Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Мәкерлек итүне Йәһвә нәфрәт итә

Мәкерлек итүне Йәһвә нәфрәт итә

Мәкерлек итүне Йәһвә нәфрәт итә

«Ни өчен соң без... бер-беребезгә каршы мәкерле рәвештә эш итәбез?» (МАЛАХИЙ 2:10).

1. Мәңге яшәр өчен безгә Алланың нинди таләпләрен үтәргә кирәк?

СЕЗ мәңге яшәргә телисезме? Әгәр дә сез, Изге Язмалардагы вәгъдәләргә ышанасыз икән, сез бәлкем: «Әлбәттә»,— дип әйтерсез. Ләкин Алла сезне үзенең яңа дөньясындагы чиксез тормышы белән бүләк итүен теләсәгез, сезгә аның таләпләрен үтәргә кирәк (Вәгазьче 12:13; Яхъя 17:3). Ләкин камил булмаган кешеләрдән моны көтү, чиктән тыш таләп түгелме соң? Юк, чөнки Йәһвә мондый юату сүзләре әйтә: «Корбан түгел, ә рәхимлек телим һәм тулысынча яндырыла торган корбаннарга караганда, күбрәк Алланы белүегезне телим» (Осия 6:6). Шуңа күрә хата эшләүчән кешеләр дә, Алла таләпләрен үти алалар.

2. Исраиллеләрнең күпләре Йәһвәгә каршы ничек мәкерлек иткәннәр?

2 Ләкин бөтен кеше дә Алла ихтыярын үтәргә теләми. Моны хәтта исраиллеләрнең дә күпләре эшләргә теләмәгәне Осия сүзләреннән ачык күренә. Алар барысы, бер милләт буларак, Алла белән, аның кануннарын үтәргә ризалашып, килешү яисә васыять төзегәннәр (Чыгыш 24:1—8). Ләкин озакламый алар кануннарны бозып «килешүне тотмый» башлаганнар. Шуңа күрә, Йәһвә ул исраиллеләр аңа каршы «мәкерлек итәләр» дип әйткән (Осия 6:7). Безнең көннәрдә дә күп кенә кешеләр үзләрен алар кебек тоталар. Ләкин Йәһвә мәкерлек итүне аңа карата да, аны яраткан һәм аңа хезмәт иткәннәргә карата да нәфрәт итә.

3. Бу мәкаләдә нинди сорау каралачак?

3 Алланың мәкерлек итүгә карата карашын ачыклаган пәйгамбәрләр арасында Осия бер үзе генә булмаган һәм әгәр дә без бәхетле яшәргә теләсәк, безгә Алланың карашын үзләштерергә кирәк. Алдагы мәкаләдә, без Малахий пәйгамбәрлек китабының 1 нче бүлеген карап чыктык. Әйдәгез, хәзер бу китапның 2 нче бүлегенә игътибар итик һәм анда Алланың мәкерлек итүгә карашы ничек ачыклана икәнен күрербез. Малахий Бабыл әсирлегеннән кайткан һәм берничә дистә ел үткәннән соң, Алла халкы арасында булган хәлне сурәтләсә дә, аның китабындагы икенче бүлек безнең өчен дә бик файдалы.

Руханилар шелтәләүгә дучар

4. Йәһвә руханиларны нәрсә турында кисәтә?

4 Икенче бүлек Йәһвәнең гадел юлларыннан читкә киткән Яһүди руханиларына карата Алла шелтәсеннән башлана. Әгәр дә алар Алла киңәшләренә колак салмасалар һәм үз юлларын төзәтмәсәләр, моның нәтиҗәләре бик авыр булыр. Бу бүлекнең беренче ике шигыренә игътибар итегез: «Руханилар, бу әмер сезнең өчен: әгәр дә сез, [бу әмерне] Минем исемемне данлар өчен, тыңламасагыз һәм [аны] йөрәгегезгә кабул итмәсәгез, дип әйтә Ходай Саваоф, Мин сезгә каһәрләр җибәрәм һәм фатихаларыгызны ләгънәт итәм». Руханилар халыкны Алла кануннарына өйрәтсәләр һәм кануннарны үзләре тотсалар, алар фатихалар алырлар иде. Ләкин Алла ихтыярын санга сукмаганга күрә моның урынына каһәрләр һәм ләгънәт итүләр килергә тиеш булган. Хәтта алар үзләре әйткән фатихалар да каһәрләргә әвереләчәк.

5, 6. а) Ни өчен руханилар каты шелтәләүгә дучар? б) Йәһвә руханиларга җирәнеп караганын ничек чагылдырган?

