Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга мәрхәмәт күрсәтегез

Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга мәрхәмәт күрсәтегез

Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга мәрхәмәт күрсәтегез

«Бер-берегезгә мәрхәмәт күрсәтегез» (ЗӘКӘРИЯ 7:9, ЯД).

1, 2. а) Ни өчен без мәрхәмәт күрсәтергә тиешбез? б) Без нинди сорауларны карап чыгарбыз?

ЙӘҺВӘ АЛЛА үз Сүзендә безне «мәрхәмәт эшләрен яратырга» чакыра (Михей 6:8). Алла Сүзе шулай ук ни өчен безгә моны эшләргә кирәк икәненә сәбәпләр бирә. Бу сәбәпләрнең берсе: «мәрхәмәт күрсәткән кеше үз-үзенә файда китерә» (Гыйбрәтле хикәя 11:17). Чыннан да, башкаларга мәрхәмәт күрсәтеп, кешеләр белән якын һәм җылы мөнәсәбәтләр үстерергә мөмкин. Шул чакта бездә ышанычлы дуслар булачак. Бу безгә чын файда китерәчәк! (Гыйбрәтле хикәя 18:24).

2 Шулай ук, Изге Язмалар безгә: «Тәкъва һәм мәрхәмәт күрсәтүче кеше яшәү таба»,— дип әйтә (Гыйбрәтле хикәя 21:21). Әйе, әгәр дә без «мәрхәмәт күрсәтәбез» икән, без Алла алдында кадерлерәк булачакбыз һәм киләчәктә мул фатихалар, шул исәптән мәңгелек тормыш та, «урачакбыз». Ләкин ничек безгә мәрхәмәт күрсәтергә? Кемгә без аны күрсәтә алабыз? Һәм мәрхәмәт белән гадәттәге кеше яратучанлык һәм гомумән игелеклелек арасында нинди аерма бар?

Кеше яратучанлык һәм мәрхәмәт

3. Мәрхәмәт белән кеше яратучанлык арасында нинди аерма бар?

3 Гадәттәге кеше яратучанлык белән мәрхәмәт арасында күп аерма бар. Мәсәлән, без еш кына башкаларга кешелеклелекне аларга карата тирәнтен якынлык хис итмичә дә күрсәтәбез. Ә мәрхәмәтне исә безгә кадерле булган шәхесләргә күрсәтәбез. Изге Язмалар буенча мәрхәмәтне араларында якын җылы мөнәсәбәтләр үстергән кешеләр генә күрсәтә ала (Яшәеш 20:13; 2 Патшалык 3:8). Яисә алар мәрхәмәтне аларга башта берәр игелек эшләгән кешегә күрсәтергә мөмкин (Ешуа 2:1, 12—14; 1 Патшалык 15:6; 2 Патшалык 10:1, 2). Бу аерманы ачык итеп күрер өчен Изге Язмаларның ике мисалын чагыштырыйк — алар кеше яратучанлык белән мәрхәмәт арасындагы аерманы күрсәтәләр.

4, 5. Изге Язмаларның ике мисалы мәрхәмәт белән кеше яратучанлык арасындагы аерманы ничек күрсәтә?

4 Мәсәлән, кеше яратучанлык корабль һәлакәтенә эләккән кешеләргә күрсәтелгән булган. Алар арасында рәсүл Паул да булган. Бу кешеләр Мальта утравының ярына ыргытылган булганнар (Рәсүлләр 27:37—28:1). Мальтада яшәүче кешеләрнең корабль һәлакәтенә эләккән кешеләр алдында бер нинди дә бурычлары булмаса да, алар «искиткеч кешелеклелек күрсәтеп» кунакчыл булганнар (Рәсүлләр 28:2, 7, ЯД). Аларның кунакчыллыгы очраклы һәм ят кешеләргә күрсәтелгән булган. Шуңа күрә ул кеше яратучанлык дип атала.

