Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Алла кем ул?

Алла кем ул?

Алла кем ул?

БЕР энциклопедиядә: «Алла ул, гадәттә, галәмнең иң бөек чыганагына һәм көченә, кешеләр табына торган затка бирелә торган исем»,— дип әйтелә («The Encyclopedia Americana»). Иң югары һәм иң бөек көч Алла дип санала. Әмма ихтирамлы курку тудыра торган бу көчнең табигате нинди икән соң?

Алла — ул, көч кенәме яки чынбарлыкта булган шәхесме? Аның исеме бармы? Яисә ул күп кешеләр ышанган, өч шәхестән торган Троицамы? Алла белән без ничек таныша алабыз? Бу сорауларга канәгатьләндерерлек һәм төгәл җавапларны Изге Язмадан табарга була. Изге Язма: «Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел»,— дип Алланы эзләргә өнди (Рәсүлләр 17:27).

Алла — ул, тик көчме яки чынбарлыкта булган шәхесме?

Аллага ышанучыларның күпләре аны шәхес түгел, ә көч дип саный. Мисал өчен, кайбер халыкларның мәдәниятендә кешеләр төрле илаһиларга табынып, аларны табигать көчләре белән тиңләштерә. Галәмнең төзелеше белән җирдәге яшәүне тикшерүче галимнәр еш кына бар әйбернең Башлангыч Сәбәбе булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килә. Шулай була торып та, алар ул Сәбәпнең — шәхес икәнен танырга теләми.

Бигрәк тә бар яратылган әйберләрнең катлаулы булуы Башлангыч Сәбәпнең тирән акыллылыгы булырга тиеш икәнен күрсәтми мени? Ә акыллы затның зиһене булырга тиеш. Бөек зиһен барлык нәрсәләрне яраткан бөек шәхестә, Аллада гына була ала. Алланың тәне бар, ләкин безнеке кебек физик түгел, аның тәне рухи. Изге Язмада: «Физик тән бар икән, рухи тән дә бар»,— дип әйтелә (1 Көринтлеләргә 15:44, ЯД). Алланың табигатен күрсәтергә теләп, Изге Язма: «Аллаһы Ул — Рух»,— дип ап-ачык итеп әйтә (Яхъя 4:24). Рух безнекеннән күпкә өстен яшәү рәвеше; аны бер кеше да күрә алмый. (Яхъя 1:18). Шулай күзгә күренмәгән тагы башка рухи затлар бар. Алар — фәрештәләр, «Алланың уллары» (Әюп 1:6; 2:1).

Мәңгелек булган Алланың тәне рухи булганлыктан, аның яшәгән җире дә бар дип, уйлау акылга сыярлык. Изге Язма рухи затларның яшәү урыннарын тасвирлаганда күкне, Алланың «яшәгән җире» дип күрсәтә (3 Патшалык 8:43). Шулай ук Паул, Изге Язманы язучыларның берсе, Мәсих «безнең өчен Аллаһы алдына барып басарга дип, күкнең үзенә керде» дип хәбәр итә (Еврейләргә 9:24).

«Рух» дигән сүз Изге Язмада башка мәгънәдә дә кулланыла. Мәдхия җырлаучы: «Рухыңны җибәрсәң — төзеләләр»,— дип Аллага дога кылган (Мәдхия 103:30). Бу рух Алла түгел, ә Алланың көче, Алла үз теләгәненең барысын да тормышка ашыру өчен аны җибәрә яисә куллана. Шул рух аркылы Алла күкне, җирне һәм анда бар булган нәрсәләрне барлыкка китергән дә инде (Яшәеш 1:2; Мәдхия 32:6). Алланың рухы Изге рух дип атала. Алла Изге Язманың язучыларын рухландырыр өчен Изге рухын кулланган (2 Петер 1:20, 21). Димәк, изге рух — Алла үз уй-ниятләрен тормышка ашыру өчен куллана торган күзгә күренмәгән эш итүче көч.

Алланың үзенчә бердәнбер исеме бар

Изге Язманың язучысы Агур: «Кем җилне үзенең учына җыйды? Кем суларны киемгә урап бәйләде? Җирнең чикләрен кем билгеләде? Аның исеме ничек? Аның угылының исеме ничек?» — дип сораган (Гыйбрәтле хикәя 30:4). Асылда, Агурның: «Бу барлык нәрсәләрне ясый алган кешенең исемен яки нәселен беләсезме?» — дип сорыйсы килгән. Табигый көчләр өстеннән хакимлек итәргә тик Алла кодрәтеннән генә килә. Алланың барлыкка китергән әйберләре аның барлыгына ап-ачык дәлил булып торса да, алар Алла исеме турында һичнәрсә әйтеп бирә алмый. Әгәр дә Алла үзе ачып бирмәгән булса, аның исемен без беркайчан да белә алмас идек. Барлыкка Китерүче үзе: «Мин Йәһвә, бу — Минем исемем»,— дип үз исемен ачкан (Исай 42:8, АМТ).

