Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Бар кеше өчен сәламәтлек. Бу ничек мөмкин?

Бар кеше өчен сәламәтлек. Бу ничек мөмкин?

Бар кеше өчен сәламәтлек. Бу ничек мөмкин?

СУКЫР кешенең күзләре күрүен, чукракның колагы ишетүен, телсезнең шатлыгыннан җырлавын, аксакның аякларына басып йөри башлавын күз алдына китерегезче? Сүз медицинаның ахыргы фәнни казанышлары турында түгел, ә Алланың кешеләр файдасына катнашуыннан килеп чыккан нәтиҗәсе турында бара. Изге Язмада: «Ул чакта сукырларның күзләре ачылыр, һәм чукракларның колаклары ишетер. Ул чакта аксак болан кебек сикереп торыр, һәм телсезнең теле җырлар»,— дигән пәйгамбәрлек әйтелгән (Исай 35:5, 6). Шундый искиткеч пәйгамбәрлекнең уңышлы тормышка ашуына нигә соң без тулысынча ышанырга тиеш?

Иң беренче Гайсә җирдә булган вакытны искә төшерик. Ул чынлап торып төрле авырулы һәм гарип кешеләрне савыктырган. Өстәвенә, бу могҗизаларны бик күп кешеләр, хәтта аның дошманнары да күргәннәр. Мәсәлән, бер тапкыр Гайсә бер авыруны савыктыргач, каршы торучы көндәшләре аның могҗиза ясавына шик тудырыр өчен, савыктырылган кешене җентекләп тикшерергә тотынганнар. Ләкин алар үз үкенечләренә каршы, бары тик шул могҗизалы галәмәтнең эшләнүен генә раслаганнар (Яхъя 9:1, 5—34). Соңрак Гайсә тагы бер ап-ачык могҗиза кылгач, фарисейләр өметсезлеккә бирелеп: «Безгә нәрсә эшләргә? Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә»,— дип әйткәннәр (Яхъя 11:47). Ләкин гади кешеләрнең күпләре алар кебек каты күңелле булмаганлыктан, Гайсәгә ышанганнар (Яхъя 2:23; 10:41, 42; 12:9—11).

Гайсәнең могҗизалары — дөньякүләм савыктыруның алдан белдерүче билгеләре

Гайсәнең могҗизалары аның Мәсих һәм Алланың Улы икәнен күрсәтеп торган. Алар киләчәктә булачак Изге Язмадагы тыңлаучан кешеләрнең савыктырылуы турындагы вәгъдәләргә ышануга нигез салган. Ул вәгъдәләргә мәкаләнең башында әйтелгән Исай китабының 35 нче бүлегендәге пәйгамбәрлек тә керә. Исай 33:24 тә Алладан курыккан кешеләр турында: «Яшәүчеләрнең берсе дә: „мин авыру“,— дип әйтмәс»,— диелгән. Моннан тыш, Ачылыш 21:4 тә без укый алабыз: «Ул [Алла] аларның һәр күз яшен сөртәчәк һәм үлем, кайгы, ачы тавыш, авырту башка булмаячак. Чөнки әүвәлге [хәзерге сынаулар һәм газаплар] үтеп китте».

Кешеләр даими, Гайсәнең үрнәк догасын кабатлаганда, бу пәйгамбәрлекнең тормышка ашуын үтенеп сорыйлар. Ул догада мондый сүзләр бар: «Синең Патшалыгың килсен, Күктәге кебек, җирдә дә Синең ихтыярың гамәлгә ашсын» (Маттай 6:10). Әйе, Алланың җир белән кешелеккә бәйле ихтыяры, башкача әйтсәк, уй-нияте бар. Кешеләрнең авырганына һәм гариплектән газап чиккәннәренә сәбәп булса да, тиздән аларның барысы да юкка чыгар һәм Алланың «табан асларына» мәңге зарар китермәячәк (Исай 66:1) *.