5 Моны Давыт патша үзенең дусты Ионафанның улына, Мемфивосфейга күрсәткән мәрхәмәт белән чагыштырыгыз. Давыт Мемфивосфейга: «Син һәрчакта да минем өстәлемнән тукланырсың»,— дип әйткән. Ни өчен ул моны эшли икәнен аңлатып Давыт патша: «Мин сиңа мәрхәмәтне синең атаң Ионафан хакына күрсәтәм»,— дип әйткән (2 Патшалык 9:6, 7, 13). Давытның андый илтифатлы мөнәсәбәте бары тик игелеклелек кенә түгел, ә тиешенчә мәрхәмәт дип атала, чөнки бу Давытның Ионафан белән килешүенә тугрылыгы турында шаһитлек биргән (1 Патшалык 18:3; 20:15, 42). Бүген Алла хезмәтчеләре барлык кешеләргә кеше яратучанлык күрсәтәләр. Ләкин мәрхәмәт яисә үзгәрмәс яратуны алар имандашларына күрсәтәләр (Маттай 5:45; Гәләтиялеләргә 6:10).

6. Алла Сүзендә мәрхәмәтнең нинди аермалы үзенчәлекләре күрсәтелгән?

6 Мәрхәмәтнең тагын кайбер өстәмә үзенчәлекләрен күрер өчен без Изге Язмаларның өч өземтәсен кыскача гына карап чыгарбыз. Бу өземтәләрдә мәрхәмәт 1) махсус эшләр белән чагылдырыла, 2) үз теләге һәм әзерлек белән күрсәтелә һәм 3) аеруча ярдәмгә мохтаҗ булганнарга күрсәтелә икәнен белербез. Өстәвенә, алардан без бүген мәрхәмәтне ничек күрсәтә алабыз икәнен күрербез.

Мәрхәмәтне әти кеше күрсәтә

7. Батул белән Лабанга Ибраһим хезмәтчесе нәрсә турында сөйләгән һәм ул нинди сорау күтәргән?

7 Яшәеш 24:28—67 дә без, үткән мәкаләдә искә алынган, Ибраһим хезмәтчесе белән булган вакыйга нинди нәтиҗә белән тәмамланганын укыйбыз. Рәбиганы очратканнан соң Ибраһим хезмәтчесен Рәбиганың әтисе Батул үз өенә чакыра (28—32 нче шигырьләр). Хезмәтче, Ибраһим улына ничек хатын эзләгәнен, җентекләп сөйләп биргән (33—47 нче шигырьләр). Ул булган уңышлар — бу Йәһвәдән билге икәненә басым ясаган һәм Йәһвә мине «хуҗам абыйсының кызын үз улына алсын өчен туры юл белән китерде» дигән (48 нче шигырь). Хезмәтче, һичшиксез, аның эчкерсез сөйләве Батул белән аның улы Лабанны Йәһвә аның юлына фатихасын биргәнендә ышандырачак икәненә өметләнгән. Сөйләвен тәмамлап, хезмәтче: «Хәзер сез миңа әйтегез: сез минем хуҗама мәрхәмәт һәм гаделлек күрсәтергә әзерме яисә юкмы? Миңа әйтегез һәм мин сулга яисә уңга китәм»,— дип сораган (49 нчы шигырь).

8. Рәбига турында сорау каралганда Батул үзен ничек тоткан?

8 Йәһвә Ибраһимга мәрхәмәтен инде күрсәткән булган (Яшәеш 24:12, 14, 27). Ә Батул Рәбиганы Ибраһим хезмәтчесе белән җибәреп шулай ук мәрхәмәт күрсәтергә теләрме? Алланың мәрхәмәтенә кеше мәрхәмәте өстәлерме? Яисә хезмәтченең озак сәяхәте уңышсыз булырмы? Ибраһим хезмәтчесенә Батул белән Лабанның: «Бу эш Ходайдан килде»,— дигәннәрен ишетү бик юанычлы иде (50 нче шигырь). Алар бу сорауны Йәһвә үзе чишкән дип таныган һәм Алланың карары белән шул ук вакытта ризалашканнар. Шуннан соң Батул үзенең мәрхәмәтен күрсәтеп: «Менә Рәбига синең алдыңда; ал да бар; ул, Ходай сүзе буенча, синең хуҗа улының хатыны булсын»,— дип әйткән (51 нче шигырь). Рәбига Ибраһим хезмәтчесе белән барырга шатланып ризалашкан һәм озакламыйча Исхакның яраткан хатыны булган (49, 52—58, 67 нче шигырьләр).

