Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә көнен кем кичерәчәк?

Йәһвә көнен кем кичерәчәк?

Йәһвә көнен кем кичерәчәк?

«Мич кебек ялкынлы көн киләчәк» (МАЛАХИЙ 4:1).

1. Әйберләрнең бу явыз системасының ахырын Малахий ничек итеп сурәтли?

МАЛАХИЙ пәйгамбәр иң якын киләчәктә булачак искиткеч вакыйгаларны сурәтләргә Алла тарафыннан рухландырылган булган. Бу вакыйгалар җир шарында яшәүче һәрбер кешегә кагылачак. Малахий 4:1 дә болай дип әйтелә: «Менә, мич кебек ялкынлы көн киләчәк; шул чакта барлык тәкәбберләр һәм явызлык эшләүчеләр салам кебек булачаклар, һәм аларны килүче көн яндырачак, дип әйтә Ходай Саваоф, һәм аларның тамырын да, ботакларын да калдырмаячак». Әйберләрнең бу явыз системасының юк ителүе нинди булачак? Ул инде беркайчан да үсә алмаслык итеп тамырлары белән бергә юк ителгән агач белән чагыштырыла.

2. Изге Язманың кайбер шигырьләрендә Йәһвә көне ничек сурәтләнелә?

2 Берәрсе: «Малахий пәйгамбәр нинди „көн“ турында әйтә?» — дип сорарга мөмкин. Шул ук көн турында Исай 13:9 да әйтелгән: «Менә, җирне чүл итәр өчен һәм андагы гөнаһлыларны юк итәр өчен ачу һәм кызган ярсу белән Ходайның [«Йәһвәнең», ЯД] зәһәр көне килә». Софония 1:15 тә мондый сурәтләү китерелә: «Бу көн — ачу көне, авыр кайгы һәм җәфалану көне, кыру һәм җимерү көне, караңгылык һәм дөм караңгылык көне, болыт һәм төн көне».

«Зур афәт»

3. Нәрсә ул «Йәһвә көне»?

3 Малахий пәйгамбәрлегенең зуррак үтәлүендә «Йәһвә көне» — бу «зур афәт» вакыты. Гайсә алдан ук: «Ул вакытта, дөнья яратылганнан бирле бүгенге көнгә кадәр булмаган һәм булмаячак зур афәт килер»,— дип әйткән (Маттай 24:21). Аеруча 1914 елдан башлап, дөньядагы булган кайгыларны искә төшерегез (Маттай 24:7—12). Икенче Бөтендөнья сугышы гына 50 миллионга якын кеше гомерен алып киткән! Әмма ләкин «зур афәт» вакытында булган кайгылар бу сугыш вакытында булганнан күпкә зуррак булачак. «Зур афәт», яисә Йәһвә көне, Армагеддон сугышы белән тәмамланачак һәм шуның белән бу явыз системаның соңгы көннәре бетәчәк (2 Тимутегә 3:1—5, 13; Ачылыш 7:14; 16:14, 16).

4. Йәһвәнең көне тәмамланганда нинди вакыйгалар булачак?

4 Йәһвә көненең ахырында Иблиснең дөньясы һәм аны хуплаган барысы да юк ителәчәк. Иң беренче итеп ялган диннәр юк ителәчәк. Шуннан соң Йәһвәнең хөкеменә Иблиснең сәяси һәм сәүдә системасы дучар булачак (Ачылыш 17:12—14; 19:17, 18). Йәзәкил болай дип алдан ук әйткән булган: «Көмешләрен алар урамга ыргытачаклар һәм алтынны алар санга сукмаячаклар. Аларның көмешләре һәм алтыннары Ходайның [«Йәһвәнең», ЯД] ачу көнендә аларны коткарырга көчле булмас» (Йәзәкил 7:19). Бу көн турында Софония 1:14 тә: «Якын Ходайның бөек көне, якын һәм бик ашыга»,— дип әйтелә. Изге Язмаларның Йәһвә көне турында әйткәнен исәпкә алып, безгә Алланың гадел таләпләренә туры китереп эшләргә тәвәккәл ниятләнергә кирәк.

5. Йәһвә исеменнән курыккан кешеләр нәрсә кичерәләр?