Авыртусыз һәм түләүсез савыгу

Кешеләр нинди генә авыру белән авырмасын, Гайсә аларны авыртусыз, бик тиз һәм түләүсез савыктырган. Әлбәттә, моның турында хәбәр ут ялкыны кебек таралган. Шунлыктан тиздән «Аның [Гайсә] янына халык төркемнәре аксакларны, сукырларны, гарипләрне, телсезләрне һәм башка күп төрле авыру кешеләрне алып килделәр. Алар авыруларны Аның аяклары янына салдылар, һәм Гайсә аларны савыктырды». Кешеләргә бу ничек тәэсир иткән? Шул хәлләрне үз күзләре белән күргән Маттай: «Телсезләрнең сөйләшүен, гарипләрнең савыгуын, аксакларның йөрүен һәм сукырларның күрүен күреп, халык таң калды. Һәм алар Исраил Аллаһысын данладылар»,— дип хәбәр иткән (Маттай 15:30, 31).

Игътибар итегез, Гайсә халык төркеме арасыннан алдан ук сөйләшенгән кешеләрне, имеш савыктырам дип, сайлаган булып, алдакчылар кебек эшләмәгән. Авыру һәм зәгыйфь кешеләрнең туганнары белән дуслары аларны аның аяклары янына китереп салганнар. Әйдәгез, Гайсә савыктырган кешеләрнең, аерым мисалларын карап үтик.

Сукырлар. Гайсә Иерусалимда «тумыштан ук сукыр бер кешене» савыктыра. Шәһәрдәгеләргә ул кеше сукыр хәерче кебек билгеле иде. Аның күрә башлавына андагы кешеләрнең таң калып, шау-шу килгәнен күз алдына китерү авыр түгел! Кызганычка каршы, моңа барысы да шатланмаган. Гайсәнең фаш итүләренә рәнҗегән, билгеле һәм тәэсирле фарисейләр сектасының аерым әгъзалары аны гаепләр өчен ашкынып сылтау эзләгәннәр (Яхъя 8:13, 42—44; 9:1, 6—31). Шуңа күрә алар савыккан кешедән, аннан соң аның ата-анасыннан, аннан тагы кабат үзеннән сораштыра башладылар. Әмма үзләренең тикшерүләре белән алар Гайсәнең галәмәтен раслаучы гына булып чыктылар һәм моңа бик тә котырындылар. Шул рухани җитәкчеләрнең явызлыкларына һәм икейөзлелегенә хәйран калып, савыккан кеше: «Кемнең дә булса тумыштан сукыр кешенең күзләрен ачуы турында гомердә дә ишетелгәне юк. Ул Кеше Аллаһыдан булмаса, һичнәрсә булдыра алмас иде»,— дигән (Яхъя 9:32, 33). Акыллы итеп, ихлас күңеленнән иманын белдергәне өчен фарисейләр «аны куып чыгардылар». Бу, күрәсең, сукырлыгыннан савыккан кешенең гыйбадәтханәдән куылганын аңлата (Яхъя 9:22, 34).

Чукраклар. Гайсә Үрдүн елгасының көнчыгыш өлкәсендә урнашкан Ун кала дип аталган җирдә йөргән чагында «аның янына чукрак һәм начар сөйләшә торган кешене» алып киләләр (Марк 7:31, 32). Гайсә аны савыктырып кына калмаган, халык арасында аңа уңайсыз буласын аңлап, ул кешегә тирән теләктәшлек күрсәткән. Изге Язмада «Гайсә аны халык төркеменнән читкәрәк алып китеп» савыктыра дип әйтелә. Моны үз күзләре белән күргән кешеләрнең «гаҗәпләнүләренең чиге булмады» һәм алар: «Бөтен нәрсәне дә Ул яхшы итеп эшли: чукраклар ишетәләр һәм телсезләр сөйләшәләр!» — диештеләр (Марк 7:33—37).

