Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә юллары буенча йөрү мул фатихалар китерә

Йәһвә юллары буенча йөрү мул фатихалар китерә

Йәһвә юллары буенча йөрү мул фатихалар китерә

СИНЕҢ биек тау өстенә менгәнең бармы? Әгәр дә булса, сиңа, син дөньяның иң югары ноктасында торасың кебек тоелгандыр. Тауның саф һавасы, аның башыннан ачылган мәһабәт күренеш — болар барысы да сине сокландыргандыр! Анда көндәлек эшләр һәм кайгырулар турында син, бәлкем, вакытлыча оныткансыңдыр да.

Күпчелек кешеләр мондый күңелле сәяхәтләрне бик сирәк кичерәләр. Ә инде син Аллага багышланган мәсихче икән, син таулы җирдә күпмедер вакыт, рухи мәгънәдә, сәяхәт итәсең, дип әйтеп була. Һичшиксез, син дә борынгы мәдхия җырлаучы кебек: «Әй Ходаем, Үз юлларыңны миңа күрсәт һәм Үз сукмакларыңа мине өйрәт»,— дип дога кылгансыңдыр (Мәдхия 24:4). Йәһвә йортының тавына беренче тапкыр күтәрелгәннән соң, үзеңнең нәрсә хис иткәнең синең исеңдәме? (Михей 4:2; Аввакум 3:19). Әлбәттә, тиздән син саф гыйбадәт кылуның югары сукмаклары сиңа саклык булып хезмәт итә икәнен аңладың. Һәм, алар буенча йөреп, син: «Торба чакыруын белүче халык бәхетле! Әй Ходай, алар Синең йөзең яктылыгында йөриләр»,— дип әйткән мәдхия җырлаучы шатлыгына ия булдың (Мәдхия 88:16).

Ләкин тау өстенә менәр өчен кайвакыт текә кыялар буенча үрмәләргә туры килә, аяклар арый, авырта башлый. Без дә Аллага хезмәт иткәндә авырлыклар белән очрашырга һәм нәтиҗәдә, көчкә атлый башларга мөмкинбез. Ничек соң безгә шатлыгыбызга кире ия булырга һәм көч җыярга? Иң беренче Йәһвә юллары ни дәрәҗәдә югары икәнен аңларга кирәк.

Йәһвәнең югары кануннары

Йәһвә юллары кеше юлларыннан биегрәк һәм аңа гыйбадәт кылу «таулар башлыгы итеп куелган һәм ул калкулыклардан югарыга күтәрелгән» (Исай 55:9; Михей 4:1). Йәһвә акыллылыгы — бу «югарыдан килүче» акыл (Ягъкуб 3:17). Аның кануннары һәркайсы башка кануннардан күпкә югарырак. Мәсәлән, Ханаан җирендә яшәүчеләр балаларын мәрхәмәтсез корбан итеп китергәндә, Йәһвә исраиллеләргә әхлакый яктан югары һәм яхшылык эшләргә өндәүче кануннар биргән. Һәм аларга болай дип әйткән: «Ярлы белән гаделсез мөгамәлә итмә һәм югары булганның күңелен эзләмә... сездә яши башлаган килмешәк сезнең өчен җирле кеше кебек булсын, аны үзеңне яраткан кебек ярат» (Левит 19:15, 34).

Унбиш гасыр үткәннән соң Гайсә Йәһвә кануннарының камил булуын тагын да ачыграк итеп күрсәткән (Исай 42:21). Таудагы вәгазендә ул үз шәкертләренә: «Дошманнарыгызны яратыгыз һәм сезне эзәрлекләүчеләр өчен дога кылыгыз. Шулай эшләп, сез Күктәге Атагызның балалары булуыгызны күрсәтерсез»,— дип әйткән (Маттай 5:44, 45). Шуннан соң: «Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләүләрен теләсәгез, үзегез дә аларга шуны эшләгез. Чөнки Муса канунының һәм пәйгамбәрләр китабында язылган тәгълиматның мәгънәсе шунда»,— дип өстәгән (Маттай 7:12).