5 Йәһвә көнендә Иблиснең дөньясы белән нәрсә булачагын әйткәннән соң, Малахий 4:2 дә Йәһвәнең сүзләре китерелә: «Ә минем исемемнән курыкканнар, сезнең өчен гаделлек Кояшы чыгачак һәм Аның нурларында дәвалану булачак һәм сез чыгарсыз һәм тук бозаулар кебек уйнаячаксыз». «Гаделлек Кояшы» — бу Гайсә Мәсих. Ул «дөньяга [рухи] яктылык» (Яхъя 8:12). Гайсә «Үз нурларында дәвалану» белән — иң беренче итеп без бүген кичерә торган рухи дәвалану белән һәм яңа дөньяда тулысынча физик дәвалану белән — «чыгачак». Йәһвә әйтүе буенча, дәваланган кешеләр ябылган җирдән чыгарылып җибәрелгән шатлыклы һәм дәртле «тук бозаулар кебек уйнаячаклар».

6. Йәһвә хезмәтчеләре нинди җиңүне бәйрәм итәчәкләр?

6 Ә Йәһвә таләпләрен санга сукмаган кешеләр белән нәрсә булачак? Малахий 4:3 тә болай дип әйтелә: «Явызларны [сез, Алла хезмәтчеләре] аякларыгыз белән таптаячаксыз, чөнки алар Мин эшләгән көндә сезнең аякларыгызның үкчәләре астында туфрак булачаклар, дип әйтә Ходай Саваоф». Аллага җирдә гыйбадәт кылган кешеләр Иблиснең дөньясын юк итүдә катнашмаячаклар. Алар Йәһвә көненнән соң булган җиңү бәйрәмендә «явызларны аяклары белән» образлы рәвештә «таптаячаклар». Моңа охшаш бәйрәм фиргавенне һәм аның гаскәрләрен Кызыл диңгездә юк иткәннән соң үткәрелгән булган (Чыгыш 15:1—21). Иблисне һәм аның дөньясын «зур афәттә» юк иткәннән соң моңа охшаш бәйрәм булачак. Йәһвә көнен кичергән тугры кешеләр: «Аның коткаруында шатланыйк һәм күңел ачыйк»,— дип җырлаячаклар (Исай 25:9). Йәһвә хакимлеге расланганнан соң һәм җир тыныч яшәү өчен чистартылганнан соң нинди без шатлык кичерәчәкбез!

Христиан дөньясы борынгы Исраил эзләре буенча бара

7, 8. Малахий көннәрендә Исраил халкының рухи хәлен сурәтләгез.

7 Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр генә аның яхшы мөнәсәбәтенә ия була алалар. Бу Малахий үз китабын язган вакытта да дөрес булган. 70 ел Бабыл әсирлегендә булган Исраил калдыгы безнең эрага кадәр 537 елда туган җирләренә кире кайтарылган булган. Ләкин алдагы йөз ел дәвамында бу халык мөртәтлек һәм явызлык ягына кабат-кабат авышкан. Халыкның күбесе Йәһвә исемен хөрмәт итмәгән, аның гадел кануннарын санга сукмаган; алар сукыр, аксак һәм авыру хайваннарны корбан итеп китереп, гыйбадәтханәне мәсхәрә иткәннәр; яшь чакта өйләнгән хатыннарыннан аерылганнар.

8 Шуңа күрә Йәһвә аларга болай дип әйткән: «Хөкем итәр өчен сезнең яныгызга киләчәкмен һәм сихерләүчеләр, зина кылучылар һәм ялган антлы вәгъдә биргәннәр һәм ялчыга акча бирмәгәннәр, тол хатынны һәм ятимне җәберләүчеләр, чит илдән килгәннәрне кабул итмәгән һәм Миннән курыкмаучылар өчен тиз фаш итүче булачакмын... Чөнки Мин — Ходай, Мин үзгәрмим» (Малахий 3:5, 6). Ә явыз юлларын калдырырга теләгән һәркайсы кешегә Йәһвә: «Миңа борылыгыз һәм Мин сезгә борылырмын»,— дип әйткән (Малахий 3:7).

9. Малахий пәйгамбәрлекләре беренче мәртәбә ничек үтәлгән?

9 Бу пәйгамбәрлекләр, шулай ук, б. э. I гасырында да үтәлгәннәр. Яһүдиләрнең калдыгы Йәһвәгә хезмәт иткән һәм майланган мәсихчеләрдән торган яңа «халыкның» өлеше булган һәм вакыт узу белән бу «халыкка» мәҗүсиләр дә кушылган. Ләкин Исраил халкының күпчелеге Гайсәне кире каккан. Шуңа күрә Гайсә аларга: «Сезнең Изге йортыгыз ташландык хәлдә калдырылыр»,— дип әйткән (Маттай 23:38; 1 Көринтлеләргә 16:22). Малахий 4:1 дә алдан ук әйтелгәнчә, б. э. 70 елында Исраил халкы өстенә «мич кебек ялкынлы көн килгән». Иерусалим һәм аның гыйбадәтханәсе җимерелгән булган һәм бер миллионнан артык кеше ачлык, хакимлек итү өчен сугышу һәм Рим гаскәрләренең һөҗүме аркасында үлгән дип санала. Ләкин Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр бу афәттән качканнар (Марк 13:14—20).

