Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Яхшылык эшләргә сафландырылган халык

Яхшылык эшләргә сафландырылган халык

Яхшылык эшләргә сафландырылган халык

«Әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик» (2 КӨРИНТЛЕЛӘРГӘ 7:1).

1. Йәһвә аңа гыйбадәт кылучылардан нәрсә таләп итә?

«ХОДАЙ тавына кем менә ала, я Аның изге урынында кем тора ала?» Борынгы Исраил патшасы Давыт Йәһвәгә яраклы гыйбадәт кылуга кагылышлы һәм уйларга дәртләндерүче сорау күтәргән. Һәм шуннан соң үзе бу сорауга: «Куллары гаепсез һәм йөрәге саф булган, үз җаны белән юкка гына антлы вәгъдә бирмәгән һәм Аның [Алла] исеме белән ялган ант итмәгән кеше»,— дип җавап биргән (Мәдхия 23:3, 4). Изге булган Йәһвәгә яраклы булыр өчен чиста һәм изге булырга кирәк. Элегрәк Йәһвә: «Изгеләнегез һәм изге булыгыз, чөнки Мин изге»,— дип Исраил җыелышына әйткән (Левит 11:44, 45; 19:2).

2. Чын гыйбадәт кылуда сафлыкның мөһимлегенә Паул белән Ягъкуб ничек басым ясаганнар?

2 Берничә йөз ел үткәч, рәсүл Паул бозык Көринт шәһәрендә яшәүче мәсихчеләргә болай дип язган: «Сөеклеләрем, безгә шундый вәгъдәләр бирелде! Шуңа күрә, әйдәгез, тәннең, рухның һәртөрле бозыклыкларыннан үзебезне сафландырыйк һәм Аллаһыдан курыккан хәлдә изгелекне камилләштерик» (2 Көринтлеләргә 7:1). Алла белән яхшы мөнәсәбәтләрдә булыр өчен һәм аның вәгъдә ителгән фатихаларын алыр өчен, чиста булырга һәм физик һәм рухи «бозыклыклардан» һәм әдәпсезлектән сакланырга кирәклегенә бу сүзләр кабат басым ясый. Алла хуплаган гыйбадәт кылу турында язганда шәкерт Ягъкуб шулай ук: «Аллаһы Ата Үз каршында саф, тапсыз санаган табыну — ятимнәрнең, тол хатыннарның кайгылары белән уртаклашып, алар турында кайгырту һәм үзеңне, нәҗесләмичә, фани дөньядан саклау»,— дип әйтә (Ягъкуб 1:27).

3. Безнең гыйбадәт кылуыбыз Аллага яраклы булсын өчен, безгә нәрсәгә җитди карарга кирәк?

3 Чисталык, изгелек һәм нәҗесләнмәү чын гыйбадәт кылуда шундый мөһим як булганга күрә, Алла хуплавын алырга теләгән һәрбер кешегә бу сорауга җитди карарга кирәк. Чөнки без яшәгән көннәрдә кешеләр арасында чисталык буенча күп төрле фикерләр һәм нормалар, ләкин безгә Йәһвә алдында нәрсә чиста һәм яраклы икәнен аңларга һәм шуның буенча үзебезне тотарга кирәк. Шулай ук безгә Алла үз гыйбадәт кылучыларыннан чисталык ягыннан нәрсә таләп итә һәм ул безгә, аңа яраклы булып калыр өчен, нәрсәдә ярдәм итә икәнен белергә кирәк (Мәдхия 118:9; Даниел 12:10).

Чын гыйбадәт кылу өчен чисталык

4. Чисталык буенча Изге Язмаларның карашын аңлатыгыз.

4 Күпчелек кешеләр өчен чиста булу — бу бары тик пычрак булмауны гына аңлата. Ләкин Изге Язмаларда, мәгънәсе буенча чиста булу дигән сүз белән бәйле һәм ешрак физик чисталыкка түгел, ә әхлакый һәм рухи яктан сафлыкка күрсәтә торган берничә яһүди һәм грек сүзләре кулланыла. Мәсәлән, Изге Язмаларның бер сүзлегендә болай дип әйтелә: «„Чиста“ һәм „пычрак“ дигән сүзләр гигиенага бик сирәк кагыла. Иң беренче алар дини төшенчәләр. Мондый „чисталык“ тормышның һәркайсы өлкәсенә кагыла».

5. Муса Кануны Исраил халкы тормышындагы чисталык турындагы кагыйдәләргә ни дәрәҗәдә кагылган?