Паралич суккан авырулар. Гайсә Кәпәрнаумда йөргәндә, аңа паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп киләләр (Маттай 9:2). Алтынчы шигырьдән сигезенче шигырьгә хәтле анда нәрсә булганы турында сурәтләнә: «Гайсә паралич суккан кешегә: „Тор, үзеңнең ятагыңны алып, өеңә кит!“ — диде. Тегесе, торып, өенә кайтып китте. Моны күреп торган халык куркышып калды һәм кешеләргә шундый хакимлек биргән Аллаһыны данлады». Гайсәнең бу могҗизасы да шәкертләре белән дошманнарының күз алдында башкарылды. Ләкин аның шәкертләре нәфрәт белән шашмаганга һәм тискәре мөнәсәбәтле булмаганлыктан, бу могҗизалы эшләр өчен «Аллаһыны данлады».

Башка авырулар. «[Гайсәгә] махау чире белән авыручы бер кеше килде һәм, Гайсә каршында тезләнеп, үтенеп сорады: „Әгәр теләсәң, мине тазарта алыр идең!“ Гайсә, кызганып, кулын сузып, аңа кагылды һәм әйтте: „Әйе, телим. Тазарын!“ Аның махавы шунда ук бетте, һәм ул тазарынды» (Марк 1:40—42). Игътибар итегез, ул кешене Гайсә, мәҗбүри рәвештә түгел, ә эчкерсез теләктәшлек аркасында савыктыра. Үзегезнең шундый авыру белән авырганыгызны күз алдына китерегезче. Әгәр сезне кем дә булса, тора-бара тәнегезне җәрәхәтләп бетерә язган, сезне җәмгыятьтән биздергән әшәке авыртудан, бермәл авыртусыз савыктырса, сез үзегезне ничек хис итәр идегез? Һичшиксез, могҗизалы рәвештә савыккан тагы башка бер махау авырулы кешенең ни сәбәптән «Гайсәнең аяклары алдына егылып, Аңа рәхмәт әйткәне» сезгә аңлаешлы булыр (Лүк 17:12—16).

Зәгыйфьләр. Гайсә кулга алынып, баганага кадакланыр алдыннан аның ахыргы могҗизасы савыктыру булган иде. Аны кулга алырга килгәннәрдән яклау теләге белән рәсүл Петер дәртләнеп, кылычын «тартып чыгарды һәм иң баш руханиның хезмәтчесенә селтәнеп, аның уң колагын чабып өзде» (Яхъя 18:3—5, 10). Моның турында Лүк язган белдерүдә Гайсә «хезмәтченең колагына кулын тидереп, аны савыктырды» дип әйтелгән (Лүк 22:50, 51). Гайсәнең бу кешелекле эш-хәрәкәте аның дуслары һәм дошманнары (бу очракта аны кулга алырга килгәннәр) күз алдында башкарылды.

Гайсәнең могҗизаларын җентекле рәвештә тикшереп чыксак, без аларның чыннан да булганын исбат итүче дәлилләр тупларбыз (2 Тимутегә 3:16). Һәм бу мәкаләнең башында әйтелгәнчә, мондый тикшерү Алланың тыңлаучан кешеләрне савыктыруы турындагы вәгъдәләренә безнең иманыбызны ныгытыр. Изге Язмада: «Иман ул — без өметләнеп көткән әйберләрнең тормышка ашуына ышану, күренмәгән нәрсәләргә инанган булу»,— дип әйтелгән (Еврейләргә 11:1). Әлбәттә, Аллабыз безне сукыр яки буш хыялый иманга түгел, ә дәлилләргә нигезләнгән нык иман булдырырга өнди (1 Яхъя 4:1). Әгәр дә шундый иманны үстерсәк, без рухи яктан көчле, сау-сәламәт һәм шатлыклы булырбыз (Маттай 5:3; Римлыларга 10:17).

Иң беренче рухи яктан савыгу!

Кешеләрнең күбесе физик яктан сәламәт булса да, үзләрен бәхетсез тоя. Кайберәүләре, киләчәккә өмет югалткангамы яисә тормыштагы мәшәкатьләреннән гарык булгангамы, үз-үзенә кул салырга маташа. Күчмә тел белән әйткәндә, андый кешеләр рухи яктан имгәнгән, ә монысы, физик чир белән чагыштырганда, Алла каршында шактый җитдирәк (Яхъя 9:41). Икенче яктан, күп кешеләр төрле авырулар кичергәненә карамастан, рәхәтләнеп, бәхетле тормыш алып баралар. Нигә икән? Чөнки алар рухи яктан сау-сәламәт һәм аларга Изге Язмада нигезләнгән өмет көч биреп тора.

