Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә гаделлегенә шатланыгыз

Йәһвә гаделлегенә шатланыгыз

Йәһвә гаделлегенә шатланыгыз

«Тәкъвалыкка һәм мәрхәмәткә омтылган кеше яшәүгә, тәкъвалыкка һәм данга ия булачак» (ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯ 21:21, ЯД).

1. Бүгенге кешеләрнең нинди юллары һәлакәтле нәтиҗәләргә алып килде?

«ЮЛЛАРНЫҢ кешегә тугры булып тоелганы да була, әмма аларның ахыры — үлемгә юл» (Гыйбрәтле хикәя 16:25). Изге Язмаларның бу сүзләре бүгенге күпчелек кешеләрнең юлларын ни дәрәҗәдә төгәл итеп сурәтли! Гомумән алганда кешеләр, хәтта үз якыннарының бик мөһим ихтыяҗларын да исәпкә алмыйча, үз карашлары буенча дөрес дип саналганын гына эшләргә омтыла (Гыйбрәтле хикәя 21:2). Алар үз илләренең законнарын бары тик телләре белән генә үтиләр, чөнки аны үтәмәс өчен алар һәрбер уңайлы мөмкинлекне эзлиләр, әхлакый һәм иҗтимагый нормаларны тотмыйлар. Нәтиҗәдә, бүленгән һәм аптырашта калган җәмгыять барлыкка килә (2 Тимутегә 3:1—5).

2. Кешелек файдасы өчен ашыгыч рәвештә нәрсә кирәк?

2 Безнең файдабыз һәм шулай ук барлык кешеләрнең тынычлыгы һәм иминлеге өчен, безгә ашыгыч рәвештә, барлык кешеләр дә аны кабул итәргә һәм аңа буйсынырга әзер булган, гадел канун яисә норма кирәк. Әлбәттә, ни дәрәҗәдә генә кеше акыллы яисә эчкерсез булмаса да, бу канун кеше тәкъдим иткән канун яисә норма булырга тиеш түгел (Йәрәми 10:23; Римлыларга 3:10, 23). Әгәр дә мондый нормалар бар икән, аларны кайдан табып була һәм алар нинди? Бәлкем, тагын да мөһимрәк сорау туадыр: әгәр дә мондый нормалар бар икән, сез аларда рәхәтлек табарсызмы һәм аларны тотарсызмы?

Кайда гадел нормаларны табарга

3. Барлык кешеләргә яраклы һәм файдалы булган нормаларны бирер өчен таләпләргә кем иң яхшы туры килә һәм ни өчен?

3 Һәрбер кеше файдасы өчен һәм алар кабул итә алырлык булган нормаларны табу өчен безгә барлык милләт, культура һәм сәяси чикләреннән югарырак булган һәм кешеләрнең көчсезлеге һәм алдан күрә алмавыннан ирекле булган шәхес кирәк. Һичшиксез, бу таләпләргә туры килгән бердәнбер — бу Зур Кодрәтле Барлыкка Китерүче, Йәһвә Алла. Ул: «Күк җирдән биегрәк булган кебек, минем юлларым да сезнең юлларыгыздан биегрәк һәм минем фикерләрем сезнең фикерләрегездән югарырак»,— дип әйтә (Исай 55:9). Өстәвенә, Изге Язмалар Йәһвәне «тугрылыклы һәм Аңарда ялган юк, Ул гадел һәм хакыйкый» дип сурәтли (Икенчезаконлык 32:4). Изге Язмаларның күп шигырьләрендә без Йәһвәнең гадел булуы турында сүзләр таба алабыз (Чыгыш 9:27; 2 Паралипоменон 12:6; Мәдхия 10:7; 128:4; Йәрәминең елавы 1:18). Әйе, Йәһвә тугры һәм гадел булганга күрә, ул безгә иң яхшы нормаларны бирә ала.

4. «Тәкъва» дигән сүз ничек аңлатыла?