5 Чыннан да Муса Канунында исраиллеләр тормышының һәрбер ягына кагылышлы кагыйдәләр һәм нормалар булган. Алар нәрсә чиста һәм яраклы, ә нәрсә юк икәнен аңлатканнар. Мәсәлән, Левит китабының 11 дән 15 нче бүлегенә кадәр чисталык һәм чиста булмаган әйберләр турында тәфсилле күрсәтмәләр табабыз. Кайбер хайваннар пычрак дип саналган һәм исраиллеләр аларны ашамаска тиеш булган. Бала тапкан хатын-кыз тиешле вакытка кадәр пычрак дип саналган. Шулай ук кайбер тире авырулары, аеруча махау авыруы (проказа) һәм ир-ат яисә хатын-кызның җенси әгъзаларыннан бүленүләр, бу кешене пычрак дип санарга сәбәп биргән. Канун, шулай ук, берәрсе пычрак булганда ничек эш итәргә икәнен төгәл билгеләгән. Мәсәлән, Саннар 5:2 дә без болай дип укыйбыз: «Исраил улларына чатырлар торган урыннан махау чире белән чирләгән барысын, бүленүләре булган барысын һәм үлеккә кагылып нәҗесләнгән барысын куарга куш».

6. Чисталык турындагы кануннар нинди максат белән бирелгән булган?

6 Һичшиксез, Йәһвә биргән бу һәм башка кануннар медицина һәм физиология нормалары буенча шул вакытның белгечләре белгәннән күпкә алдарак булган һәм халык бу кануннарны тотканда күп файда алган. Бу кануннар бары тик сәламәтлек принциплары яисә медицина җитәкчелеге булып кына калмаган, ә чын гыйбадәт кылуның өлеше булып хезмәт иткән. Бу кануннар кешеләрнең көндәлек тормышына — ашавына, бала табуга, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләргә һәм башка өлкәләргә кагылган булган һәм бу факт фәкать Йәһвәнең генә аларның аңа багышланган тормышларында нәрсә ярый, ә нәрсә ярамый икәнен билгеләргә хакы бар икәненә басым ясаган (Икенчезаконлык 7:6; Мәдхия 134:4).

7. Канунга тугры булып Исраил халкы нинди фатиха алыр иде?

7 Шулай ук Канун килешүе исраиллеләрне күрше халыкларның начар эшләреннән саклаган. Канунга, шул ук исәптән Йәһвә алдында чиста булып калыр өчен барлык таләпләргә, тугры булып исраиллеләр Алла хуплаган хезмәтне башкару өчен яраклы булырлар иде һәм аның фатихаларын алырлар иде. Бу турыда Йәһвә исраиллеләргә болай дип әйткән: «Әгәр дә Минем тавышны тыңласагыз һәм Минем васыятьне үтәсәгез, барлык халыклардан Минем өлешем булырсыз, чөнки бөтен җир Минеке, ә сез Миндә руханилар патшалыгы һәм изге халык булачаксыз» (Чыгыш 19:5, 6; Икенчезаконлык 26:19).

8. Канунда чисталык турында әйтелгәнгә мәсихчеләр бүген ни өчен игътибар итәргә тиеш?

8 Әгәр дә Йәһвә Исраил халкына ничек чиста, изге һәм аңа яраклы булырга Канунда шулай җентекләп аңлатып биргән икән, бүгенге мәсихчеләргә алар бу таләпләргә туры киләме икәне турында уйлау яхшы булмасмы? Мәсихчеләр Канун буенча яшәргә тиеш булмаса да, алар Паул әйткән сүзләрне истә тотарга тиеш: Канунда бирелгән бар әйберләр дә «киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык — Мәсихтә» (Көлессәйлеләргә 2:17; Еврейләргә 10:1). Әгәр дә: «Мин үзгәрмим», — дип әйткән Йәһвә ул вакыттагы гыйбадәт кылу өчен чисталык һәм нәҗесләнмәүне бик мөһим дип санаган икән, шул чакта без дә бүген — әгәр Алланың хуплавын һәм фатихасын алырга телибез икән — физик, әхлакый һәм рухи яктан саф булуга җитди карарга тиешбез (Малахий 3:6; Римлыларга 15:4; 1 Көринтлеләргә 10:11, 31).

Физик яктан чиста булу безне «тәкъдим итә»

9, 10. а) Мәсихчеләр өчен физик яктан чиста булу ни өчен мөһим? б) Йәһвә Шаһитләренең конгресслары турында нәрсәне еш ишетеп була?

