Төп мәгълуматка күчү

Эчтәлеккә күчү

Йәһвә үз халкын, аңа яктылык биреп, данлый

Йәһвә үз халкын, аңа яктылык биреп, данлый

Йәһвә үз халкын, аңа яктылык биреп, данлый

«Бас, яктылык сип хатын-кыз, чөнки синең яктылыгың килде һәм Йәһвә даны синең өстә балкыды» (ИСАЙ 60:1, ЯД).

1, 2. а) Нинди хәлдә кешелек? б) Кешелекнең караңгылыкта булуына кем гаепле?

«ЭХ БЕЗДӘ бүген Исай я изге Паул булса иде!» — дип үкенеп әйткән Кушма Штатларының 1940 еллардагы президенты Гарри Трумэн. Ни өчен ул болай дип әйткән? Чөнки ул үзе яшәгән вакыттагы дөньяга югары әхлаклы җитәкчеләр кирәк икәнен аңлаган. ХХ гасырның иң караңгы вакыты — II Бөтендөнья сугышы — әле беткән генә булган. Ләкин сугыш бетсә дә, дөньяда тынычлык булмаган. Кешелекне караңгылык чолгап алган булган. Сугыштан соң 57 ел үткәч тә — безнең көннәрдә дә дөнья караңгылыкта кала. Әгәр дә президент Трумэн безнең көннәрдә исән булса, ул Исай я рәсүл Паул кебек югары әхлаклы җитәкчеләр шулай ук кирәк икәнен, һичшиксез, күрер иде.

2 Белгәнме моны президент Трумэн яисә юкмы, әмма рәсүл Паул бөтен кешелеккә тәэсир итүче караңгылык турында әйткән булган һәм үз хатларында ул турыда кисәткән. Мәсәлән, имандашларына язганда ул аларны: «Чөнки без кешеләргә каршы түгел, бәлки күкләрдәге явыз рухи көчләргә, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгы дөнья белән идарә итүчеләргә каршы көрәшәбез»,— дип кисәткән (Эфеслеләргә 6:12). Паулның бу сүзләреннән ул бөтен дөньяны каплый торган рухи караңгылык турында белгәнен һәм шулай ук аның чын чыганагы кем — асылда «дөнья белән идарә итүчеләр» дип аталган куәтле җен көчләре — икәнен аңлаганы күренә. Дөньяның караңгылыкта булуына рухи затлар гаепле булганга күрә, гади кешеләрнең бу караңгылыкны таратыр өчен көче җитәме?

3. Кешелекнең караңгылыкта булуына карамастан, Исай пәйгамбәр Аллага тугры булган кешеләргә карата нәрсәне алдан ук әйткән?

3 Шулай ук Исай пәйгамбәр дә бөтен кешелекне чолгап алган караңгылык турында әйткән (Исай 8:22; 59:9). Ләкин безнең көннәр турында Алла тарафыннан рухландырылган Исай алдан ук әйткән булган: хәтта бу караңгылык вакытында да Йәһвә яктылык яраткан кешеләргә аң-белем бирәчәк. Әйе, безнең арабызда Паул белән Исай булмасалар да, бездә аларның безгә җитәкчелек бирүче Алла тарафыннан рухландырылган язмалары бар. Йәһвәне яраткан барлык кешеләр өчен бу нинди фатиха китергәнен күрер өчен әйдәгез, Исай китабының 60 нчы бүлегеннән пәйгамбәрлек сүзләрен карап чыгыйк.

Пәйгамбәрлектәге хатын-кыз яктылык сибә

4, 5. а) Йәһвә хатын-кызга нәрсә боера һәм аңа нәрсә вәгъдә итә? б) Исай китабының 60 нчы бүлегендә нинди искиткеч мәгълүматлар бар?