4 Әлбәттә, «тәкъва» дигән сүзне бүген бик сирәк ишетеп була. Чыннан да кешеләрнең күпчелеге «тәкъва» булуны икейөзле диндарлыкка тиң итеп, бу сыйфатка тискәре, хәтта кимсетүчән мәгънәдә дә карыйлар. Ләкин «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге» (III том) «тәкъва» дигән сүзне «дингә бик бирелгән, дин кушканны гына эшли һәм гөнаһлы эшләрдән бик саклана торган, диндар» дип аңлата, ә бер сүзлек бу сыйфатка тагын «дөрес һәм гадел» булуны аңлата дип өсти. Мондый искиткеч үзенчәлекләрне үз эченә алган нормаларга яисә кануннарга сез әллә шатланмас идегезме?

5. Изге Язмалар буенча нәрсә ул тәкъвалык һәм Алланың гаделлеге?

5 Бер сүзлектә тәкъвалык турында болай дип әйтелә: «Тәкъвалык — бу бары тик чынбарлыктан ерак булган төшенчә генә түгел. Ул барлык яклардан гадел һәм дөрес эш итүне үз эченә ала» («Encyclopaedia Judaica»). Мәсәлән, Алланың гаделлеге, изгелек һәм сафлык кебек, шәхси яисә эчке сыйфат булып кына калмый. Алла гаделлеге — бу дөрес һәм гадел эшләрендә аның асылының чагылышы. Йәһвә изге һәм саф булганга күрә, ул эшләгән яисә аның тарафыннан бирелгән һәркайсы нәрсә гадел дип әйтеп була. Изге Язмалар әйтүе буенча: «Ходай бар юлларында да гадел, Ул бар эшләрендә дә игелекле» (Мәдхия 144:17).

6. Паул иман итмәгән замандаш яһүдиләр турында нәрсә әйткән һәм ни өчен?

6 Рәсүл Паул Римдагы мәсихчеләргә хат язганда моңа басым ясаган. Иман итмәгән яһүдиләр турында ул болай дип язган: «Алла гаделлеген белмичә һәм үз гаделлекләрен урнаштырырга тырышып, алар Алланың гаделлегенә буйсынмадылар» (Римлыларга 10:3, ЯД). Ни өчен Паул бу кешеләр «Алла гаделлеген белмиләр» дип әйтә? Әллә аларны Канунга, Алланың гадел нормаларына өйрәтмәгәннәрме? Әлбәттә, өйрәткәннәр. Ләкин аларның күпчелеге тәкъвалык бары тик шәхси сыйфат һәм аңа дин кануннарын намус белән, тырышып үтәсәң генә ирешеп була, дип уйлаганнар. Алар тәкъвалыкны башкалар белән аралашканда кулланырга кирәк булган норма, дип санамаганнар. Гайсә яшәгән вакыттагы дин җитәкчеләре кебек алар да гаделлекнең һәм тәкъвалыкның чын мәгънәсен аңламаганнар (Маттай 23:23—28).

7. Йәһвәнең гаделлеге нәрсәдә күренә?

7 Йәһвә гаделлеге исә аның бар эшләрендә һәм башкалар белән мөгамәлә итүендә ачык күренә. Аның гаделлеге аңа белеп эшләнгән гөнаһларны игътибарсыз калдырырга рөхсәт итмәсә дә, моның аркасында ул куркыныч һәм якынлашып булмаслык Аллага һәм каты күңелле һәм чамасыз таләпчән Ходайга әверелми. Киресенчә, аның гадел эшләре ярдәмендә кешеләр хәзер аңа якынлаша алалар һәм гөнаһның авыр нәтиҗәләреннән котыла алалар. Шуңа күрә, Йәһвә хокук буенча «гадел һәм коткаручы Алла» дип атала (Исай 45:21).

Гаделлек һәм коткарылу

8, 9. Канун Алла гаделлеген ничек күрсәткән?