Бу югары кануннар эчкерсез кешеләрнең йөрәкләренә тәэсир итә һәм аларны алар гыйбадәт кылган Аллаларына охшарга тырышырга дәртләндерә (Эфеслеләргә 5:1, ЯД; 1 Тессалуникәлеләргә 2:13). Паул белән булганны искә төшерегез. Аның турында Изге Язмаларда беренче тапкыр укыганда без күрәбез: ул Эстефәннең «үтерүен хуплаган» һәм «мәсихчеләр бердәмлеген газаплаган». Бары тик берничә ел үткәч Паул Тессалуникәдә яшәгән мәсихчеләр белән «ана кеше үзенең сабыйлары турында кайгырткандай» мөгамәлә иткән һәм аларга яратып киңәшләр биргән. Алладан өйрәнгән тәгълиматлар Паулны үзгәрткән: эзәрлекләүче кешедән ул кайгыртучан мәсихчегә әверелгән (Рәсүлләр 8:1, 3; 1 Тессалуникәлеләргә 2:7). Паул, Мәсих тәгълиматы аңарда ясаган үзгәрешләр өчен, әлбәттә, рәхмәтле булган (1 Тимутегә 1:12, 13). Моңа охшаш булган рәхмәт безгә дә Алланың югары юллары буенча йөрүне дәвам итәргә ничек ярдәм итә ала?

Рәхмәтле булып йөрегез

Тауларның матур күренеше белән арымыйча ләззәтләнеп карап торырга була. Ләкин аерым ташларның бормалы-сырмалы төсләре, нәфис чәчәкләрнең һәм хайваннарның матурлыгы, шулай ук, үзенә җәлеп итә. Шулай ук Алла юлы буенча йөргәндә дә: безгә бирелгән фатихаларны — кечкенәме алар яисә зурмы — рухи яктан күрергә өйрәнергә кирәк. Шулай эшләп без яңа көч белән бара башлыйбыз һәм бу авыр юлны шатлыклы итәчәк. Шул чакта без Давытның: «Мәрхәмәтеңне миңа иртүк ишеттер, чөнки мин Сиңа өметемне баглыйм. Барасы юлымны миңа күрсәт»,— дип әйткән сүзләренә кушыла алабыз (Мәдхия 142:8).

Йәһвә юллары буенча күп еллар йөрүче Мэри болай дип әйтә: «Йәһвәнең барлыкка китергән әйберләрен күзәткәндә мин аларның искиткеч булуын гына түгел, ә аларда Алла яратуын да күрәм. Хайванмы бу, кошмы яисә бөҗәкме — һәрберсенең үз үзенчәлекләре бар, мин аларга сокланып карыйм. Моңа охшаш шатлыкны мин еллар узу белән тагын да ныграк ачыкланучы рухи хакыйкатьне үзләштергәндә табам».

Ничек без үз рәхмәтләребезне тирәнәйтә алабыз? Беренчедән, Йәһвә безнең өчен эшләгәнне тиешле кебек кабул итмәскә өйрәнергә тиешбез. «Бертуктаусыз дога кылыгыз,— дип язган рәсүл Паул.— Аллаһыга рәхмәтләр әйтегез» (1 Тессалуникәлеләргә 5:17, 18; Мәдхия 118:62).

Изге Язмаларны шәхси өйрәнү шулай ук рәхмәт рухы үстерергә ярдәм итәчәк. Рәсүл Паул Көлессәй шәһәрендәге мәсихчеләрне: «Мәсих Гайсә... белән тыгыз элемтәдә торыгыз... Иман буенча ныгыгыз һәм бервакытта да рәхмәт укырга онытмагыз»,— дип чакырган (Көлессәйлеләргә 2:6, 7). Изге Язмаларны уку һәм укыганың турында тирәнтен уйлану безнең иманыбызны ныгыта һәм Изге Язма Авторы белән безне якынайта. Аның битләрендә кыйммәтле хәзинәләргә тиң фикерләр бар һәм алар безне «рәхмәт укырга» дәртләндерә.

Кардәшләребез белән бергә хезмәт итү, безнең юлларыбызны шулай ук җиңелрәк итә. Мәдхия җырлаучы үзе турында болай дип әйткән: «Синнән куркучыларның... барысы белән мин дус» (Мәдхия 118:63). Безнең иң бәхетле мизгелләрнең кайберләре мәсихче җыелышларында яисә безнең кардәшләр белән бергә үтә. Безнең кадерле бөтендөнья мәсихче кардәшлеге үзенең барлыгы белән Йәһвәгә һәм аның югары юлларына бурычлы икәнен без таныйбыз (Мәдхия 143:15б).

Йәһвәнең югары юллары буенча йөрүебезне дәвам итәр өчен без, рәхмәтле булуны үстереп, уяу булып калырга кирәклеген истә тотарга тиешбез.