4 Исай китабының 60 нчы бүлегендәге беренче сүзләре бик аяныч хәлдә булган хатын-кызга юнәлдерелгән. Ул дөм караңгылыкта, җирдә йөзтүбән ята. Бервакыт, караңгылыкны ут яктырта һәм Йәһвә: «Бас, яктылык сип хатын-кыз, чөнки синең яктылыгың килде һәм Йәһвә даны синең өстә балкыды»,— дип чакыра (Исай 60:1, ЯД). «Хатын-кызга» торып басарга һәм Алла яктылыгын, аның данын чагылдырырга вакыт җиткән. Ни өчен? Моңа җавапны чираттагы шигырьдә укыйбыз: «Менә, дөм караңгылык җирне һәм караңгылык халыкларны каплаячак; ә синең өстә Ходай балкыр һәм Аның даны синең өстә булыр» (Исай 60:2). Хатын-кыз бу боеруны үтәгәннән соң Йәһвә бу искиткеч нәтиҗәгә китерә дип аны ышандыра. Йәһвә: «Халыклар синең яктылыгыңа һәм патшалар синең өстә күтәрелә торган балкышка киләчәк»,— дип әйтә (Исай 60:3).

5 Бу өч шигырьдәге искиткеч сүзләр 60 нчы бүлекнең бер яктан кереш сүзләре булып та һәм икенче яктан кыскача эчтәлеге дә булып хезмәт итә. Алар бу хатын-кыз белән нәрсә булачагын алдан ук әйтә һәм ничек без кешелекнең караңгылыкта булуына карамастан, Йәһвә яктылыгында яши алабыз икәнен аңлата. Ләкин бу өч шигырьдәге пәйгамбәрлек образлары нәрсәне аңлата?

6. Исай китабының 60 нчы бүлегендә әйтелгән хатын-кыз кемне сурәтли һәм кем аның җирдәге вәкилләре?

6 Исай 60:1—3 тә әйтелгән хатын-кыз — бу Сион, Йәһвәнең рухи затлардан торган күктәге оешмасы. Бүгенге көндә Сионның җирдәге вәкилләре — бу «Алла Исраиленең» калдыгы, майланган мәсихчеләрнең халыкара җыелышы һәм алар Гайсә Мәсих белән күктә идарә итәргә өмет баглый (Гәләтиялеләргә 6:16, ЯД). Бу рухи халыкның гомуми саны 144 000 һәм Исай китабындагы 60 нчы бүлек сүзләренең бүгенге үтәлүе бу халыкның җирдә, «соңгы көннәрдә» яшәүчеләренә юнәлдерелгән (2 Тимутегә 3:1; Ачылыш 14:1). Пәйгамбәрлектә шулай ук майланган мәсихчеләрнең юлдашлары — «бихисап күп» «башка сарыкларга» күп игътибар бирелә (Ачылыш 7:9; Яхъя 10:16).

7. 1918 елда Сион нинди хәлдә булган һәм ничек бу хәл пәйгамбәрлектә күрсәтелгән булган?

7 «Алла Исраиленең», пәйгамбәрлектәге хатын-кыз кебек, караңгылыкта яткан вакыты булганмы? Әйе, бу 80 елдан артык элек булган. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында майланган мәсихчеләр вәгазь эшен дәвам итәр өчен барлык көчләрен куйган. Ләкин 1918 елда — сугышның соңгы елында — оештырылган вәгазь эше туктатылган булган дип әйтеп була. Бөтендөнья вәгазь эшенең күзәтчесе булган Джозеф Рутерфордны һәм башка җаваплы мәсихче кардәшләрне ялган гаепләү буенча озак вакытка төрмәгә утыртканнар. Ачылыш китабында ул вакытта җирдә яшәгән майланган мәсихчеләр, пәйгамбәрлекчә мәетләр кебек сурәтләнелә һәм алар «бөек шәһәр урамында ятачак. Ул шәһәрнең исеме кинаяләп „Сәдүм“ һәм „Мисыр“ дип атала» (Ачылыш 11:8). Сион өчен — аның җирдәге майланган балалары өчен — бу чыннан да караңгы вакыт булган!

8. 1919 елда нинди зур үзгәрешләр үткән һәм аларның нәтиҗәсе нинди булган?

8 Ләкин 1919 елда бик зур үзгәрешләр булган. Йәһвә үз яктылыгы белән Сионны яктырткан! Алла Исраиленең бу чорга калган вәкилләре Алла яктылыгын чагылдырыр өчен торып басканнар һәм яхшы хәбәрне кыюлык белән кабат вәгазьли башлаганнар (Маттай 5:14—16). Бу мәсихчеләрнең ашкынучан эшләре ярдәмендә башка кешеләр Йәһвә яктылыгына кушылган. Иң беренче итеп Алла Исраиленең яңа әгъзалары килә башлаган. Исай 60:3 тә алар «патшалар» дип атала, чөнки аларны Алланың күк Патшалыгында Мәсих белән мирасчылар булу көтә (Ачылыш 20:6). Соңрак «башка сарыкларның» «бихисап күп» саны Йәһвә яктылыгына җыела башлаган. Алар пәйгамбәрлектә «халыклар» дип атала.