10. Гомумән алганда, халык һәм руханилар I гасыр исраиллеләре үрнәгенә ничек иярәләр?

10 Кешелек, һәм аеруча христиан дөньясы, беренче гасыр исраиллеләренең үрнәгенә ияргән. Христиан дөньясының кешеләре һәм җитәкчеләре үз дини тәгълиматларын Гайсә өйрәткән Алла тәгълиматларыннан өстенрәк куялар. Моның өчен аеруча аларның руханилары гаепле. Алар Йәһвә исемен кулланудан баш тарталар, хәтта үзләре тәрҗемә иткән Изге Язмалардан Алла исемен алып куялар. Алар тәмугъ утында җәфалау турындагы мәҗүсиләр тәгълиматына, Троицага, үлемсез җан һәм эволюция кебек Изге Язмаларга нигезләнмәгән тәгълиматларга өйрәтеп, Йәһвәне хурлыкка төшерәләр. Моның белән алар, Малахий көннәрендә яшәгән руханилар кебек, Йәһвәне ул лаек булган данлаудан мәхрүм итәләр.

11. Бу дөнья диннәре алар кемгә чынбарлыкта хезмәт итәләр икәнен ничек күрсәткәннәр?

11 1914 елда соңгы көннәр башлангач, бу дөньяның диннәре, аеруча үзләрен христиан дине дип атаучылар, чынлыкта кемгә хезмәт итәләр икәнен күрсәткәннәр. Руханилар, милләтара каршылыклар аркасында барлыкка килгән ике бөтендөнья сугышында үз дин әгъзаларын, хәтта алар үз имандашларын үтерсәләр дә, катнашырга чакырганнар. Алла Сүзе Йәһвәгә буйсынган һәм аңа буйсынмаган кешеләрне ничек белергә икәнен ачык итеп күрсәткән: «Аллаһы балалары һәм иблис балалары болай таныла: хаклык кылмаучы, шулай ук үзенең туганын яратмаучы һәркем Аллаһыдан түгел. Электән үк сез ишеткән хәбәр: без бер-беребезне яратырга тиешбез. Безгә явыз иблистән булган һәм үзенең энесен үтергән Кабил кебек булырга ярамый» (1 Яхъя 3:10—12).

Пәйгамбәрлекнең үтәлүе

12, 13. Безнең көннәрдә Алла хезмәтчеләре эшендә нинди пәйгамбәрлекләр үтәлделәр?

12 Беренче бөтендөнья сугышы 1918 елда беткәч, Йәһвә хезмәтчеләре Алла христиан дөньясына һәм башка калган ялган диннәргә гаепләү карары чыгарган икәнен аңлаганнар. Шул вакыттан эчкерсез йөрәкле кешеләргә карата мондый сүзләр яңгырый: «„Минем халкым, аның гөнаһларында катнашмас өчен һәм аның бәла-казаларына дучар булмас өчен аннан чык. Чөнки аның гөнаһлары күккә кадәр барып җитте һәм Аллаһы аның җинаятьле эшләрен искә алды“» (Ачылыш 18:4, 5). Йәһвәгә хезмәт итәргә теләгән кешеләр ялган диннең гадәтләреннән сафлана башлаганнар һәм урнаштырылган Патшалык турында яхшы хәбәрне бөтендөнья буенча вәгазьли башлаганнар. Шуның белән алар, әйберләрнең бу явыз системасы ахырына кадәр тулысынча тәмамланырга тиеш булган эшне үтиләр (Маттай 24:14).

