Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвәнең мәрхәмәте безгә файда китерә

Йәһвәнең мәрхәмәте безгә файда китерә

Йәһвәнең мәрхәмәте безгә файда китерә

«Акыллы булган... Ходайның мәрхәмәтен аңлар» (МӘДХИЯ 106:43).

1. «Мәрхәмәт» дигән сүз Изге Язмаларда беренче тапкыр кайда очрый һәм нинди сорауларны без карап чыгарбыз?

ДҮРТ МЕҢ елга якын элек Лут — Ибраһим абыйсының улы Йәһвәгә: «Бөек Синең мәрхәмәтең»,— дип әйткән (Яшәеш 19:19). Изге Язмаларның бу шигырендә «мәрхәмәт» дигән сүз беренче тапкыр очрый һәм Яһүди Язмаларының төп нөсхәсендә аны якынча 250 тапкыр очратып була. Йәһвәнең бу сыйфаты турында шулай ук Ягъкуб, Нагомия, Давыт һәм Алланың башка хезмәтчеләре дә әйткән булган (Яшәеш 32:10; Рут 1:8; 2 Патшалык 2:6). Ләкин нәрсә ул Йәһвәнең мәрхәмәте? Кемгә ул аны элек күрсәткән булган? Һәм ничек Йәһвә мәрхәмәте безгә файда китерә ала?

2. Без карый торган яһүди сүзенә төгәл билгеләмә бирү ни өчен авыр һәм ничек аны тәрҗемә итеп була?

2 Изге Язмаларда «мәрхәмәт» дип тәрҗемә ителгән яһүди сүзе күп мәгънәле һәм күп телләрдә аның тулы мәгънәсен төгәл бирүче тәгъбирне хәтта табып та булмый. Бу яһүди сүзенең «мәхәббәт», «шәфкать» һәм «тугрылык» дигән тәрҗемәләре тулысынча һәм төгәл итеп бу сүзнең киңлеген һәм тулы мәгънәсен бирмиләр. Ләкин Яһүди Язмаларында кулланган сүзне татар теленә тәрҗемә итсәк, «мәрхәмәт» дигән сүз мәгънәсе буенча бу яһүди сүзенә бик якын була (Чыгыш 15:13; Мәдхия 5:8). Шулай ук бу сүзне «үзгәрмәс ярату» дип тә тәрҗемә итеп була.

Мәрхәмәтнең яратудан һәм тугрылыктан аермасы

3. Яһүди теленнән мәрхәмәт дип тәрҗемә ителгән сүз белән ярату арасында нинди аерма бар?

3 «Мәрхәмәт» дип тәрҗемә ителгән сүз тугрылык һәм ярату дигән сүзләр белән бик якын бәйле. Ләкин шулай да алар арасында зур аерма бар. Мәрхәмәт белән ярату арасындагы аерманы карап чыгыйк. Яратуны әйберләргә һәм абстракт төшенчәләргә карата кулланып була. Изге Язмаларда «шәраб һәм май яратучылар», «акыллылык яратучылар» турында әйтелә (Гыйбрәтле хикәя 21:17; 29:3). Ләкин мәрхәмәт кешеләргә генә күрсәтелә. Мәсәлән, Чыгыш 20:6 да Йәһвә «меңләгән буыннарга мәрхәмәт күрсәтә» дип укыганда, әлбәттә, монда сүз кешеләр турында бара икәне аңлашыла.

4. «Мәрхәмәт» дип тәрҗемә ителгән сүз «тугрылык» дигән сүздән мәгънәсе буенча нәрсә белән аерылып тора?

4 «Тугрылык» дигән сүзгә караганда «мәрхәмәт» дип тәрҗемә ителгән яһүди сүзе шулай ук күпкә киңрәк мәгънә йөртә. Кайбер телләрдә «тугрылык» дигән сүз дәрәҗәсе буенча түбәндә торганның югарыда торганына мөгамәләсен күрсәтә. Ләкин, бер тикшерүче билгеләгәнчә, Изге Язмаларда мәрхәмәт дип тәрҗемә ителгән яһүди сүзе «ешрак капма-каршыны күрсәтә: хакимияткә ия булучы тугрылыкны көчсезләргә яисә ярдәмгә мохтаҗ булганнарга яисә түбәнрәк торганнарга күрсәтә». Шуңа күрә Давыт патша Йәһвәгә: «Үз хезмәтчеңә якты йөзеңне күрсәт; мәрхәмәтең белән мине коткар»,— дип ялварган (Мәдхия 30:17). Хакимияткә ия булган Йәһвәне мәрхәмәт яисә тугрылык күрсәтергә көчсез һәм ярдәмгә мохтаҗ Давыт сорый. Түбәнрәк торучының югарырак торучы өстеннән хакимияте булмаганга күрә, бу очракларда мәрхәмәт мәҗбүри түгел, ә үз теләге буенча күрсәтелә.