Хатын-кызның балалары өйләренә кайта!

9, 10. а) Хатын-кыз алдында нинди искиткеч күренеш ачыла һәм ул киләчәктәге нинди вакыйгаларга күрсәтә ? б) Сионның шатлыклы булыр өчен нинди сәбәпләре бар?

9 Дәвам итеп, Йәһвә Исай 60:1—3 тә әйтелгән пәйгамбәрлек образны ачыклый. Ул хатын-кызга яңа боеру бирә. Йәһвәнең сүзләренә колак салыгыз: «Күзләреңне күтәр һәм тирә якка кара». Хатын-кыз аны тыңлый һәм аның күз алдында шатлыклы күренеш ачыла — аның балалары өйгә кайта! Дәвам итеп шигырьдә: «Алар барысы җыела, синең янга килә; улларың ерактан килә һәм кызларыңны кулларында күтәреп килә»,— дип әйтелә (Исай 60:4). Патшалык турындагы 1919 елда башланган бөтендөнья вәгазьләве Йәһвәгә хезмәт итәр өчен тагын меңләгән кешеләрне җәлеп итте. Алар да Сионның «уллары» һәм «кызлары» — майланган мәсихчеләр, Алла Исраиленең әгъзалары булды. Шулай итеп, 144 000 нең соңгы кешеләрен яктылыкка җыеп, Йәһвә Сионны данлый.

10 Балалары аның янына кайткан Сионның шатлыгын күз алдына китерә аласызмы? Ләкин Йәһвә Сионга шатлыклы булыр өчен өстәмә сәбәпләр бирә. Без болай дип укыйбыз: «Шул чакта күрерсең һәм шатланырсың һәм синең йөрәгең дулкынланыр һәм киңәер, чөнки диңгезнең байлыклары сиңа борылыр һәм халыкларның мөлкәте сиңа килер» (Исай 60:5). Бу пәйгамбәрлек сүзләренә туры китереп 1930 елдан башлап Сионга, җирдә мәңге яшәргә өметләре булган күп сандагы мәсихчеләр җыела. Алар Алладан читләшкән кешелек «диңгезеннән» чыга һәм халыкларның «мөлкәтен» сурәтли. Алар «барлык халыкларның кыйммәтлекләре» (Аггей 2:7, АМТ; Исай 57:20). Бу «кыйммәтлекләр» Йәһвәгә хезмәтен һәрберсе үзе, аерым башкармый икәненә игътибар итегез. Алар Аллага майланган кардәшләр белән гыйбадәт кыла башлап һәм алар белән «бер көтүчеле» «бер көтү» булып Сионга өстәмә дан китерәләр (Яхъя 10:16).

Сионга сәүдәгәрләр, көтүчеләр һәм сатучылар килә

11, 12. Сионга якынлашкан төркемнәрне сурәтләгез.

11 Алдан ук әйтелгән бу җыелу нәтиҗәсендә Йәһвәне данлый торган кешеләрнең саны искиткеч үсә. Бу пәйгамбәрлекнең чираттагы сүзләре белән күрсәтелә. Күз алдына китереп карагыз: сез бу «хатын-кыз» белән Сион тавында басып торасыз, көнчыгышка күз саласыз һәм нәрсә сез күрәсез? «Күп санлы дөяләр — Ефа белән Мадиамнан яшь ата дөяләр сине каплаячак. Алар барысы да Савадан киләчәк, алтын һәм хуш исле сумала китерәчәк һәм Ходай данын игълан итәчәкләр» (Исай 60:6). Сәүдәгәр төркемнәре Иерусалимга алып баручы юллар буенча дөя караваннары белән бара. Дөяләр җирне су баскан кебек каплыйлар! Сатучылар кыйммәтле бүләкләр алып килә — «алтын һәм хуш исле сумала». Һәм бу сәүдәгәрләр Алланы барлык халык арасында мактау һәм Йәһвәгә «дан китерү өчен» аның яктылыгына килә.