9 Чын гыйбадәт кылуда физик яктан чиста булу бүген дә мөһимме? Чисталык үзеннән-үзе кешене Аллага чын гыйбадәт кылучы итмәсә дә, чын гыйбадәт кылучы, һичшиксез, шартлар мөмкин иткәнчә, физик яктан чиста булырга тиеш. Аеруча безнең көннәрдә, күп кешеләр үзләренең чисталыгына, киемнәренә яисә йортлары янындагы урыннарның чисталыгына игътибар итмәгәндә, кешеләр, киресенчә, еш кына боларга игътибар иткән кешеләрне билгелиләр. Һәм бу уңай нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Бу турыда рәсүл Паул болай дип язган: «Хезмәтебезне гаепләмәсеннәр өчен, без беркемгә дә бернинди киртә куймыйбыз. Киресенчә, һәрнәрсәдә... үзебезне Аллаһы хезмәтчеләре итеп тәкъдим итәбез» (2 Көринтлеләргә 6:3, 4, 8).

10 Дәүләт эшлеклеләре Йәһвә Шаһитләрен — аеруча аларның зур конгрессларында күренгән — чисталыклары, тәртипләре һәм үзләрен итагатьле тотулары һәм яхшы гадәтләре өчен, кабат-кабат мактыйлар. Мәсәлән, Италиядә, Савона өлкәсендә үткән өлкә конгрессы турында «Стампа» дигән газета болай дип яза: «Бина буенча йөргәндә аны кулланган кешеләрнең [конгресс үткәргән Йәһвә Шаһитләренең] чисталыгы һәм пакьлеге игътибарны үзенә җәлеп итә». Сан-Паулу стадионында (Бразилия) Йәһвә Шаһитләренең конгрессы үткәннән соң аның администраторы стадион чисталыгы өчен җаваплы булган кешегә: «Моннан ары стадионны Йәһвә Шаһитләре чистарткан кебек чистартачаксыз»,— дип әйткән. Шул ук стадионның тагын бер администраторы: «Йәһвә Шаһитләре белән стадионны файдалану турында сөйләшкәндә, без алар белән, конгресс ничәсе була, дип кенә сөйләшәбез. Без башка бер нәрсә турында да кайгырмыйбыз»,— дип әйткән.

11, 12. а) Үз-үзебезне чиста тоту турында сүз барганда, Изге Язмаларның нинди принцибын безгә истә тотарга кирәк? б) Безнең гадәтләребез һәм яшәвебез турында үз-үзеңә нинди сораулар биреп була?

11 Әгәр безнең гыйбадәт кылу урыныбыздагы чисталык һәм тәртип безнең Аллабызны мактарга дәртләндерә икән, безнең шәхси тормышыбызда моны күрсәтү шулай ук мөһим. Ләкин өйдә бер үзебез генә калгач, без үзебез теләгәнчә эшләргә хакыбыз бар дип уйларга мөмкин. Әлбәттә, без үзебезне рәхәт һәм уңай хис итәр өчен бездә нәрсә һәм нинди кием кияргә икәнен сайлау иреге бар! Ләкин бу ирек чиксез түгел. Рәсүл Паул нинди ризыкны ашарга икәнлеге турында әңгәмә алып барганда, мәсихчеләрне мондый сүзләр белән кисәткән: «Әмма сак булыгыз: бу хөрлегегез [ирекле булуыгыз] иманы зәгыйфь булганнарны вәсвәсәгә төшерергә сәбәп булмасын». Шуннан соң ул мондый мөһим принцип биргән: «Һәрнәрсә рөхсәт ителә, әмма һәрнәрсә дә файдалы түгел. Һәрнәрсә рөхсәт ителә, әмма һәрнәрсә дә гыйбрәтле түгел» (1 Көринтлеләргә 8:9; 10:23). Чисталык турындагы сорау белән Паул киңәше ничек бәйле?

12 Кешеләрнең Алла хезмәтчесе чиста һәм тәртипле тормыш алып барыр дип көтүләре аңлашыла. Шуңа күрә йортыбызның һәм аның тирә-ягының күренеше безнең Алла хезмәтчесе дигән исемебезгә каршы килмәскә тиеш — безгә моны күзәтергә кирәк. Безнең өебез безнең турыда һәм безнең динебез турында нинди шаһитлек бирә? Безнең өебез, без башка кешеләргә тәвәккәллек белән сөйләгән «гаделлек хакимлек итә торган» яңа дөньяда яшәргә чыннан да телибез икәнен күрсәтәме? (2 Петер 3:13). Шулай ук безнең тышкы кыяфәтебез — Аллага хезмәт иткәндәме яисә ял иткәндәме — без сөйләгән хәбәрне югары яисә түбән итәргә мөмкин. Мәсәлән, Мехико шәһәренең бер газетасында болай диелгән булган: «Йәһвә Шаһитләре арасында бик күп яшьләр бар һәм алар прическасы, чисталыгы һәм киемнәре белән аерылып тора». Мондый яшьләрнең безнең арабызда булуы зур шатлык!

