Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Сез Алла яратуын аңлап бетерәсезме?

Сез Алла яратуын аңлап бетерәсезме?

Сез Алла яратуын аңлап бетерәсезме?

БЕР заман Әюп камил булмаган кеше хәлен шундый сүзләр белән сурәтләгән: «Хатыннан туган кеше кыска гомерле һәм кайгылардан туйган. Чәчәк кебек, ул чыга һәм коела; күләгә кебек, кача һәм туктамый» (Әюп 14:1, 2). Тормышның газап һәм кайгы белән тулы булуын Әюп үзе кичергән. Синдә дә кайчан да булса шундый тойгылар булмадымы?

Шулай да, безгә очраган бөтен кыенлыкларга карамастан, Алланың мәрхәмәте һәм яратуына нигезләнгән ныклы өмет бар. Беренчедән, безнең күктәге шәфкатьле Атабыз, кешелекне аларның түбәнлеккә төшкән, гөнаһлы хәленнән коткарыр өчен, йолым корбаны турында кайгырткан. Яхъя 3:16, 17 буенча, Гайсә Мәсих: «Чөнки Аллаһы дөньяны шулкадәр яратты ки, Улына иман китерүче беркем һәлак булмасын өчен, бәлки мәңгелек тормыш алсын өчен, Үзенең бердәнбер Улын бирде. Аллаһы Үзенең Улын дөньяны хөкем итү өчен түгел, бәлки дөнья Аның аша котылсын өчен, дөньяга җибәрде»,— дип әйткән.

Шулай ук, Алла безгә, камил булмаган кешеләргә, карата нинди яхшы мөнәсәбәт күрсәтә! Рәсүл Паул: «Бөтен җир йөзендә яшәсеннәр дип, Ул бер кешедән барлык халыкларны бар итте, вакытларны һәм яшәү урыннарының чикләрен билгеләде. Ул моны кешеләр Аллаһыны эзләсеннәр өчен, Аны капшанып эзләп тапмаслармы икән, дип эшләде. Ул бит безнең һәрберебездән ерак түгел»,— дип әйткән (Рәсүлләр 17:26, 27). Бу турыда уйлап кына карагыз! Камил булмаган кешеләр булсак та, без яраткан Барлыкка Китерүчебез, Йәһвә Алла белән үзара мөнәсәбәткә шатлана алабыз.

Шуңа күрә, Алланың безнең турыда борчылуын һәм яратып безнең дәвамлы файдабыз турында кайгыртучанлык күрсәтүен белеп, без киләчәккә ышаныч белән карыйбыз (1 Петер 5:7; 2 Петер 3:13). Алай булгач, безнең яратучы Аллабыз турында, аның Сүзен, Изге Язмаларны өйрәнү аша күбрәк белергә безнең, һичшиксез, зур теләгебез бар.