Улы күрсәткән мәрхәмәт

9, 10. а) Ягъкуб үз улы Йосыфтан нәрсә турында сораган? б) Йосыф үз әтисенә ничек итеп мәрхәмәт күрсәткән?

9 Ибраһимның оныгы Ягъкубка шулай ук мәрхәмәт күрсәтелгән. Яшәеш китабының 47 нче бүлеге Ягъкуб Мисырда яшәгәндә «аңа үләргә вакыт килде» дип сөйли (27—29 нчы шигырь). Бу аны бик борчыган, чөнки ул Алла Ибраһимга вәгъдә иткән җирдән читтә үләчәген сизгән (Яшәеш 15:18; 35:10, 12; 49:29—32). Ягъкуб бер дә үзен Мисырда җирләгәннәрен теләмәгән, шуңа күрә ул аның тәнен Ханаанда җирләсеннәр дип сораган. Аның югары вазифалы улы Йосыфтан башка бу эшне тагын да яхшырак кем башкара алыр иде?

10 Изге Язмаларда болай дип әйтелә: «Ул [Ягъкуб] үз улын чакырып алды да һәм аңа болай диде: әгәр дә мин синең алдыңда илтифат тапкан булсам... син миңа мәрхәмәт һәм дөреслек күрсәтергә һәм мине Мисырда җирләмәскә вәгъдә ит, мин аталарым белән ятарга тиешмен; мине Мисырдан алып чыгарсың һәм аларның каберендә мине җирләрсең» (Яшәеш 47:29, 30). Йосыф бу таләпне үтәргә вәгъдә иткән һәм озакламыйча Ягъкуб үлгән. Йосыф һәм Ягъкубның башка уллары аталарының мәетен «Ханаан җиренә илттеләр һәм... Ибраһим сатып алган Махпела болынындагы куышлыкта җирләделәр» (Яшәеш 50:5—8, 12—14). Шуның белән Йосыф үз әтисенә мәрхәмәт күрсәткән.

Килен ягыннан мәрхәмәт

11, 12. а) Рут Нагомиягә ничек мәрхәмәт күрсәткән? б) Рутның соңгы мәрхәмәтле эше ни өчен «алдагысыннан да» яхшырак булган?

11 Изге Язмаларның Рут китабы ничек Нагомия исемле тол хатын мәрхәмәтне, шулай ук тол булган килене, Моаб кызы — Рут аша күргәнен сөйли. Нагомия Яһүдиянең Бәйтлехем шәһәренә кайтырга дип хәл иткәннән соң, Рут мәрхәмәт күрсәтеп, аның белән калуы турында: «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын, кайда яшәсәң, шунда яшәрмен, синең халкың минем халкым, синең Аллаң минем Аллам булыр»,— дип әйткән (Рут 1:16). Соңрак Рут Нагомиянең карт туганы Богазга үз теләге буенча кияүгә чыгып, үзенең мәрхәмәтен кабат күрсәткән * (Икенчезаконлык 25:5, 6; Рут 3:6—9). Богаз Рутка: «Яшь кешене дә, ярлыны да, байны да эзләп китмичә син бу соңгы мәрхәмәтле эшеңне алдагысыннан да яхшырак эшләдең»,— дип әйткән (Рут 3:10).