Алланың үзенчә бердәнбер исеме, Йәһвә, Яһүди Язмаларының төп нөсхәсендә генә якынча 7 000 тапкыр очраган. Гайсә Мәсих ул исемне башкаларга ачып биргән һәм кешеләр алдында данлаган (Яхъя 17:6, 26). Алланың исеме Изге Язманың ахыргы китабында да «Йагны мактагыз», яисә «Һалелуя!» дигән тәгъбирдә очрый. «Йаг» — «Йәһвә» дигән исемнең кыскартылган төре (Ачылыш 19:1—6, ЯД). Шулай була торып та, Изге Язманың хәзерге тәрҗемәләренең күбесендә Алланың исеме сирәк кулланыла. Кайбер телләрдә еш, «Ходай» һәм «Алла» дигән титуллар һәм Алла исемен алыштырган «ХОДАЙ» һәм «АЛЛА» дигән сүзләр арасындагы аерманы күрсәтер өчен, аларны зур хәрефләр белән язалар. Кайбер галимнәр Алланың исеме Яхве дип әйтелгән дигән фикердә тора.

Ни өчен галәмдәге иң бөек Шәхеснең исеменә карата төрле караш? Бу мәсьәлә берничә гасыр элек туган булган. Яһүдләр юк-барга ышанып ул изге исемне әйтми башлаганнар һәм Язмаларны укыган чакта Алланың исемен «Барлыкны Тотучы Ходай» дигән титулга алмаштырып барганнар. Изге Язмалар язылган яһүди телендә сузык хәрефләр булмаганга күрә, Муса, Давыт һәм башка борынгы вакытта яшәгән кешеләр Алла исемен ничек әйткәннәрен төгәл ачыклап булмый. Шуңа карамастан, Алла исеме Йәһвә, шулай ул татарча да әйтелә, күп вакыттан бирле кулланылып килә һәм аның эквивалентлары күп телләрдә гомумкабул ителгән (Чыгыш 6:3, искәрмә; Исай 26:4, АМТ).

Алланың исеме борынгы яһүд телендә ничек әйтелгәне бүгенге көндә билгесез булса да, безгә аның мәгънәсе билгеле. Алланың исеме «ул булырга бирә» дигәнне аңлата. Шунлыктан Йәһвә Алла үзен бөек ниятләр Алласы, дип белдерә. Ул һәрчак барлык вәгъдәләрен һәм ниятләрен тормышка ашыра. Бу исемне тик, моны эшләргә андый көчкә ия булган, чын Алла гына йөртә ала (Исай 55:11).

Әлбәттә, Йәһвә дигән исем Зур Кодрәтле Алланы башка илаһилардан аерып тора. Шуңа күрә ул исемне Изге Язмада бик тә еш очратырга була. Күпчелек тәрҗемәләрдә Алланың исеме кулланылмаса да, Мәдхия 82:19 да (Павский тәрҗемәсе): «Син, Кемнең исеме Йәһвә, бөтен җир өстеннән Бердәнбер бөексең»,— дип ап-ачык әйтелә. Шулай ук Гайсә җирдә хезмәт иткән чагында: «Сез менә болай дога кылыгыз: „Күктәге Атабыз! Исемең мөкатдәс булсын“»,— дип өйрәткән (Маттай 6:9). Шунлыктан дога кылганда, Алла турында сөйләгәндә һәм башкалар алдында аны данлаганда Алланың исемен әйтергә кирәк.

Гайсә Алламы?

Йәһвә Алла үзенең Улы кем икәнен ачык күрсәткән. Маттай бәян иткән Инҗилдә Гайсә чумдырылганнан соң «күктән: „Бу Минем сөекле Улым, Ул Минем куанычым“,— дигән тавыш килде» дип язылган (Маттай 3:16, 17). Гайсә Мәсих Алланың Улы.

Моңа карамастан, кайбер дини кешеләр Гайсәне Алла дип күрәләр. Башкалар исә Алла — ул Троица ди. Бу тәгълимат буенча: «Бер Алла өч шәхестән тора... Ходай — ата, Ходай — угыл һәм Ходай — Изге Рухтан торган Тәңре... Алла өч Ходайның берлегеннән (алар өчесе дә бер-беренә тиң һәм өчесе дә мәңгелеккә ия) хасил булып чыга. Алар өчесе өчкә аеры, өчесе берьюлы бер Алла» («Большая энциклопедия», 1904 год). Мондый караш дөрес микән?

