәм аны [Йәһвәнең аш өстәлен] санга сукмыйсыз»,— дип әйтә. Бу руханилар Алла өчен изге булганнарны санга сукмаганнар. Аларга охшамас өчен, үтенеп дога кылыйк. Әйдәгез, 1 Яхъя 5:3 тә әйтелгән караш буенча үзебезне тотыйк: «Аллаһыны яратуыбызны Аның әмерләрен үтәвебез белән күрсәтәбез. Ә Аның әмерләре авыр түгел».

16 Аллага рухи корбаннар китерүне беркайчан да авыр эш дип санамыйча, аларны шатлык белән китерик. «Аңа [Йәһвәгә] болай дип әйтегез: „Һәркайсы канунсызлыкны алып куй һәм игелекне кабул ит һәм без безнең авызларның [«үгезләрен», ЯД] корбанын китерәчәкбез“»,— дигән пәйгамбәрлек сүзләренә игътибарлы булыйк (Осия 14:2). «Безнең авызларның үгезләрен» дигән сүзтезмә рухи корбаннарны — без, Йәһвәне мактап һәм аның ниятләрен игълан иткәндә, әйткән сүзләрне — аңлата. Еврейләргә 13:15 тә болай дип әйтелә: «Шуңа күрә Гайсә аркылы Аллаһыга даими рәвештә данлау корбаны китерик, Аның исемен телебез белән мактыйк». Безнең рухи корбаннарыбыз бары тик формаль эш кенә түгел, ә Йәһвәгә карата безнең эчкерсез яратуыбызның чагылуы икәнен белү бик шатлыклы! Бу Малахий китабының 1 нче бүлегендәге алтынчы фикергә алып килә.

Һәрберебез хисап бирергә тиеш

17, 18. а) Ни өчен Йәһвә «ялганчыны» ләгънәт итә? б) Ялган эшләгән кешеләр нәрсәне исәпкә алмаганнар?

17 Малахий көннәрендә яшәгән һәрбер кеше үз эшләре өчен үзе җаваплы булган һәм бу шулай ук безнең өчен дә дөрес (Римлыларга 14:12; Гәләтиялеләргә 6:5). Моңа туры китереп Малахий 1:14 тә: «Көтүендә кимчелексез ата хайван булган, һәм ул вәгъдә иткән, ә Ходайга корбан итеп кимчелеклене китерүче ялганчыга ләгънәт төшсен»,— дип әйтелә. Әгәр дә кешенең көтүе бар икән, димәк, аңарда бер сарыктан күбрәк һәм сайларга хайваны бар дигән сүз. Корбан китерү өчен мал сайлаганда аңа сукыр, аксак яисә авыру булган хайванны сайлау мәҗбүри булмаган. Әгәр дә ул мондый кимчелеге булган хайванны сайласа, шуның белән ул Йәһвәнең корбан китерү тәртибен санга сукмый икәнен күрсәткән. Бер көтү малы булган кеше алар арасында кимчелексез хайванны, әлбәттә, таба алган!

18 Шуңа күрә Йәһвәнең, тиешле ата хайваны булып та сукыр, аксак яисә авыру хайванны руханиларга корбан китерү өчен китергән, бәлкем өстерәп китергән, «ялганчы» кешене ләгънәт итәр өчен бар нигезләре булган. Малахий китабында руханиларның берәрсе Канун буенча кимчелеге булган хайван кабул ителми дип аңлатып, Кануннан өземтә китергәне хәтта искә дә төшерелми (Левит 22:17—20). Һәрбер акыллы кеше, әгәр дә ул үз хуҗасына мондый бүләк китерсә, аңа моның өчен җавап бирергә туры киләчәк икәнен аңлаган. Ләкин чынбарлыкта алар бу эшләрне кеше хакимнәреннән күпкә һәм күпкә бөегрәк булган Галәмнең Хакименә карата эшләгәннәр. Малахий 1:14 тә Йәһвә сүзләре: «Мин бөек Патша һәм Минем исемем халыклар арасында куркыныч»,— дип бирелә.

19. Без нәрсәне күрергә телибез һәм безгә нәрсә эшләргә кирәк?

19 Без, Алланың тугры хезмәтчеләре буларак, Бөек Патша, Йәһвәне барлык кешелек данлаячак көнне күрергә телибез. Шул көннәрдә «җир, сулар диңгезне тутыргандай, Ходай турында белем белән тулачак» (Исай 11:9). Ә әлегә мәдхия җырлаучының: «Мин... Аны рәхмәт белдерү белән данлыйм»,— дигән сүзләренә ияреп, Йәһвә таләпләрен үтәр өчен бар көчләребезне куйыйк (Мәдхия 68:31). Ләкин Малахий китабында безгә файда китерә алучы башка киңәшләр дә бар. Шуңа күрә Малахий китабының башка бүлекләренә игътибар итә торган чираттагы ике мәкаләне карап чыгыйк.

Сезнең исегездәме?

• Безгә ни өчен Йәһвәне данларга кирәк?

• Йәһвә руханиларның корбаннарын, Малахий көннәрендә, ни өчен кабул итмәгән?

• Йәһвәгә данлау корбаннарын без ничек китерәбез?

• Чын гыйбадәт кылуга безне нәрсә дәртләндерергә тиеш?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[18 биттәге иллюстрация]

Малахий пәйгамбәрлеге безнең көннәргә күрсәткән.

[19 биттәге иллюстрация]

Руханилар һәм халык яраксыз корбаннар китергән.

[20 биттәге иллюстрация]

Эсау изгенең кадерен белмәгән.

[21 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Шаһитләре үзләренең данлау корбаннарын бөтен дөнья буенча түләүсез китерәләр.