Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Тетраграмматон. Септуагинтада

Тетраграмматон. Септуагинтада

Тетраграмматон. Септуагинтада

АЛЛА исеме, Йәһвә, тетраграмматон, ягъни дүрт яһүд хәрефе יהוה (ЙХВХ) белән бирелгән. Озак вакыт Тетраграмматон Септуагинта күчермәләрендә юк, дип уйлаганнар. Шунлыктан, Мәсихче Грек Язмаларын язучылар Яһүд Язмаларыннан өземтә китергәндә Алла исемен кулланмаганнар, дип саналган.

Якынча соңгы гасырда эшләнгән ачышлар Алла исеменең Септуагинтада булуын күрсәтә. Бер чыганакта болай дип әйтелә: «Эллинизм йогынтысына бирелгән Яһүдләр Алланың изге исемен төгәл итеп саклап калырга шулкадәр теләгәннәр, хәтта Яһүд Язмаларын грек теленә тәрҗемә иткәндә, Тетраграмматонның чын хәрефләренең күчермәсен алып Грек текстына куйганнар».

Сул яктагы фотода күрсәтелгән папирус кулъязмасының өзеге — сакланып калынган нөсхәләрнең берсе генә. Мисырда, Оксиринхта табылган һәм 3522 нче номер белән билгеләнгән бу өзек безнең эраның беренче гасырына * туры килә. Аның зурлыгы 7 гә 10,5 см, һәм анда Әюп 42:11, 12 дән өземтә китерелә. Андагы Тетраграмматон (түгәрәккә алынган) борынгы Яһүд хәрефләре белән язылган *.

Ә Мәсихче Грек Язмаларының беренче күчермәләрендә Алла исеме очрыймы? Галим Джордж Ховард болай дип әйтә: «Тетраграмматон, беренче гасырдагы чиркәү кулланган Грек телендәге Язмаларның [Септуагинта] күчермәләрендә язылган. Шуңа күрә Яңа Васыятьне язучылар, Язмалардан өземтә китергәндә, Тетраграмматонны текстта саклаганнар, дип санау нигезле». Күрәсең, шуннан соң тиз арада күчереп язучылар Алла исемен Ки́риос (Ходай) һәм Тео́с (Алла) кебек сүзләр белән алмаштыра башлаганнар.

[Искәрмәләр]

^ 4 абз. Оксиринхта табылган папирус кулъязмалары турында күбрәк мәгълүматлар алыр өчен, «Күзәтү Манарасы»ның (рус) 1992 ел 15 февраль санының 26—28 нче битләрен карагыз.

^ 4 абз. Алла исеме язылган башка борынгы кулъязма нөсхәләрен табар өчен, Изге Язмаларның Яңа Дөнья Тәрҗемәсе — Искәрмәләр белән, кушымта 1С ны карагыз.

[20 биттәге иллюстрация]

Egypt Exploration Society рәхимле рөхсәтеннән.