13. Тормышыбызның һәр өлкәсендә дә һәрвакыт чисталык һәм тәртип булсын өчен без нәрсә эшли алабыз?

13 Әлбәттә, безгә үзебезне, әйберләребезне һәм өебезне һәрчакта чиста һәм тәртиптә тотарга кирәк дип әйтү җиңел, ләкин эшләү авыррак. Моны эшләр өчен катлаулы һәм кыйммәтле җиһазлар түгел, ә яхшы план һәм даими тырышлык кирәк. Без юыныр өчен, киемнәребезне һәм йортыбызны, машинабызны һәм башка әйберләребезне чиста тотар өчен вакыт бүлеп куярга тиешбез. Аллага хезмәт итү, җыелыш очрашуларына йөрү һәм Изге Язмаларны шәхси рәвештә өйрәнү, өстәвенә, көндәлек тормыштагы эшләр турында кайгыртучанлык күрсәтү — болар барысы да Алла һәм кеше алдында безне чиста булу бурычыбыздан азат итми. Безнең өчен яхшы билгеле булган принципның: «Һәр эшнең — үз заманы»,— дигән сүзләр безнең тормышның бу өлкәсендә дә бик яхшы кулланырлык (Вәгазьче 3:1).

Нәҗесләнмәгән йөрәк

14. Физик чисталыкка караганда әхлакый һәм рухи чисталык күпкә әһәмиятлерәк дип ни өчен әйтеп була?

14 Физик чисталыкка игътибар итү мөһим булса, рухи һәм әхлакый чисталык күпкә әһәмиятлерәк. Мондый нәтиҗәне без Йәһвә Исраил халкын ни өчен кире какканыннан чыгып ясыйбыз. Ул аларны физик яктан чиста булмаганга түгел, ә рухи һәм әхлакый яктан бозык булганга күрә кире каккан. Йәһвә Исай пәйгамбәр аша аларга: «Сез гөнаһлы халык, канунсызлыклар белән йөкләнгән халык»,— дип әйткән һәм шуңа күрә аларның корбаннары, яңа ай һәм шимбә көннәрен тоту һәм хәтта аларның догалары да Алла өчен авыр йөк булган. Алла хуплавын кире кайтарыр өчен аларга нәрсә эшләргә кирәк булган соң? Йәһвә болай дип әйткән: «Юыныгыз, чистарыныгыз; Минем күзләрем алдыннан явыз эшләрегезне юк итегез; явызлыкны калдырыгыз» (Исай 1:4, 11—16).

15, 16. Гайсә сүзләре буенча кешене нәрсә пычрата һәм без Гайсә сүзләреннән ничек файда ала алабыз?

15 Әхлакый һәм рухи чисталыкның мөһимлеген тагын да ныграк аңлар өчен, Гайсәнең фарисейләргә һәм канунчыларга нәрсә әйткәнен карап чыгыйк. Алар аның шәкертләре, ашар алдыннан кулларын юмаганга күрә, пычрак дип әйткән. Гайсә: «Аллаһы алдында кешене авызына кергән нәрсә түгел, ә авызыннан чыккан нәрсә пычрата»,— дип фарисейләр белән канунчыларны төзәткән. Шуннан соң ул болай дип аңлаткан: «Кешенең авызыннан чыкканы йөрәгеннән чыга. Аны шул пычрата. Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлек итү, хурлау кешенең йөрәгеннән чыга. Кешене менә шулар пычрата. Ә юмаган куллар белән ашау кешене пычратмый» (Маттай 15:11, 18—20).

16 Гайсәнең бу сүзләреннән без нәрсәне беләбез? Ул ачык итеп күрсәткән: явыз, әхлаксыз һәм пычрак эшләр алдыннан кешенең йөрәгендә моны эшләргә ниятләр туа. Мәсәлән, шәкерт Ягъкуб «һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә» дип әйткән (Ягъкуб 1:14, 15). Шуңа күрә әгәр дә без Гайсә әйткән зур гөнаһларда гаепле булырга теләмибез икән, безгә мондый эшләргә һәркайсы теләкне тамыры белән суырып чыгарып читкә ташларга кирәк. Бу без нәрсә укыйбыз, нәрсә карыйбыз һәм нәрсә тыңлыйбыз икәненә игътибарлы булырга кирәклеген аңлата. Безнең көннәрдә популяр булыр өчен, сүз иреген кулланып күңел ачу программалары һәм рекламалар кешеләр өстенә чиксез күп тавышлар һәм образлар коялар. Ә алар кешеләрне «хайвани теләкләрен» канәгатьләндерергә дәртләндерә. Без мондый теләкләргә безнең йөрәктә тамырланырга юл куймаска тиешбез. Иң мөһиме: әгәр дә без Аллага яраклы булырга һәм аңа шатлык китерергә телибез икән, безгә саф һәм нәҗесләнмәгән йөрәкне саклар өчен сак булырга кирәк (Гыйбрәтле хикәя 4:23).

