Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алланың кем икәнен белү безнең өчен бик зарури

Алланың кем икәнен белү безнең өчен бик зарури

Алланың кем икәнен белү безнең өчен бик зарури

ТӨНГЕ, санап бетергесез күп йолдызлар белән тулы, аяз күккә караганда, искиткеч чәчәкләрнең хуш исен тойганда без сокланмыйбызмы әллә? Кошларның матур итеп сайравын һәм сизелер-сизелмәс кенә искән җил җилфердәтүеннән агач яфракларының кыштырдавын тыңлаганда, без ләззәтләнмибез мени? Диңгездәге зур-зур китлар белән башка җан ияләре үзе бер могҗиза! Ә вөҗданга ия булган кеше, аның баш миенең катлаулы төзелеше таң калдырырлык түгелме?! Әйләнә-тирәдәге шул искиткеч нәрсәләрнең барлыкка килгәнен сез ничек аңлатып бирер идегез?

Кайберәүләр моның барысы да очраклы рәвештә барлыкка килгән, дип исәпли. Алай булгач, нигә соң кешеләр Аллага тартыла? Төрле химик матдәләренең очраклы кушылмасы рухилыкка омтылышлы затларны ничек тудыра алды икән?

«Дини тойгылар кешеләрнең табигатенә тирән төпләнгән һәм алар нинди генә тормыш алып бармасын һәм нинди генә укымышлы булмасын, һәр кешегә хас». Бу сүзләр профессор Алистер Хардиның фәнни хезмәтен йомгаклый («The Spiritual Nature of Man»). Ә кешенең мие белән бәйле ахыргы тикшерүләрдән кайбер галим-неврологлар, күрәсең, кешенең генетик кодына Аллага ышану мохтаҗлыгы салынган дигән фикергә килгән. Бер китапта: «Кешелек җирдә яралганнан бирле төрле халыклардагы барлык яшьтәге кешеләр яшәүнең мәгънәсен дин аша эзләгәннәр»,— дип әйтелә («Is God the Only Reality?»).

Ике мең ел элек яшәгән бер белемле кешенең чыгарган нәтиҗәсенә игътибар итик. Ул: «Һәрбер йортны кем дә булса берәү сала, ә һәммә нәрсәне Аллаһы бар кылган»,— дигән (Еврейләргә 3:4). Изге Язманың иң беренче шигырендә дә: «Башлангычта Алла күкне һәм җирне барлыкка китергән»,— дип әйтелгән (Яшәеш 1:1).

Әмма Алла кем ул? Бу сорауга һәркем үзенчә җавап бирә. Мәсәлән, Япон илендә туып-үскән Йоши исемле бер яшүсмер: «Төгәл әйтә алмыйм. Мин буддистмын, Алланың кем икәнен белү минем өчен, бик тә әһәмиятле түгел»,— дип җавап биргән, ди. Ләкин ул, күпләр Будданы илаһи итеп кабул иткәннәрен таный. Аллага ышанган, алтмыш яшен тутырган Ник исемле бер сәүдәгәр Алланы зур кодрәтле көч дип исәпли. Аннан Алла турында нәрсә беләсең дип сорагач, ул озак вакыт уйланып торганнан соң: «Дустым, бу бик тә катлаулы сорау. Мин тик шуны гына әйтә алам: Алла — ул бар»,— дип кенә җавап биргән.

Кайбер кешеләр «Тудыручыга түгел, бәлки тудырылганга табыналар һәм хезмәт итәләр» (Римлыларга 1:25). Миллионнары исә Алла алардан ерак, дип, үлгән ата-бабаларына табыналар. Индуизм динендә күп төрле илаһилар һәм алиһәләр бар. Гайсә Мәсих рәсүлләре чорында күптөрле илаһиларны, мәсәлән, Зевс, Гермесны хөрмәтләүчеләр булган (Рәсүлләр 14:11, 12). Христиан дөньясының күп чиркәүләрендә Алла ул Троица дип өйрәтелә. Ул тәгълиматта Алла өч шәхестән: Ходай-ата, Ходай-Угыл, һәм Ходай-Изге Рухтан тора.

Чынлыкта Изге Язмада: «Күп „илаһлар“ һәм күп „хуҗалар“ бар»,— дип әйтелә. Ләкин анда: «безнең бер генә Аллаһы Атабыз бар. Бөтен нәрсә — Аңардан»,— дип өстәлә (1 Көринтлеләргә 8:5, 6). Әйе, чын Алла бер генә. Ләкин ул кем? Аның сыйфатлары нинди? Бу сорауларга җавапны табу, бик тә мөһим. Гайсә үзе Аллага дога кылганда: «Сине, бердәнбер хак Аллаһыны, һәм Син җибәргән Гайсә Мәсихне танып белү — шул мәңгелек тормыштыр»,— дигән (Яхъя 17:3). Безнең мәңгелек иминлегебез Алла турындагы хакыйкатьне белүдән торганы көн кебек ап-ачык күренеп тора.

[3 биттәге иллюстрация]

Боларның барлыгын ничек аңлатып була?Без дөньяны күзәтәбез

[Чыганак]

Кит: Courtesy of Tourism Queensland