8 Муса аша Исраил халкына бирелгән Канунга игътибар итик. Ул безгә Алланың гаделлеге һәм аның кешеләргә коткару бүләк итүче эше арасындагы бәйләнешне аңларга ярдәм итәчәк. Алланы бу эшне эшләргә ярату дәртләндергән. Һичшиксез, Канун гадел булган. Үләр алдыннан соңгы сүзләрендә Муса Исраил халкының исенә төшергән: «Мин сезгә бүген тәкъдим иткән бу барлык канун кебек, мондый гадел кануннары һәм кагыйдәләре булган берәр бөек халык бар микән?» (Икенчезаконлык 4:8). Ә гасырлар узганнан соң Исраил патшасы Давыт: «Ходайның хөкемнәре хак, барысы да гадел»,— дип әйткән (Мәдхия 18:10).

9 Йәһвә, Канун аша, яхшылык һәм явызлык буенча аның нормалары нәрсәдә тора икәнен ачык итеп аңлаткан. Канун исраиллеләр дин белән бәйле булган тәртип буенча үзләрен ничек тотарга икәнен генә түгел, ә шулай ук сәүдә итү, никах һәм гаиләдәге аралашу, ашау, санитария тәртибенә һәм, әлбәттә, хөкем карарларына кагылышлы сорауларны тулысынча аңлаткан. Канунны бозган кешеләргә карата каты җәзалар, ә кайбер чакларда хәтта үлем җәзасын да куллану тәртибе аңлатылган булган *. Ләкин, кайбер кешеләр бүген раслаганча, Канунда чагылган Алланың гадел таләпләре кешеләрне азатлыктан һәм шатлыктан мәхрүм иткәнме? Алар кешеләр өчен авыр һәм мәрхәмәтсез булганмы?

10. Йәһвәне яраткан кешеләр аның кануннарына ничек мөгамәлә иткәннәр?

10 Йәһвәне яраткан кешеләр аның гадел кануннарында һәм боеруларында бик зур шатлык тапканнар. Мәсәлән, Давыт патша Йәһвә хөкемнәре, без инде күргәнчә, дөрес һәм гадел дип таныган һәм шулай ук аларны чын күңелдән яраткан. Ул Йәһвәнең кануннары өчен үз рәхмәтен белдергән. Аның кануннары һәм хөкемнәре турында ул болай дип язган: «Алар алтын һәм хәтта күп чиста алтыннан да кирәгрәк, балдан һәм кәрәз тамчысыннан баллырак һәм Синең колың алар белән саклана, аларны тотуда — бик зур бүләк» (Мәдхия 18:8, 11, 12).

11. Ничек Канун «Мәсихкә... алып баручы тәрбияче» булган?

11 Күп гасырлар узганнан соң Паул Канунны тагын да күбрәк кадерләү өчен сәбәп биргән. Гәләтия шәһәрендә яшәүчеләргә ул: «Без иман аркылы тәкъва дип игълан ителә алсын өчен, Канун безгә Мәсихкә алып баручы тәрбияче булды»,— дип язган (Гәләтиялеләргә 3:24, ЯД). Паул яшәгән көннәрдә «тәрбияче» зур йортларда хезмәтче яисә кол булган. Аңа балаларны якларга һәм аларны мәктәпкә озатырга кирәк булган. Нәкъ шулай ук Канун да Исраил халкын тирә-яктагы халыкларның әхлакый һәм дини бозыклыкларыннан саклаган (Икенчезаконлык 18:9—13; Гәләтиялеләргә 3:23). Өстәвенә, Канун аларның гөнаһлы булулары, алар кичерелүгә һәм коткарылуга мохтаҗ икәнлекләре турында исләренә төшереп торган (Гәләтиялеләргә 3:19). Канун буенча билгеләнгән корбаннар йолым корбаны кирәклегенә күрсәткән һәм чын Мәсихне билгеләргә ярдәм итүче пәйгамбәрлек образы булып хезмәт иткән (Еврейләргә 10:1, 11, 12). Шулай итеп, үз гаделлеген Канунда чагылдырып, Йәһвә моны кешеләрнең иминлеген һәм мәңгелек коткарылуын исәптә тотып эшләгән.