12 Рутның «алдагы» мәрхәмәтле эше — бу аның Нагомия белән үз халкын калдырып чыгып китүе (Рут 1:14; 2:11). Ләкин аның соңгы мәрхәмәтле эше — әзерлек белән Богазга кияүгә чыгу — хәтта «алдагы» зур эшеннән яхшырак булган. Нагомия башка бала таба алмаган һәм шуңа күрә Рутның кайнанасы өчен варис табарга мөмкинлеге булган. Кияүгә чыгып бала тапканнан соң Бәйтлехем шәһәренең хатыннары: «Нагомиянең угылы туды»,— дип әйткәннәр (Рут 4:14, 17). Хокук буенча «инсафлы хатын» Рут Йәһвә тарафыннан Гайсә Мәсихнең ерак әбисе булуның искиткеч бүләген алган (Рут 2:12; 3:11; 4:18—22; Маттай 1:1, 5, 6).

Эшләр белән күрсәтелә

13. Батул, Йосыф һәм Рут мәрхәмәтне ничек күрсәткәннәр?

13 Батул, Йосыф һәм Рут ничек итеп мәрхәмәт күрсәткәннәренә игътибар иттегезме? Алар аны бары тик яхшы сүзләр белән түгел, ә махсус эшләре белән күрсәткән. Батулның эше: «Менә Рәбига»,— диеп кенә чикләнмәгән, ә ул шулай ук «Рәбиганы җибәргән» (Яшәеш 24:51, 59). Йосыф та: «Синең сүзең буенча эшләрмен»,— дип кенә чикләнмәгән, ә ул һәм аның абыйлары аталары Ягъкуб «әйткәнчә барысын төгәл эшләде» (Яшәеш 47:30; 50:12, 13, ЯД). Шулай ук Рут та «Син кая барсаң, мин дә шунда барырмын»,— дигән сүзләр белән чикләнмәгән, ә үз халкын калдырып һәм Нагомиягә юлдаш булып «Бәйтлехемгә килеп җиткәнче алар шулай бергә атлап бардылар» (Рут 1:16, 19). Яһүдия җирләрендә дә Рут «барысын да кайнанасы кушканча эшләде» (Рут 3:6). Шулай итеп, Рут, Йосыф һәм Батулның мәрхәмәте эшләр аша күрсәтелгән булган.

14. а) Безнең көннәрдәге Алла хезмәтчеләре мәрхәмәтне эш белән ничек күрсәтә? б) Сезнең арадагы мәсихчеләрнең мәрхәмәте турында нинди мисаллар китерер идегез?

14 Алланың бүгенге хезмәтчеләре дә мәрхәмәтне эшләре белән күрсәтәләр икәнен күрү безне шатландыра. Мәсәлән, көчсез, хәлсезләнгән яисә кайгы-хәсрәтле имандашларына кирәкле рухи ярдәмне түземлек белән биргән кардәшләр турында уйлап карагыз (Гыйбрәтле хикәя 12:25). Яисә Патшалык Залының җыелыш очрашуларына өлкән яшьтәге кардәшләрне һәр атна саен алып килгән күп санлы Йәһвә Шаһитләренең мисалына игътибар итегез. 82 яшьлек Анна артрит авыруы белән интегә һәм күп кешеләрнең хисләрен мондый сүзләр белән чагылдырган: «Сине бөтен очрашуларга да йөртсәләр — бу Йәһвәдән фатиха. Мин аңа шушындый кайгыртучан кардәшләр биргәне өчен чын күңелдән рәхмәтлемен». Үз җыелышыгызда сез мондый ярдәм күрсәтәсезме? (1 Яхъя 3:17, 18). Әгәр дә шулай икән сезнең үзгәрмәс игелегегез бик кадерләнә икәнендә ышанычлы булыгыз.

Үз теләге һәм әзерлек белән күрсәтелә

15. Без карап чыккан өч мисал мәрхәмәтнең нинди үзенчәлегенә басым ясый?