5. а) Алла Сүзендә Йәһвә мәрхәмәтенең нинди яклары күрсәтелә? б) Без Йәһвә мәрхәмәтенең нинди үзенчәлекләрен карап чыгарбыз?

5 «Акыллы булган... Ходайның мәрхәмәтен аңлар»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы (Мәдхия 106:43). Йәһвәнең мәрхәмәте азат ителүгә һәм коткарылуга китерә (Мәдхия 6:5; 118:88, 159). Аның мәрхәмәте яклый һәм бәладән коткара (Мәдхия 30:17, 22; 39:12; 142:12). Мондый сыйфат ярдәмендә гөнаһлардан азат ителү мөмкин (Мәдхия 24:7). Изге Язмаларның кайбер хикәяләрен карап чыгып һәм өстәмә шигырьләргә игътибар итеп, без Йәһвәнең мәрхәмәте 1) ачык эшләр белән чагыла һәм 2) аның тугры хезмәтчеләренә күрсәтелә икәнен күрәчәкбез.

Азат итү — бу мәрхәмәт күрсәтелүе

6, 7. а) Йәһвә Лут очрагында бөек мәрхәмәтен ничек күрсәткән? б) Йәһвәнең мәрхәмәте турында Лут кайчан әйтә?

6 Йәһвәнең мәрхәмәте ни дәрәҗәдә бөек булуын билгеләр өчен бәлкем, Изге Язмалардан бу сыйфат очраган урыннарны карап чыгу дөрес булыр. Яшәеш 14:1—16 да без Ибраһим абыйсының улын — Лутны дошманнар әсирлеккә алып киткәннәр, дип укыйбыз. Ләкин Ибраһим Лутны коткара. Йәһвә Лут һәм аның гаиләсе яшәгән явыз шәһәрне, Сәдүмне җимерергә карар иткәч, Лутның яшәве кабат куркыныч астына куелган иде (Яшәеш 18:20—22; 19:12, 13).

7 Сәдүм шәһәрен җимерер алдыннан Йәһвә фәрештәләре Лутны һәм аның гаиләсен Сәдүмнән чыгаралар. Шул вакытта Лут: «Менә Синең хезмәтчең Синең күзләрең алдында илтифатлыгыңа ия булды, һәм миңа карата Син эшләгән Синең мәрхәмәтең бөек, чөнки минем гомеремне сакладың»,— дип әйткән (Яшәеш 19:16, 19). Бу сүзләр белән Лут аны азат итеп Йәһвә искиткеч мәрхәмәт күрсәткәнен таныган. Бу очракта Алланың мәрхәмәте азат итү һәм коткару аша күрсәтелгән булган (2 Петер 2:7).

Йәһвәнең мәрхәмәте һәм аның җитәкчелеге

8, 9. а) Ибраһим үзенең хезмәтчесенә нинди йөкләмә биргән булган? б) Хезмәтче Алланың мәрхәмәте турында ни өчен дога кылган һәм дога кылганда нәрсә булган?

8 Яшәеш китабының 24 нче бүлегендә без Алланың мәрхәмәте яисә үзгәрмәс яратуының башкача чагылуы турында укыйбыз. Ибраһим үзенең хезмәтчесен, улы Исхакка хатын алып кайтсын өчен, үз туганнары яшәгән урынга җибәргән (2—4 нче шигырьләр). Биргән йөкләмә бу хезмәтче өчен авыр булган, ләкин Ибраһим аны Йәһвә фәрештәсе аның белән җитәкчелек итәчәк дип ышандырган (7 нче шигырь). Ахыр чиктә хезмәтче «Нахор яшәгән шәһәр» янындагы кое янына килә (Харан яисә аның янына якын урын) һәм шул вакытта су алырга дип кое янына шулай ук хатыннар да килә торган вакыт була (10, 11 нче шигырьләр). Хатын-кызларның якынлашуын күргәч, ул үзенең сәяхәт итүенең иң мөһим вакыты якынлаша икәнен аңлый. Ләкин ничек аңа Исхакка хатын сайларга?