Алла аларны тәкъва дип санаган

12. Канунны игътибар белән үтәп исраиллеләр нәрсәгә ирешә алырлар иде?

12 Йәһвә биргән Канун һәрьяктан да гадел булганга күрә, аңа буйсынып исраиллеләр Алла алдында тәкъва була алырлар иде. Вәгъдә ителгән җиргә керер алдыннан Муса: «Әгәр дә без Ходай, безнең Алла алдында, Ул безгә кушканча, бу барлык васыятьләрне үтәргә тырышсак, шунда безнең тәкъвалык булыр»,— дип Исраил халкының исенә төшергән (Икенчезаконлык 6:25). Ә Йәһвә болай дип вәгъдә иткән: «Минем уставларымны һәм Минем кануннарымны үтәгез, чөнки аларны үтәп кеше исән булыр. Мин Ходай» (Левит 18:5; Римлыларга 10:5).

13. Алланың кешеләрдән гадел Канунны тотарга таләп итүе дөрес булганмы? Аңлатыгыз.

13 Кызганычка каршы, исраиллеләр, бердәм халык буларак, Йәһвә алдында барлык бу васыятьләрне үтәмәгән һәм нәтиҗәдә, вәгъдә ителгән фатихаларны алмаган. Алар Алла Кануны камил, ә алар камил булмаганга күрә аны тота алмаганнар. Ләкин бу Алла нахак һәм гадел түгел дигәнне аңлатамы? Әлбәттә, юк. Рәсүл Паул: «Моннан нәрсә килеп чыга соң? Әллә Аллаһы гадел түгелме? Һич тә алай түгел!» — дип язган (Римлыларга 9:14). Чыннан да әле Канун бирелгәнче һәм ул бирелгәннән соң да Алла аерым кешеләрне, алар гөнаһлы һәм камилсез булса да, тәкъва дип санаган. Алладан куркып яшәгән бу кешеләр арасында Нух, Ибраһим, Әюп, Рәхәб һәм Даниел булган (Яшәеш 7:1; 15:6; Әюп 1:1; Йәзәкил 14:14; Ягъкуб 2:25). Ләкин Алла нәрсәгә нигезләнеп бу кешеләрне тәкъва дип санаган дигән сорау барлыкка килә?

14. Изге Язмаларда кеше «тәкъва» дип аталганда, бу нәрсәне аңлата?

14 Изге Язмалар кешене «тәкъва» дип атаганда, ул гөнаһсыз яисә камил икәнен аңлатмый, юк. Бу аның Алла һәм кешеләр алдында үз бурычын үтәвен аңлата. Мәсәлән, Нух «барысын эшләгән: Алла аңа кушканча, нәкъ шулай ул эшләгәнгә» күрә «тәкъва кеше» һәм «саф» дип аталган булган (Яшәеш 6:9, 22; Малахий 3:18). Шулай ук Суга Чумдыручы Яхъяның әтисе Зәкәрия һәм әнисе Элисабет Алла алдында «Раббының әмерләрен һәм Ул кушканнарны төгәл үтәп, Аллаһы алдында тәкъва булганнар» (Лүк 1:6). Һәм яһүд булмаган, Рим гаскәрләренең йөзбашчысы Көрнили «тәкъва һәм тирән хөрмәт белән Аллаһыдан куркучы» дип аталган булган (Рәсүлләр 10:22).

15. Тәкъвалык нәрсә белән якын бәйле?