12 Ләкин сәүдәгәрләр бер үзләре генә түгел. Көтүчеләр дә Сионга җыела. Пәйгамбәрлекне дәвам итеп: «Кидарның барлык сарыклары синең янга җыелган була; Неваиоф тәкәләре сиңа хезмәт итәчәк»,— диелә (Исай 60:7а). Терлекчелек кабиләләре Йәһвәгә үз көтүләреннән иң таза хайваннарны бүләк итәр өчен изге шәһәргә килә. Алар хәтта үзләрен дә Сионга хезмәт итәр өчен тәкъдим итәләр! Ничек Йәһвә чит ил кешеләрен кабул итәр? Алла үзе җавап бирә: «Минем корбан китерү урыныма хуплаган корбан булып киләчәкләр, һәм Мин Минем даным йортын данлаячакмын» (Исай 60:7б). Йәһвә бу чит ил кешеләренең хезмәтен һәм бүләкләрен мәрхәмәтле кабул итә. Аларның килүе аның гыйбадәтханәсен данлый.

13, 14. Көнбатыштан нәрсә якынлаша?

13 Ә хәзер көнбатышка күз салыйк. Сез нәрсә күрәсез? Бик еракта ак болытлар кебек нәрсәдер диңгез өстендә күренә. Йәһвә, бәлкем, сездә дә барлыкка килгән сорауны бирә: «Болытлар кебек һәм күгәрчен ояларына күгәрченнәр кебек очкан кем ул?» (Исай 60:8). Һәм үзе дә җавап кайтара: «Синең Ходай Аллаң һәм Исраил Изгесенең хакына, синең улларыңны ерактан һәм алар белән аларның көмешен һәм алтынын алып килер өчен, Мине утраулар көтә һәм аларның алдында Фарсис корабльләре, чөнки Ул сине данлады» (Исай 60:9).

14 Моның барысын күз алдыңа китерә аласызмы? Бу ак болыт якынлаша һәм көнбатышта күп санлы ак таплар кебек күренә. Моны дулкыннар өстеннән очкан кошлар көтүе белән чагыштырып була. Ләкин алар тагын да якынлашканнан соң сез күрәсез: бу җилкәннәрен җил белән тутырып баручы корабльләр. Аларның саны шул хәтле күп ки, хәтта алар ояларына очкан күгәрченнәргә охшаш. Алар ерак портлардан Иерусалимда Йәһвәгә гыйбадәт кылыр өчен иман итүчеләрне иң югары тизлек белән алып китерә.

Йәһвә оешмасы киңәя

15. а) Исай 60:4—9 да нинди үсү турында әйтелә? б) Чын мәсихчеләр нинди рух күрсәтә?

15 Исай 60:4—9 нчы шигырьләр чын гыйбадәт кылуның 1919 елдан башланган бөтендөнья үсүенең нинди искиткеч пәйгамбәрлек рәсемен күрсәтә! Ни өчен Йәһвә Сионның үсүенә үз фатихасын бирә? Чөнки 1919 елдан башлап Алла Исраиле тыңлаучан һәм даимилек белән Йәһвәдән килгән яктылыкны тарата. Җиденче шигырьдә халыклардан яңа килгән кешеләр Алланың «корбан китерү урынына» күтәрелә дигәненә игътибар иттегезме? Корбан китерү урыны булганга күрә бу безгә Йәһвәгә хезмәт итү корбаннар белән бәйле дигәнне исебезгә төшерә. Рәсүл Паул: «Сезгә ялварам: үзегезне тере, изге, Аллаһыга яраклы корбан итеп тәкъдим итегез. Бу Аллаһыга сезнең чын гыйбадәтегез була»,— дип язган (Римлыларга 12:1). Рәсүл Паул сүзләренә туры китереп чын мәсихчеләр атнага бер тапкыр гыйбадәт кылуда катнашып кына үзләрен чикләми. Алар үз вакытларын, көчләрен һәм материаль мөмкинлекләрен саф гыйбадәт кылуның үсүе өчен сарыф итәләр. Әллә мондый гыйбадәт кылучылар Йәһвә йортын данламыймы? Исайның пәйгамбәрлеге данлый дип әйтә. Һәм без мондый ашкынып гыйбадәт кылучылар Йәһвә өчен күркәм икәнендә ышанычлы була алабыз.