9 Аңа Алла ярдәме кирәк икәнен аңлап, Ибраһим хезмәтчесе болай дип дога кылган: «Минем хуҗамның Алласы, Ходаем! Бүген аны [Исхакның булачак хатынын] минем каршыма җибәрче һәм минем хуҗам Ибраһимга мәрхәмәт күрсәтче» (12 нче шигырь). Ничек Йәһвә Алла үз мәрхәмәтен күрсәтә алыр иде, ди? Хезмәтче Алладан, ул сайлаган яшь хатынны белер өчен, махсус билге сораган (13, 14 нче шигырь). Һәм бер хатын ул Йәһвәдән сораган билге буенча эшләгән. Әйе, бу хатын-кыз аның догасын ишеткән кебек эшләгән! (15—20 нче шигырь). Хезмәтче аңа «шаккатып карап торган». Ләкин барыбер дә кайбер мөһим якларын ачыкларга кирәк булган. Мәсәлән, бу ягымлы хатын Ибраһим туганнарының берсеме? Ул әле кияүгә чыкмаганмы? Шуңа күрә хезмәтче «Ходай аның юлына фатихасын биргәнме яисә юкмы икәнен аңлар өчен эндәшмичә торган» (16, 21 нче шигырьләр).

10. Ибраһим хезмәтчесе Йәһвә аның хуҗасына мәрхәмәт күрсәткән дип ни өчен нәтиҗә ясый?

10 Шуннан соң бу хатын-кыз «мин Милканың, ул Нахорга [Ибраһим абыйсы] тапкан улы Вафуилның кызы» дип әйткән (Яшәеш 11:26; 24:24). Шул вакыт Ибраһимның хезмәтчесе Йәһвә аның догасына җавап биргән икәнен аңлаган. Рәхмәтләрен белдереп ул баш игән һәм болай дип әйткән: «Минем хуҗамны Үзенең мәрхәмәтеннән һәм Үз хакыйкатеннән калдырмаган, минем хуҗам Ибраһимның Алласы Ходай мактаулы булсын! Ходай мине минем хуҗамның абыйсы йортына туры юл белән китергән» (27 нче шигырь). Җитәкчелек биреп Алла бу хезмәтченең хуҗасына — Ибраһимга мәрхәмәт күрсәткән.

Алланың мәрхәмәте бәладән коткара һәм яклый

11, 12. а) Йосыф нинди сынаулар вакытында Йәһвәнең мәрхәмәтен үз өстендә кичергән? б) Алла Йосыфка үз мәрхәмәтен ничек күрсәткән?

11 Хәзер Яшәеш китабының 39 нчы бүлеген карап чыгыйк. Бу бүлекнең төп темасы — Мисырга коллыкка сатылган Ибраһим оныгының улы Йосыф тормышы. Ләкин Йәһвә «Йосыф белән булган» (бу бүлекнең 1, 2 нче шигырьләре). Чыннан да хәтта Йосыфның хуҗасы Потифар да Йәһвә Йосыф белән дигән нәтиҗәгә килгән (3 нче шигырь). Әмма ләкин Йосыф бик каты сынау белән очрашкан. Потифарның хатыны, Йосыф аны көчләргә теләгән дип, аңа яла яга һәм Йосыфны төрмәгә ябалар (7—20 нче шигырьләр). Анда, «төрмәдә», «аның аякларын богаулап куйганнар; аның җаны тимергә кергән» (Яшәеш 40:15; Мәдхия 104:18).

12 Йосыф өчен бу аеруча авыр булганда вакыйгалар ничек барган? «Ходай Йосыф белән булган һәм аңа мәрхәмәт күрсәткән» (21а шигырь). Йәһвәнең мәрхәмәт күрсәтүе аркасында бер-бер артлы вакыйгалар барган һәм нәтиҗәдә Йосыф бәладән азат ителгән булган. Мәсәлән, Йәһвә «төрмә башлыгыннан» Йосыфка «илтифатлык» бүләк иткән (21б шигырь). Һәм төрмә башлыгы Йосыфны җаваплы урынга билгеләгән (22 нче шигырь). Шуннан соң Йосыф бер кеше белән танышкан һәм ул кеше аның турында Мисыр хакимчесе — фиргавенгә сөйләгән (Яшәеш 40:1—4, 9—15; 41:9—14). Фиргавен Йосыфны Мисыр җитәкчесе итеп куйган һәм Йосыф Мисыр җирендәге ачлык елларында ризык бүлү эшен башкарып, мисырлыларны үлемнән коткарган (Яшәеш 41:37—55). Йосыфның бәлаләре аңа әле 17 яшь тә тулмаган чакта башланып 12 елдан артык дәвам иткән! (Яшәеш 37:2, 4; 41:46). Ләкин бу кайгы-хәсрәт һәм бәлаләр белән тулы барлык еллар дәвамында Йәһвә Алла Йосыфка үзенең мәрхәмәтен күрсәткән: аны үлемнән саклаган һәм үз ниятләрендә аңа махсус роль уйнар өчен аны саклап калган.