13 Шулай итеп, Малахий 4:5 тә әйтелгән пәйгамбәрлек тулысынча үтәлгән. Бу шигырьдә Йәһвә: «Менә бөек һәм куркыныч Ходай көне алдыннан мин сезгә Ильяс пәйгамбәрне җибәрәчәкмен»,— дип әйтә. Бу пәйгамбәрлек беренче тапкыр Суга Чумдыручы Яхъя башкарган эштә үтәлгән һәм аның эше Ильяс алып барган эшкә охшаш булган. Яхъя, Муса Канунына каршы эшләгән гөнаһларында тәүбә иткән яһүдиләрне суга чумдырганда, Ильяс алып барган эшкә охшаш эшне башкарган. Тагын да мөһимрәге, Яхъя Мәсих турында алдан хәбәр бирүче булган. Ләкин Яхъя эше Малахий пәйгамбәрлеге үтәлүенең башы гына булган. Гайсә, Яхъя турында әйткәндә, аны икенче Ильяс дип билгеләгән һәм «Ильяс» эше әле киләчәктә булачак икәнен күрсәткән (Маттай 17:11, 12).

14. Бу системаның ахыры алдыннан яшәү өчен мөһим булган нинди эш үтәлергә тиеш?

14 Малахий пәйгамбәр «Ильясның» бу бөек эше «Ходайның бөек һәм куркыныч көне» алдында булачак икәнен күрсәтә. Бу көн Армагеддонда — Зур Кодрәтле Алланың тиз якынлашучы бөек көнендәге сугышында — тәмамланачак. Менә нәрсә бу аңлата: әйберләрнең бу явыз системасы тәмамлануы вакытында һәм Алланың күк Патшалыгының Меңьеллык идарә итүенең башлануына кадәр, җирдә Ильяс эшенә туры килгән эш башкарылачак. Йәһвә бу явыз системаны юк итәр алдыннан, Ильяс эшен бүгенге үтәүче кешеләр саф гыйбадәт кылуны кире кайтару эшендә шатлыклы һәм тырышып катнашалар. Бу эштә аларга җирдә мәңге яшәргә өметләре булган мәсихчеләр ярдәм итә һәм бу эш Малахий пәйгамбәрлегендә әйтелгән эшкә туры килә. Алар моның белән Йәһвә исемен данлыйлар һәм Яхшы хәбәрне кабул иткәннәрне Изге Язмаларның хакыйкатенә өйрәтәләр.

Йәһвә үз хезмәтчеләренә фатиха бирә

15. Йәһвә үз хезмәтчеләрен ничек истә тота?

15 Йәһвә аңа хезмәт иткән кешеләргә фатихаларын бирә. Малахий 3:16 да болай дип язылган: «Алладан куркучылар бер-берсенә: „Ходай моңа игътибар итә һәм ишетә һәм Аның йөзе алдында Аннан куркучылар һәм Аның исемен хөрмәт итүчеләр турында истәлек китабы языла“,— дип әйтәләр». Алла, үз исендә калдырган кешеләргә мәңгелек тормыш бирер өчен, Һабилдан башлап аларны китапка язып барган кебек, билгеләгән. Бу кешеләргә Йәһвә болай дип әйтә: «Минем өйдә ризык булсын өчен барыгыз да уннан бер өлешне минем саклык йортыма китерегез һәм моңарда булса да Мине сынагыз... мин сезгә күк капкаларын ачмасмынмы һәм сезнең өстегезгә фатихалар мул итеп бирмәсменме?» (Малахий 3:10).

16, 17. Йәһвә үз халкына һәм аның эшләренә ничек фатихасын биргән?

16 Чыннан да Йәһвә үз хезмәтчеләренә фатиха биргән. Ничек? Мәсәлән, үз максатларының тирәнрәк аңлавын биреп (Гыйбрәтле хикәя 4:18; Даниел 12:10). Ул, шулай ук, аларны вәгазьләү эшләрендә искиткеч җимешләр белән бүләкләгән. Чын Алланы хөрмәт итәргә теләгән эчкерсез йөрәкле кешеләрнең күп саны чын гыйбадәт кылуга кушылдылар. Алар барысы «бихисап күп кеше» санына керәләр һәм алар һәрбер «милләттән, кабиләдән, халыктан һәм телдән... Алар: „Котылу тәхеттә утыручы Аллаһыбыздан һәм Бәрәннән килә!“ — дип кычкырып әйттеләр» (Ачылыш 7:9, 10). Бу «бихисап күп кеше» могҗизалы рәвештә барлыкка килгән һәм хәзер Йәһвәгә тырышлык белән хезмәт иткән кешеләрнең саны 6 миллионнан артык һәм алар бөтен җир шары буенча 93 000 нән артык җыелышка йөриләр.