15 Моннан тыш, кешенең тәкъвалыгы аның йөрәгендә нәрсә шуның белән якын бәйләнгән: ни дәрәҗәдә тирән аның Йәһвәгә иман итүе, аны яратуы һәм аңа рәхмәтле булуы, шулай ук ни дәрәҗәдә ул тирәнтен Йәһвә вәгъдәләренә ышана, алар өчен рәхмәтле һәм аларны ярата. Тәкъвалык бу Алла таләпләрен үтәү генә түгел. Изге Язма Ибраһим «Ходайга ышанды һәм Ул аны тәкъва дип санады» дип әйтә (Яшәеш 15:6). Ибраһимда Алланың барлыгы турында ышаныч кына түгел, ә шулай ук «орлыкка» кагылышлы аның вәгъдәсенә ышаныч булган (Яшәеш 3:15; 12:2; 15:5; 22:18). Мондый иманга һәм аның буенча эшләнгән эшләргә нигезләнеп, Йәһвә Ибраһим һәм башка тугры кешеләр белән, хәтта аларның камил булмавына карамастан да, аралаша алган һәм аларга фатихаларын бирә алган (Мәдхия 35:11; Римлыларга 4:20—22, ЯД).

16. Йолым корбанына иман итү нәрсә бирә?

16 Ахыр чиктә, кешеләрнең тәкъвалыгы Гайсә Мәсихнең йолым корбанына иман итүгә бәйле. Беренче гасыр мәсихчеләренә Паул: «Алар Аның мәрхәмәте белән, үзләрен йолып алучы Мәсих Гайсә аша, Аллаһы тарафыннан түләүсез акланалар»,— дип язган (Римлыларга 3:24). Бу шигырьдә Паул Гайсә Мәсих белән күктәге патшалыкта мирасчылар булыр өчен сайланган кешеләр турында язган. Ләкин Гайсәнең йолым корбаны Алла алдында тәкъва булыр өчен тагын миллионлаган башка кешеләр өчен мөмкинлек ачкан. Рәсүл Яхъя үз күренешендә «бихисап күп кеше» күргән һәм «аларны һичкем санап чыга алмас... Ул кешеләр ак киемнәргә киенгәннәр... тәхет һәм Бәрән алдында басып торалар иде». «Ак киемнәр» ул кешеләрнең Алла алдында саф һәм тәкъва булуларын символлаштыра, чөнки алар «киемнәрен Бәрәннең каны белән юып агартканнар» (Ачылыш 7:9, 14).

Йәһвә гаделлегенә шатланыгыз

17. Тәкъвалыкка омтылган кешеләргә нинди адымнар ясарга кирәк?

17 Йәһвә, аның алдында кешеләр тәкъва булсын өчен үз Улын, Гайсә Мәсихне яратып биргән булса да, бу кешеләрнең тәкъва булуы үзеннән-үзе килә дигәнне аңлатмый. Чөнки кеше бу корбанга иман китереп үз тормышын Алла ихтыяры буенча алып барырга, үзен Йәһвәгә багышларга һәм моны суга чуму йоласын үтәп символлаштырырга тиеш. Һәм шуннан соң ул тәкъва булырга һәм изге рухның башка сыйфатларын үстерергә алга табан да тырышырга тиеш. Мәсәлән, Тимуте суга чуму йоласын үтәгән һәм күктә яшәргә өметле мәсихче булган. Паул аңа мондый үгет-нәсихәт биргән: «Тәкъвалыкка, диндарлыкка, иманга, мәхәббәткә, түземлелеккә һәм басынкылыкка омтыл» (1 Тимутегә 6:11; 2 Тимутегә 2:22). Шулай ук Гайсә дә даими көч кую кирәклегенә басым ясаган: «Барыннан да бигрәк, Аның [Алланың] Патшалыгын һәм Ул кушканнарны ничек тормышка ашырырга икәнен эзләгез». Алла Патшалыгының фатихаларын алыр өчен тырышкан кебек, Йәһвәнең тәкъва юллары буенча йөрер өчен шул ук дәрәҗәдә без көч куябызмы? (Маттай 6:33).