Алланың мәрхәмәте үзгәрешсез

13. а) Йәһвәнең мәрхәмәте турында Мәдхия 135 тә без нәрсә укыйбыз? б) Нәрсә ул мәрхәмәт?

13 Йәһвә исраиллеләргә үз мәрхәмәтен күп тапкырлар күрсәткән. 135 нче Мәдхиядә Алла үз мәрхәмәте аша исраиллеләрне азат иткән (10—15 нче шигырьләр), аларга җитәкчелек биргән (16 нчы шигырь) һәм аларны яклаган (17—20 нче шигырьләр) дип әйтелә. Ул шулай ук үз мәрхәмәтен аерым кешеләргә дә күрсәткән. Мәрхәмәтле кешеләр башкаларның мохтаҗлыгыннан чыгып, ярдәм күрсәтәләр. Мәрхәмәт турында Изге Язмаларның бер сүзлегендә: «Ул тормышны саклый һәм аңа таяныч бирә. Бу бәлагә эләккән яисә кайгы-хәсрәтләр кичергән кешене яклау»,— дип әйтелә. Бер галим мәрхәмәт — бу «эш итүчән ярату» дип билгели.

14, 15. Лут Алланың тугры хезмәтчесе булганын без кайдан беләбез?

14 Яшәеш китабыннан карап чыккан мисаллар, Йәһвәнең аны яраткан кешеләргә карата мәрхәмәте үзгәрешсез икәнен күрсәтә. Лут, Ибраһим һәм Йосыф төрле шартларда яшәгәннәр һәм аларның һәрберсе үз авырлыкларын кичергән. Камил булмауларына карамастан, алар Йәһвәнең тугры хезмәтчеләре булганнар һәм аларга Алла ярдәме кирәк булган. Безнең күктәге яратучы Атабызның мондый кешеләргә карата мәрхәмәт күрсәтүе безгә юаныч бирә.

15 Лут кайчакта авырлыкларга алып баручы дөрес булмаган карарлар кабул иткән (Яшәеш 13:12, 13; 14:11, 12). Ләкин ул шулай ук мактауга лаек һәм үрнәк алырлык сыйфатлар күрсәткән. Йәһвәнең ике фәрештәсе шәһәргә килгәннән соң, ул аларны кунак итеп чакырган (Яшәеш 19:1—3). Ул шулай ук Сәдүм шәһәренең озакламыйча җимерелүе турында үзенең ике киявен кисәткән (Яшәеш 19:14). Алланың Лутка карата мөнәсәбәте турында 2 Петер 2:7—9 да язылган, без анда болай дип укыйбыз: «[Йәһвә] Анда яшәгән азгыннарның әхлаксыз гамәлләреннән интеккән әхлаклы Лутны коткарган. Бу әхлакый кеше азгыннар арасында яшәгәндә, аларның әхлаксыз эшләрен күреп һәм ишетеп, чын күңеленнән көннән-көн газап чиккән. Шулай итеп, Раббы Үзенә бирелгәннәрне сынаулардан ничек коткарырга, ә явызларны, җәза астында тотып, хөкем көненә ничек сакларга икәнен белә». Лут тәкъва кеше булган һәм Петер язган сүзләр аның Аллага тугры булганын күрсәтә. Безнең «тормышыбыз изге һәм Аллаһыга багланган» булса, Йәһвә Лутка кебек безгә дә үз мәрхәмәтен күрсәтәчәк (2 Петер 3:11, 12).

16. Изге Язмалар Ибраһим һәм Йосыф турында нинди мактаулы сүзләр әйтә?

16 Яшәеш китабының 24 нче бүлеге Ибраһимның Йәһвә белән үзара якын мөнәсәбәтләр булганын ачык итеп күрсәтә. Беренче шигырьдә «Ходай Ибраһимны бар эштә дә фатихалаган» дип әйтелә. Ибраһимның хезмәтчесе Йәһвәне «минем хуҗамның Алласы» дип атаган (12 һәм 27 нче шигырьләр). Шәкерт Ягъкуб Ибраһим «тәкъва дип игълан ителде» (ЯД) һәм «Аллаһы дусты» итеп аталды дип язган (Ягъкуб 2:21—23). Моны шулай ук Йосыф турында да әйтеп була. Йәһвә һәм Йосыф арасындагы якын мөнәсәбәтләр турында Яшәеш китабының 39 нчы бүлегендә әйтелә (2, 3, 21, 23 нче шигырьләр). Шулай ук шәкерт Эстефән дә Йосыф турында: «Аллаһы аның белән булган»,— дип әйткән (Рәсүлләр 7:9).