17 Йәһвә Шаһитләренең басмалары дөньяда иң киң таратылучы басма булуыннан, шулай ук, Йәһвә фатихасы күренә. Бүгенге көндә һәр ай 90 миллион «Күзәтү манарасы» һәм «Уяныгыз!» журналлары чыгарыла, өстәвенә «Күзәтү манарасы» 144 телдә, ә «Уяныгыз!» журналы 87 телдә бастырыла. Изге Язмалар өйрәнүен алып барыр өчен 1968 елда «Мәңгелек тормышка алып баручы хакыйкать» дигән китап 117 телдә бастырылган һәм аның тиражы 107 миллионнан артык булган. Аннан соң 1982 елда «Сез җирдәге Оҗмахта мәңге яши аласыз» дигән китап 131 телдә бастырыла һәм аның тиражы 81 миллионнан артык була. Ә 1995 елда «Мәңгелек тормышка алып баручы белем» дигән китап чыга һәм 154 телгә тәрҗемә ителеп, саны 85 миллионга җитә. 1996 елда «Алла бездән нәрсә таләп итә?» дигән брошюра бүгенге көнгә 244 телгә тәрҗемә ителгән һәм аның 150 миллионы инде таратылган.

18. Каршы килүгә карамастан, ни өчен без рухи яктан үсәбез?

18 Иблис дөньясының каты һәм өзлексез каршы килүенә карамастан, без рухи яктан үсәбез. Бу Исай 54:17 дә әйтелгән сүзләрнең дөреслеген күрсәтә: «Сиңа каршы ясалган коралның берсе дә уңышлы булмый; һәм синең белән судта көрәшкән нинди дә булса телне — син гаеплисең. Бу Ходай колларының мирасы һәм аларның тәкъвалыклары Миннән — дип әйтә Ходай». Малахий 3:17 дә: «Алар Минекеләр булачаклар, Мин эшләгән көнне Минем үземнеке булачаклар, дип әйтә Ходай Саваоф»,— дип язылган сүзләр Йәһвә хезмәтчеләре өстендә зуррак масштабта үтәләләр һәм моны белү аның хезмәтчеләрен бик юата.

Йәһвәгә шатлык белән хезмәт итәбез

19. Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр аңа хезмәт итмәгән кешеләрдән нәрсәсе белән аерылып тора?

19 Вакыт узу белән Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләр һәм Иблис дөньясы кешеләре арасындагы аерма тагын да ачыклана. Малахий 3:18 дә алдан ук болай дип әйтелгән булган: «Шул чакта тәкъва һәм бозык кеше арасындагы, Аллага хезмәт иткән һәм Аңа хезмәт итмәгән кеше арасындагы аерманы кабат күрерсез». Бу аермаларның берсе — Йәһвәгә хезмәт иткән кешеләрнең зур шатлык кичерүләре. Бу шатлыкның сәбәпләре арасында алардагы искиткеч өмет. Алар Йәһвәнең тулысынча үз сүзләрен үтәячәгенә ышанычлы: «Менә мин яңа күк һәм яңа җир барлыкка китерәм, һәм элеккеләр инде искә төшмәячәк һәм йөрәккә дә килмәячәк. Ә сез Мин барлыкка китергән турында мәңге шатланасыз һәм күңел ачасыз» (Исай 65:17, 18; Мәдхия 36:10, 11, 29; Ачылыш 21:4, 5).

20. Ни өчен без иң шатлыклы халык?

20 Йәһвәгә тугры булган кешеләр аның бөек көнен кичерәчәк һәм яңа дөньяга керәчәкләр дигән Алла вәгъдәсенә без ышанабыз (Софония 2:3; Ачылыш 7:13, 14). Кайберәүләр бу көн килгәнче олы яшьтә булганга күрә, чир аркасында яисә берәр хәвеф-хәтәргә эләккәнгә үлсәләр дә, Йәһвә аларны искә төшерәчәк һәм мәңге яшәр өчен терелтеп торгызачак дип вәгъдә бирә (Яхъя 5:28, 29; Титуска 1:2). Шулай итеп, безнең барыбыз да авырлыклар яисә сынаулар белән очрашсак та, Йәһвә көне якынлаша икәнен беләбез. Шуңа күрә җир йөзендә иң шатлыклы халык булыр өчен бездә һәркайсы сәбәпләр бар.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Нәрсә ул «Йәһвә көне»?

• Дөнья диннәре борынгы Исраил үрнәгенә ничек иярәләр?

• Нинди пәйгамбәрлекләр Йәһвә хезмәтчеләрендә үтәлә?

• Йәһвә үз халкына ничек фатихалар биргән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[32 биттәге иллюстрацияләр]

Искиткеч өметләре булганга күрә Йәһвә хезмәтчеләре чын мәгънәдә шат.