5 Ни өчен аеруча руханилар шелтәләүгә дучар булган? Сәбәбе җиденче шигырьдә ачык итеп аңлатыла: «Руханиның авызлары белем сакларга тиеш һәм аның авызыннан канун эзлиләр, чөнки ул Ходай Саваофның хәбәрчесе». Меңнәрчә ел элек Исраил халкына, Муса аша, Алла кануннары бирелгән иде. Бу кануннарда руханилар Исраил улларын Ходай «әйткән барлык уставларга өйрәтергә» бурычлы булганнар (Левит 10:11). Кызганычка каршы, 2 Паралипоменон 15:3 тә соңрак язылганча, күп көннәр Исраил «чын Алласыз һәм өйрәтүче руханисыз, һәм Канунсыз» булган.

6 Безнең эрага кадәр V гасырда — Малахий көннәрендә — руханилар белән шул ук хәл булган. Алар кешеләрне Алла Канунына өйрәтмәгәннәр һәм шуңа күрә шелтәләүгә дучар булганнар. Алланың Малахий 2:3 тә аларны хөкем итеп әйтелгән каты сүзләренә игътибар итик: «Һәм тизәкләрне сезнең битләрегезгә ыргытачакмын, сезнең бәйрәм корбаннарыгызның тизәкләрен». Бу руханилар өчен нинди кимсетүле җәза! Корбан итеп китерелгән хайваннарның тизәкләрен читкә чыгарып яндырырга тиеш булганнар (Левит 16:27). Шуңа күрә тизәк аларның битләренә ыргытылган булачак дигән сүздән, Йәһвә бу руханиларның корбаннары белән аларның үзләренә җирәнеп караганы һәм аның аларны кире какканы ачык күренә.

7. Канун өйрәтүчеләрен Йәһвә ни өчен ачуланган?

7 Малахийга кадәр күп гасырлар элек, Йәһвә левитларны чатыр (соңрак гыйбадәтханә) һәм изге хезмәт турында кайгыртучанлык күрсәтергә билгеләгән. Алар Исраил халкының укытучылары булганнар. Аларның бу билгеләнүләрне үтәве аларның үзләре һәм халык өчен яшәү белән тынычлык мәгънәсен йөрткән (Саннар 3:5—8). Ләкин левитлар аларда иң башта булган Алладан куркуны югалтканнар. Шуңа күрә Алла аларга: «Сез бу юлдан читкә киттегез, күпләр өчен канунда вәсвәсә булып хезмәт иттегез, Леви килешүен боздыгыз... Сез Минем юлларымны тотмыйсыз»,— дип әйткән (Малахий 2:8, 9). Халыкны хакыйкатькә өйрәтмәгәнгә, начар үрнәк биргәнгә һәм шуның белән күп исраиллеләрне ялгыш юлга тартканга, Йәһвәнең аларга карата ачуы хак булган.

Алла нормаларын тоту

8. Кешеләрдән Алла нормаларын тотуны таләп итү дөресме? Аңлатыгыз.

8 Бу руханилар камил булмаганга һәм Алланың нормаларын тота алмаганга алар җәлләүгә һәм гафу итүгә лаек дип уйлау дөрес түгел. Кеше Алла әмерләрен үти ала, чөнки Йәһвә бездән үти алмаслыкны таләп итмәс иде. Ул вакыттагы кайбер руханилар Алла нормаларын тотканнар дип фаразлау — бу дөрес һәм соңрак «Баш Рухани» Гайсә Мәсих нәкъ шулай ук эшләгәнендә без тулысынча ышанычлы (Еврейләргә 3:1). Аның турында чыннан да: «Аның авызларында хакыйкать кануны булган һәм аның телендә ялган булмаган; тынычлыкта һәм намуслыкта Ул Минем белән йөргән һәм күпләрне гөнаһтан читкә борган»,— дип әйтеп була (Малахий 2:6).

9. Безнең көннәрдә хакыйкатьне кем өзлексез тарата?

9 Нәкъ шулай ук, күктә яшәргә өметләре булган, Мәсихнең майланган кардәшләре «Аллаһыга мәгъкуль... корбаннар китерүче изге руханилар» булып йөз елдан артык хезмәт итәләр (1 Петер 2:5). Алар башкаларга Изге Язмаларның хакыйкатен таратуда җитәкчелек итәләр һәм без алар ярдәмендә барлык рухи хакыйкатьләрне белдек. Әллә бу аларның «авызларында хакыйкать кануны» икәнендә безне ышандырмыймы? Майланган мәсихчеләр рухи яктан адашкан күп кешеләргә дөрес юл табарга ярдәм иттеләр һәм шуның нәтиҗәсендә бөтен дөнья буенча Изге Язмаларның хакыйкатенә өйрәтелгән һәм җирдә мәңге яшәргә өметләнгән миллионлаган кеше бар. Бу миллионлаган кеше үз чиратында башкаларны «хакыйкать канунына» өйрәтергә шат (Яхъя 10:16; Ачылыш 7:9).