18. а) Тәкъвалыкка омтылу ни өчен җиңел түгел? б) Лут мисалыннан без нәрсәгә өйрәнә алабыз?

18 Әлбәттә, тәкъвалыкка омтылу бик җиңел түгел. Чөнки без камил түгел һәм шулай ук табигатебез буенча тәкъвасызлыкка омтылышыбыз бар (Исай 64:6). Моның өстенә, без Йәһвәнең гадел юлларын санга сукмаган кешеләр арасында яшибез. Безнең шартларыбыз Лут пәйгамбәр шартларына охшаш: ул әхлаксыз Сәдүм шәһәрендә яшәгән. Рәсүл Петер ни өчен Йәһвә җимереләчәк шәһәрдән Лутны коткарырга дөрес дип санаганын болай аңлаткан: «Бу әхлакый кеше азгыннар арасында яшәгәндә, аларның әхлаксыз эшләрен күреп һәм ишетеп, чын күңеленнән көннән-көн газап чиккән» (2 Петер 2:7, 8). Шулай итеп безнең һәрберебез үз-үзеннән болай дип сораса яхшы булыр иде: «Мин тирә-якта күргән әхлаксыз эшләрне эчтән генә хуплап бармыйммы? Популяр, ләкин көчләү белән бәйле булган спорт яисә күңел ачу программаларын мин бары тик ямьсез генә дип санамыйммы? Яисә Лут кебек мин мондый начар эшләрдән җәфа чигәмме?»

19. Алла гаделлегенә шатлансак без нинди фатихалар алачакбыз?

19 Хәвеф-хәтәр белән тулган һәм тыныч булмаган көннәрдә Йәһвә гаделлегенә шатланып без иминлек һәм саклык табабыз. «Йә Ходаем, синең йортыңда кем яши ала? Кем синең изге тавыңда тора ала?» — дигән сорауга Давыт патша болай дип җавап биргән: «Саф булып йөрүче, тәкъвалык кылучы» (Мәдхия 14:1, 2). Алла гаделлегенә омтылып һәм аңарда шатлык табып, без Алла белән яхшы мөнәсәбәтләр саклый алабыз һәм аның илтифатлыгы белән фатихасын ала алабыз. Шуңа күрә без канәгатьлек, үз-үзеңне хөрмәт итү һәм уйларда тынычлык тойгысы кичереп тормыш итәбез. «Тәкъвалыкка һәм мәрхәмәткә омтылган кеше, яшәүгә, тәкъвалыкка һәм данга ия булачак»,— дип әйтә Алла Сүзе (Гыйбрәтле хикәя 21:21, ЯД). Моннан тыш, бар эшләребездә дә дөреслек һәм гаделлек күрсәтергә тырышып, без башкалар белән бәхетле мөнәсәбәтләргә ия булачакбыз һәм рухи һәм әхлакый яктан тормышыбызны яхшыртачакбыз. Мәдхия җырлаучы: «Гаделлек саклаучылар һәм тәкъвалык кылучылар бәхетле»,— дип әйткән (Мәдхия 105:3).

[Искәрмә]

^ 9 абз. Муса Канунының бар якларын да карап чыгар өчен Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язманы аңлау» (ингл.) дигән китапның 2 томының 214—220 нче битләрендәге «Канун килешүенең кайбер үзенчәлекләре» дигән мәкаләне карагыз.

Сез аңлата аласызмы?

• Нәрсә ул тәкъвалык?

• Коткарылу Алла гаделлеге белән ничек бәйле?

• Нәрсәгә нигезләнеп Алла кешеләрне тәкъва дип саный?

• Алла гаделлегенә без ничек шатлана алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[23 биттәге иллюстрация]

Давыт патша Алла кануннары өчен тирән ярату чагылдырган.

[24 биттәге иллюстрацияләр]

Нух, Ибраһим, Зәкәрия һәм Элисабет һәм Көрнилине Алла тәкъва дип санаган. Ни өчен икәнен сез беләсезме?