15 Без карап чыккан Изге Язмаларның өземтәләре мәрхәмәт көчләп түгел, ә әзерлек белән һәм кешенең үз теләге буенча күрсәтелгәнен шулай ук ачыклый. Мәсәлән Батул да, Рәбига да, Ибраһим хезмәтчесе белән әзерлек күрсәтеп ризалашканнар (Яшәеш 24:51, 58). Йосыф мәрхәмәт күрсәткәндә моны башка кешеләр басымы аркасында эшләмәгән (Яшәеш 50:4, 5). Рут Нагомия белән барырга «карарында нык булган» (Рут 1:18). Нагомия Рутка Богаз янына барырга дип әйткәч, Рутның мәрхәмәте: «Син миңа әйткәннең барысын да эшләрмен»,— дияргә дәртләндергән (Рут 3:1—5).

16, 17. Батул, Йосыф һәм Рутның мәрхәмәт күрсәтүе ни өчен аеруча гыйбрәт алырлык һәм бу сыйфатны күрсәтергә нәрсә аларны дәртләндергән?

16 Батул, Йосыф һәм Рут күрсәткән мәрхәмәт аеруча гыйбрәт алырлык, чөнки Ибраһим, Ягъкуб һәм Нагомия бу эшләрне башкарырга аларны мәҗбүр итә алмаган. Мәсәлән, Батул үз кызын Ибраһим хезмәтчесе белән җибәрергә тиеш булмаган. Бик теләсә ул Ибраһим хезмәтчесенә: «Минем эшчән кызым белән аерылашасым килми»,— дип тә әйтә алыр иде (Яшәеш 24:18—20). Шулай ук Йосыф та әтисенең үтенечен үтәргәме яисә юкмы үзе хәл итәргә ирекле булган, чөнки әтисе үлгәч үз улын үз сүзен үтәргә мәҗбүр итә алмас иде. Нагомия дә Рутка аның Моаб җирендә калырга хокукы бар дип үзе әйткән (Рут 1:8). Рутның да карт Богаз урынына берәр яшь егетне сайлау иреге булган.

17 Батул, Йосыф һәм Рут мәрхәмәтне үз теләкләре белән күрсәткәннәр; аларны моны эшләргә йөрәкләре дәртләндергән. Давыт патша соңрак Мемфивосфейга мәрхәмәт күрсәтергә үзендә эчке теләк сизгән кебек, Батул, Рут һәм Йосыф бу сыйфатны аларга якын булган кешеләргә күрсәтер өчен эчке бурычларын сизгәннәр.

18. а) Мәсихче өлкәннәр «көтүне» нинди караш белән «көтәләр»? б) Имандашларга ярдәм күрсәтү буенча бер өлкән нәрсә дип әйткән?

18 Мәрхәмәт безнең көннәрдә дә Алла халкын аерып торучы билге булып кала һәм аеруча Алла көтүен көтүче ир-атларның билгесе булып тора (Мәдхия 109:3; 1 Тессалуникәлеләргә 5:12). Мондый өлкәннәр аларны билгеләгәндә күрсәтелгән ышанычны акларга бурычлы икәнен сизәләр (Рәсүлләр 20:28). Шулай да алар көтүче буларак эшләрен һәм җыелышка күрсәтелгән мәрхәмәтләрен «мәҗбүриләп түгел, бәлки... теләп» башкаралар (1 Петер 5:2). Өлкәннәр Алла көтүен аларның моны эшләү бурычы булганга гына түгел, ә шулай ук көтүгә ярдәм итәргә теләп башкаралар һәм Мәсихнең сарыкларына мәрхәмәт күрсәтәләр (Яхъя 21:15—17). «Мин кардәшләрнең үзләренә дә барырга һәм мин алар турында уйлыйм икәнен белдерер өчен телефон аша шалтыратырга да яратам,— дип әйтә бер мәсихче өлкән.— Кардәшләргә ярдәм күрсәтеп мин бик зур шатлык һәм канәгатьлек кичерәм!» Бөтен дөньяның кайгыртучан өлкәннәре бу сүзләр белән ризалаша.