Сак булырга кирәк

10. Нәрсәдә сак булырга кирәк?

10 Ләкин безгә сак булырга кирәк. Югыйсә, Малахий 2:1—9 дан алырлык булган сабакларны без игътибарсыз калдырабыз. Безнең «телдә ялган» булмау ни дәрәҗәдә мөһим икәнен без истә тотабызмы? Мәсәлән, безнең гаилә әгъзалары әйткән сүзләребезгә тулысынча ышана алалармы? Ә җыелыштагы кардәшләр безнең сүзләребездә шулай ук ышанычлымы? Формаль яктан дөрес сөйләү, ләкин чынлыкта башкаларны ялгыштыру гадәте бездә тиз тамырлар җибәрергә мөмкин. Яисә берәрсендә сәүдә иткәндә үз товарын чиктән тыш мактау, я кимчелекләрен әйтмәү омтылышы булырга мөмкин. Әллә Йәһвә Алла моны күрмиме? Әгәр дә без бу тәртип буенча эшләребезне алып барсак, ул безнең авыздан чыккан мактау сүзләребезне кабул итәрме соң?

11. Саклык аеруча кемгә кирәк?

11 Малахий 2:7 дә әйтелгән сүзләр җыелышта Алла Сүзенә өйрәткән кардәшләр өчен кисәтү булып хезмәт итәргә тиеш. Шигырьдә аларның «авызлары белем сакларга тиеш» һәм аларның «авызларыннан канун эзлиләр» дип әйтелә. Мондый өйрәтүчеләр өстендә бик җитди йөкләмә һәм Ягъкуб 3:1 дә бу «ныграк хөкем ителүгә» алып бара дип әйтелә. Аларның сүзләре дәртләндерүче һәм күтәренке рухлы булырга тиеш һәм шул ук вакытта аларның өйрәтүләре Алланың язылган Сүзенә һәм Йәһвә оешмасы аша килгән басмаларга нигезләнергә тиеш. Шул чакта алар «башкаларны да өйрәтергә» яраклы булачак. Шуңа күрә аларга: «Хакыйкать сүзенә дөрес өйрәтүче һәм эшен оятка калмаслык итеп башкаручы эшче кебек, Аллаһының хуплавына ирешү өчен, мөмкин булганнарның барысын да эшлә»,— дигән киңәш бирелә (2 Тимутегә 2:2, 15).

12. Җыелышта өйрәтүчеләргә нәрсәдә сак булырга кирәк?

12 Әгәр дә без сак булмасак, бездә шәхси фикерләребезне яисә уйлауларыбызны Алла тәгълиматына өстәп кертергә теләк туарга мөмкин. Мондый теләк беркайчан да үзенең хаклыгында шикләнмәгән кешеләрдә — хәтта аларның фикерләре Йәһвә оешмасы өйрәткәнгә каршы килсә дә — еш очрый. Ләкин җыелыш өйрәтүчеләреннән, без җыелыш әгъзаларын юлдан яздыручы фикерләр түгел, ә Алладан килгән белемнәрне бирүләрен көтәргә хакыбыз бар һәм моңа Малахий китабының 2 нче бүлеге басым ясый. Гайсә болай дип әйткән: «Әмма Миңа иман итүче шушындый кечкенәләрнең берсен юлдан яздыручыны, муенына тегермән ташын асып, тирән диңгез суында батырсалар, аның өчен яхшырак булыр иде» (Маттай 18:6).

Имандаш булмаган белән никахлашу

13, 14. Малахий исраиллеләрнең нинди беренче дөрес булмаган эшләренә күрсәтә?

13 Малахий 2:10 нан башлап мәкерлек итү темасына тагын да күбрәк игътибар бирелә. Малахий бер-берсе белән бәйле булган эшләргә басым ясый һәм аларны кабат-кабат «мәкерлек итү» дип атый. Беренчедән, нинди сүзләр белән Малахий үз үгетләрен башлаганына игътибар итик: «Безнең барыбызда да бер Ата түгелме соң? Безне бер Алла барлыкка китермәдеме соң? Ни өчен соң без, безнең әтиләрнең әмерләрен бозып, бер-беребезгә каршы мәкерле рәвештә эш итәбез?» Һәм 11 нче шигырьдә ул исраиллеләр үз мәкерле эшләре белән «Ходай изгелеген мәсхәрә итәләр» дип өсти. Нәрсә алар шул хәтле авыр булганны эшләгәннәр? Бу шигырьдә явыз эшләрнең берсе ачык итеп күрсәтелә — бу «чит илаһиның кызларына» аларның өйләнүе.