Җаваплы һәм уяу булыгыз

Тауларда адашмас, я текә кыялардан егылмас өчен уяу булу мөһим. Йәһвә безгә сайлап алу иреген биргән һәм безнең үзебезгә карарлар хәл итәргә хокук бирә. Ләкин мәсихче йөкләмәләрен үтәгәндә без бирелгән ирекне җаваплылык белән, ягъни «уяу» кулланырга тиеш.

Йәһвә үз хезмәтчеләренә ышана, алар үз бурычларын җаваплылык белән үтәячәкләр, дип өметләнә. Аллага хезмәт иткәндә, без күпме вакыт һәм көч куярга тиеш икәнен ул билгеләми, я күпме акча иганә итәргә һәм башка яклардан безгә таләпләр куймый. Киресенчә, Паулның Көринтлеләргә язган сүзләре безнең барыбызга да кагыла: «Һәркем... йөрәге кушканча бирсен» (2 Көринтлеләргә 9:7; Еврейләргә 13:15, 16).

Җаваплы булу — бу башкаларга яхшы хәбәр турында сөйләү. Без җаваплы булуыбызны бөтендөнья Патшалык эшләре өчен акча иганә итеп, шулай ук, күрсәтәбез. Мәсихче җыелышының Герхардт исемле өлкәне Көнчыгыш Европадагы конгресста булган һәм шуннан соң хатыны белән иганәләрне зуррак бирергә карар иткәннәр дип аңлата. «Без ул илдә кардәшләребезнең материаль яктан бик кысынкы яшәүләрен күрдек, ләкин алар Изге Язмаларга нигезләнгән әдәбиятны бик кадерлиләр,— дип әйтә ул.— Шуңа күрә без башка илләрдәге мохтаҗлыкта яшәгән кардәшләребез өчен, безнең мөмкинлек булганча, акчалата ярдәм итәргә хәл иттек».

Ныклыгыгызны саклагыз

Таулар буенча йөрү түземлелек таләп итә. Озын сәяхәтләргә әзерләнер өчен күп кешеләр даими рәвештә физик күнегүләр ясыйлар һәм кыска вакыт физик күнегү итеп йөреп алалар. Рәсүл Паул, шулай ук рухи яктан нык калыр өчен безгә теократик хезмәттә даими катнашырга кирәк дип, киңәш бирә. Ул шулай ук Йәһвәгә «яраклы булырга» теләгән кешеләр «һәр игелекле эштә җимеш китерергә» тиеш дип әйтә (Көлессәйлеләргә 1:10, 11).

Күз алдында, ерактагы тау башы кебек, берәр максатны тоту, сәяхәтчегә түземлек белән алга барырга ярдәм итә. Юлның бер өлешен үткәч һәм үткән юлына күз салганнан соң, ул үзенең куйган максатының тагын да якынлашуын шатланып билгеләргә мөмкин.

Шулай ук мәңгелек тормышка өмет тә безгә таяныч бирә һәм безне ныгыта (Римлыларга 12:12). Йәһвә юллары буенча йөргәндә, без үз-үзебезгә төрле максатлар куябыз һәм аларга ирешү безгә шатлык китерә. Йәһвәгә тугры хезмәт иткән елларга, я үз-үзебездә ясаган үзгәрешләргә күз салып, без зур шатлык кичерәбез! (Мәдхия 15:11).

Сәяхәтчегә озын юлны арымыйча үтәр өчен дөрес тизлек белән барырга кирәк. Шулай ук бездә дә «дөрес» тәртип булырга тиеш: җыелыш очрашуларына йөрү, вәгазь эшендә катнашу — болар барысы да безгә куйган максатыбызга ирешергә ярдәм итәчәк. Паул имандашларын: «Тормышыбызны үзебез ирешкәннәр буенча дәвам итик»,— дип өндәгән (Филиппуйлыларга 3:16).

Әлбәттә, Йәһвә юллары буенча безнең белән бергә башка кешеләр дә бара. Шуңа күрә рәсүл Паул: «Әйдәгез, бер-беребезгә игътибарлы булыйк, бер-беребезне мәхәббәт вә изге эшләргә дәртләндерик»,— дип язган (Еврейләргә 10:24). Мәсихчеләр юлы буенча барганда имандашлар белән рухи аралашу дөрес тизлек тотуны җиңелрәк итәчәк (Гыйбрәтле хикәя 13:20).

Һәм иң мөһиме: без Йәһвәнең ныгытучы көче турында онытмаска тиеш. Йәһвәгә өмет баглаганнар «көчтән көчкә киләләр» (Мәдхия 83:6, 8). Безнең юлда кайвакыт авырлыклар очраса да, без аларны Йәһвә көче ярдәмендә җиңә алабыз.