Ярдәмгә мохтаҗ булганнарга мәрхәмәт күрсәтү

19. Изге Язмаларның бу мәкаләдә карап чыккан мисаллары мәрхәмәт турында нәрсәгә басым ясый?

19 Без карап чыккан Изге Язмаларның мисалларында мәрхәмәт ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә күрсәтелгәне игътибарга лаек. Гаиләсе буыннан-буынга барсын өчен Ибраһимга Батулның хезмәттәшлеге кирәк булган. Ягъкубка аның тәне Ханаан җирендә җирләнсен өчен Йосыфның ярдәме кирәк булган. Оныгы булсын өчен, Нагомия Рутның ризалыгына мохтаҗ булган. Ибраһим да, Ягъкуб та, Нагомия дә башкаларның ярдәме булмаса, үз мохтаҗлыкларын канәгатьләндерә алмас иде. Бүген дә шулай ук мәрхәмәтне ярдәмгә мохтаҗ булганнарга аеруча күрсәтергә кирәк (Гыйбрәтле хикәя 19:17). Безгә «ярдәм сорап кычкыручыга һәм ярдәмгә мохтаҗ булган ятимгә» игътибар иткән Әюпнең үрнәгенә иярергә кирәк. Шулай ук ул «тол хатынның йөрәгенә шатлык китергән» һәм «сукырга күзләр, ә аксакка аяклар булган» (Әюп 29:12—15).

20, 21. Безнең ярдәмебезгә кем мохтаҗ һәм безнең һәрберебез нәрсә эшләргә тәвәккәл булырга тиеш?

20 Һичшиксез һәрбер җыелышта «ярдәм сорап кычкыручылар» бар. Алар бәлкем, ялгызлык, кәеф төшенкелеге, яраксызлык тойгысы, башкаларда өмет өзелү, каты авырулар яисә яраткан кешенең үлеме аркасында «ярдәм сорап кычкыралар». Нинди генә сәбәпләр булмаса да, безнең өчен кадерле булган кардәшләребез безнең ярдәмгә мохтаҗ һәм без аны, теләп һәм түземлек белән мәрхәмәт күрсәтеп, бирә алабыз һәм бирергә тиешбез (1 Тессалуникәлеләргә 5:14).

21 Шуңа күрә, әйдәгез, «мәрхәмәттә мул» булган Йәһвә Алла үрнәгенә иярергә дәвам итик (Чыгыш 34:6; Эфеслеләргә 5:1, ЯД). Әйдәгез, мәрхәмәтне әзерлек һәм махсус эшләр белән, аеруча ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә игътибар итеп, күрсәтик. Һәм «бер-беребезгә мәрхәмәт күрсәтеп» без Йәһвәне хөрмәт итәбез һәм зур шатлык кичерербез (Зәкәрия 7:9, ЯД).

[Искәрмә]

^ 11 абз. Монда искә алынган бу өйләнешүнең төре турында күбрәк белер өчен Йәһвә Шаһитләре тарафыннан бастырылган «Изге Язманы аңлау» (ингл.) дигән китапның I томының 370 нче битен карагыз.

Сез ничек җавап бирер идегез?

• Мәрхәмәт белән кеше яратучанлык арасында нинди аерма бар?

• Батул, Йосыф һәм Рут мәрхәмәтне ничек итеп күрсәткән?

• Мәрхәмәтне нинди караш белән күрсәтергә кирәк?

• Кем безнең ярдәмебезгә мохтаҗ?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[15 биттәге иллюстрация]

Ничек Батул мәрхәмәт күрсәткән?

[17 биттәге иллюстрация]

Нагомия өчен Рутның тугры яратуы фатиха булган.

[18 биттәге иллюстрацияләр]

Кешенең мәрхәмәте үз теләге һәм әзерлек белән башкарыла, эшләр белән күрсәтелә һәм ярдәмгә мохтаҗ булганнар файдасына хезмәт итә.