Адәм баласының үзенчә бердәнбер мохтаҗлыгы турында Гайсә: «Кеше икмәк белән генә түгел, бәлки Аллаһы әйткән һәр сүз белән яшәр»,— дигән (Маттай 4:4). Әйе, хайваннардан аермалы буларак, кешеләрдә тамак кайгысы гына булырга тиеш түгел. Аллага «охшатып» яратылганга, без рухи азыкка, башкача әйткәндә, Алла турындагы белемгә һәм аның ихтыярын ничек үтәп, уй-нияте буенча ничек яшәргә икәнен белүгә мохтаҗбыз (Яшәеш 1:27; Яхъя 4:34). Алла турындагы белем кешенең гомерендә максатка юнәлгәнлек һәм аңа хезмәт итәргә теләк тудыра. Моннан тыш, андый белем җир йөзендә мәңге яшәүгә юл ача. Гайсә болай дигән: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр» (Яхъя 17:3).

Игътибарга лаеклы нәрсә, Гайсәнең замандашлары аңа «Савыктыручы» түгел, ә «Остаз» дип мөрәҗәгать иткәннәр (Лүк 3:12; 7:40). Ни өчен? Сәбәбе Гайсә кешеләрнең барлык авырлыкларын бөтенләйгә хәл ителү чарасы — Алланың Патшалыгы — турында өйрәткән (Лүк 4:43; Яхъя 6:26, 27). Гайсә Мәсих җитәкчелегендә шул күк хөкүмәте бөтен җир өстеннән идарә итеп, гадел кешеләрнең тулысынча савыгуына һәм аларның йорты булачак җирнең яңадан торгызылуына карата әйтелгән Изге Язмадагы вәгъдәләрнең барысын да үтәп чыгачак (Ачылыш 11:15). Менә ни өчен Гайсә үрнәк догасында Патшалыкның килүен, Алланың җиргә карата булган уй-нияте белән бәйләгән дә инде (Маттай 6:10).

Алланың шул вәгъдәләрен белгәч, кайгыга баткан күп гарип кешеләрдә зур куанычка сәбәп туа (Лүк 6:21). Алла гариплек һәм авыруларны юк итү белән генә чикләнмәс. Ул кешеләргә кайгы-хәсрәт китергәннең төп сәбәбен, гөнаһны, төбе-тамыры белән йолкып ташлаячак. Баштарак китерелгән Исай 33:24 һәм Маттай 9:2—7 шигырьләрендә кешеләрнең гөнаһ аркасында авырганы күрсәтелә (Римлыларга 5:12). Шунлыктан гөнаһ бөтенләй юк ителгән көнне, кешеләр «Аллаһы балаларының данлы азатлык» алуына шатланачаклар, ул азатлыкта кешеләр акыл һәм физик яктан камиллеккә ирешәчәк (Римлыларга 8:21).

Чамалы сәламәтлеккә ия булган кешеләр аны үзеннән-үзе килеп торган әйбер кебек исәпләргә мөмкин. Әмма төрле авырулар белән газап чиккән кешеләр башка фикердә тора. Алар аның чын бәһасен белә, чөнки кешенең гомере көтмәгәндә үзгәреп китә ала (Вәгазьче 9:11). Шуңа күрә без, укучыларыбызга, бигрәк тә берәр чирдән интегүче кешеләргә, Изге Язмада язылган искиткеч вәгъдәләрне карап чыгу бик тә кызык булыр дип уйлыйбыз. Ул вәгъдәләрнең уңышлы тормышка ашуына ышандырыр өчен, Гайсә үз гомерен биргән. Моннан тагын да яхшырак дәлил бар микән? (Маттай 8:16, 17; Яхъя 3:16).

[Искәрмә]

^ 6 абз. Алланың кайгы-хәсрәтләргә ни өчен юл куйганын күбрәк белер өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Алла чыннан да безнең турыда кайгыртамы?» дигән брошюраны укырга була.