17. Лут, Ибраһим һәм Йосыф үрнәкләреннән без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

17 Без әле генә карап чыккан мисалларда кешеләр Алланың мәрхәмәтен кичергән, аларда Йәһвә белән үзара якын мөнәсәбәтләр булган һәм алар Алланың ихтыярын үтәр өчен төрлечә хезмәт иткәннәр. Алар үз көчләре белән генә кичерә алмаслык авырлыклар белән очрашкан. Сүз Лутның тормышын саклау һәм Ибраһим нәселенең дәвам ителүе, шулай ук, Йосыф Алла ниятләрендәге үз ролен үти алырмы дигәннәр турында барган. Бары тик Йәһвә генә бу кешеләргә ярдәм итә алган һәм ул моны, аларны яклап, мәрхәмәтлелек белән эшләгән. Әгәр дә без Йәһвә Алланың мәрхәмәтен мәңге кичерергә телибез икән, безгә дә аның белән үзара шәхси якын мөнәсәбәтләргә ия булырга һәм аның ихтыярын һәрчакта үтәргә кирәк (Езра 7:28; Мәдхия 17:51).

Алла хезмәтчеләренең файдасына

18. Йәһвә мәрхәмәте турында Изге Язмаларның төрле шигырьләре нәрсә күрсәтә?

18 Йәһвә мәрхәмәте белән «җир тулы» һәм ничек соң без аңа бу сыйфаты өчен рәхмәтлебез! (Мәдхия 118:64). Без мәдхия җырлаучының: «Ходайны Аның мәрхәмәте һәм адәм улларына күрсәткән Аның могҗизалы эшләре өчен данласыннар»,— диеп кабат-кабат әйткән сүзләренә чын күңелдән кушылабыз (Мәдхия 106:8, 15, 21, 31). Йәһвә тугры хезмәтчеләренә, һәрберсенә аерым һәм барысына гомумән алганда, үзенең мәрхәмәтен биргәненә шатланабыз. Йәһвәгә дога кылганда Даниел пәйгамбәр: «Аны яратканнарга һәм аның боеруын үтәгәннәргә карата мәрхәмәтен һәм килешүен саклый торган бөек һәм могҗизалы Алла»,— дип әйткән (Даниел 9:4). Давыт патша: «Сине белгәннәргә үз мәрхәмәтеңне озайт»,— дип дога кылган (Мәдхия 35:11). Йәһвәнең үз хезмәтчеләренә мәрхәмәт күрсәтүенә ничек соң без рәхмәтлебез! (3 Патшалык 8:23; 1 Паралипоменон 17:13).

19. Чираттагы мәкаләдә без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

19 Чыннан да без, Йәһвә халкы буларак, Алла илтифатлылыгын кичерәбез! Алла барлык кешеләргә күрсәткән яратуы белән без, күктәге Атабызның искиткеч мәрхәмәтен яисә үзгәрмәс яратуын кичерәбез (Яхъя 3:16). Йәһвәнең бу кыйммәтле сыйфаты безгә аеруча авыр вакытларда файда китерә (Мәдхия 35:8). Ләкин ничек без Алланың мәрхәмәтен чагылдыра алабыз? Бу искиткеч сыйфатны безнең һәрберебез күрсәтәме? Бу һәм моңа охшаш сорауларны без чираттагы мәкаләдә карап чыгарбыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• «Мәрхәмәт» яисә «үзгәрмәс ярату» дип тәрҗемә ителгән яһүди сүзе турында без нәрсә белдек?

• Ярату белән тугрылыктан мәрхәмәт нәрсәсе белән аерылып тора?

• Лутка, Ибраһимга һәм Йосыфка Йәһвә үз мәрхәмәтен ничек итеп күрсәткән?

• Йәһвәнең борынгы хезмәтчеләренә күрсәткән мәрхәмәте безне нәрсәдә ышандыра?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[9 биттәге иллюстрация]

Йәһвә Лутка үз мәрхәмәтен ничек итеп күрсәткәнен беләсезме?

[10 биттәге иллюстрацияләр]

Мәрхәмәт күрсәтеп Йәһвә Ибраһимның хезмәтчесенә җитәкчелек биргән.

[12 биттәге иллюстрацияләр]

Йосыфны яклап Йәһвә аңа мәрхәмәт күрсәткән.