16. Борынгы заманда яңадан торгызуда кем ярдәм иткән һәм безнең көннәрдә бу эштә кем ярдәм итә?

16 Халыклардан килгән яңа кешеләр эшләргә тели. Пәйгамбәрлек: «Чит ил кешеләренең уллары синең стеналарыңны төзер, һәм аларның патшалары сиңа хезмәт итәчәк»,— дип дәвам итә (Исай 60:10). Бу сүзләрнең беренче үтәлүе Бабыл әсирлегеннән кайтканнан соң булган: халыкларның патшалары һәм халкы Иерусалим һәм аның гыйбадәтханәсен төзүдә чыннан да ярдәм иткән (Езра 3:7; Нихами 3:26). Ә безнең көннәрдә бу сүзләр «бихисап күп кешенең» майланган калдыкка чын гыйбадәт кылу «төзүдә» ярдәм итүе аша үтәлә. Алар җыелышлар оештырырга һәм шуның белән шәһәр стеналарына охшаш булган Йәһвә оешмасының «стеналарын» ныгытуда ярдәм итәләр. Алар шулай ук төзелеш эшләрендә дә катнаша — Патшалык һәм Конгресс Заллары, Вефильләрдә яңа биналар төзиләр. Һәм майланган кардәшләре белән Йәһвәнең үсеп килүче оешмасының ихтыяҗлары турында кайгыртучанлык күрсәтәләр.

17. Йәһвә үз халкын ничек «данлый»?

17 Ә ничек Исай 60:10 ның соңгы сүзләре безне дәртләндерә! Йәһвә: «Үз ачуымда Мин сиңа зарар китердем, әмма Минем хуплавымда Мин сиңа карата шәфкатьле булачакмын»,— дип әйтә. Әйе, 1918—1919 елларда Йәһвә үз халкын тәртипкә керткән. Әмма ләкин бу артта калды. Хәзер Йәһвәгә үзенең майланган мәсихчеләренә һәм «башка сарыклардан» булган аларның юлдашларына үз шәфкатен күрсәтергә вакыт җитте. Бу шәфкатьнең дәлиле — аларның шаккатырлык үсүе. Аны, ул аларны «данлагандай», фатиха итеп аларга биргән.

18, 19. а) Оешмага яңа килгән кешеләр турында Йәһвә нәрсә вәгъдә итә? б) Исай китабының 60 нчы бүлегендәге соңгы шигырьләр безгә нәрсә турында әйтә?

18 Һәр ел йөзләрчә мең «чит ил кешеләре» Йәһвә оешмасы белән берләшә һәм аларның үрнәгенә иярер өчен башка күп кешеләрнең мөмкинлеге бар. Йәһвә Сионга болай дип әйтә: «Сиңа халыкларның мөлкәте китерелсен һәм аларның патшалары алып китерелсен өчен, синең капкаларың һәрчакта да ачык була, көндез дә төн дә ябылмаячак» (Исай 60:11). Кайбер каршы килүчеләр бу «капкаларны» ябарга тырыша, ләкин без беләбез: алар уңышлы булмаячак. Йәһвә үзе капкалар беркайчан да, ничек булса да ябылмаячак дип әйткән. Оешманың үсүе дәвам итәчәк.

19 Ләкин бу соңгы көннәрдә Йәһвә үз халкына данлап башка яклардан да фатихалар биргән. Исай китабындагы 60 нчы бүлекнең соңгы шигырьләрендә кайсы яклардан фатиха биргәнлеге күрсәтеләчәк.

Сез аңлата аласызмы?

• Исай китабының 60 нчы бүлегендәге «хатын-кыз» кемне сурәтли һәм кем җирдә аның вәкиле булып хезмәт итә?

• Сион балалары кайчан йөзтүбән ятканнар, кайчан һәм ничек алар «басты»?

• Йәһвә, төрле символлар кулланып, Патшалык вәгазьләүчеләрнең саны үсүен ничек алдан ук әйткән?

• Йәһвә яктылыгын үз халкына нинди яклардан бирә?

[Өйрәнү өчен сораулар]

[20 биттәге иллюстрация]

Йәһвә «хатын-кызга» торып бас дип әйтә.

[22 биттәге иллюстрация]

Корабльләр горизонттагы күгәрченнәр кебек күренә.