14 Башка сүзләр белән әйткәндә, кайбер исраиллеләр, Йәһвәгә багышланган халыкның өлеше буларак, Йәһвәгә гыйбадәт кылмаган кешеләр белән никахлашканнар. Алдагы шигырьләр ни өчен бу шул хәтле авыр булганын күрергә ярдәм итәләр. Унынчы шигырь исраиллеләрдә бер Ата булган дип әйтә. Сүз Ягъкуб (соңрак Исраил дип аталган) я Ибраһим һәм хәтта Адәм турында да түгел. Малахий 1:6 «бер Ата» — бу Йәһвә икәнен күрсәтә. Исраил халкында Йәһвә белән махсус мөнәсәбәтләр булган: алар аның белән үз бабаларының килешүендә торганнар. Бу килешүнең бер законы: «Син алар [мәҗүсиләр] белән туганлык мөнәсәбәтләренә кермә: аның улына үз кызыңны бирмә, һәм аның кызын үз улың өчен алма»,— дип әйткән (Икенчезаконлык 7:3).

15. а) Кайберәүләр имандаш булмаганга өйләнүләрен яисә кияүгә чыгуларын ничек акларга мөмкин? б) Никахлашу турында Йәһвә нәрсә әйткән?

15 Кайберәүләр бүген: «Мин яраткан кеше бик ягымлы. Бәлкем, вакыт узу белән ул чын гыйбадәт кылуны да кабул итәр»,— дип уйларга мөмкин. Мондый фикер йөртү Изге Язмаларда: «Кеше йөрәге барыннан да күбрәк хәйләкәр һәм чиктән тыш бозык»,— дип әйтелгән кисәтү дөрес икәнен күрсәтә (Йәрәми 17:9). Имандаш булмаган кешегә өйләнү турында Алланың карашы Малахий 2:12 дә чагылган (ЯД): «Йәһвә моны эшләгән һәрберсен юк итәчәк». Шуңа күрә, мәсихчеләр «Раббыга иман итүче» кешене генә тормыш иптәше итеп сайларга чакырыла (1 Көринтлеләргә 7:39). Мәсихчеләр җыелышында имандаш булмаган кешегә өйләнгән яисә кияүгә чыккан мәсихчеләр «юк ителмиләр». Ләкин имандаш булмаган тормыш иптәше чын гыйбадәт кылуны кабул итмәсә, Алла озакламыйча әйберләрнең бу системасын юк иткәндә, аның белән шул чакта нәрсә булыр? (Мәдхия 36:37, 38).

Тормыш иптәшеңә карата начар мөгамәлә

16, 17. Ничек кайберәүләр мәкерле эш кылганнар?

16 Дәвам итеп Малахий икенче мәкерле эшкә игътибар итә: тормыш иптәшеңә карата начар мөгамәлә, аеруча, җитди сәбәпсез аерылышу. Икенче бүлекнең 14 нче шигырендә: «Ходай синең һәм син яшь чагыңда өйләнгән хатының арасында үзе шаһит булган һәм син аңа [хатыныңа] каршы мәкерлек иттең, ә ул бит синең тормыш иптәшең һәм канун буенча хатының»,— дип әйтелә. Үз хатыннары белән мәкерле рәвештә эш итеп, Яһүди ир-атлары Йәһвәнең корбан китерү урыны «яшьләр белән тулганына» гаепле булганнар (Малахий 2:13). Бу ир-атлар, бәлкем, яшьрәк хатынга, хәтта мәҗүси хатыннарга өйләнер өчен, яшь чагында өйләнгән хатыннарыннан сәбәпсез, законны бозып аерылганнар. Һәм әхлаксыз руханилар моны рөхсәт иткәннәр! Малахий 2:16 да (ЯД) без болай дип укыйбыз: «Исраил Алласы, Йәһвә: „Ул [Алла] аерылышуны нәфрәт итә“,— дип әйткән». Соңрак, Гайсә аерылырга һәм кабат өйләнергә яисә кияүгә чыгарга рөхсәт итә торган бер сәбәп кенә бар дип аңлаткан: бу тормыш иптәшеңнең зина кылуы (Маттай 19:9).