Яхшылык эшләргә чистартылган

17. Йәһвә ни өчен үз халкын чистарткан?

17 Йәһвә ярдәмендә аның алдында чиста булып кала алуыбыз — бу безнең өчен фатиха һәм саклык булып хезмәт итә (2 Көринтлеләргә 6:14—18). Без шулай ук аңлыйбыз: Йәһвә махсус максат белән үз хезмәтчеләрен чистарткан. Паул Гайсә Мәсих «безне һәртөрле гөнаһтан йолып алу өчен һәм яхшылык эшләргә ашкынып торучы үзенчәлекле халкын Үзе өчен чистартырга дип, Үзен корбан итте», дип әйткән Титуска (Титуска 2:14). Безгә, чистартылган халыкка, нинди эшләрдә ашкынучан булырга кирәк?

18. Игелек эшләргә ашкынучан икәнебезне без ничек күрсәтә алабыз?

18 Иң беренче безгә Алла Патшалыгы турында яхшы хәбәрне игълан итәр өчен көч куярга кирәк (Маттай 24:14). Болай эшләп, без һәр кайдагы кешеләргә җирдә мәңгелек яшәү өмете һәм бу җир һәркайсы пычрактан азат булачагы турында сөйлибез (2 Петер 3:13). Безнең «игелекле эшләребез» шулай ук көндәлек тормышыбызда Алла рухының җимешләрен күрсәтүне үз эченә ала һәм шуның белән без күктәге Атабызны данлыйбыз (Гәләтиялеләргә 5:22, 23; 1 Петер 2:12). Шулай ук без хакыйкать белән таныш булмаган кешеләрне онытмыйбыз: алар бәлкем, авырулардан яисә төрле бәлаләрдән бик нык кайгыралардыр. Без Паулның киңәшен исебездә нык тотабыз, ул: «Димәк, җае чыкканда һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик»,— дип әйткән (Гәләтиялеләргә 6:10). Саф йөрәктән һәм чын теләкләрдән эшләнгән мондый эшләр Аллага бик зур шатлык китерә (1 Тимутегә 1:5).

19. Әгәр дә без физик, әхлакый һәм рухи чисталыкның иң югары нормаларын тотуны дәвам итсәк, без нинди фатихалар ала алабыз?

19 Иң Югары Хакимченең хезмәтчесе буларак, без Паул сүзләрен үз йөрәгебезгә якын итәбез: «Шулай итеп, имандашлар, Аллаһының рәхим-шәфкате белән сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була» (Римлыларга 12:1). Әйдәгез, Йәһвә тарафыннан без сафланганыбызны кадерлик һәм физик, әхлакый һәм рухи чисталыкның иң югары нормаларын тотар өчен бар булган көчебез белән тырышыйк. Шулай эшләп без үз-үзебезне хөрмәт итәчәкбез һәм үз-үзебез белән канәгать булачакбыз һәм «әүвәлге» — бүгенге явыз һәм пычрак системаның — юкка чыгуын, Алла «һәммә нәрсәне яңа итеп« ясаячагын, күрергә мөмкинлек алачакбыз (Ачылыш 21:4, 5).

Сез искә төшерә аласызмы?

• Исраил халкына чисталыкка бәйле күп кануннар ни өчен бирелгән булган?

• Ничек физик чисталык без вәгазьләгән хәбәрне тагын да үзенә җәлеп итүчән була?

• Физик чисталыкка караганда әхлакый һәм рухи чисталык ни өчен мөһимрәк?

• Без «игелек эшләргә ашкынып торучы» халык икәнебезне ничек күрсәтә алабыз?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[29 биттәге иллюстрацияләр]

Безнең физик яктан чиста булуыбыз без игълан иткән хәбәргә җәлеп итә.

[30 биттәге иллюстрация]

Гайсә явыз фикерләр явыз эшләргә алып бара дип кисәткән.

[31 биттәге иллюстрацияләр]

Йәһвә Шаһитләре чистартылган халык буларак, «игелек эшләргә» ашкынучан.