Алла тарафыннан рухландырылган Язмада Йәһвә турында: «Гомердән гомергә Син — Алла»,— дип әйтелгән (Мәдхия 89:3). Ул — башлангычы да, ахыры да булмаган — «Мәңгелек Патшасы» (1 Тимутегә 1:17). Гайсә исә «яратылганнарның барысыннан» беренчесе һәм ул — «Аллаһы булдырган нәрсәләрнең Чыганагы» (Көлессәйлеләргә 1:13—15; Ачылыш 3:14). Алла аның Атасы икәнен белдереп, Гайсә: «Атам Миннән бөегрәк»,— дигән (Яхъя 14:28). Шулай ук Гайсә кайбер нәрсәләр хакында Атасыннан башка һичкем: үзе дә, фәрештәләр дә белмәгәнен аңлатып биргән (Марк 13:32). Моннан тыш, ул Атасына: «Минем ихтыярым түгел, Синең ихтыярың булсын»,— дип дога кылган (Лүк 22:42). Гайсә дога кылган чакта үзеннән югарырак торган Шәхескә мөрәҗәгать итмәгән мени? Шулай ук ул үз-үзен үледән терелтмәгән, аны Алла терелткән (Рәсүлләр 2:32).

Димәк, Изге Язмада Йәһвә — Кодрәти Көчкә ия булган Алла, ә Гайсә аның Улы икәне күрсәтелгән. Бу ике шәхес, Гайсә җиргә килгәнче дә, җирдә хезмәт иткән чагында да, тиң булмаган. Ул күктә яшәр өчен терелтелгәннән соң да Атасыннан түбән торган (1 Көринтлеләргә 11:3; 15:28). Югарыда күрсәтелгәнчә, Троицаның өченче өлеше дип саналган Изге рух, шәхес түгел, ә Алланың үз уй-ниятләрен тормышка ашыруга кулланган көче. Моннан Троица Изге Язмага нигезләнмәгән тәгълимат икәнен күрергә була *. Изге Язмада: «Ходай, безнең Аллабыз, бердәнбер Ходай»,— дип әйтелә (Икенчезаконлык 6:4).

Алла белән яхшырак танышыгыз

Алла безнең яратуыбыз һәм махсус тугрылыгыбызга лаек, шуңа күрә аңа тулысынча бирелеп хезмәт итәргә теләсәк, аның белән яхшырак танышырга кирәк. Ничек без Алла белән яхшырак таныша алабыз? Изге Язмада: «Галәм барлыкка китерелгәннән бирле Аның күренмәгән сыйфатлары, ягъни Аның мәңгелек кодрәте һәм илаһилыгы Ул булдырган нәрсәләр аша ачык күренә һәм аңлашыла»,— дип әйтелә (Римлыларга 1:20). Алла белән яхшырак танышуның бер юлы — Ул булдырган нәрсәләрне ихтирам белән күзәтү һәм алар турында тирәнтен уйлану.

Ләкин бар яратылган әйберләр, без Алла турында белергә тиеш булган, тулы мәгълүматларны тупларга мөмкинлек бирә алмый. Мәсәлән, Алланың чынбарлыкта булган рухи Шәхес икәнен, һәм аның үзенчә бердәнбер исеме барлыгын белер өчен, Изге Язмага мөрәҗәгать итәргә кирәк. Изге Язманы өйрәнү — Алла белән танышуның иң әйбәт юлы. Ул китап аша Йәһвә үзенең нинди Алла булуын, уй-ниятләре нинди икәнен ачып бирә һәм безне үзенең юлларыннан йөрергә өйрәтә (Амос 3:7; 2 Тимутегә 3:16, 17). Алла безгә үзенең ярату белән сугарылган фатихаларын яудырыр өчен, «хакыйкатьнең төгәл белемен» биргәнен белүебезгә бик тә шатланабыз! (1 Тимутегә 2:4). Әйдәгез, шуңа күрә Йәһвә турында мөмкин кадәр күбрәк белем алыр өчен, бар булган көч-куәтебез белән тырышыйк.

[Искәрмә]

^ 19 абз. Моның турында күбрәк мәгълүмат алыр өчен, Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырып чыгарылган «Троицага ышанырга кирәкме?» (рус) дигән брошюраны карагыз.

[5 биттәге иллюстрацияләр]

Алла җирне барлыкка китерүдә һәм Изге Язманы яздыруда Изге рухын кулланган.

[5 биттәге иллюстрация]

Күктән: «Бу Минем сөекле Улым»,— дигән Алланың тавышы ишетелгән.

[7 биттәге иллюстрация]

Гайсә дога кылганда үзеннән югары торучы Аллага мөрәҗәгать иткән.

[7 биттәге иллюстрация]

Гайсә Алланың исеме турында башкаларга сөйләгән.

[7 биттәге иллюстрацияләр]

Без Алла белән яхшырак таныша алабыз.