17 Малахий сүзләренә игътибар итик. Алар безнең йөрәккә мөрәҗәгать итмиләрме? Игелекле булырга чакырмыйлармы? Малахий «тормыш иптәше һәм канун буенча хатын» турында әйтә. Мәкерлек итүдә гаепле булган һәрбер ир-ат Исраил хатын-кызына, үз имандашына өйләнгән һәм аны кадерле тормыш иптәше итеп сайлаган. Аның яшь чактагы никахлашуын, үткән вакыт һәм картаю, аларның төзегән килешүен — законлы никахларын юкка чыгармый.

18. Мәкерлек итүгә карата Малахий үгетен бүген ничек кулланырга була?

18 Бу үгет безнең көннәрдә дә файдалы. Кызганычка каршы кайберәүләр Алланың «Раббыга иман итүчегә генә» кияүгә чыгарга яисә өйләнергә дигән киңәшен санга сукмыйлар. Һәм кайберләрнең никахларын нык итәр өчен көч куярга тырышмаулары шулай ук бик кызганыч. Киресенчә, алар, башка кеше белән никахлашыр өчен, Изге Язмада әйтелгән сәбәпләр буенча түгел, ә башка сәбәпләр буенча аерылышалар һәм Алла нәфрәт иткән эшләрендә аклану өчен сәбәп эзлиләр. Мондый эшләре белән алар Йәһвәнең «ачуын чыгаралар». Малахий көннәрендә Алла киңәшләрен санга сукмаган кешеләр, Йәһвә аларны дөрес хөкем итми дип әдәпсез санаганнар. Алар асылда: «Гадел хөкем Алласы кайда?» — дип сораганнар. Нинди бозык фикер йөртү! Үз-үзебезгә мондый капкынга эләгергә рөхсәт итмик (Малахий 2:17).

19. Ирләр һәм хатыннар Алланың изге рухын ничек ала алалар?

19 Ләкин икенче яктан Малахий үз замандашларының мактауга лаеклы якларын да күрсәтә. Алар үз хатыннарына карата мәкерле эшләр эшләмәгәннәр. Аларда әле «Алланың рухы» булган (Малахий 2:15, АМТ). Бәхеткә каршы Алланың хәзерге оешмасында хатыннарына «хөрмәт күрсәтүче» ир-атлар күп (1 Петер 3:7). Алар хатыннарына карата үзләрен яхшы тоталар һәм аларга әшәке сүзләр белән кычкырмыйлар, җенси теләкләрен әдәпсез канәгатьләндерүне таләп итмиләр һәм үз хатыннарын башка хатыннар белән гыйшык уены аша яисә Интернетта порнография карап, мәсхәрә итмиләр. Йәһвә оешмасында, шулай ук Аллага һәм аның кануннарына тугры булган бик күп мәсихче хатыннар бар. Бу барлык хатыннар һәм ир-атлар Алланың нәрсә яратмый икәнен беләләр һәм шуның буенча фикер йөртәләр һәм эш итәләр. Аларның тәртибенә иярегез, «Аллаһыга итагатьле» булыгыз һәм аның изге рухы аша мул итеп фатихалар алыгыз (Рәсүлләр 5:29).

20. Барлык кешелек өчен нинди вакыт якынлаша?

20 Озакламыйча Йәһвә бөтен дөньяны хөкем итәчәк. Һәрбер кеше үзе өчен, үзенең эшләре һәм нәрсәгә иман иткәне өчен җавап бирәчәк. «Безнең һәркайсыбыз үзе хакында Аллаһыга хисап бирәчәк» (Римлыларга 14:12). Һәм шуңа күрә: «Кем Йәһвә көнен кичерәчәк?» — дигән дулкынландыргыч сорау барлыкка килә. Бу сорау өченче һәм соңгы мәкаләдә каралачак.

Сез аңлата аласызмы?

• Йәһвәнең руханиларны шелтәләргә нинди төп сәбәбе булган?

• Алла нормалары кешеләр тотар өчен бик югары дип әйтү, ни өчен дөрес түгел?

• Кешеләрне өйрәткәндә ни өчен бик сак булырга кирәк?

• Тәртипнең нинди ике төрен Йәһвә аеруча хөкем иткән?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[25 биттәге иллюстрация]

Йәһвә юлларыннан читкә киткәнгә күрә, Малахий көннәрендә яшәгән руханилар шелтәләүгә дучар булганнар.

[26 биттәге иллюстрацияләр]

Җитди сәбәпсез үз хатыннарын калдырып мәҗүси хатыннарга өйләнгән Исраил ирләрен Йәһвә хөкем иткән.

[26 биттәге иллюстрация]

Безнең көннәрдә мәсихчеләр никахка хөрмәт күрсәтәләр.